Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 25 страница




— Мин ка­ян бе­лим, си­ңа кил­гән­дер...

Ха­ным­ның кал­ты­ран­ган та­вы­шы ире кар­шын­да оят­ка кал­ган ха­тын­нар­ның хә­лен хә­тер­лә­тә иде. Бу исә те­ге­ңә та­гын да көч бир­де.

— Кем ки­рәк?

Ир ке­ше ише­ген яп­ты, Хан­бал­га ике адым якын­рак ки­леп, бил­лә­ре­нә та­ян­ды. Авы­зын­нан са­рым­сак һәм сы­ра исе аң­кый, күз­лә­рен­дә оч­кын­лы ут иде. Хан­бал ку­лын түш ке­сә­се­нә та­ба шу­дыр­ды, ә те­ге, ялт, эләк­те­реп тә ал­ды.

— Ша­ярт­ма, ма­жик! Юк­са...

— Сез нәр­сә?.. Ашык­ма­гыз... Бу ми­нем фа­тир...

— Нәр­сә?

Хан­бал ке­сә­сен­нән пас­пор­тын чы­гар­ды. Про­пис­ка­лы би­тен ачып күр­сәт­те.

— Бу ми­нем фа­тир...

Ир аны пас­пор­тын алып укы­ды һәм кө­леп җи­бәр­де:

— Фа­тир но­ме­ры­гыз ту­ры ки­лә, әм­ма ура­мы һәм йор­ты бу тү­гел, ал­каш! Адаш­кан­сың!

Хан­бал ап­ты­рап кал­ды. Зур шә­һәр­дә урам­га урам, йорт­ка йорт ох­ша­мый кал­мас. Шу­лай ук бу­тал­ды ми­кән­ни? Әй ах­мак!

— Га­фу ите­гез! Чын­нан да...

— Ыч­кын мон­нан, ал­каш, ях­шы ча­гын­да!

Хан­бал урам­га таш­лан­ды. Әм­ма подъ­езд тө­бен­дә тук­та­лып кал­ды. Ни­чек алай бул­сын? Бу бит аның йор­ты, үз фа­ти­ры! Ни­гә бу­та­сын ди әле ул? Ме­нә бу — Фё­дор карт­лач­ның уты­рып то­рыр­га ярат­кан уры­ны. Әнә ми­ләш ага­чы, ка­ен, ку­ак­лар. Бе­раз ка­лы­на­еп кит­кән­нәр, әм­ма урын­на­рын­да кал­ган­нар. Ярар, ура­мы­ның исе­мен үз­гәрт­кән­нәр­дер, йорт но­ме­рын... Ә нәр­сә­гә баш ка­ты­рып то­рыр­га? Ху­җа­лык баш­лы­гы­на ке­реп чык­сын, мон­да нин­ди­дер аң­ла­шыл­мау­чы­лык кы­на бар. Тиз тәр­тип­кә кер­тер­ләр! Һе, адаш­кан­сың, имеш, ал­каш! Юк ин­де, син үзең исе­рек!

Ху­җа­лык­та Хан­бал­ны ки­лер дип һич­кем кө­теп тор­мый иде. Эш сә­га­те­нә ту­ры кил­сә дә, пас­порт бү­лек­чә­сен­дә утыр­ган яшь кыз­дан гай­ре бе­рәү­не дә егет тап­ма­ды. Үзе­нең го­зе­рен сөй­лә­гән­дә чак ты­е­лып тор­ды, хә­зер та­выш чы­га­рыр­га, кем­гә дә әтәч­тәй усал­ла­нып таш­ла­ныр­га әзер иде. Кая ди ул. Пас­пор­тын со­рап ал­ган кыз үз сей­фын­нан ка­лын гы­на эш кә­газь­лә­ре пап­ка­сын чы­гар­ды һәм ан­да­гы бөк­ләп ку­ел­ган би­тен ач­ты. Кү­зе­нә тө­шеп ап­ты­рат­кан са­ры чә­чен бер як­ка сы­пы­рып куй­ды. Нә­зек бар­ма­гы бе­лән төр­теп:

— Суд ни­ге­зен­дә фа­ти­ры­гыз алын­ган. Бү­ген­ге көн­дә аны ми­ли­ция хез­мәт­кә­ре Га­тин­га бир­гән­нәр. Биш ел үт­ми­чә аны ки­ре кай­та­рып алал­мас­сыз. Ә бәл­ки бө­тен­ләй дә...— дип сөй­лә­неп, ка­ра­ны укыр­га ки­ңәш ит­те: — Мон­да ба­ры­сы да ачык языл­ган!

Хан­бал­ның күз­лә­ре маң­га­ен­да иде. Нәр­сә­ләр әй­тер­гә дә бел­мә­де. Йод­рык­ла­рын төй­нәп, үзе дә си­зен­мәс­тән ки­те­реп сук­ты. Өс­тәл си­ке­реп куй­ды. Әм­ма кыз кау­шап кал­ма­ды. Шу­шы­ны гы­на көт­кән­дәй, тиз ара­да те­ле­фо­ны­на ябыш­ты.

— Ми­ли­ция ча­кыр­там!..

Хан­бал аңар­га игъ­ти­бар да итеп тор­ма­ды. Аның үз сү­зе сүз иде:

— Ул бит ми­нем фа­тир! Хә­ләл ак­ча­ма тө­зел­гән! Аны мин­нән тар­тып алыр­га яки са­тып җи­бә­рер­гә кем­нең ха­кы бар?

— Та­выш­лан­ма­гыз, юк­са...— Кыз үтә дә тә­вәк­кәл бу­лып чык­ты.

— Нәр­сә юк­са?

— Ка­ян кил­гән­сез, шун­да оза­тыр­лар!

— Юк ин­де, сең­лем!.. Мин үзем­нең фа­ти­рым­ны кай­та­рып би­рү­е­гез­не со­рыйм!

— Ан­да биш ел­га­ча дип языл­ган иде, укы­ды­гыз­мы?

— Шун­нан ни?

— Шун­нан шул: әгәр дә үз­ләш­те­реп, “п­ри­ват­лаш­ты­рып” куй­ма­са­лар, дүрт ел­дан соң ки­лер­сез, шун­да бил­ге­ле бу­лыр!

— Ни­чек ин­де?

Хан­бал сү­зен әй­теп бе­те­рер­гә өл­гер­мә­де, ишек­тән дүрт ми­ли­ци­о­нер ки­леп кер­де­ләр һәм аның өс­те­нә таш­лан­ды­лар. Кул­ла­рын арт­ка ка­е­рып, ике дә со­рап тор­мас­тан, аны урам­га сөй­рә­де­ләр. Мон­дый хәл Хан­бал­га та­ныш иде ин­де. Аңы­на ки­лер­гә өл­гер­гән­че, ма­ши­на­да ки­те­реп, ар­тын­нан ка­лын ти­мер ишек­не бик­ләп тә куй­ды­лар. Кем­ле­ге һәм нәр­сә эш­ләп йө­рүе бе­лән кы­зык­сы­ну­чы да бул­ма­ды.

Өч­кә-өч зур­лык­та­гы тә­рә­зә­сез төр­мә ка­ме­ра­сы­ның эче тын­чу иде. Сү­рән ут як­ты­сы­на күз­лә­ре тиз күн­де. Ун­биш­ләп та­за-та­за ир идән­гә һәм шә­рә сә­ке­гә те­зе­ле­шеп ят­кан­нар. Алар­ның бар бул­ган ти­шек­лә­рен­нән ис­ке һәм яман ис чы­га, су­лыш алыр­лык та тү­гел иде.

Аның кем­ле­ген һәм ни өчен ябы­лу­ын бо­лар да со­рап тор­ма­ды­лар. Ке­реп бас­кан уры­нын­да чү­гә­ләп, Хан­бал үзе­нә ур­на­шыр җай эз­лә­де. Бо­лар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, “П­лә­тән”­дә­ге баш­ки­сәр­ләр аңа из­ге­рәк тә, ке­ше­лек­ле­рәк тә ке­бек то­ел­ды. Те­ге­ләр яшәү рә­ве­ше итеп ка­нун­нар­га буй­сын­мау­ны өл­ге са­на­ган бул­са­лар, бо­лар вак ху­ли­ган­лык һәм баш­баш­так­лык, исе­реп су­гы­шу­ны үз­лә­ре­нең ах­мак­лык­ла­ры ар­ка­сын­да гы­на баш­ка­рып, елак тор­мыш­ның рә­хә­тен та­ту­чы­лар икән­ле­ген ул кү­ңе­ле бе­лән той­ды, акы­лы бе­лән фа­раз кы­лып дә­лил­лә­де.

— Му­жик, тар­тыр­га бир!— Иң­гә-буй­га ике метр­дан да ким кү­рен­мә­гән, ярым шә­рә тә­не май һәм ит ки­сәк­лә­рен­нән ге­нә тор­ган бер ир шун­да Хан­бал­га буш чи­ләк тө­бе­дәй ко­ры күз­лә­ре бе­лән те­кәл­де. Җа­вап ишет­мә­гәч, сү­ге­неп үк куй­ды: — Му­жик, дим!..

Сул ягын­да­гы бе­рәү ул ке­ше­гә си­га­рет суз­ды. Бу тар­тып җи­бәр­де, бе­раз­дан:

— Син кем?— дип со­ра­ды.

Ул ша­ярт­мый иде. Тә­нен­дә­ге, бе­лә­ген­дә­ге һәм йө­зен­дә­ге озын ти­рән җөй­ләр аның кис­кен һәм кы­рыс хо­лык­лы адәм икән­ле­ген бел­де­реп то­ра­лар, кү­реп ал­ган һәм­мә­не шыр җи­бә­рер­гә мәҗ­бүр итә­ләр иде.

— Га­ли ба­ба,— ди­де Хан­бал, ша­яр­ту ха­кын­да уй­лап та ка­ра­мый­ча, “П­лә­тән”­дә­ге ку­ша­ма­ты бе­лән.

— Га­ли ба­ба?— Май һәм ит ки­сәк­лә­рен тә­мам кал­ты­ра­тып, бу адәм туй­ган­чы көл­де. Ан­на­ры: — Сим-сим, ачыл!— дип кы­рыс кы­на эн­дәш­те. Хан­бал куз­гал­ма­ды.

— Нәр­сә ди­де­ләр си­ңа? Ха-ха, Га­ли ба­ба, ишек­не ач!

Әм­ма Хан­бал­ның ку­ша­ма­ты ул әки­ят­кә бәй­ле тү­гел иде. Дө­рес, аңар­дан ки­лә тор­ган хик­мә­те дә бул­ган­дыр, юк­са бе­рен­че иш­етү­че­ләр аңа шу­шы рә­веш­ле үр­тәп гел сүз ка­та иде­ләр шул.

Хан­бал ишек­кә төрт­те. Ә ул чын­нан да ачы­лып кит­те. Ко­ри­дор­дан сал­кын һа­ва ур­гы­лып кер­де. Икен­че баш­тан бе­рәү ша­пы-шо­пы йө­ге­реп кил­де, зә­һәр­лә­неп кыч­кыр­ды:

— Кем ач­ты?

Җа­вап та ише­теп тор­мас­тан Хан­бал­ның йө­зе­нә күн итек үк­чә­се бе­лән тип­те.

Зин­дан ди­вар­ла­ры­ның ка­лын та­шы­на баш чү­ме­че бе­лән ки­леп сы­ла­ну­дан аңын югалт­кан Хан­бал ың­гы­ра­шып куй­ды. Бе­раз­дан соң ай­ны­ды, күз­лә­рен ач­ты, ни­гә­дер: “Бо­лар ми­не исән чы­гар­мас­лар!”— дип уй­лап куй­ды. Чир­кәү ча­ңы ке­бек чың­ла­ган ба­шы ко­лак­ла­рын тон­дыр­ды. Ук­шы­ды.

— Тар­тып җи­бәр, бу­лы­ша ул!

Кем­дер аңа си­га­рет суз­ды. Хан­бал күн­де. Тө­тен­не эч­кә су­ыр­ды. Хәт­та бу­ша­ган баш сө­я­ге­нә тө­тен тул­ган ке­бек то­ел­ды.

— Хай­ван­нар!.. Шу­лай ятый­мы ин­де?..— ди­де кем­дер.

Хан­бал­га ка­ра­та тот­кын­нар­ның мәр­хә­мәт хи­се уя­ну бил­ге­се иде бу сүз­ләр.

Бер кит­кән ка­дер тиз ге­нә әй­лә­неп кайт­мый икән ул. Бар да юк­тан гы­на шул. Ха­та­дан. Хан­бал шу­шы­лар ха­кын­да ни­чә тап­кыр­лар уй­лан­ган исә дә, тор­мы­шын ки­ре кай­та­рып, яңа­дан баш­лап җи­бә­рү юлын ба­ры­бер та­ба ал­ма­ды. Те­ге ва­кыт­та Фё­дор агай­ның үте­ре­лү­ен­нән соң, ерак­лар­дан урап, бик тал­чы­гып кайт­кан Хан­бал, фа­ти­ры­ма ке­реп авар­мын, ял итәр­мен ди­гән ни­ят бе­лән ише­ген ачып ке­рү­гә, кул­ла­рын бор­га­лап, маң­гае бе­лән идән­гә те­рә­де­ләр үзен. Кем­нәр икән­ле­ген та­ный ал­ма­ды. Ав­то­мат­лар­дан һәм ка­ра мас­ка­лар­дан бул­ган ул ке­ше­ләр­не та­лау­чы­лар дип уй­ла­ды, та­выш чы­га­рып, үзен як­лар­га алын­ды. Әм­ма ка­бат изеп ке­нә таш­ла­ды­лар да төр­мә­гә ки­те­реп яп­ты­лар. Фё­дор дә­дәй­нең үте­ре­лү­ен һәм, кай­да да тү­гел, үз йор­тын­да, Хан­бал­ның фа­ти­рын­да икән­ле­ген тик­ше­рү­че әйт­кәч, ап­ты­рап кал­ды. Бо­лар­ны ин­карь итеп ка­ра­ды, әм­ма ба­ры тик фай­да­сыз­га гы­на. Ни ка­дәр га­еп­ләр­не аның җил­кә­се­нә өю­лә­ре­нә ка­ра­мас­тан, алар­ны юк­ка чы­га­рып тор­ды. Али­би­ла­ры­на кө­леп ке­нә тор­ды­лар. Фё­дор карт­лач­ны үте­рү­дә Хан­бал га­еп­лә­не­леп, суд та үз ягын­нан шу­шы ял­ган­ны рас­ла­ды. Биш ел­га авыр шарт­лар­да то­тар­га ди­гән хө­кем ка­ра­ры бе­лән аны зин­дан­га таш­ла­ды­лар. Иң гу­ман­лы һәм ха­кый­кать­не як­лау­чы со­вет су­ды шу­шын­дый баш­баш­так хө­кем­нәр чы­га­рыр­га да ма­һир икән­ле­ген Хан­бал төр­мә мо­ның чын­нан да шу­лай бу­лу­ы­на та­гын да дә­лил­ләр та­бып инан­ды. Ке­ше ха­кы бу дөнь­я­да һәм ил­дә бер ти­ен дә тор­мый икән.

Ме­нә яңа­дан ах­мак хәл­дә кал­ды ул. Әм­ма бу юлы элек­ке­чә аты­лып бә­рел­мә­де, как­ша­ган кү­ңе­лен һәм ур­гы­ган хис­лә­рен тыя бел­де. Га­е­бем ми­нем ни­дә икән дип баш та ват­ма­ды. Ба­ры­сы да бо­лай да ачык аң­ла­шы­ла иде: аның бу җәм­гы­ять­тә яшәр­гә ха­кы юк, аны күп­тән граж­дан­нар исем­ле­ген­нән сы­зып таш­ла­ган­нар. Си­не һич­кем як­ла­ма­я­чак, бө­те­не­се дә шу­лай ки­рәк дип ке­нә ка­бул итә­чәк­ләр. Ниш­ли ала­сың, бер ка­гыл­ган, сук­ты­рыл­ган ке­ше­не һа­ман да ка­гып-су­гып кы­на то­ра­лар. Бә­рел­гән­дә дә гел авырт­кан җи­ре­ңә элә­гә.

— Ярыл­ма­ды­мы ба­шың дим?

Әле яңа гы­на Хан­бал­га таш­ла­ныр­га тор­ган те­ге тот­кын якын­рак кил­де. Туп тот­кан ши­кел­ле ге­нә итеп аның ба­шын уч­ла­ры­на ал­ды.

— Кая, ка­рыйм әле... Хай­ван­нар! Ба­шың­ны яр­ган, җи­рән­геч, эт ко­е­ры­гы!..

Тот­кын шак­шы итеп идән­гә тө­кер­де. Ар­ка чо­кы­ры буй­лап Хан­бал кан ер­ма­гы ак­ка­нын той­ды.

— Ап­теч­ка ки­те­ре­гез, на­чаль­ник!— Те­ге тот­кын ишек­кә как­ты, та­гын да кыч­кы­рыб­рак эн­дәш­те. Әм­ма ми­ли­ци­я­нең исе дә кит­мә­де, ачып ка­ра­ды­лар да яп­ты­лар. Хан­бал үз күл­мә­ге­нең җи­ңен йол­кып ал­ды һәм ба­шы­ның ярыл­ган җи­ре­нә куй­ды. Күз­лә­рен­нән кай­нар яшь бөр­тек­лә­ре ко­е­лыш­ты.

Бе­раз­дан ишек­не ач­ты­лар. Хан­бал­ның үзен ара­дан су­ы­рып ал­ды­лар да озын ко­ри­дор буй­лап алып кит­те­ләр. Ар­гы баш­та сү­рән ге­нә ут яна һәм аның ас­тын­да авыр ка­лын ишек ачы­лып то­ра иде.

Хан­бал­ны ма­ши­на­га утырт­ты­лар. Те­ге тип­кән ми­ли­ци­о­нер аңа кү­тә­ре­леп ка­ра­мас­ка ты­рыш­ты. Ма­ши­на ал­га ыр­гыл­ды. Хан­бал­ның ба­шы әй­лә­неп кит­те, ук­шы­ды, күз ал­ла­ры ка­раң­гы­лан­ды.

Шак­тый чап­кан­нан соң, ма­ши­на тук­тап кал­ды. Ки­леп, арт­кы ише­ген ач­ты­лар да Хан­бал­ны сөй­рәп чы­гар­ды­лар. Япан кыр иде. Бе­раз бәс­лә­неп кар яу­ган, сал­кын­ча һәм саф һа­ва. Ут­лар да, җан әсә­ре дә кү­рен­ми.

Кем­дер Хан­бал­ның чи­гә­се­нә ки­те­реп сук­ты. Ә, юк икән, пис­то­лет те­рә­ве ге­нә:

— Ме­нә шу­шын­да атып үте­рәм бит, үләк­сә!.. Кем си­не эз­ли? Кем­гә ки­рә­гең бар? Әгәр дә... Кө­чем җит­сә, си­нең ише­ләр­не суд­сыз-ни­сез атып үте­рер идем...

— Әх­мәт, әй­дә! Таш­ла­са­на! Үләк­сә­не! Ку­лың­ны бу­я­ма!

Ярый әле ип­тә­ше ча­кыр­ды, юк­са Хан­бал­ны туй­ган­чы мыс­кы­лла­я­чак, хәт­та атып та үте­рә­чәк иде бу­гай бу­сы.

— Бар, дө­мек!

Хан­бал ба­шы бе­лән ба­рып ка­дал­ды һәм ка­я­дыр тә­гә­рәп тө­шеп кит­те. Ти­гез япан кыр дип уй­ла­ган иде, яр кы­рые бу­лып чык­ты. Нин­ди­дер агач­ка ки­леп сы­лан­ды, аңын югалт­ты. Ок­тяб­рь­нең сы­кы­лы ка­ры илә­неп ке­нә ява, дөнь­я­лык­ның ка­ра­лы­гын үз җа­е­на кап­лый, агар­та тор­ды.

 

II

Хан­бал кар һәм пыч­рак­ка бол­га­нып ята бир­де. Бе­рен­че тап­кыр кү­зен ач­кан­да ул ба­ры тик тул­ган ай­ның як­ты йө­зен кап­лар­га аш­кы­ну­чы ка­ра бо­лыт­лар­ны гы­на хә­тер­ләп кал­ды. Үзе­нең исән ка­лу­ы­на һич­бер сө­ен­мә­де. Ти­рә-як­та­гы агач­лар аны сал­кын җил­дән сак­ла­ды­лар. Ти­рес һәм ти­зәк исен­нән ул үзе­нең шә­рә җир­дә ят­кан­лы­гын аң­ла­ды. Ка­бат күз­лә­рен йом­ды. Йон­чы­ган тә­не ял та­ләп ит­те. Ян­ган ти­рес аның тә­нен җы­лы­та иде. Ди­мәк, юл әл­лә кая илт­ми, якын­да гы­на бер-бер авыл бар бу­лыр­га ки­рәк.

Ул төш күр­де. Ба­ла ча­гын. Аны, имеш­тер, әни­се ир­кә­ли, бит­лә­рен­нән сы­пы­ра, үбә иде. Ә юк икән. Шә­рә ки­леш, ыш­тан­сыз хәл­дә ята. Кеч­ке­нә үзе. Аны нин­ди­дер йон­лач нәр­сә ялый. Аша­мак­чы.

Хан­бал икен­че тап­кыр күз­лә­рен ач­ты. Баш­та­рак аң­ла­шыл­ма­ды. Бе­раз­дан тө­ше­неп ал­ды: аны эт ялый икән. Үзе елый, үзе ялый, шың­шый. Өрә, кем­не­дер ча­кы­ра.

— Ак­тыр­нак! Ак­тыр­нак! Нәр­сә тап­тың ан­да?— Бер ма­лай­ның шу­лай кыч­кы­руы Хан­бал­ны ай­ны­тып җи­бәр­де. Эт өрә бир­де, гү­я­ки ху­җа­сын үзе­нә ашык­ты­рып ча­кы­ра иде.

Ма­лай­ның та­вы­шы якын­да ук ише­тел­де. Ул да кем­нәр­не­дер ча­кыр­ды. Алар җы­е­лы­шып та өл­гер­де­ләр. Бер­се ашы­гып хә­бәр таш­ла­ды:

— Бу адәм бай­гу­ра бу­лыр­га ки­рәк. Үте­реп таш­ла­ган­нар. Дош­ман­на­ры­ның бер­се. Га­зе­та­дан укы­га­ным бар...

— Ил­шат, та­кыл­да­ма әле! Бу исән шул. Сүз­лә­рең­не ише­теп ята. Мыл­ты­гы бу­луы бар. Атып үтер­мә­сен!

Әм­ма Ил­шат сак­ла­ныр­га ки­ңәш ит­кән ип­тә­ше­нә игъ­ти­бар итеп тә тор­ма­ды, үзе­не­кен сөй­ли бир­де:

— Ка­мил, ка­ян алып мыл­ты­гы бул­сын? Мыл­ты­гы бул­са, атып уты­рыр иде үзе үк дош­ман­на­рын. Ә мо­ны ыр­гы­тып кы­на кит­кән­нәр...

— Ә бәл­ки аңар­га ат­кан­нар­дыр, үлеп ке­нә бет­мә­гән­дер?

Хан­бал то­рып ба­сар­га тал­пы­нып ка­ра­ды, әм­ма гәү­дә­сен кү­тә­рер­гә кө­че җит­мә­де. Ың­гы­раш­ты. Ма­лай­лар исә, ан­нан кур­кып, кыч­кы­ра-кыч­кы­ра чит­кә та­ба йө­ге­ре­шә баш­ла­ды­лар. Ба­ры тик Ак­тыр­нак кы­на, әле өреп, әле шың­шып, аның янын­да ка­ла бир­де. Бе­раз­дан эт­не ху­җа­сы ча­кыр­ды. Әм­ма Ак­тыр­нак аны тың­ла­ма­ды, Хан­бал янын­нан кит­мә­де. Си­кер­гә­лә­де, өр­де, шың­шы­ды.

Ма­лай­лар нин­ди­дер ма­ши­на­ны тук­тат­ты­лар. Та­ныш ке­ше­лә­ре бу­лып чык­ты, ах­ры­сы. Бер­сен-бер­се узып аң­ла­тыр­га то­тын­ды­лар. Ул ара­да Хан­бал да са­нын җый­ды, гәү­дә­сен кү­тәр­де. Әм­ма хә­ле юк иде, ка­бат ау­ды. Бу юлы­ аңын югалт­ма­ды.

— Исе­рек тү­гел­ме соң ул?

Бер ир­нең шу­лай дип әй­тү­е­нә, Хан­бал кат­лы-кат­лы итеп сү­ге­нер­гә те­лә­де. Әм­ма та­вы­шы на­чар чык­ты. Ке­ше ке­ше­гә дус һәм ип­тәш ди­гән бу­ла­лар, әйе, кө­теп тор! Ке­ше ке­ше­гә эт һәм бү­ре ул. Ке­ше­дән дә яман һәм на­чар хай­ван юк­тыр бу дөнья йө­зен­дә.

— Са­мат, бар әле, ка­ра! Ха­тын-кыз ба­шым бе­лән мин төш­мәм бит ин­де! Мон­да кал­ды­рыр­га яра­мас. За­вод­ка алып кай­тыйк. Без­нең ке­ше бу­луы бар!

Бу сүз­ләр­не ише­тү­гә, Хан­бал­ның тә­не­нә җы­лы йө­гер­гән­дәй бул­ды. Ха­ным­га ул мең рәх­мәт­ле иде. Те­ге ир дә аның сүз­лә­рен ко­ла­гы­на эл­де. Яр­дан тө­шеп:

— Ни хә­лең?— дип, Хан­бал­ның йө­зе­нә иел­де.— Һай, энем, ни өчен? Исән җи­рең­не кал­дыр­ма­ган­нар! То­ра ала­сың­мы?

Хан­бал авы­зын ачып ма­таш­ты, әм­ма сүз­лә­ре чык­ма­ды­лар. Бар­ча әгъ­за­ла­ры бер-бер­се­нә ук­маш­кан, бәй­лә­неп кал­ган төс­ле иде. Те­ге ир исә аны җил­кә­се­нә ал­ды һәм яр ас­тын­нан юга­ры­га та­ба сөй­рә­де.

алар­ны ма­лай­лар­ның кур­кын­ган йөз­лә­ре кар­шы ал­ды. Мәр­хә­мәт­ле ха­ным исә аһ-ваһ ит­те. Юл чи­тен­дә тор­ган ма­ши­на­ның фур­гон ише­ген ач­ты.

— Са­лыйк шун­да, кап­чык­лар өс­те­нә... Һай адәм ба­ла­сы, бер дә исән җи­рең юк­мы­ни си­нең?

Ма­ши­на куз­га­лып кит­те. Ак­тыр­нак алар­ның арт­ла­рын­нан өреп кал­ды. Бе­раз­дан Хан­бал ач­лык­тан ин­те­гә баш­ла­ды. Бар кө­чен җый­ды, аяк­ла­ры­на ба­сар­га ты­ры­шып ка­ра­ды. Ул да тү­гел, кап­чык­лар­га та­ба бо­ры­лып, алар­дан он ялар­га то­тын­ды. Авы­зы­на сүс җеп­лә­ре тул­ды. Алар­га игъ­ти­бар ит­мәс­тән, ул һа­ман ком­сыз­ла­нып ялый бир­де. Шул ара­да ма­ши­на ка­я­дыр ки­леп тук­та­ды, кем­нәр бе­лән­дер сөй­ләш­те­ләр дә ка­бат куз­га­лып кит­те­ләр.

Фур­гон ише­ген ач­кан­да Хан­бал то­рып утыр­ган иде ин­де. Те­ге ир аны кү­тә­реп ди­яр­лек тө­шер­де.

— Үзең ба­ра ала­сың­мы?

Хан­бал аңар­га юк дип җа­вап би­рер­гә те­лә­мә­де. Үз­ле­ген­нән ат­лап кит­мәк­че иде, та­гын чай­ка­лып ал­ды. Ау­мас өчен фур­гон­га ябыш­ты.

— Тот ин­де, Са­мат, нәр­сә җе­беп то­ра­сың! Күр­ми­сең­ме­ни?

Ха­ным сүз­лә­рен ка­бат­лап тор­ма­ды, киң һәм та­за ко­ча­гы­на Хан­бал­ны тот­ты да үзе алып ба­ра баш­ла­ды. Ул ара­да Са­мат та — те­ге ир, аны икен­че як­тан эләк­тер­де. Нин­ди­дер би­на­га кер­теп, ак ишек кар­шы­сы­на тук­тат­ты­лар. Аңар­га кы­зыл буяу бе­лән “Мед­пункт” дип языл­ган иде.

Ан­да­гы ак ха­лат­лы ха­ным бар­мак тыр­нак­ла­рын бу­яш­ты­рып утыр­ган җи­рен­нән ка­нә­гать­сез ге­нә ка­рап куй­ды да:

— Кая ке­рә­сез, кая-кая?..— дип та­выш чы­гар­ды.

Әм­ма Хан­бал­ны ки­те­рү­че­ләр аның сүз­лә­ре­нә ко­лак та са­лып тор­ма­ды­лар, түр­гә үк узып, өс­тен сал­ды­рыр­га бу­лы­ша баш­ла­ды­лар. Шәф­кать ту­та­шы ба­я­гы та­вы­шын үз­гәрт­кән, кан­га бат­кан җә­рә­хәт­ле ке­ше­не кү­реп, ми­һер­ба­ны кайт­кан иде­ме, аһ-уһ ки­лер­гә то­тын­ды.

— Абау, бер дә исән җи­ре юк тү­гел­ме соң мо­ның?

Ан­дый сүз­ләр­не ишет­кәч, Хан­бал­га җи­ңел­рәк бу­лып кит­те. Үзен кыз­ган­ды­ра­сы, ир­кә­лә­тә­се кил­де. Ха­ным исә тыр­нак­ла­ры­на өреп куй­ды, бар­мак­ла­рын сел­кет­те, янә­се: ти­гез бу­ял­ган­нар­мы? Тик шун­нан соң гы­на Хан­бал яны­на ка­бат кил­де, җә­рә­хәт­лә­рен ка­ра­ды һәм, фи­ке­рен үз­гәр­теп:

— Ә, әл­лә нәр­сә тү­гел икән... Ба­шын гы­на тиш­кән­нәр,— дип нә­ти­җә яса­ды. Ан­на­ры Хан­бал­га әмер бир­де: — Чәч­лә­рең­не юар­га ки­рәк, аб­зый! Әнә, юын­гыч­та са­бын, баш­ка­сы...

Егет­не ки­тер­гән ке­ше­ләр чы­гып кит­те­ләр. Хан­бал күл­мә­ген иңе­нә та­ба чи­шеп тө­шер­де һәм юын­гыч яны­на кил­де. Өс­тә­рәк озын­ча көз­ге эле­неп то­ра иде. Ул ан­да үзе­нең шак­шы, кан һәм бал­чык ук­маш­кан йө­зен ге­нә күр­де. Бик алай ук кур­кы­ныч тү­гел икән әле!

Юы­ныр­га гы­на то­тын­ган иде, кул­баш­ла­рын­да сыз­ла­ну той­ды. Сы­ны ка­тып, хә­рә­кәт­сез кал­ды. Тә­не һәм кул бе­ләк­лә­ре ка­ра­лып-ка­ра­лып кү­гәр­гән­нәр иде.

— Туй­га ка­дәр тө­зә­лә ул. Хә­зер егет ясыйм үзе­гез­дән,— ди­де ха­ным, үз ал­ды­на кө­лем­се­рәп. Хан­бал­ның тән тө­зе­ле­ше­нең күр­кәм­ле­ге аның күз­лә­рен хә­рә­кәт­лән­де­реп җи­бәр­гән иде.— Сын­ган сө­як­лә­ре­гез юк ке­бек кү­ре­нә. Акы­лы­гыз­ны җуй­ган­чы эчә­сез дә, му­жик­лар­ны әй­тәм, ан­нан су­гы­ша­сыз. Ти­шек-то­шык­ла­ры­гыз­ны ямаш­ты­ру без­гә ка­ла.

Ха­ным­ның бу сүз­лә­ре Хан­бал­ның да йө­зе­нә ел­маю йө­герт­те. Ба­шын юып ма­таш­кан бе­рәү, ишек­не ачып:

— Ха­ния апа, кем­не ки­тер­де­ләр?— дип кылт кы­на әй­теп сал­ды. Та­вы­шы ка­ты чык­кан­нан үзе дә шом­лан­ды­мы, ишек тө­бен­дә тук­тап кал­ды.— Га­фур тү­гел­ме, ди­гә­нем?

— Ты­ныч­лан, сең­лем!— Ха­ным ияк ас­ты бе­лән ге­нә Хан­бал ягы­на ым как­ты.— Га­фур тү­гел. Кай­тыр әле, бор­чыл­ма!

— И Ха­ния апа, нәр­сә ди­яр­гә дә бел­мим ин­де. Ни­чән­че көн шул. Ара­кы тө­яп чы­гып кит­кән­нәр иде. Ха­рап кы­на итеп таш­ла­ма­са­лар ярар иде ин­де, Хо­да­ем! Көн дә үте­реш, көн дә кы­ры­лыш. Ми­ли­ци­я­се кая ка­рый тор­ган­дыр?

“Үз җа­ен!”— дип, Хан­бал чак­тан гы­на тә­гә­рә­теп сүз ыч­кын­дыр­ма­ды.

— Бор­чыл­ма, сең­лем, бор­чыл­ма! Кай­тыр. Исән-сау­дыр. Юл ке­ше­се шул. Ни бул­мас, ма­ши­на­сы да ва­ты­лыр­га мөм­кин!— Ха­ния апа­сы га­са­би­лы чи­бәр­кәй­не ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­рыш­ты, әм­ма те­ге­се­нең үз тук­са­ны йөз дә сик­сән иде.

— Әнә, Сар­ман­да нин­ди хәл­ләр бул­ды! Ике авыл ара­сын­да Пет­ров­ка­ның баш ин­же­не­ры бе­лән яр­дәм­че­лә­рен кы­рып сал­ган­нар. Ав­то­мат­тан, ди. Имеш, эз­ли­ләр... Кыл да тиб­рәт­ми­ләр алар. Ми­ли­ци­я­се үзе эш­ли аны. Әл­лә күр­ми дә, бел­ми дә ди­ләр­ме? Ат­на са­ен ки­леп, ма­ши­на­сы бе­лән тө­яп ки­тә­ләр. Буш­ка!..— Чи­бәр­кәй тә­мам кыз­ды. Ха­ния апа­сы тук­тат­ма­са, пре­зи­дент­ның үзен җил­те­рә­теп алыр иде.

— Сөр­мә­дия, сең­лем, ке­шем бар, кү­рә­сең... Ан­на­ры сөй­лә­шер­без!

Чи­бәр­кәй шун­да ук:

— Ха­ния апа, бу­лы­шыйм­мы?— дип, өс­тәл­дә­ге бинт төр­гә­ген ер­тыр­га да ке­реш­те.

— Ва­кы­тың бул­са, әй­дә!— Ха­ным ни­гә ди әле яр­дәм­че­дән баш тарт­сын? Хә­зер Сөр­мә­дия эш­ләп би­рә аны!

Ха­ния ха­ным Хан­бал­ның ба­шын ка­ра­ды. Чәч­лә­рен ара­ла­ды һәм:

— Сең­лем, бир әле әнә шул спирт ше­шә­сен,— дип со­рап ал­ды да һич кыз­ган­мый­ча Хан­бал­ның ба­шы­на кой­ды.— Нәр­сә-нәр­сә, бу бә­рә­кәт без­дә җи­тәр­лек. Хет чи­ләк­ләп түк шун­да!

Спирт усал­лы­гы Хан­бал­ның яра­сын ку­ы­рып ал­ды, тә­не буй­лап кал­ты­ра­ну йө­гер­де. Шу­шы миз­гел­дә гү­я­ки тән кү­гә­рек­лә­ре ко­е­лы­шып төш­те­ләр. Бе­раз­дан аның су­лы­шы да ки­ңәй­гән­дәй бул­ды.

— Ме­нә адәм ба­ла­сы­на җан кер­де!— дип көл­де Ха­ния ха­ным: — Әбел-хә­ят суы шул бу, тор­мыш суы! Юк­ка­мы му­жик­лар бер­тук­тау­сыз чө­ме­рә­ләр аны? Тә­мам чуч­ка бул­ган­чы...

— И-и, әйт­мә ин­де, Ха­ния апа!— дип ку­шыл­ды аңа чи­бәр­кәй. Гү­я­ки аңар­дан сүз со­ра­ган­нар.

Хан­бал­га кы­ен бу­лып кит­те. Исе­реп егыл­са, бер хәл. Гел дә юк­тан шул. Ри­зы­гың бул­са, та­ма­гың­ны ер­тып ке­рә, ди. Яз­мыш­ны узып кая ба­ра ала­сың?

Мед­пункт­тан Хан­бал­ны ба­шын бәй­ләп чы­гар­ды­лар. Ул ишек тө­бен­дә бе­раз уты­рып тор­ды да куз­гал­ды. Ишек ал­ды­на чык­ты. Яу­ган кар тә­мам эреп бет­кән, бө­тен җир­дә пыч­рак иде. Мәй­дан­чык­ның ар­гы ба­шын­да дүрт-биш адәм ни­дер ха­кын­да гәп­лә­шеп, хәт­та бе­раз төрт­кә­ләш­кән­дәй дә итеп ма­та­ша­лар. Үз­лә­ре кө­лә­ләр. Ян­на­рын­да тә­мам шә­бәр­гән урам эт­лә­ре ис­нә­неп йө­ри. Сул­да­рак — зур кап­ка, бик­ле бу­лып, янын­да ка­лын гәү­дә­ле бе­рәү ба­сып то­ра, би­ре­рәк — киң һәм олы би­на­лар. Бу мәй­дан­чык һәрь­як­тан ди­яр­лек өч кат­лы йорт би­ек­ле­ген­дә­ге кы­зыл кир­печ кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп алын­ган, ур­та бер җи­рен­нән чә­неч­ке­ле чы­бык­лар су­зыл­ган иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных