ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 48 страница— Юк, нигәдер кирәк тапмадым. Чакырып йөдәтсәләр дә, фәнни эшне өстенрәк күргәнмендер инде. Солтанның аклануы аңа бер дә ошамадымы. Әллә соравына бик тиз генә мондый җавап ишетермен дип көтмәгән идеме, Хәниф Максутович кашларын җыерып алды. Дәүләткә баш булудан тоталитар режимны оештырган коммунистлар куылса да, илдә демократик мөнәсәбәтләр ныгып урнашырга өлгерде дияргә ярамый шул. Менә хәзер, бүгенге көндә һәммәсе дә пролетариат диктатурасы исеменнән алып барылган коммунистлар башбаштаклыгы дәверен ачулансалар да, Гатауллин кебек түрәләр үз чорларында комсомол һәм коммунист булып, карьерага ирешкән кешеләр иде. Ярый әле Солтан җайлы-җайсыз сүз ычкындырмады. Башы бетәсе иде. Кычкырып әйтмәсә дә, Хәниф Максутовичның аңа бәяләмәсе инде әзер иде. Бу “яшь иптәш” әлегә чыннан да чарланмаган, әмма музейда гына эшләрлек икән! Фәнни темалары, эзләнүләре хакында сораштырып, тагын да бүтән мәсьәләләрне кузгатып, Хәниф Максутович шунда Солтанны уңайлы кандидатура дип тапты. Һарун Бариевичны чакыртып, беразга калып торырга кушты. — Солтан... Солтан... Хәниф Максутовичка Һарун Бариевич ярдәмгә ашыкты: — Габделҗәләевич... — Солтан Җәләевич,— диде, шунда ук Габделен калдырырга кирәк тапкан Хәниф Максутович,— сезгә яңа эшегездә уңышлар телим. Җаваплы урын, кыенлыклар очраганда шалтыратыгыз. Солтан исә, каушаган хәлендә: — Ышанычыгызны аклый алырмын, рәхмәт сезгә,— дип чыгу ишегенә таба атлады. Һарун Бариевич, аның юлын бүлеп: — Мин дә тәбрикләп калыйм әле,— диде, “яшь иптәш”енең кулын кысты. Солтан бишенче кат күктә иде. Ачылган ишекне узуга, туктап та тормады, аны бишкуллап котларга, сорау яудырырга әзер булып көткән язучылар берлегенең җаваплы хезмәткәре һәм актерлар бердәмлеге рәисе яныннан игътибарсыз гына узып, коридорга ук чыгып китте. Бу аның каушавыннан иде. Тегеләр кулларын сузып калдылар. Ямьсезрәк килеп чыкты. Солтан, бераз ара узганнан соң, нишләве хәтеренә төшеп, кире борылырга тиешлеген аңлады. Әмма соң иде инде. Баскан урынында катып калды. Бер-бер карарга килә алмыйча газапланды. Сәркәтип кыз янында теге абзыйлар һаман да басып торалар, хәзер Солтанны котлап янына чыгарга уйлап та карамыйлар иде. Һарун Бариевич та күренмәде. Моңа кадәр киң һәм иркен күренгән коридор шушы мизгелдә түбәнәеп һәм тараеп калды. Кыяр-кыймас кына дигәндәй, Солтан кире керде. Аңа инде күтәрелеп сүз әйтергә теләүче табылмады. Болай да дулкынланучан күңелен боларның игътибарсызлыгы изеп китте. Гафу үтенергә әлегә соң түгел иде. — Сизенмичәрәк үткәнмен... Әмма Солтанның болай аклануы инде аларга кирәк түгел иде. Хәниф Максутовичның ишегенә якынрак елыштылар. Ниндидер җитди сүз буласыдыр...
Кара “Волга” институт төбенә килеп туктады. Алда утырган түрә, кисәткән кебек итеп, таләпчән рәвештә әйтә куйды: — Менә, үзегезне иптәш Гатауллин да ошатты. Озакка сузмагыз... Бүген үк документларыгызны китереп бирерсез. Мин көтәм. Биштән дә, сәгать биштән, дигәнем, калмагыз. Берләшмәгә кереп чыгарбыз. — Кире чигенү юк инде...— Вакыйгаларның барышы белән Солтан канәгать һәм икеләнүләреннән хәзергә азат иде. — Нинди кире уйлау ул тагын? Аны иптәш Гатауллинга барганчы ук әйтергә кирәк иде...— Түрә уенга күчте. Ул шушы сүзләре белән Солтанны битәрләгән кебек күренде. Әмма канәгатьлеге йөзенә чыккан иде.— Көтәм, документларыгызны алыгыз да, гариза тотып, бүген үк, яңа эшкә килегез. Гомерегез буе фән артына качып яшәргә уйлагансыз икән, инде аны онытыгыз. Ишек ябылды. Кара “Волга” гайрәт белән кузгалып китте. Гыйльми атмосфераны бозарга теләмәгән тыныч, шул ук вакытта караңгы коридорлар Солтанны үзенә йотты. Министрлар кабинетындагы уңайлыклар һәм затлылык монда юк иде. Әмма чисталык һәм рухи камиллек диварлардан ук аңкып тора. Тегендәге эшлеклелек һәм сафсата катыш мин-минлекне монда табуы авыр, әлбәттә. Җәмгыятьнең бердән-бер иманлы урыны һәм һәрвакытта да үзгәрешсез сакланган, уңга-сулга чайкалмаган көймәсе гыйлем дәрьясыдыр, мөгаен? Бары тик сәясәтне генә китереп катыштырмасыннар да, комсомол җитәкчеләреннән галим ясарга алынмасыннар. Алар арага кердеме, фәнне саклап калырга мөмкин дип күз алдына китерергә ярамый. Ә кем белә, бәлки Солтан ялгышадыр? Аның мөдир булып күчерелүе хакындагы хәбәр хезмәттәшләре арасында таралып өлгергән иде. Котлап кул бирүчеләр аңа зур уңышлар теләделәр. Гүяки бу яңа урын Солтанның фәнни казанышлары өчен бирелгән зур бәя иде. Ике сәгать эчендә ул барча кәгазьләренә куллар куйдырды, институт белән бәйләнешен өзәргә санаулы минутлары гына калды. Әмма профессор Наил Фатыйхович үзендә булып чыкмады. Аны көткән арада Солтан, хезмәттәшләре янына кереп, аларның чәй-шикәреннән авыз итте. Шулай да күңеле кителгән кебек иде. Бу хакта аларга белдергәч, юк өчен кайгырмаска киңәш иттеләр. — Солтан Габделҗәләевич монда түгелме?— Профессорның сәркәтибе ачык ишектән күренүгә, кемнәр барлыгын да карап тормастан, сорарга өлгерде. Җавап ишетелгәнче үк, эзләгән кешесен күреп:— Килде, Наил Фатыйхович ашыга, йомышыгыз бар иде бугай, тизрәк керегез, барыгыз, бар...— диде. Болай кабалануның сәбәбен сорап тормастан, җайланган урыныннан күтәрелеп, сәркәтип ханымның артыннан ашыкты Солтан. Әмма профессор, ул ишектән күренүгә: — Вакытым юк, ашыгам. Икенче вакытта сөйләшербез,— дип, укучысын бу юлы да кире борырга тырышты. — Ни бит әле, Наил Фатыйхович... Солтан үзенең гозерен җиткерергә атлыгып карады. Түш кесәсенә тыгылып, аннан кәгазь чыгара башлады. Эштән китүен белдереп язган гаризасын профессорның өстәленә илтеп салмакчы иде. Наил Фатыйхович кискен генә әйтеп куйды: — Вакытым юк дидемме?.. Остазыннан һичбер очракта та мондый катылык һәм хөрмәтсезлек белән әйтелгән сүзләрне ишеткәне булмаганлыктан, Солтан куркынды, артка чигенде. Әмма түрәнең кичке бишкә көткәнен исенә төшереп, кабат талпынып карарга булды: — Гаризама гына кул куйдыртырга иде... — Нинди гаризагызга? Наил Фатыйхович тагын да усалрак итеп әйтте. Әмма Солтан ул арада батырлык җыеп өлгергән һәм кулындагы кәгазьне профессор каршысына китереп салган иде. — Әйе, шуннан? Ничек инде шуннан? Эштән китәм, укыгыз, күрерсез, дип булмый бит инде. Кичә сөйләшкәннәрен оныткан микәнни? Солтанның мие кайнады. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Профессор аңа күтәрелеп карады да, тынын бераз алыштырганнан соң: — Монда нәрсә язылган?— дип сорап куйды. Шикләнеп кенә, Солтан: — Гариза,— дияргә мәҗбүр булды. — Беләм гариза икәнен, укып чыктым...— Остазының риза түгеллеген күреп, Солтан аклана башларга мәҗбүр иде. Чынлыкта профессор һичкая ашыкмады. Ул бары тик шушы укучысын үзе янында калдырырга теләде, һичьюгы вакытны тагын да сузарга уйлады. Ахырда берәр сәбәп табып, Солтанны бүлектән җибәрмәскә мөмкин иде шикелле. Институт директоры белән бу хакта әңгәмә корганда, фикерләрен бәйнә-бәйнә җиткереп, әзер кадрларны фәндә саклап калу кирәклеге турында борчылып сөйләгәч, мәсьәләне чишүне акыллы җитәкче аның үзенә йөкләде. Тик вакыт тарлыгы, укучысының ашыгуы мәсьәләне үзенә кирәкчә хәл итүгә комачаулый иде. Наил Фатыйховичны менә шушы ярсытты. — Сез, минем хакта, фәнне ташлап кача инде Солтан дип уйлый күрмәгез. Аерылырга һичбер теләгем юк. Чын күңелдән ышандырып әйтәм, Һарун Бариевич та яңа эшемдә барча мөмкинлекләр тудырылыр дип белдерде!— дип Солтан үтенә үк башлады. Ул хаклы кебек иде.— Үз ягымнан да ышандыра алам... Сүзнең болайга баруын Наил Фатыйхович ошатты булса кирәк, бераз тынычлана төште. Әмма борчулы йөзенә көлемсерәү билгеләре таралу исә укучысының сүзләрен хуплау түгел, бәлки Солтанның беркатлылыгын күреп, шуңа гаҗәпләнү иде. Ни дисәң дә, галим халкы тормыштан еракта тора, аңардан аерым яши шул. Балалар төсле инде алар. Бүген сөйләнгән һәм ышандырылган сүзнең иртәгәдән бер тиенгә дә тормасын күз алларына да китермиләр. Әйе, үзең гаепле, иптәш профессор, хезмәттәшләреңне саклап киләсең, күңелләрен бозмыйм дип аларга тормышның каршылыкларын бик үк белдермәскә тырышасың, җилдән, яңгырдан, авырлыклардан тигез саклап, зиһеннәрен фәнни эзләнүләреннән аермаска җан көчеңне бирәсең. Юкса, гыйльми утырышларда, җитәкчелек каршысында һәрдаим диярлек ялкынлы чыгышлар белән бүлегеңне дәлилле һәм дәлилсез яклар идеңме? Бу ике ел эчендә генә дә никадәр кискен үзгәрешләр булды. Яшәешнең асты өскә килде. Бүлекне кыскарту мәсьәләсе, фәннең табыш китермәве сәбәп ителеп, ничә тапкыр көн тәртибенә бастырылды. Әле дә ярый җәмгыятьнең таләпләре ачыкланырга өлгерде. Тарих, тел, әдәбият, тәрбия мәсьәләләрендә яңача фикерләү һәм яңа мәгълүматлар кирәклеге беленде. Бу яктан Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлекнең эшчәнлеге өлгерлек күрсәтте, дөресрәге, аларның эзләнгән фәнни мәсьәләләре нәкъ көн кадагына суга торган, нәкъ бүгенге сорауларга җавап бирүче юнәлештә иде. Замана үзе шуларга килеп төртелде һәм моңа кадәр урнашырга өлгергән төрле ялгыш фикерләрдән арынды. Әмма ул гыйльми эзләнүләрне алып барыр өчен әзерләнгән кадрларны инде читләр тартып ала башладылар. Бу махсус шулай эшләнә түгелме соң? — Ярый, бу сүзегезне кабул иттек, ди, Солтан Габделҗәләевич... Тагын нәрсә? Гади администратор булып утыру сезгә, белеп торам, охшап китәчәк һәм фәнгә кул гына селтәячәксез. Бу хакта уйландыгызмы? — Алай димәс идем. Сез, Наил Фатыйхович, мине яхшы беләсез, фәннән һичбер аерылырга исәбем юк. Башлаган юлымнан борылмас идем. Профессор бу юлы текә карашын сиздереп үк елмайды. Юк, бу инде гади көлү генә түгел, мыскыллау да иде. Ничек сөйләшә бит, йә? Юлыннан борылмаячак, имеш. Инде бер аягы белән чыгып бара, икенчесе бу якта калган, ә һаман да кая киткәнлеген чамалап җиткерми. Юк, Солтан Габделҗәләевич, ялгышасыз! Сезне берәр институтка укытырга чакырсалар, әллә бүтәнчә уйларга ярар да иде. Наил Фатыйхович бу сүзләрен җөпләп әйтергә өлгермәде, моннан ел ярым элек кенә булып узган бер вакыйга исенә төште. Анысы да шушы ук укучысы Солтан белән бәйләнгән иде. Ул вакытларда аны педагогия институтына кафедрага эшкә чакырып аптыраттылар. Әмма алдан, профессорның үзен күреп сөйләштерделәр. Ризалыгын үтенделәр. Наил Фатыйхович шунда: “Үзе белә инде, теләсә — барыр”,— дип белдерсә дә, бүлеккә кайтуга, Солтанны ул тәкъдим белән һич килешмәскә өнди башлады. Укучысы шуннан соң үпкәләп, бераз үрсәләнеп тә йөрде. Бу чакырылуы заманына күрә яхшы булса да, ул вакытта бүлекләрендә вакансия ачылып, үсү преспективасы күренде. Тәкъдим ителүчеләр арасында өлкән фәнни хезмәткәр дәрәҗәсенә ирешү өчен Солтанга юл бирделәр. Педагогия институты исә, ни хикмәт, документлар туплау гаугасы арасында онытылды да калды. Бу мәсьәлә кабат калкымады. Үсеп китүгә куанып, укучысы үзе дә яучыларның тәкъдименнән баш тартты. Әйе, ул вакытта шулай булды, ә хәзер? Ә хәзер — эш башкачарак тора. Солтанны тотып калырлык бер генә фикер дә җитәкчелекнең башына килми, кызыктырырлык перспектива да күренми. Бу чарасызлыгы Наил Фатыйховичны көчсезләндергән иде. Остазыннан укучысы баш тарту кебек булып тоелган мондый очракларда, әлбәттә, намус мәсьәләсен кузгатырга, һич югы һәркайсын итагатькә өндәргә мөмкин. Әмма бусы да батып барган кешенең саламга ябышуы белән бер. — Әгәр дә анда да китеп, монда эшләвегезне дә дәвам итсәгез, ничек булыр икән?— Наил Фатыйхович бу хакта уйланган, әмма дә, чарасыздан бичара дигәндәй, Солтанны бүлектә калдыруның бүгенге көндә иң кулай саналмаган вариантларыннан берсе итеп моны күзаллый иде. Нишләсен, шушы фикеренә тукталмый чарасы калмады.— Үзегез өчен дә, гаиләгезгә дә файдага килер. Хәзер ярты ставкага, төп эш урыныгыздан тыш, кайда да эшләргә рөхсәт ителә. Сез исә безнең бүлектә дә калырсыз. Солтан моңа бишкуллап ризалык бирергә тиеш иде. Наил Фатыйхович та, шулай килешенгәндә, аннан фәнни эш таләп итә алачагына ышанды. Хәзер бу укучысын бүлектә богаулап тотарга мөмкинлеге бар кебек. Солтан моңа шунда ук ризалык бирде. Җитәкчесе исә аннан тагын да өстәмә бер гариза таләп итте. Яза торырга кушып, телефоннан болай эшләргә мөмкинме икәнлеген белеште. Каршылык бер яктан да юк иде. — Китерергә тиешле хезмәтегезне бер генә көнгә соңартсагыз да, беренчедән, мине кыен хәлгә куячаксыз, икенчедән, бүлектән куарга мәҗбүр булачакмын. Менә шушылай килешенгәндә генә ике гаризагызга да кул куярмын. Әмма Наил Фатыйхович ризалыгын белдереп имзасын салырга ашыкмады. Уйга чумып утырды. Солтан, борчылмавын үтенеп, ышаныч сүзләре бирде. Профессорның бу тынлыгы мәсьәләне уңнан һәм сулдан үлчәве иде. Укучысының әйткәннәрен ишетеп торса да, артык игътибар бирәсе итмәде. Шунда нигәдер егеткә яңа эш урынында уңышлар теләде, бүлек эшендә дә даими катнашып барырга боерды. Солтан монда хезмәттәшлеген дәвам итәчәк булганга күрә, ике арада рәсми хушлашу кирәк табылмады. Чыгып барганында, Наил Фатыйхович, аны туктатып: — Шулай да ашыктыгыз бугай, Солтан Габделҗәләевич,— дип әйтеп куйды.— Уйлап җиткермәдегез төсле, миңа калса! Остазына җавап итеп укучысы нәрсә әйтә ала иде соң? Җаны теләгән — елан итен ашаган, диләрме? Солтанның гаризаларын дирекциядә һичбер авырлыксыз кабул иттеләр. Ярты сәгать эчендә документлары кулына керде. Хезмәт кенәгәсендә бары тик өч юл гына язылган иде. Беренчесе — аспирантурада укуы, икенчесе — шушы институтка фәнни хезмәткәр итеп алынуы, өченчесе — өлкән фәнни хезмәткәр итеп күчерелүе. Ун елдан артык туктаусыз эшләве чорында ул гомерен менә шушында уздырган. Гыйлем диңгезенә чумып маташкан. Ә бәлки шул диңгезнең читендә генә йөргәндер, эчкә, тирәнгә керергә куркып, аяк кына чылаткандыр? Шуңа күрә хезмәт биографиясе шушындый өч-дүрт җөмләдән генә тора да инде аның. Боларына ул үзе җавап бирә алмый иде. Моны бары тик киләчәк кенә аныклаячак. Шулай шул ул, берәүләр үзләрен әллә нинди биеклекләргә ирешкән кебек хис итәләр, масаеп китәләр, тәкәбберләнәләр, дөньяның кендегенә әверелгәндәй итеп үзләрен тоялар. Әмма, замана үтә дә, аларның көймәләре төпкә китә... Истәлекләре дә калмый. Олы ишекләрне ябып чыккан Солтанны җепшек кар катыш буран каршы алды. Урамда инде кич иңгән, шәһәр утлары кабызылган иде. Ул алга таба атлады. Аны министрлыкта теге түрә көтә. Сәгать биш тулырга ун минутлар калып бара, ашыгырга кирәк. Соңарганны яратмыйлар андыйлар. Әй ярар, барып җитәр әле. Соңга калса, сәбәбен сөйләп бирер. Документларны тутыру-алу шулай озакка сузылды дип акланыр. Институттан министрлыкка кадәр җәяүләп кенә барышлы. Ике атлап, бер йөгерәсе, дигәндәй. Мондый якын арага машина чаптырып булмый шул инде. Солтан Җәләевич килеп кергәндә, ни хикмәт, министрлыкның теге сәркәтип хатыны урынында юк иде. “Яшь иптәш” шунда түрәнең ишек тоткасына ябышты, аны үзенә таба тартты. Әмма шуны белмәде, киләчәктә әллә ничә тапкырлар ул монда йөгереп киләчәк, җиңел генә үтеп керәчәк, аңа алтын таулары вәгъдә кылып чыгарачаклар, тик аларның һәммәсе дә коры сүз генә булып калачак. Солтан Җәләевич бу түрәдән ишеткән сүзләргә әүвәле чын күңеленнән ышаныр, онытканнармы дип кабат-кабат килер, тагын өметләнер. Һарун Бариевич мул елмаер, җитешсезлекләрне заманага сылтар, яисә югарыдагыларны ачуланыр. Бу юлы вәгъдәсендә һичшиксез торачагын белдерер. Әмма әйткәннәре тагын буш сүз генә булып калыр. Ә тормыш үз җае белән тыныч һәм каударлы агымнарда төрлечәләп үтә, үзгәрә торыр. — Әйе, керегез...— Түрәнең тавышы ягымлы иде.— О, яшь иптәш, түрдән узыгыз. Түрдән! Менә ничек яхшы иткәнсез. Сезне көтеп утыра идек. Нәрсә, документларыгызны тоткарладылармы әллә? Директорыгызга шалтыраткан идем, каршылык булмасын дип. Китүегезне Наил Фатыйхович бер дә өнәп бетермәгән икән. Юкка борчыла ул, юкка... Казан шәһәренең теге башында ничек сызгырсалар, бу очында сәгате-минуты белән шулай яңгырый икән. Моны искәреп, Солтан елмаеп алды. Түрәнең дә кәефе яхшы, эшләре уңышлы бара иде булса кирәк. Иртәнге якта укып утырган газетадагы мәкаләнең шау-шуы да җиңел генә узып киткәндер, мөгаен. — Хәзер үзеңне берләшмәдәге иптәшләр белән дә таныштырам әле. Китмәсеннәр, урыннарында калсыннар дип әмер җиткергән идем. Нигәдер шалтыратмадылар. Әллә минем элемтәгә чыкканны көтәләр?— Һарун Бариевич телефоннар кенәгәсен актара башлады. Ул да түгел, ишектән Мария Михайловна йорт песие кебек җай гына килеп керде. Үзе элеккечә үк мул елмая, кайчандыр дан тоткан чибәрлеген бүген дә саклап калуына ике дә шикләнмәүче мактанчык кыяфәттә иде. Тик менә сүзләргә дөрес басым ясап сөйләшсә дә, алар ни өчендер һаман бер үк яңгырашлы, фикерсез кабатланулардан гыйбарәт икән. Дөрес, әлегә темада үзгәреш булмаганлыктан, Солтанның болай уйларга һич тә хакы юк иде. — Сез әйттегезме берләшмәгә? Кушкан идем, Мария Михайловна?— Түрә шунда ук урыныннан кузгалды. Актарып утырган кенәгәсен ябып:— Юкса үзем телефоннарын эзли башлаган идем. Көтәләрдер бит?— диде. — Әйе, бишкә дигән идегез, Һарун Бариевич. Көтми китмәсләрдер инде!— Мария Михайловна тиз-тиз җавап бирде, сорарга да өлгерде: — Миңа да барыргамы? Артык түгелбездер бит? — Үзегез ничек уйлыйсыз соң? — Ни иде бит әлегә, бетерәсе эшләрем бар... Миңа да кызык, әлбәттә. Вакыт җитсә иде... — Барып йөрмәсәгез дә мөмкин. Мин булгач, сез кирәкмәссездер инде... Мария Михайловна шушыны гына теләгән икән, йөзе нурланып ук китте. Эш сәгате чыкканда нигә дип әле ул үзен борчысын. Тизрәк өенә кайтасы бар аның. Бәйрәм арасы көннәр бит бу араларда. Түрә белән мөнәсәбәтләре яхшы идеме, әллә тагын да бүтәнрәк сәбәпләре бармы, Мария Михайловна берләшмәгә бармау сәбәбен белдереп тормады. Хушлашта да чыгып китте. Һарун Бариевичны ишек төбендә министрның кара “Волга”сы көтә иде. Моңа Солтанның да сөенече артты. Иртәгәдән аны да шушындый машина йөртәчәк. Ну, бәхеткә чумасыларың бар икән әле, “яшь иптәш”! Кем уйлаган боларны? Әле бер-ике ел элек кенә күрәзә кылып әйтсәләр, көлеп кенә куйган булыр идең. Менә бит язмышың кайларга китереп җиткерде! — Документларыгыз үзегез беләндер, шәт? Түрәнең бу соравына “әйе” дип җавап бирү белән чикләнгән Солтан Җәләевич үз бәхетенә сөенеп рәхәтләнә иде. “Волга” исә ят бер бина каршысына ул арада килеп тә туктады. Караңгыда диварларның шыксызлыгы кышкы төн карасында сизелми иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|