Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 31 страница




Лез­гин эш­кә ял­кау һәм ах­мак­ка, аң­сыз­га са­лы­ныр­га яра­ту­чы бу­лып чык­ты. Ни­чек тә эш­не Ис­мә­гыйль­нең үзе­нә ге­нә кал­ды­рыр­га, утын һәм мич бе­лән мә­шә­кать­лән­мәс­кә ты­рыш­ты. Пыч­кы тар­та баш­ла­саң, тиз ара­да тир­ләп чы­га да өс­тен са­лып таш­лый, сал­кын ти­дер­гән­дәй йөт­ке­рә-ютәл­ли, та­гын да әл­лә ни­ләр уй­лап чы­га­ра. Ә мә­ет та­шыр­га ди­сәң, аңа куш, хә­зер ке­реп йө­ге­рә, но­сил­ка­ны да эләк­те­реп тор­мый.

Алар­ны гос­пи­таль­дән ике өй аша гы­на яшәү­че бер карт бе­лән кар­чык­ка ур­наш­тыр­ды­лар. Йорт­ла­ры ях­шы иде. Ху­җа­ла­рын да күз ти­мәс­лек ке­нә итеп мак­тар­га бу­ла. Ис­мә­гыйль­ләр­нең бу як­тан да хәл­лә­ре зар­ла­ныр­лык бул­ма­ды. Ки­чен ике-өч агач тү­мә­ре алып кайт­са­лар да ху­җа­ла­ры өчен шат­лык иде, шул­па­ның да ку­е­ра­гын са­ла­лар, ик­мәк­не дә ка­лын­рак ки­сә­ләр, йөз­лә­ре дә сү­рән бул­мый.

Ис­мә­гыйль үзе­нә чо­лан ке­бек урын­га ку­ел­ган ка­ра­ват­ны сай­лап ал­ды. Лез­гин түр­гә үк ке­реп ур­наш­ты. Карт бе­лән кар­чык­ка мич ба­шын­нан бү­тән җир ки­рәк тү­гел иде.

Бо­лай ук бул­гач, тор­мыш­тан зар­ла­нып то­рыр­лык тү­гел, яра­мый да иде. Әм­ма әсир­нең дә, тот­кын­ның да кө­не көн­гә ох­шаш рә­веш­тә ба­ра, шун­лык бе­лән бә­гырь­лә­рен ер­та, тең­кә­лә­рен кор­та баш­лый. Ирек­нең ка­де­ре ар­та. Го­ме­ре­нең ахы­ры ни бе­лән бе­тә­чә­ген ал­ды­на ки­те­рер­лек­ме ин­де? Те­лә­гән ва­кыт­ла­рын­да атып та үте­рер­гә, зин­дан­га да таш­лар­га мөм­кин­нәр.

Ис­мә­гыйль тәр­тип­не ях­шы то­тар­га ты­рыш­ты. Не­мец­лар ха­кын­да ишет­кә­лә­гә­не бар иде, имеш, Ау­ро­па­да тө­гәл­лек һәм эш­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру ягын­нан алар­га җит­кән ха­лык юк. Ә та­тар алар­дан кай­сы ягы бе­лән ким?

Хез­мә­тен­дә­ге ты­рыш­лы­гы һәм га­мә­лен­дә­ге тө­гәл­ле­ге бе­лән ул тиз ара­да ру­мын­нар­ның да, ук­ра­ин һәм рус­тан Гер­ма­ния хез­мә­те­нә күч­кән та­бип­лар­ның да ыша­ны­чын яу­лап алыр­га өл­гер­де. Әү­вә­ле кы­ек күз таш­ла­са­лар, ин­де аңа “та­та­рин” дип ке­нә эн­дә­шә­ләр, утын­га да ат җик­те­реп, ял­гы­зын яки лез­гин бе­лән бер­гә җи­бә­рү­не сак­сыз­лык дип уй­ла­мый­лар. Дө­рес, Ис­мә­гыйль дә тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел, кү­рә: алар­ны һа­ман да хә­тер­ләш­те­реп ке­нә то­ра­лар, кай­да ниш­ләп йө­рү­лә­рен дә кү­зә­тү­дән тук­та­мый­лар. Ни­ка­дәр чы­дам кү­рен­гән лез­гин­ның соң­гы ва­кыт­лар­да те­ле ачыл­га­лап, авы­зын­нан шай­тан исе ки­лә тор­ган бу­лып кит­кәч, аңа да сә­ер­се­нер­гә ту­ры кил­де. Ка­ян ак­ча юнә­тә дә кө­меш­кә та­ба?

Ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән лез­гин да Ис­мә­гыйль­не чит­кә куй­мый­ча, ше­шә ти­рә­се­нә ча­кыр­га­лый баш­ла­ды. Әм­ма сер­не тиш­ми, чу­кын­ган. Ис­мә­гыйль алай да, бо­лай да со­рап ка­ра­ды үзен­нән, тең­кә­се­нә тия баш­ла­гач кы­на те­ге: “Ху­җа­лар­ның чо­ла­ны­на юл тап­тым!”— ди­гән­дәй, озак кы­на аң­лат­ты. Аңа ышан­мас­лык та тү­гел иде. Бу­лыр да, әнә күз­лә­ре ни­чек уй­нап кы­на то­ра­лар. Әм­ма бу га­мә­ле хә­ер­ле­гә бу­лыр­мы, ях­шы­га алып ба­рыр­мы? Бел­мәс­сең, бәл­ки уз­гын­чы гы­на­дыр әле! Тик ху­җа­ла­ры си­зе­неп кал­ма­гае! Әм­ма алар да ләм-мим, аны-мо­ны әйт­кән­нә­ре дә, сиз­дер­гән­нә­ре дә юк.

Ә бер­көн­не лез­гин­ның мә­ет­ләр ара­сын­да кай­наш­кан ва­кы­ты­на ту­ры ки­леп, Ис­мә­гыйль ке­реп бар­ган җи­рен­нән тук­та­лып кал­ды. Утыр­тып ка­дак­ла­ган так­та­лар бе­лән ге­нә бү­лен­гән ала­чык­ның ар­гы ба­шын­да та­бут­лар­га са­лы­ныр өчен чи­рат кө­теп те­зел­гән үле­ләр иде. Лез­гин алар­ның кай­сы­ның авы­зын ка­ез­лый, баш­ка­сы­ның ку­лын ка­раш­ты­ра. Нәр­сә­ләр­не­дер алып, ке­сә­се­нә ту­ты­ра. Эше күп­лек­тән оны­ты­лып ки­теп, ва­кыт ба­ры­шын бө­тен­ләй дә ис­кә ал­мый­ча, тә­мам ма­вы­гып ма­та­ша.

Ис­мә­гыйль аның кар­шы­сы­на чы­гып бас­ты. Һич­ни эн­дәш­ми­чә ка­рап то­ра бир­де. Лез­гин дә шун­да гы­на аны шәй­ләп, ба­шын ак­рын гы­на кү­тәр­де. Ел­май­ды. Күз­лә­рен­дә­ге кур­ку­ны яше­рер­гә те­ләп­ме, ка­ра­шын усал­лан­дыр­ган­дай ит­те. Әм­ма Ис­мә­гыйль­нең һич­ни әйт­мә­ве аның кү­ңел нык­лы­гын боз­ды. Ул, то­ра-то­рыш­ка, ал­га та­ба ку­лын су­зып:

— Во, на!..— ди­де.

Учын­да әле яңа гы­на мә­ет­тән сал­ды­рыл­ган ал­тын бал­дак иде. Мо­ның бе­лән ниш­лә­мәк бу­ла икән ул? Һе, көн дә чө­мер­гән кө­меш­кә­се­нең кай­дан кил­гән­ле­ген аң­лар­га мөм­кин. Буш­ка ше­шә­се бе­лән кем тот­тыр­сын ди аңа? Ме­нә ни­чек җай­ла­ган!

Соң­гы ва­кыт­лар­да мә­ет­ләр­дә­ге сә­ер хәл­ләр­не ру­мын­нар да си­зен­гән­нәр һәм күз-ко­лак бу­ла баш­ла­ган иде­ләр. Кул­лар­да­гы бал­дак­ка хөр­мәт бе­лән ка­ра­ган­лык­ла­ры сә­бәп­ле, аны мә­ет­тән сал­ды­рып алып ка­лыр­га бер­се­нең дә ба­шы­на кил­мә­гән­лек­тән, бу мор­дар­лык­ны кем баш­ка­ру­ын та­бар­га те­ләү­лә­ре, әм­ма һа­ман да га­еп­ле­не то­та ал­мау­ла­ры ар­ка­сын­да ачу­ла­ры кай­ный, һәр­кем­нән ди­яр­лек шик­лә­нә иде­ләр. Әгәр лез­гин­ны эләк­тер­гән бул­са­лар, да­ры ага­чы­на ил­теп аса­чак­лар. Ис­мә­гыйль­не дә аяп тор­ма­я­чак­лар. Мо­ны гы­на тө­ше­нер­лек иде, югый­сә.

Ис­мә­гыйль исә үзе­нә лез­гин суз­ган бал­дак­тан баш тарт­ты. Кай­сы мә­ет­тән сал­ды­рыл­ган­лы­гын авыр­лык­сыз гы­на да тө­ше­нер­гә бу­ла иде. Бал­дак уры­ны бар­мак­та ага­рып ка­ла шул. Лез­гин­нан бал­дак­ны алып, Ис­мә­гыйль аны мә­ет­нең бар­ма­гы­на ка­бат ки­дер­тер­гә ге­нә баш­ла­ган иде, ар­тын­нан та­выш бир­де­ләр. Бо­ры­лып ка­ра­са, ру­мын сол­дат­ла­ры икән. Ачу бе­лән ки­те­реп тип­те­ләр һәм бө­ге­леп төш­кән Ис­мә­гыйль­не сөй­рәп ала­чык­тан алып чык­ты­лар да ишек ал­дын­да­гы кар­га өе­ме­нә таш­ла­ды­лар. Аның авыз-бо­ры­нын­нан ак­кан кан су­еп таш­лан­ган су­гым тәэ­си­рен кал­ды­ра иде.

 

VIII

Хан­бал­ның кай­да­лы­гы бе­лән кы­зык­сы­ныр­лык бер ге­нә ке­ше дә юк иде. Шун­лык­тан аның кү­ңе­ле дә ты­ныч­ла­на төш­те. Ку­лын­да­гы кө­рә­ге — бер­дән­бер ко­ра­лы һәм ки­ңәш­че­се бул­ган­лык­тан, ары­ган­да гы­на аңа та­я­нып кал­мый­ча, һа­ман да үзе бе­лән йөр­тә бир­де. Әгәр дә бү­тән бе­рәү аның кө­рә­ге­нә ки­леп ябы­ша кал­са, тиз ара­да кай­та­рып ала тор­ган бу­лып кит­те.

Эше әл­лә ни зур акыл со­рый тор­ган­нан тү­гел. Эл­гә­ре алар ни­гез чо­кыр­ла­рын ка­зы­ды­лар. Аңа таш та­шып ту­тыр­ды­лар һәм, из­мә ко­еп, җир­дән ун­биш сан­ти­метр­лар би­ек­ле­ген­дә кү­тәр­де­ләр дә ди­вар­ла­рын кир­печ­тән өя дә баш­ла­ды­лар. Эш сә­гать­лә­ре тә­мам ары­ган­нан арыл­ган­чы­га­ча бу­лып, бу­ран ду­ла­ган көн­нәр­дә дә тук­та­лып тор­гы­зыл­ма­ды. Әм­ма авы­рый-ни­тә кал­саң, бе­раз­га ял да би­рә иде­ләр. Тир­ләп-пе­шеп эш­ләр­гә ту­ры кил­гән­лек­тән, ар­ка­ла­ры ша­быр су­га ба­та, ә хә­рә­кәт­сез кал­саң, туң­ды­ра ук баш­лый. Шун­лык­тан һа­ман да сел­кен­гә­ләр­гә ту­ры ки­лә. Ә сак­чы­лар­ның хә­ле авыр, нин­ди ге­нә ка­лын то­лып ки­сә­ләр дә, су­ык алар­ның та­бан­на­рын­нан бул­са да үтеп, аяк­ла­рын би­е­тер­гә ге­нә то­ра. Мес­кен­нәр, ап­ты­ра­ган­нан­мы, кат­лы-кат­лы сү­ген­гә­ләп ал­га­лый­лар. Учак тер­ге­зеп, ан­нан җы­лы эз­ли­ләр. Ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән кол­ла­ры­на да шул ти­рә­гә ки­лер­гә рөх­сәт итә­ләр.

Хан­бал бе­рен­че көн­нәр­не һич­кем бе­лән ара­лаш­ма­ды. Ул ни­чек бү­тән­нәр­гә ачу бе­лән ка­ра­са, баш­ка­лар да аңар­га бү­ре­дәй усал­ла­нып күз таш­лый иде­ләр. Әгәр дә бо­лай ба­ра бир­сә, тиз­дән һәм­мә­се адәм те­лен оны­тып, хай­ван­нар­ча ым бе­лән ге­нә ара­ла­ша баш­ла­я­чак­лар. Дө­рес, алар­ны мон­да ке­ше­гә са­нау­чы­лар да кү­рен­ми, һич­кем ал­дын­да ка­дер­лә­ре юк иде.

Шу­шы­лай га­дә­ти­лә­неп һәм га­дәт­лә­неп кит­кән көн­нәр­нең бер­сен­дә кө­тел­мә­гән хәл бул­ды. Хан­бал­лар бе­лән эш­ләү­че ак чәч­ле ир юк­ка чык­ты. Баш­та­рак мо­ны си­зү­че-ис­кә­рү­че бул­ма­ды, ә ан­на­ры, бе­лен­гәч, ыгы-зы­гы куп­ты. Мо­ңа ка­дәр ал­ты-җи­де ке­ше ге­нә ке­бек то­ел­ган сак­чы­лар төр­ке­ме бер чаң та­вы­шын­нан йөз­гә якын­лаш­ты. Бө­тен эш ко­рал­ла­рын да җы­еп алып, эш­че­ләр­не бер төр­кем эче­нә кыс­рык­ла­ды­лар да әй­лән­де­реп ал­ды­лар һәм алар­га ав­то­мат­ла­рын тө­бә­де­ләр. Шу­шын­да ба­ры­сын да атып үте­рер­гә ти­еш иде­ләр төс­ле. Хан­бал­ның ар­ка мие бу уй­дан че­мер­дәп куй­ды. Кар­шын­да­гы сак­чы­ның ав­то­мат көп­шә­се ту­ры аның күк­рә­ге­нә тө­бәл­гән, ме­нә хә­зер атып та җи­бә­рер ке­бек иде.

Хан­бал­ны нин­ди­дер көч ал­га та­ба этәр­де. Ул тук­та­лып ка­ла ал­ма­ды. Сак­чы бе­лән ара­ла­ры якы­най­ган са­ен кот­кы­сы да ар­та бар­ды. Ме­нә хә­зер те­ге ах­мак аңа атар, тә­нен кай­нар яд­рә­ләр тиш­кә­ләп үтәр...

Әм­ма сак­чы үзе дә кал­ты­ран­ды, бәр­гә­лән­де, ав­то­ма­ты гы­на тел­гә кил­мә­де. Хан­бал да тук­та­лып кал­ма­ды. Аңа кем­дер нәр­сә­дер кыч­кыр­ды. Аны да аң­лар­лык итеп ишет­мә­де. Ин­де дә маң­гай­га-маң­гай ки­лер­ләр һәм бу­газ­га-бу­газ чәй­нә­шер­ләр!

Хан­бал сак­чы­ның ав­то­ма­ты­на ябыш­ты һәм кис­кен хә­рә­кәт бе­лән аны этеп җи­бәр­де. Кай­дан нин­ди көч кил­гән­дер, аның се­рен уй­лап та ка­ра­ма­ды. Ба­ры тик үзе­нең ба­тыр­лы­гы­на һәм гай­рә­те­нә ге­нә исе кит­те. Бу — бер төш ке­бек ке­нә иде. Ни­чек бул­са бул­ды, әм­ма тук­та­лып ка­лыр­га ти­еш тү­гел иде ул. Мо­ны гы­на үзе дә ях­шы аң­ла­ды. Ки­зән­де һәм сак­чы­га ти­беп җи­бәр­де. Аның чал­кан ба­рып тө­шүе һәм өн­сез ка­луы кө­тел­мә­гән хәл иде. Җи­тез хә­рә­кәт бе­лән Хан­бал ав­то­мат­ның ку­ро­гын тарт­ты, уй­лап һәм тө­бәп тор­мас­тан атып җи­бәр­де. Мо­ны ук көт­мә­гән сак­чы­лар, ки­нәт кур­кы­шып, кай­сы уң­га тә­гә­рә­де, кай­бер­лә­ре ятып кал­ды­лар. Фор­сат­тан фай­да­ла­ныр­га өл­гер­гән­нәр­нең ку­лы­на алар­ның ко­рал­ла­ры күч­те. Озак­ка су­зы­лыр­га мөм­кин бул­ган аты­шу тиз тук­тал­ды. Кай­чан гы­на кол­лар хә­лен­дә­ге Хан­бал һәм аның ип­тәш­лә­ре хә­зер ху­җа­га әве­рел­гән, үз кү­лә­гә­лә­рен­нән дә кур­ку­чы сак­чы­ла­ры тот­кын­лык­ка төш­кән иде­ләр.

— Ниш­лә­де­гез сез, егет­ләр!..— Мо­ңа ка­дәр үзе­нең күн­дәм­ле­ге һәм тың­лау­чан­лы­гы бе­лән ае­ры­лып тор­ган чу­аш еге­те чәч­лә­рен йол­кыр­га җы­ен­ган ке­ше төс­ле бү­ре­ген бер чит­кә ыр­гыт­ты, сы­гы­лып төш­те. Аның сүз­лә­рен­нән акы­лы­ның ни­ка­дәр үс­кән­ле­ген ях­шы аң­лар­га бу­ла иде: — Ха­рап ит­те­гез, ба­ры­быз­ны да ха­рап ит­те­гез! Бе­те­рә­ләр баш­лар­ны! Бе­ре­без­не дә исән кал­дыр­ма­я­чак­лар, бе­леп то­ры­гыз! Ут­та ян­ды­ра­чак­лар!

Әм­ма чи­ге­нер­гә соң иде. Кай­бе­рәү­ләр аның сүз­лә­рен шун­да ук кү­ңел­лә­ре­нә якын ал­ды­лар. Ара­га ике­лә­нү кор­ты тө­шеп, саф һәм пакь ни­ят­лә­рен ки­ме­рер­гә, кү­ңел­лә­рен тиш­кә­ләр­гә то­тын­ды. Ип­тәш­лә­ре­нең күз­лә­ре Хан­бал­да иде. Ул шун­да гы­на ва­кый­га­лар­ның ху­җа­сы үзе бул­ган­лы­гын тө­ше­неп ал­ды. Әйе, хә­зер аның сү­зе — сүз, аның те­лә­ге — те­ләк! Ул нәр­сә әйт­сә, шул бу­ла­чак!

Мо­ңа ка­дәр шу­шын­дый җа­вап­лы­лык хи­сен бар­лык авыр­лы­гы бе­лән то­еп һәм кү­тә­реп ка­ра­ма­ган­лык­тан, Хан­бал­ның тез-бу­ын­на­ры кал­ты­рап тө­шәр­гә ти­еш иде. Ул мо­ны ях­шы той­ды. Һәр әйт­кән сү­зе аны җә­һән­нәм­гә ил­тү­че бер адым­га әве­ре­лер­гә мөм­кин. Әл­лә чын­нан да чи­ген­сен, тот­кын­лык­ка алын­ган сак­чы­лар­ны азат ит­сен һәм алар­дан га­фу үтен­сен­ме? Юк ин­де, көт­мә­сен­нәр! Бет­мәс мон­да җеп­шек бо­рын­нар. Хан­бал­га хә­зер за­кон да, суд та юк! Ул үзе хә­зер за­кон, ул үзе хә­зер суд!

Чу­аш­ны шун­да бу­газ­лап ал­ды да:

— Тук­тый­сың­мы син, юк­мы, җир­ бит?!.— дип җи­ке­рен­гәч, Хан­бал­ның сыр­тын­нан гү­я­ки га­сыр­лар бу­е­на җы­е­лып кил­гән хәс­рәт ту­за­ны ко­е­лып төш­те. Аңа ни­чек­тер җи­ңел­рәк бу­лып кит­те.— Алар тү­гел, мин үзем си­не те­ге дөнь­я­га олак­ты­рам! Ки­те­ре­гез мон­да, кая ав­то­мат?!.

Дө­ре­се — ав­то­мат Хан­бал­ның үз җил­кә­сен­дә иде. Ул аның бе­лән атар­га, те­лә­гән ке­ше­лә­рен кы­рып та са­лыр­га мөм­кин. Ә ни­гә бү­тән бе­рәү­не­кен со­рый әле ул? Юләр­лек са­ту­ы­мы?

Әм­ма дә аның ав­то­мат со­рап җи­ке­реп җи­бә­рүе һәм­мә­се­нә дә ка­ты тәэ­мин ит­те. Чу­аш еге­те сы­гыл­ган чүп­рәк төс­ле са­лы­нып төш­те. Аның йө­зе ап-ак иде. Хан­бал кис­кен бо­ры­лыш яса­ды һәм:

— Нәр­сә, аны юри шу­лай сөй­лә­нә дип уй­лый­сыз­мы әл­лә?— дип, та­би­га­тен­дә кү­рел­мә­гән кы­рыс та­выш бе­лән әмер бир­гән­дәй кис­те­реп әйт­те.— ба­ры­гыз­ны да үлем кө­тә. Әм­ма кол бу­лып, ир­тә­дән кич­кә ка­дәр бил­ге­сез бер ху­җа­га, аң­ла­еш­сыз мак­сат­ла­ры өчен бил бө­гү­гә ка­ра­ган­да, бе­леп то­ру­чы­ла­ры­гыз да бар­дыр, үзе­мә-үзем ху­җа бу­лу­ны мең тап­кыр өс­тен­рәк кү­рәм... Бе­рәм­ләп йөр­сәк, хә­зер та­ра­лы­шып бет­сәк, ка­ча баш­ла­сак, без­не эз­ләп тап­мас­лар ди­сез­ме? Та­ба­чак­лар һәм изеп ке­нә кал­ма­я­чак­лар, бәл­ки юк итә­чәк­ләр! Бе­леп то­ры­гыз! Бе­леп то­ры­гыз! Мон­да тө­зе­леш­не бе­те­рү­е­без­гә ба­ры­быз­ны да юк итә­чәк­ләр иде. Мо­ны са­бый ба­ла да аң­лый!..

Ан­нан та­гын да сүз­ләр кө­теп тор­ган­дай һәм­мә­се тың­лап кы­на ба­сып кал­ды­лар. Һич­кай­сы ки­ре­гә ләм-мим әйт­мә­де. Хан­бал тук­та­лу­га, ара­да тын­лык ур­наш­ты. Чу­аш та аяк өс­те­нә кал­кы­нып, ип­тәш­лә­ре төр­ке­ме­нә кер­де дә күз­гә кү­рен­мәс бул­ды. Ал­да үз­лә­рен ни кө­тә­сен уй­ла­ры­на кер­теп тә ка­ра­ма­ды­лар сы­ман. Хә­ер, алар Хан­бал­га та­я­ныр­га да мөм­кин­нәр.

Шу­шы рә­веш­ле ул хә­бәр­сез югал­ган­нар­дан са­нал­ган, йорт­сыз-җир­сез кал­ган, пас­порт­сыз һәм хак­сыз-хо­кук­сыз кол­лар­ның баш­лы­гы­на әве­ре­леп кит­те. Аның хә­зер җе­беп һәм кур­кып ка­лыр­га мөм­кин­ле­ге юк иде. Ара­да ан­нан да бе­ләк­ле­рәк һәм гәү­дә­гә ныг­рак ке­ше­ләр бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ба­ры­сы да ба­ры тик аңа гы­на ия­рер­гә әзер ке­бек. Әм­ма бу төр­кем нәр­сә эш­лә­сен икән ул? Кая куй­сын алар­ны? Ияр­теп йө­рүе җи­ңел­дер, аны­сы, ә баш­лык­ла­ры бул­дың икән, алар­ның һәм­мә­се ха­кын­да уй­лар­га, хәт­та тор­мыш­ла­рын да кай­гыр­тыр­га ти­еш шул әле син! Мо­ңа хол­кың яраш­лы­мы, нык­лы­гың, акы­лың җи­тәр­лек­ме? Ко­рал­сыз­лан­ды­рыл­ган сак­чы­лар­ны нәр­сә эш­лә­тер­гә? То­ра са­лып ни­чек адәм җа­нын ко­я­сың ди ин­де? Алар­ның да ху­җа­сы бар­дыр. Ул кем? Эш­не чын­лык­та бо­лай гы­на кал­ды­рыр­мы?

Хан­бал ашы­гып эш йөрт­мәс­кә уй­ла­ды. Һәр нәр­сә­нең үз ва­кы­ты бар. Кө­тәр­гә, ба­ры­сын да сал­кын акыл бе­лән хәл итәр­гә ки­рәк. Бү­ген яз­мыш си­ңа үз кө­не­ңә ху­җа бу­лыр­га мөм­кин­лек бир­гән икән, арт­ка чи­ге­нер­гә яра­мый. Ан­да — һә­ла­кәт, ал­да — яшә­еш, ә бәл­ки бә­хет тә кө­тә тор­ган­дыр әле!

Мо­ңа ка­дәр ба­сы­лып кил­гән кол­лар, шу­шы­лай җи­ңел ге­нә ирек­ле бу­лып алу­га, тә­мам бәй­дән ыч­кын­ды­лар. Иң әү­вә­ле азык-тө­лек ва­го­ны­на һө­җүм яса­лып, йо­за­гын гы­на тү­гел, хәт­та авыр ка­лын ише­ген дә ка­е­рып таш­ла­ды­лар. Ара­кы­ны кай­сы күп­ме ки­рәк эчәр­гә һәм чө­ме­рер­гә ке­реш­те. Тә­мам исе­ре­шеп, тиз­дән бер-бер­се­нә атар­га, ки­рә­ген­нән ар­тык ба­һа­дир­лык күр­сә­тә баш­лар­га ке­реш­те­ләр. Алар­ны бер Хан­бал гы­на ты­еп то­ра ал­ма­я­чак иде. Ара­ла­ры­на ки­леп кер­сә, чәй­нәп ке­нә таш­ла­я­чак­лар, ке­ше­лек­лә­ре тә­мам бет­кән.

Кыш­кы көн кыс­ка бу­лып, ка­раң­гы­лык тиз тө­шү­чән. Ул хәт­та дәрт­ле­ләр­нең дә ка­нын ак­ры­най­та. Хан­бал исә, ял­гы­зы гы­на ка­лып, бик озак уй­ла­нып утыр­ган­нан соң, тә­нен­дә йон­чы­лу си­зеп, ху­җа­лар ва­го­нын­да­гы йом­шак кә­нә­фи­гә өс ки­ем­нә­рен сал­ма­ган хәл­дә ге­нә су­зы­лып ят­ты. Аңа рә­хәт иде. Мон­дый урын-җир­не күп­тән күр­мә­гән­ле­ге исе­нә төш­те. Ин­де эт тип­ке­сен­дә йө­рү­дән, таш идән, агач ятак­тан ко­ты­лыр­га ва­кыт­тыр!

— Тор, кем дип бел­дең син үзең­не!

Хә­шә­рәт та­выш Хан­бал­ны изеп ке­нә үт­те. Күз­лә­рен ачып, кем­нәр­нең үзе­нә та­ба ки­лү­ен, кай­да ят­кан­лы­гын бер ара аң­лаш­мый-тө­шен­ми­чә­рәк кал­ды.

— Ху­җа, имеш!.. Бу­мы ху­җа? Ха-ха-ха!.. Үләк­сә бу!..

Хан­бал­ның өс­те­нә ки­лү­че­ләр­нең бер­се чы­тык йөз­ле чыт­лык рус Ва­си­лий иде, та­тар­ча­ны шәп бе­лә үзе, икен­че­се, аның ияр­че­не, ча­ба­та бит­ле­се Алик, та­тар еге­те. Алар янын­да­гы өчен­че­се­нә Хан­бал игъ­ти­бар итеп тор­ма­ды. Бик әшә­ке сал­ган бу­лу­ла­ры сә­бәп­ле ар­ты­гы бе­лән ба­ты­ра­еп кит­кән­нәр, ай-һай­сыз өз­гә­ләп тә таш­лар­га мөм­кин­нәр бо­лар.

Ят­кан җи­рен­нән ге­нә ча­ба­та йөз Алик­ның бит киш­тә­ле­ген җи­ме­реп тө­шер­мәк­че бу­лып тип­кән иде дә, Хан­бал­ның ая­гын­нан Ва­си­лий эләк­те­реп ал­ды һәм аны зат­лы кә­нә­фи­дән идән­гә сөй­рәп үк тө­шер­де дә эче­нә ки­те­реп бас­ты:

— Ка­ра әле нәр­сә эш­лә­мәк­че!— ди­де ул үз уңы­шы­на сө­е­неп.— Әл­лә кем бул­ган, үләк­сә!

Эш­нең бо­лай­га та­ба бо­ры­луы хә­тәр­гә иде. Хан­бал­ны йол­кып ди­яр­лек ишек ал­ды­на чы­гар­ды­лар да ар­ты­на тип­те­ләр:

— Бу оя — без­не­ке, хә­сис!

— Аң­ла­ма­дым...

Нәр­сә ди ул?

— Аң­ла­ма­дым!

— Алик, аң­лат әле үзе­нә, ак сө­як­лә­рен кы­зыл­га ман­чып!— Ва­си­лий, иләм­сез авы­зын ачып, теш­лә­рен ыр­жайт­ты.— Тай­га­га мин ху­җа!

Хан­бал тез­лә­рен­нән тор­ды, арт­ка та­ба ак­рын­лык бе­лән чи­ген­де. Ку­лын­да ни ко­ра­лы, янын­да хәт­та ип­тә­ше юк иде. Алик аңар­га ав­то­ма­тын тө­бә­де. Яд­рә там­чы­ла­ры Хан­бал­ның аяк ас­тын­да­гы кар­ны туз­ды­рып уз­ды­лар. Ул да тү­гел, бу ату та­вы­шы баш­ка­лар­ны да уры­нын­нан ку­бар­ды. Кар­авыл кыч­кы­рып, тиз­дән ишек ал­ды­на бү­тән ке­ше­ләр дә чы­гып тул­ды­лар. Җан ка­де­ре ба­ры­сын да тиз ара­да ай­ны­тып җи­бәр­гән иде­ме, әл­лә ал­дан шу­лай уй­ла­ныл­ган­мы, Хан­бал мо­ны аң­ла­мый тор­ды. Шу­лай да Ва­си­лий­ның төр­ке­ме, аның өс­те­нә гай­рәт­лә­неп кил­гән җи­рен­нән, шым бу­лып ки­нәт тук­та­лып кал­ды. Шу­лай ки­леп чык­ты: Хан­бал­ның ар­тын­да ко­рал­лы яран­на­ры ил­ле­ләп ке­ше, ә те­ге­не­ке — ба­ры биш ке­нә. Йөз­гә-йөз чы­гып, су­гы­ша баш­ла­са­лар, мо­ның ахы­ры кем фай­да­сы­на бе­тә­чә­ге бо­лай да аң­ла­шы­лып то­ра.

— Сез нәр­сә, егет­ләр?— Ва­си­лий тиз ара­да ар­ба­сын ки­ре­гә бор­ды.— Сез нәр­сә?

— Ә сез нәр­сә?— Мо­ны­сы Хан­бал­ның янын­да­гы киң җил­кә­ле та­тар еге­те Ра­фис иде.

— Бер нәр­сә дә тү­гел!— Үзен Тай­га ху­җа­сы дип ата­ган Ва­си­лий­ның гай­рә­те шиң­гән, әм­ма фор­са­ты ку­лын­нан ыч­кын­ма­ган иде әле­гә.— Мон­да ятып бул­мый. Хә­зер ки­леп тө­шәр­гә, ту­рак­лап таш­лар­га мөм­кин­нәр. Без ки­тә­без! Тай­га­га! Кай­сы­гыз без­нең бе­лән, кит­тек!

Сүз­нең бо­лай­га бо­ры­ла­сын Ва­си­лий­ның үз ип­тәш­лә­ре дә көт­мә­гән иде­ләр бул­са ки­рәк. Хәт­та ияр­че­не Алик та ап­ты­рап кал­ды.

— Әнә, Лы­ков­лар го­мер­лә­рен Тай­га­да уз­дыр­ган­нар. Кай­да­лык­ла­рын бе­ле­шү­че дә бул­ма­ган. Баш­ка ба­рыр җир юк! Тай­га! Ме­нә дөнь­я­ның җән­нәт, лә­хә уры­ны кай­да!— Ва­си­лий нин­ди­дер ку­а­ныч бе­лән бал­кый иде.— Ише­тә­сез­ме? Тай­га! Сез­гә дә шу­ны ки­ңәш итәм! Тың­ла­ма­гыз бу ду­рак­ны!

Ул шу­лай бар га­еп­не Хан­бал­га ос­та итеп ке­нә ау­да­рыр­га иреш­те, аның бо­лай уй­нак­ла­вы­на сок­ла­ныр­лык иде. Төр­кем бе­лән ида­рә итәр өчен хә­рә­кәт­чән, ел­гыр, мак­сат­лы бу­лып кү­ре­нә бе­лү дә җи­тә.

Ва­си­лий­ның тәкъ­ди­мен ка­бул итү­че­ләр һәм кү­тә­реп алу­чы­лар тиз та­был­ды­лар. Шу­шы­ның бе­лән бә­хәс тә тә­мам­ла­ныр­га, кар­шы­лык та юк­ка чы­гар­га ти­еш ке­бек иде. Хан­бал алар­ның те­ләк­лә­ре­нә кар­шы кил­мә­де. Ут­ны та­гын да кыз­ды­рыр­га исә­бен­дә юк иде. Әле яңа гы­на бер­гә зур көч бу­лып хә­рә­кәт итәр­гә ти­еш бул­ган төр­кем­нең тарт­ка­ла­ша һәм тар­ка­ла баш­ла­вы та­би­гый хәл дип ка­бул ител­сә дә, Ра­фис­ка бу оша­ма­ды.

— Ни­чек ин­де алай, бе­ре­без — Тай­га­га, икен­че­без кая?— Аның бо­лай ха­фа­ла­ну­ын аң­лар­га да мөм­кин иде.

Дө­рес­тән дә Хан­бал ал­га та­ба нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш­ле­ген күз ал­ды­на ки­те­реп бе­тер­мә­де. Әгәр ба­ры­сы да Тай­га­га ке­реп кит­сә­ләр, мон­нан ни фай­да да, ан­нан та­гын кая ба­рып чы­га­чак­лар? Ба­ры­бер шул каң­гы­рып йө­рү ге­нә бу­ла­чак ин­де ул.

Мон­да да ка­лыр­га яра­мый. Ә тот­кын ител­гән сак­чы­лар­ны нәр­сә эш­лә­тер­гә? Таш­лап ки­тәр­гә­ме? Ябыл­ган җир­лә­рен­дә өшеп-ту­ңып кы­рыл­сын­нар­мы? Бо­лар ха­кын­да яран­на­ры­на бел­дер­сә, аны аң­лар­лар­мы? Юк, бил­ге­ле. Таш­лап кит­кән­дә дө­рес бу­ла­ча­гы­на мең­ләп дә­лил­ләр ки­те­рә­чәк­ләр. Алар­ны чы­га­рып җи­бәр­гән­дә дә яра­мас ин­де.

Ва­си­лий төр­ке­ме куз­га­лыр ал­дын­нан, алар­га Ра­фис:

— Ае­рыл­ган­ны аю ашар,— дип кар­шы төш­те. Әм­ма аның сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лыр­га җы­е­ну­чы­лар юк иде. Шу­лай да күп­че­ле­ге күз­лә­рен Хан­бал­га тө­бә­де­ләр. Аның усал ка­ра­шы кыш­кы сал­кын­лык бе­лән бер төс­ле­рәк тәэ­сир ит­те. Хә­рә­кәт­сез кал­ган­на­рын кү­реп:

— Һәр­кем­нең үз юлы, исән бу­лы­гыз!— ди­де Хан­бал, гү­я­ки аның фа­ти­ха­сы бо­лар өчен зур әһә­ми­ят­кә ия ин­де.

— Чу­кы­нып кит!

Ва­си­лий­ның бо­лай җа­вап кай­та­ру­ы­ның сә­бә­бен аң­лар­лык тү­гел иде. Ни ди­сәң дә, ул үзе баш­ла­ды, то­ра са­лып ха­лык­ны ике­гә бүл­де. Хә­зер төр­ке­мен Тай­га­га алып ки­тә­чәк. Ан­да яшә­гән­ме соң әле ул? Бе­лә­ме ур­ман сер­лә­рен? Кая алып чы­га­чак иярт­кән ке­ше­лә­рен? Ул элек­ләр­не ге­нә кач­кын­нар ур­ман­нар­да ят­кан­нар, хә­зер ан­дый за­ман тү­гел шул. Уг­ры­лык бе­лән, ке­ше та­лау бе­лән ге­нә яшәп бул­мый. Ке­ше­дән ке­ше кур­кып то­ра­мы?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных