Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 35 страница




Җы­лы чәй Ис­мә­гыйль­нең бө­тен тә­нен көй­де­реп үт­те. Бе­раз­дан рә­хәт бу­лып ки­тә. Та­гын да шул­па би­рә­ләр. Үз­лә­ре аның та­тар­ча җыр­ла­га­нын мак­тый­лар. Шу­ны ише­теп хәй­ран бу­лу­ла­рын әй­тә­ләр. Әсир сол­дат икән­ле­ген дә бе­лә­ләр икән. Атар­га ки­тер­гән­нәр дә, зы­ян сал­мый, ти­дер­ми-яра­ла­мый кал­ды­рып кит­кән­нәр. Шу­лай да мыл­тык­ла­рын­нан ат­кан­нар. Ис­мә­гыйль­не исән, әм­ма кау­ша­ган, шун­лык­тан ко­ты гы­на кит­кән, ди­ләр. Йок­лар­га дип урын­га кү­че­рә­ләр. Аяк-кул­ла­ры йөр­гән­гә сө­е­нә­ләр. Хә­рә­кәт итә алу­ын мак­тый­лар. Әм­ма му­е­ны бө­гел­ми. Күз­лә­ре һа­ман да бер ге­нә нок­та­га ка­рап то­ру­ы­на шик­лә­нә­ләр.

Ни­дер сөй­лә­шен­гән­нән соң, ут­лар­ны сүн­де­рә­ләр дә йо­клар­га ята­лар. Таң бе­ле­нә баш­ла­ган­да уя­на­лар. Кем­дер на­маз укый. Юк, ба­ры­сы да укый­лар. Өй эче­нә җы­лы­лык һәм нур ту­ла. Ки­леп-ки­теп, Ис­мә­гыйль­нең хә­лен бе­ле­шә­ләр. Әм­ма ул алар­ны та­ны­мый. Шу­лай да аңа рә­хәт. Өс­тәл яны­на уты­ра­лар. Со­раш­ты­ра­лар. Әм­ма җа­ва­бын ни­гә­дер ишет­ми­ләр. Үп­кә­лә­гән­дәй бу­ла­лар. Сүз­лә­рен­дә өзе­леп ка­ла­лар. Ис­мә­гыйль үзе­нең рәх­мә­тен бел­де­реп, алар­ның ар­ка­ла­рын­нан как­кан­дай итә. Чы­гып ки­тәр­гә исә­бен бел­де­рә, әм­ма аны бер­кая да җи­бәр­ми­ләр. Ка­бат урын­га са­ла­лар. Ул кө­не-тө­не тү­шәм­не өй­рә­нә. Са­ный. Бо­так­ла­рын, ярык­ла­рын тик­ше­рә. Үзе­нең кем икән­ле­ген исе­нә тө­ше­рер­гә азап­ла­на. Бе­лә ге­нә ал­мый. Кү­ңе­лен­дә нин­ди­дер моң тиб­рә­лә. “Ра-май-й”, чын­нан да Ра­май ми­кән­ни ул? Шу­лай­дыр. Ра­май­дыр!

Кыш уза, яз җи­тә, кош­лар туе баш­ла­на. Та­гын кыш... Та­гын яз... Ба­ры­сы да ку­а­ны­ша­лар. Һәм­мә­се бәй­рәм итә. Җи­ңү, ди­ләр! Нин­ди җи­ңү, Хо­дай бел­сен!

Нин­ди­дер дәү ке­ше ки­леп ке­рә. Ис­мә­гыйль­не со­рау­лар бе­лән тин­те­рә­тә. Исе­мен, фа­ми­ли­я­сен со­рый. Язар­га ку­ша. Язу би­рә. Әм­ма ул язу­лар­ны та­ны­мый. Аны алып ки­тә­ләр, ки­те­реп ку­я­лар һәм оны­та­лар. Әм­ма Ис­мә­гыйль ба­ры­сын да ише­тә, җа­вап та би­рә, әм­ма аны гы­на ишет­ми­ләр. Ачуы ки­лә.

Шу­лай көн­нәр уза. Ис­мә­гыйль кич­ке ва­кыт­та урам­га чы­га. Аның янә­шә­сен­дә гү­зәл фә­реш­тә, ху­җа­ның кы­зы, аның кыз­га­ну­чы­сы һәм күз­лә­ре­нә бер ка­рау­дан нәр­сә әй­тер­гә те­лә­гә­нен аң­лау­чы­сы — Гөл­ба­нат! Җәй­ге җы­лы ки­чә­дә ул аны бер тап­кыр ко­чак­ла­ды һәм үп­те дә әле. Шун­нан бир­ле алар­ның ур­так сер­лә­ре дә бар — мә­хәб­бәт. Яшәү­нең мәгъ­нә­сен арт­ты­ру­чы, дөнь­я­лык­ка ямь би­рү­че из­ге хис­ләр­дән ге­нә тор­ган мә­хәб­бәт!

Алар ак­рын гы­на ат­ла­ды­лар. Урам буй­лап уз­ды­лар. Кар­шы­ла­ры­на кем­нәр­дер җыр­лап кил­де­ләр. Кул­ла­рын­да гар­мун. Ис­мә­гыйль бе­лән Гөл­ба­нат кар­шы­сы­на тук­та­ды­лар. Кө­ле­шер­гә то­тын­ды­лар. Ях­шы ке­ше­ләр. Күп­тән­ге та­ныш­ла­ры. Ә бу гар­мун­чы­ны бе­рен­че тап­кыр кү­рүе Ис­мә­гыйль­нең. Ни­гә дип һа­ман Гөл­ба­нат­ка та­ба елы­ша соң әле ул? Аңа ни ки­рәк? Кул­тык­лап ук ал­мак­чы! Хә­ер­сез! Яра­там ди­ме? Бер кү­рү­дә га­шыйк бул­дым ди­ме? Мә, син гар­мун­ны то­тып тор, Гөл­ба­нат бе­лән янә­шә үзем ба­рам ди­ме?

Ис­мә­гыйль­нең ачуы ки­лә. Ку­лы­на тот­ты­рыл­ган гар­мун­ны бол­гап ата­сы­ла­ры ки­лә. Ә Гөл­ба­нат аңа үзе­нең ар­тын­нан кал­мас­ка ку­ша. Аның са­ен Ис­мә­гыйль ким­се­нә. Әм­ма бер­ни дә эш­ли ал­мый. Кем соң әле ул? Бер тел­сез га­рип шун­да! Авы­зын да ача ал­мый тор­га­ны. Аша­ган­да да авы­зы­на ба­ла­га бир­гән ке­бек ри­зык са­ла­лар тү­гел­ме соң? Ярый әле теш ара­сын­нан сы­гып бул­са да үзе бе­раз ашый ала, югый­сә мон­дый бә­ла кем­гә ха­җәт?

Ис­мә­гыйль ку­лын­да­гы гар­мун­ны җай­лап җил­кә­се­нә ки­де дә, үзе дә си­зен­мәс­тән аның тел­лә­рен­дә бар­мак­ла­рын би­е­тә баш­ла­ды. Эче­нә җы­лы йө­гер­де. Бе­раз­дан көй ма­ту­ра­еп, бө­те­нә­еп кит­кән­дәй то­ел­ды. Ал­да ба­ру­чы­лар тук­та­лып кал­ды­лар. Гөл­ба­нат­ның җил­кә­се­нә ка­нат­лар үс­те.

— Абау, ме­нә ни­чек!— дип, хәт­та кул­ла­рын да чә­бәк­ләр­гә ке­реш­те. Ә Ис­мә­гыйль аның са­ен уй­на­ды, аның са­ен бар­мак­ла­рын төй­мә­ләр­дә би­е­тә бир­де. Хә­те­ре­нә ат ар­ба­сын­да ба­руы, бо­лын­нар һәм кыр­лар буй­лап үтүе кил­де. Әйе, чын­нан да ул бо­лар­ны ях­шы хә­тер­ли шул. Кай­да, кай­чан? Әм­ма ала­рын һич бе­лә ал­мый.

Гар­мун­га бе­раз ия­лә­шеп җит­кәч, аңа та­гын да рә­хәт­рәк бу­лып кит­те. Хә­зер Гөл­ба­нат та аның янә­шә­сен­дә ба­ра. Те­ге егет­ләр дә та­гын-та­гын уй­нап ка­ра­вын со­рый­лар. Алар җыр­ла­мак­чы бу­ла­лар, ә Ис­мә­гыйль әле көй­лә­рен отып ала, әле югал­та, ни­чек тә отып бе­те­рә ал­мый, бар­мак­ла­ры бу­та­ла. Чөн­ки кү­ңе­лен­дә нин­ди­дер баш­ка аваз­лар кай­на­ша. Бер­ни­чек тә тәр­тип­кә ки­лә ал­мый га­җиз­лә­нә­ләр. Ис­мә­гыйль дә кө­ен та­ба ал­мый­ча ин­те­гә. Гар­мун шың­гыр-шың­гыр кил­гән­нән яшь­ләр­нең кә­е­фе бо­зы­ла.

Икен­че көн­не Ис­мә­гыйль шә­һәр­гә чы­га. Озак кы­на йө­ри һәм ки­чен ге­нә кай­та. Аны өй­дә ут йо­тып кө­тә­ләр. Биг­рәк тә Гөл­ба­нат бор­чыл­ган. Югал­ды, те­ге егет бе­лән кул­тык­ла­шып ба­ру­ым­ны ярат­ма­ды дип уй­ла­ган. Аһ чи­бәр­кәй, нәр­сә­гә өмет­лә­нә­сең син? Го­ме­рең­не шу­шы га­рип бе­лән бәй­ләп ку­яр­га уй­лый­сың­мы әл­лә?

Аның ал­ды­на гар­мун ки­те­рә­ләр, уй­нар­га ку­ша­лар. Ул ки­ре как­мый. Кү­ңе­лен­дә­ге аваз­лар ни­чек­тер тәр­тип­кә кил­гән­дәй бу­ла­лар һәм ул бар­мак­ла­рын гар­мун тел­лә­рен­дә йө­гер­тер­гә то­ты­на. Көе әл­лә ни ма­тур да чык­мый, шу­лай да ул аңа ку­шы­лып җыр­лар­га итә һәм баш­лап ки­тә:

— Бо­лын­нар­га чы­гып, һай, сыз­гыр­дым, чап­кан пе­чән­нә­рем кип­сен дип...

Ба­ры­сы да исә­ре­неп арт­ка та­ба чи­ге­нә­ләр, Гөл­ба­нат:

— Әти, ишет­те­гез­ме, те­ле ачыл­ды, те­ле ачыл­ды!— дип шат­ла­нып кыч­кы­ра.— Нәкъ врач абый әйт­кән­чә бул­ды!

Ис­мә­гыйль үзе дә бу хәл­дән ап­ты­рап ка­ла, әм­ма ты­е­ла ал­мый­ча елый-елый җыр­лый. Баш ми­ен­дә җы­лы­лык си­зә. Ул җы­лы­лык кан та­мыр­ла­ры буй­лап йө­ге­рер­гә то­ты­на, күз­лә­ре ачы­лып кит­кән­дәй бу­ла һәм ул:

— Сез ми­не ишет­те­гез­ме?— дип со­рый.

Аңа әйе ди­я­рәк баш­ла­рын ка­га­лар.

— Ә мин элек сез­не ише­тә идем, ә хә­зер ишет­ми баш­ла­дым,— дип, Ис­мә­гыйль алар­га ап­ты­рап ка­рый, му­е­нын бо­ра. Гү­я­ки май­лан­ма­ган ар­ба тә­гәр­мә­че ке­бек сө­як­лә­ре шы­гыр-шы­гыр ки­лә.

Ул та­гын җыр­лый...

 

XIII

Ис­мә­гыйль мо­ңа ка­дәр нин­ди­дер бер юнь­сез зат та­ра­фын­нан си­хер­лән­гән дә ме­нә хә­зер ге­нә шул афәт­тән ко­тыл­ган ке­бек үзен хис ит­те. Ин­де икен­че кө­нен сөй­лә­шә, те­тә ге­нә. Тел бис­тә­се, ди­яр­сең. Ме­нә ни­чек­ләр дә бу­ла икән ул дөнь­я­да!

Гөл­ба­нат бе­лән бул­ган җы­лы мө­нә­сә­бәт­лә­ре чә­чәк­кә тө­рел­гән­нән соң Ис­мә­гыйль­нең шат­лы­гы аң­ла­тып-сөй­ләп бе­тер­мәс­лек дә­рә­җә­гә җит­те. Шу­шы йорт­та ни­чә ел яшәп тә, һәр­төр­ле тәр­бия кү­реп тә, ул алар­га рәх­мәт­сез ка­ла ал­мый иде. Те­ле бе­лән бер­гә аның хә­те­ре дә кайт­ты. Әм­ма үзе­нең үт­кә­нен­нән ба­ры­бер дә күп нәр­сә­не бел­ми, шу­лай да кеч­ке­нә ге­нә авыл йор­ты, зур мич, аның янын­да ипи са­лу­чы әни­сен, ка­барт­ма пеш­кә­нен кө­теп утыр­ган сең­ле­сен исен то­та, тик шу­шы йорт­ның кай­сы авыл­да икән­ле­ген ге­нә бе­лә ал­мый­ча ап­ты­рый. Әл­лә соң бу бер төш ке­нә бул­ган ми­кән? Әйе, су­гыш бул­ды. Ул сол­дат иде. Аны ат­ты­лар, үл­де­ме-юк­мы?..

Ис­мә­гыйль мо­ңа ка­дәр шә­һәр­не тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча эш­ләр баш­ка­ру­чы, ва­тык-җи­ме­рек­ләр­дән арын­ды­ру­чы тө­зе­леш оеш­ма­сы­ның ка­ра эш­че­се бул­ды. Аның кө­рә­ге хи­сап­сыз күп хез­мәт ку­еп, урам һәм тө­зе­леш мәй­дан­на­рын кир­печ ва­тык­ла­рын­нан азат ит­те. Ан­на­ры ул ко­е­лар бо­рау­лау оеш­ма­сы­на күч­те. Бу эше дә те­ге­сен­нән җи­ңел тү­гел, әм­ма кү­ңе­ле­нә якын һәм кы­зык­лы ке­бек иде. Авыр­лык­та бер пот­тан да ким бул­ма­ган тор­ба ач­кы­чы аның һәр хә­рә­кә­те­нә буй­сы­на, баш­ка­лар­ның ку­лын­нан тө­шеп кит­сә дә, Ис­мә­гыйль­не алай тин­те­рәт­ми иде. Аның бе­ләк­лә­рен­дә­ге көч-ку­әт та­би­гый акы­лы бе­лән ярә­шеп бар­ган­лык­тан, ару-та­лу­ны оны­тып эш­ли. Бри­га­да­ла­рын­да ни ба­ры­сы биш ке­нә ке­ше, ба­ры­сы да элек­ке­ге су­гыш­чы сол­дат­лар­дан. Ба­ры тик мас­тер­ла­ры гы­на өл­кән яшь­тә­ге һәм ба­шы­на дөнь­я­да­гы һәм­мә гый­лем­не җый­ган ин­же­нер. Ис­мә­гыйль­нең ип­тәш­лә­ре ке­бек на­дан­нар­ның та­выш-гау­га чы­га­ру­ла­рын бер дә өнә­ми, эш­не җае бе­лән ге­нә алып ба­ра бе­лә.

Баш­ка ке­ше­ләр сөй­лә­шә-ара­ла­ша баш­ла­га­нын­нан бир­ле һа­ман да авы­зын ерып йөр­гән Ис­мә­гыйль­гә шу­шы агай ни­гә­дер үз итеп ка­рый, баш­ка­лар бе­лән әл­лә ни сүз ку­ер­тып тор­ма­са да, аның бе­лән ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән әң­гә­мә дә ко­ра. Та­тарс­тан­да нефть ят­ма­ла­ры­ның бу­лу­ын да аңа ул сөй­лә­де, мон­да эш­ләр бет­кәч, ан­да җи­бә­рә кал­са­лар, ба­рыр­га те­лә­ге юк­мы дип тә бе­леш­те. Ис­мә­гыйль­нең бу хак­та әле­гә бер ге­нә дә фи­ке­ре юк иде.

Та­тарс­тан ди­мәк­тән, ул аңа га­җә­еп олуг һәм би­хи­сап хал­кы бул­ган, тор­мыш авыр­лык­ла­рын һәм кы­ен­лык­ла­рын бел­мә­гән бер мәм­лә­кәт ке­бек то­е­ла. Ан­да ба­рып кү­рә­се, шу­лар­ча яши баш­лый­сы ки­лә. Әм­ма бү­ген үк чы­гып та ки­тә ал­мый, чөн­ки ул ил­нең кай­да икән­ле­ген дә бел­ми. Икен­че бер оч­рак­та, Та­тарс­тан ха­кын­да сүз баш­лан­са, кү­ңе­лен­дә­ге чә­чәк бо­лын­на­ры һәм ик­сез-чик­сез кыр-ба­су­ла­ры юк­ка чы­га да, ка­раң­гы, шык­сыз һәм кыр­гый да­ла­лар күз ал­ды­на ки­леп ба­са.

Адә­ми­ләр шу­лай чу­ар ин­де алар. Бо­лай да яра­мый, те­ге­ләй дә дө­рес тү­гел. Әгәр дә ке­ше уры­ны­на бер ат яи­сә сы­ер бул­са, җа­нын юк-бар­лар­дан бор­чы­мас, хәт­та яшә­еш ди­гән ка­ра ур­ман ягы­на әй­лә­неп тә ка­ра­мас иде. Юк шул, ке­ше хай­ван бу­ла­рак яра­тыл­ма­ган. Аның йө­рә­ген­нән, акы­лын­нан тыш та­гын да җа­ны, кү­ңе­ле-каль­бе бар. Бо­ла­рын ин­де бо­лай гы­на, чә­чәк күр­сә­теп, яи­сә күк йө­зе­нә ко­яш чы­га­рып кы­на ал­да­лап бул­мый. Бү­ген­ге як­ты көн ир­тә­гә ка­раң­гы ке­бек то­е­лыр­га мөм­кин. Ке­ше шул ул. Һәм­мә төр­ле сер­ләр­гә тө­ше­нер­гә, тө­бе­нә җи­теп чо­кы­ныр­га, энә кү­зен­нән дөя чы­га­рыр­га, ту­зан бөр­те­ген­нән хик­мәт эз­ләр­гә яра­та. Дө­рес, кай­ва­кыт аңа да һич­нәр­сә ки­рәк тү­гел. Әм­ма бу ха­лә­те бо­лай гы­на, арып кит­кән ча­гын­да гы­на бу­ла. Ке­ше — ке­ше ин­де ул. Аның на­да­ны да, гый­лем­ле­се дә ке­ше бу­лып ка­ла би­рә. Аң­лау дә­рә­җә­се тү­бән икән­лек­кә бер дә исе кит­ми­чә, әл­лә нин­ди фәл­сә­фи тау­лар­ны ак­та­рыр­га, ба­шы­на кил­мә­гән һәм ки­лер­гә ти­еш бул­ма­ган мәсь­ә­лә­ләр­дән сә­я­сәт ко­рыр­га, таш ти­шеп су чы­га­рыр­га, мәгъ­нә та­бар­га алы­на. Аң­ла­тып ка­ра син аңар­га ба­шың юка әле­гә дип, ба­ры­бер ышан­ды­ру мөм­кин­ле­ген тап­мас­сың. Те­лен­дә әйе ди­сә дә, кү­ңе­лен­дә җил-да­выл­лар­ны бол­га­та, бу­ран­нар­ны уй­на­та ул. И ке­ше, әле дә ярый җир йө­зен­дә тын­гы­сыз җан ия­се син бар, юк­са бу тор­мыш­ның асы­лы ашау бе­лән йок­лау­га кай­тып ка­лыр иде.

Ис­мә­гыйль­нең ал­да­гы тор­мы­шы ме­нә шу­шы ин­же­нер Ва­си­лий Иг­на­то­вич бе­лән бәй­лә­неп кит­те. Аның эне­се шә­һәр­дә та­ныл­ган кли­ни­ка­да эш­ләү­че та­бип-хи­рург бу­лып чык­ты. Су­гыш­ның ар­кы­лы­сын бу­е­на үт­кән, күп ке­нә сол­дат­лар­ның го­ме­рен сак­лап кал­ган, әм­ма дә ке­ше тә­нен ит ки­сә­ге дип күз ал­ды­на ки­те­рә баш­ла­ган бу хәр­би ки­ем­дә­ге, әле­ге көн­гә­чә пол­ков­ник по­гон­на­рын сал­ма­ган Па­вел Иг­на­то­вич икән ул. Ис­мә­гыйль­нең та­ри­хын аңар­га абый­сы сөй­лә­гән бул­ган. Ә ул мо­ңар­дан әл­лә ни га­җәп­лә­нер­лек нәр­сә тап­ма­ган, хәт­та, алар бер­гә ки­леп кер­гәч:

— Тот та­та­рин, у ко­то­ро­го пес­ня в глот­ке заст­ря­ла, он и есть?— дип, рә­хәт­лә­неп кө­леп кар­шы ал­ды, гра­фин­нан вак рюм­ка­лар­га спирт та­мы­зып, ку­нак­ла­рын кыс­тап та тор­мас­тан, бер­не та­мак тө­бен­нән ге­нә уз­дыр­ды да: — Смот­ри-ка, горь­ко­ват, чёрт!.. Да­вай-да­вай, хва­тай­те, Ва­ся, уго­щай с то­ва­ри­ща!— ди­де.

— Что, ду­маю, ко­ло­дец тво­е­го хо­ро­ше­го наст­ро­е­ния, вот, ока­зы­ва­ет­ся, в чем при­чи­на то! Вот что ви­но­вен!— Ва­си­лий да ин­де рюм­ка­лар­ны ку­лы­на то­тар­га өл­гер­гән, Ис­мә­гыйль­гә та­ба эчәр­гә кыс­тап ки­лә баш­ла­ган иде.

— Нет, я ведь не пью, спа­си­бо!— ди­гән җа­вап кы­на ал­ды.

Па­вел аңа ап­ты­раш­лы ка­раш таш­ла­ды. Ис­мә­гыйль­нең шу­шын­дый “те­рек­лек су­ы”н­нан да баш тар­ту­ын ошат­мый­ча:

— Вот оно как, вот оно как... На­деж­ды ма­ло­ва­то, ко­неч­но,— дип әй­теп куй­ды.— На вой­не ва­ше­го ба­ра­та мно­го ви­дел. До пер­во­го ра­не­ния ко рту да­же блис­ко не под­пус­ка­ли. А по­том, как толь­ко один раз сня­ли про­бу, не ра­зу не от­ка­зы­ва­лись, на сто­ро­ну не ста­ви­ли. Да! Зна­ко­мое по­ло­же­ние, си­ту­а­ция из­вест­ная. Ес­ли та­та­ри­ну нель­зя, то нам как раз и мож­но! Но всё же, ес­ли прош­ли че­рез ад, то ту­да об­рат­но не пош­лют, на­вер­ное... Ну ка, да­вай-да­вай, ай­да сю­да!..

Ис­мә­гыйль аңа буй­сы­ныр­га мәҗ­бүр иде.

Бе­раз­дан Па­вел Иг­на­то­вич яһү­ди бо­ры­ны өс­тен­дә­ге пы­я­ла күз­ле­ген уры­ны­на рәт­ләб­рәк эл­де дә:

— Да, что за слу­чай был там, пос­мот­рим!— дип сөй­лә­неп ал­ды.

Ә үзе Ис­мә­гыйль­не озак­лап һәм җен­тек­ләп ка­рап тор­ма­ды, бо­лай гы­на, кул-ая­гын тот­ка­ла­ды, му­е­нын, ба­шын. Ан­на­ры:

— Сло­ман­но­го мес­та, не сши­тых ды­рок нет?— дип со­рап куй­ды.— Кро­ме тех, го­во­рю, что бог соз­дал...

Ис­мә­гыйль җил­кә си­керт­те.

— Ага, по­нят­но! По­ка еще язык не до­рос, да?— Па­вел Иг­на­то­вич төрт­мә тел­ле бу­лу­ын да сиз­де­реп ал­ды.

Шун­нан ул уры­ны­на ба­рып утыр­ды, маң­га­ен сул ку­лы­ның учы­на сал­ды. Бар­мак­ла­ры­ның эре сө­як­лә­ре аның зур ба­шын урап ал­ган ке­бек иде.

— Что си­дишь и смеёшь­ся, Па­вел? Ска­жи хо­тя бы од­но сло­во!— Ва­си­лий Иг­на­то­вич эне­се­нең бор­чу­лы хә­ле­нә бе­раз ап­ты­раб­рак ал­ды.

Ис­мә­гыйль­не эне­се яны­на алып ба­рыр­га ни­чә көн го­зер­лә­неп йөрт­те шул ул. Ә хә­зер ме­нә шу­шы мак­тан­чык та­бип аның бар­ча өмет­лә­рен ая­гы ас­ты­на са­лып тап­та­ды­мы? Эт­нең юнь­сез­ле­ген адәм­нән, ди­ләр. Шу­шы Па­вел го­мер­гә җит­ди бу­ла ал­ма­ды ин­де. Ке­ше ту­ра­ган­да да авы­зы ерык. Ни­чә яше­нә җи­теп, бер әдә­би әсәр, бер та­ри­хи ки­тап укы­га­ны бул­ма­ды. Ерт­кыч. Ке­че яшен­нән су­гым­чы­лар­га ия­реп йөр­де, үсеп кар­тай­ган­чы өй­лән­мә­де. Аны­сы ин­де, ха­тын-кыз­лар бе­лән ша­яр­ту ди­гән­нән, бер дә ки­мен куй­ма­ды. Дон-Жу­ан­на­рың чит­тә тор­сын. Әнә күз­лә­рен ни­чек ел­ты­ра­та, март ма­чы­сы ди­яр­сең. Ха­тын-кыз­лар­ны күр­сә, тә­гә­рә­теп үк җи­бә­рә әле ул алар­ны. Бил­лә­һи, адәм тү­гел­дер, җен­дер, тфү-тфү, әс­тәгъ­фи­рул­лаһ!

— Здесь я уж не ну­жен, бра­ток!— Па­вел ел­ма­еп ка­рап утыр­ган җи­рен­нән ге­нә сөй­лә­неп кит­те: — Ру­ки-но­ги все на мес­те, и те­ло, и кос­ти це­лы. Я ведь все­го лишь швия от­ре­зан­но­го, от­ре­за­ю­щий ис­пор­чен­ное, удо­ля­ю­щий не­нуж­ное, отс­лу­жив­шое. Как ты там го­во­ришь?.. Да, мяс­ник! Мои ору­дия тру­да все­го лишь нить да иг­ла и нож... Я то ду­мал, что здесь мо­жет и при­чи­на есть, мол в го­ло­ве или там, в спин­ном, пу­ля заст­ро­ла... Бы­ва­ют и та­кие слу­чаи. Ви­дал, приш­лось. Че­ло­век он ст­ран­ное су­щест­во. Бы­ва­ет так, что серд­це бо­га­ты­ря не мо­жет брать да­же пять пуль. А вот дру­го­го, хоть му­ха уку­сит, все, тю-тю. А на­род та­та­ры — очень ст­ран­ные лю­ди. Уди­ви­тель­ный на­род. Его ре­жешь по­па­лам, а он на­чи­на­ет хо­дить, как буд­то не из че­ло­ве­чес­ко­го ро­да во­об­ще!— Ис­мә­гыль­гә ул шун­да че­бен­не сы­тар­га те­лә­гән­дәй ка­рап куй­ды, хә­ер, син дә шул ка­вем­нән бит әле, имеш. Аның бо­лай дип әй­тер­гә те­лә­гә­нен абый­сы да си­зе­неп кал­ды. Шун­лык­тан:

— Да брось же на­ко­нец свои вос­по­ми­на­ния... У нас вре­ме­ни ма­ло! Ес­ли нет что ска­зать, так и го­во­ри... Ай­да, Ра­май, пош­ли!

Аның те­лә­ге­нә буй­сын­мый мөм­кин тү­гел иде. Ис­мә­гыйль, аяк өс­те ба­су­га, бер рәх­мә­тен мең ка­бат­лап, аның ар­тын­нан ияр­де.

— Стоп!

Па­вел Иг­на­то­вич­ның, әле­гә бе­рен­че тап­кыр бу­лыр­га ки­рәк, йө­зе җит­ди­лән­де:

— Ты, бра­ток, лю­бил же дос­лу­шать. Пос­та­рел, что­-ли, го­во­рю? Ус­по­кой­ся, про­шу, да­вай по­ка­жем его На­деж­де Ива­нов­не, я не мо­гу вой­ти в её об­ласть ин­те­ре­сов. Она что ска­жет?.. Ты зна­ешь моё от­но­ше­ние к это­му на­ро­ду. Как то­ль­ко ска­жут о та­та­рах, так и серд­це на­чи­на­ет бить­ся по-дру­го­му!

Әм­ма Ва­си­лий Иг­на­то­вич аны тың­лап бе­те­рер­гә те­лә­мә­де, ач­кан ише­ген­нән чы­га бир­де. Ис­мә­гыйль дә аңа ияр­де. Па­вел Иг­на­то­вич­ның нәр­сә ха­кын­да сүз ку­ер­тыр­га те­лә­гән­ле­ген ул аң­ла­ма­ды. Шу­лай да та­тар хал­кы­на мө­нә­сә­бә­те­нең бик үзен­чә­лек­ле икән­ле­ген тө­ше­нер­гә өл­гер­де. Мо­ны Ва­ся­дан да кай­та­рып со­рау урын­сыз бу­лыр иде.

Ту­ры На­деж­да Ива­нов­на­га ба­рып кер­де­ләр. Ва­си­лий Иг­на­то­вич­ның якын та­ны­шы икән, уры­нын­нан чы­гып ук кар­шы ал­ды, ир­ләр­чә ку­лын би­реп кү­реш­те. Ис­мә­гыйль­нең исә, бе­лә­ге­нә ябы­шып, нә­ни бар­мак­ла­рын учын­нан ал­мый­ча тор­ды. Ул шу­лай аны тик­ше­рә үк баш­ла­ган төс­ле иде.

Сөй­лә­шеп уты­ру шак­тый озак­ка су­зыл­ды. Әң­гә­мә­нең ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр са­быр гы­на тың­лап утыр­ган Ва­си­лий Иг­на­то­вич ал­дын­да Ис­мә­гыйль­гә кы­ен­рак иде. Шу­лай да та­би­бә­нең со­рау­ла­ры­на мөм­кин ка­дәр конк­рет­рак һәм тәф­сил­ле­рәк җа­вап би­рер­гә ты­рыш­ты. Ин­де эш бет­те ди­гән­дә ге­нә Па­вел Иг­на­то­вич ки­леп кер­де, гә­лә­фи чал­ба­ры­ның киң ке­сә­сен­нән бер пач­ка па­пи­рос чы­га­рып, бүл­мә­дә­ге­ләр­гә тәкъ­дим ит­те дә:

— По­жа­луй мне раз­ре­шат по­ку­ри­ть?— дип со­ра­ды. Аның авыр гәү­дә­сен­нән утыр­ган урын­ды­гы ин­де дә та­ра­лып ки­тәм ди­гән­дәй шы­гыр­дап куй­ды.— Раз­бу­ди­ли мою рев­ность, как па­ра го­луб­ков вор­ку­е­те!

Аның бу сүз­лә­ре Ис­мә­гыйль­гә һәм На­деж­да Ива­нов­на­га ка­гыл­ган­лык­тан, әң­гә­мә­лә­ре шу­шын­да өзе­леп кал­ды. Па­вел һа­ман да ша­яр­та бир­де:

— Кра­си­вый на­род это та­та­ры! Ос­те­ре­гай­тесь, На­деж­да Ива­нов­на, они всё ещё не ос­та­ви­ли свои пры­выч­ки по­хи­щать на­ших де­ву­шек! Без ду­ши ос­та­вят, сло­ва лиш­не­го не ска­жут!

Әм­ма аның сүз­лә­ре­нә һич­кем игъ­ти­бар ит­мә­де төс­ле. Сүз­лә­рен җит­ди­гә ал­мау­ла­ры Па­вел­ны та­гын да үр­тә­де бу­лыр­га ки­рәк:

— Пом­ни­те, На­дю­ша, мою За­рю­шу?— дип со­рап, ни­гә­дер аһ итеп ку­яр­га да өл­гер­де.

Ва­ся­га аның ха­ти­рә­ләр­гә би­ре­лүе оша­ма­ды:

— Да брось же, на­ко­нец, Па­вел, на­до не на­до, опять о сво­ей За­рюш­ке тол­ку­ешь... Ду­шу тра­вишь... И свою, тем бо­лее!

— Она не толь­ко За­рюш­кой бы­ла, её зва­ли За­ри­на Хан­на­нов­на, ес­ли хо­ти­те знать! Уда­ре­ния, по­жа­луйс­та, на вто­рой слог!

Па­вел Иг­на­то­вич­ның кү­ңе­ле куз­га­лып, йо­мша­ру­ын күр­сә­тер­гә те­лә­мә­де­ме, әл­лә ин­де абый­сы Ва­ся­га ка­ты бә­гырь­ле бул­га­ны өчен ачуы кил­де­ме, нин­ди авыр гәү­дә­сен дә җи­ңел ге­нә кү­тәр­де дә ашы­гып чы­гып кит­те. Бүл­мә­дә җит­ди тын­лык уты­рып кал­ды. Хә­зер кем дә­ сүз баш­лар­га кый­мый иде. На­деж­да Ива­нов­на, юк эшен бар итеп, кул­ла­рын озак­лап-озак­лап юар­га то­тын­ды, ашык­мый­ча гы­на ко­рыт­ты һәм:

— Это вой­на сде­ла­ла ты­ся­чей, мил­ли­о­нов нес­часть­ны­ми, да будь она прок­ля­та!— дип, чын кү­ңе­лен­нән ачы­нып куй­ды.

— Она бы­ла, на­вер­ное, са­мой боль­шой его лю­бовью...

Ва­ся­ның бо­лай әй­түе, әл­бәт­тә, әле яңа гы­на тел­гә алын­ган Зә­ри­нә Хан­на­нов­на ха­кын­да иде.

— Зна­ешь же Пав­ла! Ка­кую кра­са­ви­цу ви­дел, так за ней и бе­гом, неу­го­мон­ный! А вот ког­да вст­ре­тил За­рюш­ку... Из Ка­за­ни она бы­ла. Хи­руг- врач как и он! А Па­вел рас­та­ял пе­ред ней. Мы па­да­ли без сил, а он — бе­гом к сво­ей За­рюш­ке, рассп­ра­ши­ва­ет о её сос­то­я­нии, ес­ли она ус­та­ва­ла, сра­зу бе­жит на пе­рех­ват... Эх, вст­ре­ти­лись бы они до вой­ны, та­кую бы счасть­ли­вую семью соз­да­ли...

— А по­че­му, сей­час нель­зя что-ли?

Ис­мә­гыйль­нең бу со­ра­вы ва­кыт­сыз би­рел­де һәм урын­сыз иде. Шу­ны аң­лап, ул те­лен яше­рер­гә һәм ба­шын ияр­гә мәҗ­бүр бул­ды. Әм­ма На­деж­да Ива­нов­на ты­ныч һәм авыр та­выш бе­лән аңа җа­вап бир­де:

— И она ос­та­лась там...— Аның кул бе­лән яса­ган иша­рә­те “су­гыш кы­рын­да” ди­гән­не аң­ла­та иде.— А мы, вот, вер­ну­лись, а они... А они — ос­та­лись.

Ис­мә­гый­ль­нең ми­ен нәр­сә­дер ян­ды­рып үт­те һәм аның аңы, яңа­рып, күз ал­ды­на бер-бер арт­лы ва­кый­га­лар тез­мә­се кил­де. Әм­ма бо­лар аның үзе бе­лән бәй­ле тү­гел, бәл­ки бү­тән бер ке­ше­нең ис­тә­лек­лә­ре, ыша­ныр­га мөм­кин бул­ма­ган ха­ти­рә­лә­ре иде­ләр ке­бек.

Ул үзен са­бый ба­ла ке­бек хис ит­те. Әле яңа гы­на хә­те­рен­дә яңар­ган яз­мы­шы, Ка­зан­да һәм яшь­ле­ген­дә күр­гән җә­фа­ла­ры аңа чит-ят ке­бек то­ел­ды­лар. Тә­не буй­лап кай­нар­лык йө­ге­рә бир­де, акы­лын бу­ып ал­ды, дөнь­я­лык­ның шык­сыз­лы­гы, мәгъ­нә­сез­ле­ге миз­гел эчен­дә ачык­ла­нып, йө­рә­ге­нә эс­се­лек кап­ты. Тә­муг уча­гы ке­бек үк хә­тәр бул­ган бу ут аның күз ал­ла­рын то­ма­лан­дыр­ды. Үзе­нең хә­ер­сез­лек җи­ме­ше икән­ле­ген һич­ни­чек тә ка­бул итәр­гә те­лә­мә­де. Әйе, аңа үз тор­мы­шы та­рих­ча­сы, су­гыш­ка ка­дәр күр­гән­нә­ре баш­ка бер ке­ше­не ке­бек бу­лып хә­те­рен­дә кал­са­лар, на­му­сы да чис­та­рак, тә­не дә саф­рак сак­ла­ныр төс­ле иде. Әү­вә­ле ни­чек тәкъ­дир­нең усал ку­лы аның ис­тә­лек­лә­рен сы­пы­рып ал­ган, юк­ка чы­гар­ган исә, хә­зер ул үзе шәх­си их­ты­я­ры бе­лән хә­те­рен­нән баш тарт­ты. Кай­ва­кыт­та, ки­лә­чәк өчен дип, хәт­та яшә­еш­кә атап хәт­та та­ри­хың­нан, бар­лы­гың­нан ка­чар­га ярый һәм мө­мкин тү­гел­ме соң? Әгәр дә бә­хет диң­ге­зен­дә тор­мыш ко­ра­бын йөз­дер­гән, мак­сат ко­я­шы­на үзен илт­кән бул­са, ул ва­кыт­та хә­те­рен­нән баш тар­тыр иде­ме?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных