Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 19 страница




Мар­фа ки­леп ке­реш­кә җы­лы ке­бек то­ел­ган ка­раң­гы­рак өй эче як­ты­ра бир­де. Ул да тү­гел, мө­гал­ли­мә Са­би­ра ха­ным ишек­тән кү­рен­де, исән­лә­шеп түр­дән уз­ды, Мар­фа­ны да үз яны­на ча­кыр­ды һәм со­раш­ты­ра баш­ла­ды, йо­мы­шын бе­леш­те.

— Ка­ми­лә апа, бу сез­нең улы­гыз Ис­мә­гыйль­не бик ях­шы бе­лә тор­ган ке­ше икән,— дип сөй­ли-сөй­ли тәр­җе­мә итәр­гә ке­реш­те ул.— Ки­ле­не­гез бу­ла­сы икән дә, Ис­мә­гыйль­не алып кит­кәч, аны да ми­ли­ци­я­гә ча­кырт­кан­нар. Чы­га­ра­чак­лар дип әйт­кән­нәр иде, кайт­ма­ды­мы, ди!

— Кайт­ма­ды шул әле, Са­би­ра кы­зым, кайт­ма­ды! Гөл­са­ра­ның әби­се дә ки­леп әйт­кән иде кай­та­лар дип, кайт­ма­ды шул әле, кайт­ма­ды. Бер дә хә­бәр-хә­те­ре юк. Чы­гар­ган­нар дип әй­тә, ди, юга­ры оч За­ри­фул­ла, ка­ла­да күр­гән үзен. Кай­тыр, Ок­тябрь бәй­рә­ме­нә, ди­ләр. Кү­рен­ми бит әле. Шун­да эш­кә ур­наш­кан. Яра­мый­дыр ин­де, яра­мый­дыр. Бер дә кү­ре­нер­ле­ген кал­дыр­ма­ды­лар шул. Ни­чек кайт­сын, ди, мон­да­гы ха­лык­ның кем икән­ле­ген бел­ми­ме­ни ул. Та­гын ба­шын ашау­ла­ры бар.

Озак сөй­лән­гән сүз­не Са­би­ра мө­гал­ли­мә рус­ча­ла­тып ике авыз сүз бе­лән әй­теп бир­де, әм­ма Мар­фа мо­ның бе­лән ка­нә­гать ка­ла ал­мый иде. Ка­зан­да­гы ад­ре­сын со­ра­ды. Шу­шы көн­нәр­дә үзе ба­рып эз­ләп та­бар­га ни­ят­лән­де.

— Нин­ди ад­рес ди ин­де ул?— дип кар­шы төш­те ана, бер дә өнә­ми­чә.— Мар­җа ба­шы бе­лән ми­нем улым­ны ап­ты­ра­тып йөр­мә­сен, бет­кән­ме үз­лә­рен­дә егет. Бер­нин­ди ад­рес та юк! Бул­са да бир­мәс идем.

— Ка­ми­лә апа, алай әйт­мә әле син,— дип, аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­ты Са­би­ра мө­гал­ли­мә.— Урыс бул­са, нәр­сә, на­чар тү­гел­дер бит? Бәл­ки улың аның бе­лән бә­хет­ле­дер? Бә­хет­ле бу­лыр...

— Те­лен бел­мә, сү­зен аң­ла­ма — нәр­сә­гә ки­рәк ул?— дип ка­ба­рын­ды ана, тың­лар­га һәм сөй­лә­шер­гә дә те­лә­мә­гән­дәй алар­га ар­ка­сы бе­лән бо­ры­лып бас­ты, йө­зе тә­рә­зә­гә чум­ган­дай иде.— Улым­ның ба­шын шул ка­ра урыс­лар гы­на аша­ды­лар. Аны чир­кәү кар­ты­ның кы­зы дип әй­тә­ләр бит, үзем исән чак­та ни­чек итеп йор­ты­ма тә­ре кер­тим ди ин­де, уй­лап ка­ра, Са­би­ра кы­зым? Юк-юк, нин­ди ата-ба­ба­да кү­рел­мә­гән эш ди ул? Әйт­мә­гез дә, ки­рәк тә тү­гел! Бел­мә­дем мин аны урыс авы­лын­да кыз­лар яны­на йө­ри дип, бел­мә­дем! Мон­дый бә­ла­ләр­гә оч­ра­мас иде. Чы­гып кит­сен, кү­зе­мә кү­рен­мә­сен, ки­леп тә йөр­мә­сен! Ис­мә­гыйль улым­ны Гөл­са­ра бе­лән яши баш­ла­ган дип кай­тып әйт­те­ләр ин­де. Шу­лай­дыр. Йорт­ка мар­җа керт­кән­че, ба­ба­лы ха­тын алып кай­туы мең ар­тык! Гөл­са­ра бе­лән ка­выш­сын­нар да тор­сын­нар, бер сү­зем юк, әм­ма мар­җа­ны аяк бас­ты­ра­сым юк! Әйт үзе­нә, кы­зым, әйт! Бер дә кур­кып тор­ма!

— Ни бит, Ка­ми­лә апа...

Са­би­ра мө­гал­ли­мә кар­шы чы­гар­га ты­ры­шып ка­ра­ды, аң­ла­тыр­га алы­ныр­га ма­таш­ты, әм­ма ана тың­лап та тор­ма­ды, үгет­лә­ре­нә бер дә ко­лак са­лыр­га җы­ен­мый иде.

— Әйт-әйт, бер дә шик­лән­мә, кы­зым Са­би­ра! Туп-ту­ры­сын әйт, йорт­ка мар­җа кер­тә­сем юк, йөр­мә­сен дә, со­ра­ма­сын да! Улым Ис­мә­гыйль өй­лән­гән ин­де, Гөл­са­ра­сы бе­лән Ка­зан­да яши­ләр дип әйт!

Са­би­ра бо­ла­рын Ка­мил апа­сы со­ра­ган­ча “туп-ту­ры” тәр­җе­мә итү­гә, Мар­фа­ның бө­тен тә­не буй­лап оят вә кур­ку йө­гер­де, һу­шын­нан ки­тә яз­ды. Ал­ты күз­нең те­кә­леп ка­рап то­ру­ла­рын­нан ят­сы­нып, шун­да ук чы­гып ча­бар­га тал­пын­ды. Үз-үзен бе­леш­тер­мә­де. Ни­чек бо­лай эш­лә­де соң әле ул Са­му­ил? Яра­та иде бит, өзе­леп-өзе­леп яра­та иде. Мар­фа­ны ни­гә ал­да­ды, ни ха­кы бар иде? Әгәр дә Гөл­са­ра­сы җа­ны­на якын икән, ни өчен Мар­фа­ның ба­шын ка­тыр­ды? Әйт­сен иде ку­рык­мый­ча!

— Чаём са­дись, чаём са­дись!..— дип ана үзе дә рус­ча­га күч­кән­дәй сөй­лә­неп кал­ды, Мар­фа сау­бул­лаш­мый­ча да чы­гып кит­те. Авыр һәм вак адым­на­ры аны чи­тән яны­на ки­тер­де­ләр. Ка­зык ба­шын­да ике бөр­тек чә­че һа­ман да җил­дә тиб­рә­нә иде­ләр. Мар­фа­ның бо­лар­ны алып очы­рыр­га кө­чен­нән кил­мә­де, ярым ачык җил­кап­ка­дан чы­гып, үз авыл­ла­ры­на та­ба ат­ла­ды, ба­шы­на бер фи­кер, бер уй кер­мә­де. Күз ал­дын­да Са­му­ил­ның күр­кәм йө­зе, ко­ла­гын­да: “Как я те­бя люб­лю, без те­бя жить не смо­гу!”— ди­гән сүз­лә­ре ге­нә иде. Яши ал­мыйм ди­сә дә, бик әй­бәт то­рып ята икән бит әле! Төр­мә­дән чы­гу­ы­на — эз­ләп тап­кан та­тар­ка­сын, бер дә ап­ты­рап кал­ма­ган!

Бу рә­веш­ле ачу­лан­са да Мар­фа күп нәр­сә­ләр­не бел­ми һәм шул сә­бәп­ле кай­бер мәсь­ә­лә­ләр­не тө­ше­нә дә ал­мый иде. Ис­мә­гыйль­не Ка­зан­га ки­тер­гәч, аның рус авы­лын­да ян­гын чы­га­ру­ын га­зе­та­да язып чык­ты­лар. Шун­нан бе­леп, авыл­ла­рын­нан ки­леп-ки­теп, оч­раш­тыр­га­лап йө­ри тор­ган За­ри­фул­ла аб­зый­дан ба­ры­сын да ка­бат ише­теп, аны Гөл­са­ра эз­ләп тап­ты. Төр­мә­гә тө­ен­чек бе­лән ка­ра ипи, бе­раз май, ши­кәр ки­тер­гә­ләп йө­ри баш­ла­ды. Чы­га­ра­сы­ла­рын бел­гәч, кө­теп ал­ды. Ко­ты­лу­ын ко­тыл­ды Ис­мә­гыйль, әм­ма аңар­га Ка­зан­да ка­лыр­га бо­ер­ды­лар. Фа­тир та­был­ма­ды. Бу ва­кыт­та за­вод­ка ки­леп ур­наш­кан Гөл­са­ра­ның бер бүл­мә­ле то­рыр җи­ре бар иде. Ис­мә­гыйль шун­да ка­лыр­га мәҗ­бүр бул­ды. Мар­фа уты­рып кайт­кан те­ге көн­дә­ге та­тар әби­се бе­лән ба­ба­сы­ның ар­ба­сы шул Гөл­са­ра­лар­ның ту­ган­на­ры иде­ләр. Алар һәм­мә нәр­сә­не дә бе­леп то­ра һәм кыз­га, кияү ку­е­ны­на ке­рү те­лә­ген бе­леп, һа­ман да шул Ис­мә­гыйль­не ыч­кын­дыр­мас­ка ки­ңәш ит­кән иде­ләр. Әм­ма бо­лай ук бик тиз төр­мә­дән чы­га­рыр­лар дип алар да көт­мә­гән бу­лып чык­ты­лар, шу­лай да дөнь­я­лар Гөл­са­ра фай­да­сы­на тә­гә­рә­де. Мар­фа авыр хәл­дә кал­ды.

Ни­чек кай­тып, кай­да егыл­ган­лы­гын бел­мә­де ул. Ни дип та­тар йор­ты аны ка­бул ит­сен ди ин­де? Кай­да һәм кай­чан кү­рен­гә­не бар ан­дый ва­кый­га­лар­ның? Шә­һәр­дә ге­нә мөм­кин­дер ул мон­дый бә­хет­ләр­гә ире­шү...

Мар­фа авы­рып кит­те, кү­ңе­ле­нең бо­зы­луы, хә­те­ре­нең чу­а­луы аны тә­мам эш­тән чы­гар­ды. Ул һа­ман, ил өс­те­нә ак кар ятып, су­ык кыш баш­ла­нып ки­түе­нә ка­ра­мас­тан, үзе­нең чар­шау ар­ты­на көй­лән­гән уры­нын­да авы­рый бир­де. Дөнь­я­ның кы­зы­гын һәм рә­хә­тен тә­мам югал­тып, җа­нын алыр­га хә­ер­сез үлем­нең ки­лү­ен те­лә­де, та­мак­тан кал­ды, ябык­ты, агар­ды. Бе­рәү­ләр мон­дый хәл­дән ямь­сез­лә­неп кит­сә­ләр, ул, ки­ре­сен­чә, ун­си­гез яшь­лек кыз, чи­бәр­лән­гән­нән-чи­бәр­лән­де, кү­рер күз­гә из­ге ико­на-су­рәт­тә­ге Мәрь­ям-ана сый­фат­ла­ры кер­де үзе­нә. Озак ятып ары­ган тә­нен язар өчен төн­нә­рен то­рып утыр­га­ла­ган чак­ла­рын­да, уя­нып ки­теп, ут ка­быз­ган ән­кә­се аның шу­шын­дый кы­я­фә­тен кү­рү­дән егы­лып ки­тәр­дәй бул­ды. “Бу ба­ла бер дә ман­ты­мас, ах­ры. Тиз­дән ае­ры­лыр­быз ке­бек то­е­ла!”— дип ире­нә дә сөй­лә­де, аны да шик­кә сал­ды. Ул юрау­лар­га ка­ра­мас­тан, яңа ел ал­дын­нан, ха­лык бәй­рәм­нәр ясый баш­ла­ган көн­нәр­нең бе­рен­дә Мар­фа ир­тән ая­гы­на бас­ты, юын­ды, өс­тәл ар­ты­на ки­леп утыр­ды. Мо­ны көт­мә­гән һәм кыз­ла­ры­ның авы­руы бу­луы бе­лән тә­мам ки­леш­кән әти-әни­лә­ре хәй­ран­га кал­ды­лар. Мо­ңа ка­дәр чу­кы­ну­ны га­дәт­лә­рен­нән тө­ше­реп кал­дыр­ган исә­ләр дә, кул­ла­ры үз­лә­рен­нән-үз­лә­ре хә­рә­кәт­лән­де.

— О Свя­тая Де­ва-Ма­рия!— ди­де әни­се, әл­лә кы­зы­на, әл­лә Ии­сус Хрис­тос ана­сы Мәрь­ям­гә атап сүз юл­лап.

Кыз­ла­ры мо­ңа игъ­ти­бар бир­мә­де. Ту­ры вә төз ар­ка­сын бил­дән ал­га та­ба бө­геп баш как­ты, чәй яса­ды, әти-әни­се­нә ку­шы­лып эчә баш­ла­ды. Алар бер ге­нә сүз әй­тер­гә кый­ма­ды­лар. Гүя бу үз кыз­ла­ры тү­гел, бәл­ки алар­ның та­бы­нын ур­так­лаш­кан из­ге зат иде. Чәй тә­мам­ла­ну­га, Мар­фа шул ук рә­ве­шен сак­лап куз­гал­ды, рәх­мәт әйт­те һәм, ба­шын иеп ке­нә:

— Доб­ро­го зд­равья, ма­туш­ка! Доб­ро­го вам здо­ровья, ба­тюш­ка!— дип сә­лам­лә­де дә ки­е­нә баш­ла­ды. Әти-әни­се аның чир­кәү­гә ба­ра­ча­гын кү­зал­лап, тук­та­тыр­га, ар­кы­лы тө­шәр­гә дә, рөх­сәт би­рер­гә дә бел­мә­де­ләр, гый­ба­дәт­ха­нә­ләр­нең күп­тән ин­де җи­ме­ре­лә баш­ла­вын, ан­да кол­хоз­ның аш­лык ам­бар­ла­ры икән­ле­ген дә оныт­ты­лар. Гүя ме­нә хә­зер чаң ка­га баш­лар­лар төс­ле иде. Әм­ма ял­гыш­ты­лар. Мар­фа ком­со­мол ячей­ка­сы ур­наш­кан йорт­ка та­ба кит­те һәм ан­нан кич бе­лән ге­нә кайт­ты. Уй­нак Фё­дор, бер ар­ты­на, бер ал­ды­на тө­шеп, аны оза­та кил­де. Мар­фа сер бир­мә­де, әм­ма аның йө­зе ал­су­ла­нып нур­ла­на, җа­ны яшәү дәр­те бе­лән ту­лы иде.

Әти-әни­се мо­ңа да хәй­ран­га кал­ды­лар. Һич­бер ва­кыт кыз­ла­рын бер ге­нә эш­тән дә тый­ма­ган, үз ба­шы — үзен­дә дип яшә­гән җир­лә­рен­нән ме­нә бү­ген исә кай­лар­да нәр­сә­ләр кы­лып йөр­гә­нен со­рар­га те­лә­де­ләр. Әм­ма ба­тыр­чы­лык­ла­ры җит­ми­чә, ва­кы­тын­нан элек урын­на­рын йом­шарт­ты, тү­шәк­лә­ре­нә ме­неп ят­ты­лар да бер-бер­се­нең ко­чак­ла­ры­на чум­ды­лар. Ә Мар­фа кич буе ки­тап укы­ды, ба­ры тик әти­се икен­че тап­кыр сә­ер­се­неп ише­ген ачып ка­ра­гач кы­на, йок­лар­га ятар­га ки­рәк икән­ле­ге бе­лән ки­леш­те, әм­ма күз­лә­ре озак йо­мыл­мый­ча, әл­лә нәр­сә­ләр ту­рын­да уй­лап бе­тер­де.

Алар­ның өй­лә­ре авыл­да си­рәк — ал­ты поч­мак­лы, иха­та­ла­ры нык­лы, так­та кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп алын­ган — бо­лар ба­ры­сы да ба­ба­сы зво­нарь ми­ра­сы иде­ләр. Мар­фа үз­лә­рен Са­му­ил ягы бе­лән ча­гыш­тыр­ды һәм шул мәл­дә ят­сы­нып, си­зен­мәс­тән чир­ка­нып куй­ды: “Ме­нә ду­рак, ме­нә ди­ва­на! Ах­мак тү­гел дип әйт ин­де син ми­не!— дип акы­лы ша­шын­ды.— Кем соң әле аның ал­дын­да Са­му­ил, мес­кен та­тар, кем соң ул? Са­та­шу, са­та­шу гы­на бул­ган, баш­ка һич­нәр­сә тү­гел! Аяк ас­ты­ңа чып­та итеп таш­лар­га ярак­лы тү­гел бит, ич­ма­сам, ба­сур­ман!”

Мар­фа үк­сеп елап җи­бәр­де, авы­зы­на яс­ты­гы­ның тыш­лы­гын кыс­ты, йө­рә­ге бе­лән акы­лы тарт­ка­лаш­ты. Ир­тән уян­ган ча­гын­да ул үзе­нең кай­чан һәм ни­чек йо­кы­га кит­кән­ле­ген аңыш­мый тор­ды, бө­тен гәү­дә­сен­дә авыр­лык той­ды. Бе­рәү­ләр ял итеп, рә­хәт­лә­неп ятак­ла­рын­нан куз­га­ла­лар, ә ул ва­ты­лып, арып бе­теп ая­гы­на бас­ты. Әни­лә­ре бе­лән уты­рып чәй эч­те, үзен алар бе­лән ки­чә­ген­чә тот­ты, шул сүз­ләр­не әй­теп өс­тәл янын­нан куп­ты һәм ки­е­неп чы­гып кит­те. Әм­ма бу юлы әти­се түз­мә­де, ар­тын­нан:

— Дол­го не хо­ди, доч­ка!— дип әй­теп кал­ды. Бу хәл­ләр­нең мә­хәб­бәт га­лә­мә­те икән­ле­ген аң­лый иде бу­лыр­га ки­рәк.

Шу­лай кыш үт­те, яз да кит­те, җәй җит­те. Са­му­и­лы ки­леп кү­рен­мә­де, Мар­фа аны эз­ләп ка­бат бар­ма­ды, со­раш­тыр­ма­ды. Яз­мы­шы һәм бә­хет­сез мә­хәб­бә­те бе­лән ки­леш­те, әм­ма кай­чан да бул­са алар­ны тәкъ­дир оч­раш­ты­ра­ча­гы­на ыша­нып, Ис­мә­гыйль­нең юлы­на, бә­хе­те­нә ар­кы­лы ча­лы­нып, аны үз хә­ле­нә тө­ше­рер­гә һәм ялын­ды­рыр­га ни­ят­ләп куй­ды. Тик бу уе ба­рып чык­ма­ды, тор­мыш ул те­лә­ген ерак­ка­рак, го­ме­ре ахы­ры­на­рак сак­лап кал­ды­рыр­га, ки­чек­те­рер­гә мәҗ­бүр ит­те. Егер­ме икен­че июнь­дә баш­ла­нып кит­кән су­гыш бар ха­лык­ны берь­ю­лы мең бә­ла­ләр­гә сал­ды. Яз­лык­та ти­мер­че­лек­кә яр­дәм­че эш­кә бил­ге­лән­гән Фё­дор­ның ая­гы­на эс­кән­җә тө­шеп сын­ды­руы һәм аның кы­ек ял­га­нуы ар­ка­сын­да, ар­фа кор­ма­сын­нан бер­дән­бер егет бу­ла­рак, ул гы­на су­гыш­ка алын­мый­ча кал­ды­рыл­ды. Са­му­ил­ның бе­рен­че­ләр­дән ки­тү хә­бә­ре ки­леп иреш­сә дә, кыз мо­ңар­га игъ­ти­бар ит­мәс­кә ты­рыш­ты.

Ул ва­кыт­та су­гыш­ның бү­ген-ир­тә­гә бе­тә­чә­ге­нә ыша­на иде­ләр. Әм­ма үлем хә­бәр­лә­ре дә кил­гә­лә­гә­не ише­те­лә баш­ла­ды. Ра­йон­га, хәт­та тө­бәк­кә­дер әле, аның иң бе­рен­че­се Ка­ми­лә ана­га кил­де. Ис­мә­гыйль­нең һә­лак бу­лу­ын бө­тен-ти­рә юнь сөй­лә­де. Ул “по­хо­рон­ка”­ның кул ар­ты — бу оч­рак­та шу­шы сүз­не кул­ла­ну уңыш­сыз икән­ле­ген бе­ләм, әм­ма дө­ре­се шул бит — җи­ңел­гә чык­ты, алар бер-бер арт­лы ки­лә баш­лап, һәр­кем хәс­рә­тен үз авы­лын­да яки үз йор­тын­да гы­на “йот­ты”. Урыс­лар­ның түр поч­мак­ла­ры­на ико­на-су­рәт­лә­ре ме­неп ку­нак­ла­ды, та­тар­лар­да әби­ләр на­маз һәм ура­за­ны кал­дыр­мый, йо­ла-га­дәт­ләр­не онык­ла­ры­на да өй­рә­тер­гә то­тын­ды­лар. Тик Мар­фа­лар­да гы­на ба­ры­сы да элек­ке­чә кал­ды. Су­гыш­та йө­рү өчен әти­сен карт­ка са­на­ды­лар, га­и­лә­лә­рен­дә бү­тән ир за­ты юк иде. Әм­ма әни­се поч­мак­ка су­рәт утырт­ка­нын күр­гәч, кыз­ла­ры аны шун­да ук алып таш­лар­га бо­ер­ды. Ул ин­де хә­зер ир­ләр­чә ки­е­неп, чы­гым­ла­ган ат­лар­ның да тез­ге­не­нә ге­нә ба­сып сөй­лә­шә, кыр­чы­лык бри­га­да­сы­на бри­га­дир, фер­ма­лар­га мө­дир, ала­чык­та ти­мер­че, та­тар­дан да усал бер нә­мәр­сә­гә әве­рел­гән иде. Бо­лай бар­са, кол­хоз­ла­ры­на рә­ис тә бу­лып алыр­га мөм­кин­ле­ге юк тү­гел иде. Әм­ма Фё­дор ан­нан хәй­лә­кәр­рәк эш йөрт­те, кыз­ны үзе­не­ке итү­нең ча­ра­сын тап­ты.

Мо­ңа ка­дәр ни­чек­ләр ге­нә кы­ла­нып-кы­лан­ды­рып ка­ра­ма­ган иде ул, бер­се дә ба­рып чык­ма­ды. Кы­рык өчен­че ел­дан авыл со­ве­ты­на рә­ис итеп ку­ел­гач, Мар­фа бе­лән үзен язы­лыш­кан­нар дип до­ку­мент та ту­тыр­мак­чы иде, әм­ма ко­ты җит­мә­де, мо­ның бер­нәр­сә дә бир­мә­я­чә­ген тө­ше­неп өл­гер­де. Көн­нән-көн­гә ны­гый һәм усал­ла­на бар­ган кыз­ны бо­лай җи­ңел ге­нә ал­дау мөм­кин тү­гел шул! Аяк ча­лыр­га, кар­шы­сы­на ки­те­реп тез­лән­де­рер­гә иде исә­бе, әм­ма ни­чек? Эш­лә­гән эше­нә зы­ян са­лып­мы? Юлын ки­сеп­ме?

Со­рау­ла­ры­на җа­вап үз­лә­рен­нән-үз­лә­ре та­был­ды­лар та­гын. Ир­ләр­чә кы­лан­ды­ра тор­ган Мар­фа ара-ти­рә авы­зы­на, нык­лык-кы­ю­лык өчен­дер­ме, ара­кы да кап­ка­лый икән. Мо­ны бе­леп ал­гач, Фё­дор­ның эче­нә җы­лы йө­гер­де: “Бер­не эч­кән ке­ше икен­че­сен дә йо­та, исе­реп тә ки­тә! Сый­лар­га үзен, сә­бә­бе ки­леп чы­гу бе­лән үк!”

Һәм ул шу­лай эш­лә­де дә...

Сал­кын ян­варь ки­че иде. Авыл хал­кы кой­ма-чи­тән­нә­рен, ла­пас-са­рай тү­бә­лә­рен ва­тып, утын­га ягып бе­тер­гән чак­лар. Ә ида­рә йор­тын­да җы­лы. Хо­дай­ның рәх­мә­те, ни эш бе­лән­дер йө­реп су­ык­тан өше­гән Мар­фа Фё­дор яны­на ки­леп кер­де. Йө­зен­дә ары­ган­лык си­зе­лә. Әм­ма һа­ман да күз явын алыр­лык чи­бәр, чу­кын­ган!

Фё­дор аны күр­мә­меш­кә са­лыш­ты, бер кә­газь­дән икен­че­се­нә сан­нар кү­че­реп язу­ын­да бул­ды. Мар­фа, җы­лы­дан ир­ке­нә­еп, өс­тен­дә­ге авыр то­лып­ны сал­ды, аны поч­мак­та­гы урын­дык­ка ку­еп, ке­сә­сен­нән­ме чы­гар­ган үз яз­ма­ла­рын ак­та­ра баш­ла­ды. Алар бер бүл­мә­дә кай­ ва­кыт­лар­ны оч­раш­ка­ла­са­лар да, ара­ла­рын­да­гы бәй­лә­неш­не кыз бет­кән­гә са­нап һәм үзе­нең кем­ле­ген бе­леп, егет­кә әл­лә ни игъ­ти­бар бир­ми иде. Ә бу юлы, те­лен шай­тан ко­тырт­ты­мы, әй­теп куй­ды:

— Ну Фё­дор, эш­ләр тә­гә­ри си­нең, җы­лы­да гы­на уты­ра­сың! Ә мин өшеп йө­рим...

Егет, тол ха­тын­нар­ны һәм кыз-кыр­кын­ны ка­раш­ты­рып өй­рән­гән мәл­гунь зат, ри­за­лаш­кан ке­ше төс­ле ел­ма­еп кы­на:

— Өше­гән ке­ше­гә ча­ра­сы бар ин­де!— дип, өс­тәл­гә бер яр­ты ара­кы чы­га­рып бас­тыр­ды.— Мә, бу­рыч­ка бу­лыр!

Нәкъ ме­нә шу­шы сү­зе бе­лән кап­тыр­ды да ул Мар­фа­ны. Ачуы ки­леп:

— Сый­лыйм әле үзең­не ди­ген, юнь­сез!— ди­де кыз, ачуы бе­лән әй­тер­гә өл­ге­реп.— Дус­лар­га бу­рыч бу­ла­мы­ни?

Эш­нең ахы­ры нәр­сә бе­лән бе­тә­сен уй­лап та тор­мас­тан, Фё­дор ара­кы­ны ста­кан­га бу­шат­ты, үзе­нә дә бүл­де. Мар­фа әл­лә бик туң­ган иде­ме, әл­лә га­дә­те­нә үк кер­гән­ме:

— Җи­ңү өчен!— ди­де дә кү­тә­реп йот­ты. Фё­дор ка­лыш­мас­ка ты­рыш­ты. Кыз­га, тә­не җы­лы­нып җит­кә­нен си­зе­нә баш­ла­ган­чы дип, шун­да ук икен­че­сен сал­ды.

Дө­рес эш­лә­гән икән...

— Су гы­на бу­гай бу, Фё­дор! Ут­лы та­ба­га бас­кан­дай итә тор­ган иде,— дип, Мар­фа мо­ны­сын­нан да баш тарт­ма­ды, шун­да гы­на тә­не кы­зып кит­кә­нен той­ды. Әм­ма аның ары­ган-йон­чы­ган тә­не­нә бу­сы ар­тык иде. Үз өс­тә­ле яны­на уты­ру­ы­на, шун­да ук оеп та кит­те. Нәкъ шу­шы сә­гать­не ин­де әл­лә кай­чан­нан бир­ле көт­кән Фё­дор үз эше­нә ке­реш­те һәм аны, ко­ча­гы­на алып, идән­гә то­лып­лар­ны таш­лап, өс­те­нә үк ау­ды. Кыз­га да наз ки­рәк бул­ган икән. Ул, кем бе­лән нәр­сә­ләр кыл­га­нын бе­леш­тер­ми, егет­нең те­ләк­лә­ре­нә буй­сын­ды...

Фё­дор­ны иң нык га­җәп­лән­дер­гә­не шул бул­ды: Мар­фа кыз тү­гел иде. Ул бит аның ар­тын­нан ни­чек­ләр ге­нә йө­реп ка­ра­ма­ды, юл­ла­ры­на ту­зан бу­лып җә­е­лер­гә, тән­нә­ре­нә мун­ча­ла бу­лып ура­лыр­га ри­за иде. Ә Мар­фа го­рур ба­шын юга­ры ку­еп йөр­гән иде бит, кем ди­яр­сең. Ә аның әл­лә кай­чан тө­бе ти­шел­гән!

— Те­лә­ге­ңә иреш­тең­ме?

Мар­фа­ның тө­гәл һәм ай­нык сүз­лә­ре Фё­дор­ны үте­реп сал­ды. Нин­ди те­ләк мон­да? Нин­ди те­ләк? Ах­мак­ка кал­ды бит ул, ах­мак­ка, эт җан! Кый­нап таш­лар­га ки­рәк үзен мо­ның өчен, кыз­лар ке­бек хә­тәр йө­рүе хә­рәм!

Әм­ма Фё­дор­ның мо­ңа ук тә­вәк­кәл­ле­ге җит­мә­де. Мар­фа­ның ту­лы­шып пеш­кән тән­нә­ре­нә ку­лы ти­еп ки­тү­гә кө­че вә гай­рә­те бо­зыл­ды, ачуы сү­рел­де. Кем бе­лә соң әле аның кыз тү­гел икән­ле­ген? Һич­кем­нең авы­зын­нан ан­дый сүз­нең чык­ка­ны юк! Те­ге, су­гыш­та дө­мек­кән та­тар бел­сә ге­нә ин­де! Ул да хә­зер сөй­ләп йө­ри ал­мый!

Бу фи­ке­ре Фё­дор­ны җи­ден­че кат күк­кә чөй­дер­де. Ул үзен җи­ңү­че итеп той­ды һәм Мар­фа­ның тос­тын исе­нә тө­шер­де: “Ә­йе, җи­ңү өчен бул­ды бу! Һич­шик­сез Фё­дор­ның җи­ңүе, ни­чә ел­лар күз­ләп йөр­гән кыз­ны буй­сын­ды­руы өчен! Һай-ли, бул­ган ке­ше дә ин­де үзең! Дөнь­я­ла­ры җи­де як­ка тә­гә­рәп­ләр кит­сен! Әм­ма дә те­лә­ге­нә иреш­те бит!” Фё­дор кыч­кы­рып җи­бә­рер­гә те­лә­де, хә­зер си­ке­реп то­рып, шу­шы ки­леш чы­гып, сал­кын кар­га ятып ау­на­са да аның тә­не су­ын­ма­я­чак!

— Те­лә­ге­ңә ир­еш­тең­ме?

Мар­фа­ның ка­бат­ла­ган бу со­ра­вы­на җа­вап би­реп тор­ма­са да бу­ла! Хә­зер ул аны­кы. Ыч­кы­ныр­га уй­лап кы­на ка­ра­сын, ха­лык­ка гай­бә­тен та­ра­та­чак, җа­нын ала­чак. “Кап­тың, кы­зый, бик шәп эләк­тең! Бар бар­лы­гың бе­лән!”

— Син кыз тү­гел идең­ме­ни?

Фё­дор Мар­фа­га үтер­геч со­рау ыр­гыт­ты. Әм­ма аны­сы­ның исе дә кит­мә­де төс­ле, җит­мә­сә мыс­кыл­лы итеп кө­ләр­гә дә бул­дыр­ды.

— Ан­да си­нең ни эшең бар? Әгәр дә кыз­лы­гым сак­лан­са, би­ре­шеп то­рыр идем­ме мин си­ңа?

Алар ты­нып кал­ды­лар. Бе­раз­дан Мар­фа са­лы­нып таш­лан­ган ки­ем­нә­рен ки­е­нә баш­ла­ды. Фё­дор да үз җа­ен ка­ра­ды. Әм­ма кыз­ның үзен­нән ыч­кы­на ба­ру­ын то­еп, ни­чек тә аны тыр­на­гы­на кай­та­рыр­га бел­ми­чә ап­ты­ра­ды. Мәсь­ә­лә­не чи­шү­дә та­гын аңа үзе дә сиз­мәс­тән Мар­фа яр­дәм ит­те.

— Ке­ше­гә сөй­лә­неп йө­ри­се бул­ма!— дип ки­сә­теп әй­тү­е­нә кар­шы Фё­дор:

— Әгәр дә ми­ңа кия­ү­гә чык­саң, һич­кем бел­мәс!— ди­де.

Мо­ны ук ише­тер­мен дип көт­мә­гән кыз хә­рә­кәт­сез кал­ды. Фё­дор­ның авыз­лар ерыл­ды: “Аһ, эләк­тең­ме асыл кош!”— дия-дия кү­ңе­ле сө­ен­де. Мар­фа нык кап­ты, сел­ке­нер­лек тә җае кал­ма­ган төс­ле иде. Әгәр дә Фё­дор­га ту­ры төш­сәң, те­ле­нә кер­сәң, авыл­ны гы­на тү­гел, бө­тен ти­рә-юнь­не са­сы­та­чак. Юк, мо­ны Мар­фа кү­тә­рә ал­мый! Са­му­ил­ның оны­ту­ын үт­кә­рә ал­ды, яшь иде, тор­мыш­ка мә­хәб­бә­те көч­ле иде. Үзе һа­ман да аны яра­та, ир­тә­гә дә яра­та­чак. Шун­лык­тан ул бар ва­кыт­та нык­лы бул­ды, те­рә­ге шу­шы сөю иде. Әм­ма хә­зер соң ин­де, Са­му­и­лы юк! Ә Фё­дор­га кил­гән­дә, бер­не биш итеп сөй­ләү­лә­рен бел­ми­ме­ни ул? Кем­гә ки­рәк хә­зер Мар­фа­гыз, кем­гә ки­рә­ге бу­ла­чак? Ир­ләр­нең бә­һа­се мең ал­тын чак. Га­и­лә дә ко­ра ал­ма­я­чак бит...

— Бел­мә­дем мин си­нең шу­шын­дый ка­ба­хәт икән­ле­гең­не! Һай ял­гыш­тым!— Мар­фа уф­та­нып куй­ды.

— Үл­чәп сөй­ләш! Ха­лык ал­дын­да рис­вай итәм үзең­не, югый­сә! Үл­чәп сөй­ләш!— Фё­дор көч­нең үз ягын­да икән­ле­ген ях­шы бе­лә иде, шун­лык­тан ты­ныч­ла­нып ал­ды һәм кур­кын­ган кыз­га сак­лык бе­лән ге­нә, су­га күр­мә­сен ди­гән­дәй якы­ная төш­те һәм наз­ла­нып сөй­ли-сөй­ли те­лә­ген аң­ла­тыр­га ке­реш­те:

— Чык ми­ңа кия­ү­гә, чүк те­зең­не, ул ва­кыт­та бал­да-май­да гы­на йө­зәр­сең! Һич­кем­гә сөй­ләп йөр­мәм! Хәт­та үзем дә оны­тыр­мын!

Мар­фа­ның баш­ка ча­ра­сы кал­ма­ган иде, ул буй­сы­ныр­га әзер­лән­де. Мо­ңа ка­дәр кү­ре­нә баш­ла­ган ир­ләр­чә кы­ла­ну-кы­лан­ды­ру сый­фат­ла­ры, та­тар­ча усал­лык­ла­ры тә­мам су бе­лән юыл­ган төс­ле юк­ка чык­ты­лар. Ниш­ләр­гә дә бел­мә­де. Ки­ле­шү­гә йө­рә­ге кар­шы иде. Бу са­сы ис­ле Фё­дор бе­лән ни­чек го­мер буе яшә­мәк ки­рәк? Җа­ны да­ ка­ра бит әле аның, җит­мә­сә! Бө­тен ти­рә-юнь­дә Зай­цев­лар­ның эч­ке­че бет зат икән­лек­лә­рен бе­лә­ләр бит! Ни­чек­ләр ге­нә шу­шы­ңа буй­сын­сын икән ул? Кай­лар­га ки­теп олак­сын икән?

Йә-йә, әйт тиз­рәк: яки ми­ңа кия­ү­гә чы­га­сың, яки си­не рис­вай итәм, си­нең ту­ры­да гай­бәт та­ра­там, аб­ру­ең­ны сын­ды­рам!

Фё­дор ашык­тыр­ды. Әйт­кән сүз­лә­рен­дә ял­ган юк, ул бо­лар­ның һәм­мә­сен һич­шик­сез эш­лә­я­чәк! Се­лке­нә дә ал­ма­я­чак­сың!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных