Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 43 страница




— Янып бет­кән, та­ныр­лы­гы кал­ма­ган,— ди­де аңа иел­гән лей­те­нант.— Мон­да­гы ка­ра­выл­чы бу­лыр­га ки­рәк.

А­ны кү­тә­реп, ян­гын ка­мап ал­ган икен­че йорт яны­на, Хан­бал­лар яшә­гә­не­нә та­ба ки­тер­де­ләр. Кар өс­тен­дә кан­га ба­тып ят­кан бе­рәү­нең гәү­дә­се янә­шә­се­нә ки­те­реп сал­ды­лар.

— Ра­фис...

Хан­бал ул ке­ше­нең кем­ле­ген та­ны­ган­лы­гын сиз­де­рер­гә ти­еш тү­гел иде. Шун­лык­тан арт­ка­рак чи­ген­де. Су­гыш­ты­лар ми­кән­ни?

Соң­гы көн­нәр­дә Хан­бал бе­раз ты­ныч­ла­нып кал­ган, ип­тәш­лә­рен­нән чит­ләш­кән иде. Иль­ич алар­га пас­порт­лар та­бып бир­гәч, эш­лә­ре уңай­га ки­тәр ке­бек то­ел­ды. Тиз­дән төр­ле як­лар­га та­ра­ла­чак­лар. Төр­кем бу­лып яшәү­лә­ре мөм­кин тү­гел иде. Хан­бал­ның дә­рә­җә­се көн­нән-көн ки­ме­де. Аның сүз­лә­ре­нә ип­тәш­лә­ре ко­лак сал­ма­ды­лар. Ки­леп та­лар­га гы­на тор­ган Иль­ич та алар­ның эш­сез­ле­ге бе­лән ка­нә­гать тү­гел. Те­ге яки бу га­мәл­гә рух­лан­ды­рып ка­ра­са да, егет­ләр баш­лап то­ты­ныр­га аш­кын­ма­ды­лар. Ара­кы эчеп, кар­та уй­нау­дан ар­ты­гын бел­мә­де­ләр. Үза­ра үп­кә­лә­шеп, хәт­та су­гыш­ка­лап, пы­чак­ка-пы­чак кил­гә­лә­де­ләр. Алар ара­сын­да Хан­бал ты­ныч кы­на элек­ке­чә ка­ла ал­мый иде. Үз­лә­рен кем­нәр­дер эз­ләп та­бар, җа­вап­ка тар­тыр дип күз ал­ла­ры­на да ки­тер­мә­де­ләр. Әгәр ми­ли­ция кы­зык­сын­ма­са, алар­га шул җит­кән ке­бек иде.

Әм­ма алар­ның бар­лык­ла­ры ха­кын­да элек­ке­ге ху­җа­ла­ры оныт­ма­ган­нар, үч­не кай­тар­мый тук­тар­га җы­ен­ма­ган­нар икән. Мо­ны шу­шы ян­гын­га ша­һит бул­ган Хан­бал аң­ла­ды һәм тиз­рәк бу ти­рә­дән ки­теп ба­рыр­га, мөм­кин ка­дәр чит­кә та­яр­га, ола­гыр­га ки­рәк дип ни­ят­лә­де.

Бак­ча­лар­ны кал­ды­рып чык­кач, сул­га бо­ры­лып, Ка­мАЗ юлы­на чык­ты һәм җәяү ат­лый бир­де. Аны та­нып кал­ган бул­са­лар, ар­тын­нан ки­леп, яки тап­та­тып үтәр­гә, яи­сә бе­рәр хәл кы­лыр­га ти­еш иде­ләр. Ул шу­ны көт­те. Әм­ма эзе­нә ба­су­чы­лар­ны си­зен­мә­де.

Күк­тә ял­ты­ра­ган йол­дыз­лар төн­нең су­ык бу­ла­ча­гын хә­бәр ит­кән­дәй иде. Әм­ма кыр­га якы­най­ган са­ен җәя­ү­ле бу­ран йө­гер­гә­не­нә игъ­ти­бар итеп, бе­раз ку­ы­рыл­гач, Хан­бал ар­ты­на бо­ры­лып ка­ра­ды. Мең ут­лар­га би­зәл­гән Ка­зан аңа үзен оза­тып чык­кан­дай то­ел­ды. Ул та­гын бер­ни­чә адым кит­те. Ар­ка­сы бе­лән ни­дер той­ды. Бо­рыл­ды. Ар­тын­нан ия­реп кил­гән ма­ши­на­ны кү­реп, бе­раз са­гая кал­ды. Уң­га да, сул­га да ка­чып ко­ты­лыр ча­ра­сы юк иде. Фа­ра­лар­дан бәр­гән көч­ле ут аның күз­лә­рен ка­маш­тыр­ды. Ба­шы­на сук­кан­дай бул­ды. Ул арт­ка та­ба чи­ген­де. Шун­да ма­ши­на аның янә­шә­се­нә ки­леп тук­та­ды, ише­ге ачыл­ды. Ан­нан бе­рәү:

— Әй­дә, утыр,— дип дәш­те.

Те­лә­мә­сә дә Хан­бал аңа буй­сын­ды. Ан­да шо­фер­дан бү­тән ке­ше юк иде. Ал­ла­ның рәх­мә­те, ди­яр­гә ге­нә кал­ды.

Ма­ши­на эчен­дә җы­лы иде. Хан­бал­ның ту­ңар­га өл­гер­гән тә­не бе­раз­дан языл­ган­дай бул­ды. Ул:

— Чал­лы­га ук ба­ра­сыз­мы?— дип со­ра­ды.

Руль ар­тын­да­гы ке­ше аңа җа­вап бир­мә­де.

Игъ­ти­бар итеб­рәк ка­ра­са, ха­тын-кыз икән. Ни­чек мо­ңар­чы хә­тер­лә­мә­гән?

Кар­шы­га кил­гән ма­ши­на­ның уты ка­би­на­га бөр­ке­леп кер­де. Аль­би­на­ны Хан­бал та­нып ал­ды һәм, ни сө­е­нер­гә, ни шат­ла­ныр­га бел­ми­чә ап­ты­рап, утыр­ган җи­ре­нә сең­де. Бу хәл­нең оч­рак­лы­мы-тү­гел­ме икән­ле­ген бик тә бе­лә­се кил­де. Бе­раз­дан:

— Исән­ме, ме­нә оч­раш­тык та...— ди­де.

— Әйе,— ди­де Аль­би­на,— оч­раш­тык... Әл­лә ки­ре­сен­чә­ме?

— Та­гын оч­раш­тык...

— Юк, эз­ләп тап­тым үзең­не, энем...

— Энем?..— Хан­бал сә­ер­се­неп кал­ды. Аль­би­на ан­нан шу­лай дип юри кө­лә, мыс­кыл­лый ке­бек иде.

Ма­ши­на, чат­ка җит­кәч, сул­га бо­рыл­ды. Арт­та кал­ган Ка­зан хә­зер кар­шы­да иде.

— Ки­ре­гә ба­ра­быз тү­гел­ме?

— Юк, Ка­зан­га кай­та­быз.

— Ми­не тө­ше­реп кал­ды­ры­гыз, Ка­зан­да ми­ңа ни кал­ган?— Хан­бал ни­чек ке­нә әй­теп ка­ра­ма­сын, Аль­би­на аны тың­лар­га да те­лә­мә­де. Ба­ры:

— Тик утыр,— ди­де дә шу­ның бе­лән бет­те. Ма­ши­на ул ва­кыт­та Ка­зан ура­мы­на ки­леп кер­гән һәм ал­га та­ба ба­ру­ын дә­вам ит­кән иде. Бе­раз­дан алар Ка­зан­-су ел­га­сы аша са­лын­ган кү­пер­не уз­ды­лар һәм яңа йорт­лар ара­сы­на ки­леп кер­де­ләр. Хан­бал нәр­сә уй­лар­га да бел­мә­де. Ал­да үзен ни кө­тә­сен күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­ма­ды.

Һәр­кем­нең тор­мы­шын­да бил­ге­ле бер ав­густ ае бар. Ин­де үт­те, ис­кә дә ала­сы юк дип ашы­гу­дан ни мәгъ­нә? Ко­яш ти­рә­ли Җир ша­ры һа­ман та тук­та­мый әй­лә­нә шул. Җәе ар­тын­нан кө­зе ки­лә, кы­шы үтү­гә, язы тан­та­на итә баш­лый. Ав­густ ае да ка­бат­лан­мый кал­мый. Хә­ер, кем­гә — ав­густ, ә кем­гә — баш­ка­сы... Хик­мә­те аның ан­да­мы­ни?

Мин урыл­ган, ка­мыл­га кал­ган ба­су­да ба­сып то­рыр­га яра­там. Туф­рак­тан ик­мәк исе, мул­лык-бай­лык, хәт­та ты­ныч тор­мыш исе кил­гән ке­бек бу­ла. Җан­га рә­хәт­лек иңә. Бу буш­лык тук ам­бар һәм ке­ләт­ләр­нең сө­е­не­че, ки­лә­чәк тор­мыш­ның ыша­ны­чы. Тиз­дән ул ба­су­ны сө­реп ки­тәр­ләр, эш­кәр­тер­ләр, гә­рә­бә­дәй ор­лык­лар си­беп, ир­тә­гә­ге көн­нәр­нең ни­ге­зен тор­гы­зыр­лар. Елы гы­на кил­сен, елы гы­на...

Без­нең чор­га елы гы­на тү­гел, за­ма­ны да ав­густ ае бу­лып кил­де. Тәкъ­дир­дән уз­мыш юк­тыр ин­де. Ә бәл­ки?..

Ка­зан, 1996-1997.

 

КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР

Ро­ман

 

Бе­рен­че бү­лек

Дө­рес ат­ла­ма­ган ке­ше­нең аяк ас­тын­да җир убы­ла икән ул. Әмма егетләрнең шундыйлары да була, алар шушы убылган җирләрне атлап кына узалар, аяк чалуларга, төшеп китүләргә дә игътибар итеп тормыйлар. Солтан Кәбиров та шундыйлар исәбеннән иде.

Кайбер кешедә баш була. Татар шулай ди. Әмма ул, баш дигәнендә, акыл шәрифләренең һәм аның “шөрепләре бушамаган” булуны күздә тота инде, билгеле. Әмма әле кайвакытта баш кына да җитми, кайнар йөрәк тә кирәк. Сиңа әллә нинди авырлыклар әзерләп куялар, “утлар ягалар”, ә син шунда барып керәсең. И сөенәләр инде, яна безнең ахмагыбыз, диләр. Ә сине яндырырга дип яккан учаклары әллә кайчан гөлбакчага әверелгән. Нәкъ Ибраһим пәйгамбәр вакыйгасындагы сыман.

Булды ул, булды андый хәлләр!

Ү­зе­гез дә ях­шы бе­лә­сез­дер: са­быр тө­бе — саф ал­тын, ди­ләр. Ан­дый бай­лык­ка ире­шү бә­хет ин­де ул! Әл­лә за­ма­на­сы кил­мә­де, әл­лә кү­ңел тар­лы­гы ко­ма­чау­лый, бел­мәс­сең. Ты­ныч­ла­на­сы урын­га, бө­тен дөнь­я­ла­ры бе­лән кар­шы­лык­ка ки­лә­сең. Ал­ла­һы тә­га­лә са­быр­лар бе­лән тү­гел­ме соң?..

Юләрләр янында булмас инде!

Сол­тан Кә­би­ров­ны эз­ләп кил­гән хөр­мәт ия­се яшь егет, бе­раз кы­ен­сы­ныб­рак тор­ган­нан соң, үзе бе­лән:

— Мин ми­нистр­лык­тан бу­лам,— дип та­ныш­тыр­ды,— ан­да сез­нең ки­леп җи­тү­е­гез­не кө­тә­ләр. Ахун Сад­ри­е­вич­ка ри­за­лы­гы­гыз­ны бир­гән­сез, әйе­ме?

Йо­мыш­чы икән, сү­зен әй­теп бе­тер­де дә, ки­ле­ше­нү­гә, үз юлы бе­лән кит­те. Сол­тан ут йо­тып кал­ды, го­ме­рен­дә бер тап­кыр да кү­реп бел­мә­гән ми­нистр кар­шы­сы­на да ба­ра­сы­ла­ры бар икән әле аның. Мон­нан ай ярым­нар элек Ахун Сад­ри­е­вич аңа, кон­фе­рен­ци­я­дә, тә­нә­фес­кә чык­кач, хәл бе­леш­кән ара­да: “Си­не ях­шы урын­га тәкъ­дим итәр­гә иде исәп”,— дип бел­дер­гән иде. Ашык­ты­рып, Сол­тан­ның ри­за­лы­гын да алыр­га өл­гер­де. Ме­нә шун­да­гы сөй­лә­шү­нең очы бү­ген ки­леп чык­ты. Ша­ярт­ма­ган икән үзе, юк­са, әйт­кән дә оныт­кан ке­бек то­ел­ган иде.

Ми­нистр­лык­ның би­ек зал­ла­ры Сол­тан ке­бек га­ди адәм ба­ла­сы­на га­җә­еп дә­рә­җә­дә мәгъ­рур бу­лып кү­рен­де­. Мон­да эш­ләү­че­ләр­гә ка­ра­та хөр­мә­те үс­те. “Бо­лар дөнь­я­ның те­рәк­лә­ре­дер ин­де, аша­ган аш­ла­ры май гы­на, яшәү­лә­ре дә җән­нәт җир­дер”,— дип уй­лар­га мәҗ­бүр иде.

Һәр­кем эш­лек­ле кы­я­фәт бе­лән уң­га-сул­га үтеп-сү­теп то­ра. Кул­ла­рын­да нин­ди­дер кә­газь­ләр, ка­ра, кы­зыл, яшел пап­ка­лар. Бер-бер­се бе­лән үтә дә са­быр һәм хөр­мәт бе­лән генә сөй­лә­шә­ләр. Сүз­лә­рен­нән ягым­лы­лык бөр­ке­леп ка­ла.

Мах­сус ча­кы­ры­лу бе­лән кил­гән­ле­ген сәр­кә­тип ханым­га Сол­тан бел­де­реп ка­рау­ны ки­рәк тап­ты, әм­ма үз кем­ле­ген­нән ка­нә­гать ул хатын, үз чи­ра­тын­да, си­ңа мон­да ни кал­ган ин­де ди­гән­дәй, ап­ты­рау­лы күз ка­ра­шын таш­ла­ды.

Сол­тан­га җай­сыз­рак бу­лып кит­те. Бу мәгъ­рур зат­лар үз­лә­ре­нең өс­тен­лек­лә­рен бик ях­шы бе­лә­ләр­дер ин­де. Си­нең ише юк-бар­лар­га гы­на ис­лә­ре кит­мәс. Бет­кән, ди, җир йө­зен­дә ке­ше, әм­ма ми­нистр­лар са­нау­лы гы­на.

Шун­да Кә­би­ров әфән­де­нең ак маң­га­ен­нан тир бөр­тек­лә­ре бә­реп чык­ты. Хә­ле мөш­кел­рәк иде. Ша­яр­тып кы­на кит­кән бул­са­лар? Юри. Кем бе­лә бу дөнь­я­лар­ны. Бет­кән, ди, мәзәкчеләр! Ахун Сад­ри­е­вич бе­лән сөй­ләш­кән­не ише­теп, дим.

— ­Сез­нең кә­е­фе­гез на­чар­лан­ма­ды­мы?

Сол­тан­ның ки­нәт кө­леп җи­бә­рү­ен­нән пөхтә, буяулы-сөрмәле сәр­кә­тип ха­ным­ның күз­ле­ге маң­га­е­на ка­дәр си­кер­гән иде. Тиз­рәк га­фу үте­нер­гә ки­рәк үзен­нән. Чын­нан да ни­чек­тер җү­ләр­ләр­чә ки­леп чык­ты әле бу, ях­шы ча­гын­да мон­нан ки­тү­ең, көл­ке­гә кал­ма­вың хә­ер­ле диярәк уйлап, Солтан шунда оялчан малай кебек чәчләрен сыпырды. Әмма алар тарау түгел иделәр. Ул үзен пөхтә йөртергә ярата.

Куз­га­лыр­га гы­на уй­лап бе­тер­гән иде, олы ишек ачыл­ды, ан­нан гәү­дә­ле бер адәм чы­гып, Сол­тан­га те­кә­леп ка­ра­ды да:

— ­Сез ми­ңа кил­мә­де­гез­ме?— дип со­ра­ды. Мо­ның бе­лән ге­нә ка­нә­гать­лә­неп кал­мый­ча, та­гын да өс­тәп куй­ды:— Сол­тан Кә­би­ров тү­гел­ме?

Үз исе­мен ата­ган­лык­ла­ры сәбәпле, элек­ке уй­ла­ры ба­шын­нан чы­гып, Сол­тан җа­вап би­рер­гә ашык­ты:

— Ә­йе, мин бу­лам... Шу­шы сә­гать­кә ки­леп җи­тәр­гә ди­гән­нәр иде.

— ­Ниш­ләп әл­лә кай­чан әйт­ми­сез аны, әй­дә­гез әле, әй­дә!

Ча­кы­ру­чы ар­тын­нан Сол­тан кы­ен­сы­нып кы­на ияр­де. Бу ми­нут­та ул үзе­нең кая бас­ка­нын бел­ми, акы­лы­на да та­я­на ал­мый ке­бек иде.

Ка­би­не­тларда ир­кен­лек икән. Һа­ва­сы бү­тән. Су­лы­шың ки­ңәя.

Кө­не бу­е­ өс­тәл ар­тын­да эш май­тар­ган бу ка­би­нет­ның ия­се, мәгъ­рур ир-ат, рә­хәт­лек бе­лән җил­кә­лә­рен арт­ка олак­тыр­ган хә­лен­дә, мә­һа­бәт тә­хе­тен­ә ки­е­ре­леп барып утырды да:

— ­Ни­гә ки­леп ке­рү­гә үк бел­дер­мә­де­гез мон­да икән­ле­ге­гез­не?— дип, Сол­тан­га те­кә ге­нә ка­рап куй­ды. Ан­нан соң, ал­дын­да­гы кә­газь­лә­рен чит­кә­рәк этә­реп, зар­ла­нып ала­сы ит­те:— Эш күп, очы­на чы­гып җит­ми­сең, икен­че­лә­ре өе­лә. Ме­нә шу­лай ин­де. Әнә га­зе­та­да да без­нең ми­нистр­лык­ны эт ит­кән­нәр. Бер­се­нең дә мон­да ки­леп уты­рыр­га те­ләк­лә­ре юк. Бел­ми­ләр ка­де­ре­без­не...

Бу әфән­де та­гын да ни­ләр­дер сөй­ләп ак­лан­ды. Яр­ты сү­зе­нә ыша­ныр­лык иде.

“Министрның үзе шушы кеше микәнни?— дип уйланып алды Солтан Кәбиров, үзенә утырырга урын күрсәтүләрен күреп, шунда таба килә башлады, күңелен башка фикер борчыды:— Ки­тәр­сез, бар, бас­ты­рык са­лып да кү­тә­реп бул­ма­я­чак. Ябыш­кан уры­ны­гыз­дан кузгал­ма­я­чак­сыз да! Ки­леп уты­рыр өчен әү­вә­ле үзегезнең моннан торып китүегез кирәк!”

Әм­ма күп ке­нә нәр­сә­ләр­дән хә­бәр­дар­лы­гы җи­тәр­лек бул­мау сә­бәп­ле, Сол­тан та­гын да ап­ты­рый бир­де. Шу­лай да: “Сез­не бик дө­рес би­тәр­ли­ләр, мил­ләт­не кү­тә­рәм­гә кал­дыр­ды­гыз бит ин­де”,— ди­я­се ки­леп, соң­гы ва­кыт­лар­да теш­лә­нә баш­ла­ган мат­бу­гат­та­гы шау­ла­шу­лар­ны исе­нә тө­шер­де. Заманы нинди бит әле! Демократия киң атлап мәйданнарга кереп килә! Гасыр ахырына таба бара. XX гасыр ахыры! Хәзер сүз халыкның үзендә, үз телендә. Ни уйлый, нәрсә белә— шуны әйтә, хет шартлагыз, мескен бюрократлар!

Әм­ма авыз кү­тә­реп сүз әй­тер­лек код­рә­те юк­лык ар­ка­сын­да Солтан шым гы­на ка­лу­ны ях­шы­рак күр­де. Мәгъ­нә­сез сүз ыч­кын­ды­рып, ки­рәк­мәс җир­дән ха­рап бу­луы да мөм­кин иде.

— ­Сез ми­не бе­лә­сез­дер ин­де?

Сол­тан, бу ке­ше­не го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр кү­рүе сә­бәп­ле, ни әй­тер­гә дә бел­ми­чә кы­ен­сы­нып, арт­ка чи­ге­неп куй­ды. Со­ра­вы­на нәр­сә дип җа­вап бир­сен икән ин­де? Ни әйт­сә дө­рес бу­лыр? Демократия заманында мескен бер бюрократ алдында каушап кал инде!

— Юк!..— Бу сү­зе үз ире­ге бе­лән чык­ты һәм Сол­тан­ны ко­ла­гы­на ка­дәр кы­зарт­ты.

— ­Га­җәп тү­гел, га­җәп тү­гел. Элек­ләр­не те­ле­ви­зор­дан еш кү­ре­нер­гә ту­ры ки­лә иде, ме­нә ике ат­на ин­де ва­кыт тә­те­ми.

Сол­тан­нан әле­гә бо­лай ук көл­гән­нә­ре юк иде.

— ­Те­ле­ви­зо­рым күп­тән­нән ва­тык шул...

Ә мо­ны­сы шыр ял­ган иде. Бө­тен­ләй бул­ма­ган нәр­сә ни­чек ва­ты­лыр­га мөм­кин ин­де? Сол­тан үз ял­га­ны өчен та­гын да кы­зар­ды.

— ­Га­җәп тү­гел, за­ма­на­сы шун­дый. Кем әле? Сол­тан Кә­би­ров... Әйе, әти­е­гез­нең исе­ме бе­лән әйт­сәк...

— ­Габ­дел­җә­лә­е­вич.

— ­Габ­дел–­җә–­лә­–ич?— Әл­лә юри үчек­ләр өчен иҗек­ләр­гә бү­леп ма­таш­ты, әл­лә ин­де ко­ла­гы­на чын­нан да ят исем бу­лып ише­тел­де бюрократка.

Әм­ма Сол­тан­ның бо­лай да бу­газ тө­е­ре­нә ка­дәр ме­неп җит­кән ачу­ын чы­га­рыр­га тү­рә­нең бу рә­веш­ле җә­бер­лә­ве җи­тә кал­ды. “Демократия заманында нинди хәл бу? Әгәр дә газеталар сезнең шушы атаклы министрлыгыгыз һәм үзегез турында нәрсәләр язганнарын, халык ниләр дип мыскыллауларын белсәгез, ничек сөйләшер идегез икән?”— дип уйлап алды Солтан. Шул җитә дә калды. Юк­тан гына кы­зу­ла­нып: “Ә­йе шул, атам исе­ме бит”,— дип чак кы­на әй­теп таш­ла­ма­ды. Әле дә ярый баш­баш­так дөнь­я­лык­ның ми­һер­бан­лы бу миз­гел­дә аның көннән-көнгә демократлаша барган акы­лы, ку­е­ра тө­шеп, ба­шы­на кайт­ты, шуның аркасында тел­сез ка­лу­ны уңай­лы­рак дип тапты.

— ­Габ­де­леч, ди­яр­гә­ме, әл­лә Җә­лә­ич­ме?

Бу со­рау­ны ишет­кәч, Сол­тан, ки­рәк­мәс җир­дән авы­зын мыс­кыл­лы рә­веш­тә ерып, ба­шын җай гы­на юл ал­ган әң­гә­мә уңа­ен­да сел­ке­гән­дәй ит­те. Нигәдер аңарга бу министрлык дөньясы ят һәм пычрактыр сыман тоела иде. Тоталитар режим тоткынлыгында чәчәк атып яшәгән совет җәмгыятенең кинәт искән туксанынчы еллар башындагы демократия җилләреннән башы әйләнгән кебек, Солтанныкы да һавалы уйлар белән тулган. Алар аның әле авызын ердыралар, әле кәефен күтәрәләр. Әмма Солтан шулар аркасында үзенең генә көлкегә калачагын да аңлый, шуңа да телен генә булса да йөгәндә тотарга тырыша. Әмма җанның кытыгы күздә чалынмый калмый инде ул.

Күп­не күр­гән, кешеләрне күз читенә элеп алудан да танырга өйрәнгән, адәм ба­ла­сы­ның кү­ңел ише­ген кай­сы як­тан ач­кыч яра­тып ачу сер­лә­ре­нә мең кат тө­шен­гән тү­рә шунда Солтанны сал­пы ягын­нан җай­лаш­ты­рып ку­яр­га да өл­гер­де:

— ­Мон­да­гы без­нең кай­бер то­ма­на­лар биш кат­лы исем­нәр­не, ата­ма­лар­ны яра­тып бе­тер­ми­ләр. Та­тар га­дә­тен тө­шен­мәү­лә­ре. Ми­нем үзе­мә уңай бул­са да, урыс­лар бар шул әле. Ме­нә, элек нин­ди ма­тур исем­нәр куя бел­гән­нәр: Габ­дел­җә­ләй. Ә хә­зер җы­ен Ру­бин­дыр, За­ру­бин­дыр, ди­гән­дәй...— Ул үзен­нән бик ка­нә­гать иде. Сол­тан­ның да көт­мә­гән­дә чык­кан бу эт ко­я­шын­нан кү­ңе­ле ба­ла­выз­дай йом­шап, хә­те­ре нур­ла­нып кит­те.— Сез фән ке­ше­се, бо­лар­ны аң­лый­сыз. Бик мак­тап сөй­лә­де­ләр үзе­гез­не. Ахун Сад­ри­е­вич­ка ту­ган тү­гел­сез­дер бит?

— Юк, ул ми­нем укы­ту­чы­ла­рым­нан берсе ди­яр идем. Уни­вер­си­тет­та аның лек­ци­я­лә­рен тың­лау бә­хе­те­нә иреш­тем. Ба­ры шул гы­на...— Сол­тан, бу сүз­лә­ре­нә ка­тыш­ты­рып, җай­сыз­дан җай­га ки­лер­гә те­лә­гән­дәй, тү­рә­нең сал­кын ка­ра­шын­нан басылырга өл­гер­гән җил­кә­сен ка­гып куй­ган­дай си­керт­кә­ләп ал­ды.— Бел­мим ин­де, ни өчен мак­та­ган­дыр?

— ­Мак­та­ды ди­гәч тә, әйт­те ге­нә ин­де...

Тү­рә шәп иде. Ак якалы, кызыл галстуклы. Кызыл-су төстәге битендә сәламәтлек һәм канәгатьлек билгеләре уйный. Кара чәчләре майлап-майлап артка таба тарап куелганнар. Юка иреннәренең елмаюы хәйлә һәм мәкер белән тыгызланган. Ин­де дә мес­кен ба­шын чө­яр­гә ма­таш­кан Сол­тан­ны, ка­ра, ни­чек сы­тып кы­на куй­ды. Үз ка­ра­шы­на зат­лы дип са­на­ган бо­ры­ны кү­тә­ре­лә ал­мый ка­лу­дан гарь­лә­нер­гә ти­еш ул хә­зер, фәкыйрь демократ!

Өс­тәл чи­тен­дә­ге кың­гы­рау төй­мә­се­нә тү­рә үзе бас­кан иде­ме, кө­тел­мә­гән­дә те­ге сәр­кә­тип ха­ным, ишек­тән кү­ре­неп, яр­ты гәү­дә­се дә уз­мас­тан, ху­җа­сы­ның йо­мы­шын бе­леш­те. Мон­дый ва­кыт­та чәй ише ки­леп, ку­нак­ка сый-хөр­мәт күр­сә­те­лә тор­ган­дыр ин­де? Баш­ка­ча бул­мас. Солтанның китаплардан укыганы, кинолардан караганы бар: түрәләр эшне ашыкмыйча, сабырлык белән башкарырга яраталар.

Әм­ма Сол­тан­ның акы­лы кот икән, те­лә­ге дә, ыша­ны­чы да ак­лан­ма­ды.

— ­Ма­рия Ми­хай­лов­на кит­мә­гән­дер әле, ча­кы­ры­гыз би­ре­гә!— Тү­рә, фәр­ман кы­лып, ишек­не яп­ты­ру­га, та­гын да со­рап куй­ды:— Сез­не фән кан­ди­да­ты дип әй­тә­ләр, шу­лай­дыр­мы?

— Ә­йе...— Бу җа­ва­бын­нан соң бүл­мә­дә ур­наш­кан тын­лык Сол­тан­ның кур­га­шын хә­ле­нә кил­гән җи­ле­ген су­ыр­ды. Теш каз­на­сы сыз­ла­ган­дай авыр­ту то­еп, уч­ла­ры бе­лән авы­зын кап­ла­ды. Ярый әле Ма­рия Ми­хай­лов­на ди­гән­нә­ре йө­герт­те­реп ди­яр­лек ке­реп тә җит­те. Тү­рә исә, га­лим­нәр­не әллә яратмавын, әллә аларга карата көнләшеп яшәвен сиздерергә теләп,— болары ук төгәл аңлашылып җитмәде,— тар иреннәрен кыйгайтып мыскыллы елмайгандай итте.

— ­Ни йо­мы­шы­гыз иде, Һарун Ба­ри­е­вич?— Сол­тан­ны ул ха­ным бө­тен­ләй күр­мә­де, әл­лә бар­лы­гын бе­лә­се кил­мә­де?

— У­ты­ры­гыз әле би­ре­гә,— Ма­рия Ми­хай­лов­на шун­да ук өс­тәл­нең икен­че ягы­на, Сол­тан­га кар­шы та­раф­та күр­сә­тел­гән урын­га җай­лаш­ты. Йөз­гә чи­бәр ге­нә бул­са да, му­ен ас­тын­да­гы җы­ер­чык­ла­ры ара­да­гы киң өс­тәл аша да ях­шы кү­ре­неп, бе­раз ят­сын­ды­ра иде.— Та­ныш бу­лы­гыз, Сол­тан Габ­дел...җә­лә­леч.

— О, Җә­ли­ло­вич?

Ха­ным­ның ял­гы­шын Сол­тан тиз­рәк тө­зә­тер­гә ашык­ты:

— ­Җә­лә­е­вич, Җә­ләй...

— Ә, әйе шул, Габ­дел­җә­лә­е­вич бит әле, га­фу итә­сез!— Тү­рә­нең үз кадр­ла­ры­на тел-теш ти­дер­тә­се кил­ми иде.

— ­Зы­ян юк, Һарун Ба­ри­е­вич!— Бу тө­зәт­мә­сен­нән соң Сол­тан­га җи­ңел­рәк бу­лып кит­те. Тү­рә­нең исе­мен те­ле­нә алу­га, кем­ле­ге дә тиз ара­да исе­нә төш­те. Бу бит, те­ге, элек­ке­рәк ел­лар­да, Мәс­кәү­дән кай­тыш­лый, по­ез­дда гау­га кү­тә­реп, ми­нистр­лык­ның кы­зыл тышлы документын “мин кем дә, сез нәр­сә” дип сел­тән­гән, исе­рек хә­лен­дә ялан кыр­да тө­ше­ре­леп кал­ды­рыл­ган адәм, ахрысы? Га­зе­та­лар, биг­рәк тә рус­ны­кы­лар бу хак­та шау-шу куп­тар­ган иде­ләр. Һа­ман да үз уры­нын­да рә­хәт­лә­неп эш­ли икән. Ки­ем­сез кал­са да, порт­фе­леннән аерылмаган ди­гән­нәр иде. Һе, порт­фель зур нәр­сә шул ул, юк­ны да бар итә, чүп­не дә ке­ше ясый. Демократия, шулай итеп, урамнарда һәм мәйданнарда гына калыр микәнни?

Моңа кадәр фән дөньясында эшләгән, туктаусыз уйларга, нәтиҗәләр ясарга, төрле фикерне бергә, бер юлы, төрле юнәлешләрдә үстерергә һәм йомгаклый белеп чагыштырырга өйрәнгән Солтан Кәбиров монда да үзгәрешсез калды. Гади бер вакыйганы да акылы кылны кырыкка бүлгәндәй аптырата, бәйләнмәс әйберләрне бергә китереп бәйли торды.

— ­Бик шат­быз, Сол­тан Габ­де... Габ­дел­җәл...— Сүзләрендә төр­тел­гән Ма­рия Ми­хай­лов­на­га Сол­тан үзе үк яр­дәм­гә ашык­ты:

— ­Җә­лә­е­вич ке­нә, ди­е­гез. Габ­де­лен әйт­мә­сә­гез дә бу­ла.

— Ях­шы-ях­шы...— Шу­лай да Ма­рия Ми­хай­лов­на, үзен татар исемнәрен куллануда бик маһирга са­нап, Сол­тан­ның ата­сы исе­мен ту­лы­сын­ча әй­тер­гә ты­ры­шып ка­ра­ды. Мо­ның бе­лән шак­кат­ты­ра ал­ма­гач, үзен урыс бу­лу­да га­еп­ләр­гә те­лә­мә­гән­дәй:— Әл­лә ни­гә те­лем көр­мәк­лә­неп то­ра,— ди­гән сүз ыч­кын­дыр­ды. Имеш, татарча белә ул!

Ә түрәләрнең татарча белү-белмәүләре мәсьәләсенә килгәндә, бусы соңгы елларда иң калку куелган проблемаларның берсе иде. Газеталар милли телләр белән эш итә алудан мәхрүм бюрократларны эт урынына ачулануны гадәт иттеләр. Солтан шушы хакта исенә төшереп алды. Йөзенә мыскыллы көлемсерәү чаткылары йөгерми мөмкин түгел иде.

Сөй­лә­шү­лә­ре шу­шы рә­веш­ле баш­ла­нып кит­те.

 

Бу көн­не, ягъни 1993 нче ел­ның гыйн­ва­ры ба­шын­да Сол­тан Кә­би­ров­ка ми­нистр­лык исе­мен­нән яңа җирдә эш уры­ны тәкъ­дим ит­те­ләр. Сез­нең ке­бек га­лим ке­ше­гә бик уңай бу­ла­чак дип ка­бат­лап бер­ни­чә мәр­тә­бә әйт­те­ләр. Әм­ма дә бу сүз­лә­ре­нең үгет­ләү икән­ле­ген сиз­де­рер­гә те­лә­ми­чә, та­гын да кан­ди­да­ту­ра­лар­ның бар­лы­гын ис­кәр­теп, уй­лар­га ки­ңәш кыл­ды­лар. Ахун Сад­ри­е­вич аңа: “Баш тар­та­сы ит­мәгез, ях­шы урын ул”,— дип алдан ук ки­сәт­кән­лек сә­бәп­ле, шун­нан соң ни­чә көн­нәр хы­ял бак­ча­сын­да фи­ке­ре чә­чәк ат­кан­лык­тан, Сол­тан да түрәгә туры карап:

— П­рин­цип­та мин тәкъ­ди­ме­гез­не ка­бул итәм, шу­лай да, бәл­ки, кат­гый ка­рар­га ки­лер өчен сез­гә дә ва­кыт ки­рәк­тер,— ди­де. Сү­зе­нең ахы­ры мин-кем­лек иха­та­сын­да адаш­кан тү­рә­гә ошар­лык тү­гел иде. Бе­лә ул, тиз ки­леш­кән ке­ше­ләр со­ңын­нан фи­кер­лә­рен шу­лай ук кискен, ашы­гыч­лык бе­лән үз­гәр­тү­чән бу­ла­лар. Аннары, заманасы да ялына торган заман түгел. Анда, әнә Генераль секретарьны, СССР кадәр илнең президентын да тәхетеннән тәгәрәтеп кенә төшерделәр. Берсе артыннан икенчесе фәнни-тикшеренү үзәкләре, гыйльми институтлар ябыла, бөлә тора. Илнең икътисады, сәнәгате үсештән тәмам туктады. Меңнәрчә акыллы башлар, гыйлем ияләре эшләреннән куып чыгарылдылар, базарларда салкында-эсседә, җилдә-яңгырда аяк өсте торып вак товар сату белән мәшгульләр, ничек тә җаннарын сакларга тырышалар, көннәрен көнгә очны-очка көчкә-көчкә генә ялгап баралар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных