ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 21 страница— Юк, Исмәгыйль... Гөлсара еларга әзер иде, әмма сыгылып төшмәде, үзен тыныч тотарга тырышты. Хәзер ул әйтә, нигә иртәгә яки берсекөнгә калдырырга, белеп торсын: “Исмәгыйль, юк, мин сине яратам, үлемгә бармавымның сәбәбе дә бары тик син генә. Гафу итәсең икән, ул вакытта минем хисләремә дә җавап бирә аласың!” Ни-нәрсә хакында сөйләшергә икәнен алдан ук уйлап куйган Гөлсараның башында бу фикерләре юк иде, ярлыкау үтенү һәм чыгып китү генә. Әмма яратып йөргән, төн йокыларын алган егетен күрү аның хисләрен уяттылар, элеккечә үк өзелеп сөясе һәм Исмәгыйлен мәхәббәт челтәренә төрәсе килде. Бу тыелгысыз хисләр ташкыны ике арадагы тимер рәшәткәне һәм чит-ят күзләрнең карашын җимерергә өндәп, аны егетнең кочагына таба этәрделәр. Исмәгыйль моны сизенде, әмма үзе хакында уйлауга күчте, Гөлсара урынында Марфаны күрәсе килде. Күзләренә яшь тыгылды. Тоткынның хисләре үз эшен эшләде. Алдында Марфаның шәүләсе яңарды һәм ул: — Минем бер генә дә гаебем юк, күңелем сизенә, чыгарырлар, гөнаһлы кешене табарлар, мин сине яратам...— дип тезеп киткәнен сизми дә калды. Бу арада инде бирелгән очрашу вакыты беткән, аларны камераларга куа башларга тиеш иделәр. Башка тоткыннар белән очрашырга килгән карендәш-туганнары, аерылышырга теләмичә, рәшәткәләргә ябышкалаган очраклар да булгалады, әмма Исмәгыйльне беренчеләрдән булып йолкып алдылар, кабат очрашулар тәтемәячәген белдерделәр. Егетнең әйткән барлык сүзләрен дә Гөлсара колагына элде, бигрәк тә “мин сине яратам” диюләре аның кәефен күтәреп җибәрде һәм ул үзен яңадан балкып күтәрелгән чәчәк төсле тойды. Шушы көнне үк Яңа бистә абыстаена барып, догада искә алуын үтенеп садака да калдырып чыкты, Аллаһы тәгаләдән Исмәгыйльнең төрмәдән исән-имин чыгарылуын үтенде. Ни хикмәт, килеп тора бит, авылдашы Зарифулла абзыйны очратып, аның белән дә шатлыгын уртаклашты, Исмәгыйльнең тиздән азат ителәчәген, аның белән күрешкәнлекләрен әйтте. Гөлсараның икенче сүзе дөрес булса да, беренчесе өчен һич тә ныклы җирлек юк иде. Әмма дә күңеле сизенгән икән, чыннан да егетне чыгардылар. Казаннан беркая да, хәтта туган авылына да китмәскә кушылгач, Исмәгыйль ничек булса да эшкә урнашырга теләп, торып торыр өчен үзенә почмак эзләп йөрде. Кесәсендә акчасы юклык сәбәпле ул гаҗиз иде. Шулай этелеп-бәрелеп йөдәгән чагында алар тагын очраштылар. Кич иде, Гөлсара сабын заводы эшеннән кайтып килә. Арыган-талчыккан. Барагындагы бүлмәсенә ирешсә, ял итәр иде. Көне буе аяк өстендә тырмашу ардыра шул ул. — Сәлам, Гөлсара! Син түгелме соң бу? Куанып китте. Исмәгыйль бит! Ничек болай? Менә Аллаһы тәгалә юк, язмыш юк дип ахмак сүз сөйләп йөре әле! Юлларына кадәр туры килеп тора бит, рәхмәтләр төшкере! Гөлсараның барлык арыганлыклары юылып алынды. Елмаюга каршы ачык йөз белән җавап бирде: “Ничек болай? Чыгардылармыни?”— дип сораштыра башларга җыенган акылын узып, алдан йөрәге эндәште: — Әйдә безгә, тормышымны күреп китәрсең!.. — Ни бит әле... Әйтергә теләгән сүзләрен Исмәгыйль кайсы урыннан башларга белмичә аптырабрак калды. Аның каравы Гөлсараның күзләре уйнады. Менә бит ул Сөекле кошы Исмәгыйль үзе, биредә! Тагын сиңа кем кирәк? Кочып алып, чәең белән сыйла, башкасын куй!.. — Берни дә юк, киттек, моннан ерак түгел. Чаттан гына борылабыз да, түргәрәк кергәч, агачлыктан соң... — Ни бит әле... Егетнең сүзләре бу юлы Гөлсараны тыя төштеләр. Көтмәгәндә тукталды да: — Нинди фатир?— дип сорады. Аның йөзеннән Исмәгыйль аптырауга караганда өркеп калу кебек сәер төсмерләр сизенде. Ул ничә кешегә кереп чыкты, барысы да аны шушындыйрак йөз белән озатып калдылар бит. Кем икәнлеген, күпме вакытка фатир кирәклеген белгәч, сөреп чыгару җаен карадылар. Мөгаен базарда итәк астыннан гына вак сәүдә йөртә торганнардыр, милиция белән бәйле кешене оялы итәселәре килмәгәндер инде. — Яшәп торырлык кына... Мин бит әле бөтенләй үк азат итеп бетермәделәр. Төп гаепле кешегә суд булмыйча торып, мөмкин эш түгел икән, Казанда торып калуымны таләп иттеләр. Гаепле кешедән шаһитлык итүчегә күчерделәр... Исмәгыйль сөйли бирде, әмма Гөлсара өчен боларның әллә ни әһәмияте юк иде. Шунлыктан ул бер биргән соравын кабатлады һәм өстәп куйды: — Нинди фатир ди ул?.. Нигә кирәк? Безнең баракта ятак җитәрлек. Эш кирәксә, заводта гел урын чыккалап тора. Син бит солдаттан кайттың, гайрәтле, көчле. Кайда да алырлар. Бернинди фатир эзләп йөрү юк. Бүген минем урында йокларсың, иртәгә сине үзем белән заводка алып барам, тик ятмассың бит инде!.. Яңа гына өстендә йөргән кара болыт таралу белән үк балкып күренгән кояшның нурларыннан рәхәт булган төсле булып китте Исмәгыйльгә. Ул берсүзсез диярлек Гөлсара белән килеште. Калган юлны аның артыннан тыныч кына барды, һичбер сорау бирмәде, баракка барып кергәч, күрсәтелгән урынга утыргач, чәйне дә сүзсез генә көтте. Барак дигәннәре элеккеге озын вә олы агач йорт булып, диварлары такта һәм фанерлар белән эшләнгән кечкенә бүлмәләрдән гыйбарәт иде. Гөлсара исәнләшә-исәнләшә керде. Йөзләренә вә сүзләренә караганда, монда яшәүчеләрнең күбесе татар икәнлеге беленерлек иде. Исмәгыйль хакында берсенең дә туктатып: “Бу кем?”— дип сорамавы егетне икеләтә куандырды, аңа бер генә төн булса да тынычлыкта калырга мөмкин иде. Әмма ялгышты. Баракның икенче башыннан берәү бакырып җыр сузды, аңа башкаларның кычкыруларыннан исерек икәнлеге аңлашылды. Аны тагын да кемнәрдер шул үкерүеннән туктатырга теләделәр, теге исә буйсынмады, акырышу китте, бер яктан яшь бала чинап җибәрде, күрше дивар артыннан ят һәм усал тавышлы башка бер хатын сукранды. Дөньяның мәхшәре һәм тынгысыз почмагы шушы иде. Әмма Исмәгыйльгә шушы шау-шу ничектер үз булып тоела башлады. Бу төрмә тынлыгы түгел, яшәүнең мәгънәсе кебек аңа аңлашыла барды. Ул арада Гөлсара кайнап чыккан чәйнеген күтәреп тә керде, өстәлен дә тиз арада япты, кадерле кунакларына гына куя торган тәм-томын чыгары. Боларга карап, аның матур гына яшәп ятуын чамаларга мөмкин иде. Үзе һаман сөйләде дә сөйләнде: — Әле берничә көн генә элек авылдан килеп киттеләр, әби белән бабай. Сиңа, очрашуга, барганнан соң төш күргән идем. Имеш, бер коега егылып төшкәнсең дә, чыга алмагач, аптырап утырасың икән, кинәт яныңда гына ишек ачылды да китте. Аннан кояш нуры керде. Барасың, ямь-яшел болын икән. Кычкырам, кычкырам мин сиңа, ишетмисең. Шулай уянып киттем. Кичкә әби-бабай килделәр. Иртән киттеләр. Сөйләдем синең белән очрашуларымны да, миңа әйткәннәреңне дә, төшемдә күргәннәремне дә. “Чыгарырлар үзен, озак тотмаслар, котылыр!”— диделәр. Дөрескә булган икән. И-и, шулкадәр хәсрәтләнгән идем. Барып та килергә иттем, әмма теге юлы, бүтән очрашу тиз генә мөмкин түгел, дигәч, ашыкмадым. Юлыма очрап әйбәт иттең әле. Менә бит, ә! Кайчан тормышымны күреп-белеп китәр идең... Сүзе кебек шикәрле-татлы тоелды чәй. Күптән авызына бер кыйпылчык җылы ризык кермәгәнлектән Исмәгыйльнең карыны ачкан, инде башы да авырта башлаган иде. Әмма Гөлсараның бер генә сүзе дә артык кебек ишетелмәде. Ул гүяки үзе белән күрешкәнгә сөенә торган кешене беренче тапкыр очрата иде. Хисләре һәм уйлары изге булу сәбәпле күңеле дә нурланып, тәне ныгып киткәндәй тоелды. Алар кат-кат чәй эчтеләр. Гөлсара һаман сөйли торды. — Зарифулла абзыйны да күргән идем. Теге көнне. Очраштык бит әле. Аңа да әйттем. Гаебең юк икәнлеген дә сөйләдем. Ул да “шулай” ди. Баланы урыслар гына әрәм иттеләр, бер дигән кеше иде, андый бәндә ут чыгара димени, кешенең нәрсәсенә кулын сузганы бар, булмаганны, урыслар гына башын ашадылар, ди. Кат-кат әйтте. Бар сүзләрем белән килеште. Әниең һәм сеңлеңә дә сәлам тапшырырга куштым, бер кисәк такталы чәй алып, күчтәнәчкә җибәрдем... Тамак ялгаганнан соң ятып алсаң да ярар иде дә, моңа кадәр сизелмәгән тынчу һава, Исмәгыйльнең борынына кереп, тәнен тирләтә төште. Урамга чыгып керергә уйлады, әмма берәрсенә очрап, тегене-моны белешә башлавыннан шикләнүе аркасында утырган урыныннан кузгалмады. Гөлсара тиз-тиз өстәлен җыештырып өлгерде. “Эштән соң аның да ятып аласы килә торгандыр инде?”— дип уйлап, Исмәгыйль утырган җиреннән күтәрелергә ниятләде. Ул торып басуга, Гөлсара аны туктатты: — Ары-бире барасың юктыр бит?— диде. — Белмим инде, юк инде, анысы... — Алай булгач ят та йокла! Хәзер мин сиңа урын җәеп бирәм. Ни дисәң дә, чит кеше түгелсең бит әле. Миндә генә калырсың! Гөлсараның күңеле һаман да бер сүзне, соңгы аерылышканда Исмәгыйльнең яратканлыгын белдергәнен кабатлый иде: “Мин сине яратам!” Әгәр дә шулай икән, бик яхшы! Кыз ары тартылды, бире нәрсәләрдер эзләнде. Ул да түгел, урынын җәйде, өстән ак җәймә бөркәде. Аның буй-сынының җитмәгән җире юк иде, кыяфәте бүген биш ирне тезгә чүктерерлек. Тик Исмәгыйльнең күңеленнән генә күптән кисеп ташланган. Ә күзләре белән Гөлсараны күзәтә, ә үзе Марфаны сагына. Әкәмәт тә инде бу кеше күңеле, авызына кергән ризыкны күрми, һавадагы торнага тартыла. — Мин күрше Фәгыйлә апаларда йоклармын, син монда урнаша тор! Кыз белән егеткә бер бүлмәдә яту килешмәс, кешеләрнең әллә нәрсәләр уйлавы бар. Шикләнмә, һич тә аптырама!.. Ул арада Гөлсара чыгып та китте. Күрсәтелгән урында җайланырга гадәтләнелгән Исмәгыйль аның боерыгына күнүдән артыгын белмәде, чишенә башлады. “Боларның мондый гадәтләре бардыр инде, үзләре беләләрдер,— дип уйлады ул.— Кыз диме, ә? Шулай диде шул! Мондагылар аның нинди газаплар күргәнлеген белми дә торганнардыр. Нигә кирәк? Искәрмәүләре яхшы!..” Исмәгыйльнең караватта сузылып иркенәюе генә булды, Гөлсара әйләнеп тә керде. Ул тагын да нәрсәләрдер эзләнеп маташты. Ары-бире эленгән әйберләр арасыннан күлмәк алды. Тукталып торды. Егет, күзләрен йомгандай итеп, барысын да күреп калса да, сүз эндәшмәде, аны янына чакырмады. — Иртәгә таң белән эшкә! Йокларга кирәк инде, йокларга!— дип сөйләнде Гөлсара үз алдына.— Аллага шөкер, Фәгыйлә апаларның бер урыннары буш икән! Ничек шыпырт кына килеп керсә, шулай чыгып та югалды ул тагын. Исмәгыйль исә, Марфаны күз алдына китереп, аның белән сагынышып очрашулары алда көткәнлеген уйлап, хисле вә изге хыял дөньясына күчә бара-бара йокыга батканлыгын сизми дә калды. Иртәнге якта аны Гөлсара уятты. Егетнең үзенә насыйп булачагын алдан ук сизенепме, вакыйгаларны кыз ашыктырмады, мөмкин исә дә, кочагына кереп ятуны кирәк тапмады. Тиз генә чәйләделәр дә эшенә киттеләр. Башка җирләрдән эзләп йөрисе дә итмәде Исмәгыйль, сабын заводында урын табылыр дип өметләнде. Ышанычы бушка булмады. Аны сөяк кайнату цехына урнаштырдылар, Гөлсараларныкыннан ерак түгел барактан бер почмак та бирделәр. Әмма монысы тегесе төсле үк аерым бүлмәчекләрдән түгел, бәлки гомуми ятак җирдән гыйбарәт, араларында чаршау яки чыпта гына иде. Исмәгыйльгә иң читтәге салкын почмак туры килде. Мүксез бүрәнә араларыннан кичләрен салкын җил кереп йөрсә дә, егет кешегә чыдарлык иде. Бара-тора үзенә чүпрәк базарыннан иске юрган шикелле нәрсә дә алды, салам матрас юнәтте. Әмма эше бик сасы цехта булып, болай да какшый төшкән сәламәтлеген бөтенләй бетереп ташлау дәрәҗәсенә җиткерде. Ул арада көннәр дә суытып, дивардагы тишек-тошыктан кергән салкын җил аны иртәләрен хәрәкәтсез калдыра иде. Озакка бармас әле дип уйланган вакыт тәгәри бирде. Милиция борчып тормаса да, вакыт-вакыт аларына да баргалап килгәләргә мәҗбүр иде. Ул һаман да Вороновский эше буенча шаһитлык ролен башкара торды. Кар соңга калып төшәргә чамалаган елда кыш салкын булырга охшый. Бөтен кеше шул турыда, беләме-белмиме, олыдан кубып сөйләште. Барактагы халык эчәргә яратса да, Исмәгыйль аларга кушылмады, шунлыктан аңарга “Күндәм” кушаматын тактылар. Әмма егетнең эченә җыелып килгән үч һәм ачу эшнең бөтенләй дә башкача борылып китүен кайнатып чыгарырга мөмкин иде. Әгәр дә тагын да шулайрак дәвам итсә, ул шеш көннәрнең берендә шартлап, яки Исмәгыйль башкалар кебек үк эчә башлаячак, йә инде йодрык канунына бүтәннәрне буйсындырырга омтылганда яңадан башы төрмәгә барып керәчәк иде. Ярый әле Вороновский эше төгәлләнде, бояр улын атарга хөкем иттеләр, Исмәгыйль һәртөрле шикләрдән азат кылынды. Хәзер нәрсә эшләсә дә була иде. Вакыт-вакыт үзенә килеп, хәлләрен белешкәләп йөргән Гөлсарага да рәхмәтен әйтеп һәм саубуллашып тормастан, эшен калдырырга мәҗбүр булуын белдереп гаризасын язды да көзге караңгы иртәдә авылларына кайтырга чыкты. Паромга өлгерә алмады. Әмма Казаннан китәргә җыенган теплоходның алар пристаненә тукталачагын белгәч, шуңарга утырырга билет сорады. Идел аны каралып дулкынланып каршы алды. Төньяктан искән салкын җил ким дигәндә берничә көннән кар вәгъдә итә иде. Исмәгыйль күбрәк Марфа турында уйланды. Өйләнү иде исәбе. Бүген кайтса, иртәгә үк авылларына барачак, күрәчәк һәм кулын сораячак. Нигә озакка сузарга, кешеләр бит ярәшеп тә кавышалар әле. Һич тә начар тормыйлар. Бер-берсен яраталар икән, бәхетле булырлар! Күпне күрде бит инде, нахак бәлаләргә тарды. Әгәр аны да кире какса, дөньялыкның хаклык үлчәвенең тәлинкәләре өзелгән дигән сүз! Ул вакытта һичкемгә бәхет тәтемәячәк бу тормышта. Уйлары Исмәгыйльне алдаган булып чыкты. Пристаньдә Фёдор белән очрашканнан соң ул, җанын кая куярга белмичә, урамнар буйлап озак барды. Бер җиргә дә тукталмады. Хәтта әнкәсенә күчтәнәчкә дип кала икмәге алырга тиешлеген дә онытты. Бары тик юл аркылысына сузылган инешкә җиткәч исенә төште, әмма кире борылырга соң иде инде. Озак кына шушы суга карап торды. Көзге караңгы күк йөзе инешне тоныкландырган, аннан кан агадыр төсле иде. Исмәгыйль сәерсенеп куйды. Менә шушында алар очрашкан иделәр түгелме соң? Юк, очрашмадылар, ә бәлки иренгә-ирен кавыштылар. Әнә тегендә, каенсарда! Агачлар яфракларын да коярга өлгергәннәр, суык җилдән елашып утыралар... Исмәгыйль каенсарның түренә кадәр керде һәм тыела алмыйча елап җибәрде. Ә югыйсә әле яңа гына бәгыре ташка әверелгән төсле иде, аңламассың бу адәм баласының күңелен. Ул арада олаучылар атларын ашыктыра-ашыктыра узып киттеләр. Руслар иделәр. Теге мөртәт Фёдор һәммәсеннән алдарак чаптыра. Исмәгыйль аларга борылып карамады, туктаган булсалар да утырмас иде. Моңа кадәр русларга карата хөрмәте бар исә дә, аның кимүгә китүен тойды. Көтмәгән икән шул Марфасы, көтмәгән. Димәк, яла ягучыларга ышанган... Исмәгыйльнең туган авылында уздырган атна-ун көне бер дә файдага булып чыкмады. Аны эшкә дәшүчеләр күренмәде. Ул гүяки бу дөнья өчен чит һәм ят иде. Урамда очраган кешеләр дә артыгын сораштырырга базмадылар, кайтарганнар икән — бик яхшы дигәндәй, тизрәк китеп бару ягын карадылар. Кем белә, бәлки кабат аны килеп алырлар? Дөньясы бер дә төзек түгел, ышанырлык-таянырлык җире юк! Бигрәк тә гомер бакый үзен кимсенгән итеп яшәргә мәҗбүр татар кешенең күңеле сак. Яздан хәстәрләп куйган агачларын кискәләп, утын итеп, Идел буеннан кышлык чыбык-чабык күтәреп, йортларын салкыннарга әзерләде дә, егет кабат юлга җыена башлады. — Улым, өйдә генә калсаң, ни була?— дип үтенеп сораган әнисенә тыныч кына аңлатырга тырышты: — Әни, шулай да, беләсеңдер, ир күңеле бу тар авылга гына сыеп ята алмый! Бераз җилләнеп, онытылып кайтыйм дигән идем. Фатихаңны бир инде! Ярыймы?— дип үтенде. Мескен ана ризалашты. Нишли ала иде соң? Марфаның килгәнен, Исмәгыйль улын сораштыруын әйтсә, марҗаны йортка кертергә бер дә йөрәге җитми. Югыйсә ул кыз аны авылда тотып калыр иде дә бит. Юк-юк, нәселдә-затта күрелмәгән эшкә ризалык бирәсе түгел! Барсын, йөресен! Дөнья күрмәгән кешеме? Бәхете чакыра торгандыр, ризыгың читтә икән, эзләтеп таптыра инде ул! Тик марҗасыннан гына ераккарак китә күрсен. Ул гына шушы хәлләргә калдырды үзен! — Борчылма, әни, бик читкә бармам, Казанда гына булырмын, ялларда кайткалап-киткәләп тә йөрермен әле!.. Исмәгыйль шушы сүзләр белән чыгып китте. Әнисе җил капкада аерылып калды, урам чатыннан борылганчы улыннан күзләрен алмады. Исмәгыйле аны сизде, хәтеренә һаман да шулай хәлсез калып карап басып торадыр шикелле булып уелып калды. Калада егет үзенә тиз генә юньле эш таба алмады. Килеп төшкән көнендә үз барагына барып, почмагында өши-туңа төн уздырды. Дивар тишекләренә чүпрәк-чапрак кыстырылган булуга карамастан, әллә бүрәнәләр аша җил йөри иде шунда? Икенче көнне Гөлсара янына кереп чыкмакчы иде, кире уйлады. Ул хәзер үз бәхетен эзләп түгел, ә бәлки көтеп калган сөенеченнән качып йөрүче кешегә охшаган иде. Кала кадәр калада аңа эш табылмасын инде! Йөри торгач, хаста-ханәгә эш сорап кереп чыгарга итте һәм дөрес эшләде. Күптән түгел генә боларның кара эшчеләре авырып киткән икән, ул карт җәйләрен утын кистереп, аларны ваткан, кышларын мичләргә ягып, төннәрен каравыл да торган икән. Әмма көтмәгәндә аякларының саулыгын югалтып, шушы ук хаста-ханәгә соңгы юл алды авырулары белән салганнар үзен. Табиплар аның урынына да кизү торып, завхозлары кеше табалмыйчарак аптырап калган. Күндәм дә, сүзсез дә, артыгын күрмәче дә кеше кирәк икән аларга. Сынау шарты белән генә Исмәгыйльне яллаганнар иде, табышларына сөенеп бетә алмадылар. Егетнең үзенә дә яхшы булды. Хәзер ул көннәрен-төннәрен җылыда уздыра, сәламәтлеген кайтару өчен бик кулай шартларда гомер кичерә. Ә бер айдан аңа бүлмә бирделәр. Исмәгыйль акрынлап-акрынлап тормышын җайга сала башлады. Үз итеп завхоз аңа иске чәйнек бүләк итте. Йөткерүен белеп, табиплары ярдәм кулын суздылар. Акчасы аз булса да, бер башына таман гына иде. Завхозның анда-санда утын сатуларына да күз йомарга тырышты. Үзе андый эшләр белән шөгыльләнмәде. Ә теге җир бит карак исә үз ягыннан Исмәгыйльне гел караштыргалап кына торды. Егетнең артыгын күрмәве, күп сөйләмәве тагын да ярап куйды. Яңа ел алдыннан аңа завхоз ак җәймә бирде һәм кирәгенә файдаланырга кушты. Шулай итеп бар да үз рәте-чираты белән матур гына ага барды. Әгәр алга таба да шушы юнәлештә тыныч кына гомере китә торса, өйләнү хакында да уйлана башларга вакыт иде. Хәтта завхоз да аның бу уена каршы килмәячәк иде, чөнки ул хакта үзе башлап һаман да сүз кузгаткалый, үртәштерә торды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|