ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 44 страницаДөньялыкның баш-аяк буталган дәвере ил өстенә ирешү сәбәпле һәркемнең тыныч һәм вакытны җиңел уздыра торган урынга сыенасы килә иде. Әмма Солтанга тәкъдим ителгән эштә, барысын да үз җилкәңә алып, башыңда мең төрле гауга кайнаган адәм була торып, хәвефсез генә утырырга мөмкинме икән? Юктыр ла инде!.. Ә бәлки мөмкиндер? Борчылырлык һичбер нәрсә күренми монда. Ил белән бөлгәндә, бу бәлки аның бәхетенә шулай насыйп урындыр? Аннары, эш өстенә эшкә күмелеп калмаганда, һәрдаим игътибар үзәгендә торырга мөмкин. Мондый да хәсрәтсез урын кемнәргә тәтегән ди әле? Карыннан, җиленнән, кояшыннан, башкасыннан сакларга түбәсе дә бар. Юктан бар ясап, үзеңнән өстәгеләрне борчымасаң, шул җиткән. Сиңа артыгы кирәк түгел икән, эшеңә карата таләпләре дә аз булачак. Хәтта китапханәләрдәге кебек, киштәлекләрдә күпме китап барлыгын, аларның санын һәм мәдәни, һәм фәнни әһәмиятен сорап аптыратмаячаклар. Зур өстәл артына утырып, әйдә, йоклый бир. Ничәмә кеше шушы урынны алырга гаризалар биреп, кешеләре аша шалтыратып, җаннарын көйдереп, хәсрәтләрен чигеп газапланганнар. Ә арадан министрлык бары тик Солтан Кәбировны гына хуш күргән. Ахун Садриевичның каян дип әле аңарга карата миһербаны килгән дә кандидатурасын күрсәткән? Шушы кадәр дә сүзләре үтә торган мәртәбә иясе кеше булса да булыр икән! Шулай да ни өчен соң әле шушы кадәр галим-голамә, булдыклылар арасыннан бары тик Солтан Кәбировның кандидатурасын гына хуп күргәннәр? Ә калганнар? Алар бит аның турында гайбәт таратачаклар. Бездә һәрвакыт шулай булды һәм булачак: син үзеңне лаеклы күрәсең, әмма язмыш башка берәүләрне бүләкли. Менә китә көнчелек, юк-барларны уйлап табу, шул бәхетлене таптау, каралту. Бер генә кешенең дә егылып каласы килми, билгеле. Кәбиров башкача булсынмы, башкаларга юл калдырсынмы? Барча уйларын тәртипкә китереп, төгәл бер карарга килеп, бу фикерләрен Солтанга түрә алдында тезеп кенә саласы калган иде. — Тәкъдимебез хакында ныклап уйласагыз, безнең өчен дә уңай булыр. Инде ике айдан артык вакыт узып бара, урынына күрә лаеклы кандидатурага тукталганыбыз юк... Түрәнең бу сүзләренә артык әһәмият биреп тормастан, Солтан Кәбиров үз сорауларын тезеп салды. Ул аны махсус шулай эшләде. Исәбе бераз ялындырту һәм үчекләп алу да иде. Үзен ул стратегларча тотты: — Төпле карарга килү өчен... Әмма мин әйттем, принципта бу урынга күчәргә әзермен... Шулай да, бары тик сездән генә җавабын ишетергә мөмкин булганны белешәсем бар: беренчедән, фәнни эшемне дәвам итәргә уңайлыклар бирелерме икән?.. Икенчесе, бүгенге көндә монысы да әһәмиятле, техник чараларны, ягъни машина, автомобиль кебек вак нәрсәләрне кирәк саен юллап аптырамамынмы?.. Өченчесе, моңа кадәр нигә бу урынга бер генә кеше дә кызыкмаган?.. Соңгысы, бу да, белгәнегезчә, игътибарга лаеклы, төп мәсьәләләрнең берсе, хезмәт хакым ничегрәк булыр икән? Хәзерге эшемдә сүз арттыру хакында бара иде... Үгезнең мөгезе кулында дип белгән Солтан Кәбиров шушы мизгелдә үзен инде Солтан Җәләевич итеп хис итте. Шунда ул хәтта Габделҗәләевич дип әтисенең исемен тутырып әйтүләренең дә артык булуын, комачау итәчәген тойды. Гүяки дөнья үзе аның алдына җәелеп килеп маташа иде. Моңа кадәр ул үзенең сеңерләре болай ныгып тартылуын, тәне катып китүен тойганы булмады. Никадәр спорт белән шөгыльләнде, никадәр гер чөйде, штанга күтәрде, йөгерде, бокс һәм регби кебек уеннарда асыл егет сыйфатында катнашты, лаеклы урыннар алды, әмма сеңерләренең менә хәзер, шушы минуттагыча ныклык алуын тойганы булмады. Хәзер таш диварга төртсә, ул авар, өстәлгә чиртсә, ул изелер, түрәгә төртсә, ул егылыр сыман иде. Ниндидер рухи көч һәм кодрәт аның белән идарә иттә башлады. Үзеңне куәт иясе итеп тоюы рәхәт иде. Һәм Солтан Кәбиров, инде Солтан Җәләевич мәртәбәсенә күчеп, болытларга ашты һәм зәңгәр күк гөмбәзе буйлап атлап китте. Менә ничек иде ул чын бәхет һәм бәрәкәт дигән тойгыга бирелү! Түрәнең беразга кәефе китте, әмма шунда ук үзен кулга алды, тик ни хикмәт, адәм баласы булуын онытып, кешелек саныннан чыгып китәрдәй сурәттә мәгънәсезлек белән елмаеп куйды. Солтан Җәләевич куйган мәсьәләләрнең һәммәсенә берьюлы һәм бердәй җавап бирерлек сүз таба алмаганлыгы сәбәпле, инде дә йөзенең төсен югалтып, карт хатыннарның чәч буяганы сурәтенәрәк кергән кашларын маңгай уртасындагы ноктадан читкәрәк бер урынга җыеп, кабинетының күпьеллык соры тузаны төзе-исе аңкыган башын түбән сырландырды. Һәрхәлдә сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирә алса да, ашыгуны кирәк тапмады. Ул да төшеп калганнардан түгел. Кеше белән сөйләшә белә. Арада урнашып өлгергән тынлыкны бозарга аннан гайре һичкемнең хакы юк. Мария Михайловна да аның хәйлә коралы белән коралланып өлгерде. Тынлыкны бераздан түрә үзе бозды. Аның йөзе гүяки агач иде, андагы сырлардан, төсләрдән-башкасыннан берни хакында да белергә мөмкин түгел. Солтан Җәләевичтагы тантана да, Мария Михайловнадагы мәкер дә аңарда юк сыман тоелды. — Әйе, урынлы бу сорауларыгыз. Мин әле кайчан бирерсез дип көткән идем. Хезмәт хакы яхшы, әйтер идем, бик тә яхшы. Югарыдан төшерелгән күрсәтмәне карагызчы, Мария Михайловна. Ни дигән әле анда?— Түрә, әнә шунда, дигәндәй, буш өстәлгә бармагы белән төртте. Ханымның кул астында гына андый кәгазьләр юк иде. Шуны белдерергә теләгәндәй, йөзенә борчылу пәрдәсе капланды. Солтан тагын да игътибар итәргә өлгерде: Мария Михайловнаның муен астындагы җыерчыклары, кызарынып, челтәрләнгән хәлгә керделәр. Бу очракта, әлбәттә, аның оттыруына, түрәнең аңардан ризасызлыгына фараз кылырга мөмкин иде. Әмма Һарун Бариевич, әллә ни каты бәрелмичә һәм тавышын күтәрмичә генә, гүяки яшь чагыннан рәхәтен күргән, инде хәзер мәхәббәт хисләре онытыла барган карт хатынына карата куәтле ирнең мөнәсәбәте кебек сурәттә булыр, ханымга җиңелчә генә канәгатьсезлек белдерү белән чикләнде: — Анда, ни, соңыннан карарсыз әле. Сез, Солтан Җәләевич, ни... Габделҗәләевич бит әле, бу мәсьәләдә борчылмасагыз да була. Иң киме дигәндә, бүгенге эш урыныгыздагыдан да аз булмаячак. Мария Михайловнаны да, Һарун Бариевичны уйлап алган Солтан Җәләевичның акылы сүз ызанына кайтып төште. Аңа инде бу бинадагы, шушы министрлыктагы һәр хезмәткәр һәм түрә таныштыр, аларның үткәннәре, бүгенгеләре, киләчәкләре билгеледер кебек тоела башлады. “Боларда ихласлылык юк. Болар югарыдагыларны гына таный, аларга шуларның сүзе генә сүз! Димәк, Солтанның кандидатурасы хакында да югарыдан әмер ирешкән! Аңлашыла!”— Солтан Җәләевич шулай уйлады, шушы сәбәпле үз мәртәбәсен белеп, мин-кемлек белән генә эш итәргә булды. — Унбишенче тәшкиләт буенча инде алайса?— диде ул, үзенең мәртәбәсен белдереп. Һәрхәлдә ул эшләгән фәнни-тикшеренү институтында унбишенче разряд аның яшендәгеләрнең берсенә дә әлегә тәтемәгән иде. Арада ул өлгер булды. Бу вакытта хөкүмәт бюджеттан хезмәт хакы алучыларга аерым разряд-тәшкиләтләр буенча түләү тәртибен канунлаштырып, ил күләмендә әле генә керткән иделәр. Солтан Җәләевичның бу сүзләре сорау рәвешендә яңгыраса да, үзенең кемлеген белдерү теләгенә корылуын түрә дә аңлады. Фән эшендә Кәбировның өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә ирешүен, вакытына күрә уңышлы гына ачышлар да ясаганлыгын, зур эшләргә алынуларын да ул инде белә иде. Бу хакта аңарга күп сөйләделәр. Мәгълүматны төрле юллар белән җыйнады. Һәрхәлдә Солтанның йомшак якларын да белешеп өлгерде: яшьләргә хас булганча ул фәнни җитәкчелекнең туктаусыз яшел юл ачуын игътибарыннан күп вакыт читтә калдыргалый икән. Дөрес сүз әйткәннәр— күренеп тора. Һавалыгы җитәрлек. “Хәер, яшьлектә дә шундый булмагач!”— дип, нигәдер Солтанны көтмәгәндә үз итеп уйлап куйды Һарун Бариевич, ә аннары: — Әйе... Шулай булырга кирәк,— диде. Әмма түрәнең бу сүзләре Мария Михайловнаны тагын да уңайсызрак хәлгә төшергәндәй итте. Аның ялганын төзәтүгә караганда, ялгышу дип кабул итеп, ишеткәннәре белән килешү уңайлырак булганлыктан, тиз арада тынычланып та өлгерде. Хатын-кызның үз-үзен тотышыннан чыгып төгәл фикергә килергә өлгермәгән, хәтта әлегә бу гамәлгә өйрәнеп тә җитмәгән Солтан Җәләевич беренче адымында ук, Мария Михайловнаның ярдәме белән, билгеле, түрәнең җәтмәсенә капты. Аның мондый беркатлылык күрсәтүен сизенеп алган Һарун Бариевичка алдагы сорауларга шулай ук җиңелчә генә җавап бирүе бер дә авырга килмәде. Ул һаман да үзен тыныч тотып, тәмам борчыла башлаган Мария Михайловнаны ачулы карашы белән кисәтеп тә алгалады. — Фәнни шөгылегез мәсьәләсенә килгәндә, һичбер комачаулык булмаячак,— диде ул, бер дә төсен үзгәртмичә.— Эш арасында өлгерәсез икән, бик яхшы, әйдә, милләтне сөендерегез. Аларны ташларга без дә киңәш итмәс идек. Әйе, тагын нәрсә иде әле анда? Шулвакыт ишек ачылды булса кирәк. Солтанны министрлыкка чакыра килгән теге егет кергән икән. Ул, гафу үтенеп, сөенечен белдерде: — Менә бит, килгән, үзе, Һарун Бариевич, чакырткан кешегезне әйтәм. Исәнмесез, сәламәтләрме үзегез, Мария Михайловна? Болай сөйләшә белгән кеше үсәчәк, әлбәттә. Аның озын буе, күркәм йөзе, кара чәчләре асыл сөяктән булуы хакында сөйли иделәр. Ул зур күзләре белән Кәбиров ягына да кискен караш ташлап алды. Бөркет борыны хөкемдарлык сәләте булган ата-бабаларының мирасы гына түгел, көчле характер иясе икәнлеге хакында да сөйли иделәр. Аны санлаулары сизелеп тора. Бүлмәдәгеләрнең җавап сәламен алырга өлгергән асыл егеткә түрәдән шунда ук сорау иреште: — Сез беләсез булыр... Әдәби музейда бүгенге көндә ничә машина бар әле? Менә, Солтан Габделҗәләевич кызыксына, Камил Ахунович... Егет махсус, әллә юри ялгышкандай итеп бер фраза ычкындырды: — Үзегез дә яхшы беләсез... Бу сүзләре “бете дә юк” дигәнгә бәрабәр икәнлеген Солтан Җәләевич аңларга тиеш иде дә... Әйе, белә шул, нигә белмәсен, ди. Әмма дөресне сөйләү һәм мәсьәләне ачыклап бирү урыны бу түгел. Кеше китерелгән икән, димәк, аның кулына, элгәре, эшне тоттырырга кирәк. Соңыннан, хезмәткә алынгач, кире борыла алмаслык булсын. “Эһ, Камил Ахунович, түрәлек уенына бер дә җигелеп-тартылып китә алмыйсың. Комсомолда эшләгәнең юк идеме соң? Чарланмаган, ялганга күнекмәгән. Юкартасы, шомартасы бар әле үзен,”— Һарун Бариевич шушы уйларында кайнашып алды, әмма дилбегәне кулдан ычкындырмады. Аңа хәзер Солтан Җәләевич кирәкле кеше булып тоела башлады. Бер яктан, ялынып та маташасы килми, икенче яктан караганда... — Соңгы вакытларда алар тирәсендә үзегезгә бик еш йөргәләргә туры килде. Шул сәбәпле генә, төгәл белмисезме, дигәнем...— Түрәнең кырыс карашы какча Камил Ахуновичның күкрәген тишеп, сыртыннан чыгарга тиеш иде. Шактый иңле җилкәләреннән пар атылып, маңгаеннан тир түгәргә өйрәнмәгән, утка-бозга төшүнең нәрсә икәнлеген дә күз алдына китерергә өлгермәгән егетнең тагын да ялгыш сүз ычкындыруыннан куркыпмы, Һарун Бариевич тагын да әйтә куйды: — Дүртме, әллә биш үкме машиналары бар бугай, шулай түгелме? Камил Ахунович дерт итеп куйды. Ерак бабаларыннан ук килгән акылы кайнарланып, түрәнең уенын аңлап алды да: — Әйе, дүртәү,— дип белдерде.— Икесе чыннан да, җиңел машина, ә калган икесе, ни, автобуслар. Ватык йөк машиналары да бар түгелме әле?— Болай ук алдамаса да ярый иде, әмма Һарун Бариевичка бу ошады. Хәтта йөзенә канәгать елмаю билгеләре чыкты. Шулай да үзен кулга алды һәм элекке кырыслыгына кире кайтты. Ишеткән хәбәрләрдән Солтан Җәләевичның күңеле хушланды. Хактан да шулай булса, яхшы икән үзе. Хәзерге көндә андый машиналар белән әллә нәрсәләр майтарырга мөмкин икәнлеген дә уена киртләп куярга өлгерде. Иртән, “Волга”дыр инде, өйдән чыгуыңа, көтеп ала, кичтән, маршрут автобусына эләгәмме-юкмы дип зарыгасың юк, кайтарып та куя. “Соңга калмыйча, кояш чыгуга килеп җитегез, киңәшмә!”— дип, эре кыяфәттә генә “Волга”дан төшәсең дә подъездыңа кереп китәсең. — Ул йөк машинасын да аякка бастырырга мөмкиндер әле, кыен эш булмас...— Солтан Җәләевичның бу сүзләре тыңлап торучылар өчен гаҗәеп дәрәҗәдә көлке иде. Әмма алар сер бирмәделәр, бер-берсенә мәгънәле төстә карашып куйдылар. Күзләрендәге мыскыллы елмаю чаткыларының асылын бары тик үзләре генә аңладылар. Әмма түрә чама белә торган кеше булып чыкты. Солтан Җәләевичтан бу очракта артыкка җибәреп көләргә теләмәде, шунда ук аның соңгы соравына җавап бирүгә күчте: — Әйтәм бит, урыны яхшы дип. Менә, унөч кандидатура арасыннан сезне сайлап алырга уйладык. Белемегез дә җитәрлек, дидек. Шушы иптәшләр, тәкъдим ителгән кешеләр болар булды... Һарун Бариевичның санап китүе гади исемлекне укып чыгу гына түгел, бәлки ни өчен аларга тукталмауны аңлату, аларны сайламау сәбәпләрен төшендерү белән дә озатыла барылды. Арадан кемдер, имеш, бер-ике көн эшләгән дә, кабат үз урынына кайткан. Ул вакытта министрның карары чыккан булса да, аны көн тәртибеннән төшергәннәр. Ә тегесенең— биографиясе, монысының— мин-кемлеге, дигәндәй, түрәнең ышанычын акларлык түгел икән дә, тагын да кай яклары беләндер аны канәгатьләндерә алмаганнар. Шушы озын һәм ялыктыргыч нотыгыннан соң Һарун Бариевич бу сүзләренә бик оста гына йомгак та ясап куйды: — Күрәсез, Солтан Габделҗәләевич, саналган кандидатуралар һәммәсе дә бик яхшылар. Озак уйламагыз. Мондый күркәм урынга кызыгучылар күп. Бәхетегез бар икән! Кандидатурагыз министрның үзенә дә хуш килде. Көттермичә, бүген кич гаиләгез белән киңәшеп, иртәгә иртәнге унга җавабын ишетсәк иде. Юк, сигезгә үк килеп җитегез. Министрлар кабинетына барырбыз. Иптәш Гатауллин янына. Аңа да ошасагыз, ә минем һич тә шигем юк, эшли башларга мөмкин булачак. Онытмагыз, иртәгә сәгать сигездә, шушында очрашабыз! Һәр сүзен йотлыгып кабул иткән Солтан Җәләевич, сөйләшүнең хәзергә тәмам булуын аңлап, урындыктан кузгалды. Килеп кергәненнән бирле аяк өсте басып торган Камил Ахунович аның артыннан иярмәкче иде, шунда түрә, кулын күтәреп сүз башлап, Мария Михайловна белән икесенә ашыкмаска боерды. Солтан Җәләевич, хушлашып, ишекләрен ябып бетерүне дә көтмичә сүзгә керештеләр. Түрә бөтенләй башка тонга күчкән иде. Солтан Җәләевичның фикеренчә, алар хәзер аның кемлегенә бәя бирүгә алынган булырга тиеш иделәр. Башкача була алмый. Һәр эшнең үз җае бар!.. Хәтта бет дагалауның да! Әйдә, киңәшсеннәр, бәхәсләшсеннәр— барысы да аларның эше. Нәрсә өчен дип министрлыкта утыралар әле алар?
Кремль урамы, кара асфальтына кадәр чистартылуына карамастан, барыбер дә аяк асты тайгак һәм бозлавык, шугалаклы иде. Әмма Солтан моңа игътибар да итеп тормады, министрлыкның ишек төбендәге кукырайган кара “Волга” машинасын әйләнеп узды да, иптәшләре янына институтка китте. Күрешеп, министрлыктан ирешкән тәкъдим хакында киңәш-табыш итәсе бар иде аның. Ни дисәң дә, ун ел бергә эшләгән дәверендә күпме игелекләр күрде ул алардан. Авыр чакларында һәрьяклап булыша торган иделәр, нинди генә катлаулы мәсьәләләр белән башы катмады һәм күп вакытта хезмәттәшләре ярдәме белән аларны уңышлы итеп ерып чыга алды. Инде хәзер аерылырга туры киләчәк. Һәм менә шунда Солтанның, бәгыре ертылып, күңеле тулды. Ну, нәрсә җитми инде аңа? Дан-дәрәҗә, шөһрәт кирәкме? Аларга үз эшендә үк ирешеп кенә килә иде түгелме? Нигә язмышны ашыктырырга? Әллә соң, еракка киткәнче, кире әйләнеп керергә дә: “Гафу итегез, мин бүтәнчәрәк уйлап торам әле, риза түгелмен!”— дияргәме? Шартласыннар, чәнчелеп китсеннәр... Кремльнең Спас капкасыннан чыгуга, шәһәр манзарасын тәмам бозып, инде 1988 нче елда ук янгыннан, аннары хуҗасызлыктан мәсхәрәле рәвешкә кергән данлыклы Дәүләт музееның иләмсез бинасы күзенә бәрелде. Шуңа да куллары җитмәсен инде! Алты ел шушы рәвешендә котларны чыгарып тора түгелме соң үзе? Кайда диген әле, тәхет җылытып утырган түрәләрнең тәрәзә төбендә, шәһәр башлыгының ишек тупсасында. Юк, аның болай торуы алар өчен киресенчә уңайлыдыр. Гозер белән кергән һәрбер кешегә: — Әнә, хәлебезнең ниндилеген күрмисезмени? Мөмкинлек булса, иң әүвәл шушы бинаны торгызыр һәм тергезер идек. Ә сез, фатир, дисез, йортыбызның түшәме ишелде бит дип зарланасыз,— дигән рәвештәрәк, яки башкача әйтеп, өметләрен сүндерү өчендер. Әгәр дә югарыдан түрәләр килеп ирешсәләр, яисә берәр баерак мәмләкәт илчесенең юлы төшсә, мескенләнеп, учларын ачып, ярдәм сораганда да бәлки бу хәрабәгә төртеп күрсәтү бик тә уңайлыдыр? Тәрәзә янына китерәсең дә: “Менә, әфәндем, күрегез инде безнең хәлне”,— диясең, тәмам мескенләнеп, күзләреннән кайнар яшьләре тәгәрәсен, күңелләрендә миһербан орлыклары шытып, кесәсен актара башласын. Солтан үзенең шушы рәвешле уйлауларына күнеккән иде. Аңа кызык булып китте. Авызы ерылды. Әгәр дә Кремльнең Спас капкасыннан озын буйлы, какча йөзле, яшь һәм хыялый кыяфәтле ир-егетнең авыз ерып чага килүен кешеләр күрсәләр, бу адәм нинди бәхет кошын тоткан әле диярәк хәйран итеп тә алырлар иде. Әмма аңарга беркем дә очрамады. Хәтта капка төбен саклаучы кызыл якалы милиционерлар да игътибар күзләрен салмадылар, бер-берсенә тәмәкеләрен кабызыша калдылар. Музей хәрабәсе ягына чыкмыйча, шәһәр башлыгының олуг бинасы яныннан узды Солтан. Әмма монда таптанып торучы, өстенә калын толып кигән мәһабәт гәүдәле икенче бер “кызыл яка” аңа шикләнгәндәй карап куйды. Милиция әһеленең, әлбәттә, “бар яктан хокукларда өстен элеккеге сәвит гражданинына” үләксә эзләгән каргадай комсызланып карарга хакы бар иде. Кемнең-кемнең, әмма асылда “кызыл якалар”ның хөкеме бу илдә һәрдаим һәммә нәрсәдән, хәтта гражданлык законнарыннан югары булды. Бәладән баш-аяк дигәндәй, Солтан адымнарын тизләтте. Мериянең кыек ишекле коммуналь хуҗалык бүлеген узгач, өч көн рәттән кайнаган шулпада пешерелгән дуңгыз пилмәне исе аңкыган караңгы подвалдагы кафеның пар атып торган тәрәзәләре яныннан барганда сискәнеп куйды. Шакыраеп каткан киемдәге бөкшәйгән өч урыс, каты сүгенеп, кичәге эчкән аракыларын сагынудан саташа-саташа сөйләнә иделәр. Аларның һичкемдә эшләре булмаган шикелле, боларга берәүнең дә йомышы төшмәячәк. Бары тик меңенче тапкырдыр Мериядәнме, башка бер түрләрдәнме гозерен юллап йөрүче татар әбисе генә, шушы вакытта нәкъ бу урынга туры килеп, канәгатьсезлеген үзләренә ачып салды: “Хет сүгенмәсәгез, балалар, ни була?” И-и, исереккә сәлам бирәләр димени. Исләре киттеме нәсыйхәтеңә? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|