ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 46 страница— Ә ни өчен шушы кадәр ашыгыч? Уңны-сулны үлчәп тормастан? Солтан Габделҗәләевич, һич югы бер атна кирәк, һич югы... Сезнең өчен зур адым бит бу, юлдан борылып китү. Юк, мин килешмәс идем... Нигә ашыгырга? Наил Фатыйховичның сораулы гына түгел, үтенечле карашы Солтанны сагайтырга тиеш иде. Чыннан да, дөрес бит. Әмма укучысының кирелеге һәм хыялый натурасы моңа мөмкинлек бирмәде. Инде очып китәргә дип күңеле дә канатларын киң җәяргә өлгергән. — Ашыктыралар шул, Әдәби музей инде ике айдан артык хуҗасыз тора, диләр. Коллективларында, имеш, үзара тарткалашу, урын бүлешү башланырга мөмкин. Солтан шулай диде дә диюен, әмма күңелен бүтән бер сорау корты ашады: әгәр дә бу изге урынга башка берәүне табып куйсалар, син сузып йөргән арада? Соңыннан үкенерсең, әмма эш узган булыр, тешләргә терсәгеңә буең җитмәс. Канатыңның сынуы да шул булыр! — Үзең нәрсә дип уйлыйсыз соң? Наил Фатыйховичның бу үтә дә туры соравына җавап бирер өчен Солтанның теле кодрәт таба алмады. Ул чынлыкта мөдир булып китү тәкъдимен кулайрак күрә, шулай да бераз шиге бар: анда аны ниләр көткәне билгесез. Аннан соң, монысы да бар бит әле аның, остазының үпкәләве, дөрес аңламавы мөмкин. Бу да карьерист булып чыкты түгелме, фәннең авыр йөгеннән курыкты бу дип уйласа? Моңа кадәр дә, кайвакыт, яшьләрнең хезмәтләре белән танышкач, фикер алышу барганда: “Эшнең җитлегүен көтик, җиңел юлга кереп китмәгәнме?”,— дип тәнкыйтьли, мәсьәләнең өстән генә тикшерелгән булуына ачына торган иде. Ә Солтанның язмаларын караганда, бүлектә тикшерүгә кадәр китереп җиткергәнче ничә кат төзәттерә, яңадан-яңа сораулар куя, мәсьәләләрнең төгәл һәм дөрес чишелешен эзләтә иде. Шунлыктан, әгәр дә остазы алдан танышып, хупланган хезмәте икән, югары бәя ала, ә юк исә, бүтәннәрне аптырашта калдыра торган иде. Наил Фатыйхович махсус рәвештә Солтанны вакыты-вакыты белән утка яки суга ташландыра, чирканчык алдырырга да маһир булды. Бер мәртәбә авызың пешкәч, икенчесендә өреп кабасың, диләр. Остаз менә шушы рәвешле өреп кабарга өйрәтә, кеше холкын яхшы белеп эш итә, үзенә кирәктә һәркемне диварга китереп тери ала иде. Аның белән ризалашмыйча йөргән теләсә кем авыр хәлгә калырга мөмкин. Шунлыктан профессорны хәтта мәкерле һәм астыртын дип уйлаучылар да бар. Хәер, Наил Фатыйхович андый дошманнарын бик тиз танып ала, аларны үзеннән тиз арада читләштерергә тырыша, гафу да итә белә. Тиешле чагында аталарча киңәш бирүләре, кирәгендә таләпчәнлекне арттырып, дөрес юлга кертүе, ә кайвакыт һәммәсенә күз йомгандай үз-үзен тотышы— болары тормышны яхшы белүеннән генә түгел, бәлки кешесенә карап эш йөртү сәләтенә ия булуыннан, акыл камиллегеннән дә килә иде, билгеле. Ә менә бүген Солтан белән сөйләшкәндә аның да гомергә беренче тапкыр диярлек фикере томаланды. Укучысының әллә канат чыгаруы белән килештеме, әллә инде үзенчә яшәп алып, егетнең холкы утырып җитсенгәме шулай итте. Актан да, кардан да кистереп әйтмәде. Шулай да бүлектә калып, фәнни эшен дәвам итүен бу очракта кулайрак дигән рәвештә үз сүзен белдереп куйды. — Ярар, нишлисең бит... Гаиләгездә киңәшеп карагыз. Заманына күрә кызыклы гына тәкъдим инде. Язмыштан узмыш юктыр. Шулай да, шулай да... Алда фәнне зур киләчәк көтә. Бу хакта да онытырга ярамый!— диде. Бу сүзләрендә профессорның Солтанга үпкәләвен сизәргә мөмкин иде. Әмма Кәбиров аларны кисәтү буларак кына кабул итте, хәтта фәнни фанатизм галәмәте дип уйларга да базды. Укучысының ялгыш адымын бу юлы остазы дөресли алмады. Солтан чыгып китүгә, профессор боегып калды. Еллар буе берәмтекләп диярлек тупланган һәм эшкә сәләтле, мин-минлектән азат булган коллективын таркатасы килмәде. Анда һәркемнең үз урыны бар. Берсе икенчесенең холкына җайлашкан, һәркайсының фикер куәтен, юнәлешен яхшы белә. Килеп чыга торган авырлыклардан да андыйлар белән бергә-бергә котылуы җиңел. Таянырлык кешеләр. Әгәр дә бүген Солтан китеп барса, иртәгә башканы үз артыннан тартачак. Заманасы бер дә ышанычлы түгел шул. Фән өлкәсендә көч бик күп таләп ителә, һаман бер чокырны, дигәндәй, казый-казый, күпме нерв түгелә, күңелдәге сабырлык диңгезенең кайвакыт бер генә йотым суы да калмый. Араларына җил очы үтеп керә алмас дуслар да хәтта, ни хикмәт, мондый вакытларда кан дошманнарга әвереләләр. Ышанычлы укучысын бөтенләйгә югалтуы кебек тоелды бу хәлләр Наил Фатыйховичка. Гүяки Солтан Кәбиров монда мәңге әйләнеп кайтмаячак. Яңа эшенең тәмен белеп алачак та фәнни эзләнүләрнең газабын онытачак. Гыйлем дөньясыннан бер аерылдыңмы, яшәешнең бүтән рәхәтлекләре белән очрашасың, аннары адашасың шул. Һай, Солтан, Солтан... Галим булып яратылган кеше түгел идеңмени соң син? Белмисең генә. Сагынырсың әле. Фәннән шактый читтә торып та гыйльми дәрәҗәләр алучылар бар, анысы. Әмма алар башка, ачыш ясаучылар түгел, бәлки популяризаторлар. Наил Фатыйхович ул көнне эш сәгате беткәч тә озак утырды. Ышанычы саналган укучысының бу адымын әле битәрләде, әле үз күңелен юатып маташты. Әмма аңарга иңгән авырлык һәм үпкә хисе болар белән генә юылып ташланмады. Кулына телефон трубкасын алып, кемгәдер шалтыратырга теләп, тәгәрмәчен боргалый башлады. Тагын тукталды, өзек-өзек авазларга оеп калды, аппаратны басып, кулына язмалар тотып, алайга-болайга әйләндерде. Күңеле кузгалганлык сәбәпле акылы эштән баш тартты. — Әйе, кошлар, канат чыгаруга, җылы якка очу ягын карый башлыйлар! Бу фикере аңа бераз тынычлану китерде. Ул арада телефон үзе шалтырады. Янында гына утырса да, алырга ашыкмады. Инде йөгерә башларга әзер булган аппарат кинәт кенә буылды. Ишектән шунда ук диярлек сәркәтип ханым күренде, ашыгып сөйли иде: — Наил Фатыйхович, дирекциядән, директор... Ризван Хафизович! Бу сүзләрне ишеткәч, артык кабаланмыйча гына профессор телефонны күтәрде, тонык тавыш белән: — Әйе, мин тыңлыйм...— дип, сүзләрен сузыбрак әйтте.— Юк-юк, авырмыйм, авырып китмәдем, арылганлыктан шулай. Сәркәтип ханым кышкы киеменнән иде. Хушлашып кайтып китте. Директор, шактый тәфсилләп сораштыра-сораштыра, мөдиргә аңлатмалар һәм күрсәтмәләр бирде. Килешергә тиешлеген төшендерде. Наил Фатыйхович исә кадрларны саклау кирәклеген, җиңел кулдан гына ризалашу ярамаганлыгын белдерергә алынса да, Ризван Хафизовичның боларны ук тыңлап торырга теләгендә юк икәнлеге аңлашылды, шунда кызулана барган әңгәмәләре өзелде. Профессор, телефон трубкасын урынына куйгач, тынычланып калгандай булды. Инде эш сәгате күптән чыгарга өлгергән, өенә җыенырга да вакыт иде. Бүген кич ул дустының еллыгына барырга тиеш, былтыр, кинәттән, йөрәк тотылудан вафат Сәгыйрь Сабитов гаиләсе белән озак еллар гәпләшеп яшәүләре сәбәпле, бу югалтуын да авыр кичергән иде. Кайтасы, барып җитәселәре дә бар бит. Ашыгырга тиеш. Әмма Наил Фатыйхович һаман да кузгалып китә алмады. Ул арада, эш көне ахырында гадәт буенча һәрвакыт шулай, кичләрен дә күпкә соңга калып эшләүче, бүлекнең иң өлкән хезмәткәрләреннән булган олпатлы Сабир Кәшфиевич ишек какты. Рөхсәтне көтеп тә тормыйча, калач кебек түгәрәк йөзен балкытып, җитез адымнар белән узып, түргә керде, гадәтләнгән урындыгына якынлашты. Утырып җитмәстән: — Берәр борчуыгыз бармы әллә, кәефегез кырылган кебек?..— дип җай гына сорап куйды. Сабир Кәшфиевичнең кешелеклегенә хәйран калырлык иде. Әмма фәндә генә җитди адымнар ясап, кирәгенчә өлгерлек күрсәтә алмыйча, заманына күрә дөньялар шаулатырлык гыйльми мәсьәләләрне мәйданга чыгару бәхетенә ирешмәде ул. Эшләре, нинди генә кызыклы булмасыннар, һаман күләгәдә кала бирәләр. Әллә оялчанлыгы комачаулый, әллә инде артыгы белән икеләнүчән? Әле берничә көннәр генә элек, бүлектә тәмамлаган хезмәтләрне китап нәшриятында бастыруга мөмкинлек ачылгач та, үзенең эшен тәкъдим итәсе урынга, тотты да яшьләргә юл куйды. “Хезмәтегез җитлеккән, мин аны бирү ягында”,— дип Наил Фатыйхович махсус, алдан, җыелышка кадәр чакыртып, үз ягыннан үгетләп караса да, ул: “Бетеп җитмәгән төсле, быелга калдырып торыйк”,— диде. Берничә кат гозерләнеп үтенүнең дә файдасы тимәде. Ни хикмәт, шунда да Сабир Кәшфиевич: “Яшьләрнең үсәсе бар, ә мин үземнең дәрәҗәм белән канәгать”,— дип әйтеп алды. Бу аның сүзләре кешегә ярарга тырышуыннанмы, әллә ялгышуыннан киләме, бер-бер хаталанудан куркуы идеме, белмәссең. — Солтан Габделҗәләевич хакында хәбәрдарсыздыр инде? Профессор, һичнәрсәне аңлатып тормастан, хезмәттәшенә шушы сорауны бирде. Кем-кем, әмма Сабир Кәшфиевич бүлектәге һәр шылт иткән тавышны да алдан ишетеп, вакытыннан элек шул мәсьәләдә борчыла башлый, мөдиргә җиткерүне бурычы дип саный иде. Бу очракта гына ул ышанычны акламады. Ярым пеләшләнеп килгән башындагы калдык чәчләрен артка сыпырды. Андагы бала йоннары үрә торгандай булды. Ачык һәм тулы йөзе сулды. Кулы йөрәк турысына таба сузылып, уынгалап алды. — Бер-бер хәл юктыр бит? Бүген көне буе диярлек эштә дә күренмәде. Уйлаган идем аны... Сабир Кәшфиевич фантазиягә бирелә торган кешеләрдән түгел. Монда да хыялы тарлыгы үзен сиздерде. Әмма Наил Фатыйхович, сүзне озынга җибәрмичә, хәлне аңлатып та бирде: — Солтан Габделҗәләевичны мөдир итмәкчеләр... Бу яңалык Сабир Кәшфиевичны да аяктан егардай иде. Шунда Наил Фатыйхович: “Бу дөнья ничек гаделсез”,— дип уйлап куйды.— Әдәби музейга мөдирлек менә кемгә тиеш иде, Сабир Кәшфиевичка. Урыны да, кешесе дә шушы. Һәр адымын үлчәп, аз гына ялгыштымы, турылап йөри торган, вакытлы уңайсызлыкларга очраганда да, тавыш куптармыйча, ни бар, шуңа күнүче олпат затлар барында, Солтан Кәбиров кебек әле холыкта утырырга өлгермәгән, тормышта авырлыкларны сикереп кенә узучы яшьләрне анда күтәрәләр димени?” Әмма профессор бу юлы ялгышты, Сабир Кәшфиевичның башына тай типмәгән, шушы яшенә җитеп, ияләнгән урыныннан күчәчәкме соң ул? Юк, моның өчен Солтан кебек утка ташланучы, суга сикерүче дә булу кирәк. Хәтта инде, яшьлектәге юләрлекнең нәрсә икәнлеген аңлап җитешмәгән булуың кирәк. Егет була алу! — Кайда инде? Кем урынына? Сабир Кәшфиевич бу очракта институт эчендәге көтелергә мөмкин саналган үзгәрешләрне күздә тота иде. — Әдәби музейга... — Үзе әйттеме әллә?— дип, тәмам аптырап калды Сабир Кәшфиевич. Ул әлегә һичнәрсә турында да уйлый алмый иде. Ишеткән яңалыгы аның кәефен җибәрде, акылын хәйран итте. Профессор исә сүзен дәвам итте: — Әйе, кереп чыкты. Бик атлыгып торган төсле күренә. Сүзендә икеләнүе барлыгын да сиздерде, анысы. Әмма китәргә дигән карарга килеп өлгергән инде.— Наил Фатыйхович моның нәкъ шулай икәнлегенә инде төшенгән иде.— Директор, Ризван Хафизович, яңа гына шалтыратты. Министрлар кабинетында, иптәш Гатауллинның үзе янында булган. Сезнең бүлектән Солтан Кәбиров хакында сораштылар, ди. Мактаудан артык сүз әйтмәгән. Ул да ризалыгын биргәч, без нишли алабыз? — Алдан әйтмәде шул үзе дә. Астыртын, сиздерми генә йөргән икән. Мондый эш бер көн эчендә генә хәл ителми, югыйсә...— Бу сүзләрендә Сабир Кәшфиевич хаклы иде. Әмма профессор аның белән килешмәде: — Үзе дә бүген генә белгән. Чакыртканнар да әйткәннәр,— диде. Сабир Кәшфиевич моның белән һич килешергә теләмәде: — Юктыр,— диде.— Мин инде үзем андый имеш-мимешне ишетергә өлгергән идем. Ахун Садриевичны беләсез, университет доценты, язучы, бер айлар чамасы элек, урамда очрагач, аның хакында анысын-монысын сораштырып торды. Укучысының нинди галим булып җитешүе белән кызыксынадыр дигән идем дә, юк икән, Солтан Кәбировны мөдирлеккә тәкъдим итәргә теләге барлыгын да әйтте. Әдәби музейны җитәкләрлек лаеклы кандидатура табуны аңа йөкләгән булганнар. Малае министрлыкта эшли, Камил Ахунович. Дөресрәге, бу эш аның улына кушылгандыр инде, ә Ахун Садриевич, әлбәттә, булышлык күрсәтергә алынган. Табигый хәл... Хәбәрен белдергәндә ашыгып-ашыгып сөйләгән һәм үзенең акыллы булуын уйлап кәефле генә елмаеп-елмаеп алгалаган Сабир Кәшфиевичның сүзләрендә хаклык бар һәм ярылып та ята иде. Әмма Ахун Садриевичның элегрәк Наил Фатыйхович белән бу хакта киңәшмәве бераз сәеррәк. Бәлки докторлык диссертациясе темасын теге вакытта кире боруда профессорның да катнашы барлыгын хәтерендә тоткандыр да, үпкәсе сакланып, шул сәбәп белән Наил Фатыйховичны күреп сөйләшәсе итмәгәндер, башкача булмас! Кешеләрнең нәрсә уйларга мөмкинлеген төшенергә һәм бәяләргә өйрәнгән, бу хакта том-том китап язарлык нечкә холыкчы Сабир Кәшфиевич, арада урнашкан тынлыкны тиз арада бозып: — Ул үзе, Ахун Садриевичны әйтәм, сезне дә сорап кергәләгән иде бүген. Мөгаен киңәшеп алуны кирәксенгәндер. Сез һаман да җыелыштан җыелышта, командировкадан командировкада булдыгыз,— диде. Аның һичбер сәбәпсез Ахун Садриевичны якларга алынуы бераз сәер тоелса да, Наил Фатыйхович шулайдыр дигәндәй баш какты. Әмма әйтеп тә куйды: — Телефонымны белә, һич югы шалтыратып белдерер иде. Профессорның хаклы булуы Ахун Садриевичны якларга алынган Сабир Кәшфиевичне кыен хәлдә калдырды. Чынлыкта ул аны акламый, бәлки үзенең дә, Солтан Кәримов кандидатурасын Әдәби музейга мөдирлеккә тәкъдим итү хакында сүзләр баруын белә торып, бу хакта Наил Фатыйховичка вакытында әйтмәвен яшерергә тырыша иде. Әмма сөйләшү һаман бер үзәнгә әйләнеп кайтканлыктан, бу юлы профессордан гафу сорарга мәҗбүр булды: — Гаеп миндә дә бар инде, хәбәрдар идем, дигәнем, онытылган шул, кичерә күрегез... Наил Фатыйховичның үз укучыларына карата артыгы белән ярдәмчеллек күрсәтүе, таләпчән булуы аның өчен яхшы мәгълүм иде. Шулай да Сабир Кәшфиевичнең бер нәрсә белән һич тә килешәсе килми: артыгы белән иркәли ул аларны, артыгы белән... Җае килгән саен үстерә, мактап кына тора. Тел-теш, җил-су тидерттерми. Берәрсе тәнкыйтьләргә алынса, үзен битәрләгән төсле кабул итә. Ә алар, укучылары, аның хакында уйлап та карамыйлар. Үзләрен әллә кемгә санап, масаеп йөриләр. Һаман-һаман барча урында да шулай җиңелгә килер, остазлары ташламас дип уйлыйлар һәм каты ялгышалар. Бүлектә күпме андыйлар эшләп киттеләр. Канат чыгарырга өлгермичә очарга тотыналар да егылышып төшәләр. Профессорның кул астында эшләүче унбиш галим арасында Солтан Кәримов остазыннан аерылмаган укучыларыннан ике кешенең берсе иде. Менә шушы көннәрдә генә Наил Фатыйхович аңа бик уңышлы теманы юллап диярлек үк алды, Гыйльми шурада ул теманың актуальлеген ничә тапкырлар раслап чыкты. Аны бары тик шул Солтан Кәбиров өчен генә эшләде. Ул тема докторлык диссертациясенә илтүче туры юл иде. Моны профессор үзе дә бүлек хезмәткәрләреннән яшермәде. Алдан ук аларның көнчелеген сүндереп, дошманлыкларын бетерүне кирәксенде. Әйе, Солтан Кәбировның бәхете бар иде. Эшләре җырлап кына тәгәри иде. Телефон шалтырады. Наил Фатыйховичның хатыны икән, мишәрләрчә усаллык һәм тәвәккәллек белән профессорны битәрләп ташлады. Тизрәк кайтып җитәргә боерды, юкса ашка соңга каласылар иде. Кеше алдында яхшы түгеллеген белдерде. — Онытмадым, онытмадым... Хәзер... Эшләр бар иде әле. Ярар, ярар, дим, калдырам. Киенәм дә китәм... Сүзләре шунда өзелүгә, Наил Фатыйхович урыныннан кузгалды. Ишек янындагы кием элгеченнән киң якалы, яхшы тукымадан тегелгән пәлтәсен алды. Кияргә ярдәмен тәкъдим итү өчен үрсәләнгән Сабир Кәшфиевичка мөмкинлек бирмичә, төймәли үк башлады. Куе кара озын чәчле мөхтәрәм ашына затлы профессор папахасы, култыгына кара күн папкасы күтәрелде. Ишектән чыгарга килгәндә генә, Сабир Кәшфиевич үрсәләнеп: — Ничек хәл иттегез соң, Наил Фатыйхович?— дип сорады. Профессорның нәрсә уйлаганы аның өчен әлбәттә әһәмиятле иде. Шунда Наил Фатыйхович, гүяки берни булмагандай: — Үзенә карый инде. Әгәр дә туктатсак, безне гаепләве бар. Кем белә, бәлки иртәгә институтны ябып та куюлары мөмкин...— диде, шуның бу турыда сүзен бетермәкче булды. Әмма боларны ишетүгә, Сабир Кәшфиевич тәмам аптырашта калды. Ишектән чыгып китәргә теләмәвен сиздерде, җавап бирегез дигәндәй кистереп сорады: — Ничек, әллә шундый имеш-мимешләр дә йөриме? — Юк, болай гына әйтүем,— диде профессор, Сабир Кәшфиевичны тынычландырырга ашыгып.— Заманасы катлаулы шул, заманасы. Әмма безнең институтның дәрәҗәсе көннән-көнгә арта гына бара дияр идем мин. Болай, сүз арасында гына килеп чыкты инде. Ни әйтергә белмәгәннәнме шунда?.. Борчылмагыз, бер дә андый сүзнең ишетелгәне юк. Әмма... Үзегез дә беләсез, замананы бит, заманы!.. — Тфү-тфү, диегез, Наил Фатыйхович,— диде Сабир Кәшфиевич, инде кабинеттан чыгарга теләге туып, ишеккә таба китеп. Ул элекләрне дә, күңеленә хуш килгән-килмәгән хәбәрләрдән соң, гадәте буенча шулай төкеренгәли иде. Үзен заманында төпле марксист итеп күрсәтсә дә, хәтта партия бюросының әгъзасы, аннары озак еллар җитәкчесе булганда да мондый хорафи гамәлләре вакыты-вакыты белән калкып чыга торган иделәр. Хәзер дә шул ук гадәтләре белән яшәп калды. Яңа заман килсә дә, Сабир Кәшфиевич кебек гамәлдә һәм сүздә үлчәмле затларны үзгәртергә тиз генә мөмкинме? Заман түгел, дәвер үзе килгәндә дә моңарга көче җитмәячәк. Чөнки дөньялыкның терәге нәкъ менә шушындый затларда. Ә ашкынучылар, тынгысызлар, туктаусыз ашыгучылар исә— яшәешне алга илтүчеләр, тормышның хәрәкәтләндерүче көчләре алар, терәге түгел. Җимерүчеләре, үзгәртүчеләре. Аларның беренчеләре җәмгыять эчендә күбәеп китсә — торгынлык урнаша, икенчеләре артса — буталыш башлана. Аларны баланста тоту кирәк. Ә Солтан Кәримовның бүлектән китүе, җәмгыятьнең шушы күзәнәгендә, әгәр дә төптәнрәк уйлап карасаң, чыннан да торгынлык тудырырга мөмкин иде.
Остазыннан чыкканнан соң, Солтан, ике дә уйлап тормыйча, башында нинди уйлар кайнаганын иптәшләренә чиште дә бирде. Фикердәшләре яшьләр булганлыктан, алар, аның яңа урынга күчү хакында ишетүгә, карарын хуплап каршы алдылар. “Дөрес эшлисең, мондый мөмкинлекне файдаланмыйлар димени? Без икеләнеп калмас идек әле”,— дип, аны ниятендә ныгытып өлгерделәр. Ул, өенә кайтканда, бу хакта тагын бер кат уйланып, дусларының сүзен дөрескә чыгарды. Иртәгә иртәнге сәгать сигезгә барып җитәргә һәм ризалыгын бирергә булды. Хатынына да ниятен икеләнүсез белдерде. Ул да каршы килмәде: — Гомерең буе фән коесын энә белән казып, төбеннән энҗе эзләрсеңме?— диде, институтта ничә еллар эшләп тә әллә ни уңыш казана алмавын, тормышларының авыр баруын искәртте. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|