Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 27 страница




— Язың-язың, яз...— Фа­тыйх Га­ли­е­вич та­гын да Хан­бал­ны ашык­тыр­ган­дай әйт­те:— Ни­гә тук­тап кал­дың!

— Кай­сы цех­ка ди­им?— Хан­бал язып ма­таш­кан җи­рен­нән та­гын ба­шын кү­тәр­де, те­ге­ләр ел­ма­е­шып уты­ра иде­ләр.

— Ала­ры нәр­сә­гә, га­ди ге­нә итеп яза­сың да ку­я­сың: “Эш­кә алу­ы­гыз­ны со­рыйм!”— дип. Бет­те-кит­те, вәс­сә­лам!— Ху­җа үзе шу­шы­лай ди­гәч, Хан­бал­ның бер ге­нә дә исе кит­мә­де. Язып бе­те­реп, га­ри­за­ны алар­га та­ба этәр­де. Кә­газь исә Фа­тыйх Га­ли­е­вич ку­лы аша уз­ды.

— Хез­мәт ке­нә­гә­лә­рем­не дә югалт­кан идем...

Хан­бал­ның ул сүз­лә­ре­нә бер­се­нең дә исе кит­мә­де. Әм­ма алар аңа: “Ба­шың­ны да югал­тыр­сың әле!”— дип әйт­кән ке­бек бул­ды­лар, һәр­хәл­дә шу­шы сүз­ләр егет­нең ко­ла­гы­на ише­тел­гән ке­бек то­ел­ды­лар. Мо­ны ба­шы­ның яра­ла­нуы, мие сел­ке­нү бе­лән үзе­нә аң­ла­та алыр­лык тү­гел иде әле ул әле­гә.

Хан­бал­ның га­ри­за­сын ху­җа агай киң өс­тә­ле­нең тарт­ма­сы­на юл­ла­ды, хәт­та бер-бер там­га са­лып ма­та­шыр­га да ки­рәк тап­ма­ды. Шу­лай да:

— Бү­ген юл­га чы­гар­га, Фа­тыйх Га­ли­е­вич! Оза­тып ку­е­гыз ип­тәш­лә­ре яны­на!— дип, нин­ди­дер сә­ер әмер бир­де.

Аның бу сүз­лә­ре­нең мәгъ­нә­сен Хан­бал аң­ла­ма­ды. Ба­ры тик рәх­мә­тен ге­нә әйт­те дә, чы­гып ба­ру­чы Фа­тыйх Га­ли­е­вич­ны кү­реп, ашык­мый­ча аның ар­тын­нан ияр­де. Сәр­кә­тип кыз бе­лән дә хуш­ла­шыр­га оныт­ма­ды.

Алар та­гын ко­ри­дор буй­лап кит­те­ләр һәм бас­кыч­тан ас­ка та­ба тө­шә баш­ла­ды­лар. Шун­да Хан­бал:

— То­рак мәсь­ә­лә­сен дә хәл итә­се бар иде шул, оны­тыл­ган,— дип сүз кат­ты. Ты­ныч кы­на ел­ма­еп бар­ган Фа­тыйх Га­ли­е­вич шун­да ук әй­теп тә сал­ды:

— Аны­сы өчен кай­гыр­ма­гыз, ба­ры­сы да уй­ла­ныл­ган. Бу­лыр. Әле үзе­гез­нең дә исе­гез ки­тәр.

Чын­нан да шу­лай бу­лып чык­ты. Хан­бал­ның га­җәп­лә­нүе чик­сез иде, ку­е­ны­на сый­ма­ды. Алар мун­ча ис­лә­ре аң­кып тор­ган бүл­мә­гә ки­леп кер­гән иде­ләр. Кар­шы­да та­гын да ишек бу­лып, киң итеп ачыл­ган, ан­да яшел­лә­нә баш­ла­ган су­лы бас­сейн кү­ре­нә һәм кем­нәр­нең­дер рә­хәт­лә­неп-рә­хәт­лән­де­реп пош­кы­рып йө­зүе, чу­пыр­да­вы ише­те­лә иде.

— Чи­ше­не­гез, ял ите­гез!

— Ми­ңа яра­мый­дыр шул?— Фа­тыйх Га­ли­е­вич­ның әме­ре­нә кар­шы Хан­бал бу сүз­ләр­не әйт­кән иде дә, те­ге­нең бер дә исе кит­мә­де:

— Нәр­сә бу­лыр ди­сең? Исең кит­кән икән! Алай гы­на мул­ла кы­зы да егы­ла ин­де ул...

— Шу­лай ди­сез­ме?

— Ярый, үзе­гез­гә ка­ра­гыз. Юы­нып чык­са­гыз, на­чар бул­мас...

Хан­бал аны тың­лар­га уй­ла­ган иде дә, мон­дый рә­хәт­лек­ләр­не бү­тән оч­рак­ка кал­ды­рып, ин­де чи­ше­неп тә тор­мас­ка бул­ды.

— Ир­тә­гә­дән эш­кә чы­гам­дыр ин­де, Фа­тыйх Га­ли­е­вич? То­рак­ны да күр­сәт­сә­гез!

Үзе­нә зур өмет­ләр бе­лән ка­рап тор­ган Хан­бал­га Фа­тыйх Га­ли­е­вич ел­ма­еп кы­на җа­вап кай­тар­ды да:

— Бор­чыл­ма­гыз, бе­раз­дан ба­ры­сы да бу­лыр! Мин сез­не шу­шын­да кал­ды­рам, ху­шы­гыз!— дип, чы­гып та кит­те.

Ул ял­гыш­ма­ган икән. Нәкъ әйт­кә­нен­чә бул­ды. Хан­бал бе­раз уты­рып то­рыр­га да өл­гер­мә­де, чы­рае кы­е­лып ике­гә ярыл­ган бер адәм ки­леп кер­де. Ни сә­бәп­ле­дер ар­ка­сын­да ав­то­мат иде.

— Баш­ка­ла­ры­гыз кая?— дип со­рау таш­ла­ды да ишек­ләр­гә йод­рык бе­лән сук­ка­лап чык­ты.— Әй­дә­гез! Җит­те!.. Ки­е­нер­гә!

Аның әме­рен ише­теп, йө­ге­рә-тү­нә ди­гән­дәй, как­ча тән­ле бән­дә­ләр шу­шы ки­е­нү бүл­мә­се­нә йө­ге­ре­шеп кер­де­ләр һәм чүп­рәк-чап­рак­ла­ры ара­сы­на бат­ты­лар.

— Кая бе­ре­гез?— ди­де те­ге ав­то­мат­лы адәм.— Аша­ды­гыз да­мы­ни ин­де?

Ша­яр­тып әйт­кән сү­зе дә үзе ке­бек ямь­сез иде.

Бе­раз­дан алар­ны чы­га­рып, бөр­кә­веч­лек Ка­мАЗ ма­ши­на­сы­на утырт­ты­лар. Мун­ча­дан соң бо­лай кы­лан­ды­ру­ла­ры бер дә тәр­тип­кә сыя тор­ган нәр­сә тү­гел иде. Хә­ер, әл­лә кая бар­мый­быз­дыр әле дип уй­лау­чы­лар бик ка­ты ял­гыш­кан бу­лып чык­ты­лар. Көз­ге сал­кын­лык бөр­кә­веч ас­тын­да да үзен сиз­де­рә баш­ла­ды.

Көн­нең кич­кә авы­шып ки­лүе, эң­гер төш­кән ва­кыт иде. Сак­лык ча­ра­сы дип­ме, түр поч­мак­та сү­рән лам­поч­ка­ны ка­быз­ды­лар. Әм­ма ул да ва­кыт-ва­кыт сү­нә, кал­ты­рый иде. Шун­да гы­на Хан­бал хә­тер­ләп өл­гер­де: алар­дан ары­рак, ма­ши­на­дан тө­шәр як­та ка­муф­ляж ки­ем­нән ике ке­ше уты­ра иде­ләр. Кул­ла­рын­да ко­рал­ла­ры да бар. Әйе, мо­ны­сы да сак­лык ча­ра­сы бу­лыр­га ки­рәк. Ни ди­сәң дә, за­ма­ны шун­дый­га кит­те шул хә­зер, юл­лар­да баш­ки­сәр­ләр кү­бәй­де. Биг­рәк тә ара­кы ке­бек җи­ңел һәм үтем­ле то­вар ти­рә­сен­дә мор­дар кә­сеп­че­ләр кай­на­ша­лар. Рәх­мәт яу­гы­ры­ла­ры, ху­җа­лар­ны әй­тәм, ха­лык ха­кын­да да кай­гыр­та бе­лә­ләр шул! Сак­чы­лар да бир­гән­нәр.

— Егет­ләр, тә­мам өше­дек, сө­як­ләр­гә ка­дәр­ле үт­те. Җы­лы­ныр нәр­сә­гез юк­мы?

Күп­ме юл­лар узып, Хан­бал­лар ара­сын­нан шу­лай баш­лап сүз­гә ке­реш­кән олы бо­рын­лы чан­дыр адәм­гә ба­ры­сы да кү­тә­ре­леп ка­ра­ды­лар. Хәт­та сак­та­гы­лар да аның әйт­кән­нә­ре­нә игъ­ти­бар ит­те­ләр. Әйт­кән­нә­ре­нә җа­вап бу­ла­рак бер­се кө­леп тә куй­ды, икен­че­се:

— Өс­тен­дә уты­ра­сың тү­гел­ме?— ди­де.— Әнә, ал, ту­лып то­ра...

Аның шу­лай ди­гә­нен­нән соң, озак­ка кал­дыр­мый, утыр­гы­чы ас­тын­нан те­ге олы бо­рын, кап­ша­нып, бер тарт­ма­ны тар­тып та чы­гар­ды. Эче ту­лы ара­кы иде. Ул кыр­гый та­выш­лар бе­лән кыч­кы­рып җи­бәр­де:

— У-у, егет­ләр, яши­без икән!

Ше­шә­не бо­ры­нын­нан гы­на бу­шат­ты­лар. Бе­раз­дан икен­че­сен баш­ла­ды­лар. Тән­нә­ре­нә җы­лы йө­ге­реп, дөнь­я­ла­ры тү­гә­рәк­лә­неп кит­те. Тел­лә­ре ачыл­ды.

Бер­се ар­тын­нан икен­че ше­шә­не бу­шат­кан­лык­тан, алар тиз ара­да исе­ре­шеп тә бет­те­ләр. Ә ма­ши­на бар­ды да бар­ды. Гү­я­ки дөнья чи­те­нә та­ба юл то­та иде ул. Әм­ма кай­да бар­ган­на­ры һәм кай­чан ки­леп җи­тә­се­лә­ре бе­лән һич­кем дә кы­зык­сын­ма­ды. Алар өчен ба­ры­бер иде бул­са ки­рәк. Ме­нә Хан­бал гы­на со­раш­ты­рып ка­ра­ган иде дә, со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рер­гә ат­лы­гу­чы та­был­ма­ды, ки­ре­сен­чә, аны ишет­мә­меш­кә са­быш­ты­лар. Шун­нан соң гы­на ул:

— Йо­мыш­ны үтәр­гә иде бит, ә?— дип, та­выш чы­гар­ган­дай кыч­кы­рып ук әйт­те.— Кыс­тал­дым... Чы­дар­лык кал­ма­ды...

— Чал­бар тө­бең юк­мы­ни?— Сак­та­гы егет­ләр­нең бер­се ыр­жа­еп көл­де.— Кой шун­да гы­на!

Әм­ма ша­яр­та бу­лып чык­ты. Ни хик­мәт, ма­ши­на тук­тал­ды. Хан­бал­лар ба­ры­сы бер­дәм чы­гу юлы­на куз­гал­ган иде­ләр, сак­чы егет­ләр алар­ның юл­ла­ры­на ар­кы­лы төш­те­ләр:

— Арт­ка, ба­ры­гыз да арт­ка! Юк­са, атам!

Мо­ны һич­кем көт­мә­гән иде. Кур­кы­шып арт­ка чи­ген­де­ләр. Хан­бал гы­на:

— Ша­ярт­ма­гыз әле, егет­ләр! Сез нәр­сә?— дип сөй­лән­де.

— Һич­нин­ди ша­яр­ту юк!— ди­де аңа кар­шы сак­чы егет­ләр­нең ка­лын гәү­дә­ле­се.— Әгәр дә йо­мыш­ка тө­шә­се­гез бар икән, бе­рәм­ләп ке­нә ба­ра­быз. Юк ди­сә­гез, кит­тек. Ике сөй­лә­шү бул­мас!..

Мон­дый сак­лык­ның ни­гә ки­рәк­ле­ген әле­гә аң­лар­лык тү­гел иде. Бе­рен­че бу­лып Хан­бал йо­мы­шы­на чы­гып кер­де. Аның бе­лән те­ге сак­чы егет­ләр­нең бер­се бар­ды. Сак­лап тор­ды. Хан­бал аны ни­ка­дәр ге­нә сөй­ләш­те­рер­гә ты­рыш­са да, авы­зын да ач­ма­ды. Ашык­ты­ру­дан баш­ка­ны бел­мә­де. Бу хәл аның өчен бик тә шик­ле иде.

Олы бо­рын­лы те­ге та­тар аб­зый­сы­на да чи­рат җит­те. Ни­гә­дер озак­ла­ды­лар. Ин­де ма­ши­на яны­на кил­гәч, кү­тә­ре­лә баш­ла­ган­да ул аб­зый ки­нәт ке­нә уң­га та­ба тар­тыл­ды һәм, юл­ны кис­те­реп, ку­ак­лар ара­сы­на таш­лан­ды. Сак­чы егет­ләр эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген тиз ча­ма­лар­га өл­гер­де­ләр. Бер-бер арт­лы ди­яр­лек ав­то­мат­тан атып ал­ды­лар. Бер­се:

— Ау­ды!— дип бел­дер­де. Ка­раң­гы­лык­ка ке­реп югал­ды. Бе­раз­дан ка­чак­ны яка­лап ки­тер­де. Ярый әле исән кал­ган, тән җә­рә­хә­тен дә ал­ма­ган, ко­ты очу­дан гы­на ау­ган бу­лып чык­ты.

— Аң бу­лы­гыз,— ди­де сак­чы егет­ләр­нең зур гәү­дә­ле­се,— мон­нан тү­бән, әгәр дә яшәр­гә те­лә­сә­гез, кач­тым юк! Уры­ны­гыз­да шым гы­на уты­ра­сыз! Ачу­ым­ны ки­тер­де­гез икән, кы­ла­нып ба­ру­чы­ла­ры­гыз бул­са, ат­тым үтер­дем! Мон­да ми­ңа суд та, за­кон да юк. Ә сез­гә — мин суд һәм ми­нем за­кон! Бас­та!.. Шым бу­лыр­га!..

Ту­ры ка­рап, те­ге олы бо­рын­лы та­тар аб­зый­сы­на та­ба якын­лаш­ты һәм ачу бе­лән:

— Нәр­сә, шыр җи­бәр­дең­ме? Исән кал­га­ны­ңа Хо­дай­га рәх­мә­тең укы, үләк­сә,— дип, йө­зе­нә ав­то­мат түл­тә­се бе­лән ор­ды. Те­ге мес­кен чал­кан ба­рып төш­те.— Ме­нә шу­лай!

Ма­ши­на тө­не буе бар­ды да бар­ды. Кай­да, нин­ди юл бе­лән, нә­рсә өчен? Ул со­рау­лар­ның бер­се­нә дә Хан­бал җа­вап та­ба ал­ма­ды. Бу ва­кый­га­лар ба­ры­сы да са­та­шу, мәгъ­нә­сез­лек бу­лып то­ел­ды.

Аяк­ла­ры җир­гә бас­кан­да көн бе­ле­неп ки­лә, офык ка­раң­гы су­ык ак­сыл сы­зык ке­бек ке­нә ачыл­ган иде. Ни ба­ры­сы унөч ке­ше икән­нәр. Унө­чен­че­се — Хан­бал, шай­тан са­ны.

Көн як­тыр­ган са­ен әй­лә­нә ти­рә­нең ман­за­ра­сы күз­гә ачыг­рак кү­ре­нә бар­ды. Ерак­та са­таш­кан кош та­вы­шы иде­ме, бер­дән­бер аваз бу­ла­рак бер­ни­чә тап­кыр ка­бат­лан­ды. Көз кө­не тү­гел­ме соң? Нин­ди кош шу­лай иләс­лә­нер икән? Бәл­ки мон­дый ка­лын, өс­кә ише­леп то­рыр­дай ур­ман­да әл­лә ни­ләр­ бар­дыр?

Хан­бал­лар­ны те­зеп бас­тыр­ган мәй­дан­ның уң ягын­да җы­лы ва­гон­нар те­зе­леп кит­кән, су­лын­да исә иләм­сез киң би­на кү­тә­ре­леп ки­лә иде. Ары­рак, эч­тә, ике-өч кат­лы йорт­лар, кот­тедж­лар тез­мә­се күз­гә ча­лы­на: ак һәм кы­зыл кир­печ­тән.

Бо­лар ба­ры­сы да би­ек кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп алын­ган­нар. Бер-бер­сен­нән ерак та тү­гел ка­лан­ча­лар ку­ел­ган. Алар­да сак­чы­лар­дыр ин­де. Бу кай­сы җир икән соң? Дөнь­я­ның кай­сы чи­ге? Бо­ла­ры­на җа­вап юк иде.

Хан­бал­лар­ның ба­ры­сы­на бер­гә би­шен­че но­мер­лы ва­гон­га ба­рыр­га куш­ты­лар. Кы­зыл буяу бе­лән ка­лын итеп языл­ган “биш­ле” са­ны үзен озак эз­ләт­мә­де, якын­да гы­на бу­лып чык­ты. Хәй­лә­кәр­рәк­ләр ал­дан ке­реп, җы­лы түр­дән урын ал­ды­лар. Ахыр­га кал­ган Хан­бал­га ишек тө­бен­дә­ге тар эс­кә­мия ге­нә өле­ше иде. Мон­да ни­чек йок­ла­мак ки­рәк? Ятып та бул­ма­я­чак.

Юл­да че­рем итеп кил­сә­ләр дә тән­нә­ре йо­нчы­ган, тә­кать­лә­ре ал­җы­ган иде. Го­мер­лә­ре бу­е­на ке­ше тип­ке­сен­дә йө­реп кү­нек­кән ке­ше­ләр­дән иде­ме ба­ры­сы да, аһ-ваһ итү­че дә, ри­за­сыз­лык бел­де­рү­че дә та­был­ма­ды. Тик олы бо­рын­лы та­тар аб­зые гы­на нәр­сә­ләр­дер мы­гыр­дан­ды, әм­ма сүз­лә­ре ачык ише­тел­мә­де. Кай­сы­лар ях­шы урын эләк­те­реп ка­лу­ла­ры­на сө­е­неп, кай­сы­лар исә яз­мы­шы­на ри­за­лык бел­де­реп, ты­ныч кү­ңел бе­лән йок­лар­га ят­ты­лар. Өс-баш­ны са­лып то­ру юк иде.

“Әл­лә нәр­сә бул­ды әле бу!”— Хан­бал шул уй бе­лән йок­лап кит­те. Ин­де ге­нә кү­зен йом­ган ши­кел­ле иде, то­рыр­га әмер би­рел­гән­не ише­теп, аңа да куз­га­лыр­га ту­ры кил­де. Тик эс­кә­ми­я­сен­нән кү­тә­ре­лер­гә өл­гер­мә­де, аны кем­дер төр­теп ау­дар­ды һәм ул идән­гә йөз­тү­бән чәч­рә­де. Баш­ка­лар аны абай­лап ма­таш­ма­ды­лар, сыр­ты­на бе­рәү та­як бе­лән ор­ды. Сын­ны ка­ты­рыр­лык иде. Гү­я­ки ар­ка­сын ур­та­лай­га яр­ды­лар. Хан­бал ар­ты­на бо­ры­лып ка­ра­ды. Иләм­сез та­як­ның икен­че тап­кыр ки­зән­гә­нен күр­гәч, җил­де­реп ат­лау­дан баш­ка­сы кал­ма­ды.

— Тиз­рәк кый­мыл­дар­га! Тиз­рәк! Йо­кы чүл­мәк­лә­ре!

Бу әмер ба­ры­сы­на да ка­гы­ла иде. Шу­шын­дый кыр­гый га­дәт­ләр бе­лән ка­бат­тан оч­ра­шу Хан­бал­ның акы­лын ал­ды. Го­мум төр­кем­нән кал­мас­ка ты­рыш­ты, те­ге­ләр кая та­ба бар­са­лар, ул да шул ук як­ка ашык­ты. Сал­кын боз­лы су­да бит-кул­ла­рын юган­дай ит­те­ләр дә аш исе аң­кып тор­ган ка­зан­нар яны­на те­зе­ле­шеп бас­ты­лар. Нәр­сә-нәр­сә, ри­зык­ны мул­дан би­рә­ләр, җит­мә­сә ир­тән­нән биш ке­ше­гә бер ше­шә ара­кы да тот­ты­ра­лар икән. Шу­ны гы­на көт­кән­нәр ди­яр­сең, ба­ры­сы­ның да тиз ара­да йөз­лә­ре­нә ел­маю йө­гер­де.

Хан­бал­лар­га кө­рәк­ләр алыр­га куш­ты­лар. Ал­да үз­лә­рен нәр­сә­ләр кө­тә­сен һич­кем бел­ми ке­бек иде. Су­гыш­та не­мец­ка әсир төш­кән су­гыш­чы­лар да бо­лай ук га­зап­лар күр­мә­гән­нәр­дер. Әм­ма фа­шист­лар­ны ке­ше­лек­кә кар­шы бик тә аяу­сыз бул­ган, ди­ләр. Кем-кем, әм­ма су­гыш күр­гән, не­мец­лар­га әсир төш­кән Ис­мә­гыйль, Ханб­бал­ның әти­се, ан­дый ук фи­кер­дә тү­гел иде ке­бек. Исән ва­кы­тын­да, ул хак­та сүз чык­кан­да: “Чоң­гы­лы­на ук эләк­мә­гән­мен­дер ин­де?”— дип ке­нә куя иде.

 

IV

Ә Ис­мә­гыйль чын­нан да 1941 нче ел­ның кө­зен­дә үк әсир­лек­кә төш­те. Су­гыш­ны юнь­ләп кү­рер­гә дә өл­гер­ми­чә, бер мәр­тә­бә бул­са да дош­ман­га атып ка­ра­мый­ча бит әле. Сөй­лә­сәң, ке­ше ышан­мас­лык ва­кый­га иде бу.

Ис­мә­гыйль­не су­гыш­ка Гөл­са­ра оза­тып кал­ды. Күз­лә­рен­нән ак­кан кай­нар яшь­лә­ре бо­рын очын­нан ук там­чы­лый баш­ла­ган иде, шун­да:

— И-и, ма­ту­рым, нәр­сә эш­лә­вең ин­де бу? Го­ме­рем бул­са, кай­тыр­мын!— дип, Ис­мә­гыйль аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Әм­ма кыз аның са­ен йом­шар­ды. Ин­де тор­мы­шы җай­ла­нып ки­тәр төс­ле иде. Ин­де дә алар бер­гә бу­лыр­лар да ты­ныч һәм ямь­ле го­мер ки­че­рер­ләр ке­бек кө­тел­гән­дә ге­нә шу­шын­дый, әл­лә кай­сы як­тан, иләм­сез су­гыш чы­гып, ар­кы­лы төш­те. Бә­хе­тең­не бер мәр­тә­бә хәс­рәт үге­зе сөз­сә, икен­че­сен­дә дә ки­те­реп төрт­мәс дип уй­лау мөм­кин тү­гел икән ул. Бер­сен­нән тә­нең-җа­ның са­вы­гыр­га өл­гер­ми, икен­че тап­кыр җә­рә­хәт­лә­нә­сең.

Бу сы­гыш ни­чек­тер бик җи­ңел ге­нә, бү­ген-ир­тә­гә үк бе­тәр­гә ти­еш төс­ле иде. То­вар ва­гон­на­ры­на тө­ял­гән су­гыш­чы­лар­ны көн­ба­тыш юнә­ле­ше­нә озат­ты­лар. Ста­линг­рад ти­рә­сен­дә тук­та­тып, шун­да бер ат­на ча­ма­сы хәр­би хез­мәт­кә кү­нек­мә­ләр уз­дыр­ды­лар да, та­гын да ал­га та­ба куз­га­лып, Ки­ев шә­һә­ре­нә та­ба бар­ды­лар.

Кай­сы урын икән­ле­ге Ис­мә­гыйль­гә ге­нә тү­гел, хәт­та бү­лек ко­ман­дир­ла­ры­ның үз­лә­ре­нә дә на­мәгъ­лүм ке­бек иде. Тук­тал­ган по­езд пар һәм тө­тен бөр­кеп арт­та кал­ды. Ин­де күз­дән дә югал­ды. Су­гыш­чы­лар һа­ман да ба­ру­да бул­ды­лар. Көз­ге яң­гыр һәм пыч­рак алар­ның үзәк­лә­ре­нә үт­те. Әрем һәм кы­як үлән­ле ни кы­зыл, ни ак бул­ма­ган бал­чык­лы кыр­ның иге-чи­ге юк төс­ле. Мон­да иген чәч­сәң, ни­ка­дәр мул аш­лык бу­лыр ке­бек то­ел­ды. Әм­ма әрем­нең дә юнь­ләп үс­мә­ве мон­дый хы­ял­лар­ны юк­ка чы­га­ра, су­гыш кы­ры­ның нәкъ шу­шы­лай бу­лыр­га ти­еш­ле­ген кү­зал­лар­га мәҗ­бүр итә.

Ис­мә­гыйль җил­кә­сен­дә­ге мыл­ты­гын ип­лә­гән­дәй ит­те. Ке­сә­сен­дә­ге биш пат­ро­нын та­гын бер кат ка­ра­ды. Кулъя­у­лы­гы­на тө­рел­гән ул үлем яд­рә­лә­ре асыл­да аны дош­ман­нан сак­лар­га һәм кур­кып кал­ма­вы­на яр­дәм итәр­гә ти­еш­ләр. Ул күб­рәк шул хак­та уй­ла­ды. Янын­да һәм янә­шә­сен­дә ки­лү­че су­гыш­чы­лар­га күз сал­ды. Алар да Ис­мә­гыйль бер­гә су­гыш­ка ке­рә­се­ләр. Уң ягын­да­гы­сы — Ар­ча еге­те, ча­тыр гәү­дә­ле, кәк­ре аяк­лы Мөх­лис Гый­ни­я­тул­лин, сул­дан кил­гә­не — озын буй­лы­сы, ыс­пай кы­я­фәт­ле­се — Ха­рис Ярул­лин, Ка­зан­ның үзен­нән иде. Алар­ның та­ны­шу­ла­ры­на ин­де күп­тән, әм­ма бер дә ях­шы­лап сөй­лә­шер­гә өл­гер­мә­де­ләр. Го­му­мән дә бө­тен ро­та­ла­ры бе­лән ди­яр­лек та­тар­дан гы­на тор­ган­лык­тан, әмер­ләр­дән баш­ка бар­ча сүз­ләр дә та­тар­ча иде. Мон­дый ва­кыт­та җыр­лап җи­бә­рә­се, аяк­лар­га урал­ган бал­чык­тан ко­ты­ла­сы, Граж­дан­нар су­гы­шын­нан ук кил­гән шлём­нар­ны са­лып таш­лый­сы ки­лә. Әле кай­чан бо­лай җы­е­лыр иде­ләр дә, бер­гә үлем ба­рыр­лар иде... Тфү, ка­һәр сук­кан, ка­ян тел­гә ки­леп то­ра ди­ген?.. Кы­я­мәт кө­нен­дә шу­лай бер­гә ку­ба­ры­лыр­лар­дыр ин­де, ә?

Мөх­лис­кә җай­лы, иңен­дә мыл­ты­гы да юк, биш­тә­ре дә бу­шап кал­ган, кәк­ре аяк­ла­ры зыр-зыр әй­лән­гән­дәй, чап­тыр-чоп­тыр җиф­фә­рә ге­нә. Аңа: “Фа­шист­лар­ның арт­ла­ры­на тип­кәч, мыл­тык­ла­рын алыр­сыз!”— дип әйт­те­ләр. Әй сө­ен­де ин­де Мөх­лис. Ни ди­сәң дә шул, ку­лы­на тро­фей тө­ше­рә­се бар егет­нең. Ме­нә су­гыш кы­ры­на ки­леп тә ке­рер, дош­ман­нар­ны дөм­бәс­ләп тә таш­лар. Бул­ган ке­ше кай­да да шәп ин­де ул. Ә Ха­рис­ның хәл­лә­ре хөр­ти. Ка­зан­нан чык­кан­да бик тә кө­яз иде. Әл­лә ниш­лә­де. Ан­да аңа, юга­ры­да (ни ди­сәң дә, ул бү­тән­нәр­дән бер баш­ка би­ег­рәк шул), яң­гы­ры да көч­ле­рәк­тер, җи­ле дә хә­тәр­рәк­тер. Ә мыл­тык Ха­рис­ка да эләк­мә­де. Бө­тен бү­лек­кә, ягъ­ни от­де­ле­ни­е­гә ике мыл­тык, бер ав­то­мат, ке­ше са­ен биш пат­рон. Ни­меч­не җиң­гәч алыр­сың, имеш. Бу­лыр ми­кән? Шу­лай да әй без­не­ке­ләр көч­ле шул, Кы­зыл Ар­мия дөнь­я­ны дер сел­кет­кән гас­кәр бит ул! Әле ан­да, ал­да, Во­ро­ши­лов ук­чы­ла­ры — җи­тез мәр­гән­нәр, ни­меч­не чүп­ләп уты­ру­чы! Ис­мә­гыйль­ләр­гә ба­рып тор­ма­са­лар да ярар... Шу­лай да нәр­сә икән ул су­гыш ди­гән­нә­ре? Ис­мә­гыйль­гә бе­раз бил­ге­ле, ир ке­ше­гә ан­сын кү­реп ка­лыр­га ки­рәк­тер:

— Әйе­ме?

— Нәр­сә әйе­ме?— Мөх­лис аңа ялт кы­на итеп бо­ры­лып ка­ра­ды.— Нәр­сә әйе­ме?

Ис­мә­гыйль та­ма­гын кыр­ган­дай ит­те, та­гын да бер кә­ли­мә сүз ыр­гыт­ты:

— Мин әй­тәм, ки­рә­ген би­рә­без аның!

— Кем­нең?

— Ни­меч­нең, әй­тәм!

Мөх­лис­нең йө­зе­нә ел­маю бил­ге­лә­ре йө­гер­де. Бер дә ике­лән­ми-нит­ми ге­нә: “Ы­һе!”— дип ым как­ты, ка­ра күз­лә­ре нин­ди­дер җы­лы һәм хик­мәт­ле нур­лар бе­лән ял­ты­рап кит­те­ләр ки, гү­я­ки ул кан­лы су­гыш авы­зы­на тү­гел, кай­не­ше­нең ту­е­на ба­ру­чы һәм яшь ха­ты­ны­на сиз­дер­ми­чә кыз­лар ко­чак­лар­га ни­ят­ләү­че “җит­ди җиз­нә­кәй”­нең үзе иде.

Алар­ның сүз­лә­ре­нә ба­ры тик Ха­рис кы­на кат­наш­ма­ды. Ә ал­да­гы­лар һәм арт­та­гы­лар ба­ры­сы да ди­яр­лек кү­тә­реп ал­ды­лар да гәп­кә ке­реш­те­ләр. Сүз ия­рә сүз чы­гып, җан­ла­ны­шып куй­ды­лар.

Нин­ди­дер авыл­ны­мы, ху­тор­ны­мы әй­лә­неп уз­ды­лар. Көз­ге яң­гыр­ны су­ык җил алыш­тыр­ды. Җы­ел­мый кал­ган иген­нәр­гә ки­леп төр­тел­гәч, ба­рыр юл­ла­ры бү­лен­гән­дәй бул­ды. Әм­ма баш­ка ча­ра юк иде. Ерып ук ке­реп кит­те­ләр дә бер яр­га ки­леп чык­ты­лар. Ас­та чел­те­рәп ке­нә инеш агып ята, әм­ма суы гү­я­ки кы­зыл кан иде. Аны ерып чык­ты­лар. Ту­гай­ның иңе-буе гас­кә­ри­ләр бе­лән тул­ды. Та­гын да ал­га ба­рыр­га әмер җи­теш­те. Ба­ры тик кич­ке эң­гер иң­гән­дә ге­нә хәл алыр­га, ягъ­ни “п­ри­вал”­га тук­тал­ды­лар. Мөх­лис­нең, ни­ка­дәр ары­лу­га ка­ра­мас­тан, авы­зы йо­мыл­мый иде. Ә Ха­рис ин­де, ба­шын тү­бән са­лын­ды­рып, йо­кы­га да кит­те. Янә­шә утыр­ган­лык­тан, Ис­мә­гыйль­нең җил­кә­се­нә ау­ды. Кир­тә ке­бек ке­нә то­ел­са да, аның авыр­лы­гы бү­рә­нә­гә тиң иде. “Сө­я­ге нык икән мо­ның!”— дип уй­лар­га өл­гер­мә­де Ис­мә­гыйль, Ха­рис тү­неп үк кит­те. Ың­гы­раш­ты. Бу бер дә кү­ңел­ле хәл тү­гел иде. Авы­рып ма­та­ша, ах­ры­сы...

Ха­рис­ның маң­гае һәм бит­лә­ре ут яна иде­ләр. Аның бе­лән нәр­сә эш­ләр­гә ин­де хә­зер? Кая ку­яр­га?

Бү­лек ко­ман­ди­рын ча­кы­р­тып ал­гач, ул са­ни­тар­ка­ны дәш­тер­де. Ха­рис­ны кая да ку­яр­га мөм­кин тү­гел иде. Ал­га та­ба ба­ра алуы да бул­ды­рыр хәл тү­гел. Бо­лай таш­лап ки­тәр­гә дә яра­мый.

Бе­раз­дан мәсь­ә­лә хәл ител­де. Көн­дез­ге як­та үтел­гән ху­тор­га ил­тер­гә ки­рәк­ле­ге бе­лен­де. Мөх­лис бе­лән Ис­мә­гыйль аны җил­кә­лә­ре­нә кү­тәр­де­ләр. Ха­рис­ның хә­ле юк, аяк­ла­ры ин­де гәү­дә­сен дә то­та ал­мый иде.

— Су­гыш­ның бе­рен­че ба­ты­рын тыл­га оза­та­лар!— дип, кем­нәр­дер ша­яр­тып кал­ган­дай әйт­те­ләр.— Ке­ше­ләр­нең баш эш­ли, ә!..

Әм­ма Ха­рис­ның хә­ле­нә кы­зы­гыр­лык тү­гел иде. Аны бер ар­ба яны­на ки­тер­де­ләр. Дил­бе­гә­ләр­не то­тып тор­ган ке­ше­нең кем­ле­ген шәй­ләр­лек тү­гел. Ха­рис­ны ар­ба­га сал­гач, Ис­мә­гыйль ат яны­на­рак кил­де. Ху­җа­сы­на та­ба якын­лаш­ты. Төс-кы­я­фә­те­нең ча­лым­на­ры гы­на си­зем­лә­неп, аның ка­зак­лар­дан бу­лу­ын бил­ге­ләр­гә мөм­кин иде, ул, сы­ңар кү­зен сү­рән ай як­ты­сын­да ял­ты­ра­тып алып, Ис­мә­гыйль­гә, умырт­ка сө­я­ген­нән кы­лыч бе­лән ча­бып тө­шер­гән­дәй, ки­сәк ка­рап куй­ды. Икен­че кү­зе би­те бе­лән бер сы­зык­тан ка­лын җөй ас­тын­да иде бу­лыр­га ки­рәк, йөз­гә-йөз ки­леп бас­кан Ис­мә­гыйль­гә аны сиз­де­реп, нәкъ шул яңа­гын куй­ды. Үт­кән су­гыш­лар­ның эзе бу­лыр­га бик мөм­кин, кы­лыч уй­ган­нан кал­ган­дыр.

— Егет­кә ул-бу бул­ма­сын ин­де?

Ис­мә­гыйль­нең сүз­лә­ре­нә ка­зак әл­лә ни игъ­ти­бар да ит­мә­де, кы­еп ка­ра­ган җи­рен­нән:

— Кем бу­ла­сың?— дип со­ра­ды.

— Дус­ты...

— Юк, аны­сы аң­ла­шы­ла... Су­гыш­та дус бе­лән дош­ман­нан үз­гә һич­кем бу­ла ал­мый... Мил­лә­тең, дим...

— Ә ни­гә?— Ис­мә­гыйль шун­да: “Мил­ләт тә бул­мый!”— ди­мәк­че иде, әм­ма ки­ре­гә су­ка­лап ке­ше ачу­лан­ды­ра­сы кил­мә­де, ту­ры­сын әйт­те:— Та­тар, әгәр дә яра­са!

— Алай бул­са, дош­ман­ны җи­ңә­сез ин­де,— ди­де ка­зак, гү­я­ки шу­шы сүз­не әй­тер өчен ге­нә ул со­ра­вын бир­гә­нен аң­ла­тыр­га те­ләп.

— Җи­ңәр­без, аб­зый, бер дә бор­чыл­ма!— дип, Ис­мә­гыйль ки­теп ба­ру­чы Мөх­лис­кә ияр­де. Ул ара­да ка­зак та аты­на эн­дәш­те, Ха­рис­ны ар­ба­сын­да алып кит­те. Бо­лай уй­лап ка­ра­ган­да, аны те­лә­сә кай­сы чо­кыр­га кап­лап кал­ды­рыр­га мөм­кин иде. Кем кай­гы­сы кем­дә бу­ла мон­дый ва­кыт­та.

Төн­лә бе­лән туң­ды­рып, хәт­та ка­ты­рып ук җи­бәр­де. Ә гас­кәр­ләр бар­ды­лар да бар­ды­лар. Күк­тә­ге ай ти­рә­сен­дә ка­ра бо­лыт­лар бол­га­ныш­ты, ан­да-сан­да кү­рен­гә­лә­гән йол­дыз­лар­дан кая та­ба бар­ган­ны ча­ма­лар­га бу­ла иде. Әм­ма бу хак­та һич­кем­нең уй­лый­сы кил­мә­де. Ары­ган тән­нә­ре һәм бу­ын­на­ры ял со­ра­ды­лар. Кем­нәр­дер аяк өс­те ге­нә йок­лап ки­теп, егыл­га­лап сү­ген­де­ләр. Хәт­та Мөх­лис тә абын­га­лап ал­ды. Әм­ма тук­тар­га әмер кил­мә­де. Алар шу­шы хәл­лә­рен­дә гү­я­ки җир чи­те­нә якын­ла­ша­лар иде. Ул фронт сы­зы­гы ди­гән­нә­ре кай­да­дыр, Хо­дай бел­сен. Туп­лар гөр­сел­дә­гән, мыл­тык ат­кан та­выш­лар да ише­тел­мә­де. Әл­лә ин­де Кы­зыл гас­кәр­ләр­нең ки­лү­ен бе­леп, ул фа­шист­ ди­гән­нә­ре та­бан­на­рын да ял­ты­рат­кан­нар­мы? Бу­лыр-бу­лыр! Шун­дый да акыл­лы Кы­зыл ко­ман­дир­лар ба­рын­да, әнә өч ке­ше­гә бер мыл­тык та җи­тә икән!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных