ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 28 страницаАлар калкулык сыртына килеп тукталганда офык ачыла башлаган иде. Сугышчыларга окоплар казырга әмер бирелде. Нәрсә-нәрсә, әмма көрәк барысында да булганлыктан, эшсез торучы күренмәде. Инде элпә булып туң йөгергән ташлы җирне арыган солдатлар гүяки тешләре белән кимерә иделәр. Бераз чокыр уелуга, кайберәүләр хәйләгә дә керешеп, йоклап алырга җай таптылар. Исмәгыйльнең дә күзләре кысылды. Чокып газапланган көрәгенең егәре бетте. Әмма аның үзенә эштән тукталганы сизелмәде, бары тик йөзтүбән килеп төшкәч кенә айнып китте. Сыны катты. Артыннан китереп типкән кешегә таба гәүдәсе белән борылды. Кызыл командир икән. — Казырга, йокламаска, сарыклар!— дип җикеренде ул.— Нәрсә, мин казып биргәнне көтәсезме әллә? Аның бу ахмак сүзенә каршы бер нәрсә дә әйтеп булмый иде. Әмма аз гына күз йомып алу да Исмәгыйльнең кулына көчне кайтарган кебек тоелды. Әүвәле һәркем үзенә чокыр казыды, аннары аларны үзара тоташтырып, траншея хасил иттеләр. Тик бу гына җитми, тагын да тирәнәйтергә әмер бирелде. Бары шуннан соң гына командирлары тынычландылар. Кем кая сөялеп-авып йокыга талды. Бу юлы аларга җикерүче булмады, тынлыкларын бозар кеше табылмады. Шушы хәлдә күпме вакытлар узгандыр, Исмәгыйль гөрелте тавышына уянып китте. Күк йөзен тутырып кошлармы очып килә иделәр. Бу кадәр самолётларның шулай турыга, бердәм бар тарафны каплап барганын моңарчы күрмәгәнлектән, бу манзара гаҗәеп бер күренеш сыман тоела иде. Сугышчыларның өстеннән әллә кайсы биеклектән үк очып узып, әллә ниткән ак җәймәләр ташларга тотындылар да, борылып, кирегә кайтып киттеләр. Әлегә һичнәрсәне дә аңларлык түгел иде. Солдатлар авызлары ачык хәлдә калдылар. Алар күктән тагын да нәрсә булса очып килер дип көткәнгә охшый иделәр. Хәтта кичә газап чиктергән яңгыр да бүген уямады. Дөньялар тынып калдылар. Бераздан Мөхлис: — Моннан ун-унбиш чакрымнар булыр, нимечләр гаскәр ташлады, нәкъ безнең артка!— диде.— Хәзер кайсы якка таба атабыз инде? Исмәгыйльнең ачуы килде: тапкан сүз! Шунлыктан кискен генә: — Атарсың, бар... мылтыгың булса!— дип коралына ябышты. Бу вакытта Мөхлистән дә мескен зат дөнья йөзендә юк иде. Һәммә солдат та өнсез калды. Кызыл әтәчләнеп йөргән мәгърур командирлардан да сүз ишетелмәде. Һичбер әмер юк иде. Исмәгыйль окоп төбеннән үзе казып чыгарган балчыкка йөзтүбән башын салды. Әллә нинди җылылык белән туфрак аның битләрен кочты. Аннан нигәдер яз исе, кыр эшләре вакытында гына була торган татлы тәм килә иде. “Ә кабердән мондый ис килми шул!”— дип уйлады Исмәгыйль, авылда җәмәгать белән күпме казыганы булды, аңардан суыклык бөркелгәне генә исендә калган. Еракта тупларданмы аттылар. Барысы сул фланга ягына текәлгән, анда, күз нуры чак җитәрлек чиктә — танклар ата-ата һөҗүм итә, кемнәрдер каядыр йөгерә, Кызыл гаскәриләр чигенә һәм тагын да аңлаешсыз вакыйгалар бара иде. Ә Исмәгыйльләрне белүче дә юк. Ни яннан, ни алдан аларга дошман да һөҗүм итми, әмерләр дә ирешми. Аңлаешсыз кыяфәттәге аптыраулы Мөхлиснең күзләре белән очрашкач, Исмәгыйль шунда мылтыгына беренче патронны тыкты. Әмер җитмәгән борын аның шулай ашыгуын бүтәннәр дә хупладылар булса кирәк, барысы да мылтыкларын кордылар. Бер-берсенә карашып алдылар. Әмма аларга һөҗүм итүчеләр барыбер күренмәде. Шулай да көтмәгәндә, кинәттән дошманнар, селәүчәннәр кебекме, гүяки җир тишегеннән килеп чыгарлар төсле иде. Һәркем тынын кысты. Мөхлис тә Исмәгыйльгә якынрак елышты. Ни дисәң дә мылтыклы кеше — мылтыклы инде, дошман күренүгә — атып та ега ала. Ә син биш патроныңны учыңа кыскан килеш сакланып кара! Әмма каршыда һаман да беркем дә күренмәде. Ни үзләренә һөҗүм итәргә, ни артка таба чигенергә дигән әмер ишетелмәде. Аларны шушында, Украина җирендә онытып калдырганнар да, исләренә дә төшерергә уйламыйлар иде, ахрысы. Менә әкәмәт! Шактый озынга сузылган сәгать тә узды. Каршыда дошманны эзләгән сугышчыларның күзләре арды. Йомран кебек күтәрелеп-күтәрелеп тә тирә-юньне караштырдылар, әмма һични аңламадылар. Бары тик алардан чакрым ярымнар ерактамы булыр, ниндидер хәрәкәт бара, аңлаешсыз авазларның чыңы гына ишетелгәләп китә иде. Ул арада көн ачылды һәм кояшның нурлары тизлек белән кичәге яңгырның дымын һәм төнге кыраудан калган салкынны ямап-ялап алды. Исмәгыйльләргә дә кызык һәм рәхәт булып китте. Аларның инде йокылары да килми, арыганлыклары да качты. Бары тик көләселәре генә килә, көләселәре генә. Шулай шул, Мөхлиснең дә авызы ерылды, бүтәннәр дә каһкаһа итенә башладылар. Тиздән бу юләрлек көлүе барысын бергә чолгап алды, йогышлыга әверелеп китте. Нәрсә-нәрсә, әмма 1941 нче елның 29 нчы октябрендә, дошманнар СССР кадәр иләмсез зур һәм иксез-чиксез күренгән илнең йөрәгенә таба ашкын тизлек белән үтеп кереп маташканда, Украина туфрагында, Киевне фашистлардан азат итәргә һәм баскынчыларны тезеннән сугып егарга тиеш булган, шушы хәрби бурычны коралсыз хәлләрендә үз өсләренә йөкләгән Кызыл гаскәриләрнең бөтен тау-сыртны тутырып көлүләре котчыккысыз бер хәл иде. Моны әгәр Сталин белсә, асылынырга, туганнары ишетсә, еларга тиеш иделәр түгелме? Әмма алар юри көлмәделәр. Сугышны бетте, менә шулай җиңел генә хәл ителде дип хыялланып, ялгыш уйлаудан гына көлделәр. Аһ шунда хыяллары тормышка ашкан булса иде дә шул! Ничек көтелмәгәндә көлә башласалар, шулай тукталып та калдылар. Анда-санда үз көлкеләренә вакыт-вакыт буылгалап алучылар гына булды. Ни хикмәт, әмма окопларыннан һичкем дә күтәрелмәде, ура кычкырмады. Яңадан тирән тынлык урнашты. Һичкемнең урыннарыннан кузгаласы килмәде. Әллә тәннәренең арылган булуы, әгәр күңелләренең шомлануы һәммәсен дә артык хәрәкәт ясаудан тыеп тора иде. Бәлки аларны шушында онытып калдырганнардыр? Бик яхшы, ятсыннар да ятсыннар инде хәзер, кемдер исенә төшергәнче! Тамаша кылынган тарафта гаскәриләрнең тезелешеп басулары, каяндыр ниндидер машиналарның күренүләре — болары кызыклы һәм бик тә кызыклы тамаша кебек иде. Исмәгыйльләр ягына, ачык аңлаешлы булмаса да, өтек-өтек авазлар килеп, әле сәерсенергә, әле шатланырга мөмкинлек бирмәде. Ул арада кызыксынучан сугышчылар, тәки түзмәделәр, йомраннар кебек калкыныша башладылар. Кайсы берләре окоп кырыена ук чыгып басты. Арада ахмаклар да бар икән: — Җәмәгать, сугыш беткән! Ак байраклар күтәргәннәр, ур-ра!— дип үк кычкырышырга тотындылар. Берничә урында мылтык шартлаттылар. Тамаша кылынган тарафтагы гаскәриләр, хәрәкәткә килеп, тирә-якка чәчелделәр. Әле яңа гына канатланган һәм сугыш бетте дип сөенергә өлгергән сугышчылар исә кинәт аптырашта тынып калдылар да, артка таба чигенеп, окопларына сикерештеләр. Үргә күтәрелеп килүчеләр автоматларыннан ата һәм нәрсәләрдер кычкыра иделәр. Исмәгыйльнең нәкъ яныннан гына пуля тезмәсе узып китеп, артындагы бу ни икән дип авыз күтәреп карап торучы, чакырылмыйча монда килеп баскан солдатның күкрәге һәм маңгае аша үтте. Мескенем аһ дияргә дә өлгермәде. Аркасы белән окоп кырыена барып төште дә, аяк-куллары тибрәнеп, шунда ук һәлак булды. Шуның белән вәссәлам! Исмәгыйль аның күзләрен йомдырды. Мөхлис исә телсез хәлендә карап торды да кинәт кенә өскә таба ыргылды. Окоптан чыгып, бу тирәдән тизрәк качарга идеме исәбе, Исмәгыйль аны шинель чабуыннан кире сөйрәп төшерде. — Юләрләнмә, ахмак!.. Ят шушында гына! Монда ядрә йөри алмый. Ә анда — куян кебек буласың, бер генә чәкерләр!.. Мөхлис аның саен тартышты. Гүяки җир тишеген табып, шунда кереп китәргә теләгәндәй, окоп төбен куллары белән каезлый башлады. Исмәгыйль аны тынычландырырга теләде, күкрәгенә башын кысып тотты да: — Йә, тынычлан!— дип берничә кат кабатлады. Әмма Мөхлиснең күзләрендә яшь һәм йөзендә курку иде. — Исмәгыйль абый, үтерәләр бит!.. Юк, бу курку галәмәте түгел, чарасызлык иде. Коралсыз солдатның, илен генәме, хәтта үзен дә сакларга мөмкинлеге булмаган Кызыл Армия сугышчысының нинди һәлакәткә юлыгудан һәм шушыны аңлавыннан килеп туган мескенлек җәзасы, гаҗизлеге иде. Әгәр ватаның үзеңне менә шулай ахмак хәлгә, тере шәһит сыйфатында калдыра икән, аның бәясе синең каршыда бер тиенлеккә әйләнә, кирәге бетә! Мөхлис тынычланды. Бары тик: — И Исмәгыйль абый, үлем авызына үз аягыбыз белән килеп кергән икәнбез шул,— дип кенә ыңгырашып әйтеп куйды. Аның бу уфтануы ачуны гына түгел, җеннәрне чыгарырлык иде. — Юкны сөйләп утырма әле!.. Бәлане чакырып! Шушы сүзләре белән Исмәгыйль сикереп торды һәм мылтыгына ябышты. Каядыр атып җибәрде. Илле метрлар чамасы гына килеп җитәренә калган дошман солдаты, үзенә төбәгәннәрен сизенми калган идеме, йөзтүбән ауды. Әмма бу Исмәгыйль аткан пуля түгел иде. Башка берәүнең ядрәсе. Игътибарын югалтып, Исмәгыйль биш патронын да бер-бер артлы мылтыгына тыга торды, ата барды. Әмма һични майтара алмады. Беренче атуындагысы очраклы гына булган икән, кызулык белән: “Мин атканы тиде!”— дип уйлаган булган. Ә хәзер соң иде, мылтыктан атып ятуның мәгънәсе юк. Окоптагы башка сугышчылар да патроннары бетү сәбәпле атуларын туктатырга мәҗбүр иделәр. Дошманнары исә камап алды һәм бирелергә әмер итте. Акрынлап кына һәммәсе дә кулларын күтәрә башладылар. Шунда окоптан ату тавышы кабат яңарды. Елгыр дошманнарның күзе шул якка төбәлеп, анда таба берьюлы өч-дүрт укчы фашист автоматларыннан сипте. Кызыл солдатлардан ике кеше ауды. Окоплардан чыгып тезләнергә кушылгач, Исмәгыйль махсус рәвештә шул атылганнар тирәсеннәнрәк күтәрелде. Анда аларның бүлек командиры яшь егет Курамшин авызына пистолетының көпшәсен капкан хәлдә ята, янында әле яңа гына бигөнаһтан теткәләнеп ташланган солдатлар иде.
V Дошманда миһербанлык булмый. Ерткычлар дип аталырга өлгергән бу фашистлардан шәфкать көтәргә ярамый иде. Һәр сугышчыга моны алдан ук әйтеп куйдылар, югыйсә. Кем һәм кайсы җене котырткандыр, тезеп бастырылган әсирләрдән берәү: — Яшәсен Сталин! Сталинга дан!— дип, ахмакларча кычкырып җибәрде. Ул арада елгыр адымлы, затлы һәм пөхтә киенгән дошман офицеры аны алга йолкып та чыгарды: — Коммунист?— дип сорау белән җикерде. Әсир дә бирешмәде: — Коммунист!— дип күкрәген какты. Аның белән артык сүз алышып тормадылар. Офицер әмер бирергә дә өлгерде, бер дошман укчысы йөгереп тә килде, әсирне яклап эткәләргә тотынды һәм, арырак, читкәрәк чыгарып, автоматыннан төбәп тә тормыйча атты. Әсир: — Сталин-н... га!..— дип, данлау сүзләрен кабатлап бетерергә өлгерми дә калды. Әсирләрнең йөрәгенә шом йөгерде. — Коммунистлар, ике адым алга! Каһәр, офицер русчаны шәп белә иде. Әмма әсирләр арасында урыныннан кузгалучы күренмәде. Әмер кабат яңгырады. Тагын шым калдылар. Офицерның йөзенә елмаю йөгерде һәм ул: — Алып китегез боларны,— дип кулын селтәп, үз җаена көләргә тотынды. Коралларын ташлаган Кызыл сугышчылар, алда нәрсәләр буласын күз алларына китермичә, башлары түбән салынган хәлдә калкулыктан түбәнгә таба төшә бирделәр. Менә сиңа җиңү! Менә сиңа сугыш бетте! Башкалар кебек Исмәгыйль дә шушы рәвешле җанын җәрәхәтли һәм мыскыллана иде. Аларның барысын, бер тирәгәрәк җыеп, нигәдер озак тоттылар. Аннары соң каршыларына дәрәҗәле бер полк командиры бастырып сөйләттеләр. Ул кеше чынлыкта Исмәгыйльләрнең үз командирлары идеме, әллә инде дошманнар белән бергә килгәнме, анысы ук аңлашылмады. Шулай да Кызыл Армиядән фашистлар ягына чыкканлыгы сүзләреннән үк аңлашылды. — Сез барыгыз да бөек Рейхның ышанычлы вәкилләре булырсыз! Бу илдә украиннар да, татарлар да, урыслар да үз мәнфәгатьләренең ни рәвешле яклануын күрерләр. Әйдәгез, данлы һәм данлыклы фюрерга хезмәт итик! Яшәсен фюрер державасы!..— дип, ул украин акцентлы командир нотыгын куәтле тавыш белән ахырына таба алып барып, сүзләрне бер-берсенә дәрт белән ияртә-ияртә тезеп китереп җиткерде. Аларга кадәр нәрсәләр сөйләгәндер, аны Исмәгыйль дә, бүтәннәр дә тыңламадылар. Бары тик ахыргы шушы сүзләре генә һәр колакка үтеп керде. Әмма бу кеше Кызыл солдатларны ни кадәр генә ура кычкыртырга теләмәсен, аның авазын күтәреп алучы булмады диярлек. Шулай да Исмәгыйль янындагы майлы битле урыс тын тартмакчы иде, кемдер аның аркасына сөлләде, теге чак кына алга капланмады. Дөрес, сафларының кинәт бозылып алуы сакчыларны урыннарыннан кузгатты. Тиз арада алар йөгереп тә килделәр, егылучыны типкәләп тә ташладылар. Әмма майлы бит фашистларның күн итекләрен үбәргә, әллә нинди аңлашылмаган телдә сөйләнергә, “майн фюрер” дип ялагайланырга тотынды. Сакчылар аны күтәреп тә алдылар, кайда, билгесез, култыклап алып та киттеләр. Мөгаен атарлар дигән уй Исмәгыйльнең башына керсә дә, бу юлы ул ялгышты. Кичке якта әсирләрне бер тирән һәм киң үзәнлеккә китереп туплаганда шул рус һәм аның кебек тагын да берничә кеше дошман солдатлары шинеленнән, әмма погонсыз хәлдә, әсирләр тутырылган үзәнлекне баганалар һәм чәнечкеле чыбыклар белән уратып йөрделәр. Мөхлисне бүтәннәр арасыннан белешеп маташканында Исмәгыйль аларны якыннан ук күреп калды, майлы битледән башкаларын танымады. Кичен бик каты суытканлыктан, әсирләр мөмкин кадәр бер-берсенә якынрак елышырга тырыштылар. Ярый әле җиле юк иде. Шулай да йокыларының рәте булмады. Исмәгыйль суыктан туңып ничә мәртәбә уянганын да онытты. Гомерендә моңа кадәр шушындый озын тоелган төнне кичергәне юк түгел исә дә, бусы башка, саташтыра торганы һәм саташырлыгы иде. Кем белә, бу әсирлектән исән чыгармы-юкмы? Бу бит тоткынлык кына түгел! Дошманны явыз һәм миһербансыз диләр шул! Кырыйда йоклап туңа башлаган әсирләрнең кайсыберләре, әрсезләнеп, мөмкинлек юклыкка да карамастан, этенә-төртенә эчкәрәк елыштылар. Кайсылары хәтта кеше өстенә үк басып, таптап китүне дә оятсызлыктан санамады. Исмәгыйльнең дә бер мәртәбә аягын изеп үттеләр. Ул куркып уянды. Бу хайванның кем икәнлеген танырлык булмады. Гүяки Иблис мәлгунь дигәннәре әсирләр арасында үз җаен маташтырып йөри иде. Иртәнге якта аларны самолёт тавышы уятты. Кырпак кар яуган, һәммә тараф ак иде. Әле караңгы иңгән вакытта да, йокыга киткәч уянгалаганда да күк йөзе ачык, йолдызларын чүпләп туймаслык булса да, каян болай шушы кадәр кар төшкәндер? Белмәссең! Шулай ук кышы да зәһәрләнеп, зәмһәрирләнеп килер микәнни? Самолёт бик түбәннән генә очты, әле уңнан, әле сулдан килеп әйләнде. Туктый инде, туктый инде, егыла инде дип карап торсалар да, бирешмәде тагын, китеп барды. Артыннан немец солдатлары: — Русс-фанер!— дип, мыскыл итеп кенә калдылар. Бу самолёт әллә адашкан, әллә юри буталып кына йөри идеме — билгесез, әмма дә ләкин ни сәбәпледер дошман ягына таба очып китте. Юкса, кайчан-кайчан, әмма иртәнге вакытта көнчыгыш тарафын, ягъни кояш чыккан якны бутарлык булмый торган иде. Әсирләр һәммәсе диярлек аякларына бастылар һәм, табигый инстинктның әйдәве беләнме, аннан-моннан тартылып кына корылган чәнечкеле чыбык-киртә янына җыелыша башладылар. Аларның сагыш катыш усал карашлары дошман сакчыларын коткыга салды булса кирәк, этләрен өстереп, автоматларына ябыштылар һәм артка чигенергә боерып кычкырырга тотындылар. Исмәгыйль алгы рәтләрнең берсендә иде. Күкрәге белән чәнечкеле чыбыкка килеп терәлде. Артыннан башкалар һаман да этә бирделәр. Аннан-моннан гына корылган киртә авып китте. Исмәгыйль үзе дә, аяклары чалынып, шунда йөзтүбән егылды. Бите чыбыкның чәнечкесенә туры килеп, кычкырып та җибәрде. Әмма аны тыңларга-ишетергә исәп тотучылар арада юк иде. Артыннан килүчеләр аның сыртыннан изеп кенә үттеләр. Кинәт автоматлардан атарга тотындылар. Кире йөгерүчеләр Исмәгыйльнең башына, кулларына басып, гәүдәсенә абынып, сөрлегеп китеп, аны кабат изделәр. Үлем хәвефеннән җанын котылдырырга теләп Исмәгыйль дә артка таба шуышты. Юлында канга батып яткан ике солдатка туры килеп, алар арасында тукталып калды. Бу яралы әсирләрнең берсе ыңгыраша, икенчесе һушсыз иде. Исмәгыйль күтәрелергә генә ниятләп бетерүгә, өстенә кемдер ауды. Ул да түгел, әсир кычкырырга, бәргәләнергә тотынды. Ярсып өргән этнең тавышы бик якын булудан һәм әсирнең үкерүеннән гайре авазлар дөнья йөзендә юк иде төсле. Исмәгыйль кузгалырга да кыймады. Бераздан соң теге эттән таланучы әсир дә тынып калды. Исмәгыйль башын күтәрде. Нәкъ аның каршында бозау кадәрле эт басып тора, борыннарын җыера, ә авызында теге әсәрдән умырып алган, каны саркып торган зур ит кисәге иде. Ул аны йотарга маташты, әмма тамагына сыйдыра алмады, һаман саен Исмәгыйльгә ырлады. Бу эткә ышаныч юк иде, мизгел эчендә, теләсә, ерткалап ташларга мөмкин. Хәтта ыңгырашучы яраланган әсирнең дә тыны чыкмады. Бераздан сакчылар үзләре килделәр. Этне тотмакчы иделәр, әмма ул аларга да ырлап кына җавап бирде. Янына кемне дә якын китермәде, умырып алган итен дә авызыннан чыгармады. Әмма фашистлар моның өчен хафаланырга уйлап та карамадылар. Ул ырылдаган саен катырак көлештеләр генә һәм этне урынында калдырдылар. Исмәгыйль шактый озак башын күтәрмичә капланып ятты. Сакчылар дау куптарып, әсирләрне тезелергә куганда: “Бәлки шушылай ятып кына калыргадыр, үлгәнгә санап калдырып кына китәрләр”,— дигән уй башына килде. Кузгалмады. Әмма шунда аның касыгына китереп типтеләр. Исмәгыйль җыерылып килде, аһы чыкты. Йөзен күтәрде. Аның каршында озын гәүдәле, нык йөзле, тимер каскалы дошманы басып тора иде. Кулындагы автоматына ышанычы зур, гүяки шуның артына ул фашист качарга телидер сыман иде. — Шнел-ль... Кая барырга икәнлеге күрсәтелгәч, Исмәгыйльгә бүтән чара калмады. Әсирлек хәле яман иде. Ул да бүтәннәр янына ашыкты. Ә теге фашист шунда автоматтан атып җибәрде. Исмәгыйль үзенә дип кабул итте, арка мие буйлап суык йөгерде, сыны катып калды. Тукталды. Борылып карады. Ә... Юк икән... Аңа атмаганнар! Теге фашист исә аякларына баса алмаган яралыларны атып үтереп йөри икән бит. Шунда гына Исмәгыйльнең җаны тынычланды. Бер юләрлек беләнме, әллә адәм баласында була торган хәлме, исән калуына сөенде. Бүтәннәрнең язмышы өчен һәм гомерләре вакытсыз өзелгәнгә нигәдер исе китмәде. Хәер, аның үз барлыгыннан гайре һичбер хәсрәте калмаган иде. Кемгә дә кирәге юк. Мондый вакытта һәркем үзе өчен генә җавап бирә торгандыр инде ул! Төнлә белән суыктан туңып үлгән мәетләр янына яңалары өстәлде. Инде саннан чыккан, исәптән төшеп калган Кызыл сугышчыларның язмышы өчен һичкем дә уфтанмый, алар хәлен берәү дә уйлап башын катырмый булса кирәк иде. Дошманның кулына төштеңме, сине беткәнгә саныйлар шул! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|