Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 40 страница




Әү­вә­ле әти­сен җир­ләп кайт­ты­лар. Ха­лык күп җы­ел­ган иде. Та­тар­лар һәм го­му­мән мө­сел­ман ка­вем­нә­ре өчен дип ки­ле­шеп ку­ел­ган зи­рат­ның кыр ягын­да­гы очын­да бе­рен­че кар­ның ак­лы­гын бо­зып ка­ра ка­бер бар­лык­ка кил­де. Гү­я­ки ата­сы­ның җа­нын со­ра­ган­дай бер кар­га, әле күк­тән, әле кыр ягын­нан кар­кыл­дап очы­нып, йө­рәк­ләр­гә шом са­лып йөр­де. Гөл­ба­нат­ны һәм әни­сен ка­бер­гә якын ки­тер­мә­де­ләр, кы­рык адым ка­ла тук­та­тып кал­дыр­ды­лар. Га­дәт­тән узар­га яра­ма­ган­лык­тан, мо­ңа алар­ның исе кит­мә­де. Әм­ма йө­рәк­лә­ре ба­ры­бер дә урын­на­рын­нан куз­гал­ган иде. Ка­бер кү­тә­рел­гәч ке­нә, җе­на­за укыл­ган­нан соң ба­рып, соң­гы тап­кыр хуш­ла­шып кайт­ты­лар. Җи­де­сен­нән соң әни­се дә тү­шәк­кә ят­ты. Кы­ры­гы­на ка­бат ая­гы­на ба­сып, ха­лык­ны ча­кыр­тып, зур­лап аш уз­дыр­ды­лар. Коръ­ән хә­тем ит­кән абыс­тай йом­шак та­вы­шы бе­лән нә­сый­хәт һәм үгет­лә­рен әй­теп, тор­мыш­ның бар­лы­гы­на-бул­га­ны­на, кил­гә­не­нә-кит­кә­не­нә са­быр кы­лыр­га ки­рәк­ле­ген аң­лат­ты. Йорт­ның икен­че ягын­да­гы аб­зый­лар исә сүз­не ар­тык­ка суз­ма­ды­лар, аять­ләр укып, мәр­хүм­нең гү­ре нур­лы бу­лу­ын, уры­нын җән­нәт­ле кы­лу­ын Ал­ла­һы тә­га­лә­дән со­рап, аның тор­мыш­та га­ять тә ях­шы ке­ше хә­лен­дә яшә­гән­ле­ген, ят­лар өле­ше­нә кул суз­ма­ган­лы­гын, оят­сыз һәм ка­ба­хәт тү­гел­ле­ген сөй­лә­шеп ал­ды­лар.

Ә Ис­мә­гыйль­дән һа­ман да хә­бәр-хә­тер бул­ма­ды. Әгәр дә исән икән, хат язып са­лыр иде тү­гел­ме?

Ис­мә­гыйль ди­гә­нен­дә Гөл­ба­нат­ның бә­гы­ре уе­лып-уе­лып төш­кән ке­бек бу­ла иде. Ни­чек­ләр шу­лай ки­леп чык­ты соң әле бу? Әл­лә ин­де та­гын аңын югал­тып, бар­сын да исен­нән чы­га­рып, хә­те­ре бу­ы­лып кал­ган­мы? Йа Хо­да, син бит бән­дә­лә­ре­ңә ми­һер­бан итү­че олуг зат­сың, ти­ңең дә ара­даш­чың да юк, яр­дәм­нә­рең­нән таш­ла­ма... До­га бе­лән бер­гә Гөл­ба­нат­ның кү­ңе­ле ту­лып, күз­лә­ре­нә эн­җе яшь бөр­тек­лә­ре кил­де­ләр. Ул ин­де ела­мый ка­ла ал­ма­ды. Әти­сен кү­меп кайт­кан көн­нә­рен­нән бир­ле бө­тен­ләй ту­ңып-ка­тып кал­ган ке­бек иде. Тү­зә ал­ма­ды. Би­те буй­лап кай­нар күз яшь­лә­ре тә­гә­рә­сә, тә­нен ар­кы­лы­га те­леп мә­хәб­бәт хи­се уз­ды, бө­ге­леп­ләр ге­нә тө­шә язып, ке­ше кү­зен­нән чит­кә­рәк елыш­ты. Аны ише­теп ал­ган абыс­тай, авыр бә­рел­ми­чә ге­нә:

— Ела, ба­ла, ела... Си­ңа ела­саң да ярый. Мөс­лим-мөс­ли­мә­гә ка­бер өс­тен­дә ге­нә ки­леш­ми ул. Ки­тел­гән кү­ңел ту­лып ки­тү­чән бу­ла,— ди­де дә пәй­гам­бәр­ләр кыйс­са­сын­нан Иб­ра­һим­ның ха­ты­ны Ха­җәр ха­кын­да ва­кый­га­лар сөй­ләр­гә ке­реш­те. Де­рел­дә­гән ирен­нә­рен җыя ал­ма­ган Гөл­ба­нат исә:

— Рәх­мәт, абыс­тай,— дип пы­шыл­да­ды. Ба­лам, ишет­тем, ди­гән­дәй аңа абыс­тай үзе дә кы­рын кү­зе бе­лән сак кы­на ка­рап куй­ды. Һәр­хәл­дә ул сөй­лә­гән кыйс­са­ның бер очы Гөл­ба­нат­ка да ти­яр­гә, аңа да, озын тел­ле ха­лык­ка да гыйб­рәт би­рер­гә ти­еш иде. Тың­лау­чы­лар мо­ны си­зе­неп, урын­на­рын­да җай­ла­шып куй­ды­лар.

Коръ­ән ашы­ның ахы­рын­да Гөл­ба­нат са­бые Аль­би­на­ны юа­тып уз­дыр­ды, хуш­ла­шып чы­гу­чы­лар­ны ишек ар­ты­на ка­дәр оза­та да, алар­ның нә­сый­хәт­лә­ре­нә ко­лак та са­ла ал­ма­ды. Алар хә­зер бу йорт­та өч җан ия­се, һәм­мә­се дә ха­тын җе­не­сен­нән иде­ләр. Әм­ма дә Ис­мә­гый­ле­нең исән-сау әй­лә­неп кай­ты­ры­на ыша­ны­чы сүн­мә­де. Ки­мен­дә мул­ла һәм абыс­тай­ның до­га­ла­ры хуш ки­леп, те­лә­ге­нә ире­шер ке­бек иде.

Ә­ти­се­нең кы­ры­гын­нан ике көн уз­ды ди­гән­дә урын өс­те­нә ят­кан әни­се ка­бат то­ра­сы ит­мә­де. Кич­ке сә­гать бе­лән уя­нып, кы­зын якын­рак дәш­те, те­лен­дә бар ча­гын­да:

— И ба­лам, ирең­не эз­ләп ки­тәр­сең ин­де син, ми­нем кар­шы­лы­гым бул­мас. Ал­ла­һы тә­га­лә­нең әме­ре­дер,— ди­де дә Коръ­ән аять­лә­рен­нән кү­ңе­ле­нә кил­гә­нен укыр­га куш­ты.

Гөл­ба­нат көй­ли бир­де, аның са­ен га­зиз ән­кә­се ел­май­ды. Кы­зы­на сиз­дер­ми ге­нә шу­лай ки­теп тә бар­ды. Го­ме­рен бар ту­лы­сы бе­лән ди­яр­лек ире­нә ба­гыш­ла­ган бу из­ге ха­тын­ны ан­да җән­нәт кө­тә иде. Бер ге­нә тап­кыр да кар­шы сүз әйт­мә­гән, юк бе­лән бу­тал­ма­ган, гай­бәт­кә тел йө­герт­мә­гән, оят­лы җир­гә аяк бас­ма­ган, нәф­се­гә ия­реп кул суз­ма­ган хә­лен­дә чис­та-пөх­тә ки­леш ки­теп бар­ган ана­ның ба­ла­сы да ба­ры тик бә­хет­ле ге­нә бу­лыр­га ти­еш.

Ә кы­зы аять­ләр­не укы­ды да укы­ды, ин­де икен­че ка­ты­на күч­те. Әм­ма ән­кә­се һа­ман да ел­ма­еп ята бир­де. Тук­та­са, шу­шы яме юк­ка чы­гар, йө­зе бо­зы­лыр төс­ле иде. Шу­лай да Гөл­ба­нат, бе­раз арып, ты­ныч­рак уку­га күч­те. Әни­се үз­гәр­мә­гәч, кү­ңе­ле­нә шик тө­шеп, аңа ку­лы бе­лән орын­ды, бар­мак­ла­ры­на су­ык үтеп, җа­ны кал­ты­ра­нып куй­ды. Шун­да үзен таш­лап кит­кән га­зиз ән­кә­се­нең күк­рә­ге­нә ятып, үк­сеп елар­га то­тын­ды. Шу­лай йок­лап кит­те һәм ел­ма­еп ки­леп кер­гән Ис­мә­гый­лен тө­шен­дә күр­де.

Шун­дый як­ты, рә­хәт ты­ныч җәй кө­не икән. Юк, ак чә­чәк­ле яз ае. Ә Гөл­ба­нат ап­ты­рау­дан ка­ба­ла­на баш­ла­ды, кы­зы ту­ган иде, Аль­би­на, кая соң ул? Эз­ләп тап­сын ин­де тиз­рәк. Ис­мә­гый­ле­нә нәр­сә дип әй­тер? Әти­се бе­лән әни­се, ике­се дә ел­ма­еп, та­ран­тас­ка уты­ра­лар. Ә ат­ла­ры ак­кош ке­бек ике аяк­лы. Юк, тә­вә кош­ла­ры ке­бек. Ә баш­ла­ры — ат­ны­кы, әл­лә ке­ше­не­ке? Аль­би­на алар­ның арт­ла­рын­нан йө­ге­рә икән. Ку­ып тот­ты, кы­зын алып кал­ды. Ә бу кем? Ис­мә­гый­ле кая? Ни­гә икен­че төр­ле ке­ше бу­лып ки­лә ул? Аль­би­на кур­кы­нып елый, елый, елый...

Гөл­ба­нат, кү­зен ачып, йок­ла­ган са­бы­е­на та­ба атыл­ды. Аны кул­ла­ры­на кү­тә­реп ал­ды. Үк­се­гән ба­ла­сын күк­рә­ге­нә кыс­ты. Бу ва­кыт­та дөнья йө­зен­дә шу­шы ике яти­мә­дән дә ча­ра­сыз­рак һич­кем юк иде.

Ән­кә­се­нең мә­е­те Гөл­ба­нат­ны кур­ку­га сал­ма­ды, ба­ла­сы да үлем ачы­сы­ның янә­шә­дән ге­нә үтеп кит­кә­нен той­ма­ды. Тат­лы күк­рәк сө­тен­нән соң та­гын йок­лап кит­те. Көн як­ты­рыр­га әле­гә ир­тә­рәк иде. Гөл­ба­нат мә­ет өс­те­нә ти­мер ки­сә­ге ки­те­реп куй­ды. Кул­ла­ры нәкъ йок­ла­га­нын­ча күк­рәк­лә­рен­дә иде. Бел­гән­нә­рен укып, ин­де Гөл­ба­нат ка­бат күз йом­ма­ды. Ир­тә­ге­сен күр­ше­ләр­гә хә­бәр са­лып, абыс­тай­ны ча­кырт­ты. Җы­лы су әзер­ләп, мә­ет­не югач, мул­ла да ки­леп җит­те. Җе­на­за укып, зи­рат­ка алып кит­кән­дә, арт­ла­рын­нан ияр­гән Гөл­ба­нат­ны:

— Кы­зым, син йөр­мә ин­де, ки­ле­шә тор­ган га­мәл тү­гел,— ди­сә­ләр дә ишет­мә­де. Аңа юл­да сә­лам бир­де­ләр, ал­ма­ды. Яңа яу­ган кар­ны тә­гә­рә­теп уй­на­ган ба­ла­лар­ның ты­нып ка­рап то­ру­ла­рын гы­на күр­де. Өй­дә кал­ган Аль­би­на­сын исе­нә тө­ше­реп, зи­рат кап­ка­сын­нан кер­ми ка­рап тор­ды да, ка­бер­не кү­мә баш­лау­ла­ры­на, кай­тып кит­те. Уты­рып кал­ган әби­ләр йорт­ны җы­еш­тыр­ган­нар, бер­се са­бый­ны йок­ла­тыр­га ты­ры­ша, ә те­ге­се аның са­ен бәр­гә­лә­нә иде.

— Ба­ла­ны кем тап­кан, шул бак­сын, утын­ны кем ват­кан, шул як­сын,— дип, Гөл­ба­нат­ны кү­рү­гә, ка­ра­ват янын­нан ки­тү җа­ен ка­ра­ды.

Ке­ше­не­ке ке­ше­гә ка­дер­ле тү­гел шул.

Мәр­хү­мә­нең дөнь­я­лык өчен сак­лан­ган ки­е­мен­нән һәр­кай­сы ки­рә­ге­нә кү­рә ал­ган­нан соң, та­гын да уты­рып, уры­нын җән­нәт­тә итү­ен Ал­ла­һы­дан те­ләп, ты­ныч кы­на та­ра­лыш­кач, Гөл­ба­нат ял­гы­зы кал­ды. Кы­зы ты­ныч кы­на йок­лый бир­де. Әле кай­чан гы­на дүрт ке­ше­гә дә кы­сан то­ел­ган өй эче бу­шап, ам­бар ка­дәр бул­ды да кал­ды. Урам­да кич­кә та­ба чык­кан җил тә­рә­зә­ләр­гә кап­ла­нып ап­ты­ра­тыр­га то­тын­ды. Ә Гөл­ба­нат ни ак­тан, ни ка­ра­дан уй­лар­га бел­ми­чә утыр­ды да утыр­ды. Йор­ты­на ут та эл­мә­де, аша­ры­на да хәс­тәр­лә­мә­де. Аль­би­на­сы аның са­ен йок­лый бир­де.

Ал­га та­ба нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш­ле­ген ачык бел­мә­сә дә, аңа мон­да да ка­лыр­га яра­мый, ирен эз­ли чы­гар­га ки­рәк иде. Әни­се­нең ахыр­гы сүз­лә­ре дә шу­шы хак­та бул­ган­лы­гын исе­нә тө­шер­гәч ке­нә, ки­нәт кү­ңе­ле йом­шап, күз­лә­рен­нән кай­нар күз яшь­лә­ре ике ер­мак бу­лып би­те буй­лап ак­ты­лар да ияк чо­кы­рын­нан итә­ге­нә там­чы­ла­ды­лар. Һай тор­мыш­лар, ди­яр­сең, адәм ба­ла­сын­да...

Кай­ва­кыт­та шун­дый дә­рә­җә­гә җи­тә­сең ки, йа Хо­да, ни­гә бу яз­мыш без­нең бе­лән алай уй­ный, ни гө­на­һы­быз бар соң без­нең, дип бәр­гә­лә­неп со­рый­сың. Ан­дый чак­лар­да үзең­нең һич­кем­гә ки­рә­гең юк төс­ле то­е­ла. Әм­ма дөнь­я­лык­тан тук­тау­сыз зар­ла­ну да гө­наһ­тыр? Чөн­ки ул да Ал­ла­һы тә­га­лә­нең иҗа­ты тү­гел­ме? Аңа тел ти­де­рү ки­ле­шер­ме?

Гөл­ба­нат бү­ген-ир­тә­гә ге­нә юл­га чы­гып ки­тә ал­ма­ды. Тик өй­дә то­рып ка­луы да чи­тен, кү­ңе­лен авыр­лык изә, бә­гырь­лә­ре кай­ва­кыт ер­ты­лып-ер­ты­лып кит­кән­дәй бу­ла. Ан­дый чак­лар­да бү­ре­дәй улар­га, урам­нар­га чы­гып кыч­кы­рыр­дай хәл­ләр­гә җи­тә. Үзе ку­лын­да­гы ба­ла­сын тир­бә­тә, үзе — җыр­лый. «Сар­ман»­ны да, «Ра­май»­ны да.

Шу­лай үз ал­ды­на елап-җыр­лап утыр­га­нын­да өй­лә­ре­нә абыс­тай ки­леп кер­де. Ишек ша­кып, рөх­сәт со­рап. Түр­гә үк үтеп, до­га­сын укы­ды, хәл бе­леш­те. Гөл­ба­нат­ның:

— Без­нең хәл­ләр бил­ге­ле ин­де...— ди­гә­не­нә:

— Ме­нә, мул­ла ба­баң әйт­те әле, ке­реп чык ба­ла яны­на. Ба­шы ял­гыз, урам­да да кү­рен­ми, бе­те­ре­неп ят­ма­сын. Авы­рып ки­тә күр­мә­сен. Ал­лаһ рәх­мә­те, аяк­та бу­лу­ы­ңа кү­ңе­лем ты­ныч­ла­на кал­ды,— дип, сал­мак, әм­ма та­ләп­чән та­вы­шы бе­лән сөй­ләп кит­те.

А­ның өс­те­нә күп эш­ләр йөк­лән­гән­ле­ген Гөл­ба­нат ях­шы бе­лә иде. Ха­лык­ның го­реф-га­дә­тен сак­лау бе­лән бер­гә ул әле алар­га тук­тау­сыз тәр­бия би­реп, үгет-нә­сый­хәт­лә­рен җит­ке­рер­гә, ка­вем­не тар­кат­мый, бер фи­кер һәм мак­сат ти­рә­сен­дә­рәк җы­еп то­тар­га да ти­еш. Та­тар хал­кы да мул­ла бе­лән абыс­тай­га Ал­ла­һы тә­га­лә­нең кү­зе дип ка­рар­га кү­нек­кән, сүз­лә­рен­нән һәр­да­им олы мәгъ­нә та­бып, тор­мыш­ла­ры­ның көе кит­кән­дә алар­га тар­ты­лу­чан һәм та­я­ну­чан иде. Эл­гә­ре­рәк ком­му­нист­лар, биг­рәк тә ком­со­мол­ка­лар алар­ны бик ка­ты тән­кыйть ит­сә­ләр дә, су­гыш бә­ла­се ишел­гәч, ха­лык та­гын мул­ла бе­лән абыс­тай­га ыша­нып ка­рау­ны дө­рес­рәк са­ный баш­ла­ды. Алар­га шун­лык­тан хөр­мәт­лә­ре дә зур. Кил­де-кит­те ке­ше бо­лар ке­бек гый­лем ия­се бу­ла ала­мы­ни? Ха­лык­ның ба­шын­да то­ру, зур зә­вык­тан тыш, ке­ше­лек­ле бу­лу­ны да та­ләп итә. Ан­да, ил эчен­дә әл­лә нин­ди тү­рә­ләр бар­дыр, те­лә­гән­нә­рен­чә хө­кем йөр­теп, хи­сап­сыз эш­ләр дә баш­ка­ра­лар­дыр. Әм­ма алар ха­лык­тан ерак шул. Бо­рын­гы­дан кил­гән ка­нун­нар кан­нар­да ага, зи­һен­нәр­не би­ләп то­ра.

А­быс­тай бе­лән кар­шы әй­те­шер­гә Гөл­ба­нат­ның исә­бен­дә дә юк. Тик кү­ңе­ле­нә ге­нә авыр­рак бу­лып кит­те, ка­ты­рак эн­дәш­те бул­са ки­рәк.

— Ке­ше­нең ке­ше­дә ни эше бул­сын?..

Бу сүз­лә­рен абыс­тай ты­ныч кы­на тың­лап бе­тер­де. Ни дип әй­тер­гә дә бел­ми­чә ап­ты­раб­рак тор­ды. Әгәр дә шу­шын­да куз­га­лып, ку­лын сел­тә­гән хә­лен­дә чы­гып кит­сә дә дө­рес бу­ла­чак иде. Ашык­ма­ды. Ва­кыт­ның ты­ныч уз­ган һәр тө­е­ре үз эшен баш­кар­ды. Авы­зым­нан җил ал­ды, дип ак­ла­ныр­га әзер хәл­гә җит­кән Гөл­ба­нат исә абыс­тай­ның ту­ры хө­ке­мен көт­те. Ул яки кыч­кы­ры­шыр­га то­ты­ныр­га, яи­сә үзе­нең кем­ле­ген бе­леп, ты­ныч ка­лыр­га ти­еш иде. Сә­гать кич­ке биш­не сук­ты. Ва­кыт­ның эң­гер­ле­ге абыс­тай­ны на­маз­га ашык­ты­рыр­га ти­еш иде. Дөнья га­мә­лен ахи­рәт эше алыш­тыр­ган­да, кем­гә зы­ян ки­лер дә, кем­нең бә­хе­те та­ра­ер?

— Си­нең, кы­зым, бар авыр­лык­ны нә­зек җил­кә­лә­ре­ңә ал­ган ва­кы­тың...

Сү­зен абыс­тай дә­вам ит­мә­де. Гү­я­ки акы­лы­ның үл­чәү тә­лин­кә­лә­ре ти­гез­лә­шә ал­мый­ча җа­нын ап­ты­ра­та иде­ләр. Шу­шы ка­дәр дә бе­леп һәм тор­мыш­ның иңен-бу­ен мо­ңа ка­дәр дө­рес үл­чә­гән ак әби­нең хә­те­ре тиз ге­нә яңа­ра ал­ма­ды. Тор­мыш­ның мон­дый ми­нут­ла­ры да бу­ла икән, яшь­ләр­не кар­тайт­ка­ны, карт­лар­ны яшәрт­кә­не. Һәр­кем­нең яз­мы­шы ор­чык ба­шын­да гы­на, тә­гә­рәп кит­кә­нен­дә һич­ни то­тып ка­ла ал­мый.

— Ис­мә­гыйль­не ба­ры­быз да яра­та идек. Биг­рәк­ләр дә ке­ше җан­лы бән­дә иде, ке­че җан­лы...

А­быс­тай­ның бу сү­зе дә урын­лы бул­ма­ды. Әл­лә кү­ңе­ле уты­рып җит­мәү­дән, әл­лә соң, ни, акы­лы зә­гыйфь­лә­нә­ме? Ан­сы да, мон­сы да дө­рес, урын­лы сүз тү­гел. Шу­шы­лай кал­ды­рып, сөй­лә­шү­не ямау­лык хә­лен­дә таш­лап ки­тү­нең дә фай­да­сы юк.

Ап­ты­раш­та кал­ган абыс­тай­ның бу оч­ра­шу­да хә­те­ре яңар­ма­ды. Ни бер ки­ңәш, ни юнь­ле-акыл­лы үгет кы­ла ал­ма­ды. Мон­дый ва­кыт­та аңа ва­кыт­ны су­зу­дан да ях­шы­сы юк иде. Әм­ма на­ма­зы­на со­ңа­ра. Ме­нә си­ңа мә, ха­кый­кать бән­дә­не ни­чек ки­те­реп кы­са да поч­мак­ка ка­ты­рып куя.

— Хәз­рә­тем ачу­ла­ныр, на­ма­зым ка­ла. Кы­зым, мин ки­тим ин­де, кай­тыйм. Сә­гать­нең кыс­кар­ган ча­гы. Бер ке­рер­мен әле. Ал­ла­һы тә­га­лә исән­лек на­сыйп ит­сен...

Чы­гып кит­кән абыс­тай­ны Гөл­ба­нат оза­та кал­ды. Ишек­не яп­кан­да бу­са­га­да кал­ды һәм ни­чән­че көн­гә бе­рен­че тап­кыр ел­ма­еп куй­ды. Өй­гә нин­ди­дер җы­лы-рә­хәт нур иң­гән төс­ле иде. Юк, абыс­тай бо­лай гы­на кер­мә­гән, аның ке­ше бор­чып йө­ри тор­ган га­дә­те мо­ңа ка­дәр кү­рен­мә­де. Ха­лык кү­ңе­ле бор­чу­лы бул­ма­са, аяк та бас­мас иде.

Гөл­ба­нат­ның уй­ла­ры дө­рес­кә чык­ты. Бер-бер арт­лы ди­яр­лек күр­ше-кү­лән ке­реп-чык­ка­лап йө­ри баш­ла­ды. Алар күб­рәк Аль­би­на ха­кын­да бе­леш­те­ләр, аның кә­е­фен со­ра­ды­лар, яр­дәм ки­рәк­ле­ге бе­лән кы­зык­сын­ды­лар. Мон­дый ва­кыт­та үзең­нең ял­гыз­лы­гың­нан ка­чар­га ке­ше­ләр ге­нә бу­лы­ша ала. Хә­ер, авыр­лык­лар үтеп кит­кән төс­ле иде. Тик ме­нә Ис­мә­гыйль­нең һа­ман да әй­лә­неп кайт­ма­вы гы­на һич­ни бе­лән аң­ла­ты­лыр­лык тү­гел иде. Ни­чә тап­кыр хат язып та җа­вап кил­мә­ве, һич­кем аша да бе­ле­шеп бул­ма­вы Гөл­ба­нат­ның ур­так­ла­ша ал­мас­лык кай­гы­сы­на әве­рел­де. Кү­ңе­ле уты­ра баш­ла­гач, әл­лә эз­ләп ки­тәр­гә­ме дип тә ка­ра­ды, тә­вәк­кәл­лә­сә, әл­лә кай­чан ба­рып җи­тәр иде ул. Ерак җир дә тү­гел. Ан­да-мон­да по­ез­ды да йө­реп ке­нә то­ра. Тик ме­нә са­бый­ны кү­тә­реп ки­тү ге­нә авыр­га кил­мәс­ме?

Соң­гы көн­нәр­дә абыс­тай та­гын ике тап­кыр ке­реп чык­ты. Гөл­ба­нат бе­лән ма­тур­лап кы­на сөй­ләш­те. Ис­мә­гыйль­не дә исе­нә ал­ды. Ал­га та­ба тор­мы­шы җай­ла­на­ча­гы­на инан­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Са­быр итәр­гә ки­рәк­ле­ген Гөл­ба­нат үзе дә абыс­тай әйт­мәс бо­рын бе­лә иде. Әм­ма уе­на кил­гән икен­че хәл аны бө­тен­ләй дә тар­ка­тып таш­ла­ды. Те­ге чу­кын­чык Гөл­са­ра­сы әл­лә соң үзен тот­кын ит­кән­ме, Гөл­ба­на­тын оныт­тыр­ган­мы? Ир бир­мәк — җан бир­мәк, ди­гән­нәр бо­рын­гы­лар.

Ү­зе­нең кү­ңе­лен­дә нин­ди ут­лар ян­ган­лы­гын Гөл­ба­нат һич­кем­гә сиз­дер­мә­де. Әгәр дә юл­га чык­са, аны ки­ре бо­ра­чак иде­ләр. Әнә бар­сы да бер авыз­дан ки­ле­шеп куй­ган төс­ле сөй­ли­ләр, исән бул­са, кай­тыр, имеш. Әйе, кө­тәр­гә дә ри­за Гөл­ба­нат. Әм­ма күп­ме? Бер ел, ике? Әл­лә го­мер бу­е­на­мы? Ни­чә көн, ни­чә сә­гать, ни­чә ми­нут җы­е­ла­чак. Га­зиз­лек­тән га­җиз­лек­кә ка­ла­чак­сың.

Уй­ла­ган са­ен Гөл­ба­нат­ның акы­лы са­ек­ты. Фев­раль ае­ның йом­ша­ра бар­ган ки­чә­се иде. Ба­ла­сын ире­нә күр­сә­теп, аның бе­лән мак­та­ныр­га, йө­зен­дә шат­лык-сө­е­неч­ләр кү­реп бә­хет­ле бу­лыр­га җы­ен­ган ха­тын вок­зал­га та­ба юнәл­де. Бә­хе­те­нә Ка­зан ягы­на та­ба ки­тү­че по­езд­лар бер­ни­чә бу­лып чык­ты, сә­гать са­ен ди­яр­лек. Мо­ңа ка­дәр хә­те­ре­нә дә керт­мә­гән бу шат­лык аны та­гын да ка­нат­лан­дыр­ды. Би­лет алып, юл­га чык­ты. Кү­ңе­ле шат­лык-сө­е­неч бе­лән тул­ды. Аны ан­да ире Ис­мә­гыйль кө­теп то­ра­дыр, са­гын­ган­дыр ке­бек то­ел­ды. Ышан­ган ке­ше шу­лай бер­кат­лы бу­ла ин­де ул.

Аль­би­на­сын ко­чак­ла­ган ана юл­ның бо­лай ук ерак икән­ле­ген ба­шы­на да ки­тер­мә­гән иде. Бү­ген утыр­дым да ир­тә­гә ба­рып җит­тем ге­нә тү­гел икән. Шу­лай да үзен ты­ныч тот­ты. Ва­кы­тын­да ба­ла чүп­рәк­лә­рен алыш­тыр­ды, алар­ны үз тә­не­нә ку­еп җы­лыт­ты, мөм­кин­лек бул­ган са­ен юар­га ты­рыш­ты. Шу­лай мәш кил­гә­нен­дә по­ез­ды­на да соң­га ка­ла яз­ды. Ярый әле та­нып ал­ган ке­ше­ләр аны ашык­тыр­ды­лар, ва­гон оза­ту­чы ха­тын гы­на ка­нә­гать­сез­ле­ген бел­де­реп ал­ды:

— Йө­ри­ләр шун­да уң­га-сул­га ба­ла та­шып, яшь­лә­ре егер­ме­гә дә җит­мә­гән ки­леш...

Ул хак­сыз иде. Гөл­ба­нат­ның ачуы кай­нап чык­са да ире­нен теш­лә­де. Бу ел­лар­да ир­сез кал­ган карт ха­тын­нар дөнья ту­лы иде, алар­ны да аң­лап бу­ла. Ни­гә ачу­ла­ны­шыр­га?

По­езд Идел буй­лап юга­ры­га кү­тә­ре­лә баш­ла­гач, ан­да-сан­да та­тар­лар да ва­гон­га утыр­га­лый тор­ды. Алар Гөл­ба­нат­ның кү­ңе­лен­дә ыша­ныч­ны арт­тыр­ды. Әм­ма ара­ла­шып ки­тәр­гә кы­ен­сын­ды. Юл авыр­лы­гын­нан тә­мам ары­гач кы­на, мәң­ге иге-чи­ге бул­мас ке­бек то­ел­ган Ка­зан­га да ерак кал­ма­ган­лы­гы ха­кын­да юл­даш­ла­ры сөй­ләш­кән­дә, үзе­нең кая бар­ган­лы­гын әй­теп, кай­да тө­шеп кал­ган­да уңай бу­лыр икән­ле­ген бе­леш­те. Зөя-Ка­ра­тун тук­та­лы­шын ку­лай­рак бу­лыр дип әйт­те­ләр. Гөл­ба­нат шун­да гы­на бе­раз кур­кы­нып куй­ды. Ал­га та­ба ниш­ләр? Ни­чек ба­рып җи­тәр?

Зө­я­-Ка­ра­тун­да ки­чен тө­шеп кал­ды. Ип­тәш­кә бер­ке­ме дә юк иде. Җы­лы, тын­чу ва­гон­нан чы­гу­ы­на, һа­ва­ның чис­та­лы­гын­нан ба­шы әй­лә­неп кит­те, әм­ма мо­ңа сө­е­нер­гә өл­гер­мә­де, итәк­лә­рен иләп, кыш­кы сал­кын бу­ран аның тез баш­ла­рын урап ал­ды. Әле ба­ла­сы­на җил ти­мә­сен дип аның йө­зе­нә юр­ган­ны ях­шы­рак бөр­кәп, әле әй­бер­лә­рен кү­тә­реп, ка­бат­тан да Аль­би­на­сы кап­ла­нып, су­лы­шы кы­сыл­ма­сын дип йө­зен бе­раз ачып, га­җиз хә­лен­дә вок­зал ке­бек йорт­ка та­ба ат­ла­ды. Ан­да­гы су­кыр ут як­ты­сы аңа бу сал­кын­нан һәм ин­те­гү­ләр­дән ко­ты­лу вәгъ­дә итә иде.

Тә­бә­нәк вок­зал бүл­мә­се таш­ка әй­лән­гән агач­мы, әл­лә ин­де бал­чык­мы идән­ле иде. Озак көт­тер­ми, Гөл­ба­нат­ның та­ба­ны­на сал­кын үт­те. Кы­сан юр­ган эчен­дә тир­лә­гән Аль­би­на­сы һа­ва­сыз­лык­тан бу­ы­лып елый баш­ла­ды. Кая ба­рыр­га да бел­мә­гән ха­тын кү­тә­реп кил­гән йө­ге өс­те­нә уты­рып, са­бы­е­на сы­ен­ды. Җы­лы дул­кын бу­лып чык­кан ты­ны сал­кын бөр­кү бу­лып ка­шын-чәч­лә­рен ку­ыр­ды. Тә­не­нә йө­гер­гән су­ык тир ка­нын оет­ты, күз кер­фек­лә­ре­нә йо­кы авыр­лы­гы элен­де.

— Әй, ка­тып үлә­сез бит, ба­лаң елый, уян...

Гөл­ба­нат ко­ла­гы бе­лән ишет­те, әм­ма җа­ны уя­ныр­га те­лә­ми иде.

— Әл­лә чын­нан да кат­кан ин­де?

А­ны җил­кә­сен­нән как­ты­лар, чай­кап ал­ды­лар. Шун­да гы­на Гөл­ба­нат ба­шын кү­тәр­де. Би­ле­нә ка­ра­лып бе­тә яз­ган ак алъ­яп­кыч эл­гән бер ха­тын бе­лән сол­дат буш­ла­ты ки­гән олы гәү­дә­ле ир­нең кур­кы­ну ка­тыш кыз­га­ну­лы ка­ра­шын­нан ай­ны­ган­дай си­ке­реп тор­мак­чы иде, кат­кан­лык­тан язы­лыр­га те­лә­мә­гән бу­ын­на­ры те­лә­ге­нә буй­сын­ма­ды­лар. Ие­леп, те­ге ир аны кул­ты­гын­нан кү­тәр­гәч ке­нә:

— Йок­лап кит­кән­мен икән,— дип Гөл­ба­нат алар­га рәх­мәт әйт­те.

— По­езд­лар үтеп бет­те­ләр ин­де, ир­тә­гә ге­нә бу­лыр. Кая ба­ра­сы идең?

Гәү­дә­гә юан­тыг­рак бу ха­тын, аны ки­тү­че дип ка­бул ит­кән­гә, сүз­лә­рен Гөл­ба­нат бе­раз­га аң­ла­мый­ча­рак тор­ды. Ир­нең ка­ты та­вы­шы гы­на аңын кай­тар­ды.

— Мин ки­леп ке­нә ма­та­шам әле,— дип, Гөл­ба­нат кая юл тот­кан­лы­гын аң­лат­ты. Ир бе­лән ха­тын ап­ты­рап ук кал­ды­лар.

— Бу як­лар­да бул­га­ның бар иде­ме соң?..

Гөл­ба­нат­ның ча­ра­сыз­лы­гы һәм кыз­га­ныч хә­ле алар­ның йө­рә­ге­нә үтеп, ке­ше­лек­ле­лек хис­лә­рен уят­ты­мы, әл­лә чын­нан да из­ге зат­лар­дан иде­ләр­ме, җы­лы өй­гә алып кайт­ты­лар. Ашат­ты­лар, эчерт­те­ләр, чис­та урын-җир­гә ки­тер­де­ләр. Шу­шы ка­дәр дә авыр­лык­лар­дан соң бе­рен­че тап­кыр­дыр җа­ны тә­мам ты­ныч­ла­нып, из­рәп йок­ла­ды, хәт­та ху­җа­лар­ның да кай­да ят­кан­на­рын абай­ла­ма­ды.

Ир­тән уян­га­нын­да алар ин­де тор­ган, ху­җа­би­кә чәй әзер­ләп ма­та­ша, ире исә ишек ал­дын­да кар кө­ри иде. Бу­ран ин­де тын­ган, дөнь­я­лык та як­ты­рып кит­кән, бар та­раф та ак­ка ки­ен­гән шун­дый да ма­тур ир­тә. Гөл­ба­нат җи­ңел­чә хә­лен­дә, өс­те­нә пәл­тә­сен ге­нә элеп, тиз ара һа­ва алыш­ты­рып кер­де. Ишек ал­дын­да да, йорт­та да аның сә­ла­ме­нә ачык кы­на җа­вап ише­тел­мә­гәч, бе­раз бор­чы­лып алыр­га мәҗ­бүр бул­ды. Әм­ма әй­лә­неп кер­гә­нен­дә ху­җа­би­кә:

— Хәт­та кы­зың да бер бор­чып ка­ра­сын, ике­гез дә пе­си ба­ла­ла­ры ке­бек йок­ла­ды­гыз. Ме­нә, чәй эчәр­без, өл­ге­реп ки­лә,— дип ку­ан­дыр­гач, Гөл­ба­нат­ның кү­ңе­ле­нә оя­лар­га өл­гер­гән шик-шөб­һә өер­мә­се юк­ка чык­ты, йө­зе­нә бал­кыш иң­де.

— Кич­тән сал­кын иде, әл­лә кө­не дә җы­лы­нып кит­кән ин­де,— ди­де ул, үз хә­ле­нә оя­лып.

— Кич­тән дә алай ук сал­кын бул­ма­ды, туң­ган идең шул, ба­ла­ка­ем...— Ху­җа­би­кә шун­да ук Гөл­ба­нат­ның сүз­лә­ре­нә ял­гап та кит­те. — Су­гыш­та хә­тәр­рәк хәл­ләр­гә дә кал­га­лый идек.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных