ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 37 страница— Мин сезгә беренче көндә үк гашыйк булдым, әмма игътибар гына итмәдегез! Әти дә, әни дә моны сизенеп, и бала, алай ярыймы инде? Харап кына була күрмә дип теңкәләремне корытып бетерделәр... Гөлбанат боларны сөйләгәннән соң Исмәгыйль, нинди зур бәхет кошын тотканлыгын төшенеп, язмышы өчен куанырга кирәклеген аңлап алды. Әмма көннәренең берендә, кочагында бәгырькәй генәсе иркәләнеп ятканда: — Мин әле сезне белешеп, сурәтегезне Уфа һәм Казанга да, андагы газеталарга җибәрдем. Сезнең хакта бәйнә-бәйнә сөйләп яздым,— дигәч, Исмәгыйльнең йөрәге чоңгылга төшеп киткәндәй булды. Хатынының сүзләрен колагы ишетмәс хәлдә, күңелендә әллә нинди шик-шөбһәләр уйнады. — Нигә миңа әйтмәдегез соң? Иренең бу соравына Гөлбанатның җавабы әзер иде: — Үзегез хәтерләми идегез шул. Борчырга, акылыгызны бутарга теләмәдем. Шулай киңәш иттеләр. Исмәгыйль үзен егылып киткән, баштүбән ауган кеше кебек хис итте. Булган хәлләрен искә алулар гүяки үзен юләргә санаулары кебегрәк тойгы калдыра, оятлы ясый, хәлен кыенлаштыра иде. Шулай да ул бу юлы сер бирәсе түгел. Хатынының игътибарлылыгы аңа яшәү мәгънәсен аңларга булыша, күңелен нурландыра, аны кочагына алып иркәләгәндәй, сабый баланыкы төсле җаны канатланып китә. Бу рәвешле яшәү бик тә татлы икән ул. Исмәгыйль белән Гөлбанат элеккечә үк әти-әниләрендә торып калдылар. Гаиләләрендә бер генә һәм сөекле бала булганлыктандыр, җитмәсә, кыз шул әле ул, кияүгә тәрбия һаман яхшыдан, кешечә генә түгел, бик тә хөрмәтле иде. Дөрес, Исмәгыйль үзе дә алар тарафыннан әллә кайчан диярлек уллары сыйфатында йөртелә, чит-ят түгел. Кияүләре иртән эштән чыгып китә, кичен эчеп исермичә, вакытында кайта, урамда да башкалар кебек таушалып йөрми, зарланырлык сыйфатлары бөтенләй дә юк. Кешенең кадере шулай үзеннән инде ул, яшерен-батырын түгел. Гөлбанат буйга узгач, шатлыклары йөзләренә балкыган кояш кебек яктырып-нурландырып чыкты. Исмәгыйльнең дә кадере бермә-бер артты. Мескенем, хатынын бер дә аяк өстенә бастырмас, күтәреп-очыртып кына йөртер иде. Аларның шулай пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүләреннән сөенечләре йорттан урамга ук тарала кебек иде. Әмма көтелмәгәндә килеп төшкән хаттан соң аяз күк йөзен авыр кургаш болытлар каплап алган төсле булды. Моңа сөенергә кирәк иде шул, ничә еллар югалып яткан Исмәгыйльне эзләп таба алганнар икән, куаныч өстенә шатлык түгелме соң? Хат Казаннан, инде онытылып беткән Гөлсарадан иде. Исмәгыйленең эштән кайтып керүенә, хатыны Гөлбанат: — Биетәм хәзер үзеңне, сөенче бир!— дип каршы алды. Аның бала йөртүдән калынайган буе шаярырга мөмкинлек бирмәсә дә, форсаттан файдаланып, ирен чынлап торып биетергә иде исәбе. Әмма юаш Исмәгыйле көтмәгәндә котырынып китте. Биесә, нәрсә булыр иде инде? Ә ул телсез калды. Куанычын уртаклашырга җыенган Гөлбанатның да күңеле ишелде. Ул да түгел, бәгырь төбендәге баласы, Аллаһыдан җан әсәрен алганлыгына хәбәр буларак, уйланмаганча төртеп куйды. Йа Хода, барысы күмәкләшеп килә икән ул, берсе янына икенчесе кушылып. Гөлсара хатының башында Исмәгыйльнең тәгаен генә кем булырга тиешлеген тәфсилләп язганнан соң: “Ул — минем ирем, сугышка китеп югалды. Әнисе һәм сеңлесе дә авылда яшиләр. Үземә килен дип карыйлар. Балаларыбыз тумаган иде. Аның хәтерен югалтуы гына бик начар. Әнисе соңгы елларда бик тә бетереште. Сеңлесе тәрбиясендә яши иде. Йортларына бер солдатны кертеп ялгыштылар. Бик каты эчә. Суккалый, кыйный да икән. Әгәр дә чыннан да ул, сезнең тәрбиядәге кеше, без белгән Исмәгыйль булса, хат белән аерым атап хәбәр бирегез. Үзебез килеп, Казанга алып кайтырбыз”,— дип белдергән. Боларны укыганда Исмәгыйльнең җаны гына түгел, хәтта тәне дә калтыранып куйды. Гөлбанатка күтәрелеп карарлыгы калмаган иде. Дөньялыклары җимерелеп киткән кебек тоелган ирнең телендә сүз каламыни аның? Моңа кадәр Исмәгыйль үзенең хәтере кайтуга һәм аның чыннан да дөрес булуына җитәрлек дәрәҗәдә ышанып та бетми иде. Инде хәзер, Ходай кушып, ул үзен табарга һәм танырга мәҗбүр ителә башлады. Бу хатны әлбәттә кирәксез санап, инкарь кылырга да, читкә ташларга, утка ягарга да мөмкин. Әмма әниеңне ничек ташлыйсың ди? Анда алар да язылганнар шул, кайтып, күреп, фатихасын-бәхиллеген алырга тиеш ул әнкәсеннән. Бу кадәр дә мәнсез булырга ярыймы соң инде? Бу уйлары Исмәгыйльне куырып-куырып алдылар. Бер генә дә акыллы һәм кулай күренгән фикергә килерлек юл тапмады. Каушады. Гөлбанатына боларны ничек аңлатсын да сөйләп бирсен икән? Икеләнүләрен төшенерме? Әллә соң юләрләнә башладымы? Гөлсара? Барысы да исендә, әмма Гөлсарага өйләнгәнен оныткан да түгелме? Шулай итеп Гөлбанатны алдаганлыгы ачылдымы? Юктыр ла инде, кем белән нәрсә булмагандыр... Исмәгыйль үзен ничек кенә акларга тырышса да, хәтерен югалтуында сугышны гаепләп маташса да, барыбер хакыйкать аның сүзләреннән һәм үзеннән өстен чыгып, язмышы иртәме-соңмы ихтыярын буйсындырачагын күңеле белән тойды, акылы белән генә кабул итәргә теләмәде. Кешенең кемлеге акланырга тырышуыннан ук ачык сизелә ул. Гаебеңнән баш тарту, үзеңне хакыйкатьтән өстен куярга омтылу кебек үк бер гамәл, барчасын юк дип хаталы һәм гөнаһлы раслауга гына тиң. Мондый кешеләрне язмыш кызганмый, бәхетсезлек сазлыгына кергән җиреннән артына төртә, тагын да ныграк, кире чыга алмаслык хәлгә китереп батыра. Моны тәкъдир, диләр, Аллаһы тәгаләнең тәкъдире. Хаклыкны инкарь кылу — Тәңре тәгаләдән баш тарту, имансызлану булган кебек, хакыйкатьне яшерү дә шул ук нәрсә. Язмышыңа турыдан-туры бәйләнештәге, аның кайсы юлдан алып китәчәген хәл итүче дөреслекне ялганга чыгарганың өчен тормыш сине гафу итәр дип уйлыйсыңмы? Ай-һай, булырмы икән? Белми дә калырсың, борып та алырлар, орып та салырлар, сыныңны җыярга да өлгермичә калырсың! Казаннан килгән хаттан соң иренең бозылып киткән йөзе Гөлбанатның йокысын алды. Исмәгыйленең бу хакта алдан үзе башлап сөйләвен көтте, шулай дөресрәк буладыр дип уйлады. Әмма ялгышты. Ул гүяки элеккечә телсез калган кебек үзен тотты. Бер ноктага төбәлә дә нидер хакында уйлый да уйлый. Күзеннән күренә, сизмимени Гөлбанат, эче кайный аның, эче! — Алай ук ярыймы икән? Хатынының шушы соравы Исмәгыйльне айкап ташлады. Ул үз-үзен һәм кемлеген онытып, кирәкмәгән җирдән җикеренеп: — Нәрсәсе?— диде. Болай орынуы Гөлбанатны аягыннан ега язды, Исмәгыйльнең үзенә дә авыр таш кебек китереп бәрде, йөрәге челпәрәмә килеп, күзләрен кайнар яшь бөртекләре каплады. Ир кешегә елау килешми аңарга. Әмма таш булып ташны да су тишә-вата, ирләрне дә күз яше җиңә ала, әгәр дә җанына үтәрлек була калса, ир дигәнең чүпрәккә чыкмаган исә. Бу хакыйкатьне кем белми! Гөлбанат һич югы теге хатны табып укыйсы итте. Исмәгыйльнең үзеннән сер яшерүен өнәмәде. Шулай да туасы бала хакына һәм киләчәк тормышы өчен үзен һәм гаиләсен сакларга тиеш иде ул. Һәм аныңча булды да... Исмәгыйль үзенең уйларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кайчаннан хәтере яңаруын да, Гөлсараның үз язмышында нинди урын тотканлыгын да, хәтта боларны белгән хәлендә ни өчен Гөлбанатка өйләнүен дә. Ахырда: — Син мине гафу ит!— дип үтенде.— Синнән башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Бәхетем дә, шатлыгым да, киләчәгем дә бары тик син генә!.. Ул ваклана, артыгын сөйли башлады. Бу вакытта Гөлбанат бары тик үзе хакында шул хатларны язып җибәрүе белән хаталанганлыгын гына уйлады. Нигә кирәк иде алай эшләргә дип җанын кискәләде. Әмма соң иде инде. — И җаным, нигә үзеңне шушы кадәр битәрлисең? Нигә киңәшләшмисең? Миңа ышанмыйсыңмыни? Бу сүзләре белән юл ачылып, Гөлбанатның күзләрендә тукталып калган яшьләре чишмә урынына бәреп чыктылар. Исмәгыйлен яратуын, аны югалтасы килмәвен яхшы белсә дә, үзенең иманына хилаф китерә алмый иде ул. Денсезлек караңгылыгына егылып төшәсе килмәде. Бәгырь түрендә йөрткән кадерле баласы урыныннан күченгәндәй итте. Әйе, ул ялгызы гына түгел, аның хакында да уйларга тиеш түгелме ана? Матур көннәре һәм төннәре белән башланып киткән гаилә тормышының бәхет тустаганы менә шулай чайкалып китте, түгелеп алды. Алар инде хәзер һәр адымнарында абынып китәргә мөмкин иделәр.
XVI Кайтыр юл Исмәгыйль өчен таныш иде. Әмма элекке белән чагыштырганда авыллар шактый таркалган, җиргә сеңгән һәм сугыш авырлыгыннан соң күтәрелә алмыйча җәфаланган хәлендә, интеккән төсле иделәр. Дөньялыкның хикмәте шушыдыр инде. Сугыш утын күргән авыллар-шәһәрләр әллә кайчан аякка басарга өлгерделәр, аның төп авырлыгының икенче ягын татыган тыл һаман да күтәрәмдә калды. Илнең сәясәте дөрес булганда, бәлки язмышлары башкачарак хәл ителер иде? Ә бәлки... И тормыш-тормыш! Синең белән югарыдагылар уйный, түбәндәгеләр җәфалана. Йөгең — авыр. Нигә мең һәм миллион ирләрнең җанын кыйган сугыштан соң тормышларыбыз яхшырып китәр дип өметләнгән апалар-аналар һаман да нәзек билләрен бөкрәйтеп, сөяккә калган җилкәләрендә көннән-көн авырая һәм иләмсезләнә барган дөньялыкны күтәреп баралар. Нәрсә хакына? Балаларыбызга каласы дип өметләнәләрме? Тамак ялына калдырылган халык сыртында адәм баласын чыдатмаслык салым камчысы уйный, соңгы тамчы канын гына түгел, хәтта сөяк җилеген дә суыра. Бу — сугыштан соңгы авылларның хәле, совет тормышының йөзе. Болар хакында тарихлар сөйләргә яратмыйлар, үзләре күргәннәр искә төшерергә, хәтергә алырга теләмиләр. “Хокуклы җәмгыять”тә кешенең хакы булмыйдыр шул инде ул! Юл ерагы сөякләргә төшә, әмма туган якка кайтканда, бигрәк тә сагынып омтылганда арыганлыгыңны сизмисең дә. Әгәр дә инде аягың тартмаса, мәҗбүр булып кына атлыйсың икән, барган җиреңнән ятып, егылып үләсең килә. Исмәгыйль адымнарын тизләттерде. Авылына ерак калмаган иде. Ашыгып иңгән кич гүяки аның кайтып җитүен көтәргә булып, тукталып калгандай тоелды. Кырлардагы өлгереп килгән игеннән яңа пешкән икмәк исе ни сәбәпледер әрем тәме белән бергә аңкый, борыннарга керә, сулышны киңәйтә. Исмәгыйль авыл башларына җитеп килгәнендә егылып китә язды. Элекләрне яшеллеккә күмелеп утырган йортлар һәммәсе диярлек шәрәләнеп калганнар, кайсыларының түбәсе дә юк хәтта, ә коймалар, читән-киртәләр хакында искә дә төшерерлек түгел, ихаталар аша үтәли йөрерлек иде. Үзләренә килеп җиткәч, ул тукталып калды. Өй каршысында бер шәүлә басып тора иде. Якынрак килде. Юк икән, кичке эңгердә генә шулай күренгән. Элеккеге киртәләрдән ялгызы гына басып калган имән багана күзенә чалынган икән шул. Гел дә кеше төсле күренгән иде. Марфа түгелме дип йөрәге дә урыныннан купкан иде, югыйсә. Сулышың кысылырлык. Марҗа хатыны, сугышта югалган татар егетен көтүендә сабыры бетеп, аның капкасы төбенә килеп җитәрме, булмаганны! И хыялый да инде бу кеше дигәнең, мескен адәм баласы. Ә шулай да, ярый әле өметләнә, хыяллана алсың, юкса бу тормышны әллә кайчан ташлап, артка куеп качар идең! Тынсыз-өнсез хәлендә каршы алган авыл Исмәгыйльне көтәдер, дөньяда аның да барлыгын беләдер төсле түгел иде. Элекләрне бу вакытта кешеләр көтүдән кайтып җитмәгән малларын, сыер-сарыкларын барлап йөрер иделәр. Хәзер җан әсәре дә сизелми. Хәтта тибрәлеп җил дә исеп куймый. Бары тик еракта-ракта гына калын болытлар аҗаган уйната, урак вакыты җиткәнлеген хәбәр итә. Ә халыкның аңарда гаме юк. Гөлбанатның хәлләре ничектер икән? Кайтмады шул, кайтмады. Йөкле килеш ерак юлга чыгасы килмәде. Хәер, Исмәгыйле дә таләп итмәде, үз җаена куйды. Василий Игнатович, ни яхшы кеше ул, шулай ук хәленә керә белде: — Очень хорошо, очень хорошо! Если уж и память вернулась, это совсем замечательно! И душа окрепит, увереннее станешь, езжай-езжай, другого пока на твое место на работу не возьму!— диде. Аңарга бу сүзләре өчен рәхмәттән артык нәрсә әйтәсең? Йорт эчендә пыскып һәм кысылып янган сукыр ут, ярым капланган парлы тәрәзә аша омтылып, күзен урамга төрткән дә үтүче-сүтүчегә әле монда җан әсәре булганлыгын хәбәр иткәндәй иде. Исмәгыйль исә ишек катына килде һәм аны ачарга теләп үзенә тартты. Әмма түбәсез хәлендә хәерчеләнеп калган туган йорты аны кертергә теләмәде. Эчтән бикләп куйганнар икән. Ишек какканга хуҗалардан җавап ишетелмәде. Исмәгыйль икенче юлы катырак сукты. Эчке яктан, ишек ярыгына килеп үк диярлек, курыкканрак тавыш белән әнкәсе эндәште: — Өйдә кеше юк! Кем ул анда? Исмәгыйльнең йөрәге жу итте. Ничек инде кеше булмасын? Әни, нигә ачмыйсың, бу мин, малаең бит! Ул шулай дияргә теләде, әмма бәгыренә көтелмәгән җирдән күз яшьләренең ташкыны кереп тулды. Арткарак чигенде. Элекләрне дә шулай иде. Йортта ир затыннан кеше булмаса, татар хатыннары үзләрен санга кертмичә, узучы юлчыны кертми торганнар иде. Заманнар ничекләр генә үзгәреп бетмәделәр, ә гадәтләр һаман кала бирәләр. Ә улы өйдә чагында әнкәсе ишекне һәркемгә ача торган иде. Бервакыт аларга кызыл түшле гаскәри кереп, бер кич уздырды. Әмма дә курыктылар. Исмәгыйльнең төне буена күзе йомылмады. Ниндидер начарлык эшләр кебек иде ул адәм. Юньле кеше төн уртасында гаскәри киемнән йөри димени? Яхшылык уйлап түгел, начарлык белән бара ул каядыр! Иртәнгә генә белделәр: хәрби хезмәтеннән кайтып баручы солдат икән бу. Күчтәнәчләр дә калдырып китте. Әмма аның ул сыйлары төнен йокысыз уздырган Исмәгыйльнең дә, әнкәсенең дә тамагыннан үтмәде. Бары тик сабый, әлегә һичнигә дә исе китмәгән сеңлесенә зур бәйрәм булды да инде. Исеннән чыкканчы, көн дә-көн дә һаман: — Ул теге солдат абый килерме? Күчтәнәчләрен китерерме? Кайчан килер?— дип аптырата торды. Исмәгыйль тагын да ишеккә якынлашты. Шакыды. Бу юлы да шул ук җавапны ишетте һәм, бәгыре киселеп: — Әнкәй, бу мин идем, улың!— дип эндәште. Шушы сүзләре гүяки бөтен авылга яңгырагандай булдылар.— Әнкәй, әнкәй, дим... Бу — мин, улың Исмәгыйль! Анда мондый сүзләрне һәм бу тавышны көтмәгән идеме, әллә үзе дә күз яшьләрен сөртә алмыйча гаҗизләндеме, ләм-мим тавыш чыгармады. Улы шул ук сүзләрен тагын да кабатлады. Бу юлы тавышы да гадәтендәгечә калын һәм тәвәккәл булып чыкты. Ишек келәсе төште. — Йа Ходаем Аллаһы тәгалә!.. Әнисе бераз артка таба чигенде. Ана белән улның күзләре сүрән ут яктысында тәмам балкып китеп очраштылар. Инде үлгән, онытыла барган улының шушылай кайтып, ишек тупсасына килеп басуы, үзе туган һәм үскән йортына керергә соравы һәм ишектән уза алмыйча торуы кешеләр арасында гына булырга мөмкин бер хәл иде. — Әни-и, исәнме!.. Мин кайттым әле!.. Исмәгыйленең бу сүзләренә ана ышанып бетмичәрәк аптырап калды. Авылга күпмеләрнең үлгәнлеге, һәлак ителгәнлеге, хәбәрсез югалулары хакында язулар килде. Сугыш әллә кайда, еракта исә дә, йорт саен, хәтта кеше башы саен тыл буйлап йөрде. Җиңү килде. Кайберәүләр, кайтмас инде дигәннәр дә, күптән инде йортларына аяк бастылар. Яраларыннан савыга алмыйча, туган туфракта гүргә иңүчеләр дә булды. Ә менә Исмәгыйле бөтенләй дә кайтмас кебек иде. Гөлсараның сүзенә дә, күрсәткән сурәт-рәсеменә дә ана бик алай ышанып җитмәгән иде. Ничек инде аның улы, шушы гомерләргә кадәр исән йөреп тә анасына хәбәр салмас икән дип уйлады ана. Үпкәләде. Җаны киселде. Алай була калса, мәңге гафу итә алмас кебек иде. Менә Исмәгыйле ишек катында басып тора. Таза. Калын җилкәле. Тормышның рәхәтен күреп, тәмен татып яшәгән кешегә охшаган. И, юктыр ла! Ул түгелдер әле! Әнә югары оч Хәкимулла малае Миргалим дә кайтты. Әсирлек газапларыннан соң сәвит урманын кистергәннәр, диделәр. Кайтты да кайтуын, әмма озак тормады, китте, бөтенләй кайтмаска, мәрхүм әткәсе яткан зират каены төбенә... Юктыр, Исмәгыйле түгелдер! Газиз ананың җаны тагын да уелып-уелып китте. Ул сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Шушы кадәр гомерләр яшәп, дөньялыкның яхшысына-начарына, бәйрәменә-хурлыгына шаһит булган, инде күптәннән киләчәк тормышның ямьле сыйфатта бәхет белән килеренә өмете калмаган кешенең хәлен сөйләп кенә түгел, елап та аңлатырлык түгел иде. — Исәнме, әнкәй! Улының күрешергә дип сузып килгән кулларын үтеп, ана аның кочагына кереп сыенды. Сөяккә генә калган, сәламәтлекнең нәрсә икәнлеген күптән оныткан тәне гүяки, кыз чагындагы шаукымын кайтарып, галиҗәнап иренең куенына чумды. Исмәгыйленнән иренең исе, җәннәт рәхәтләрендә генә булырга мөмкин кебек тоелган илаһи кодрәтле ис аңкый, зиһенен бутый, акылын ала, китек күңелен бөтәйтә кебек иде. — Ай Аллаһ, улым! Кайттыңмы?.. Көткән идем! Исән ул, кайтыр, дия идем! Бу гомерләргә кадәр нигә бер дә күренмәдең? Хәбәр салмадың? Кайда йөрдең, чукынчык бала! Аның сүзләре һәм сораулары артыгы белән күп иделәр. Аларның һәммәсен бер учка җыйнап, бер кәлимә сүз белән җавапландырырга, кире кайтарырга мөмкин иде. — Ярар инде, әнкәй! Менә, кайттым бит инде!.. Юк, бу җавапка кына ана канәгатьлек итәрме соң? Әй син, бала, колагыңны борасы юньсез! Бераздан самавыр куелды. Өстәл янына утырдылар. Гөлбанаты төяп җибәргән күчтәнәчләр чемоданнардан чыгарылды. Болай да түгәрәкләнеп киткән ана күңеле, бәхет чигеннән чыгып, тагын да тагын хушланды. — Сеңлекәш кая соң, әнкәй? Улының бу соравын ана әллә ишетергә теләмәде, әллә вакытсыз бирелгән дип санады, әмма дә бөтенләй бүтән нәрсәләр хакында сөйли бирде: — И улым, кайларда йөрдең шушы көнгә кадәр? Бөтенләй дә кайтмассың кебек идең. Аллага шөкер, исәнсең икән, исәнсең!— Ул әллә битәрли, әллә мактап сөйли иде — бу кадәресенә Исмәгыйль үзе дә игътибар итте. Бер аның йөрәге кысылды, икенчесендә йөзенә елмаю йөгерде. Шулай да аның җаны тыныч, әнисен исән-сау күрүенә күңелен шатлык биләп алган иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|