ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 14 страницаАның шушы соңгы җөмләсе Хәмзәнең күңелен күтәреп җибәрде, калкынып китәр җиреннән тукталып, урынында кузгалгалап, ойый башлаган аякларын язгалап куйгандай итте. Әмма Мөхәммәднең боларга исе дә китмәде. Әгәр дә байлыгына карап кына өйләнсә, болайлар итеп маташмас та иде әле. Үзара Хәдичә белән килешерләр дә яши дә башларлар иде. Юк, байлыгыннан бигрәк егеткә аның татлы теле, чыннан да унсигез яшьлек кызлар белән ярышырлык чибәрлеге, гүзәллеге ошый. Әнә Сүрия тарафына Шам сәүдәсендә Хәдичәнең вәкиле сыйфатында эшләр майтаргач ничек итеп бүләкләде ул аны? Хәтта килешенгән акчаны, сөенеченнән, керемнең зурлыгына бәрабәр итәмен дип, ике өлеш артык бирде. Кайчан кемнең болай эшләгәне бар? Мөхәммәд азмы көтү көтте? Кәрваннарда дөя куучы булып ялланды, сәүдәләрдә катнашты, һичкемнең Хәдичә кебек юмартлык күрсәткәне булмады. Юк, Мәккә шәһәрендә генә түгел, бөтен төбәктә Хәдичә кебек акыллы хатынны таба алмыйсың. Андый хатын белән чыбык утыртып урман үстерергә мөмкин, комнан алтын ясарга була! — Хәдичәнең калымы егерме дөя бәһасе инде! Яшерен-батырын түгел! Түләргә исәбегез бар икән, мин — риза, юк дисез икән, бигайбә, ата-бабадан килгән гадәтне бер сезнең өчен генә бозып булмый инде! Ховайлидның кинәт кенә әйтүеннән Хәмзәнең эче катып китте. Мөхәммәдтә андый байлык юк иде. Агасы: “Хәдичә белән килешенгән идек дип сөйләгән булдың, бу ни хәл?”— дияргә теләп үзенә карап куйгач, гомеренә бер генә тапкыр да ялганчылыгы очрамаган егетнең күңеле каерылып ташланган кебек сызлап, нурлы йөзе түбән иелергә мәҗбүр ителде. Ул хәзер Хәмзә агасы алдында акланып нәрсә әйтә ала? Гафу сораргамы? Бу комсыз атаның катын ташлап чыгаргамы? Бөтен Мәккә халкы аларның булачак никахлары хакында сөйли бит. Мөхәммәдкә нәрсә, йорты-җире юк, китәр дә барыр, әмма гайбәтчеләр теленә керсә, Хәдичә нишләр? Юк, ризалашырга кирәк! Комсыз ата белән ярышканчы — табактан ком ашавың мең өлеш артык! Булачак киявенең һәм вәкил агасы Хәмзәнең башлары аска салынып төшкәч, Ховайлидның күңеленә дә корт төште, кызы Хәдичәнең әйткән сүзләрен искәрде: — Син, ата,— диде бит, югыйсә,— үзеңнең комсызлыгыңны тыя бел, алар килсә, өстәлеңне мул ач, калымны күп сорама. Мин инде андый да зур байлыклар бәясе торучы кыз бала түгел, кырыкка җитеп киләм, Мөхәммәднең нинди намуслы кеше икәнлеген ишетеп тә, сынап та беләм! Кире борасы булма! Мәңге гафу итмәмен! Ятим баладан талап алу килешмәс, белеп тор!— дип гозерләнеп әйтте түгелме? “Шайтан гына котыртты, әйтеп ташладым, әле азсынып та утырдым. Чыгып китсәләр, нишләрмен? Ничекләр кире борасың ди?”— Ховайлид шушы уйлары эчендә кайнашты. Фикерләп алырга җиткән бер мизгел вакыт аңа сәгатьтән артык кебек тоелды: “Тизрәк җавапларын белдерсеннәр дә, йә чыгып китсеннәр, яки килешсеннәр! Хәсрәт эчендә изелеп утырудан гына азат итсеннәр. Ә хәдичәне ничек тә килештерермен, анысы үземнең кызым!” — Мин — риза!— диде Мөхәммәд, Ховайлидның күзләренә туры карап.— Әмма Хәдичә кебек гүзәл балагыз өчен азрак сорадыгыз, мин килештем! Аның шушылай акыллы итеп әйткән сүзләреннән Хәмзәнең эченә җылы йөгерде. Энекәшенең сүзгә оста икәнлеген белә иде, әмма болай ук дип башына-уена кертеп карамады бит. Мөхәммәд аңа борылып һәм туры карап сүзләрен дәвам иттерде: — Агам, минем ышанычлы вәкилем буларак, син дә килеш, Һашимнар нәселе бервакытта да калымсыз кыз алмадылар, бүләксез өйләнмәделәр. Хәдичәнең бәягә кыйммәтрәк торганлыгын онытма, минем өчен бигрәк тә! Аның бу сүзләре комсыз атаны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул нәрсә әйтергә дә белмәде. Әгәр дә мин шаярттым гына, асылда күбрәк сорыйсы идем дисә — калымның күләмен белдерергә өлгерде шул; инде дә, безнеке кебек кызыбызга сезнең кебек кияү табылуы ул үзе мең дөя бәһасенә бәрабәр дисә — кулга керү мөмкинлеге күренеп торган малдан баш тарту кебек килеп чыга... — Без риза!— диде Хәмзә дә, Ховайлидның күзләренә туры карап елмайган хәлендә.— Ни дисәк тә... Безнең нәселләрнең чыбык очы да бабалар заманнарында бергә бәйләнгән булган. Туган-тумачаны кимсетү ярамас! Хәмзәнең бу рәвешле юри мыскыллап төрттерүе Хәдичәнең атасына фикердә төпләнергә ярдәм итсә дә, Мөхәммәднең ачуын гына чыгарды. Агасына шикләнеп кенә күз атты. Әмма гомергә телдә осталыкта дан тоткан, бераз исереп алса, шигыйрь сөйләргә, җырларга керешә торган, Мәккәдә үзенең батырлыгы һәм “сугыш чукмары” буларак дан йөрткән агасының калын тән тиресе аның карашын сизми дә калды. Ховайлидның каршысына сүз беркетү өчен күтәрелә торган ант суы итеп кызыл шәраб китерделәр. Ул аны кунаклары каршысында тустаганы белән күтәреп эчте, шуны гына көткән Хәмзә, үз чиратын ашыктырып, аңа таба үрелде, алды, мул итеп йотты. Тустаган бер кулдан икенчесенә күчә барды. Әмма Мөхәммәд катнашмады. — Син нәрсә, энекәш, кайгырма!— дип, Хәмзә ул арада аны да кыстый башлады.— Күтәр әле, әйдә, беренче генә өйләнүең булмас! Һәм шул сүзе белән Ховайлидның үтен сытты. “Син нәрсә, мине мыскыл итәргә килдеңмени әле?”— дип чәчрәп агына басмакчы иде дә, әмма Мөхәммәд бине Габдулла сүз дилбегәсен үз кулына алып өлгерде һәм: — Миңа Хәдичәдән башка хатын кирәкмәс! Мин аңарга мәхәббәтем аркасында өйләнәм!— дип белдерде.— Әмма килешүне шәраб күтәреп ныгытырга һичбер исәбем юк. Аны сүз белән әйтергә, гамәл белән кылырга кирәк! Моңа кадәр эчмәдем, моннан соң да авызыма якын да китермәм. Кияү тәртипле булырга охшый иде. Ховайлид елмаеп куйды. Хәмзә дә көлеп кенә алды. Барлык үпкәләр һәм аңлашылмаучылыкларны читкә ташлап, агасы вәкил белән булачак хатынының атасы шәраблы тустаганны килешү хакына тагын да каплап-каплап куйдылар. Алар чыгып китүгә, Ховайлидның нинди сүзләр әйткәнлеге, Мөхәммәднең нәрсәләр сөйләгәннәре сәгате-минуты эчендә Хәдичә колагына килеп иреште. — Һай хуҗабикәм,— диде Мәйсәрә,— тәбрикләр итәм, бәхетле йолдыз асларында тугансыз икән! Бу Мөхәммәд кебек күркәм зат һичбер җирдә, һичкайчан да булмас... Сүзенең иге-чиге күренмәде. Әмма әтисе хакында ике җөмлә белән генә диярлек аңлатып бирде. — Сүзеңне шуннан ук башламыйча!— дип, Хәдичә кузгалып та китте, әтисенә барып, аны орышып та ташлады. Әмма монысы ук туй алдыннан артык иде. Һашимнар нәселе һәммәсе Мөхәммәдкә ярдәм итәргә тырыштылар. Егерме дөя алырлык акча туплап, аны китереп бирделәр. Инде туй итәсе генә калды. Мөхәммәд кенә ашыкмады. Бу хәлдән хафага төшкән Хәдичә аның килеп күренгәнен көтте. Киявенең әйткән вакытында һәр сүзен җиренә җиткереп үти торган гадәте барлыгын белә иде ул. Туй мәсьәләсен аерым алга куеп хәл итү өчен калым түләнгәч тә килеп чыгачагын соңгы очрашуларында әйтеп калдырган иде, нигә ашыкмый әлегә? Юкка хафаланган икән! — Миңа күкрәк сөтен имезеп үстергән, ятим башыма үз анамдай кадерле кешем бар. Ул Мәккәдән читтә яши. Әбу-Сәгыйть кабиләсеннән Хәлимә-анам. Туйга аны чакыртып хәбәр салдым, килеп ирешер микән? Күптән очрашып күрешкәнебез дә юк,— дип, Мөхәммәд бине Габдулла зарыгып көткән кәләшенә соңаруының асылын аңлатып бирде. Бу сүзләрдән соң Хәдичәнең күңеле нурланып китте һәм ул киявенең, ягъни булачак иренең шушы кадәр кадерле кешесенә бүләкләре әзерләп бирергә ниятләп куйды. Шул ук вакытта уенда бу иде: кайчан бергә кавышырлар да, ничекләр генә итеп Мөхәммәдне кочаклар икән Хәдичә үзе?!.” ... Әсәр Альбинаның матур әдәбият укудан күптән нечкәреп өйрәнгән хисләренә стиль һәм слуб ягыннан баштарак авыррак һәм кытыршы кебек тоелса да, вакыйгаларның чигелеше белән үзенә алып кереп киткәнлектән, кызыклы тоелды, аңардан ханымның аерыласы килмәде. Әмма Айзикның урамда йөрү сәгате җитеп, ялынып-ялварып шыңшуы кулъязманы читкә алып куярга мәҗбүр итте. Урамда артык озак йөрергә җыенмый иде ул. Әмма эте яшь колын төсле йөгерергә яратканлык сәбәпле, ниятен тиз генә тормышка ашыра алмады. Һаман да урамда калдылар. Исендә Ханбалны, үзенең аңа мәхәббәтен яңартып, ул аның тәрәзәсе төбендә берничә тапкыр әйләнде, подъезд ягына да чыкты. Әмма сөяркәсе күренмәде. Бер генә тапкыр, йөзен генә балкытып алсын иде, ханымның җилкәләренә канатлар үсеп, үзен бәхетле сизәр иде. Юк, булмады. Кич җитеп килүенә карамастан, Ханбалның фатирында ут эленмәде. Димәк өендә юк! Яки йоклап ята, нинди дивана инде бу, йә!
XVII Кайтып, Айзигын ашаткач, Альбина яңадан шул кулъязманы кулына алырга ашыкты. Моңа кадәр бер генә тапкыр да ишетмәгән, һичбер китаптан укымаган мәхәббәт вакыйгалары, кемнеке бит әле, пәйгамбәрнең үзенеке, Мөхәммәд галәйһис-сәламнеке, аны үзенә тарта, серләр дөньясына алып кереп киттеләр шул. Бәлки бу кыйсса уртакул автор тарафыннан язылгандыр, шунлыктан бастырылып чыгарылмыйча ятадыр, ә бәлки ул инде әллә кайчан китап итеп киштәләргә куелган, таралып та беткәндер? Альбина бу фикерләренең икесе белән дә килешмәде. Аны беренче булып укучы сыйфатында ул үзен генә тоясы килде. Шул чагында гына күңелле шул аңа, шуның белән өстен чыга ала бит ул башкалардан. Һәм башкача түгел! “Юкса бу кулъязма минем ирем кулына берничек тә килеп керә алмас иде, китап булып чыккан әсәрнең машинка басмасын кем үзендә саклый инде?”— дип уйлап куйды ул һәм кыйссаны укуын дәвам иттерде... “Сөт анасы Хәлимә егерме еллар элек үк үзеннән аерылган Мөхәммәдне, бик яратып, Мәккәгә килгән чакларында сораштыра яки эзләп таба, аның хәлләрен белештерә торган иде: — И-и, улым бит син минем! Нишләпләр генә бу кадәр ябыктың?— дип борчыла, яки: — Йөзләреңнең нуры сүнгән, авырмадыңмы?— дия-дия күкрәгенә алып кыса, үзләрендә яшәгән вакытларны исенә төшереп, күзләренә яшьләр дә килгәли. Сабый чакларында ук үз әти-әниләреннән тулысынча ятим калганлыгы сәбәпле Мөхәммәд пәйгамбәргә Хәлимә-анадан башка андый якын кеше юк иде, мәгәрем ки, Әбу-Талипны искә алсак, аның уйлары — башкада, үз балалары үсеп килә, чабуыннан тарткан хәерчелеге бүтәннәрне уйларга һаман да ирек бирмәде. Аның артыннан килә торган, көче һәм байлыгы ягыннан гарәпләр арасында иң кәттәләрдән саналган агасы Габдел-Гузза исә бер дә бүселеп китә торган кешеләрдән түгел иде, булганын-тапканын учлап тотарга ярата, өченче агасы Хәмзәнең кем икәнлеге болай да яхшы мәгълүм, үз акылы җитеп, ярдәм кулын сузарга ашыкмас, кемнеңдер өйрәтеп-күрсәтеп, акыл бирүләре кирәк. Габбас — монысы шулай ук әтисе ягыннан ага тиешле абыйсы, әтисенең энесе, әмма үзенә дә әлегә егерме җиде яшь кенә, Зәмзәм коесының сагында хезмәт кылудан азмы-күпме килеп торган акчага кинәнеп, тормышын җайга салып маташа. Болар берсе дә туйдан калдырылмаслар, калым өчен мөмкин кадәр акчаларын ярдәм йөзеннән бүлеп бирделәр бит! Хәлимә-ана килеп җитсә, һич югы кайчанрак җитешәчәге билгеле булса, туйга әзерләнергә дә тотынырлар иде. Көне төгәл күрсәтелмәгәч, нәрсәне алдан хәзерләп куярга, кайсын көненә калдырырга икәнлеген исәп-хисап итәргә дә мөмкин түгел иде. Гомере буе ятим-ятимәгә, гарип-горабага кадер-хөрмәтләрен күрсәткән, аларны җыеп-җыеп ашатып-туендыргалап чыгарган Хәдичәнең Мөхәммәдкә насыйп буласын һәм үз йортында туй әзерләнгәнен ишеткәч, аңа һәрвакыт рәхмәтле калган бу затлар аның капкасы тирәсендә соңгы вакытларда ешрак кайнаша башладылар. Урамда шушындый Аллаһы тәгалә кунаклары өчен Хәдичә зур казан астырды. Туй көнне гидайларга атап дөя чалдырды. Эчтә мәҗлес тынычрак һәм төртек-төртек кинаяләр белән аралаштырылып барылса да, урамда ятимнәр арасында изге сүзләрдән башкасы ишетелмәде. Яшь ире белән мәңге рәхәт яшәүләрен, үзләрен дә онытмауларын теләделәр. Кайдандыр көйчеләрен-җырчыларын да табып китереп, шаулашып биештеләр, такмаклар әйттеләр — җыйналган халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Асылган зур казандагы ит һәм шулпа барысына да җитте. Вакыт-вакыт алларына әйран, сөт, су чыгардылар. Гидайларның мәҗлесе хуҗабикәгә рәхмәтле калды. Ә Хәдичә һәм Мөхәммәднең туена килгән иң якын кардәш-туганнары арасында бу никах белән килешеп җитмәгәннәре дә бар иде, аларга әле тегесе, әле монысы ошап бетмәде. Боларның һәммәсен сизенеп утырган Мөхәммәд сер бирмәскә тырышты, Хәдичә алар белән сүз әйтешергә җыенмады. Беренче булып сүз алып сөйләгән Әбу-Талип үзен шагыйрьләрчә тотты, урыны-урыны белән такмаклап җырларын кушып җибәрде, мәҗлеснең җанлы үтүен теләгәне, ике парның бәхете өчен сагышланганы күренеп тора иде. Бигрәк тә ахыргы сүзләре Мөхәммәднең күңеленә кереп калды: — Энем, әтиең Габдулла, әниең Әминә, кызганыч, бу көнгә кадәр яши алмадылар, синең туеңда сөенеп утырудан мәхрүм калдылар. Юк-юк, алай түгел, алар барысын да күреп, ишетеп, белеп торалар! Синең өчен алар да шатлансын, мин сөенгән төсле, и туганнарым, сез дә нурланыгыз! Чын күңелемнән тәбрик итәм! Киленебез Хәдичә, энебез Мөхәммәд бине Габдулла, безләрне матур-матур малайлар алып кайтып сөендерегез! Мин сезгә бик күп, бик күп угыл балалар телим! Күкләрнең изге сәгатендә булсын! Туйда сөйләүчеләрдән һичкем болай ук әйтә алмады. Барысы да угыллар-кызлар теләделәр. Габдел-Гузза да, Хәмзә дә, Габбас та. Хәтта Мөхәммәд үзе дә күңеленнән аларга кушылып киткән иде. Әмма Хәдичәнең абзасы, гомерен илаһият белән очрашуга, ягъни диндарлыкка-суфилыкка багышлаган Варака гына башкачарак сүз әйтте. Әбу-Талиптан кала мөгаен Варака туганнар арасында мактауга лаеклы дәрәҗәдә үз-үзен тоткандыр. — И карендәшләр вә туганнар,— диде ул.— Бу дөньяның барлык серләрен дә белеп бетерү һәммә кешегә дә мөмкин булмас. Әмма мин сезгә күкләр вә җирләрнең бердә-бер иясенең рәхмәтләренә ирешүегезне телим. Сез икегез дә бозылып-нитеп йөрмәдегез. Мин күреп-белеп тормасам, сөйләмәс тә идем. Азып-тузып кем бәхет тапкан? Сәгадәт нигезләре бәндәләрнең үзләрендә, авырлыкларга сабырлык кылып, шатлыкларга чөелеп сөенмичә генә, җае-җае сез теләкләрегезгә ирешерсез. Мин шатмын: шушы энҗе кебек сеңлем шушы күркәм холыклы ир затына хәләл җефете булганлыгы өчен! Иксез-чиксез мәхәббәт вә бәхет-сәгадәтләр ирешсен үзләрегезгә бергә кичергән гомерләрегездә!.. Туй үзәгендә утырган Хәлимә-ананың күзләреннән яшь чыкты. Калым күләмендә үзен һаман да оттырган исәпләгән Ховайлид кенә һаман да кара көеп утыра бирде. Аңа да сүз бирелгәч, ул арада күңел төбендәге затсыз юшкыннарын юдырып җибәрер өчен авызына шактый шәраб бушатырга өлгергән ата, әвеш-тәвеш килеп, тегене-моны сөйләп маташты, әмма бер дә игътибарга лаеклы итеп әйтә алмады: — Мин,— дигән булды,— корәишләрнең иң өлкәне вә хөрмәтлесе буларак, кызыма аның җыйган барлык байлыкларын багышлыйм, рәхәт тормыш коруларына барлык шартлары да килгән... Комсызлыгы һәм саранлыгы өстенә ул әле оятсыз да кебек күренде. Хәдичә йортында булган бу байлыклар-маллар каян килеп аныкы ди әле? Боларның иң күп өлеше, дөресрәге, төп өлеше — Хәдичәнең мәрхүм икенче иреннән мирас сыйфатында калган иделәр бит! И хәерсез ата! Гарәп гадәтен куасыңмы? Әгәр дә кызың ниятләреңне алдан ук сизенеп алмаган булса, бу малларның барчасын үзеңә олау-олау алып китәсе идең бит! Имеш, син кияүгә чыгарлык әле, ирең карар! Хәдичәнең хәлен белешеп тә тормаска иде бит исәбе. Әмма теләгенә генә ирешә алмады. Кайгы-хәсрәткә бирелгән кызын ахмакка санады микәнни? Имеш, сәүдә өчен күп мал, олы чыгымнар кирәк. Хатын-кыздан андый эшләрне йөрттерү мөмкин түгел, янәсе! Кызын бөтенләй дә ялангач һәм ач калдырырга исәбе идеме? Юк инде, Хәдичә үзе дә барча эшләрне бик оста башкара һәм оештыра белде. “Күрербез әле, мал-мөлкәтеңнән колак та кагарсың, әтиеңнең сүзен тыңламасаң!”— дип масайган иде картлач, куркытырга теләп, хәтта кызының Сүрия тарафына, Шамга сәүдә кәрванын әзерләгәнен ишеткәч, бушка җил әйләндереп йөрүләре белән тәмамланыр әле дип көткән иде дә, киресе килеп чыкты. Әгәр дә Хәдичә байлыгыннан колак кага башлавын сизенсә, бөлә барса, тиз көннәрдә атасы каршысына тезләнәсе, ярдәм үтенәсе, бар байлыгын тапшырасы иде дә бит! Кайлардан килеп чыкты бу Мәккә хәерчесе? Хәдичә ханым Мөхәммәд хакында күптәннән хәбәрдар иде. Үзенең кардәшләре төсле бүселеп җырлап та йөрмәде ул, тавыш-гаугаларга да катнашмады. Башкалар отыш уеннары уйнап, исерткеч чөмереп, ата-бабаларыннан калган бар байлыкларын җилгә очырсалар, ак тәнле сөйрәлчек хатыннарда кичләрен кунарга калсалар, ул алар белән булмады. Мөхәммәдне әле дини йола үтәгән вакытында, әле өлкәннәр белән әңгәмә корганында, әле изге саналган чишмә һәм таулар тирәсендә уйланып йөргән чакларында күрделәр. Кемнәр: “Ятимгә нәрсә кала инде, көтү көтә дә таулар арасында йөри!”— дип сөйләсәләр, икенчеләр исә: “Бу бала изге бәндәләрдәндер, шушы кадәр үк саф күңелле булмас иде!”— дип белдерделәр, өченчеләр исә, Хәдичә төсле читтән генә күзәтеп, ак яки кара бәя бирүләрдән сакландылар, аңа бары тик изгелекләр генә теләделәр. Башына да китермәгән иде бит шушы егетнең үзенә ир аталасын, уйлап та карамаган иде. Беренче ире дә вакытсыз китте, инде икенче ире дә калдыргач, кемгә таянырга белмәгән тол хатынга сәүдә эшләрен йөртү өчен ышанычлы, туры һәм тугры сүзле, акылы камил, булдыклы бер кеше кирәк иде. Мөхәммәдне һаман исенә алды, кемлеген хәтерендә барлады һәм аңарга ышанычын багларга ниятләнде. Әгәр дә уртак эшләрне күтәрмәсәләр, болай ук якынаеп та китмәс иделәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|