Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 29 страница




Әсир­ләр­не олы юл­га те­зеп бас­тыр­ды­лар. Алар­ның кар­шы­сы­на җи­ңел ма­ши­на ки­леп тук­та­ды. Ан­нан ыс­пай кы­я­фәт­ле өч не­мец офи­це­ры чык­ты­лар да, ара­ла­рын­нан бер­се, ал­га­рак йө­ге­реп ки­леп, фо­то­ап­па­ра­тын җай­лый баш­ла­ды. Бер­ни­чә тап­кыр су­рәт ал­ды. Кал­ку­рак буй­лы­сы чин­да юга­ры­рак бу­лыр­га ки­рәк, баш­ка­лар­га, яла­гай­ла­нып, һа­ман да аның ти­рә­сен­дә бө­те­рел­де­ләр. Ул исә әсир­ләр­нең кар­шы­сы­на ки­леп бас­ты да, кар­чы­га­дай күз йөр­теп чы­гып, йол­кын­ган че­беш хә­ле­нә кал­ган Кы­зыл гас­кә­ри­ләр өс­те­нә мыс­кыл­лы ел­маю бе­лән бак­ты. Ни­дер сөй­ли ге­нә баш­ла­ган иде, юл­да ма­ши­на­лар һәм мо­то­цикл­лар кү­рен­де­ләр. Алар­ның гө­рел­те­се бар та­раф­ны иң­ләп ал­ды. Бу ка­дәр хик­мәт­не го­ме­рен­дә күр­мә­гән әсир­ләр кур­кы­нып кал­ды­лар, күп­лә­ре бер арт­ка­рак чи­ген­де.

Ме­ха­ник­лаш­кан сос­тав тук­тап, гө­рел­те­се ты­ну­га, те­ге офи­цер­ның көр һәм нык­лы та­вы­шы ачык ише­те­лә баш­ла­ды. Әм­ма нәр­сә сөй­лә­гә­не аң­ла­шы­лыр­лык тү­гел иде. Шу­лай да аның рус­ча­лап ма­таш­ты­руы әсир­ләр­нең ко­ла­гы­на кер­ми кал­ма­ды. Сөй­ләү­че яны­на та­гын да бер­ни­чә ке­ше ки­леп, ара­дан бер­се­нең Кы­зыл гас­кә­ри ки­е­мен­дә, әм­ма кы­зыл йол­дыз­сыз икән­ле­ген Ис­мә­гыйль дә кү­реп тор­ды. Ул бән­дә исә нә­зек та­вы­шы бе­лән:

— Ве­ли­кий и приз­нан­ный Рейх бе­рет нас всех в свои объ­я­тия, спа­са­ет от ком­му­нис­ти­чес­кой чу­мы! Ему мо­ли­тесь и прик­ло­няй­тесь... Он вас всех за­щи­тит!..— дип шак­тый гы­на сүз те­гер­мә­нен тарт­ты. Әсир­ләр­нең алай ук кү­ңел­лә­ре­нә хуш ки­лер­лек бул­ма­са да, те­ге не­мец офи­це­ры йө­зен­нән ел­ма­ю­ны яшер­мә­де.

Бо­лай озак ба­сып то­ру күп­ләр­не ал­җыт­ты. Ис­мә­гыйль дә үзе­нең аяк­ла­рын ше­шә баш­ла­ган­дай той­ды. Хәл­сез­рәк­ләр үз ян­на­рын­да­гы ип­тәш­лә­ре­нә асы­лын­ды­лар.

Ма­ши­на­лар­га тө­я­лер­гә әмер би­рел­гәч, Ис­мә­гыйль дә те­ләр-те­лә­мәс ке­нә куз­гал­ды. Фо­то­ап­па­рат­лы ке­ше ни­гә­дер аңа ка­рап тор­ды да, ку­лы бе­лән изәп ча­кы­рып, аңа ара­дан чы­гар­га куш­ты. Әм­ма Ис­мә­гыйль аң­ла­ма­ган кы­я­фәт­тә ба­ра бир­де. Ул да бул­ма­ды, аның ар­ка­сы­на ки­те­реп сук­ты­лар. Бо­ры­лып ка­ра­са, Кы­зыл гас­кә­ри­ләр­дән по­ли­цай­лык­ка чык­кан май­лы бит иде. Алар­ның күз­лә­ре оч­раш­ты. Әм­ма по­ли­цай кур­кып кал­ма­ды, Ис­мә­гыйль­нең эче­нә мыл­тык көп­шә­се бе­лән ки­те­реп төрт­те. Неч­кә җи­ре­нә ту­ры ки­те­реп, бө­ге­леп тө­шәр­гә мәҗ­бүр ит­те. Ул ара­да Ис­мә­гыйль­не кем­дер то­тып кал­ды. Мөх­лис икән. По­ли­цай­га бу бер оша­ма­ды. Мөх­лис­не этеп җи­бәр­де:

— Иди, ис­чез­ни от­сю­да!..

Ис­мә­гыйль җир­гә ау­ды. По­ли­цай исә аңар­га ки­те­реп тип­те. Авыр­ту­дан бө­гәр­лә­неп, Ис­мә­гыйль хә­рә­кәт­сез кал­ды. Әм­ма ты­ны тиз утыр­ды, тә­не­нә хәл кер­де. Бән­дә­не туф­рак кү­тә­реп йөр­тә, авы­ру­ны туф­рак са­вык­ты­ра ди­гән сүз­ләр­не кеч­ке­нә­дән ишет­кә­не бул­ган­лык­тан, бо­лай тиз ге­нә су­лы­шы ны­гы­ган­га га­җәп­лән­мә­де. Шу­шы рә­веш­ле ау­нап яту­ын ях­шы­рак күр­де. Бо­ры­ны­на җы­лын­ган көн­нең тә­ме, җир­дән пыс­кып кы­на кү­тә­рел­гән туф­рак па­ры кер­де. Шу­шын­да гы­на үлеп ка­ла­сы иде. Ба­ры­бер бу дөнь­я­лык­ның һич­нин­ди рә­хә­те юк!

Уң­нан-сул­дан чалт-челт су­рәт­кә алып ма­таш­кан те­ге офиц­ер Ис­мә­гыйль­нең йө­зе­нә та­ба иел­де, та­гын тө­шер­де. Шун­нан соң гы­на, ка­нә­гать­лек та­бып, аны кал­дыр­ды.

— Вс­та­вай, сво­ло­ти­на! Не ле­жать!..— дип по­ли­цай җи­ке­ре­нә баш­ла­ды.— Не вс­та­нешь, ещё до­бав­лю!

— За­ра­за, ес­ли ты че­ло­век, не бей, не да­ви но­гой, заст­ре­ли и всё тут!— дип, Ис­мә­гыйль аңар­дан әҗәл­не ки­те­рү­ен со­рап, шу­шын­да үте­рү­ен та­ләп ит­те.

— Смот­ри что го­во­рит, сво­ло­ти­на!— По­ли­цай­ның атар­га бер дә те­лә­ген­дә юк икән­ле­ге аң­ла­шыл­ды.— Хо­чешь лег­ко от­де­лать­ся? Не же­ла­ешь слу­жить Ве­ли­ко­му Рей­ху?..

Ул та­гын да зә­һәр­лә­неп тип­мәк­че иде дә, яны­на фа­шист сол­да­ты ки­леп бас­кач, бу ни­я­тен­нән ки­ре кайт­ты. Арт­ка­рак чи­ген­де. Сол­дат исә Ис­мә­гыйль­гә то­рыр­га ку­шып ым как­ты һәм ав­то­ма­ты­ның көп­шә­сен йөр­теп ке­нә иша­рә яса­ды, бар, имеш, бү­тән­нәр ар­тын­нан, ма­ши­на­га утыр!

Җир­гә сы­ек то­ман аша көз­ге ко­яш ка­рый иде. Көн җы­лы­на баш­ла­ган, әм­ма ка­де­ре ге­нә юк. Ә ке­ше ди­гә­нем, ни­ка­дәр бә­хет­сез син! Ике көн­лек бер го­ме­рең­дә дә рә­хәт күр­ми­сең.

Әсир­ләр­не тө­я­гән бөр­кә­веч­ле ма­ши­на­лар куз­га­лып кит­те­ләр. Әй га­зиз ва­тан, сау бул, хуш, бә­хил дип ке­нә әй­тә­се­ләр кал­ды! Ә Ка­зан ягын­да, Та­тар иле­нең үзә­ген­дә, йө­рәк-бә­гы­рен­дә бу ва­кыт­та кар ятып өл­гер­гән­дер ин­де. Дөнь­я­лык йок­лый тор­ган­дыр, та­би­гать­тә тын­лык­тыр?

 

VI

Рус җи­рен­дә исә Ав­ро­па­да­ бул­ган ке­бек ас­фальт юл­лар юк икән­ле­ген Гер­ман ин­же­нер­ла­ры бе­лер­гә ти­еш иде­ләр, югый­сә. Әм­ма мо­ны исәп­кә ал­ма­ган­нар­дыр ин­де. Яң­гыр явып үтү­гә, әсир­ләр­не тө­я­гән ма­ши­на­лар ба­ра ал­мый баш­ла­ды­лар. Бер­сен икен­че­се бук­сир­га та­гып га­зап­лан­ды­лар да тә­мам тук­та­лып кал­ды­лар. Ис­мә­гыйль­ләр­гә дә ур­наш­кан урын­на­рын­нан ко­е­лы­шыр­га чи­рат җит­те. Җир өс­те­нә ка­раң­гы­лык иңеп, күз­ләр ка­ма­шыр­лык ут як­ты­сы гы­на ерак­тан су­зы­лып ки­лә, ара-ти­рә си­бә­лә­гән яң­гыр­дан аны­сы да то­нык­ла­нып куй­га­лый иде. Аң­ла­шыл­ган­ча, әсир­ләр­не нин­ди­дер то­рак­ка яба баш­ла­ды­лар. Исен­нән си­зе­лә: ат аб­за­ры иде ул! Ә ерак­та­гы ут як­ты­сы мо­ло­тил­ка та­вы­шы­на ку­шы­лып кил­гән төс­ле иде. Ча­ма­ла­ган ке­ше­ләр ан­да­гы эс­керт­ләр өе­мен дә шәй­ләр­гә мөм­кин иде­ләр.

Шун­да нин­ди­дер бу­та­лыш бу­лып ал­ды. Кай­бер әсир­ләр уң­га-сул­га йө­ге­ре­шер­гә то­тын­ды­лар. Яз­мы­шын Ал­ла­һы тә­га­лә ку­лы­на тап­шы­рып, Ис­мә­гыйль дә уй­ла­ма­ган җи­рен­нән тә­вәк­кәл­ләр­гә бул­ды. Ялт кы­на уң як­ка тар­ты­лып, ки­сәк ке­нә бо­рыл­ды да, әсир­ләр­не сак­лап ки­лү­че сол­дат­ны төр­теп ек­ты һәм сул­га та­ба, күз­гә ча­гы­лып тор­ган ут як­ты­сы­на ка­рап йө­ге­рер­гә то­тын­ды. Ар­тын­нан ата баш­ла­ган­на­рын ар­ка та­мы­ры бе­лән той­ды. Бер яд­рә нәкъ ко­лак яф­ра­гы янын­нан гы­на сыз­гы­рып уз­ды. Икен­че­се исә җа­нын кы­еп чы­гар­га мөм­кин иде. Җит­мә­сә нин­ди­дер йом­шак нәр­сә­нең өс­те­нә ки­леп мен­де. Егыл­ды.

Шу­шы оч­рак­лы­лык аны сак­лап кал­ды да. Яд­рә­ләр Ис­мә­гыйль­нең өс­тен­нән си­бел­де­ләр, ча­ма­лап ату­чы­лар аның үте­ре­лү­е­нә ышан­ган­нар­дыр да, бәл­ки.

Ав­то­мат та­выш­ла­ры да си­рә­гәй­де. Әм­ма якын­да­рак кем­не­дер эт та­лый, ан­да­гы сү­ге­нү­че­ләр тиз­дән бу та­раф­ка да ки­леп җи­теп, Ис­мә­гыйль­не та­бар­га мөм­кин иде­ләр. Ә ул эт­ле­ләр бе­лән ша­я­рыр­га яра­мый, көн­дез күр­мә­де­ме­ни бе­рәү­не ни­чек чәй­нәп таш­ла­ды ерт­кыч.

Ис­мә­гыйль хә­рә­кәт­кә кил­де. Ке­сә­сен­нән тә­мә­ке чү­бе чы­га­рып, ят­кан ки­леш ке­сә әй­лә­нә-ти­рә­се­нә сип­те. Ау­ган уры­нын­да са­лым җә­ел­гән­ле­ген тө­ше­неп, аны ак­та­рыр­га ке­реш­те, ка­чып ко­ты­лыр­га те­лә­гән­дәй шун­да ка­дал­ды. Та­гын чи­ген­де, тә­мә­ке сип­те. Са­лам­ны ти­гез­лә­гән­дәй ит­те. Си­ен­мә­сен­нәр, янә­се. Бу рә­веш­ле бул­са да ко­ты­ла ал­мас­мы?

Бе­раз­дан та­гын хә­рә­кәт­кә кил­мәк­че иде, дош­ман сол­дат­ла­ры­ның якын­да гы­на нәр­сә ха­кын­да­дыр сөй­ләш­кән­нә­рен ишет­те. Ты­нын кыс­ты. Ул да тү­гел, те­ге дош­ман­нар ав­то­мат­ла­рын­нан ат­ка­лап ал­ды­лар. Кем­дер ың­гы­ра­шып куй­ды ке­бек. Әл­лә ише­тел­де ге­нә­ме?

Та­выш­лар ера­гая баш­ла­гач, Ис­мә­гыйль та­гын хә­рә­кәт­кә кил­де, әр­лән ке­бек эч­кә­рәк ка­зып ке­рә баш­ла­ды һәм, си­зен­ми­чә ка­лып, ки­нәт­тән ыч­кы­нып кит­те дә җир­гә ба­шы бе­лән ка­дал­ды. Ә, җир тү­гел икән, көн­ба­гыш ор­лык­ла­ры бу­лып чык­ты­лар. Ме­нә хик­мәт, ме­нә нигъ­мәт!

Ис­мә­гыйль ко­лак тот­ты. Ул-бу аваз­лар ише­тел­ми иде­ләр. Якын­да җан әсә­ре дә юк. Әл­лә ко­ты­луы шу­шы ми­кән?

Бе­раз­дан соң ул тә­мам ка­нә­гать­лек тап­кан һәм җә­һәт-җә­һәт көн­ба­гыш чир­тә баш­ла­ган иде. Ин­де икен­че көн авы­зы­на тә­гамь кап­ка­ла­га­ны бул­ма­ган­лык­тан, ком­сыз­лы­гы арт­кан­нан-арт­ты. Ка­бы­гын да сал­ды­рып тор­мас­тан, көн­ба­гыш­ны авы­зы­на уч­лап-уч­лап ту­тыр­ды, бу — ашау тү­гел, көн­ба­гыш ки­ме­рү иде.

Шу­шы­лай рә­хәт­лән­де­рә тор­гач, та­ма­гы туй­ган­дай бул­ды. Хәл алып, көн­ба­гыш­ның эре­рәк­лә­рен ге­нә ча­ма­лап, ярып ашый, ка­бы­гын сул та­ра­фы­на тө­ке­рә баш­ла­ды. Бу баз зур бу­лыр­га ки­рәк, тө­ке­рү ава­зы яң­гы­рап ише­те­лә тор­ды. Мо­ңа игъ­ти­бар ит­кәч, Ис­мә­гыйль са­гая кал­ды һәм бе­раз ты­нып тор­ды. Ә көн­ба­гыш яр­ган һәм тө­кер­гән та­выш тук­тал­ма­ды. Шик­лә­нер­лек тү­гел, бу баз­да Ис­мә­гыйль­нең үзен­нән гай­ре та­гын да кем­дер бу­лыр­га ти­еш иде.

— Кем ул?

Сү­зе ар­тык пы­шыл­дап әй­тел­де­ме, ише­тү­че һәм җа­вап би­рү­че бул­ма­ды.

— Кем ул? Кто та­кой?

Үз җа­е­на көн­ба­гыш яру­чы да аша­вын­нан тук­та­ды. Нәр­сә­дер мы­гыр­дан­ды. Аң­ла­шы­лыр­лык тү­гел иде.

Ис­мә­гыйль көн­ба­гыш чир­тү­ен дә­вам ит­те. Ир­ке­нә­еб­рәк ят­ты. Мон­да җы­лы һәм рә­хәт иде. Ан­да, өс­тә нин­ди ва­кый­га­лар бар­ган­дыр, аны эз­ли­ләр­дер­ме-юк­мы, кү­ңе­ле ты­ныч бул­ма­са да, үзе­нең кай­да­лы­гын сиз­де­реп то­ру­ның ки­рә­ге юк­лы­гын ях­шы аң­ла­ды ул. Шу­лай да те­ге, икен­че ке­ше­нең кем­ле­ген бе­лә­се иде.

— Син дә кач­тың­мы? Әсир идең­ме? Плен­ный что-ли?

— Ыһы!— ди­де те­ге бән­дә, ни­гә­дер сүз бе­лән җа­вап би­рер­гә те­лә­ми­чә.

— Алай икән...

— Ыһы...

— Нәр­сә, сөй­лә­шә бел­ми­сең­ме әл­лә?

— Ыһы...

Бу әң­гә­мә шу­шы рә­веш­ле кы­зык ки­леп чык­кан­лык­тан, Ис­мә­гыйль бе­раз кө­леп тә куй­ды һәм өс­тә­де:

— Ыһы-ыһы!.. Нәр­сә, те­лең­не йот­тың­мы әл­лә?— дип, аны мыс­кыл­лар­га то­тын­ды. Те­ге ке­ше исә аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­ләп­тер, рус­ча­ны ва­та-җи­ме­рә:

— Я рус язык не знам!— ди­де.

Мо­ны ишет­кәч, Ис­мә­гыйль үзе­нең та­тар­ча со­рап ап­ты­рат­ка­нын ис­кәр­де. Ул ке­ше­нең та­тар­ча да бел­мә­гән­ле­ген аң­лар­га шу­шы да җи­тә иде. “Ха, дөнья йө­зен­дә рус бе­лән та­тар те­лен дә бел­мә­гән ке­ше­ләр дә бар икән, без­гә, югый­сә, ыш­тан­сыз ма­лай­лар да та­тар­ча сип­те­рә­ләр ге­нә!— дип уй­лап ал­ды Ис­мә­гыйль.— Ме­нә то­ма­на!”

— Я лез­гин язык знам,— ди­де те­ге,— боль­ше не знам!..

Шәп шул, ә! Аны­сы нин­ди тел икән ин­де та­гын? Хо­дай бел­сен! Ярар, җае та­бы­лыр әле. Баш исән бул­сын. Кал­га­ны алай ук әһә­ми­ят­ле тү­гел!

Көн­ба­гыш ба­зын­да алар ке­бек озак­ка ка­лыр­га яра­мый иде. Ир­т­ә­ме-соң­мы мон­да ке­рә­чәк­ләр. Әл­лә фа­шист­лар, әл­лә баш­ка­лар ху­җа мон­да?

Ис­мә­гыйль­нең ки­ңә­шер­лек һәм бе­ле­шер­лек ке­ше­се юк иде. Лез­гин­нан ләм-мим, бер сүз алып бул­мый. Ни­дер мы­гыр­да­на да шу­ның бе­лән бе­тә. Рус­ча­ны да юнь­ләп аң­ла­мый. Син аңа төн ту­рын­да әй­тә­сең, ә ул исә көн дип аң­лый. Ярар, ип­тәш­лек­кә на­чар бул­мас әле!

Җы­ен һәм са­бан­туй­лар­да гы­на көн­ба­гыш чир­тер­гә га­дәт­лән­гән та­тар аб­за­сы­ның әү­вә­ле, яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, шу­шы ка­дәр нигъ­мәт­кә ку­а­ны­чы зур иде, ин­де дә са­ру­ла­ры кай­ный баш­ла­ды. Аңар­га мон­да һа­ва җит­ми­дер ке­бек иде. Кая ди ул хә­зер көн­ба­гыш­ка үрел­сен, исен дә ис­ни­се кил­ми. Баз­дан ба­шын ты­гып ка­ра­ган иде дә, көн­дез­ге ва­кыт бу­лып чык­ты. Кич җи­тү­гә, мон­нан чы­гып, көн­чы­гыш­ка та­ба юл алыр­га, иң ях­шы­сы, ада­шып йөр­гән гас­кә­ри­ләр­гә ки­леп ку­шы­лыр­га ки­рәк­тер. Бар­дыр алар ан­дый­лар, Ис­мә­гыйль ке­бек­ләр! Оч­ра­мый кал­мас­лар...

Ис­мә­гыйль­ләр­не һич­кем бел­мә­де һәм си­зен­мә­де ке­бек. Һәр­хәл­дә бик сак йөр­де­ләр. Әле бу ки­чә­дә дә те­ге ут яна һәм аның ти­рә­сен­дә ха­лык кай­на­ша иде. Кай­сы­лар көл­тә алып би­рә­ләр, баш­ка­ла­ры иген кө­ри­ләр, кап­чык­лар­га ту­ты­рып, өеш­те­реп ба­ра­лар. Ик­мәк исе­нең тат­лы­лы­гы һәм җан­га рә­хәт­ле­ге нин­ди икән­ле­ген бе­рен­че тап­кыр гы­на сиз­мә­гән­дер Ис­мә­гыйль. Әм­ма ни­чек итеп ул ке­ше­ләр яны­на бар­сын да со­ра­сын икән соң ул?..

Авыл арт­та кал­ды. Күк­тә кү­рен­гән йол­дыз­лар­дан юл­ның та­ра­фын ча­ма­лар­га ты­ры­шып, алар ур­ман ягы­на та­ба­рак дип бе­леп, ерак­тан куе ка­раң­гы­лык ке­бек то­ел­ган юнә­леш­тә бар­ды­лар. Әм­ма ял­гыш­ты­лар. Ул урын бер киң ге­нә иң­кү­лек бу­лып чык­ты. Әгәр дә агач­лык­ның авыл­дан бө­тен­ләй икен­че як­та икән­ле­ген тө­шен­сә­ләр, бо­лай ап­ты­рап йөр­мәс тә иде­ләр.

Бел­мәс­сең бу көз­ге та­би­гать­не. Әле ни­чә көн ге­нә элег­рәк кар тө­шә баш­ла­ган ке­бек иде, ин­де тә­мам җы­лы­тып җи­бәр­гән. Те­ге ва­кыт­та­гы­ча яң­гы­ры да юк. Әм­ма тө­не ка­раң­гы.

Шак­тый юл узыл­ган ке­бек то­ел­ган­нан соң алар тук­та­лып кал­ды­лар. Үзән­лек­нең яры­на чы­гып, бер авыл­га җит­кән иде­ләр. Ан­да ке­рер­гә­ме-юк­мы дип уй­лап тор­ган­да, күк йө­зе ар­чы­лып кит­кән­дәй бул­ды һәм тул­ган ай­ның як­ты­сы бар та­раф­лар­ны урап ал­ды. Төн чы­ра­гы­ның юл­даш бу­лыр­га җы­е­нуы алар­ны сө­ен­дер­де. Ис­мә­гыйль шун­да хә­тер­ләп кал­ды: авыл­ның ар­гы ба­шын­да ур­ман иде. Ва­кыт­ны озак­ка суз­мый­ча, хә­зер үк ашы­гыр­га ки­рәк. Кач­кын­нар өчен ур­ман­нан да хә­ер­ле­рәк урын юк.

Алар авыл­га бак­ча ягын­нан ки­леп төш­те­ләр. Те­ге авыл­да­гы­ча, мон­да да ын­дыр бу­лып, кө­ле­шә-кө­ле­шә ди­яр­лек, кыч­кы­ры­шып сөй­лә­шеп ха­лык иген сук­ты­ра иде. Ху­җа­лык­лар­га якын­рак елы­шып ба­ра баш­ла­ган иде­ләр дә, бер йорт­та эт куп­ты. Аңа бү­тән­нә­ре ку­шы­лып, тә­мам кот­кы­га сал­ды­лар. Ис­мә­гыйль­ләр, сак­лык ча­ра­сы кү­реп, тиз­рәк авыл­дан чит­кә­рәк шыл­ды­лар. Тө­бәп кил­гән­лек­тән, ын­дыр­чы­лар та­ра­фы­на җи­теш­те­ләр. Шун­да чак кы­на “ян­ма­ды­лар”. Кар­шы­ла­рын­да гы­на ди­яр­лек, тә­мә­ке көй­рә­теп, мыл­тык­лы бер ке­ше йө­ре­нә иде. Ярый әле ай­ның бо­лыт ас­ты­на ке­реп тор­ган ча­гы бул­ды. Ис­мә­гыйль­ләр җир­гә се­ңеп кал­ды­лар.

Ул ке­ше­гә кем­дер эн­дәш­те. Сүз­лә­рен­нән чы­гып, алар­ның фа­шист сол­дат­ла­ры бу­лу­ла­ры­на тө­ше­нер­гә мөм­кин иде. Ба­шы­на су­гып, ку­лын­да­гы ко­ра­лын алу фи­ке­ре­нә кил­сә дә, Ис­мә­гыйль­нең йө­рә­ге җит­мә­де. Лез­гин исә һа­ман да “тел­сез” һәм мыш­тым иде.

Те­ге сак­чы үз та­ра­фы­на кит­те. Кач­кын­нар эс­керт ягы­на елыш­ты­лар. Шун­да Ис­мә­гыйль аң­лап ал­ды: бу шу­шы ук авыл иде. Әнә утар­ла­ры, аб­зар­ла­ры! Әнә те­ге ут, аңа ка­рап йө­гер­гән иде бит ул! Элек­ке­чә үк де­рел­дәп то­ра, сел­кен­гә­ләп.

Кач­кын­нар ын­дыр­дан, бак­ча оч­ла­тып, кир­тә-чи­тән­нәр­гә сы­е­на-сы­е­на ук ди­гән­дәй, авыл­га ка­бат төш­те­ләр һәм, таш кой­ма бе­лән әй­лән­де­рел­гән йорт иха­та­сы аша үтеп, урам­ның икен­че ягы­на чык­ты­лар. Шун­да Ис­мә­гыйль­нең ба­шы­на бер фи­кер кил­де: әгәр дә ха­лык­тан ашар­га ик­мәк со­рап ка­ра­саң, ни­чек бу­лыр икән? Би­рер­ләр­ме? Юк­тыр, ба­рып чык­мас, төн ур­та­сын­да ке­ше­не кот­кы­га са­лып ма­таш­саң, дош­ман ку­лы­на то­тып би­рер­ләр.

Ка­раң­гы­лык­та бик якын кү­рен­гән ур­ман, ба­ра тор­гач, шак­тый ерак­та бу­лып чык­ты. Бе­раз кер­гәч, алар тук­тап кал­ды­лар. Төн­лә ур­ман эч­лә­теп хә­рә­кәт итү га­җәп тә уңай­сыз икән. Ул си­ңа япан-кыр тү­гел. Әле бо­так­ка ки­те­реп ба­са­сың, шарт­лап сы­нып, ко­тың­ны ала, әле кал­тай­ган бер-бер та­мыр­га абы­нып сөр­ле­гә­сең.

Көн­дез­ге як­та да ке­ше-ка­ра күр­мәс­тер дип шу­шын­да ял алыр­га бул­ды­лар.

Ир­тән Ис­мә­гыйль чел­те­рәп ак­кан чиш­мә та­вы­шын ише­теп уян­ды. Кү­тә­ре­леп, аваз кил­гән як­ка бар­са, ан­да чын­нан да җир ку­е­нын­нан те­ләк-ом­ты­лыш бе­лән сар­кып чык­кан су ба­шы иде. Кү­тә­реп, уч­ла­ры­на ту­ты­рып эч­кәч, бит­лә­рен юып, ни­чек­тер рә­хәт­кә ки­нән­гән­дәй бул­ды. “Һай дөнь­я­лык­ның мог­җи­за­сы дәрт­ле чиш­мә, күп­ме­ләр­гә син го­мер би­рә­сең, алар­ны су­га­ра­сың! Син­дәй дә из­ге урын­нар бик аз­дыр ул. Шу­ңа тү­гел­ме мө­сел­ман­нар үзең­не якын кү­рә­ләр, тел­ләр­гә алып мак­тый­лар, олуг­ла­ры­ның исем­нә­рен би­реп си­не зур­лый­лар. Ал­ла­һы тә­га­лә­нең рәх­мә­те ке­бек син. Бу бә­ла­ләр­дән исән-имин ко­тыл­сам, ту­ган ягым­да син­дәй бер чиш­мә­гә бу­ра ку­яр­мын!”— Ис­мә­гыйль шу­шы уй­ла­ры бе­лән оны­ты­лып, до­га­да­гы агай ке­бек уты­ра бир­де. Кү­ңе­лен­дә нин­ди­дер ыша­ныч бар­лык­ка кил­де, су­гыш­ның ахы­ры ях­шы­га бе­тә­чә­ге­нә, исән-сау ка­ла­сы­на фи­ке­ре ны­гып кит­те. Кә­е­фе кө­рә­еп, мо­ңа ка­дәр­ге үзе­нең мес­кен­ле­ге­нә хәй­ран­лы­гы тә­нен йон­чыт­кан бул­са, хә­зер аңа нәр­сә эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген аң­ла­ган­дай той­ды. Ул һа­ман да шу­шы ха­лә­тен­дә уты­ра­чак иде дә, эт өр­гән та­выш ко­ла­гы­на ки­леп кер­гәч, үрә си­ке­реп тор­ды. Авыл ерак­та кал­ган ке­бек иде. Бу аваз­лар ка­ян ки­лә­ләр?

Ме­нә та­гын да ка­бат­лан­ды­лар. Ис­мә­гыйль шул та­выш­ка та­ба яше­ре­неп ке­нә ди­яр­лек ат­ла­ды. Ба­су буй­лап, алар­ның төн­лә бе­лән кил­гән эз­лә­рен­нән ка­раш­ты­рып, ат ар­ба­сы­на тө­ял­гән по­ли­цай­лар ур­ман­га якын­ла­шып ба­ра­лар, ал­ла­рын­нан, алар­ны кө­тә-кө­тә, йон­лач авыр гәү­дә­сен уй­нак­лат­кан­дай эт ки­лә иде. Кор­пат то­кы­мы. Нәр­сә-нәр­сә, ише­тел­гән хә­бәр­ләр­гә кү­рә, бу эт адәм ба­ла­сын хәт­та кар ас­тын­нан да та­бып ала, имеш­тер.

Ис­мә­гыйль арт­ка таш­лан­ды. Ях­шы ча­гын­да та­бан ял­ты­ра­ту­ың, ур­ман ку­е­лы­гы­на ке­реп чу­му­ың хә­ер­ле­рәк. Те­ге ип­тә­ше, лез­гин, һа­ман да йо­кы­сын си­мер­тә­ме икән? Бо­лай ма­таш­са, ха­рап кы­на бу­ла­чак­лар.

Әм­ма лез­гин уры­нын­да юк иде. Ис­мә­гыйль аңар­га аваз са­ла ал­ма­ды, шу­лай да пы­шыл­дап-пы­шыл­дап кы­на бул­са да сүз юл­лап ка­ра­ды. Җа­вап ише­тел­мә­де. Әл­лә таш­лап кит­те­ме? Бу­лыр да! Бер дә ыша­ныч­лы ке­ше­гә оша­ма­ган төс­ле иде. Җит­мә­сә кур­как, хәй­лә­кәр дә икән әле.

Аны ка­ян та­бар­га ин­де? Та­выш чы­гар­ма­са гы­на ярар иде!

Ис­мә­гыйль шу­шы­лар­ны уй­лар­га өл­гер­мә­де, еш­лык та­ра­фын­нан бе­рәү аваз сал­ды. Аның лез­гин бу­лыр­га ти­еш­ле­ген уй­лап, тиз­рәк ан­да ашык­ты. Чын­нан да юл­да­шы ике агач ара­сы­на ба­сып, ике ку­лын да авы­зы­на ку­еп, та­гын кыч­кы­ра баш­ла­ды. Ис­мә­гыйль исә, сы­нып ят­кан агач бо­та­гы­ның ки­сә­ген кү­тәр­де дә аңа ыр­гыт­ты. Те­ге си­зе­неп ал­ды һәм авы­зын ер­ган хә­лен­дә кар­шы ал­ды. Мө­га­ен бу та­тар ми­не таш­лап кал­дыр­ды дип өр­кен­гән бул­ган­дыр!

Ис­мә­гыйль, ирен­нә­ре­нә имән бар­ма­гын ку­еп: “Тес-с-с!”— ди­де. Ә лез­гин аң­лар­га да те­лә­мә­де, үзен­чә ни­дер сөй­лә­нә бир­де. Ис­мә­гыйль аңа әме­рен ка­бат­ла­ды һәм ие­лер­гә куш­ты. Юл­да­шы ап­ты­раб­рак кал­ган ара­да якын­нан гы­на эт та­вы­шы ише­тел­де. Сөй­ләш­кән та­выш­лар­ны ко­ла­гы­на эл­гәч, лез­гин­ның йө­зе үз­гәр­де. Ки­рәк­мәс урын­да чу­кы­нып­мы ал­ды шун­да? Бәй, бу ке­ше кә­фер за­тын­нан ми­кән­ни? Аң­лар­мы дип до­га­лар укыш­ты­рып ма­таш­тыр­ган бул­ган идең, ме­нә си­ңа мә!

Мөм­кин ка­дәр тиз­лек бе­лән ур­ман эче­нә та­ба таш­лан­ды­лар. Кай­сы та­раф­ка бар­ган­на­рын ча­ма­лап та тор­ма­ды­лар. Шун­да Ис­мә­гыйль акы­лы­на кил­де һәм, ке­сә­сен­нән тә­мә­ке ян­чы­гын чы­га­рып, учы­на чүп как­ты. Бе­ра­зын лез­гин­гә суз­ды. Аяк эзе­нә чә­чәр­гә ки­рәк­ле­ген аң­лат­кан­дай, рә­ве­шен ки­те­реп күр­сәт­те. Шу­лай тә­мә­ке чү­бен кой­га­лап, та­гын да бе­раз бар­ды­лар, ка­бат ян­чык­ны как­ты­лар. Ба­ры тик хәл­лә­рен­нән та­еп, тә­мам бе­те­неп һәм йон­чы­лып ары­гач кы­на, бер авыл яны­на ки­леп чык­кан­на­рын­да гы­на те­ге эт­нең та­вы­шы ерак­ла­ша бар­га­нын си­зен­де­ләр.

Хә­зер тук­та­лып хәл алыр­га да мөм­кин иде. Кич­ке як­та авыл­га ке­реп, ри­зык со­ра­ган­да да на­чар бул­мас.

Ур­ман авы­зын­да шак­тый го­мер­ләр ва­кыт­ла­рын югалт­кан­нан соң, ин­де тү­зәр­лек­лә­ре дә кал­ма­ган­лык­тан, авыл­га тө­шәр­гә бул­ды­лар. Куз­гал­ган гы­на иде­ләр, ерак­та бул­са да, бу як­ка та­ба ки­лү­че җи­гү­ле ат кү­рен­де. Юл кы­ры­ен­да­рак үс­кән агач­лык­ка тар­ты­лып, аны шун­нан кө­теп алыр­га һәм бар­ны-юк­ны со­раш­ты­рыр­га бул­ды­лар. Хә­ер, Ис­мә­гыйль­не лез­гин, лез­гин­не Ис­мә­гыйль тел бе­лән аң­ла­ма­са­лар да, үз­лә­рен ни­чек­тер бер тән, бер җан ке­бек той­ды­лар. Баш­ка­ча бу­ла да ал­мый, чөн­ки баш­ка та­я­ныч­ла­ры да, ыша­ныч­ла­ры да юк!

Ат­ның ба­шын ба­рып то­ту­га, йок­лап кы­на ди­яр­лек ат­лап бар­ган си­мез бия ки­нәт ай­нып кит­те. Кеш­нәп тә куй­ды. Ар­ба­сын­да утыр­ган карт­лач­ның күз­лә­ре маң­га­е­на мен­де. Әм­ма ул бер дә ал­да­тып то­ру­чы­лар­дан тү­гел икән, тиз ара­да бал­та чы­га­рып:

— Не тронь, за­руб­лю!— дип өрән сал­ды.

Аңа зы­ян эш­ләр­гә җы­ен­ган ке­ше юк иде. Сүз­не зур­га җи­бәр­мәс өчен Ис­мә­гыйль аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га җы­ен­ды. Әм­ма ар­ба яны­на якын да ки­лә ал­мый, карт­лач­ның ку­лын­да­гы бал­та­сы җан­ны өр­ке­тә иде.

— Не на­до, не бес­по­кой­тесь! Мы не гра­би­те­ли. Мы все лишь сбе­жав­шие с пле­на крас­но­ар­мей­цы!— ди­де, үз хә­лен аң­ла­тыр­га те­ләп. Әм­ма дә лез­гин­га ым как­ты. Ат ба­шын җи­бә­рү­лә­ре­нә, карт­лач атын чап­тыр­тып кит­мәк­че иде дә, ни­я­те ба­рып чык­ма­ды. Ел­гыр лез­гин дил­бе­гә­дән эләк­те­рер­гә өл­гер­де.

— Ла­ды, ла­ды, му­жик! Ска­зал же, мы не из пло­хих лю­дей!

Әм­ма ар­ба­да­гы карт­лач бик усал итеп сү­ген­де дә алар­га үз­лә­рен дош­ман ку­лы­на ил­теп тап­шы­ра­сын бел­дер­де. Ис­мә­гыйль аңар­дан ка­бат үте­неп ка­ра­ды. Ты­ныч­лан­ды­рыр­лык итеп сөй­лә­де. Чын­лап-чын­лап яман уг­ры­лар­дан бул­са­лар, әл­лә кай­чан ар­ба­сын әй­лән­де­реп кап­ла­я­чак­ла­рын әйт­кәч ке­нә карт­лач бе­лән бе­раз аң­ла­шып ал­ды­лар.

— Знам я та­ких как вы! Вот, два дня то­му на­зад, к Ка­те­ри­не заш­ли та­кие бег­лые Крас­ные, трое их бы­ло прав­до, с пле­на сбе­жав­шие. Ог­ра­би­ли, око­ян­ные... Не хва­та­ло, в яс­ный день-то, и дочь её из­но­си­ло­ва­ли... Мол, фа­шис­там что-ли ос­та­вить доб­ро! Око­ян­ные!.. Сей­час лю­дям ве­ры нет... Вот!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных