Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 12 страница




— Мин хә­зер!

— Юк, җи­бәр­мим! Мин — ягу­ар, хә­зер си­не ашыйм! Ха-ам, ам-ам!

Киң күк­рәк­лә­ре һәм озын тыр­нак­лы кул­ла­ры, бе­ләк­лә­ре бе­лән Аль­би­на аны ба­сып тор­са да, ашыйм ди­гән сү­зе та­гын да ап­пе­ти­тын куз­га­тып, Хан­бал кү­тә­ре­лер­гә ашык­ты. Ха­ным аның тез­лә­ре­нә ка­дәр ир­кә­ли-ир­кә­ли шу­ып төш­те һәм ахыр­да үп­кә­лә­гән төс чы­гар­ды:

— И-и-и-и!..

— Мин хә­зер, айн мо­мент! Сюрп­риз!..

Аль­би­на бе­раз­га ятып кал­ды, ә ан­на­ры күл­мә­ге­нә су­зыл­ды: “Бат­ты бу!” Ки­е­нер­гә дип ке­нә әзер­лә­неп то­рып ба­су­ы­на, Ха­бал ки­леп тә кер­де. Ку­лын­да под­нос тот­кан, аның өс­те­нә күч­тә­нәч­кә ки­те­рел­гән һәр­төр­ле тә­гамь­нәр­не, шам­пан шә­ра­бын тез­гән.

— Рә­хим ите­гез, ка­дер­лем, ха­ным, сол­та­ным!

— Ой-ой-йой!

Ки­яр­гә җы­ен­ган күл­мә­ген аяк ас­ты­на таш­лап, Аль­би­на урын өс­те­нә чү­гә­лә­де, егет, Кы­рым хан­ша­ла­ры­на хез­мәт ит­кән негр ев­нух­лар төс­ле тез­лә­неп ди­яр­лек аның кар­шы­сы­на под­нос­ны ки­те­реп куй­ды һәм, үзе дә ме­неп, кар­шы як­ка чү­гә­ләп утыр­ды:

— Мәҗ­лес дә­вам итә!

Аның бу ка­дәр сө­е­неп кыч­кы­руы иш яны­на куш кы­на иде.

Әгәр дә Аль­би­на үзе алып кил­мә­гән бул­са, егет­нең тө­ше­нә дә ке­рә­се тү­гел са­ры якут төс­ле, үтә кү­рен­мә­ле ди­яр­лек тат­лы йө­зем­не өзеп, ха­ным бар­мак оч­ла­рын­да сак кы­на Хан­бал­ның ирен­нә­ре­нә якын ки­тер­де:

— Ми­нем кул­дан кап әле, ма­ту­рым!..

Егет, авы­зын­да­гы­сын чәй­нә­ми ге­нә йо­тып, Аль­би­на­ның тәкъ­дим ит­кән йө­зем җи­ме­шен кап­ты. Әм­ма бар­мак­ла­рын да теш­ли күр­мим ди­гән­дәй мөм­кин ка­дәр сак­лык күр­сә­тер­гә ты­рыш­ты. Бу хәл бик наз­лы һәм наз­лан­дыр­гыч ба­рып чык­ты.

Ах­мак­лар­дан тү­гел икән­ле­ген дә­лил­ләр өчен тәл­гәш­тән бер йө­зем­не өзеп, бар­мак очын­да гы­на Хан­бал үзе дә ха­ным­га та­ба суз­ды. Әм­ма Аль­би­на ка­бып җи­бә­рер­гә ашык­ма­ды. Те­ле бе­лән егет­нең бар­мак оч­ла­рын ир­кә­лә­де-кы­тык­ла­ды, ирен­нә­ре бе­лән үп­те-ша­ярт­ты. Бу хәл­дән Хан­бал­ның тә­не буй­лап та­гын кан йө­гер­де, ир­ле­ге үзен сиз­де­реп куй­ды һәм, оны­ты­лып, җи­меш­не ку­лын­нан тө­ше­реп җи­бәр­де. Аль­би­на рә­хәт­лә­неп көл­де. Әм­ма бу кө­лү егет­не үр­тә­мә­де, бәл­ки кү­ңе­ле­нә наз бу­лып ягыл­ды. Ул та­гын ку­лы­на йө­зем җи­ме­ше ал­ды. Өз­де, ха­ным­га та­ба ки­те­рә баш­ла­ды, Аль­би­на элек­ке­чә авы­зын су­зып якын­лаш­ты. Шун­да Хан­бал ялт кы­на җи­меш­не үз теш­лә­ре ара­сы­на ыр­гыт­ты да:

— Ал­да­дым!— дип көл­де.

Ха­ным­га бу кы­лан­ды­руы оша­ды. “Уй­лар­га, хәй­лә кы­лыр­га өй­рә­неп ки­лә!”— ди­де кү­ңе­лен­нән, хәл­гә үз бә­я­сен би­реп. Бо­лай үт­кен бул­са, Хан­бал­дан бер ди­гән зат­лы сө­яр­кә чы­га­чак иде. Аль­би­на аны ме­нә шу­лай ак­рын-ак­рын үзе­нә ия­ләш­те­рер, өй­рә­тер, ай­ныр­га да ирек бир­мәс, са­таш­ты­рыр, адаш­ты­рыр. Аңа тел бис­тә­се тү­гел, ме­нә шун­дый йом­шак та, ша­ян да сө­яр­кә ки­рәк. Тик усал ни­ят­ле ге­нә бул­ма­сын. Үзе­нең кем икән­ле­ген оныт­ма­сын. Бә­хе­те­нә сө­е­неп ке­нә яшә­сен һәм Аль­би­на­ның үзен дә яшәт­сен! Юк, ха­ным­га бай­лык та, ак­ча да ки­рәк тү­гел. Алар­ның ба­ры­сы да аңар­да бар. Ире ту­ен­ды­рып то­ра. Әм­ма җан рә­хә­те, тән си­хә­те өчен аңа Хан­бал ки­рәк. Ул аның ха­кын­да бер­кем­гә дә әйт­мәс, олы се­ре итеп сак­лар һәм кай­ва­кыт, бик за­рык­тыр­мый­ча гы­на, күч­тә­нәч­лә­рен тө­яп, шу­шы “ша­лаш”­ка ка­чып ки­лер. Бу фа­тир­ны җән­нәт эчен­дә­ге бә­хет са­рае ясар. Хан­бал­ны Фәр­һад-ди­ва­на хә­ле­нә тө­ше­реп, кү­зен һәм кү­ңе­лен бу­ар! Ә ул — би­ре­шер! Кү­ре­неп то­ра — бер­кат­лы бит! Те­лә­сәң — сыр­ты­на чи­ләк­ләп элеп су та­шыт, те­лә­сәң — кар­шы­ңа тез­лән­де­реп кол яса, те­лә­сәң — үп-коч! Ул — си­не­ке һәм ба­ры тик си­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш. Баш­ка­лар­ның аңа күз са­лыр­га, бу­ен ко­чак­лар­га, күз­лә­ре­нә те­кә­леп мә­хәб­бәт­лә­рен аң­ла­тыр­га хак­ла­ры юк!

Сө­яр­кә то­ту мәсь­ә­лә­сен­дә ге­нә тү­гел, ин­де ни­чә ел­лар эш­сез, ты­ныч һәм мул тор­мыш­та яшә­ве бе­лән дә Аль­би­на чын мәгъ­нә­сен­дә эго­ист­кай­га әве­ре­леп бет­кән иде. Аның бу рә­веш­ле бо­зы­ла баш­ла­вын кү­реп ире ха­фа­га кал­ды. Шу­шы ка­дәр үк үзен ге­нә яра­туы, гел дә баш­ка­лар­ны тү­бән­се­теп, шә­хе­сен һа­ман са­ен өс­тен ку­ю­ла­ры аның ачу­ын ки­тер­гән­нән-ки­тер­де. Бө­тен акыл­ла­рын җуй­ды­рыр ха­ләт­кә җит­кер­гән Аль­би­на­сы, кай­ва­кыт кү­зе­нә ал­бас­ты ке­бек кү­ре­нә баш­лап, кая ке­реп ка­чар­га да бел­мәс дә­рә­җә­ләр­гә төш­кә­лә­де. Ал­га та­ба да бо­лай­га кит­сә, га­и­лә­лә­ре өс­те­нә һә­ла­кәт ире­шә­чәк иде. Әм­ма ул бе­лә: Аль­би­на­сыз то­ра ал­ма­я­чак. Аның кем ку­лы­на­дыр ка­лу­ын, бө­тен­ләй­гә ае­ры­лып ки­тү­ен күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый. Шу­ның өчен­ме­ни карь­е­ра­сын­нан баш тарт­ты, шу­ның өчен­ме­ни ба­ла­ла­рын таш­ла­ды. Юк, Аль­би­на­ны алыш­ты­рыр­лык бү­тән һич­кем­не үз го­ме­рен­дә баш­ка тап­ма­я­чак ул. Бу чал кер­гән чәч­ләр, ке­сә ту­лы ак­ча, та­ныш-бе­леш, биз­нес һәм ком­мер­ция — ба­ры­сы да Аль­би­на­сы ар­ка­сын­да гы­на һәм аның өчен ге­нә. Бү­ген ул Аль­би­на­сы таш­лап кит­сә, ир­тә­гә Ген­на­дий су­зы­лып ятып үлә­чәк! Аль­би­на аның тор­мы­шы да, бә­хе­те дә, җан шат­лы­гы да! Тик ме­нә үз-үзен яра­туы бе­лән үте­рә. Ни­чек­ләр ге­нә шул га­дәт­лә­рен­нән ае­рыр­га үзен?

Бу хак­та аз­мы баш ват­ты Вә­ли­шин. Әм­ма тиз ге­нә җа­ва­бын та­ба ал­ма­ды. Ба­ла­ла­ры да юк шул, ич­ма­са. Һәм ме­нә бе­рен­че тап­кыр ул элек­ке ха­та­ла­ры өчен үке­неп куй­ды. Әм­ма соң иде ин­де. Врач­лар аңа яр­дәм итә ал­ма­я­чак­ла­рын бел­дер­де­ләр. Зө­фәр За­ри­по­вич яны­на ба­рыр­га ки­ңәш ит­те­ләр. Әм­ма Ген­на­дий мо­ны ук эш­ли ал­мый иде. Те­ге ва­кыт­та бул­ган сөй­лә­шү­не исе­нә тө­ше­рә­чәк һәм, ку­ып ук чы­гар­ма­са да, бе­рәр сүз әй­теп таш­ла­я­чак. Бе­лә ул бу карт­ның кем икән­ле­ген! Үлем­сез та­тар ул, үлем­сез! Үз тук­са­ны тук­сан бул­ган ке­ше яшь тук­са­нын да үтеп ки­тә әле, кү­реп то­рыр­сыз!

Ген­на­дий­ның бор­чы­лу­ла­ры­на көт­мә­гән­дә җа­вап та­был­ды. Ул мо­ңа сө­е­неп бе­тә ал­ма­ды, мең рәх­мәт­ләр укы­ды. Ке­ше­дән со­рап, адәм аң­ла­тып би­рә бел­мә­гән, ки­тап­лар ак­та­рып, алар­дан та­ба ал­ма­ган, хә­те­рен яңар­тып, ан­нан бер ми­сал­га оч­ра­ма­ган чи­ше­леш­не бер хы­я­лый бән­дә аның ал­ды­на ки­те­реп сал­ды. Баш­та­рак Вә­ли­шин бу ке­ше­нең сүз­лә­ре­нә ар­тык игъ­ти­бар бир­мә­де. Бү­ген­ге көн­дә кем ге­нә бай­дан яр­дәм со­рап кил­ми дә, те­ге яки бу эш­кә спон­сор-хи­ма­я­че бу­лыр­га үтен­ми. Мес­кен ар­тист­лар­дан алып хәт­та та­ныл­ган язу­чы­лар­га ка­дәр һәм­мә­се... Ака­де­мик­ла­ры да ки­лә әле. Ген­на­дий алар­га аз-маз ак­ча бир­гә­ли, аны­сы, ялы­на бе­леп ялын­са­лар. Ә бу хы­я­лый­га шун­да ук тот­ты­рып чы­га­рыр­дай бул­ды.

— Мин-мин...— дип дул­кын­ла­нып сөй­лә­де ул бән­дә,— сез­гә “Кы­зык­лы оч­ра­шу­лар клу­бы” ачар­га тәкъ­дим итәр идем. Элек­ке Па­риж, Лон­дон, Санкт-Пе­тер­бург­та бул­ган­ча. Ан­да, әй­тик, гел ха­ным­нар гы­на яки эш­мә­кәр ир­ләр ге­нә... Бер­нин­ди шә­рә сөй­рәл­чек­ләр­гә урын юк. Ты­ныч, ир­кен... Күп­ме те­ли­сең — сый-хөр­мәт, му­зы­ка һәм... Һәм иң кы­зы­гы!— Чәч­лә­ре күп­тән ин­де ко­е­лып, җил­кә ту­ры­сын­да гы­на кал­ган, җит­мә­сә олы авыз­лы бу хы­я­лый­ның кеч­ке­нә күз­лә­ре оч­кын­ла­нып кит­те­ләр.— Иң кы­зы­гы шун­да, аң­лый­сыз­мы... Оч­ра­шу, кы­зык­лы оч­ра­шу­лар! Аст­ро­лог-йол­дыз­на­мә­че­ләр бе­лән, аст­ро­ном-йол­дыз­чы­лар бе­лән, ях­шы ша­гыйрь­ләр, җыр­чы­лар, язу­чы­лар, дра­ма­тург­лар, ягъ­ни иҗат ке­ше­лә­ре бе­лән дә, га­лим­нәр бе­лән дә, чит ил ку­нак­ла­ры бе­лән дә! Ях­шы җи­һаз­лан­ды­рыл­ган ир­кен бар яки рес­то­ран бул­са, биг­рәк тә әй­бәт. Чит ил­дән кил­гән эш­мә­кәр­ләр­не шун­дый урын­га бер тап­кыр алып кер­сәң, алар өчен кы­зык­лы оч­ра­шу үт­кәр­сәң, си­ңа, ягъ­ни сез­гә ыша­ны­чы да ар­та­чак, шә­хе­се­гез­гә хөр­мәт бе­лә­н ка­рый баш­лар. Һәм иң кы­зы­гы шун­да!— Хы­я­лый­ның сү­ре­лә баш­ла­ган күз­лә­ре та­гын оч­кын­ла­на, күл­мәк яка­сын рәт­ли, та­кыр ба­шын сы­пы­ра.— Иң кы­зы­гы шун­да, бу клуб­ның җи­тәк­че­се, ягъ­ни пре­зи­ден­ты — өен­дә ятып ары­ган, ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шыр­га те­лә­гән, ир­кен тор­мыш­лы бе­рәр чи­бәр ха­ным бу­лыр­га ти­еш! Әйе-әйе! Яр­дәм ге­нә бул­сын! Ак­ча! Ак­ча!..— Хы­я­лый ике ку­лын­да­гы бар­мак­ла­рын бар­мак­ла­ры­на сы­пы­ра, ул да тү­гел, уң ку­лын йод­рык­лап, та­кыр ба­шы­на ша­кыл­да­та.— Һәм кы­зык­лы фи­кер­ләр, “са­мое глав­но­е” — кы­зык­лы фи­кер­ләр һәм ак­ча, мар­җа­сы кил­сәң, аны­сы гы­на та­бы­лыр!

Бу сүз­ләр Ген­на­дий­ның акы­лын то­ма­лап ал­ды, ир­тә­гә шу­шы мәсь­ә­лә бу­ен­ча мах­сус оч­ра­шу­га сөй­лә­ше­неп, хы­я­лый­ны ишек тө­бе­нә ка­дәр оза­тып куй­ды. Ә те­ге һа­ман сөй­лән­де дә сөй­лән­де, тик Вә­ли­шин гы­на ишет­ми иде ин­де.

Ген­на­дий бу эш­кә алын­ды, көт­кән нә­ти­җә­лә­ре чын­нан да сө­ен­де­рер­лек бул­ды­лар. Аль­би­на­сы, шу­шы яңа оеш­ты­рыл­ган клуб­ның пре­зи­ден­ты ва­зи­фа­сы­на ке­реш­кәч, ях­шы як­ка үз­гәр­де, үз-үзен яра­туы ки­меп, баш­ка­лар­га хөр­мә­те арт­ты. Әле бу шә­хес, әле икен­че­се бе­лән оч­ра­ша­лар. Өс­тәл­ләр — тү­ләү­ле, ке­ше­лә­ре — би­хи­сап, биг­рәк тә Аль­би­на­ның үзе ке­бек эш­сез ха­ным­нар аның клу­бы әгъ­за­ла­ры. Ак­ча­ны бу “из­ге эш­кә” бер­се­нең дә ире кыз­ган­мый. Ба­ры­сы күз ал­дын­да, ниш­ли­ләр икән дип кай­гы­ра­сы да юк! Аль­би­на кич­ләр буе йо­кы бир­ми, оч­раш­кан ке­ше­ләр­нең нин­ди олуг шә­хес­ләр икән­лек­лә­ре ха­кын­да сөй­ли, әгәр дә ком­по­зи­тор бе­лән та­ны­шу бәй­рә­ме уз­дыр­са­лар, шу­ның бе­лән бер­гә­лә­шеп көй­ләр яз­сам иде, ди, ша­гыйрь­ләр­дән соң ши­гырь­гә то­ты­на...

Әм­ма ха­ты­ны­ның үз-үзен яра­туы ва­кыт­лы­ча гы­на ба­сы­лып тор­ган­лы­гын Вә­ли­шин аң­ла­мый кал­ды. “Чир ки­тә, га­дәт кит­ми!”— ди­ләр тү­гел­ме соң? Аль­би­на эго­ист­лык хи­сен ерак­ка яшер­де, аны күр­сәт­мәс бул­ды, тик бу чи­рен­нән ту­лы­сын­ча тү­гел, бө­тен­ләй дә ае­рыл­ма­ды. Шу­лай да үз-үзен то­ты­шын ях­шырт­ты. Ул хә­зер ла­ек­лы һәр­кем кар­шын­да шә­хе­сен тү­бән­че­лек­ле итеп, алар­дан җи­ңел ге­нә, кү­ңел­лә­ре­нә ти­ми­чә ди­яр­лек өс­тен чы­гар­га өй­рән­де, ар­ты­гы бе­лән кыч­кы­рып тор­ган ки­ем­нәр­дән сак­ла­на, га­ди ке­бек кү­рен­гән зат­лы әй­бер­ләр­гә ге­нә их­лас то­та. Элек бар­ма­гы са­ен ал­тын ки­сә, әл­лә нин­ди кыйм­мәт­ле әй­бер­ләр та­гып-та­гы­нып бе­тер­сә, хә­зер бо­лар­ның ба­ры­сын­нан да үзен азат кы­лып, га­ди­рәк, күз­гә таш­лан­мый тор­ган­ча­рак бу­лыр­га ты­ры­ша. Бу үз­гә­реш­лә­ре һәм­мә­се дә ирен сө­ен­де­рә иде, бил­ге­ле...

Бә­хе­те­нә кү­рә тор­мыш­тан бө­те­не­сен дә җи­ңел ге­нә алыр­га кү­нек­кән ха­ным, Хан­бал­ның их­лас кү­ңел­дән кол­лык­ка би­ре­лү­ен той­ды, аның ты­гыз ат­лет тә­не­нә мә­хәб­бә­те тө­шеп, үзе­не­ке ге­нә итәр­гә уен ны­гыт­ты. Аңа бу те­лә­ге тор­мыш­ка ашар ке­бек иде. Ул ял­гыш­мас­ка ти­еш. Шу­шы рә­веш­ле уй­на­тып, мөм­кин ка­дәр ал­дап, дөнь­я­сын оны­тыр­лык дә­рә­җә­гә аны җит­ке­реп тор­са, әл­бәт­тә Хан­бал ба­ры тик аны­кы гы­на бу­ла­чак, бү­тән бер ге­нә кем дә аңар­га ки­рәк бул­ма­я­чак!

Ха­ным­ның эч­кә яше­рел­гән эго­из­мы шу­шы рә­веш­ле кал­кып чык­ты һәм егет­не үзен­еке ге­нә итеп кү­рер­гә, шә­хе­сен­нән ди­ва­на Фәр­һад ясар­га ал ач­ты. Әм­ма бу га­ди эго­изм хи­се ге­нә тү­гел, бәл­ки бер кү­рү­дән яра­тып өл­гер­гән йө­рә­ге­нең та­лә­бе бе­лән дә бер­гә тер­нәк­лән­гән җан вә тән са­гы­шы­на әве­ре­лер­гә өл­гер­гән ом­ты­лыш­ла­ры иде. Хан­бал, си­хер­лән­гән төс­ле, кем ку­лы­на һәм ни­чек ки­леп кап­ка­нын тө­шен­ми, аң­лар дә­рә­җә­дә тү­гел иде. Мо­ңа ка­дәр сак­ла­нып кил­гән саф­лы­гы ис­кәр­мәс­тән ку­лы тө­ше­реп җи­бәр­гән пы­я­ла са­выт төс­ле чел­пә­рә­мә ва­тыл­ды. Нин­ди из­ге әй­бер­не дә миз­гел эчен­дә югал­тыр­га мөм­кин шул. Бу яз­мыш­ыдыр ин­де!

 

XV

Аль­би­на под­нос­ны ку­лы­на кү­тәр­де. Наз­лы итеп ке­нә Хан­бал­га ка­рап куй­ды, егет­нең акы­лы ба­шын­нан чы­гып оч­ты, нәр­сә те­лә­гә­нен дә аң­лаш­мый тор­ган­лы­гы сә­бәп­ле, ха­ным:

— Чит­кә­рәк алып ку­яр­га иде,— дип бел­дер­де.

— Ме­нә мон­да, яны­быз­га гы­на, урын­дык­ка,— дип, егет ка­ба­ла­на-ка­ба­ла­на под­нос­ны ку­лы­на кү­тәр­гән­дә чак тө­ше­реп җи­бәр­мә­де. Аль­би­на­га аның шу­лай би­ма­за­ла­нуы та­гын көл­ке бу­лып то­ел­ды, юри кы­лан­ган төс­ле бор­га­ла­нып-сыр­га­ла­нып ал­ды.

— Утыр кар­шы­ма!

Хан­бал баш-аяк буй­сын­ды. Хан­ым­ның кар­шы­сы­на ки­леп тез­лән­де. Хә­зер ул үбәр­гә һәм ко­чар­га ти­еш иде бул­са ки­рәк. Әм­ма Аль­би­на бер йө­зем өзеп кап­ты һәм аны, тел очы­на утыр­тып, егет­кә та­ба якы­най­ды. Хан­бал да эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген аң­лап ал­ган төс­ле аңар­га та­ба елыш­ты, авы­зын ач­ты. Ха­ным: “А­лай тү­гел!”— ди­гән ке­бек ба­шын чай­кар­га, үр­тәр­гә те­лә­де, әм­ма йө­зем җи­ме­ше аның те­ле ар­тын­нан ки­ре ке­реп кит­те һәм йо­ты­лып җи­бә­ре­лер­гә мәҗ­бүр ител­де.

— Юк, алай тү­гел!— ди­де ул бе­раз­дан.— Алай тү­гел лә ин­де! Те­лең бе­лән ал!

— Ни­чек ин­де?— Егет ап­ты­рап кит­те.

— Бер­ни­чек тә тү­гел! Ме­нә шу­лай...

— Юк, бул­мый!

Ха­ным, үп­кә­лә­гән төс­ле ирен­нә­рен тур­сай­тып, Хан­бал­га тә­не бе­лән са­рыл­га­ла­нып кы­на наз­ла­нып ал­ды һәм:

— Әй­дә ин­де, шу­лай кү­ңел­ле бит ул!— дип, Хан­бал­га та­гын да якын­рак елы­шып, җил­кә оч­ла­ры­на сы­пы­ры­нып үт­те.— Ку­рык­ма!

— Бул­ды­ра ал­ма­мын, ах­ры­сы!..

— И-и, кур­как ку­ян!

Ха­ным та­гын авы­зы­на җи­меш өзеп кап­ты, аны тел очы­на утырт­ты һәм егет­кә та­ба авы­зы бе­лән үрел­де, күз­лә­рен йом­ган­дай ит­те. Хан­бал, аның та­лә­бе­нә буй­сы­нып, шу­лай ук те­лен суз­ды, тын­на­ры­на тын­на­ры ку­шыл­ды. Аль­би­на­дан ме­нә хә­зер йө­зем­не алыр­мын да те­лә­ген ка­нә­гать­лән­де­рер­мен дип уй­ла­ган иде дә, кө­тел­мә­гән хәл аның тә­не­нә яңа­дан җы­лы йө­герт­те. Мә­хәб­бәт уе­ны­ның бар­лык тә­мен та­тып яшәр­гә кү­нек­кән ха­ным тел очын­да­гы йө­зе­мен теш ара­сы­на кыс­ты, ан­нан тат­лы җи­меш суы агып чык­ты, тел­лә­ре тел­лә­ре­нә ку­шыл­ган­да ул шир­бәт Аль­би­на­дан Хан­бал­га күч­те. Егет бо­лай ук бу­ла­сын өмет ит­мә­гән иде. Тел очы­на ти­гән тат­лы җи­меш со­гы аның та­мак тө­бен тиб­рәт­те. Йот­кы­лы­гы тарт­ты. Һәм ул, тү­зеп то­ра ал­мый­ча, те­лен арт­ка җи­бәр­де, аның бе­лән бер­гә ха­ным­ның ирен­нә­ре дә су­ы­ры­лып кер­де. Та­би­гый ха­лә­те­нә кай­тыр­га ти­еш­ле те­ле шул ва­кыт­та ха­ным­ның авыз ку­ыш­лы­гы­на үтеп кер­де. Аль­би­на­ны Хан­бал ты­е­ла ал­мый­ча су­ы­ра-су­ы­ра үбә баш­ла­ды. Җа­ны уры­нын­нан куз­гал­ды, тә­не те­ләк кай­нар­лы­гы бе­лән ха­ным­ны үзе­нә буй­сын­дыр­ды. Акыл­ла­рын мә­хәб­бәт сө­ре­ме тә­мам кап­лап ки­теп, алар оны­ты­лып-оны­ты­лып ма­таш­ты­лар. Әгәр дә шун­да кем­дер ишек­тә зво­нок бир­мә­гән бул­са, бу рә­хәт­лек­лә­ре бе­лән чик­сез­лек­кә ки­леп ире­шер­ләр ке­бек иде. Зво­нок та­гын ка­бат­лан­ды.

Ике­се дә са­га­еп кал­ды­лар. Әм­ма Аль­би­на егет­не өс­тен­нән куз­гат­ма­ды, би­лен­нән коч­кан ки­леш:

— Ач­кы­чы бар­мы аның?— дип со­ра­ды.

— Юк! Һич­кем­гә ач­кы­чым­ны бир­гә­нем юк!

— Әл­лә бе­рәр­сен кө­тә идең­ме?

— Юк, ми­ңа кем кил­сен!

— Ул ва­кыт­та бер дә бор­чы­лыр­лык нәр­сә тү­гел!

Бе­раз су­ы­на төш­кән егет­нең күк­рәк­лә­рен­нән үзе­нең үбе­шә-үбе­шә йом­ша­рып бет­кән ирен­нә­ре бе­лән кы­тык­лар­га то­тын­ды. Хан­бал, әсәр­лә­неп, үз-үзен бе­леш­тер­ми ың­гы­раш­ты, кай­нар су­лыш ха­ным­ның чәч то­лым­на­ры­на ке­реп бу­тал­ды, егет аны­ң му­ен­на­рын­нан, маң­гай һәм күз­лә­рен­нән үп­те. Аль­би­на­га да рә­хәт, ул да наз­ла­нып ың­гы­раш­кан­дай итә иде.

Зво­нок өзек-өзек ке­нә ике та­выш бе­лән та­гын ка­бат­лан­ды. Егет, шик­лә­неп, ха­ным­нан ае­ры­лыр­га тар­тыл­ды, са­га­еп кал­ды. Аль­би­на­ның мо­ңа ачуы кил­сә дә, аны би­ле­ннән ко­чып тот­кан хә­лен­дә ка­ла бир­де.

— Ни бул­ды?— Бу ва­кыт ара­лы­гы ха­ным­ны су­ыт­ты. Әм­ма баш ми­ен кап­ла­ган рә­хәт­лек то­ма­ны та­ра­лып өл­гер­мә­де.— Таш­ла син алар­ны!.. Син — өй­дә юк! Син ми­нем бе­лән! Син ба­ры тик ми­не­ке ге­нә һәм баш­ка һич­кем­гә ки­рә­гең юк!— дип егет­не үгет­лә­де.

Алар та­гын мә­хәб­бәт идил­ли­я­се­нә чум­ды­лар, әм­ма элек­ке­ге рә­хәт­лек­лә­ре ки­теп, тән­нә­ре су­ы­на баш­ла­ган иде ин­де. Шу­лай да егет үз эшен­дә бул­ды, мыш­нар­га-ухыл­дар­га ук то­тын­ды, ха­ным, аны ашык­мас­ка өн­дәп, ты­яр­га ты­рыш­ты, кө­тел­гән рә­хәт­лек ки­леп чык­ма­ды.

— Бө­тен тә­мен бе­тер­де­ләр!— дип зар­лан­ды куй­ды Хан­бал.

Зво­нок та­гын ка­бат­лан­ды. Бу юлы өч тап­кыр рәт­тән бир­де­ләр. Шу­шы хәл Аль­би­на­ның чы­гыр­дан чы­га язу­ы­на җи­тә кал­ды. Чак­тан гы­на егет­не дә ачу­ла­нып таш­ла­мак­чы иде, ва­кы­тын­да ты­е­ла бел­де. Юк­са бар те­ләк­лә­ре дә үзе бе­лән ка­лып, план­на­ры чел­пә­рә­мә ки­лә­чәк иде.

— Хә­зер чы­гам да бас­кыч­тан очы­рам үзен!

Хан­бал кө­леп җи­бәр­де:

— Син­ме?

— Ә ни­гә? Мин! Йөр­мә­сен­нәр ва­кыт­лы-ва­кыт­сыз!

Аль­би­на­ның бу сүз­лә­рен­нән егет кур­ка кал­ды: “Бу­лыр да! Мо­ңа эләк­сәң!” Шу­лай дип уй­ла­ды уй­ла­вын, әм­ма ха­ным­ның усал­лы­гы аны чит­ләш­те­рә­се урын­га ки­ре­сен­чә та­гын да ара­ла­рын якы­найт­ты гы­на, мо­ңа ка­дәр үзен як­лар­га әзер тор­ган бер ке­ше­не дә оч­рат­ма­ган Хан­бал ин­де ка­нат ас­ты­на кер­гән­ле­ген то­еп сө­е­нә иде­ме, әл­лә наз­лы сүз­ләр­дән соң кат­гый­ны ише­тү­дән үр­тә­леп­ме авы­зы ерыл­ды.

— Кы­зу икән­сез!

Шу­шы сү­зен­нән соң аның авыр һәм озын гәү­дә­се ха­ным­ның ко­ча­гы­на та­гын да ныг­рак елыш­ты, ул үзен ба­ла­сы­тып тоя баш­ла­ды. Ә чын­лык­та алар­ның яшь аер­ма­ла­ры ба­ры тик җи­де ге­нә ел иде.

— Бер дә кы­зу тү­гел! Си­не алып ки­тәр­ләр дип ке­нә ку­рык­тым! Җан ки­сә­гем ми­нем! Мин си­не бер­кем­гә дә бир­мим! Хәт­та ур­лап алып кит­сә­ләр дә ар­тың­нан ба­рып та­бам, тар­тып алам! Бе­леп тор! Син ба­ры тик ми­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш!

Ха­ным, куз­га­лып, өс­те­нә ха­лат ки­де дә:

— Ка­ра әле, си­не­ке ми­ңа нәкъ та­ман икән!— дип кө­леп, ван­на бүл­мә­се­нә та­ба юнәл­де. Әм­ма Хан­бал­ның буй-буй ха­ла­ты­ның итә­ге аның ар­тын­нан идән­гә сөй­рә­леп ба­ра иде.

Аль­би­на­ның ван­на бүл­мә­се­нә ки­тү­ен­нән фай­да­ла­нып, Хан­бал тиз ге­нә ишек яны­на кил­де, “күз”­дән ан­да кем бар­лы­гын ка­ра­ды. Әм­ма ан­да, әл­лә ачу­лы сүз­лә­рен ише­теп, әл­лә кө­тә-кө­тә за­ры­гып та ачып кер­тү­че кү­рен­мә­гәч бо­ры­лып кит­кән­нәр, һич­кем юк иде.

“Кай­сы­сы иде икән?”— Хан­бал ишек тө­бен­дә ке­ше­не за­рык­ты­ру­ын уй­лау­дан уңай­сыз­ла­нып ал­ды. Ки­леп, тә­рә­зә­дән тыш­ка те­кәл­де: “Ки­теп бар­мый­мы икән бе­рәр­се?” Ан­да да бер­кем дә кү­рен­мә­де.

Ул ара­да ван­на бүл­мә­сен­нән чык­кан Аль­би­на аның ар­ка­сы­на ки­леп асы­лын­ды, буе буй­лап үт­те, ир­кә­лә­де, шу­лай үзе дә ир­кә­лән­де.

— Әл­лә нәр­сә бул­ды әле ми­нем бе­лән, тә­мам га­шыйк ит­тең!— дип сөй­лән­де үзе.— Яра­там мин си­не, ма­ту­рым, бик тә, бик тә яра­та баш­ла­дым!..

Аның сүз­лә­ре­нә егет шун­да ук җа­вап би­рер­гә ти­еш иде. Әм­ма ул әйт­ми кал­дыр­ды. Аңа бү­ген­ге бу рә­хәт­лек­ләр ар­ты­гы бе­лән җит­кән, һәр­төр­ле ма­вы­гу­лар­дан ары­ган, тә­нен­дә һәм җа­нын­да йон­чы­ну тоя баш­ла­ган иде. Ха­ным гы­на һа­ман да үзе­нең эшен­дә бул­ды. Егет­нең җа­вап бир­мә­ве­нә үп­кә­сен бел­де­реп ирен­нә­рен тур­сайт­ты:

— Нү-ү! Әйт ин­де бе­рәр сүз!..

Хан­бал шун­да ха­ным­ның җил­кә­лә­рен­нән сы­пыр­ды. Урын­дык­ка утыр­ды һәм аны ал­ды­на ал­ды. Кү­ңе­лен би­лә­гән Аль­би­на­ны үп­кә­лә­тә­се кил­мә­де. Гәү­дә­се авы­ра­еп кал­га­нын той­са да, ха­ным­ның ка­лын чәч­лә­ре ара­сы­на бо­ры­ны ке­рү­гә, җа­ны та­гын җи­ңел­лек тоя баш­ла­ды.

— Мин дә си­не бер кү­рү­дә ярат­тым! Дө­рес­рә­ге, мин си­не элек­тән үк бе­ләм төс­ле!

— Ә ни­чек итеп ярат­тың?

Аль­би­на рәх­мәт йө­зен­нән бу­ла­рак аның маң­га­ен­нан үбеп ал­ды. Би­те­нә би­тен куй­ды. Ирен­нә­рен­нән наз өз­де.

— Ни­чек итеп ярат­тың, сөй­лә ин­де?!.

— Бел­мим, әм­ма ярат­тым ин­де... Бе­рен­че тап­кыр га­шыйк бул­ган­да­гы ке­бек! Хәт­та ме­нә бү­ген­ге көн­дә­ге оч­ра­шу­ы­быз, шу­шы­лай якын­ла­шу­ы­быз тә­те­мә­гән бул­са да мин ба­ры­бер си­не яра­та­чак идем бит!

— Нәр­сә, ки­рәк тү­гел иде­ме әл­лә?

— Бел­мим! Бо­лай ук якы­на­еп кит­кәч, ки­ре ка­гу мәгъ­нә­сез!

— Бә­хе­тең­не­ме?

Ха­ным үзен Хан­бал өчен күк­тән төш­кән бә­хет итеп си­зә, егет­кә дә аның шу­лай икән­ле­ген аң­ла­тып ка­лыр­га те­ли иде. Бе­леп тор­сын, бү­тән ка­бат­лан­мас­ка да мөм­кин бит!

— Әгәр дә мин баш­ка кил­мә­сәм, шу­ның бе­лән оныт­сам?

Хан­бал­га бу ту­ры­да уй­лау авыр бу­лып кит­те. Чын­нан да, әгәр те­лә­мә­сә — ха­ным аңа һич­кай­чан кил­мә­ячәк. Са­гын­саң да эз­ләп та­ба ал­ма­я­чак­сың, егет. Мон­дый бә­хет хак­тан да го­мер­гә бер ге­нә тап­кыр иңәр­гә мөм­кин, ка­де­рен бе­леп кал­ма­саң — ка­бат­лан­ма­я­чак!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных