ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 33 страница— Генеральныегыз шушында яши дисең инде алайса, әйеме? Бу сүзләре Азатның йөрәген дерт иттерде. — Әйесен әйе дә, ни шул, бәлки өендә дә түгелдер...— Ул чынын, әллә юри генә сөйли иде.— Алар төннәрен, дуслары белән җыелышып, мунчага йә ауга баралар бугай... Каядыр... Белмим! — Көн дәме? — Белмим инде, шулайдыр... Ханбалга кызык булып китте, көләсе килмәгән җиреннән авызы ерылды, каһкаһалап, шактый озак юанды. Аннары соң гына: — Керләнүе җиткән икән!.. Ул кадәр керен мунча гына юып бетерә алыр микән?.. Аркасын ышкырга булышырбыз!— дип әйтеп куйды.— Шулаймы, Рафис?.. Нигә йоклап утырасың? — Эретеп җибәргән. Арылган бугай...— Ул чыннан да башын рульгә куйган хәлендә йоклап ук киткән иде булса кирәк. Тавышы да йокы аралаш кына ишетелде. Шул каядыр булган мунчаны эзли башласалар, төн узып китәргә мөмкин иде. Әгәр дә шушында гына калып көтсәләр, бәлки ял да итеп алырлар? Ә кайтмасалар? Ханбалның күзенә йокы кермәде. Тегеләр гырылдый бирделәр. Балалар кебек авызларын чәпелдәтеп алулары, ыңгырашкалап куюлары бераздан аның теңкәсенә тия башлады. Ханбал кабинадан төште һәм арбадагыларның хәлен белешергә дип артка таба китте. Әллә ни игътибарсыз гына бара иде, урам яктан бер машинаның бу якка таба борылып кергәнлеген күреп, тиз генә арка чигенде. Аңа егетләрен уятырга кирәк иде дә, җитешә алмый калды. Ул арада теге машина алар янына килеп тә туктады, эченнән кораллы ике егет чыгып та бастылар. Хәзер ата башласалар, КамАЗдан, янып, көле дә калмаячак... — Нигә болар монда? Үлеп беткәннәрме әллә? Куәтле җиңел машинаның бераз ачылган тәрәзәсеннән исерек һәм тупас тавыш ишетелгәч, аны фәрман буларак кабул итеп, кораллы егетләрнең берсе КамАЗга таба йөгереп килде дә кабина ишеген ачырга дип үрелде. Ул арада бу яктан Ханбал да өлгереп, кабинадан автоматын алган иде һәм, җаена туры китереп, ишекне ачкан теге егетне китереп кысты. Якасыннан бугазлап, машинасының тәрәзәсенә йөзе белән китереп сылаганда аларның икенчесе нәрсәдер кычкырды һәм атып җибәрде. Төнге тынлыкны икегә ярып узган тавыштан Рафис та калкынды, башкаларга да җан керде. Кайбер тәрәзәләргә ут эленде. Ханбал исә тоткынының аркасына сыенып калган иде, тиз генә аска иңде. Аягында тора алмыйча, тегеләрнең күкрәге тишкәләнгән егете үзләре утырып килгән куәтле җиңел машинаның тәгәрмәчләре астына ишелеп төште. Тизрәк моннан шылу ягын карасалар да, генеральныйның машинасы ни үкергән хәлендә кузгалып китә алмады. Аларны гүяки шул егылган иптәшләре үзе тотып тора һәм җибәрми иде.
X Ханбаллар Казанга якынлашып килә иделәр. Бу юлы ул бераз аптыраган хәлдә иде. Булган икән — беткән инде дип уйларга яраса да, эшнең ахыры ниятләгәнчә барып чыкмаганлыктан, нәрсә-ничек икәнлеген барлап, нәтиҗә чыгарып маташырлык та түгел, югыйсә. Шулай да... Казан юлында аларга биш урында ДАИ постлары очрады. Әмма туктатучы күренмәде. Артларыннан да эзәрлекләп килмәделәр. Мөгаен Аллаһы тәгаләнең “амин” дигән сәгатенә туры килгәннәрдер дә шулай барысы да җайлы гына хәл ителгәндер бәлки? Кемнәр белсен! Ә шулай да... Ә шулай да Фасил Галләмович акыллы кеше булып чыкты. Ханбал үз егетләре белән аларны урам уртасында әйләндереп алгач, көч күрсәтеп алышуны кирәккә санамады: — Мөмкин икән, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итик,— дип үтенеп, машинасыннан чыкты. Ханбал ул арада аягына басып өлгергән иде. Алар йөзгә-йөз очраштылар. Артык сорап тормастан, Фасил Галләмович эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук төшенеп алды һәм: — Күңелем сизенгән иде аны,— дип мыгырданып кына куйды. — Егетегез үлә бит, кайсысы бар, яраларын бәйләтегез!— диде аңарга каршы Ханбал, күңеле усаллыкта түгеллеген аңлатырга теләп. — Аның инде кирәге юк,— дип кенә кырт кисте генеральный. Ул хәзер үз гомере хакында кайгырта иде, шунлыктан ни-нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламастан әйтте дип кабул итте аның бу сүзләрен Ханбал. Әмма ул арада Фасил Галләмович, тавышын үзгәртеп, форсат дилбегәсен үз кулына алырга өлгерде һәм куркытуга күчте: — Минем белән шаяртып нәрсә кыра алырсыз, белмим!— диде.— Ерак китә барырсызмы? — Ә без килеп-китеп йөри торганнардан түгел! Бу сүзләре белән Ханбал хаксыз иде. Әмма Фасил Галләмовичны куркытыр өчен алар җитә калды. Ул эндәшмәс булды. Ханбал аңа автоматын төбәде. Хәзер үк судсыз-нисез атып үтерергә аның кодрәтеннән килә, тик ни мәгънә? Моннан бернинди мәгънә булмаячак әлбәттә. Ханбал бары тик шул хакта гына уйлады. Фасил Галләмович исә, киресенчә, тәмам югалып калып, тезләренә егылды. Шунда көтелмәгән хәл булды. Капкадан чәрелдәп бер хатын йөгереп чыкты. Башына шәл бөркәнгән хәлендә, юка ак күлмәктән генә иде. — Аллаһы хакы өчен дип сорыйм, тимәгез аңа! Балаларымны ятим итмәгез!.. Аллаһ хакы, балаларым хакы өчен...— диде, кат-кат үтенеп еларга һәм Ханбал каршында бәргәләнергә тотынды. Аны, килеп, Рафис беләгеннән генә эләктерде, читкә тартты. — Фасил, әйттем мин сиңа, бу кадәр кылануларың яхшыга алып бармыйлар дип! Тыңламадың!.. Ул хатын шунда сүзләрен бутаудан тыгылып һәм тагын да үксеп еларга тотынды. Ханбал бу мизгелдә үзен кансыз һәм мәрхәмәтсез бер әшәке бәндә итеп тойды, барысына да төкереп, күзе кая таба карый, шул якка китеп бармакчы булды, әмма урыныннан кузгала алмады. Хатынының ачыргалануы Фасилның күңелен кузгаттымы, әллә үлем куркынычының нәрсә икәнлеге җилегенә үттеме, ул: — Акча кирәксә, акча бирәм!— дип сүзгә кереште.— Гаеп миндә, килешик!.. Казан иртәнге йокысыннан уянып килә иде. Хәзер кая барырга икәнлеген чамалап тормастан, Рафис КамАЗны куды да куды. Ике йөрәкле икән үзе дә. Беренче тукталышта ук ДАИ хезмәткәрләре аларны кулга алырга мөмкиннәр, югыйсә. Кесәсендә бер генә документы та юк, хәтта машина йөртү хокукын бирә торган “права”сы да. — Сулга борылабыз! Рафис андый әмерне көтмәгән иде булса кирәк, аптыраган кыяфәттә Ханбалга борылып карады, әмма машинасын туктатмады. Бара бирделәр. — Анда нигә? — Дачаларга... Тагын кая барыйк соң? Монда, шәһәрдә, тиз кулга төшерерләр, милицияне әйтәм. Дачаларда кышын этем дә юк, яхшырагын сайлап алырбыз да яшәрбез шунда, әйеме? — Әйе инде, анысы... Алар бу хакта алданрак уйларга тиеш иделәр. Казанга килеп керүгә аларны һичкем сагынып каршылап көтеп тормый. Моны да исләренә алмагач, зур эшләрне башларга акыллары җитмәс. Дөрестән дә Ханбал олы эш башларга җыена иде. Әмма йокысыз төн һәм вакыйгаларның бик тиз алмашынуы, ялсыз-ярсыз калулары аны какшаткан, тәненнән генә түгел, зиһененнән дә куәтен сыгып диярлек алган иде. Аңа хәзер тынычлык һәм ял гына кирәк. Җылы урын-җирдә бер тәүлек буена тормыйча ятакта аунар иде. Киерелеп, аякларны иркенләп сузып, җәелепләр ятканыгыз, изелеп йоклаганыгыз бармы? Иң татлы сигез рәхәтнең берсе инде ул! Һе, нәрсә диде әле? Килешик, дидеме? Фасил Галләмович корыч кебек сынмас кеше сыман иде, тыштан гына шулай тоелган. Анысы, үлем алдында, баш очында һәлакәт янап торганда сынмый кая барасың? Кешенең бер нечкә җире бар: ул яшәешкә теше-тырнагы белән ябыша, хәтта асылынып үләр өчен муенына элмәк салганда да тормышны шаярткандай гына кылана, соңгы минутында кире кайтыр чамасы калмаганын төшенгәч, бәргәләнә башлый да һәлакәтен тизләтә. Менә шул минут барысын да хәл итә дә инде. Тартылган кылдан гына көй чыга! Нәкъ Тукайның “Шүрәле”сендәгечә, моннан түбән үзеңә, нәселеңә тимәм дидеме? Әйтте. Шулай да аның бу рәвешле сөйләнүләренә ышанып бетәргә ярыймы? Алга таба күренер әле. КамАЗына утыртып Азатны кайтарып җибәргәч, вакыйгаларның ничек булачагын тыныч кына көтәсе итәргәме, әллә үзләренә дә хәрәкәткә күчәргәме? Анысын күз күрер, яшисе бар әле. Язмыштан узмыш юк диләрме? Һәртөрле саклык чарасын күреп, махсус рәвештә юл читендә үк КамАЗдан төштеләр дә, рульне Азатка бирделәр: — Ярый, егет, бар, кайт!.. Хәерле юл!— дип Ханбал аңа кулын сузды: — Бигайбә! Эт ашаганны бүре җыймый диләрме? Безнең юллар менә шушында аерыла! Азат бары тик аңлавын белдереп ым гына какты. Әйтер сүз эзләп хәтерен аптыратты. Әмма таба гына алмады. — Ярар, бар инде, сау бул! Карап йөр аны!.. КамАЗ кузгалып киткән җиреннән туктады, аннары бераз артка чигенде, тәрәзәдән башын тыккан Азат: — Рәхмәт! Барысы өчен дә рәхмәт!— диде. Ханбал шунда аны кызганып куйды. Азатның шушы вакыттагы беркатлылыгы аңа үзенең элеккеге елларын хәтерләтте. Тормыш өйрәтә икән ул, өйрәтә. Пакь күңел белән туасың, дөньяның барлык шакшысын җыеп китәсең. Сүгенмәгән кая, биш катлы итеп әйтерсең!.. КамАЗ артыннан кар өере күтәрелеп калды. Ханбал, иптәшләре белән карашып алганнан соң, кулларына тартмаларын күтәртеп, дачалар ягына таба китәргә кушты. Монда аларны һичкем ишек ачып көтмәсә дә, Арбузов урамына килеп чыга торган Кабала сырты буйлап Чапакса юлынача җәелгән дача җирләрендә курчак өе кебек матур итеп тезелгән һәм араларында аларга яшәр өчен яраклы йортларның берсендә кышны һичшиксез тыныч кына уздырып җибәрергә мөмкин иде. Морҗалысын, җылырагын карап, шуңа таба атларга иде исәпләре. Ханбал шунда кинәт кенә нәрсәнедер исенә төшергәндәй тукталып калды. Иртәнге тын һәм каймак кебек куе һаваның тәмен бетереп кайдандыр килгән ташкүмер төтене исе, борыннарыннан кереп, колакларыннан чыккан кебек тоелды. Дачаларда кышын да яшиләр микәнни? Ханбаллар сукмакка төшеп бардылар. Читтәге дачаларда тукталасылары килмәде. Арырак, эчкәрәк узганда начар булмаска тиеш иде, кеше күзеннән дә еракта, ябылып ук яшәп ятарга мөмкин. Шундый ният белән барганнарында киң итеп ярылган, кырпак кар астында шомалыгын яшергән юлга килеп чыктылар. Аягы таеп, Ханбал чак кына арт чүмече белән барып төшмәде, ярый әле яныннан килүче Рафис аны терсәгеннән эләктереп калды. Әмма кулындагы тартмасы чөелде һәм эчендәге тулы аракы шешәләренең берсе бозлавыкка кинәт төшеп китеп ярылды. — Харап кына булды!— Рафисның болай юри шаяртып куюы Ханбалның эчен генә пошырды. — Ярар, миңа азрак салырсыз!.. Алардан алгарак киткән иптәшләренең өчесе, шушылай ярым шаяртып сөйләшүләрен ишетеп, барган җирләреннән тукталдылар да аптырашып карап алдылар. Бүтән нәрсә хакында хәсрәтләнеп тел чарлыйлар иде булса кирәк, юкса: “Нәрсәне?”— дип сорамаслар иде. — Әнә, аракы төшеп ватылды!— Рафис шунда ук сүзне җөпләп тә өлгерде, кирәксезгә җил тегермәнен әйләндерүе иде бу. Әмма бу шикләнүләре моның белән генә бетмәячәк. Әлегә бердәм күренсәләр дә, акчаны учлап кесәләренә тыкканчы тынычланмаячаклар алар. Инде бүлә-бүлешә калганда да үпкәләш китәргә мөмкин, ә аннары таралышып бетәчәкләр. Болар хакында уйлап бары тик Ханбалның гына башы катты, ә иптәшләренең эче бүтәнчә пошты. Моңа кадәр һичкемне буйсындырып тотмаган Ханбалга төркемнең башлыгы булу авыр иде. Ни дисәң дә, үзеңнән алда башкаларның мәнфәгатен якларга тиеш ул хәзер, сыер белән атка бердәй итеп бергә башак тугыласа, араларын боздырып, сугыштырып, төртештереп, тибештереп, сөзештереп кенә бетерәчәк. Аларның каршысына тумышында ак булган, әмма беренче киелешеннән бирле диярлек саргаеп-каралып бетүгә дучар ителгән эчке ыштаннан гына, аркасына каеры тун элгән бер кеше чыгып басты. Аның кемлеге Ханбалны һәм иптәшләрен кызыксындырырга тиеш түгел иде. Үз җайларына үтеп китә барганнарында ул: — Оланнар кая юл тота?— дип сорау ташлады. — Алга! Мондый ук гади җавапны көтмәгән иде булырга кирәк, бу кеше, чыраен сытып, канәгатьсез тавыш белән: — Алга?.. Шуннан ни, алга, имеш!..— диярәк, ачулы карашын күз төбендә болгатып алды. Аның калын һәм тәртипсез сакалы, юылмаган озын чәче һәм майлы йөзе бар килеш-килбәтенә тагын да усаллык өсти иде. Без үзебез генә түгел дигәндәй, Ханбал да, Рафис та җилкәләрендәге автоматларын сикертеп алдылар. Әмма тегенең боларга исе дә китмәде, аю кадәр гәүдәсенең бер генә кылы да селкенмәде. Шунда Ханбалның башына уй килеп, сорау бирергә ашыкты: — Бу дачаларның сакчысы кирәк иде? — Әйе, шуннан... Нәрсәгә ул?— Моның дөньялык өчен бер дә исе китми иде, ахрысы. — Менә, аңа дип күчтәнәчләр китерүем, адресы истән чыккан!— Ханбал шушы хәйләсенә үзе дә сөенеп куйды. Ә нигә, алай булырга мөмкин түгелме? Сакчы белән килешсәләр, җаннары тынычлык табачак. — Шуннан?.. Кешеләрнең усаллыгына һәм канәгатьсезлегенә күнегеп беткән, әмма зурлап һәм олылап сөйләшүне аз ишеткән бу адәмнең шунда гына текәлеге ишелеп төште. — Мин булам ул сакчы!.. Үзегез кем соң? — Дуслар! Эш белән!.. — Нинди эш ди ул кыш уртасында? — Вак-төяк кенә инде... Алар үзара карашып алдылар. Бу юлы кемнең кемнән курыкканлыгын аңларлык түгел иде. Әллә нәрсә булмады да, югыйсә, бары тик бер-ике кәлимә сүзне шаярткалап кына болгатканнар сыман иде, күңелләренә шик тә төшәргә өлгерде. Ертык йөзле, ышанычсыз карашлы бу кеше Ханбалның гына түгел, иптәшләренең лә кемлеген орып та бирми, хәтта шушында барысын бергә яткырып, муеннарына пычак сызарга да мөмкин сыман тоелды. Җәен-кышын бакчалар саклаган ул адәмнең нинди көч-куәткә ия булганлыгын күз алдына гына китерерлек иде. Җитмәсә җилкәсеннән шуып төшкән туны аның йонлач һәм киң гәүдәсен шәрәләндерде. Ул гүяки: “Ягез, егетләр, сөйләшеп карыйк!”— дигән төсле иде. Шунда гына Ханбал аның кулындагы балтаны шәйләп алды. Рафиска карап куйды, күрдеңме, янәсе. Ә аның авызы ачык, йөзендә нур әсәре юк иде. Бу адәм тунын кабат җилкәсенә күтәрде, ике адым алгарак килде һәм, күз төбәр өчен араларыннан Ханбалны сайлап: — Нинди вак-төяк эш ул иртә таңнан?— дип сорады.— Сезнең ише юньле бәндәләр эш белән булса, кичен, уңайлы вакытын чамалап килә торганнар иде... Ханбал аның каршысына кулындагы тартманы китереп куйды. Менә хәзер балтасы белән бер кизәнер дә муенын чабып өзәр сыман тойды, ә теге, балаларча куанып: — Һо, монда туй үткәрерлек нигъмәт бар икән,— диде, тартманың эчен ачып карап, һәм көтмәгәндә аларны үзенә чакырды: — Әйтәм бит, юньле кешеләр дип. Сый белән килгәннәр! Сүзегез ни җитте генә булмаска тиешле, безгә керик! Ул борылуга, яңа гына аның каршысына китереп, кар өстенә куйган тартмасын Ханбал кабат кулына күтәрде, көртләрне ерып, аның артыннан иярде. Иптәшләре дә калышмадылар. Бу бакча сакчысының өе аю өне кебек, тәмам кар тавы астында, ишек төбе дә көрәлмәгән хәлдә булып чыкты. Килеп керүгә, тамакны һәм борын тишекләрен ертып әллә нинди, адәм борыны күнекмәгән сасы ис күзләренә кадәр ачыттырып алды. Җитмәсә Ханбал, алга узуга, маңгае белән нәрсәгәдер килеп бәрелде, авыртуыннан сүгенергә мәҗбүр булды. — Саграк!— диде теге адәм, гөбе эченнән дәшкәндәй:— Мондарак уз. Анда түшәм төшкән иде. Кул җитми. Агач белән терәтеп куйганча тора. Шаңгырдатып мич авызын ачты, шунда гына йорт эченә бераз яктылык төшеп, әйләнә-тирәне чамаларга мөмкин була башлады. Мич авызына якын гына урында зур агач өстәл, тирән һәм калын кресло, ярым ертык диван, авып-түнеп яткан урындыклар иде. Ханбал кулындагы тартманы шул өстәлгә китереп куйды. Ул арада кисәү агачы алган һәм мичендәге күмерне каезларга өлгергән теге адәм: — Чыгара тор!— дип әмер бирде.— Баш та чатнап тора иде. Варис ни хәл анда? Нинди Варис? Ханбал аны белми иде. Әмма ни дә әйтергә ашыкмады, ишетмәмешкә салынды. — Югалды, егет, югалды... Мичтәге күмерне болгаткан саен ургылып төтен чыкты. Болай да һавасыз өй эчен ис баскандай иде. — Югалды. Элекләрне керә торган иде. Күргәнегез юкмы берәрегезнең? Атналар буе баш күтәрми эчә идек. Чын татар. Минем кебек урман урысы түгел. Башкисәр. Кем әле, булган бит урысны тураган берәү... Кем соң? Ни... Во!.. Чыңгыз хан! Кушаматы да Чыңгыз иде. Чәнчегәннәр дигәннәр иде. Ышанмыйм! Аны пычак ала димени? Юк сүз! Ул килеп керсә, аннан пычак түгел, балта да курка торган иде! Шушылай сөйләнеп маташкан җиреннән, борылып та тормыйча, Ханбалның кулыннан шешәсен тартып диярлек алды һәм авызына коярга дип күтәрде. Әмма тел очына тамчы да таммады. —Ә-ә, ачык түгел икән бу!.. Нәрсә дип озаклыйсың? Болай да көрәктәй кулы ут шәүләсеннән чукмар кадәр булып күренде. Чамалап-нитеп тормастан, шешәнең борынын борып кына атты да, эченә пыяла ватыгы төшкәндер дип тә уйлап тормастан, шул килеш авызына койды. Әмма ике йотудан артыгын булдыра алмады, шәп һәм куәтле генә итеп кикереп, шешәне өстәлгә бастырды да: — Әллә су инде?— диде. Ханбал аның сүзенә игътибар итмәгән иде, бераздан шешәдә чыннан да су икәнлеге билгеле булды. Кинәт кабынган электр уты яктысында күз салып караса, исе китте, шешәнең этикеткасына “Шифалы су” дип язылганлыгын күрде. Ул өстәлгә тезгән “ярты”ларның калганнары да шул җенестән булып чыктылар. Ханбал кинәт кенә Рафис ягына таба тартылды, аның тартмасын да ачты. Монысында да су гына булып чыкты. Алар алып калган тартмаларның бары тик берсендә генә аракы иде. Адәм көлкесе. Элгәре нәрсә караганнар, диген? Әмма Ханбал шулай кирәк иде дигән кыяфәт кенә чыгарды, монда үзара тавыш куптарып маташудан файда юк иде. Электр уты тагын сүнде. Бу юлы озакка түгел, кабат балкып китте. Корымланып һәм тузанланып беткән бу зур лампочканың нурлары болай да кысан күренгән өйнең тарлыгына мәдхия иде. — Болары кемнәр? Почмактан берәү авыр аваз салды. Уйлауга-аңлауга — бер карт хатын сыман иде, ялангач хәлендә күтәрелеп утыргач, аның шактый яшь икәнлеге күренде. Ул тартылып сузылды да: — Ильич, бөтенләй изеп бетергәнсең, кыз күрдем дигәч тә!— дип зарланып алды.— Болары кемнәр тагын? Шушы соравы белән ул тагын урынына ауды, ачык һәм шәрә тәненә ертык һәм тишекле юрганны каплар өчен тартты, арты белән борылып ятты. Шунда ук ачылырга өлгергән гаурәт җирләрен Ильич каплаштыргалагандай итте һәм аны ягымлыга үзгәргән тавышы белән юатырга да өлгерде: — Болар минекеләр, Зум! Минекеләр! Бераз ял ит! Әле генә йоклап киттең, йомшагым минем!.. Ханбал ачып куйган шешәдән Ильич, калай чокырга аракы агызып, үз авызына койды да, капкалап-нитеп тормастан эчен генә уды, шешәле тартманы күтәреп карады һәм: — Фатир кирәктер инде?— дип сорады. Ильичка мондый сәер “кунак”ларның беренче генә тапкыр гозер белән килүләре түгелдер, аның үз-үзен батыр һәм горур тотуының сәбәбе дә шул хакта уйлагач кына Ханбалның башына барып җитте. — Ярар... Фатир, тек, фатир... Бар ул андый нәрсә, кайсын телисең, шунысы бар! Әмма...— Ильичнең имән бармагы югары күтәрелде.— Алдан түләп куештан, бер тартма елан даруы! Күп түгел, кешечә! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|