Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 30 страница




Карт­лач­ның бу сүз­лә­рен­нән шак­тый күп­не ча­ма­лар­га бу­ла иде. Бу ти­рә авыл­лар өчен төп са­нал­ган үзәк­кә ба­ры­шы икән аның, зар һәм го­зер бе­лән!

— Что, по­ли­ца­ев хо­ти­те поз­вать?

Ис­мә­гыйль­нең бу сүз­лә­рен­нән карт­лач бер дә кур­кып кал­ма­ды. Яшен яшә­гән, ачы­сын-тө­че­сен күр­гән мон­дый­лар тор­мыш ба­ры­шы­на бер дә ап­ты­рап бир­ми­ләр шул.

Авыл­ла­ры бе­лән шу­лай ки­ле­шен­гән­нәр икән. Бә­ла-ка­за­дан ба­ры тик не­мец­лар үз­лә­ре яки алар­га куш­тан­ла­ну­чы по­ли­цай­лар гы­на сак­лап ка­лыр дип фи­кер­ләш­кән­нәр. Кем ни­чек ша­ярт­мый. Хө­кү­мәт­тән вә­кил ара­ла­рын­да бул­са, тәр­тип сак­лар, азып-ту­зып йө­ре­рү­че­ләр дә кү­рен­мәс!

Аны­сы шу­лай иде. Чы­быр­кы­ны ярат­ма­сак та, ан­сыз яши дә бел­ми­без!

Авыл­га ке­реп то­рыр­лык тү­гел икән­ле­ге аң­ла­шыл­ды. Карт­лач та алар­га шу­лай ки­ңәш ит­те. Бе­рәр­се кү­рә кал­са, оран са­ла­чак һәм дош­ман­нар­га алар­ны то­тып би­рә­чәк­ләр икән шул.

Ис­мә­гыйль шун­да карт­лач­тан ик­мәк үтен­де. Әм­ма те­ге­се ал­да­тып тор­ма­ды, бә­я­се­нә нәр­сә би­рә­чә­ген бе­леш­те. Ис­мә­гыйль ши­не­лен са­ла баш­ла­ды.

— Вот, ме­ня­ем!

— Брось сю­да!

Карт­лач­ның ши­нель ас­тын­да ка­лу­ын­нан фай­да­ла­нып алыр­га, бо­рып му­е­нын­нан эләк­те­рер­гә мөм­кин иде дә, Ис­мә­гыйль ар­тык адым яса­ма­ды. Әм­ма ал­га та­ба да бо­лай ком­сыз­лан­са­лар, ил­гә кай­тып җит­кән­че аны чи­шен­де­реп бе­те­рер­гә мөм­кин иде­ләр.

Карт­лач кал­дыр­ган ти­шек-то­шык­лы ис­ке биш­мәт­нең ка­рач­кы­га гы­на эләр­ле­ге кал­ган бул­са да Ис­мә­гыйль­нең мо­ңар­га эче пош­ма­ды. Ни ди­сәң дә, әсир­лек­тән ка­чу­чы дип тү­гел, бәл­ки авыл ке­ше­се­нә ох­ша­тып ка­был итәр­ләр. Шу­лай тү­гел­ме? Ша­ярт­ма, әм­ма хәй­лә­сез дөнья — фай­да­сыз ди­гән­нәр бо­рын­гы­лар.

Алар кич­лә­рен кыр­лар аша уз­ды­лар, көн­дез­лә­рен яки эс­керт ас­ты­на, яи­сә бе­рәр сәнд­рә­дә ка­чып ят­ты­лар. Әм­ма бе­раз­дан не­мец­лар­ның да, по­ли­цай­лар­ның дә исе си­зел­ми баш­ла­ган­дай то­ел­ды. Бас­кын­чы­лар кул ас­тын­да кал­са­лар да, ни хик­мәт, ха­лык­ның үзен­чә яшә­вен дә­вам ит­тер­гә­не аң­ла­шыл­ды. Бик алай ка­чып-ни­теп йөр­мә­сә­ләр мөм­кин икән дип уй­лап, бер авыл­га алар ир­тә бе­лән ки­леп кер­де­ләр. Урам ба­шын­да ук алар­ны кө­теп, кил­гән­нә­рен ка­рап бер адәм ба­сып то­ра иде. Та­ныш­ты­лар. Ста­рос­та икән.

— Ты это по­че­му так хо­дишь в обор­ван­ном ви­де, буд-то те­бя оп­че­па­ли? Лю­дей сме­шишь?— ди­де ул Ис­мә­гыйль­гә, әл­лә кай­чан­гы та­ны­шын оч­рат­кан ке­ше ши­кел­ле үз ит­кән­дәй итеп.

— По­че­му это?

Яше өл­кән бу­лу­га да ка­ра­мас­тан һа­ман да та­за имән ке­бек кал­ган бу адәм кө­рәк­тәй са­ка­лын ике як­лап уч­ла­ры бе­лән сы­пы­рып ал­ды да, кул­ла­рын те­гер­мән та­шы­дай тү­гә­рәк һәм ка­лын күк­рә­ге­нә ку­еп, әмер йөрт­кән та­выш бе­лән:

— Где твой ши­нель? Одень! Борсь этот обор­ван­ный срам­ный буш­лат! Ес­ли в та­ком ви­де те­бя пой­ма­ют, то неп­ре­мен­но расст­ре­ля­ют!— ди­де.

— По­че­му это?

— Как по­че­му это? Пос­чи­та­ют за пар­ти­за­на. Ес­ли бу­дешь хо­дить в во­ен­ной фор­ме, не бу­дут так злить­ся... На­до же знать кем яв­ля­ешь­ся, кем по­ка­жешь­ся! Пар­ти­за­нов ищут! А сол­да­ту что бу­дет? Ты же не по собст­вен­но­му же­ла­нию во­шел в вой­ну! Прос­то­му сол­да­ту не­че­го бо­ять­ся! Ни что ему не гро­зит!— Ста­рос­та ту­ры­дан су­ка­ла­ды. Яше­реп-ни­теп тор­ма­ды.— Не хо­ди­те так... Не­мец не ос­та­но­вит­ся, по­ка не дой­дет до Ура­ла. Иди­те, сда­вай­тесь. И это­му ту­по­му языч­ни­ку так­же ска­жи, а то на ме­ня как волк смот­рит. Го­рец, на­вер­ное...

— Он по-русс­ки не зна­ет, хо­дит за мной...— Ис­мә­гыйль ап­ты­рау­лы һәм ике­лә­нү­ле та­выш бе­лән кай­та­рып җа­вап бир­де.

— Ты то­же уж не русс­кий!

Ис­мә­гыйль үзе­нең кем­ле­ген яше­рер­гә уй­ла­ма­ды да. Та­тар икән­ле­ген әйт­кәч, ста­рос­та:

— Да­же, дав­но уже чую, ка­зах что-ли, ду­маю, или из та­ких? Та­тар, та­тар!— Ул кә­еф­ле ге­нә итеп уй­ла­нып ал­ды.— Я шахтё­ром ра­бо­тал, че­ло­век из шах­ты, знаю ва­ших. Силь­ные, хо­ро­шие ре­бя­та!..

Ул бе­раз ва­кыт Ис­мә­гыйль­гә ка­рап тор­ды, имеш, чын­нан да дө­ре­сен сөй­ли­ме икән? Һе, ни­гә ял­ган­лап тор­сын ди ин­де ул аңар­га?

— Ты, бра­ток, так не хо­ди!— Ста­рос­та акыл­лы ки­ңәш би­рер­гә җы­ен­ган ке­ше төс­ле уй­ла­нып ал­ды да әле­ге дә ба­я­гы сү­зен ка­бат­ла­ды: — Расст­ре­лят, ведь, пос­чи­тая за пар­ти­за­на, знай же! Хо­ро­шо ос­ве­дом­ле­ны, что вы здесь хо­ди­те, пря­че­тесь. Два ра­за уже при­хо­ди­ли, по­ли­цаи. Пре­дуп­ре­ди­ли. Са­мое луч­шее — в двоём, вмес­те, иди­те, сда­вай­тесь. Но не нем­цам, а ру­мы­нам! Ру­мы­ни — по­луч­ше, они и с во­ен­ноп­лен­ны­ми об­хо­дят­ся, го­во­рят, по-луч­ше.

Әгәр мо­ны тың­ла­саң, шу­шы ка­дәр юл кит­кән­нән соң, те­ге авыл­га ки­ре кай­тыр­га, ши­не­лен та­бар­га ки­рәк иде. Ис­мә­гыйль­нең алай йө­рү те­лә­ге бул­ма­ган­лык­тан, ста­рос­та­ның ки­ңә­шен то­тар­га исә­бен­дә юк иде. Шун­лык­тан:

— А здесь ря­дом где-ни­будь нет ли пар­ти­зан? Не слыш­но-ли, что име­ют­ся заб­луд­шие час­ти Крас­ной Ар­мии?— дип со­раш­ты­ра баш­ла­ды.

Үзен дөнья үзә­ге бу­ла­рак той­ган карт­лач ка­нә­гать ел­ма­еп то­ру­ын­да бул­ды, та­гын да са­ка­лын сы­пыр­ды. Һич­нәр­сә­гә исе кит­мә­гән ке­ше ши­кел­ле иде. Әгәр дә аңа сы­нап ка­ра­саң, үзен­нән бү­тән һич­кем­гә исе кит­ми, ап­ты­рап та бир­ми дип нә­ти­җә чы­га­рыр­га авыр тү­гел иде. Мон­дый кы­я­фә­те Ис­мә­гыйль­нең ачу­ын чы­гар­ды. Баш­та­рак аңа ка­ра­та ту­ган ыша­ны­чы ахыр­га та­ба бет­те. Әгәр дә мөм­кин икән, егып са­лып, кый­нап таш­лар­га да күр со­ра­мас иде. Әм­ма ты­е­лып кал­ды. Теш ара­сын­нан гы­на:

— Сат­лык!— ди­гән сүз­не сык­ты.

Ста­рос­та­ның ко­ла­гы ка­ты тү­гел икән, хә­рә­кәт­ләр­гә һәм хәт­та йөз үз үз­гә­реш­лә­ре­нә дә игъ­ти­бар бир­ми кал­дыр­ма­ган.

— Вы, та­та­ры, го­ря­чий на­род, ск­возь зем­лю про­хо­ди­те,— ди­де ул. Алар­ның күз­лә­ре оч­раш­ты­лар. Ис­мә­гыйль­нең бү­ре­не­ке­дәй усал ка­ра­шын­да аның май­лы һәм сы­ек зәң­гәр төс бе­лән ба­сар­га ом­ты­лу­чы күз­лә­ре бер­ни дә тү­гел иде.

— От­ку­да долж­ны брать­ся здесь пар­ти­за­ны? Го­во­рю же, Крас­ные во­и­ны уже дав­но уд­ра­ли от­сю­да до Ура­ла. Уже Ве­ли­кий Рейх нам со­об­щил. Нем­цы идут к Вол­ге, ес­ли да­же не ус­пе­ли пе­рей­ти. Кон­чил­ся, по­кон­чи­ли с дь­я­во­лом, с чёр­том, го­ло­ву ему от­ру­би­ли. Брось­те, брось!..— Ста­рос­та­ның ка­ра­шы чит­тә иде. Ис­мә­гыйль­нең күз­лә­ре аны ни­ка­дәр ге­нә бо­рау­ла­са­лар да — фай­да­га бул­ма­ды. Карт­лач ти­шел­мә­де.— Да-да, го­во­рю же я вам, иди­те, сда­вай­тесь! Ес­ли пой­ма­ют, раст­ре­ля­ют как пар­ти­зан. Сколь­ко дней под­ряд сю­да при­хо­ди­ли по­ли­цаи. При­хо­дят и ухо­дят, при­хо­дят... Про­хо­дят по по­лям и ле­сам. Ищут вас! На­вер­ное, ду­ма­е­те, что эти зря ве­сят на де­ревь­ях?..

Ис­мә­гыйль шун­да гы­на авыл ба­шын­да­гы яф­рак­сыз агач­ка асыл­ган мә­ет­ләр­гә игъ­ти­бар ит­те. Ме­нә нәр­сә­не күр­сәт­мәк­че икән бу сат­лык! Әй­тәм аны ба­я­дан бир­ле ка­ра­шын шул як­тан ал­мый.

— Кто они?

Ис­мә­гыйль­нең со­ра­вы­на ста­рос­та җа­вап би­рер­гә ашык­ма­ды. Ба­шы­ңа ба­рып җит­те­ме, акыл­лым, ди­гән­дәй, ка­нә­гать­лек бе­лән ка­рап ал­ды. Лез­гин­ның да йө­зе шул як­ка та­ба бо­рыл­ган иде. Сөй­лә­шү­ләр­дән һич­ни аң­ла­ма­са да, сүз­ләр­нең нәр­сә ха­кын­да бар­ган­лы­гын ул да тө­ше­неп ал­ган иде бул­са ки­рәк.

— Кто они го­во­ришь? Крас­но­ар­мей­цы! Бег­лые как и вы. Хо­ди­ли-хо­ди­ли и по­па­ли. Не­мец — жес­ток! Не раст­ре­ли­ва­ет, а ве­ша­ет!— Ста­рос­та­ның бо­лай сөй­лә­ве Ис­мә­гыйль­нең кү­ңе­ле­нә шом җи­бә­рер­гә ти­еш иде һәм мак­са­ты­на иреш­те дә бу­лыр­га ки­рәк.

— Пленн­ных не ве­ша­ют, а раст­ре­ли­ва­ют! Не го­во­ри­те ерун­ду!

— Ты, та­та­рин, слиш­ком уж уп­ря­мый че­ло­век, ока­зы­ва­ет­ся!— Ста­рос­та бу юлы дө­рес әйт­те. Кем-кем, әм­ма Ис­мә­гыйль үзе­нең ки­леп чык­кан ки­ре бән­дә икән­ле­ген ях­шы бе­лә, шу­ның ар­ка­сын­да күп җә­бер-зо­лым­нар­га да тар­га­нын хә­тер­ли иде.

— Я толь­ко на хо­ро­шое го­во­рю. Ска­зал, чтоб та­кая судь­ба не ожи­да­ла вас! Впе­ре­ди — зи­ма. Где бу­де­те пря­тать­ся? Вот о чём по­ду­мал. Са­мое луч­шее, не хо­ди­те бег­лы­ми, иди­те и сда­вай­тесь. Ес­ли ска­же­те, что сбе­жа­ли с пле­на, то всё, не нес­ти боль­ше вам го­ло­вы. Мне что, ска­зал да за­был. Крас­ные приш­ли, я ос­тал­ся жи­вым, не­мец во­шел, я всё ещё жи­ву. Ум­но­го че­ло­ве­ка и зло не бе­рет, не дь­я­во­лу одо­леть. Ес­ли го­ло­ву име­ешь на пле­чах, с боя вый­дешь це­лым и нев­ре­ди­мым. Ска­жешь, что об этом те­бе го­во­рил вот этот му­жик! У ум­но­го че­ло­ве­ка и хит­рость бы­ва­ет, а пу­ля бо­ит­ся от хит­ро­го, не мо­жет его пой­мать!— Ста­рос­та шун­да Ис­мә­гыйль­нең ты­ныч­ла­нып кал­га­ны­на игъ­ти­бар итеп, ка­нә­гать ел­май­ды.— А я что, учу та­та­ри­на быть та­та­ри­ном! Ду­ра­лей! У ва­ше­го на­ро­да в ха­рак­те­ре же име­ет­ся хит­рость, не так как у этих... Этот Кав­ка­зец, не так ли? У них не ум­ная хит­рость, как там, хит­рос­ть без ума что-ли? У них толь­ко нос и всё. Не зна­ет боль­ше ни­че­го, как хо­дит под­ня­тым но­сом. Са­ми они неу­чи, а са­мо­до­вольст­ва — на де­сять че­ло­век! А та­та­ры они ум­ные, мо­лод­цы, и силь­ные, и зна­ют сво­их воз­мож­нос­тей... Но... Но вы, на­род, од­но­бо­кий, од­но­об­раз­ный. Все­му сра­зу на­чи­на­е­те ве­рить. Кто-кто, но я ва­ше­го бра­та хо­ро­шо знаю...

Ис­мә­гыйль би­реш­те. Аның сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лыр­га, ки­ңәш­лә­рен то­тар­га ки­рәк ди­гән фи­кер­гә кил­де.

— Го­во­ришь, что пар­ти­за­нов нет, да?

— Ну-у, та­та­рин!— Ста­рос­та та­вы­шын ка­лы­най­тып җи­бәр­де:— Слиш­ком уж уп­ря­мым ты ока­зал­ся. Вот ведь не ве­рит, а? Пос­мот­ри на не­го! Не зна­ешь что-ли? Наш на­род не та­кой уж глу­пый как вы. Это вы то­ль­ко не зна­е­те це­ну сво­ей го­ло­вы. А мы, ук­ра­ин­цы, не та­кие вот. Ка­кой наш вой­дет в пеп­ло, за­быв о сво­ей го­ло­вы, о своём гла­зе, то-есть, о сво­ей вы­го­де? Нет, не най­дешь та­ко­го сре­ди них! Мы приу­че­ны жить зная це­ну и вкус жиз­ни. И всё тут!

— Как же быть? Ес­ли пой­ма­ют и раст­ре­лят? Не из­вест­но о чем ду­ма­ет враг, кто об этом зна­ет?— Бу сүз­лә­ре бе­лән Ис­мә­гыйль дә хак­лы иде.— Не бу­дут дол­го сп­ра­ши­вать, по­ве­сят и нас как этих!

— Һо, дош­ло на­ко­нец?— Ста­рос­та акыл би­рү­дән мыс­кыл­лау­га күч­кән иде.— Вот так оно бы­ва­ет! Го­во­рю же, с умом ты, ми­лый че­ло­век! А это — ра­бо­та по­ли­ца­ев, для то­го, что­бы дру­гие не за­ду­ма­ли дур­но­го, на­рош со­вер­ша­ют так. Сей­час здесь весь на­род на сто­ро­не нем­цев! Вст­ре­ти­ли их хле­бом-солью. А по­че­му не вст­ре­тить-то? Ес­ли бы кто ви­дел что нат­во­ря­ли здесь ком­му­нис­ты, ты то­же так де­лал бы!

Ис­мә­гыйль аны аң­лый иде. Әм­ма ниш­лә­сен? Ва­та­ны бу туф­рак­та тү­гел. Ан­да, үз илен­дә, әгәр дә бе­ле­шеп, аны әсир төш­кә­нен­ә кү­рә сат­лык­ка чы­гар­са­лар, шул ук ком­му­нист­лар карт ән­кә­сен һәм га­зиз сең­ле­сен сал­кын төр­мә баз­ла­рын­да че­ре­тә­чәк­ләр.

— Вы уж не пряч­тесь от глаз! В сто­ро­ну ле­са да­же не смот­ри­те! Ес­ли от­сю­да пойдё­те, в сто­ро­ну юга, пря­мо до Ки­е­ва и при­ведёт до­ро­га. Да­же заб­лу­дить­ся не воз­мож­но!

— Как это? Ес­ли они вст­ре­тят­ся?— Ста­рос­та­ның сүз­лә­ре­нә шу­лай ап­ты­раш­лы со­рау­ла­ры бе­лән ки­леп ку­шы­лу­ын­нан Ис­мә­гыйль­нең тә­мам кау­шап ка­лу­ын аң­лар­га бу­ла иде.

— Кто это они? По­ли­цаи что-ли? Со­да­ты-нем­цы? А вы на это не удив­ляй­тесь! По боль­шой до­ро­ге кто толь­ко не хо­дит! Толь­ко не пряч­тесь, а иди­те в отк­ры­тую. Не на­до да­вать пред­ло­га, вы­да­вать тай­ны! Ска­же­те, буд-то по­па­ли в плен. Всех увез­ли в ма­ши­не, а про вас за­бы­ли! Так и ска­же­те. Ес­ли сп­ро­сят, ку­да вы идё­те, от­вет­те, что идё­те в Ки­ев, в ко­мен­да­ту­ру. И всё тут! Кто пе­ча­лит­ся о ком? Ко­му кто ну­жен? Ес­ли пойдё­те в сто­ро­ну фрон­та, тог­да уж всё, ка­пут, расст­ре­лят, убь­ют. А вы же бу­де­те ид­ти в отк­ры­тую, тем бо­лее в сто­ро­ну не­мец­ко­го ты­ла, зна­чит, при­мут вас как за сво­их, не так-ли?

Ис­мә­гыйль аның ки­ңәш­лә­рен ту­лы­сын­ча то­тар­га бул­ды. Бет­кән баш бет­кән ин­де, чын­нан да, бо­лай ка­чып йөр­сә­ләр, кая ба­рып чы­га­чак­лар? Әнә дош­ман­ны ипи-тоз бе­лән кар­шы ал­ган­нар икән бит, шу­лай ди шул! Күк­рәк ки­е­реп сөй­лә­шә. Ха­лык­ка нәр­сә, өс­тен­дә кем утыр­са да ба­ры­бер би­лен бө­гә. Буй­сы­ныр­га мәҗ­бүр. Ки­ре­лә­неп ка­ра, ни­чек са­бак укы­тыр­га икән­ле­ген бе­лер­ләр.

Ши­не­лен со­рап кай­та­рыр өчен ба­рыр­га те­лә­ген­дә бул­ма­са да, бу ки­леш ке­нә дә йө­ри ал­мый; яки шу­шы ка­рач­кы буш­ла­тын са­лып таш­лар­га ти­еш, яи­сә пар­ти­зан дип ка­бул итә­чәк­ләр Ис­мә­гыйль­не.

Ста­рос­та асыл­да на­чар ке­ше тү­гел икән, шу­шы те­ләк­лә­рен­нән тыш, хәл­лә­ре­нә ке­реп, ул алар­га бер бө­тен ик­мәк бир­де. Өе­нә ча­кы­рып тор­ма­ды. Ки­тәр ал­дын­нан:

— Прис­лу­шай­тесь к мо­им сло­вам! Я не шу­тил!— дип та­гын да ка­бат­ла­ды. Ул күр­сәт­кән юл буй­лап бар­ган­да кар­шы­ла­ры­на бер ат­лы оч­ра­ды. Бо­лар мон­да ниш­ләп йө­ри­ләр икән ди­гән­дәй ап­ты­рап ка­рап уз­ды. Үз кы­зык­сы­нуы бе­лән шак­тый ма­вык­кан иде бу­лыр­га ки­рәк, ка­раш­ла­ры оч­раш­кач, сә­лам­ләш­кән­дәй итеп ба­шын сел­ке­де. Ис­мә­гыйль дә ир­ләр­чә җа­вап кай­тар­ды. Кә­е­фе кү­тә­ре­леп кит­те. Мө­га­ен бу исән­лә­шү йо­ла­сы­ның хик­мә­те бур­дыр! Юк­ка гы­на­мы бу­ын­нан-бу­ын­га кү­чеп ки­лә ул га­дәт? Сау­лык со­ра­шу чын­нан да ке­ше­ләр­гә исән­лек би­рә­дер, имин­лек­лә­рен арт­ты­ра­дыр?

 

VII

Олы юл тын­гы­сыз бу­лып чык­ты. Дош­ман ма­ши­на­ла­ры һәм хәт­та бе­рән-сә­рән бул­са да танк­ла­ры узып-узып тор­ды. Лез­гин һа­ман да “тел­сез” ба­ра бир­де. Ис­мә­гыйль­нең дә сөй­лә­шер сү­зе юк иде. Әм­ма:

— Урс–­сол­дат!..— дип не­мец­лар­ның, кай­ва­кыт хәт­та тук­та­лып, бар­мак төр­теп кө­лү­лә­ре ба­ра тор­гач тең­кә­се­нә тия баш­ла­гач:

— Бу­лыр, пы­ча­гым, урыс сол­дат си­ңа!— дип җир­гә тө­ке­реп, ка­ты гы­на сү­ген­гә­ләп тә ал­ды.— Урыс­ның йө­зен дә күр­гән юк әле­гә!

Бу аның үз яз­мы­шы­на рән­җүе, мыс­кыл­ла­нуы иде!

Шу­ны­сы га­җәп бул­ды, бер ге­нә урын­да да алар­ны тук­тат­ма­ды­лар, до­ку­мент­ла­рын со­рап та ма­таш­ма­ды­лар. Кул­ла­рын кү­тәр­теп яи­сә бо­гау­лап та куй­ма­ды­лар. Һич­кем­гә алар­ның кем­лек­лә­ре кы­зык­сын­дыр­мый иде­ме, әл­лә мах­сус йөк­лә­нел­гән эш бе­лән йө­ри­ләр дип ка­ра­ды­лар­мы? Хәт­та бер не­мец тан­кы тук­та­лып, ан­нан чык­кан һәм та­ма­ша кыл­ган гас­кә­ри­ләр ике са­выт ит кон­сер­ва­сы, бу­хан­ка­лы ик­мәк тә кул­ла­ры­на тот­ты­рып кит­те­ләр. Мо­ңа ка­дәр ан­дый су­гыш ма­ши­на­ла­рын юл уңа­ен­да күп күр­гән­лек­тән, алар га­җәп­лә­нү­дән тук­та­ган иде­ләр. Бо­лар­ның гай­ре та­би­гый кы­ла­ну­ла­ры исә та­гын да ап­ты­раш­та кал­ды­рыр­лык иде. Әй­тә­ләр иде аны, ке­рә­се аш бул­са, авы­зың­ны ер­тып ач­ты­ра дип. Дө­рес икән шул! Мо­ңа нәр­сә ди­сең ин­де?

Юл чи­тен­дә­ге чак­рым ба­га­на­ла­ры Ки­ев­ка якын­ла­шып ки­лү­лә­рен ис­кәр­тә иде. Бе­рен­че тап­кыр алар­ны чат­та тук­тат­ты­лар. Дө­рес, әгәр дә ал­дан уй­ла­ган бул­са­лар, әй­лә­неп тә узар­га мөм­кин иде­ләр, әм­ма ку­рык­мый­ча туп-ту­ры үз­лә­ре сак­чы­лар ку­лы­на ба­рып кер­де­ләр. Алар­ны бер офи­цер кар­шы­сы­на ки­те­реп бас­тыр­ды­лар. Ке­сә­лә­рен ак­та­рыр­га әмер би­рел­де. Лез­гин исә бе­теп җит­мә­гән кон­сер­ва чы­гар­ды. Тик­ше­рү­че сол­дат ул са­выт­ны чит­кә ыр­гыт­кан иде дә, мес­кен лез­гин, аны-мо­ны ка­рап тор­мас­тан, шул кон­сер­ва­сы­на таш­лан­ды. Сак­та­гы­лар ав­то­мат­ла­ры­на ябы­шыр­га өл­гер­гән­дә ул ин­де шул са­выт­ның тө­бен­дә кал­ган ри­зык­ны ялый баш­ла­ган иде. Мо­ны кү­реп ал­ган сол­дат­лар кө­ле­шер­гә то­тын­ды­лар, хәт­та Ис­мә­гыйль­нең дә авы­зы ерыл­ды.

Һәм ме­нә шу­шы яр­дәм ит­те дә ин­де. Мо­ңа ка­дәр усал ка­ра­ган бул­са­лар, хә­зер ике як­ның да кә­е­фе үз­гәр­де. Кө­тел­мә­гән­дә ара­дан бер­се Ис­мә­гыйль­гә хәт­та яр­ты ик­мәк тот­тыр­ды. Ни­чә көн­нәр юл­да ки­лү ар­ка­сын­да ялык­кан тән­нә­ре­нә нык­лык өс­тәр өчен ри­зык­ның бер дә ар­ты­гы юк иде. Фа­шист икән, ул не­мец­лар усал һәм дә ерт­кыч бу­лыр­га ти­еш­ләр дә, әм­ма ни өчен­дер алар ул ка­дәр үк кы­лан­ма­ды­лар. Эш­лә­ре юк са­бый­лар төс­ле ка­бат-ка­бат кө­леш­те­ләр. Әгәр дә мөм­кин бул­са, шу­шы ике әсир­не кар­шы­ла­ры­на утыр­тып, су­гыш хәл­лә­ре ха­кын­да гай­бәт­ләр ал­ма­шыр­га, чын ир­ләр­чә усал­лык бе­лән сү­ге­неп алыр­га, ха­тын-кыз­лар­ны ис­кә тө­ше­рер­гә һәм та­гын әл­лә нин­ди хик­мәт­ләр сөй­лә­шеп ка­лыр­га да тар­сы­нып тор­мас иде­ләр. Әм­ма тел­ләр баш­ка­лы­гын­нан биг­рәк, ус­тав та­ләп­лә­рен ат­лап чы­гар юл тап­ма­ды­лар. Ис­мә­гыйль­нең как­ча йө­зен­дә ел­маю сы­зык­ла­ры озак сак­лан­ды. Лез­гин үзе­нең кы­ла­ны­шын­нан ка­нә­гать ке­ше төс­ле кы­я­фә­тен га­дә­ти тот­ты. Алар­ны шә­һәр­гә үт­кә­реп җи­бәр­де­ләр һәм хәт­та ко­мен­да­ту­ра­ның да кай­да­лы­гын өй­рә­теп кал­ды­лар. Ни өчен­дер, бил­ге­сез, оза­та ба­рыр­га да сак бил­ге­лә­мә­де­ләр. Ин­де күп­тән авы­ра­ер­га өл­гер­гән аяк­ла­рын сөй­рәп, яз­мыш­ла­ры­на ис­лә­ре дә кит­мә­гән бән­дә­ләр төс­ле Ис­мә­гыйль бе­лән лез­гин һа­ман да ал­га та­ба ат­ла­ды­лар. Хә­ра­бә хә­ле­нә кил­гән йорт­лар һәм бом­ба­лар­дан ка­ез­лан­ган урам­нар гү­я­ки егер­ме икен­че июнь кө­не­нең ир­тән­ге сә­гать дүр­тен хә­тер­ләр­гә сең­де­рер өчен юри шу­шы хәл­дә то­ра би­рә­ләр иде. Ан­да-сан­да кем­нәр­дер кай­на­ша­лар, хә­ра­бә­ләр ара­сын­да ка­зы­на­лар. Те­ге­не-мо­ны сөй­рәш­те­реп ма­та­шу­чы ма­лай­лар, алар­га ияр­гән ху­җа­сыз эт­ләр, хәс­рәт­ле йөз­ле агай­лар — бо­лар ба­ры­сы да ин­де та­ныш кү­ре­неш­ләр­дән иде. Фа­шист­лар ас­тын­да кал­ган­нар­ның да, әле су­гыш уты ба­рып җит­мә­гән Ка­зан­ның да Ис­мә­гыйль­гә бу ва­кыт­та бер­төр­ле­рәк­тер сы­ман то­ел­ды. Шу­лай­дыр ин­де, ил өс­те­нә кил­гән бә­ла һәм­мә­не бер­төр­ле итә, кай­ва­кыт­та ки­ре­сен­чә дә бу­ла, хә­веф ас­тын­да кал­ган­нар­ның хә­ле дош­ман ку­лы­на ке­рү­че­лә­ре­не­ке­нә ка­ра­ган­да авыр­рак та әле! Тор­мыш бит ин­де ул. Бе­рәү­ләр­нең ак­ла­ныр­га мөм­кин­лек­лә­ре бу­ла, икен­че­ләр­нең исә аңа да ха­кы кал­мый.

Алар ике як­ка чис­тар­ты­лып, ар­чыл­ган үзәк урам буй­лап ал­га та­ба бар­ды­лар да бар­ды­лар. Юл­ла­рын­да әсир гас­кә­ри­ләр дә оч­ра­ды­лар. Шу­лар янын­нан уз­ган­да бе­ра­ра тук­тап та тор­ган иде­ләр, имеш, та­ныш-бе­леш­лә­ре юк­мы икән? Бул­ма­ды. Ни хик­мәт, бо­лар­ны сак­лау­чы сол­дат­лар ирек­тә, үз җай­ла­ры­на йө­реп ма­таш­кан Ис­мә­гыйль бе­лән лез­гин­ны бер дип тә бел­мә­гән ке­бек кы­лан­ды­лар. Бе­рәү­ләр бул­са, то­тып алып, сөй­рәп кер­теп, бү­тән­нәр ара­сы­на ки­те­реп ку­шар, кат­наш­ты­рып җи­бә­рер иде­ләр. Юк шул, ни­чек ул сак­чы­лар­га: “ Без дә шу­шы­лар ке­бек гас­кә­ри әсир­ләр!”— дип әй­тә­сең? Те­лен бел­мә­гәч, юнь­ләп аң­ла­тып та бул­мый әле аны. Ис­мә­гыйль, уңай­лы­рак урын­ны сай­лап, шул әсир­ләр янын­а­рак ба­ра баш­ла­ган иде дә, ара­ла­ры­на шун­да ук сак­чы ки­леп бас­ты һәм ав­то­ма­тын тө­бә­де, ни­дер кыч­кыр­ды. Кул хә­рә­кә­тен­нән ге­нә бу ти­рә­дән ки­тәр­гә куш­кан­лы­гы аң­ла­шы­ла иде.

Ко­мен­да­ту­ра ди­гән­нә­ре та­за һәм нык­лы итеп тө­зел­гән дүрт кат­лы йорт­ка ур­наш­кан бу­лып чык­ты. Әм­ма алар­ны ишек­тән уз­дыр­ма­ды­лар. Кар­чы­га кы­я­фә­тен­дә бас­кан ике метр ча­ма­сын­да­гы озын буй­лы һәм та­за җил­кә­ле ишек сак­чы­сы яны­на бар­ган иде­ләр, шун­да ук ки­ре бор­ды. Бер­кем­гә дә ки­рәк­лә­ре бул­ма­ган мес­кен кә­җә бе­лән са­рык хә­лен­дә ка­лып, Ки­ев урам­на­ры буй­лап шак­тый озак йөр­гән­нән соң гы­на алар үз­лә­ре­нә ки­рәк­ле ко­мен­да­ту­ра­ны эз­ләп тап­ты­лар. Бак­саң, те­ге юлы бө­тен­ләй дә икен­че төр­ле ишек­кә ба­рып ке­рә яз­ган­нар икән бит. Мон­да исә рус­ча гы­на бел­гән­нәр өчен­дер ин­де, ка­чак­лар­га һәм юга­лып йө­рү­че­ләр­гә мах­сус ко­мен­да­ту­ра ач­кан­нар. Те­ген­дә­ге ке­бек ишек тө­бен­дә сак та юк. Йорт ал­ды ту­лы адәм­нәр, нин­ди­лә­ре ге­нә кү­рен­ми. Әм­ма бер­се дә сол­дат ки­е­мен­дә тү­гел. Кай­сы­ла­ры җи­гү­ле ат ба­шын то­тып то­ра­лар, кай­сы­ла­ры хәт­та ар­ба­ла­ры­на, алай-бо­лай кыш баш­ла­нып кит­мәс­ме дип­тер ин­де, ча­на да сал­ган­нар. Әл­лә бер-бер җир­гә эш­кә ку­ар­га җы­ен­ган­нар­мы соң алар­ны?

Бу­сы нәкъ шул ста­рос­та әйт­кән урын бу­лып чык­ты. Ки­ев­та ру­мын гас­кә­ри­лә­ре бул­ган­лык­тан, ко­мен­да­ту­ра­сы да алар­ны­кы икән. Бер өс­тәл яны­на ки­леп, аның ар­тын­да­гы ка­лын пы­я­ла күз­лек­ле пи­сәр ише бе­рәү­гә бо­лар үз­лә­ре­нең ни сә­бәп­ле мон­да йө­рү­лә­рен әйт­кәч, те­ге сак кы­на кү­тә­ре­леп ка­ра­ды да авы­зын ер­ды һәм урыс­ча­лап:

— Вот те­бе на,— дип кө­лә баш­ла­ды. Аңа бү­тән­нәр дә бо­ры­лып ка­ра­ды­лар. Эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген аң­ла­мый­ча­рак тор­ды­лар, хә­ер, алар­га сөй­ләр­гә ат­лы­гып то­ру­чы да юк иде.

Әсир­лек ди­гән нәр­сә шу­шы ми­кән­ни? Аны бер дә га­лә­мәт зур га­зап дип күз ал­ды­на ки­те­рә иде Ис­мә­гыйль, имеш, изә­ләр, кый­ный­лар, ин­тек­те­рә­ләр, ан­на­ры соң те­зеп бас­ты­ра­лар да ата­лар. Кая ди ул, ин­де ни­чән­че көн­нә­рен ап­ты­рап йө­ри­ләр, ә алар­ның һич­кем­гә ки­рәк­лә­ре юк. Ору­чы да, су­гу­чы да, тап­тар­га җы­е­ну­чы да кү­рен­ми.

Ис­мә­гыйль­дән со­рау ал­ган­да әл­лә ни төп­че­неп тә тор­ма­ды­лар. Ә лез­гин­га бө­тен­ләй дә җи­ңел­гә бул­ды: бер сү­зен дә аң­ла­ма­гач, баш­ла­рын ка­ты­рып та тор­ма­ды­лар, “рус са­ры­гы” ди­де­ләр дә шу­ның бе­лән бет­те.

Ис­мә­гыйль­нең го­ме­рен­дә дә шу­шы ка­дәр мә­ет та­шы­га­ны һәм күр­гә­не бул­ма­ган­дыр. Яшә­еш­нең мәгъ­нә­сез­ле­ге, хы­ял­лар­ның ах­мак­лы­гы, дөнь­я­лык­ның кил­бәт­сез­ле­ге ме­нә шу­шын­да ачы­ла икән ул. Тор­мыш­ка һич­бер төр­ле ыша­ныч кал­мый. Хәт­та җи­ңү­че­ләр­не һәм да­һи­лар­ны да аяу­сыз үлем кыз­га­нып тор­мый, чал­гы­сы бе­лән сы­зып кы­на үтә. Дөнь­я­лык­ны үз­гәр­тәм ди­гән бу­лып әл­лә нин­ди га­мәл­ләр кыл­ган, ат­лык­кан һәм ом­тыл­ган, бү­тән­нәр­не үз ар­тын­нан ияр­тер­гә ты­рыш­кан, акыл өй­рәт­кән итә­сең. Бак­саң, бер­се дә ки­рәк тү­гел икән!

Әсир бу­ла­рак Ис­мә­гыйль­не зин­дан­га да, төр­мә­гә дә яки хәр­би тот­кын­нар ла­ге­ры­на да ат­кар­ма­ды­лар. Ба­ры­бер кач­ма­сы­на ыша­нып­тыр ин­де, гос­пи­таль­гә эш­кә бил­ге­ләп куй­ды­лар. Лез­гин бе­лән ике­сен бер­гә. Өс­лә­ре­нә ак ха­лат ки­еп, яра­дан үл­гән су­гыш­чы­лар­ны ят­кан урын­на­рын­нан кү­тә­реп чы­га­рыр һәм са­рай­да­гы өс­тәл­ләр­гә те­зеп са­лыр­га ти­еш иде­ләр. Дө­рес, сол­дат­лар­ның үле гәү­дә­лә­рен та­бут­лар­га кую йо­ла­сын үтәү­гә алар­ны якын да ки­тер­мә­де­ләр, кү­мү эшен­дә дә кат­наш­ла­ры юк иде, әм­ма бо­лар­дан баш­ка да эш­лә­ре җи­тәр­лек бул­ды. Утын ки­те­рү, ки­сү-яру, мич­ләр­не ягып җы­лы­ту, су кай­на­ту — бу­сы ин­де төп хез­мәт­лә­ре­нең бер­се, җи­лек­ләр­не су­ы­ра тор­га­ны.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных