Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 16 страница




— Ни­гә ин­де без­нең бүл­мә­гә әтәч?— дип Хә­ди­чә со­раш­тыр­гач, Мө­хәм­мәд ба­ры­сын да бәй­нә-бәй­нә аң­ла­тып бир­де:

— И сө­ек­лем, кү­ңе­лем ну­ры! Әтәч ка­дәр дә из­ге кош дөнья йө­зен­дә бар­мы икән? Ул тик­мә­гә ге­нә кыч­кыр­мый. Ди­мәк, сә­бә­бе юар! Әгәр дә әтәч кыч­кыр­ган ва­кыт­та те­ләк те­ли­сең икән, ка­бул бу­ла. Чөн­ки нәкъ шул чак­та күк­тән бе­рәр фә­реш­тә очып ба­ра, әтәч аны кү­реп кыч­кы­ра, аңа сә­лам би­рә! Әнә, ише­тә­сең­ме, та­вы­шы нин­ди дәрт­ле? Ди­мәк, фә­реш­тә­не кү­реп дә­шүе аның, Ал­ла­һы тә­га­лә­гә үзен­чә рәх­мә­тен юл­ла­вы. Син дә шун­да те­лә­гең­не әй­теп кал­саң, фә­реш­тә аны­сын да ка­бул итәр, яр­дә­мен би­рер!— Ире­нең шу­шы­лай дип сөй­ләү­лә­ре­нә ияр­гән Хә­ди­чә ха­ным: “Шу­шы Мө­хәм­мә­дем­нең йө­рә­ге­нә ми­ңа кар­та олы вә бет­мәс-тө­кән­мәс мә­хәб­бәт бир, баш­ка һич­бер ха­тын ми­не алыш­ты­рыр­лык бул­ма­сын, хәт­та ун­би­ше бер­гә!”— дип те­ләк те­ләп ал­ды, бу до­га­сын баш­ка ва­кыт­лар­да ка­бат­лый тор­ган га­дәт­кә кер­де.

— Ә ме­нә хә­ер­сез хай­ван­нар­дан иң хә­ер­се­зе,— дия-дия һа­ман да аң­ла­та бир­де сө­ек­ле­се,— ишәк! Юл юк­тан гы­на ба­кыр­мый, яки шай­тан­ны кү­реп, аңа сә­лам би­рә, яи­сә, ки­ре­сен­чә, аны үз яны­на ча­кы­ра, бән­дә­ләр­не аз­ды­рыр­га өн­ди.

Мон­дый әң­гә­мә­ләр Хә­ди­чә­нең кү­ңе­лен кү­тә­рә­ләр, җа­ны­на ты­ныч­лык би­рә­ләр. Мө­хәм­мәд­не көн­нәр буе үз янын­да гы­на сөй­лә­теп утыр­тыр иде дә, туй­ды­рып бе­те­рү­ен­нән кур­ка.

Алар җи­меш бак­ча­сы тү­ре­нә эш­лә­нел­гән кү­шек-бе­сед­ка эчен­дә мә­хәб­бәт алы­шыр­га яра­та­лар. Биг­рәк тә кө­мән­ле бул­гач, Хә­ди­чә ирен гел шун­да дә­шеп, куе­ны­на сы­е­на тор­ган бу­лып кит­те. Нин­ди нәр­сә­ләр ха­кын­да гы­на сөй­ләш­мә­де­ләр алар. Хә­ди­чә Мө­хәм­мәд­нең бө­тен тор­мы­шын энә­сен­нән җе­бе­нә ка­дәр со­раш­ты­рып бе­тер­де. Хә­те­ре­нең шу­шы ка­дәр ка­мил, акы­лы­ның өс­тен икән­ле­ге­нә сок­лан­ды. “Ту­а­чак ба­ла­быз да нәкъ си­нең төс­ле бул­са иде!”— дип үзе­нә әй­тә-әй­тә те­лә­де. Ан­дый ми­нут­лар­да Мө­хәм­мәд аның ал­дын сы­пы­ра, сый­пап-яра­тып куй­ган­дай итә. Ә ба­ла си­ке­ре­нә баш­лый. Хә­ди­чә­нең баш­ла­ры әй­лә­неп, һу­шы кит­кән­дәй бу­ла.

— Абау-абау!— ди.

Шу­шы ва­кыт­та ире ир­кә­лә­вен­нән ки­нәт тук­та­лып ка­ла һәм ко­ча­гын­да­гы хы­ты­ны­ның маң­га­ен­нан, чи­гә­лә­рен­нән то­та. Хә­ди­чә­гә рә­хәт­лек иңеп, күз­лә­ре йо­мы­ла һәм ул йок­лап ки­тә. Ә Мө­хәм­мәд, куз­га­лыр­га да кур­кып, янын­да уты­ра да уты­ра, уты­ра да уты­ра...

Алар­ның бе­рен­че ба­ла­ла­ры, Әбу-Та­лип­ның һәм баш­ка ту­ган­на­ры­ның те­ләк­лә­ре ка­бул кы­лы­нып, ир за­тын­нан бул­ды. Мө­хәм­мәд­нең ба­шы җи­де кат күк­ләр­гә ти­де ди­яр­сең, сө­е­не­чен­нән һәм­мә кар­дәш-ыру­ла­рын йө­реп чык­ты. Исе­мен Ка­сыйм дип ата­ды­лар. Ул чын­нан да алар­ның мә­хәб­бәт җи­меш­лә­ре бу­лып, йөз­гә-бит­кә Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­нең нәкъ үзе иде. Хә­ди­чә көн­нәр буе аның янын­нан кит­мә­де. Алар өчен бар­ча­лар да сө­ен­де, тик Хо­вай­лид кы­на көр­сен­гә­лә­де. Аның кү­ңе­лен­дә һа­ман да ком­сыз­лык яшәп, кы­зы­ның мал-мөл­кә­тен үзе­не­ке­нә ку­шу ни­я­те сак­ла­на иде. Ә алар­ның ул­ла­ры туу аның бу хы­ял­ла­рын тә­мам чел­пә­рә­мә ки­тер­де.

Мәк­кә хал­кы ара­сын­да Мө­хәм­мәд­кә ка­ра­та хөр­мәт шу­шы улы бе­лән бер­гә үсә бар­ды, аны хә­зер үз исе­ме бе­лән ата­мый­лар, ата-ба­ба­дан кил­гән га­дәт бу­ен­ча олы­лап ма­лай ата­сы, ягъ­ни Әбул-Ка­сыйм, Ка­сыйм­ның әти­се, дип йөр­тә баш­ла­ды­лар. Ул үзе мо­ңа бик тиз ия­ләш­те. Ма­тур исем­не сай­лау­ла­ры­на сө­е­неп бе­тә ал­ма­ды. Хә­зер аңа олы­сы-ке­че­се әти­се исе­ме бе­лән атап Мө­хәм­мәд би­не Габ­дул­ла, ягъ­ни Габ­дул­ла улы Мө­хәм­мәд, хә­зер­ге­чә әйт­кән­дә Мө­хәм­мәд Габ­дул­ло­вич дип, мә­сә­лән, сә­лам бир­ми, бәл­ки та­гын да олы­лап эн­дә­шә, хөр­мәт күр­сә­теп:

— Имин­лек бул­сын, Әбул-Ка­сыйм!— ди.

Без­нең ул сә­лам ди­гә­не­без имин­лек бул­сын ди­гән сүз ин­де.

Мо­ңа ка­дәр Хә­ди­чә­нең мал-мөл­кә­те бе­лән ида­рә итү эшен­дә кат­на­шы ки­рәк­ле­ген аз той­ган Мө­хәм­мәд Әбул-Ка­сыйм, ин­де бар эш­ләр­не дә үз ку­лы­на алып, ти­е­шен­чә тәр­тип­кә ки­тер­де. Ха­ты­ны­на ка­ра­та мә­хәб­бә­те көн­нән-көн арт­ты, аны бор­чыр­га, хез­мәт­кә тар­тыр­га те­лә­мә­де, сак­ла­ды. Ул ин­де яшел­чә бак­ча­сы­на кит­мән то­тып чы­га, агач төп­лә­рен йом­шар­та, ху­җа­лык­та кай­на­ша иде. Әм­ма Хә­ди­чә, ба­ла­сын ку­лы­на кү­тә­реп йөр­тә баш­лау­га, ире­нең хәт­та кол­лар вә хез­мәт­че­ләр эш­лә­ре­нә дә алы­нып баш­ка­ру­ла­рын кү­рү­гә, аны бу хез­мәт­лә­рен­нән азат итәр­гә ашык­ты. Йом­шак кү­ңел­ле, ми­һер­бан ия­се ире­нең һич­кем­гә авыр бә­рел­мә­вен, баш­ка­лар сыр­ты­на йөк өяр­гә те­лә­мә­вен ях­шы бе­лә иде ул.

Тор­мыш­ла­ры­ның ал­га ки­түе ике бә­хет­ле­не дә бер­дәй сө­ен­дер­де. Мө­хәм­мәд үзе­нең улы Ка­сыйм бе­лән рә­хәт­лә­неп уй­ный, аны ша­яр­та, көл­дер­тә бе­лә. Ба­ла­сын яра­туы, аның бе­лән әү­ва­рә ки­лү­лә­ре ха­ным­ның үзе­нә дә бик ошый, ире­нә ка­ра­та из­ге хис­лә­рен арт­ты­ра. Бу шат­лык­лы көн­нә­ре го­мер­гә шу­лай дә­вам итәр дип өмет­лә­нә. Һа­ман да ирен элек­ке­чә, бе­рен­че ки­чә­дә­ге ке­бек юын­ды­ра, яра­та, ко­ча, сөя иде. Әгәр дә көн­дез­лә­рен Мө­хәм­мәд ха­ты­ны ал­дын­да ты­ныч, са­быр хо­лык­лы сы­ман кү­рен­сә дә, төн­нә­рен ир­кә­сен тә­мам акы­лын­нан шаш­ты­ра, рә­хәт­лек­ләр­гә вә ләз­зәт­кә кү­мә. Аның янын­да эс­се кө­не сал­кын­ча ке­бек то­е­ла, су­ык кө­не кай­нар­ла­на. Ара­ла­рын­да бул­ган ун­биш ел­га тиң яшь аер­ма­сы, әгәр дә янә­шә бас­са­лар, һич­бер си­зел­ми. Чөн­ки Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­нең мә­хәб­бәт хис­лә­ре Хә­ди­чә­не яшәр­тә­ләр. Бу — олуг гый­шык сер­лә­ре бул­мый­ча, нәр­сә соң та­гын?

Әбул-Ка­сыйм са­гыш­лы уй­лар­га би­ре­лер­гә ярат­са да, мон­дый ха­ләт­тә ха­ты­ны­на кү­ре­нү­дән сак­ла­на иде. Ул гы­на да тү­гел, Хә­ди­чә­сен һәр­ва­кыт шат кү­ңел­ле, яшь итеп кү­рер­гә те­ли, ха­ты­ны да үз ягын­нан ирен кай­гыр­ту сә­бәп­че­се­нә әве­ре­лү­дән кур­ка иде. Әм­ма хәс­рәт агач баш­ла­рын­нан тү­гел, адәм баш­ла­рын­нан йө­ри икән шул. Ка­сыйм тә­пи­е­нә ба­са, әти-әни­се бе­лән бер-ике кә­ли­мә ге­нә сүз сөй­лә­шер­гә ом­ты­ла ба­рып, ин­де дә үсеп, бә­хет­ле ба­ла бу­ла күр­сен дип тор­ган­да, һич уй­ла­мас җир­дән авы­рып кит­те. Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр га­зиз ба­ла­сы янын­да көн­нә­рен-төн­нә­рен утыр­ды. Күз­лә­рен­нән яшь­лә­рен агыз­ды. Хәс­рә­тен та­гын да буй­га уз­ган, кө­мән­ле бул­ган ха­ты­ны­на сиз­де­рер­гә те­лә­мә­де. Хә­ди­чә исә үз ягын­нан ире­нә те­рәк бу­лыр­га ом­тыл­ды. Кө­тел­мә­гән ва­фа­ты бе­лән Ка­сыйм алар­ның ике­сен дә хәс­рәт­тә кал­дыр­ды.

— И ба­лам,— дип чә­члә­рен йол­ка-йол­ка елар­га әзер Хә­ди­чә шул ча­гын­да ире­нең бе­ләк­лә­ре­нә асы­лы­нып төш­те, әм­ма сер бир­мә­де, Мө­хәм­мәд­нең бо­лай да ва­тык һәм са­гыш­лы кү­ңе­лен уып таш­лый­сы кил­мә­де.— Кал­ды­рып кит­тең­ме­ни без­не ятим итеп!— ди­де дә хәс­рә­тен эче­нә җый­ды. Хә­ди­чә­се­нең бу кай­гы­дан аңы ки­тәр дип ку­рык­кан ире ва­кы­тын­да хис­лә­рен тө­ен­ләп өл­гер­де, ха­ты­нын кү­тә­реп ал­ды һәм:

— Бер дә бор­чыл­ма, ба­ла хәс­рә­те — җан хәс­рә­те, әм­ма үл­гән ар­тын­нан ки­теп бул­мый!— ди­де сал­кын гы­на юа­тып.— Ал­ла­һы тә­га­лә бо­ер­са, бу­лыр әле, ике­без дә исән яшик, бу­лыр әле, бу­лыр! Ба­ла­ла­ры­быз күп бу­лыр, хәс­рәт­кә тө­шеп, кү­ңе­лең­не боз­ма!..

Хә­ди­чә ты­ныч­ла­нып кал­ды, әгәр дә шун­да үк­сеп җи­бәр­сә, ире ал­дын­да оят, сүз­лә­рен аяк ас­ты­на са­лып тап­та­ган төс­ле ки­леп чы­га. Теш­лә­гән ирен­нә­рен­нән кан кил­гән ке­бек иде, бет­те. Кү­ңе­ле утыр­ды. Ка­сый­мы бер дә авыр­ма­ган җир­дән ни­ләр өчен ге­нә гүр ия­се бул­ды икән? Ул мо­ны аң­лый ал­ма­ды.

Улын җир­лә­гән­нән соң Мө­хәм­мәд­кә Әбу-Ка­сыйм дип эн­дәш­ми баш­ла­ды­лар. Ул ин­де ба­ла ата­сы исе­мен йөр­тү­гә кү­не­геп бет­кән иде, югый­сә. Хә­зер та­гын, аның ту­рын­да сүз чык­кан­да, Габ­дул­ла улы Мө­хәм­мәд дип ке­нә сөй­лә­шә­ләр, шу­ның бе­лән аның хә­те­рен яңар­та­лар. Ага­сы Әбу-Та­лип бер оч­ра­шу­ын­да, хәл­лә­рен бе­леш­кән­нән соң, Ка­сыйм­ның көт­мә­гән­дә ва­фат бу­лу­ын­да ба­ба­сы Хо­вай­лид­ны га­еп­ләр­гә ма­таш­са да, ул мо­ңа ышан­ма­ды. Кит­те дә бар­ды. Үз кү­зе бе­лән күр­мә­гәч, ан­дый эш­не Хо­вай­лид­тан ни­чек итеп шик­лән­сен ди? Бул­ма­ган­ны?

Яшә­гән ке­ше­дән хәс­рәт ки­тә икән ул. Икен­че ба­ла­ла­ры — Ро­кыя ту­гач, ата бе­лән ана­ның кү­ңел­лә­ре бер­дәй як­тыр­ган сы­ман иде. Әм­ма Мө­хәм­мәд­нең, ир ке­ше бу­ла­рак, угыл ба­ла те­лә­вен ях­шы той­ган­лык­тан, Хә­ди­чә ха­ным әл­лә ни ты­ныч­ла­на ал­ма­ды. Үз ал­ды­на ни­ят­ләп тә куй­ды, үз-үзе­нә сүз дә бир­де: “Ка­дер­ле ире­мә ип­тәш итеп бер ма­лай алып кайт­мый­ча тук­та­мам, күр­ше­гә со­рап ба­ра­сы тү­гел, ча­ра­сы үзе­без­дә!”— ди­де. Һәм әйт­кән сү­зен­дә тор­ды.

Ро­кы­я­дан соң та­гын да ба­ла­га узып, бар­ча ка­рен-ка­рен­дәш­лә­рен хәй­ран­га кал­дыр­ды. Ир ба­ла көт­те. Әм­ма мо­ны­сын­да да кыз ту­ды. Исе­мен, яра­тып һәм сө­еп, Зәй­нәп куш­ты­лар. Ул да тү­гел, Хә­ди­чә дүр­тен­че­се­нә кө­мән­ле бул­ды. Яше ин­де ил­ле­гә якын­ла­шып кил­сә дә, ул үзен ки­лен­нәр төс­ле хис ит­те. Әм­ма мо­ны­сы да кыз ба­ла бул­ды. Исе­мен Өм­ме­гөл­сем дип ата­ды­лар.

Мө­хәм­мәд­кә эш кү­бәй­де, ул алар бе­лән уй­ный, ша­я­ра. Һәм­мә­сен дә бер­дәй яра­та, үз итә, хәт­та бе­рен­че ба­ла­ла­ры Ка­сыйм­нан да якын­рак кү­рә төс­ле иде. Аның алар бе­лән шу­лай мәш ки­лүе ха­ты­нын сө­ен­де­рә, кү­ңе­лен ты­ныч­лан­ды­ра. Әм­ма үз-үзе­нә бир­гән сүз­лә­ре исе­нә тө­шә дә бо­лар бе­лән ге­нә тук­та­лып кал­мас­ка ки­рәк­ле­ген ис­кә­рә. Ире дә олы яшь­тә тү­гел әле­гә, иң көч­ле һәм гай­рәт­ле чак­ла­ры! Ни­гә угыл ба­ла алып кай­тып бир­мәс­кә үзе­нә?

Хә­ди­чә ка­бат ба­ла­га уза. Мо­ны үзе­нең из­ге эше дип са­нап, һәр­төр­ле баш­ка шө­гыль­лә­рен таш­лый. Ире­нә мә­хәб­бә­тен дә­лил­ли­се ки­лә. Әгәр дә Мө­хәм­мәд ка­я­дыр чы­гып кит­сә, аның кайт­ка­нын ут­лар йо­тып кө­тә: “Бе­рәр­се юри үчек­ләп, си­нең ха­ты­ның ке­бек бул­ма­дык ин­де, кыз та­шый да кыз та­шый дип, мыс­кыл­лап ким­сет­мә­сен!”— дип хәс­рәт­лә­нә, мо­ны­сы ин­де ир ба­ла бу­лыр дип өмет­лә­нә иде. Әгәр дә бә­хе­те ка­бат­лан­са, Мө­хәм­мәд­не кал­ды­рып, үлеп-ни­теп кит­сә дә уф­тан­мас иде. Ник­ләр өчен ге­нә ал­ла­лар аның үте­не­чен ишет­ми­ләр икән?

Өч кы­зы яны­на Хә­ди­чә ха­ным дүр­тен­че­сен алып кайт­кач:

— Кем?— дип со­ра­ды кен­дек әби­лә­рен­нән.— Та­вы­шы биг­рәк­ләр дә ачы, әл­лә та­гын кыз­мы?

— Кыз, ба­лам, кыз!— ди­де­ләр аңа.

— Үләм икән алай­са!— ди­де Хә­ди­чә, әм­ма бе­раз­дан, һәр­кем­не шак­кат­ты­рып: — Үләр­гә ир­тә­рәк әле, ки­лә­се­се ма­лай бу­лыр,— дип әй­теп куй­ды.

Бу сүз­лә­рен ише­теп кал­ган Мө­хәм­мәд, ха­ты­ны­ның ба­ры тик аның шат­лы­гы өчен ге­нә ир ба­ла алып кай­тыр­га те­лә­ге бар­лы­гын бе­леп, мо­ңар­га ап­ты­ра­ды да кал­ды. Хә­ди­чә­сен ар­ты­гы бе­лән ярат­кан­лы­гы сә­бәп­ле аңа һич­бер ара­даш­чы ки­рәк тү­гел бит! Кыз ба­ла ту­ган икән — бик ях­шы! Һәм ул шун­да ха­ты­нын ни­чек тә бул­са сө­ен­де­рер­гә уй­ла­ды. Хә­ди­чә урын өс­тен­нән те­ре­леп кү­тә­рел­гәч, кен­дек әби­лә­ре ки­тү­гә, яны­на ке­реп, хәл­лә­рен бе­леш­те һәм үбеп-ко­чып аны тәб­рик­лә­де дә:

— Бу кы­зы­быз ара­да иң ма­ту­ры, иң зи­рә­ге бу­лыр­га ох­шый, тфү-тфү, күз ти­мә­сен!— ди­де.— Бу ба­ла күп ке­нә ир-егет­ләр­не узып ки­теп, акы­лы һәм зи­рәк­ле­ге бе­лән дөнь­я­га та­ны­лыр, аның исе­мен бел­мә­гән ке­ше кал­мас! Ул ике ир ба­ла та­бар, алар­ның исем­нә­рен Хә­сән бе­лән Хө­сә­ен дип атар­лар! Алар шу­лай ук дөнь­я­ның бер чи­ген­нән икен­че­се­нә ка­дәр ха­лык­лар­ны хәй­ран итәр­ләр, ба­тыр­лык­ла­ры вә ир­лек­лә­ре бе­лән дан ка­за­ныр­лар,— дип те­зеп-те­зеп әйт­те.

Хә­ди­чә ха­ным­ның ис­лә­ре кит­те. Әле яңа гы­на ире­нең йө­зе­нә ни­чек ка­рар­га бел­ми ята иде, күз­лә­ре­нә са­гыш яше тул­ган чак­ла­ры арт­та кал­ды­лар. Йә, кыз ба­ла ки­рәк тү­гел без­гә дип әйт­те­ме аның ире? Угыл бул­сын дип со­ра­ды­мы? Юк! Бәс шу­лай бул­гач, ни­гә әле аның кү­ңе­ле төш­те, яңа ту­ган кыз ба­ла­сы­на кү­тә­ре­леп ка­рар­га те­лә­мә­де? Кая, ки­те­ре­гез үзен ән­кә­се яны­на, аның ашый­сы ки­лә тор­ган­дыр!

Хә­ди­чә са­быр­лы­гын югалт­ты. Ире­нең шу­шы рә­веш­ле кы­зып-кы­зып сөй­ләү­лә­ре аны җан­лан­ды­рып җи­бәр­де. Кә­е­фе кү­тә­рел­де һәм кы­зын ки­те­реп би­рү­лә­рен со­рый-үте­нә баш­ла­ды:

— Кая ми­нем кы­зым? Ки­те­ре­гез әле яны­ма! Кү­рим әле үзен!

Бу кыз­ла­ры чын­нан да һәм­мә­сен­нән чи­бәр­рәк һәм нур­лы­рак йөз­ле ке­бек то­ел­ды. Ул аның бит оч­ла­рын­нан үп­те, ва­кыт-ва­кыт ире­нә дә ка­рап ал­ды, чөн­ки Мө­хәм­мә­ден са­гын­ган иде. Ба­ла­сын сө­еп-яра­тып имез­де һәм:

— Исе­мен ни­чек ку­шар­быз, кем дип атар­быз?— ди­я­рәк со­ра­ды.

— Ми­нем­чә кы­зы­быз­га иң ку­лай вә күр­кәм исем ба­ры бер ге­нә, ул да бул­са ка­дер­ле ке­ше­без исе­ме, ми­нем тәр­би­я­чем, агам Әбу-Та­лип­ның хә­ләл җе­фе­те, җиң­гәм­нең исе­ме — Фа­тый­ма!.. И Хә­ди­чәм, гү­зә­лем ми­нем, аңар­дан да күр­кәм­рәк исем бул­мас!

Мө­хәм­мәд­нең бу сүз­лә­ре Хә­ди­чә ха­ным­ның кү­ңе­ле­нә дә хуш кил­де, ире­нең зи­рәк­ле­ге­нә акы­лы сок­лан­ды. Аңа наз­ла­нып ка­рап тор­ды, сү­зен әй­тер­гә кый­ма­ды.

— Ни әй­тер­сең, Хә­ди­чәм, ни­гә бо­лай уй­га кал­дың?— дип со­ра­ды Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр, ха­ты­ны­ның көт­мә­гән­дә йө­зе­нең тө­се үз­гә­рү­ен си­зеп.

— Кил әле би­ре, бә­гы­рем, кил әле... Үп әле бер үзем­не! Ни­гә бер дә коч­мый­сың да үп­ми­сең, ми­не са­гын­ма­дың­мы­ни?

Урын өс­тен­дә ят­кан ха­ты­ны­ның бу та­лә­бе­нә Мө­хәм­мәд буй­сын­мый­ча ка­ла ал­ма­ды. Алар­ны кү­зә­теп тор­ган хез­мәт­че­лә­ре бүл­мә­дән чы­гып ки­тәр­гә ашык­ты­лар, ир бе­лән ха­тын, ур­та­ла­ры­на Фа­тый­ма­ны алып, са­быр­сыз­ла­нып үбеш­те­ләр һәм ко­чыш­ты­лар. Кү­ңел су­сау­ла­ры ба­сыл­гач, Хә­ди­чә ише­те­лер­лек итеп әй­теп куй­ды:

— Мин әле, бә­гы­рем, си­ңа ир ба­ла алып кай­тыр­мын, бер­не тү­гел, ике­не!

— Ни­гә алай? Без бо­лай да бә­хет­ле­ләр бит!

Юк, Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр ха­ты­ны­ның те­лә­ге­нә кар­шы тү­гел иде. Ә шу­лай да алар бит ин­де яшь тә тү­гел­ләр. Бо­ла­рын исән-имин үс­те­рер­гә на­сыйп бул­сын. Әле кай­чан аяк­ла­ры­на ба­сар­лар, ке­ше бу­лып җи­тәр­ләр. Ни­гә ди әле ул кыз ба­ла ир ба­ла­дан сө­ем­сез­рәк бул­сын? Ки­ре­сен­чә, кыз ба­ла ка­дәр күр­кәм, ты­рыш, уң­ган, тың­лау­чан ба­ла­лар рә­тен­нән ма­лай­лар һич­кай­чан да бу­ла ал­мый­лар.

— Алай ди­мә, Хә­ди­чә, ма­ту­рым! Исән-имин бу­лыйк, бо­ла­рын ку­а­нып үс­те­рер­гә на­сыйп ит­сен!

— Мө­хәм­мәд, бә­гы­рем, син әл­лә ми­не ярат­мый баш­ла­дың­мы?

Хә­ди­чә ки­леш­те­реп ке­нә ирен­нә­рен тур­сайт­ты, та­гын то­рып уты­рыр­га ма­таш­ты, әм­ма хә­ле юк­лык­ны аң­лап, кү­че­неп ят­кан­дай ит­те.

— Яра­там, ма­ту­рым, яра­там!

— Ә мин та­гын бер ба­ла те­лим!

Мө­хәм­мәд аның яны­на якын­рак кил­де. Фа­тый­ма­ны йок­ла­ган җи­рен­нән бе­раз чит­кә­рәк кү­чер­де дә, Хә­ди­чә­се­нең му­е­нын­нан ко­чып, ба­шын җил­кә­се­нә ал­ды һәм шун­да гы­на тө­шен­де: ха­ты­ны­ның бо­лай сөй­лә­нү­лә­ре ба­ры­сы да үз-үзен ты­ныч­лан­ды­руы өчен ге­нә икән бит!

Хә­ди­чә­нең күз­лә­рен­дә кай­нар яшь бөр­тек­лә­ре иде. Күп­тән­нән кү­ңе­ле­нә бер­ке­теп куй­ган сү­зе хә­те­рен­нән чык­ма­ды, ул, зу­ра­еп, тор­мы­шын­да иң төп мак­сат­ка әве­ре­леп, баш­ка те­ләк­лә­рен кап­лап-кү­меп ба­ра иде, мо­ны си­зен­мә­де. Та­гын да аңа мә­хәб­бә­те яр­дәм ку­лын суз­ды.

Бу ик­сез-чик­сез сөю-сә­га­дәт­лә­ре­нең ба­шы-ахы­ры юк ке­бек то­е­лып, алар­ның бә­хет­лә­ре­нә күк­ләр дә сө­е­нә­ләр төс­ле иде. Хә­ди­чә ха­ным сү­зен­дә тор­ды. Ул яңа­дан ике ба­ла алып кайт­ты. Шат­лык­ла­ры­на кү­ме­леп яши бир­де­ләр. Бер­се — Габ­дул­ла, алар­ны зур сө­е­неч­ләр­гә сал­ды. Әм­ма, ни кыз­га­ныч, ул ба­ла­дан мәх­рүм кал­ды­лар. Югый­сә, озын го­мер­ле бул­сын, Мө­хәм­мәд­не сө­ен­дер­сен дип, аңар­га бу исем­не куш­тыр­ган ди иде. Ин­де дә Мәк­кә хал­кы ирен Әбу-Габ­дул­ла ку­ша­ма­ты бе­лән йөр­тә баш­лар­лар ке­бек иде, ча­ра­сыз кал­ды­лар. Үле ба­ла­сын ана­сы ко­чып-ко­чып елар дә­рә­җә­дә иде, әм­ма та­гын ирен­нән оял­ды, аның хәс­рә­тен арт­ты­ра­сы кил­мә­де. Җи­ден­че­гә та­гын бер ир ба­ла алып кайт­ты. Күк­ләр аның үз-үзе­нә бир­гән вәгъ­дә­сен бе­леп, яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша­лар иде­ме? Әм­ма да күк­рәк­лә­ре ки­бә баш­ла­ган көн­нә­ре­нең бе­ре иде ул. Бу­сы­на исе­мен Та­һир дип ата­ды­лар. Кыз­га­ныч, ә ба­ла сө­як­кә йом­шак иде. Ба­шын то­тар­га да бик соң өй­рән­де. Аны ән­кә­се кип­шер­гән күк­рәк­лә­ре бе­лән ту­ен­ды­ра ал­мый­ча га­җиз­лән­де, бе­раз үсә төш­сә, сөт ана­сы­на тап­шы­рыр­га дип уй­лап та куй­ган, ан­дый ха­тын­ны эз­ли дә баш­ла­ган иде. Тик Та­һир бе­лән дә хуш­ла­шыр­га ту­ры кил­де. Шу­шы рә­веш­ле тәкъ­дир хө­ке­ме­нә оч­рап, угыл ба­ла та­бып ир сө­ен­де­рү бә­хе­те хы­я­лын­да гы­на кал­ды. Хә­ди­чә­нең баш­ка ба­ла­лар та­бар­га хә­лен­нән кил­ми иде. Ире дә кы­рык­ка җи­теп, үзе дә ил­ле биш­ләр­дә хә­зер. Күз ачып йом­ган­чы үт­те дә кит­те сә­ла­мәт һәм нык­лы чак­ла­ры, ә мә­хәб­бә­те һа­ман да сү­рел­ми, улы уры­ны­на кү­рә Мө­хәм­мә­ден. Әгәр дә бе­рәр­се аңа авыр сүз әйт­сә яки кул кү­тәр­сә, күк­рә­ге бе­лән як­лар­га әзер. Әйе, ире ге­нә тү­гел, улы ке­бек тә ярат­кан икән шул ул аны! Баш­ка­лар да шу­шын­дый хәл­ләр­дә тү­гел­ме соң? Ир­лә­ре­нә бул­ган мә­хәб­бәт­лә­ре ба­ла­ла­ры­на кү­чә, биг­рәк тә ул­ла­ры­ның бе­рәр­се ире төс­ле­рәк икән, ул ва­кыт­та аны­сы иң ир­кә­се, ярат­ка­ны сый­фа­тын­да үсә, әни ма­лае! Ә кыз­лар... Ә кыз­лар оча­лар да ки­тә­ләр. Унөч яшь­тән ир­гә ба­рып, ба­ла үс­те­рер­гә то­ты­на­лар. Үз­лә­ре кы­рык­ка җит­кән­дә, ул­ла­ры­на егер­ме биш яшь бу­ла! Мө­хәм­мәд бе­лән Хә­ди­чә өй­лә­неш­кән ел­ла­рын­да шул яшь­ләр­дә иде­ләр тү­гел­ме соң? Олуг мә­хәб­бәт кат­лы-кат­лы дә­рә­җә­не яра­та! Алар­ны да шу­лай бул­ды бит! Ир бе­лән ха­тын­ны­кы төс­ле ге­нә тү­гел, олы­га­еп бет­кәч ке­нә аң­лый баш­лый­сың икән ба­ры­сын да, ки­ре­сен­чә ки­леп чык­са, кы­зы­гы да бе­тәр иде бәл­ки!

Та­һир­ны җир­лә­гән­нән соң Мө­хәм­мәд га­и­лә­дән чит­лә­шә, ера­гая баш­ла­ды. Әл­лә үлем кур­кы­ныч бе­лән оч­раш­ты­мы? Бер-бер арт­лы ба­ла­ла­ры­ның дөнь­я­дан ки­түе сә­бә­бен­нән һәр­кем­дә ан­дый ки­че­реш­ләр­дән юл ачы­лыр­га мөм­кин...

Хә­ди­чә­нең кү­ңе­ле дө­рес си­зен­гән икән, Мө­хәм­мәд үзе­нең Ал­ла­һы тә­га­лә пәй­гам­бә­ре икән­ле­ген бел­гәч, дош­ман­на­ры арт­кан­нан-арт­ты, хә­зер аңа як­лау­чы­сы, авыр ва­кыт­ла­рын­да җы­лы сүз әй­тә бе­лү­че ип­тә­ше ки­рәк. Аның янә­шә­сен­дә шун­дый те­рәк бу­лып ха­ты­ны кү­тә­рел­де һәм бе­рен­че бу­лып аңар­га иман ки­тер­де. Та­гын да ун ел ди­яр­лек алар иң­гә-иң тор­ды­лар, әм­ма адәм ба­ла­ла­ры­ның сә­га­дәт­лә­ре шу­лай яра­тыл­ган, көн­нәр­нең бе­рен­дә һәм­мә ке­ше­гә үлем ки­лә. Ул­ла­рын алып кит­кән ке­бек, Хә­ди­чә­не дә ирен­нән үлем аер­ды. Пәй­гам­бәр­нең күз­лә­ре­нә ту­лып ак­кан яшь­лә­ре ха­ты­ны­ның ка­бер туф­ра­гы­на там­ды. Кем­не югалт­кан­лы­гын бик ях­шы бе­лә иде ул. Егер­ме биш ел­га якын бер­гә го­мер ки­че­реп, һич­кай­чан алар үза­ра авыр сүз­ләр әй­теш­мә­де­ләр, ире ха­ты­ны­на, ха­ты­ны ире­нә те­рәк бу­лыр­га ты­рыш­ты. Мон­дый да та­ту­лык, үза­ра аң­ла­шып яшәү һәм ик­сез-чик­сез мә­хәб­бәт ба­ры тик мил­ләт ана­ла­ры бе­лән мил­ләт ата­ла­ры ара­сын­да гы­на оч­рар­га мөм­кин­дер. Пәй­гам­бә­ре­без­нең сер­ле мә­хәб­бә­те ме­нә шу­шын­нан гый­ба­рәт! Ул үзе­нең сө­ек­ле Хә­ди­чә­сен әле го­ме­ре бу­е­на хә­те­рен­дә то­тар, хәт­та үлем тү­шә­ге­нә ят­кач та аны исе­нә тө­ше­рер һәм: “Мин си­нең яны­ңа ба­рам, са­гы­нып ки­ләм!”— дип әй­тер, до­га кы­лыр, әм­ма аңа ка­дәр күп сы­нау­ла­рын үтеп ки­тәр­гә ту­ры ки­лер әле. Хә­ди­чә­нең те­лә­ге ка­бул кы­лы­ныр, Мө­хәм­мә­де ун­биш­ләп ха­тын ал­са да, алар­ның бер­се­нә дә бе­рен­че ха­ты­нын ярат­кан төс­ле яра­ту на­сыйп бул­мас, бу исә аның кү­ңел са­гыш­ла­рын кө­чәй­тер, из­ге ха­ти­рә­лә­рен дә куп­та­рыр. Әм­ма бер­нәр­сә дә эш­ли ал­мас. Аның кү­ңел юа­ны­чы Ал­ла­һы тә­га­лә­нең хө­кем­нә­ре Җир йө­зен­дә та­ра­лу өчен җә­ел­де­рел­гән кө­рә­ше һәм ая­те-ая­те иң­гән Коръ­ән бу­лыр! Тә­мам.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных