ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 45 страница— Аттыр моннан!— дип аваз салдылар сәрхушлар, җан өшетеп. Җавапка мондый тупаслык көтмәгән әбинең өстенә үк диярлек тегеләрдән берсенең сасы сары какырыгы лачкылдап килеп төште. Бичараны карчыкны кулындагы ышаныч таягы тизрәк алга әйдәде. Әмма гомерен хезмәт юлында уздырган әбинең аяклары алдадылар, таеп киттеләр һәм ул яны белән асфальтка егылды. Бу вакыйгага шаһит булган Солтан, уйлап та тормастан, тизрәк килеп, аны күтәреп бастырды. Тегеләрнең берсе тагын да өстәп куйды: — Комы коелып беткән, әле һаман да өйрәткән була, карга!.. Бу сүзләрдән әбинең тез буыннары һәм куллары гына түгел, хәтта авызы белән ияге дә дер-дер килә иделәр. Әгәр Солтан аны култыгыннан ычкындырса, таралып кына китәчәк. Исерекләрдән исән-имин котылу өчен алар сүзсез генә бер ара юл уздылар. Һичнәрсәгә исе китмәгән кара һәм ак “Волга”лар әрле-бирле оча тордылар. Арырак кына “кызыл яка” үз рәхәтендә басып торган хәлендә калды. Әби, тукталып, ялкынсынган йөрәгенә ял бирде. Әмма Солтанны җибәрмәде, чытырдап ябышкан хәлендә: — И балам, рәхмәт инде, Ходай тәгалә ярдәменнән ташламасын,— дип теләк теләде.— Фатирым бар иде, менә шушылар төсле исерек күршем яндырды. Кыш уртасында урамда калдым. Гомерем буе Парахавайда эшләгән идем. Кырык биш ел бит, кырык биш ел. Көн дә менә шулай киләм дә, ишекләре саен йөрим. Ышандырмыйлар, бәбкәм, юк, диләр. Тиеш түгел, имеш. Бер башым бит мин. Аны кайларга илтеп салыйм. Документларым да янды шул. Пинсәме дә бирмиләр. Нигә килми бу үлем? Кайларда гына адашып йөри икән? Күмүчем дә булмас инде, этләр ашар микәнни?.. Шушы хәлендә бу әбине калдырып китсә, уңайсыз иде. Ятимлек газабын чиккән кешедән дә кадерсез зат юк инде дөнья йөзендә. — Әби, озатып куяргамы үзегезне? Солтанның соравы аңа кызык кебек тоелды, ахрысы, соңгы көннәрдә беренче тапкыр елмаюы булгангадыр, оялгандай итте. Шулай да кеткелдәп көләргә җыенды бугай, каһкаһа килеп алгандай иде. Әмма шунда ук тыны ябышты һәм, таяклы кулы белән күкрәген тотып, авыр сулышына ияртеп төкереген йотты. бераздан, тыны кайтып, әйтә куйды: — Кая озатырсың икән, бәбкәм? Кайтыр җирем юк шул. Менә, аякларымны язармын да, тагын тупсаларына барып басармын. Кабул итәрләр әле. Миңа бит күп кирәкми. Картлар йорты да җитә. Берәр урын бирмәсләрме икән? — Балаларың кая соң, әбекәй? — Балаларыммы? Ә, балаларым... Берсе— еракта, Кытай чигендә, әфисәр... Үз янына алып китәм ди дә, анда миңа ни калган? Туфрагым монда минем... — Ә кечесе? — Нәрсәнең кечесе? — Улыгызның, дим, әбекәй... — Анысы, бәбкәм, “бесбистим пропамши” атала. Марида урман кисә дигәннәр иде, агач баскандырмы, кайтып күренгәне юк. Ә олы улым, нәкъ синең төсле, баһадир гәүдәле, алтын укалы пагуннар тагып йөри. Менә, фотосы да бар... Хәзер... Сүзенең дәлиле өчен дип әби шунда кулын иске һәм затсыз пәлтәсенең түш кесәсенә тыга башлады. Солтан аны туктатырга бик теләсә дә, инде соң иде. — Гел генә дә үз янымда йөртәм. Янгыннан да алып калдым, күкрәгемә куеп яткан идем... И, балам, менә ул, бөртегем минем... Улының фотосын әби иреннәренә тидерде. Яратып үпкәндәй итте. Әмма Солтанга күрсәтергә онытып, үз урынына кире яшереп куйды. — Гел дә аерылмыйм улымнан... Алар тагын бераз бардылар. Аннары әби аны Мәгариф министрлыгының олы пыяла ишекләре ягына таба тартты. Алар, эчкә таба узып, Милли мәгариф институтының гаҗәеп җылы һәм тыныч, караңгы коридорына керделәр. Анда урындыклар да бар икән. Әби шунда барып утырды да: — Монда калып торыйм, төшке ашлары бетүгә, тагын ишекләре төбенә барып басармын, Алла боерса!— дип, Солтанның беләген ирекле итте. Җайсыз тавышлы бер ханымның: — Теге әби тагын монда кереп утырган инде, чәй эчертимме әллә үзен?— дигән сүзе ишетелеп калды. “Болар белешеп бетергәннәр икән, рәхмәт яугыры!”— Солтан шушы уе белән үз юлын дәвам итте. Министрлыкта булган сөйләшүнең җанга тәэсире инде сүлпәнләнгән, түрә каршында йомшарган акылы да хәзер ныгый төшкән иде инде. Институтта һәркем үз эше белән мәшгуль иделәр. Солтанның тормышында үзенчәлекле бер вакыйга булганлыгын уйларына да кертмичә, гадәтләренчә җылы исәнләшеп алдылар. Аның кайда йөргәнлеге, башында нинди ниятләре барлыгы әлегә һичкемне кызыксындырмады. Хәер, серләрен чишеп ташларга Солтан үзе дә ашыкмады. Әүвәле фәнни җитәкчесен көтәргә уйлады. Аңа барсын да сөйләп бирмичә торып, кем белән дә киңәшү итагатенә хилаф икәнлеген күңеле белән тоя иде ул. Бераз капкалап та алдылар. Хезмәттәш дусты Галим аны, гадәтенчә, хуш исле яфраклар салынып төнәтелгән татлы чәе, бал-шикәре, тәм-томы белән сыйлады. Матбугат мәкаләләре хакында әңгәмә корып, радиодан тапшырылган соңгы хәбәрләргә үзләренчә шәрехләр бирделәр. Ул арада бүлмәгә мөхтәрәм профессор Наил Фатыйхович килеп керде. Ат ялыдай калын һәм шома чәчләрен артка чөеп ташлап, эш торышын белешә башлады. Гыйльми шура утырышыннан кайткан икән. Бүлек эшенә югары бәя биргәннәр. Шунлыктан кәефе тагын да яхшы булып, күңел күтәрерлек ягымлы сүзләр сөйләде, аннан соң ишеккә таба борылды. Артыннан чыга барып, Солтан: — Рөхсәт итмәссезме, Наил Фатыйхович, сезгә кереп чыгарга?— дип үтенде ул, бер дә әллә нәрсә булмагандай. Шулай гадәти төстә сөйләшеп-киңәшеп алуны алдан ук ниятләп куйган иде. — Бер түгел, биш тапкыр да мөмкин. Йомышыгыз төшкән саен да ярый,— диде профессор, уенын чынга кушып. Бу аның көндәлек тормышта сөйләшү гадәте иде. Профессорның артыннан ук Солтан иярмәкче булды, әмма Наил Фатыйховичның бүтән хезмәткәрләр янына кереп, эшләренең торышын белешергә нияте барлыгын аңлагач, бу уеннан кире кайтты. Бушаганын түземсезлек белән көтте. Ишегенә берничә тапкыр килеп шакыды, әмма чакырып дәшүче булмады. Остазның Гыйльми шурадан алып кайткан кәефе бүлеккә таралып өлгергәнлектән, һәркемнең күңеле шат иде. Бары тик Солтан гына үз хәсрәте эчендә гизде. Бүлмәсенә кереп, эшенә тотынып карады, тик файдасы булмады. Күңелендә бүтән уйлар кайнау сәбәпле, зиһенен җыеп, бер ноктага төби алмады. Тәрәзәләргә кышкы кичнең тыгыз караңгылыгы капланып килә иде инде. Наил Фатыйхович тагын ишектән күренде һәм: — Солтан Габделҗәләй улының сүзе бар иде бугай?— дип гадәтенчә шаяртып алды.— Кереп чыкмассыз микән, Солтан әфәнде Кәримов, вакытыгыз булса, дигәнебез. — Әйе-әйе, Наил Фатыйхович... Рөхсәтегезгә күрә, керергәме соң әллә? Солтанның шаяртуы уңышлы барып чыкмады. Дөресрәге, аның сүзләренә игътибар итүче дә булмады. Профессорның киң өстәле төрле кәгазьләр һәм калын папкалар басымыннан сыгылып тора иде. Әмма Наил Фатыйхович алар артына барып утырмады, иркенәергә теләпме, төрле киңәшмәләрдә бүлек хезмәткәрләренең җыелыш кора торган озын өстәл янында урын алды. Ә Солтанга каршы яктан урындык тәкъдим итте. — Тыңлыйм сезне... Берәр кыенлыкка очрадыгызмы әллә? Йөзегездән шатлык билгеләре качкан. Наил Фатыйховичның миһербан иясе икәнлеген күрсәтүче үтә ягымлы карашыннан Солтанның күзләренә авырлык иңде, шунда, никтер кыенсынып, гаепле кеше төсле башын салындырды. Һәркемнең хәленә керә белү, ялгышларын гафу итү профессорның төп сыйфаты икәнлеген белеп алган хезмәткәрләрнең кайсыберләре, форсатны калдырмый, файдалану җаена керешә торган иделәр. Солтан үзе дә вакыты-вакыты белән аларга ияргәнен сизенеп ала, әмма тизрәк иманын яңартырга ашыга. Аннан соң, инде хезмәтләрне тапшыру таләп ителә башлагач, андыйлар: “Наил Фатыйхович артыгын таләп итә”,— дип зарланырга тотыналар һәм, үзләрен һәрвакыттагыча дөрескә чыгарып, канәгатьсезлек белдерүне гадәтләренә кертәләр иде. Бу ялкауларга аркаланып, ул арада профессорның дошманнары баш күтәрәләр. Ә фән дөньясында гыйльми принципларда каршылыклар гына түгел, шәхси дошманлык сөременә бирелүчеләр дә җитәрлек. Дошманнар дигәннән, кемнең юк инде алар. Әмма Наил Фатыйхович кебек кешенең булырга тиеш түгел иде сыман. Бәлки Солтанның үзенә генә шулай тоеладыр. Дөньялыкны гөнаһларсыз үтү мөмкинме соң? Шуның кебек, дошманнарсыз яшәү дә тынычлануга, саксызлыкка китерә торгандыр бәлки? Әмма фәнне оппонентларсыз алга үстереп булмый. Галимнәр мавыгучан шул алар. Шуңа да ялгышуларын сизенми дә калалар. Тагын шунысы да бар бит әле аның: фән үсә тора, кичә генә яңалык булып тоелганы бүген инде күптәнге хакыйкать төсен ала, иртәгә ул тагын да алгарак китә. Әмма гыйлем үзенең үткәне, ачышларының тарихыннан башка яши алмый. Болар гадәти хакыйкатьләр. — Әйе, Солтан Габделҗәләевич, сүзегез бар иде төсле? — Сүз, дип инде, киңәшер кешем булмагангадыр, Наил Фатыйхович, сезнең белән бүлешәсе иттем.— Солтан нәрсәдән башларга белмәде, төрле вариантларда, аркылысын буйга бутап, шушы әйткәннәрен кабатлады. Күңеле тулы борчылулар икәнлеген сиздерергә теләмәде. Профессор исә, ул арада түземсезләнеп, ансын-монсын уйлап өлгерде. Галимнәрнең, эштән гайре, гаиләсе дә бар бит әле, алар беләнме берәр хәл булган? Гомуми сүзләрне озак сөйләгәненнән соң гына Солтан әйтәсе фикер эзенә төште, конкретлыкка күчте. Сүзләре бер-бер артлы үзләре тәгәрәделәр. Ул бүген министрлыкка чакырылуын, анда Һарун Бариевичның ниләр әйткәнен бәян кылды. Әгәр музейга мөдир буларак күчкәндә, эшне оештырып алып китсә, профессорның бүлеге өчен дә уңайлыклар туачагын чын күңеленнән ышанып сөйләде. Теге дүрт машина хакында да, җитмәсә, хәтта ватылган йөк машинасы турындагы кыйссаны да теленә алды. Гыйльми шурадан кайтканнан бирле мондый баш катыргыч сүзне ишеткәне юклыктан, Наил Фатыйхович аптырабрак калды. Киң маңгаеның сырлары тагын да тирәнәйделәр, йөзенә борчылу сарылыгы йөгерде. Шушы вакытта: “Солтан улым, ни җитми инде бездә сиңа? Эшең— яхшы, урының— җылыда. Хәзер өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә ирештең. Докторлык диссертациясен язып, иң яшь галим буласы гына бит инде үзеңә. Ташла, андый тәкъдимнәр бик күп килер әле. Яхшырагын сайларсың”,— диясе килде. Шулай ук капылт кына әйтеп ташларга да теләмәде. Әңгәмәдәшләр арасында вакытлыча тынлык урнашты. Наил Фатыйховичны ничә тапкыр олы урыннарга, югары дәрәҗәләргә куярга теләп кыстадылар. Аңа ясалган тәкъдимнәрне башкалар биш куллап кабул итә тордылар. Әгәр искә ала китсә, бүгенге көндә ул инде мәртәбәле министр булып утырыр иде. Әмма фәнне ташлый алмады, калдырырга теләмәде. Ә Солтанга ни дия ала? Ул аны ничә тапкыр андый адымнан саклап калган иде бит инде. Элек тыңлаучан иде. Хәзер? Менә бит аны нинди олы перспектива көтә! Бу юлы Наил Фатыйхович ныклы карага килә алмады. Яңа урында Солтанның бәхете бәлки әле тагын да гөрләп чәчәк ата башлар? Яшь бит ул. Канатларына ныгу кирәк. Ә музейда мөдирлек аңа нәкъ менә шул мәйданны бирәчәк түгелме? Кешеләр белән тагын да тыгызрак аралашып, түрәләр тирәсендә йөреп, аларның һәр сүзенең дә дөрес һәм мәгънәле түгеллеген төшенә башлар. Әмма фән? Аңа да егәрле затлар, чын күңелдән җигелеп эшләүчеләр кирәк. Солтан моңа кадәр үзен нәкъ шундый кешеләрнең берсе итеп күрсәткәндәй иде. Дөрес, таркаулык, тема артыннан куу, берсен башлап, тәмам эченә кереп китәсе урынга, аны өстән генә тикшереп, тиз арада төгәлләп, икенчесенә алыну кебек йомшаклыкларын профессор күреп-сизенеп, мөмкин кадәр туры юлга кайтарырга тырыша торган иде. Кая ашкына егет? Бу сыйфатларын яшьлек хаталарына санап, гафу да итә, ашыкмаска киңәшләрен дә бирә иде Наил Фатыйхович. Күр инде, эшләр кая таба китеп баралар... Заманасы башка төрле шул, заманасы. Фәннең кирәклеге-юклыгы мәсьәләсендә бәхәс була алмый, әмма соңгы айларда гына ничәмә-ничә фәнни-тикшеренү институты ябылды, күпме галимнәрне, югары квалификацияле инженерларны базарларга чыгарып “түктеләр”. Иртәгә шундый ук хәл Наил Фатыйхович һәм ул эшләгән институт өстеннән каток кебек таптап, тигезләп үтмәс дип кем әйтә ала? — Мин күптән нидер сизенә, сезне күреп алырлар да, төрле тәкъдимнәр белән башыгызны катыра башларлар дип уйлый, шул көннең килүеннән курка идем,— дип профессор сүзгә керешеп, күптән болай борчылмагандыр, бераз кайнарланып сөйләп тә алды.— Тәкъдимнәрен кабул да иткәнсездер әле. Әмма ышанмыйм, ул кадәр машиналары бармы икән ул Әдәби музейның?.. Хәер, хикмәте анда да түгел, бүтәндә! Фән өчен дәвамчылык, традицияләрне югалтмыйча, башланган эшне ахырына җиткерү, лаеклы алмаш үстерү... Аңлыйсыз булыр... Фән үсеше даими алып барылсын дисәк, зур хаталардан саклану, аларга юл куймау, юнәлешне югалтмау тиешле. Галимнәр бер көн эчендә, нинди генә талантлы кеше булмасыннар, тумыйлар да үсмиләр шул... Фән кешесен еллар буе игътибар күзе астында тәрбияләргә, әйтер идем, барлыкка китерергә кирәк. Әгәр дә традицияләр сакланмаса, элекке казанышларга әһәмият бирелмәсә, ә тагын да дөресрәге, лаеклы алмаш хәзерләнмәсә... Инде ныгып кына килә башлаган сезнең кебек яшь кадрлар... Әйе-әйе, яшьләр читкә кача башласалар, фәннең киләчәге бар дип ничек уйларга мөмкин?.. Наил Фатыйховичның чын мәгънәсендә аталар кебек борчылуы иде бу. Институт җитәкчелеге алдында соңгы вакытларда ул берничә тапкырлар нәкъ менә шушы мәсьәләләрне күтәрде. Галимнәргә, бигрәк тә яңа калкынып килүче яшь һәм ышанычлы буынга иҗтимагый яктан яклау хөкүмәт тарафыннан булырга тиешлеген катгый дәлилләр белән раслап матбугатта да чыгышлар ясады. Боларга җавап итеп, институтта соңгы елда гына да кискен үзгәрешләр күренде. Фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү дисеңме, техник ярдәмче чаралар кертелү дисеңме, башкасымы— болар барсы да профессорны куандыра иделәр. Иң кирәге, институтның ишегенә аркылы такта кактырмауда беренчеләрдән булып ул тырышты. Азмы болар? Әмма ул, үз ягыннан, болар белән генә канәгатьләнә алмый, гыйльми эзләнүләр өчен мәйданнар киңрәк ачылуны таләп итәргә әзер, әйе, бүген дә әзер. — Урын күчүегез миңа бер дә ошамый, ныклап уйланган гамәл дип әйтә алмыйм... Наил Фатыйхович менә шушы мәлдә кабинетыннан Солтанны сөреп чыгарырлык дәрәҗәгә килгән иде. Гүяки ул хәзер үк күтәрелеп, кызулык белән укучысының якасыннан алачак: “Йөрмә әле, энем, баш бутап!“— дип ишектән озатачак һәм дөрес тә эшләячәк иде. Әмма замананың четерекле булуын искәреп, алай итүне кирәксенмәде. “Бәлки егеткә бәхет елмайгандыр? Иртәгә замана үзгәрер әле дип булмый. Дөньялар утырганчы, тәртипкә кергәнче шул музейда мөдир булып эшләп торсын. Аннары кире кайтарырбыз!”— дигән фикергә дә килде. Тик канәгатьсезлеге китмәде. Солтан өчен бу минутларда җитәкчесе Наил Фатыйхович кызганыч кебек тоелды. Әгәр дә тәкъдим ителгән урынга күчсә, профессор нигәдер ятим калыр төсле иде аңа. Әмма мөдирлектән баш тартуы да ахмаклык булыр сыман. Аның бит үсәсе килә, үсәсе! Нигә җитәкчесе шуны да аңламый. Әллә соң үсүен теләмиме? Булыр да! Шунда Солтан үзен ике ут арасында калгандай тойды. Министрлык тәкъдимен санга сукмаса, аңа әле кайчан шушылай офык ачылыр? Нигә бу хакта уйламый Наил Фатыйхович? Нигә аны үстерәсе килми? Солтан урынында башка берәү булса, ул аңарга шушылай киртә булыр идеме? Институтка, бүлеккә килүчеләр, озак еллар эшләгәннән соң китеп баручылар моңа кадәр аз булмады. Кайсысының үсешенә, канатланып очуына Наил Фатыйхович киртә булды? Юк! Андый вакыйганы Солтан хәтерләми. Ә менә нәкъ менә аңа, аның карьерасына ни өчен каршы килә? Бу хәл беренче тапкыр гына түгел бит! Әгәр дә институттан китсә, фәннән аерылды дигән сүз. Солтан бу хакта да уйланмады түгел. Гыйльми эзләнүләр өчен табигый сәләт һәм тырышлыктан гайре җитди фәнни мөхитнең булуы шарт. Моны күпләр исләреннән чыгаралар, шул сәбәпле каты ялгышалар. Гыйльми даирәнең никадәр киң һәм күп кырлы булуы фәнни ачышларның да тирәнлеген тәэмин итә. — Ярар, киңәшемне тотмасыгызны беләм. Шулай да мин сезгә, турысын әйтим, Солтан Габделҗәләевич, киләчәктә менә шушы бүлегебезне җитәкләрсез дип өметләнеп, хәтта ышанып ук тора идем. Профессорның бу сүзләре күңел түрендә төрле уйларын кузгатса да, Солтанның акылын ныгыта алмады. Ул чын мәгънәсендә киреләнә башлады. Аны гүя алыштырып куйганнар, йөрәгенә карьерист җене кереп ояларга өлгергән иде. Шунлыктан бу юлы Наил Фатыйховичның сүзләренә үртәлеп куйды. Тагын да ничә еллар үсү мөмкинлеге чыгу өметендә калыйммыни дигәндәй аңарга кырыс караш ташлады. Болай да монда карьера агачының очы түшәмгә менеп тиде, терәлде түгелме соң? Чакырылган урынга китсә, үзе күз, үзе каш булачак. Берәр нәрсә язарга туры килсә, сәркәтибен чакырып алыр да әмерен бирер, әйтеп кенә барыр. Ул арада машинкада бастырып, әзерләп үк кертеп тә бирәчәкләр. Теләсәң, роман әвәләп ташла, теләсәң— фәнни монография!.. Менә рәхәт, менә җәннәт... Монда калса, һаман да кулдан язып, машинкада бастырырга чиратын көтеп гомере узачак. Ул компьютерлар хакында сөйлиләр дә бит, кайчан була әле алар. Имеш, персональ, һәр галим өстәленә куелачаклар. Белмим, ун-егерме елсыз тәтерме икән? Фикер үлчәвенең авыр тәлинкәләре әле бер яка, әле икенчесенә авышып, Солтанны тәмам алҗыткан һәм тоемын адаштырган иде. Алтын таулары ук булмаса да, түрәнең аңа күп нәрсәләр вәгъдә итүе, әлбәттә, тормыш юлы шул якка борылу өчен бер этәргеч хезмәтен башкарды. Әгәр дә ялындыра калса, тагын да файдага булмас идеме? Юктыр. Изге урын буш тормас. Бер яктан, заманасы, икенче яктан, карьера, үсеш... Наил Фатыйхович белән киңәшүенең нәтиҗәсе шуңа килеп терәлде: әгәр дә Солтанның нияте бар икән, аны монда тотып кала алмаячак икән ул. Яңа урынын ошатмаса, теләсә кайсы вакытта кире әйләнеп кайта алачак, аны ике куллап кабул итәчәкләр. Бу турыда шикләнмәсен! — Гаиләгез белән сөйләштегезме соң? Нәрсә диярләр? Минем сүземне ишеттегез, кабатлануның кирәге юк. Шулай да... Тагын бер кат уйлап карасагыз, начар булмас...— Наил Фатыйховичның кәефе кырылган, күңеле какшап өлгергән иде. Солтанны ул акыллы дип белде һәм шушылай чит ояга бик җиңел генә күңел салачагын көтмәде. Сатылу бит бу, чыннан да сатылу! Акылсызлык! — Вакыт аз шул... Солтанга акланмый мөмкин түгел иде. Профессорның кәефе кырылганлыгын һәм бу минутта нәрсәләр уйларга мөмкин икәнлеген ул күз алдына бик дөрес китерде. Ничә еллар остазының кул астында эшләү чорында ниндилеген һәм кемлеген танып белергә генә тиеш иде инде. — Җавабын кайчан бирергә куштылар соң? — Иртәгә, иртәнге сигездә үк килеп әйтергә... Солтанның бу сүзләрен ишетүгә, Наил Фатыйхович бөтенләй үк аптырап калды. Мондый ашыгычлык сәбәпсез генә булмый. Аның артында бер-бер хикмәт ятарга мөмкин. Яхшы тәкъдим булу, перспектива очрагында да уйланырга, ниятләнергә һич югы бер ай вакыт бирәләр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|