Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 50 страница




— Ми­нистр­лык­та нәр­сә уй­лар­лар икән? Сез­нең хак­та ди­гә­нем!

Ба­ры тик шу­шы сүз­лә­ре ге­нә алар­ның игъ­ти­ба­рын җә­леп ит­те, ко­лак­ла­рын гы­на тү­гел, га­зиз җан­на­рын да куз­га­тып куй­ды. Дө­рес аң­ла­мый­ча, сөй­лә­шү­не тү­рә­гә бу адәм баласы бу­тап сөй­лә­сә, яман­лап бе­рәр нәр­сә ба­рып әйт­сә, бо­лай да кат­лау­ла­на бар­ган мө­нә­сә­бәт­лә­ре бө­тен­ләй тү­зәр­гә мөм­кин бул­мас хәл­гә җит­ке­рел­сә?

Нәр­сә ди­яр­гә те­ли­сез бу сүз­лә­ре­гез бе­лән, әфән­дем, ди­гән­дәй, те­ге мыс­кыл­лау­чы ха­ным­га ия­реп, бү­тән­нәр дә Сол­тан­га тө­бәл­де­ләр. Шу­шы хәл­дән “яшь иптәш” фай­да­ла­нып кал­са, бо­лар­ның кик­рик­лә­ре са­лы­нып тө­шә­чәк иде. Хәер, әңгәмәнең барышы күптән аның файдасына үзгәрде. Солтан Җәләевич холык күрсәтү белән түгел, инде акыл ярыштыру белән мәшгуль иде. Алга таба да болайга китсә, шушы “генеральный” һәм урынбасарлар белән бернинди авырлыксыз эшләячәк икән әле ул, ни теләсә шуны майтарачак. Акыллары зәгыйфьрәк, акыллары! Борынгылар белми әйтмәгәннәр: “Акыл яшьтә түгел, башта ул!” Шуны да белмисезме, ханымнар, сез, “генеральный” әфәнде?

Солтан Җәләевичның күңел казанында нәрсәләр кайнаганлыгын алар чамалый алмадылар. Ул һаман да беркатлылык битлеге астында калды. Уйлары яки ирен читләрендә, яисә күз чалымнарында чагылырга мөмкин икәнлеген яхшы белгәнлектән, аларны туктаусыз хәрәкәтләндергәләп алгалау җаен карады. Ә тегеләр Солтан Җәләевичның чынлыкта нинди карарга килгәнлеген аңламый һәм төшенми калдылар. Җитмәсә түрәгә барып ирешергә мөмкин булган үзләре турындагы сүздән дә курыктылар. Моны яхшы тойган Солтан Җәләевич сүз тегермәненә кирәгенчә су коя торды:

— Ми­не алар дим­лә­де­ләр, хәт­та ышан­ды­ра да ал­ды­лар. Ә сез, әйе, га­фу итә­сез, сүз­лә­ре­гез­дән чы­гып кы­на әй­тәм, бө­тен­ләй баш­ка­ча эш итәр­гә өн­дә­де­гез. Әгәр дә мин, тү­рә Һарун Бариевичга теләкләренә буйсынуымны бел­дер­гән­нән соң, ме­нә сез­нең бе­лән оч­раш­кач, бү­тән­чә эш ит­сәм, ягъ­ни мө­дир­лек­тән баш тарт­сам ди­гә­нем, бу хак­та гына түгел, сезнең турыда алар нәр­сә уй­лар икән? Мө­га­ен га­еп­ли баш­ларлар. Үзе­гез аңа му­зей­га кил­мәс­кә ки­ңәш ит­кән­сез, те­лә­гем­нән узып, Хә­ниф Мак­су­то­вич­ның да фи­ке­рен аяк­ла­ры­гыз ас­ты­на са­лып тап­та­ган­сыз дип га­еп­лә­сә? Ми­нем ар­ка­да сез­гә үп­кә­лә­сә?— диде, ярым сорау, ярым киңәш үтенгәндәй хәйлә корып. Ул бу сүз­лә­рен, их­лас­тан сөй­ләү­гә ка­ра­ган­да, кү­рә­лә­тә мыс­кыл­лау өчен әйт­те. Шулар җитә калды, “ге­не­раль­ный”­ның да, урын­ба­сар­лары­ның да йө­зләре­нә кан йө­ге­рер­гә өл­гер­гән иде ин­де.

А­ра­да Солтан Җәләевичка карата түгел, бәлки бер-бер­се­нә төбәлгән сал­кын ка­раш ур­наш­ты. Кө­леп ке­нә утыр­ган ха­ным да сул­ды, бетте. Мо­ңа ка­дәр­ле әй­тел­гән сүз­лә­ре­нең дә, белдерергә әзерләп куелганнарының да мәгъ­нә­се югал­ды. Мө­дир­лек­кә үз як­ла­рын­нан кан­ди­да­ту­ра әзер­лә­гән иде­ләр­ме, әл­лә та­гын да бү­тән төр­ле фи­кер­лә­ре бар­мы — һәр­хәл­дә аларның кирәге бетте, үз уйларында һәм теләкләрендә бу­та­лып кына кал­ды­лар. Нәр­сә әй­тер­гә дә бел­мә­де­ләр. Бу хәл Сол­тан­ Җәләевичның бе­рен­че җи­ңүе иде. Ул инде бо­лар бе­лән эш­ләү­нең авыр да, җи­ңел дә бул­ма­я­ча­гын аң­лап ал­ды. Әм­ма кот­ла­рын очы­рыр­га өл­гер­гәнен аңлап, сүз агышын үзгәртергә, катылана баруыннан борып, бе­раз йом­шар­тыр­га ки­рәк тап­ты.

— Сез дө­рес аң­ла­гыз, ки­ңәш ке­нә со­ра­вым...— дигән булды.— Әгәр дә ми­нистр­лык­та­гы үгет­ләү­лә­рен сан­га сук­мый­ча, тәкъ­дим­нә­рен шу­шын­да сөй­лә­шү­дән соң аяк ас­ты­на са­лып тап­та­сам, сө­е­нер­лек бу­лыр ми­кән? Ми­нем өчен ба­ры­бер, кай­там да, инс­ти­ту­ты­ма ки­ре ур­на­шам. Әм­ма сез­нең алар бе­лән эш­ли­се­гез бар шул әле. Ачу­лан­ма­гыз, аң­ла­дым, мин мон­да кү­чә ал­мыйм. Алар бе­рен­че адым­нан ук ял­ган­ла­ды­лар, ал­дап-йолдап мө­дир­лек­кә ча­кыр­ды­лар. Рәх­мәт сез­гә. Әгәр дә күз­лә­рем­не ач­ма­ган бул­са­гыз, шул ял­ган­на­ры­на кү­неп, ада­шып ка­лыр идем...

Сол­тан­ Җәләевичны тыңлап утырган ул урынбасарларга һәм «генеральный”га чын­нан да моңарга ба­ры­бер шул дигән фикергә иярергә генә калды. Таш­ла­ды, чык­ты, кит­те.

Әмма Солтан Җәләевич ашыкмады. Ул һаман да уйлана иде. Дө­рес, хез­мәт­тәш­лә­ре ан­нан бәл­ки кө­леп тә йө­рер­гә мөм­кин­нәр. Әм­ма ки­ре кай­ту­ы­на сө­е­нү­че­ләр күб­рәк бу­ла­чак. Биг­рәк тә На­ил Фатыйхович ку­а­ныр сыман.

— Сез­нең бе­лән та­ны­шу­ыма бик шат­мын,— диде шунда Солтан Җәләевич, гүяки чыгып китәргә җыенгандай кузгалып куеп.— Бер­гә эш­ли ал­ма­вы­быз өчен га­фу итәр­сез, чын кү­ңел­дән әй­тәм...

Шу­шы сүз­лә­рен­нән соң до­ку­мент­ла­рын ку­лы­на тот­кан хәл­дә күтәрелә барган Сол­тан Җәләевич­ны “ге­не­раль­ный” тук­тат­ты. Кай ара­да өс­тәл ар­тын таш­лап өл­гер­гән­дер, йөз­гә-йөз кил­де­ләр. Аның бор­чы­лу­дан маң­гае та­ра­еп кал­ган, сы­ек­ла­на баш­ла­ган чәч­лә­ре тыр­пай­ган иде­ләр.

— Га­фу ите­гез, Сол­тан... Сол­тан Гап­җәл...

А­ның бо­лай дул­кын­ла­нуы га­дә­ти сый­фа­тын­нан бу­лыр­га ки­рәк, сүз­сез урын­ба­сар­ла­ры­ның исе кит­мә­гән­дәй иде. Әмма алар да тәмам аптырашта калуларын яшермичә аякларына күтәрелгәннәр.

Шулай Сол­тан Җәләевич китү юлыннан тук­та­лыр­га мәҗ­бүр ител­де.

— Ә­ле без­нең сөй­лә­шү­не бет­те дип исәп­ләр­гә ир­тә­рәк­тер...— “Ге­не­раль­ный”­ның уң­нан-сул­га тө­шеп, ос­та итеп әй­тел­гән бу сүз­лә­ре­нә Сол­тан ти­еш­ле бә­я­сен бир­де, аның йом­шак­лы­гы­на чир­кан­ган җи­рен­нән фи­ке­рен үз­гәрт­те. Хөрмәт һәм вәкарь белән аңа буйсынып баш ийде.

— А­шык­ма­са­гыз иде. Без хә­зер­гә сез­не ге­нә тың­ла­дык. Кай­бер нә­ти­җә­ләр­гә кем­нәр­дер кил­гән икән, бу әле бер­нәр­сә ха­кын­да да сөй­лә­ми...— “Ге­не­раль­ный­”ның күз­лә­ре те­ге кө­леп утыр­ган ха­тын­ның ин­де усал­ла­ныр­га җи­теш­кән ка­ра­шы бе­лән ки­се­шеп уз­ды. Сол­тан Җәләевич ка­бат элек­ке уры­ны­на утыр­ды һәм мин ба­ры тик сез­не ге­нә тың­лар­га әзер ди­гән­дәй, тыныч кына “генеральный”га таба күзләрен төбәде. Теге шактый каушаган иде, фикерен җыярга тырышып, сүз әйтәлмичәрәк торды.

Солтан Җәләевичның документлары инде “ге­не­раль­ный”­ның ку­лы­на күч­кән иделәр, ул аларны куен астына яшерергә теләгәндәй һаман да үзенәрәк тартып, өстәл тартмасын ачты. Әмма болары ук артык икәнлеген аңлап, аларны бер янгарак куйды. Шуннан соң гына үзен кулга алып, хуҗа икәнлеген сиздерергә теләгәндәй башын югары күтәрде, урынбасарларына ачулы караш ташлап алды. Аннары Солтан Җәләевичка авыз тутырып елмайды. Болардан соң бу ху­җа­ның сүз баш­ла­вын кө­теп за­ры­гыр­га ту­ры кил­мә­де. Ул ара­да фи­кер­лә­рен үз­гәр­тер­гә өл­гер­гән урын­ба­сар­ла­ры те­ге ха­ным­га ап­ты­рап ка­рап алу­дан ар­тык­ка баз­ма­ды­лар.

— Ми­нистр­лык тәкъ­дим ит­кән кадр­лар һәр­ва­кыт ыша­ныч­лы бу­ла тор­ган­нар иде, ип­тәш­ләр, сез дә алар­ның те­лә­ген аяк ас­ты­на са­лып тап­та­мас­сыз дип бе­лә­без, шу­лай бит, Людмила Бо­ри­сов­на?— диде “генеральный”, шаблон сүзләрнең никадәр ышанычлы икәнлегенә тагын бер кат инанып һәм шуңардан тәмам сөенеч табып.

Со­рау­ның кем­гә атал­ган­лы­гын аң­лый ал­мый­ча, Сол­тан мон­да­гы урын­ба­сар­лар­ның һәм­мә­се­нә ди­яр­лек берь­ю­лы ка­рап ал­ды. Әм­ма ара­да баш сел­ке­гә­не бе­рәү ге­нә иде. Шул, әле­ге дә ба­я­гы кө­лем­сәр ха­ным икән бу Людмила Бо­рис­нов­на ди­гән­нә­ре...

Әм­ма со­рау Сол­тан­ Җәләевичның ту­ры үзе­нә дә атал­ган икән. “Ге­не­раль­ный”, аның ха­кын­да әле ге­нә ку­лы­на кер­гән до­ку­мент­ла­рын­нан карап алырга өл­ге­реп, хәт­та әти­се­нең исе­ме бе­лән үк ачык һәм дө­рес итеп әй­тә ал­ды:

— Шу­лай тү­гел­ме, Сол­тан Габ­дел­җә­лә­е­вич? Ыша­ныч­ны ак­лар­га ки­рәк... Дө­рес, алар да бар нәр­сә­ләр­не бе­леп бе­тер­мәс­кә мөм­кин­нәр. Әгәр дә хез­мәт ха­кы­ның кай­сы тәш­ки­ләт­тә бу­луы сә­бәп­ле икән, аны гы­на тиз тө­зә­тер­ләр...— диде, әмма ү­зе­нең бо­лай әй­тү­ен­нән бераз бор­чы­лырга да өлгерде һәм ал­га та­ба, тагын да кау­шый­рак төш­еп, сүзләрен дәвам итте:— Ма­ши­на ди­гән­нә­ре дә хак аның. Без­нең парк­та чын­нан да дүрт ма­ши­на. Ба­ра тор­гач, бәл­ки бе­рәр­сен үзе­гез­нең ка­ра­мак­ка да тапшырырбыз.

Ни­ләр өчен ге­нә әйт­те? Ахыр­дан сүз­ен кай­та­рып алуы чи­тен бу­ла­чак аңарга! Солтан Җәләевичның хәтере начар түгеллеген ник исеннән чыгара?..

Әм­ма “ге­не­раль­ный”­ның сү­зе, оя­сын­нан оч­кан кош ке­бек, авы­зын­нан инде ычкынган иде. Бары аны бү­тән ка­бат­ла­маска гына башы эшләде. Тиз­рәк бу хакта оныт­ты­рыр­га те­ләп­ме, бү­тән мәсь­ә­ләләр­гә ке­реп кит­те. Сол­тан­ны мө­дир­лек­тән һич ке­нә дә баш тарт­мас­ка өн­дәр­гә то­тын­ды.

— Ә­гәр дә сез­нең ке­бек укы­мыш­лы һәм зы­я­лы мил­ли кадр­лар­га ки­рәк бул­ма­са, бү­тән­нәр ни­чек му­зей­лар­га игъ­ти­бар бир­сен­нәр ди? Без­гә ях­шы мәгъ­лүм, та­тар мат­бу­га­ты соң­гы ара­лар­да ми­нистр­лык­ны һа­ман са­ен тән­кыйть­ләп ке­нә то­ра. Мил­ли кадр­лар­ның бул­ма­вы­на Һарун Ба­ри­е­вич га­еп­ле тү­гел шул ин­де. Ме­нә бү­ген үк уры­ным­ны бе­рәр акыл­лы та­тар­га би­рер идем. Юк бит. Ки­лер­гә, эш­не кө­не-тө­не җи­ге­леп тар­тыр­га те­лә­ми­ләр. Аңа да ка­ра­мас­тан, без­не урыс бу­лу­ы­быз­да га­еп­ли­ләр. Ә бе­лә­сез­ме, мин­дә та­тар­лык әнә ул мә­ка­лә ав­тор­ла­ры­ны­кы­на ка­ра­ган­да бәл­ки ун тап­кыр­га ар­тыг­рак­тыр?..

“Ге­не­раль­ный”­ның бу сүз­лә­ре бе­лән мәсьәләне шыт­ты­рыб­рак җи­бә­рү­ен урын­ба­сар­ла­ры си­зен­сә­ләр дә, эн­дәш­мәү­не ку­лай­рак күр­де­ләр. Сол­тан ба­ры тик со­ңын­нан гы­на бел­де: бо­лар бар­сы да та­тар мил­лә­те­нә бер ге­нә дә кат­на­шы бул­ма­ган, әм­ма мил­ли та­рих­ны һәм мә­дә­ни­ят­не сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән бу­ар­га әзер тор­ган ка­вем­нәр­дән иде­ләр. Ан­дый­лар үз­лә­ре­нең сер­лә­рен чи­шү тү­гел, бер-бер­сен са­ту­га да юл куй­мый­лар түгел.

Бу ка­дәр дә үгет­ләү­ләр­нең бәл­ки ул кадәр тәэ­си­ре бул­мас та иде, әгәр дә “ге­не­раль­ный” шун­да Солтан Җәләевичның мил­ли го­рур­лы­гы­на ка­гы­лып кит­мә­сә, та­тар ке­ше­се­нең ад­ми­нист­ра­тив эш­не ярат­ма­вын, өнә­мә­вен сөй­лә­мә­сә.

Ахырда “яшь иптәш” мө­дир­лек­кә ри­за­лы­гын мон­да да бир­де. Га­ри­за­сын кал­ды­рып, ир­тә­гә­дән яңа эш­ урынына ки­леп җи­тә­чә­ген бел­дер­де. Людмила Бо­ри­сов­на­ның да ел­маюы йө­зе­нә кайт­ты. Баш­ка­лар да утыр­ган урын­на­рын­да җай гы­на куз­га­лыш­ып ал­ды­лар. Килеп кергәнендә сарык көтеп утырган бүреләр булсалар, инде хәзер алар үзләре бүре авызына кереп баручы сарыклар сыман иделәр.

— Ир­тә­гә эше­гез ту­гыз­дан ук, ме­нә шу­шы бүл­мә­дән баш­ла­ныр. Әдә­би му­зей­га ил­теп ку­яр­быз. Ко­ллек­тив бе­лән та­ныш­ты­рыр­быз. Һарун Ба­ри­е­вич­ны да ча­кы­рыр­быз. Ул да ба­рыр. Бе­леп то­рабыз, бары­сы да ях­шы гы­на!..— диде “генеральный”, Солтан Җәләевичның бер алдына, бер артына төшеп. Башкалар да мөмкин кадәр якты йөз күрсәтергә тырыштылар.

Сол­тан Җәләевич алар­дан хуш­ла­шып чык­ты. Икен­че ишек­не уз­ган­нан соң тук­тал­ды, сә­га­те­нә күз сал­ды. Ва­кыт шак­тый күп уз­ган, ал­дан ни­ят­ләп куй­са да, хә­зер тү­рә­гә ке­реп чы­гар­га мөм­кин тү­гел иде ин­де. Си­гез­гә якын­ла­шып ки­лү­че сә­гать тел­лә­ре аның үзен дә өе­нә ашык­тыр­ды­лар. Сөйләшү шактый озакка сузылган икән, ә алай тоелмаган иде, югыйсә.

Ка­зан­ның марш­рут транс­пор­ты, әллә заманы шундый иде, ке­ше­нең җи­ле­ген су­ы­ра тор­ган нәр­сә шул ул. Бик озак кө­теп-кө­теп ал­саң да, тиз ге­нә уты­рып ки­тәр­мен дип уй­ла­ма. Кыш­кы су­ык, аяк та­ба­ннарың­нан тез­лә­ре­ңә таба ак­рын­лап кү­тә­ре­леп, эчеңә төшә башлый, тәмам өше­тер­гә то­ты­на. Шә­һәр баш­лы­гын гы­на тү­гел, ил тү­рен­дә­ге­ләр­не эт­тән алып эт­кә са­ла­сың. Шу­шы ка­дәр кар­гау­лар ал­ган ул ху­җа­лар­ның бу җир йө­зен­дә кай­дан бә­хе­тләре бул­сын да эш­лә­ре ях­шыга гы­на бар­сын ди ин­де?

Сол­тан бу көн­нәр­дә, ба­шын­нан кич­кән ва­кый­га­лар­ сәбәбеннән булыр, кыш­кы су­ык тәэ­си­рен­дә бе­раз читләшкән һәм тор­мыш­ның мон­дый “вак­лык­ла­ры”н­нан үзен өстен куя башларга өйрәнеп алып маташа гына иде. Аңа хәзер көт­кән марш­рут автобусы кил­сә ни дә, кил­мә­сә ни. Ал­дан­ды шул бү­ген, ал­данды. Ку­лын­да­гы чып­чык­ны ыч­кын­дыр­ма­са да, һа­ва­да­гы тор­на­ны кү­реп, аның ар­тын­нан чап­ты һәм, ме­нә, ки­леп кап­ты. Яз­мы­шы­дыр ин­де. Җа­ны те­лә­гән, елан ите аша­ган ди­ләр­ме?

Юк, яз­мы­шы да, җа­ны да те­лә­гә­не тү­гел. Нәфсесе са­таш­тырды аны, акы­лын бу­тал­ды. Шун­да Сол­тан­ның хә­те­ре­нә бо­рын­гы гыйб­рәт­ле хи­кә­ят кил­де. Ул аңа нәкъ үзе ха­кын­да ке­бек то­ел­ды...

 

И­меш, көн­нәр­нең бе­рен­дә юл буй­лап төл­ке ба­ра икән, кар­шы­сын­да ят­кан ба­лык­ны кү­реп ал­ган. Май­лы, си­мез ит­ле, авыз су­ла­рын ки­те­реп, исе та­мак­лар­га үтә, “а­ша ми­не, аша ми­не” ди­гән­дәй ча­кы­рып то­ра, ди. Әм­ма төл­ке алай җи­ңел һәм тиз ге­нә ал­да­ну­чы­лар­данмы­ни? Эл­гә­ре ул уң һәм су­л якларны ка­рый. Уй­лап ала, фи­кер кы­ла: бу ба­лык мон­да ка­ян кил­гән? Якын­да диң­гез дә кү­рен­ми, ел­га да юк, димәк, дул­кын чы­га­рып таш­ла­ган ди­яр­лек тү­гел. Ба­лык­чы да мон­да яшә­ми, ба­зар да якын-ти­рә­дә ге­нә тү­гел.

Шу­лай ди дә, төл­ке хәй­лә­кәр, ба­лык­ка ка­гыл­мый­ча, ал­га та­ба ки­тә һәм үз эше бе­лән мәш­гуль бул­ган май­мыл­ны оч­ра­та. Сә­лам алыш­кан­нан соң:

— Кая ба­ры­шың әле?— дигән май­мыл­ның со­ра­вы­на кар­шы:

— Бе­лә­сең­дер ин­де, без­нең па­ди­ша­һы­быз Арыс­лан соң­гы ва­кыт­лар­да тә­мам аз­ды, ку­ян­нар­ны гы­на тү­гел, дөнь­я­да­гы һәр җан ия­сен ашап бе­тер­мәк­че. Аның уры­ны­на бе­рәр юнь­ле­рәк зат күн­мәс­ме икән дип хәс­рәт чи­геп йө­рү­ем әле, туганкай!— ди.

Май­мыл­ның мо­ңа бик тә кә­е­фе ки­лә һәм:

— Без­гә па­ди­шаһ бу­луы өчен нин­ди җан ия­се ях­шы­рак соң?— дип со­рый.

— А­ны ин­де тә­хет би­ек­ле­ген­нән ба­шы әй­лән­мәс­ берәребез әй­бәт­тер...

Төл­ке­дән бу сүз­ләр­не дә ишет­кәч, май­мыл­ның тә­мам шат­лы­гы ар­та, шун­да ук, үзен исен­дә тот­кан хәл­дә:

— Ан­ды­йны әл­лә кай­дан эз­ләп йө­ри­се юк, агач ба­шын­да го­ме­рем үтә. Ти­ен­нән бү­тән һич­бер хай­ван­ны мон­дый би­ек­лек­тә күр­гә­нем юк,— дип бел­де­рә.— Әм­ма ул бик бә­лә­кәй һәм зә­гыйфь шул. Әгәр дә ти­ен­не па­ди­шаһ ит­сәк, баш­ка җан ия­лә­ре без­дән кө­ләр­ләр. Ма­тур­лы­гы да ча­ма­лы. Ми­нем ке­бек бу ур­ман­ның күр­ке тү­гел,— ди, макта­ныр­га да өл­ге­реп.

— И май­мыл дус,— дип, төл­ке шун­да ук ку­а­на баш­лый.— Бу хәс­рә­тем­нән акы­лым тә­мам кач­кан, күз­лә­рем су­кы­рай­ган икән. Бик шу­лай, бик шу­лай. Па­ди­шаһ­лык­ка утыр­ту өчен син­нән дә ку­лай хай­ван­ны та­бып бул­мас. Үзең— ­ма­тур, үзең­— ю­га­ры­да. Кит­тек әй­дә.

Май­мыл төл­ке­гә ия­рә. Ба­ра­лар бо­лар, ба­ра­лар, шун­да хәй­лә­кәр төл­ке, те­ге ба­лык яны­на якынлашып килеп җитәрәк, кыч­кы­рып:

— И Ал­ла­һы тә­га­лә, мин бу май­мыл­ны па­ди­шаһ итәр­гә оза­та ки­ләм. Әм­ма дә аның акы­лын сы­нап ка­рый­сым ки­лә иде. Шул сәбәпле ба­шым тә­мам кат­ып бетте. Бе­рәр хә­бәр җи­бәр­сәң иде,— дип үте­нә баш­лый.

Шун­да ба­лык та кү­ре­нә. Төл­ке, хәй­лә­кәр, кү­зен дә йом­мый:

— Рәх­мәт, Ал­ла­һы тә­га­лә, шу­шы ри­зык­ны ки­те­рү­ең өчен,— дип юл­да­шын ал­дау­га ке­ре­шә.— Май­мыл дус, бу си­ңа, Ал­ла­һы тә­га­лә­дән, па­ди­шаһ­лы­гың хак­лы­гын рас­лау хә­бә­ре. Те­лә­гем ка­бул кы­лын­ды, шө­кра­на ит,— ди.

Май­мыл, ба­лык­ны күр­гәч, төл­ке­дән бу сүз­ләр­не дә ишет­кәч, әл­бәт­тә ин­де, ба­лык­ка таш­ла­на. Әм­ма шун­да ау­чы куй­ган капкын хә­рә­кәт­кә ки­лә һәм мес­кен май­мыл җәт­мә­гә элә­гә. Ку­лын­нан ба­лы­гы тө­шеп ки­тә. Бау­га урал­ган май­мыл агач ба­шын­да асы­лы­нып ка­ла.

— Әй, төл­ке,— дип кыч­кы­ра ул,— син ни­гә ми­нем ба­лы­гым­ны ашый­сың?

— Һәр­кем­гә үз өле­ше: ах­мак­лык юга­ры­га өн­ди, акыл­лы­лык җир­дән аер­мый,— ди дә, ба­лык­ны ашап бе­тер­гән төл­ке үз юлы бе­лән ки­теп ба­ра...

 

И­се­нә төш­кән шу­шы хи­кә­ят­нең гыйб­рә­те Сол­тан­ның акы­лын куз­га­тып куй­ды. Ул да ба­лык кү­реп ал­дан­ган май­мыл ке­бек ах­мак­ка чык­ты­мы? Тү­рә аны бик җай­лап кы­на җәт­мә­се­нә эләк­тер­деме?..

Хә­зер ул ан­нан тиз ге­нә ыч­кы­на ал­ма­я­чак. Әгәр дә мө­дир­лек­не таш­ла­са, эш­ли ал­ма­ган бу ди­я­чәк­лә­рен дә уй­ла­ды, ни бул­са — шул ин­де аңа хә­зер, юлын ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­рер­гә ки­рәк­ле­ге бе­лән ки­ле­шер­гә ту­ры ки­лә­чәк. Ки­ре бо­ры­лыр­га ин­де со­ңар­ды.

Көт­кән ав­то­бу­сы ул ара­да ак­рын­лап кы­на ки­леп җит­те. Бер­се өс­те­нә икен­че­се тул­ган ха­лык ара­сы­на Сол­тан да кы­сыл­ды. Ишек­лә­ре ябы­ла ал­мау­дан га­зап­лан­ган шо­фер­ның ки­рә­ген­нән ар­тык әшә­ке сү­ге­неп реп­ро­дук­то­рын­нан кыч­кы­ру­ы­на да ко­лак сал­мый­ча, һәр­кем уты­рып ки­тәр­гә ты­ры­ша иде. Са­сы һа­ва­лы ав­то­бус те­лә­ми­чә ге­нә куз­га­ла-кузгала барырга ма­таш­ты. Әле ки­чә­ле-бү­ген­ле мон­дый яман мәх­шәр­дән ко­ты­ла­ча­гы­на сө­е­неп йөр­гән Сол­тан, үзе­нең го­ме­ре ал­га та­ба да шу­шы­лай үтә­сен уй­лап, йө­рәк ма­ен кайнарлатты. Тор­мыш­та аның ке­бек­ләр­гә җи­ңел ге­нә бә­хет кил­ми шул. Ты­ры­шып-ты­рма­шып кы­на да мо­ра­ды­ңа җи­тү­лә­рең, ай-һай, бу­лыр ми­кән?

 

 

И­кен­че бү­лек

На­ил Фатыйхович юк­тан гы­на бор­чы­лып ал­ды. Аны Риз­ван Ха­фи­зо­вич эз­ләт­кән икән, хәт­та сәр­кә­тип ха­ным уры­нын­да бул­ма­ган. Те­ле­фон­ны Са­бир Кәш­фи­е­вич ал­ган да, нәр­сә әй­тер­гә бел­мә­гән­нән төр­ле сә­бәп­ләр уй­лап чы­га­рып ма­таш­кан. Ял­ган­лый бел­мә­гән ке­ше­гә ни­гә дип ин­де ан­дый эш­кә то­ты­ныр­га. Имеш, На­ил Фатыйхович Әдә­би му­зей­га кит­кән, уку­чы­сы­ның хә­лен бе­ле­шер­гә. Тап­кан сүз. Әл­бәт­тә, Риз­ван Ха­фи­зо­вич, ышан­ган. Бу­ла тор­ган хәл дип ки­леш­кән. Ярый әле ан­да шал­ты­ра­тып ма­таш­ма­ган. Юк­са Са­бир Кәш­фи­е­вич үзе дә кы­ен хәл­дә ка­лыр иде. Бер ял­гы­шың ар­ка­сын­да го­мер бу­е­на җый­ган ав­то­ри­те­тың­ны югал­ту авыр тү­гел ул.

Нәш­ри­ят­та эш­лә­рен бе­те­реп, тә­мам­лан­ган хез­мәт­ләр­не ки­тап итеп чы­га­ру бу­ен­ча ки­ле­ше­нү­ләр­гә ире­шеп, эш уры­ны­на тә­мам арып кайт­кан про­фес­сор­га бу хак­та бел­де­рел­гәч, ул тәмам ап­ты­рап кал­ды. Са­бир Кәш­фи­е­вич­ны ачу­ла­на ал­мый иде. Ни ди­сәң дә “уң ку­лы” шул, ыша­ныч­лы ке­ше­се.

— Мин, бо­лай, сез­гә урын­сыз бәй­лән­мә­сеннәр өчен ге­нә сә­бәп тап­кан идем. Әллә кирәкми иде?

Са­бир Кәш­фи­е­вич­ның авыр ва­кыт­лар­да шу­лай кот­кар­га­лый тор­ган га­дәт­лә­ре бул­ган­лык­тан, На­ил Фатыйхович аңа үп­кә­ли ал­ма­ды. Кай­да йөр­гән­ле­ген сөй­ләп бир­де дә, Әдә­би му­зей ха­кын­да сүз чык­кан­лык­тан, исе­нә тө­ше­реп:

— Сол­тан Габ­дел­җә­лә­е­вич шал­ты­рат­ма­ган­дыр?— дип со­ра­ды.

Җа­вап­ка “юк” сү­зен­нән ар­ты­гын ишет­мә­гәч, бу хак­та бө­тен­ләй оны­тыр­га ки­рәк­ле­ген кү­ңе­ле­нә бер­ке­теп, Риз­ван Ха­фи­зо­вич­ның но­ме­рын җый­ды. Алар­ны тиз то­таш­тыр­ды­лар. Исән­лек­лә­рен бе­леш­кән­нән соң:

— Ә­йе, шун­да дип кит­кән идем, әм­ма нәш­ри­ят­та озак тук­тал­дым да ба­рып тор­мас­ка бул­дым!

П­ро­фес­сор ял­ган­нар­га мәҗ­бүр иде. Әм­ма сү­зе­нең дә­ва­мын­да ки­рәк­ле мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итү­гә кү­чеп, ни өчен үзен эз­ләт­кән­ле­ге ха­кын­да да бе­леш­те:

— Ни­чек ака­де­мик­лык­ка?.. До­ку­мент­лар­ны әзер­ләр­гә?.. Ва­кыт аз?.. Бәл­ки ки­рәк­мәс­тер?.. Юк... Алай ди­мәс идем...

Бү­лек мө­ди­ре На­ил Фа­тый­хо­вич­ның көт­мә­гән­дә инс­ти­тут ди­рек­то­ры Риз­ван Ха­фи­зо­вич­ка те­ле­фон­нан со­рау ар­ты со­рау яу­ды­ру­ла­рын­ тың­лап то­ру­чы Са­бир Кәш­фи­е­вич­ка һич­нәр­сә аң­ла­шыл­ма­ды. Шу­лай да ул бер нәр­сә­не тө­ше­нер­гә өл­гер­де: тиз ара­да ниндидер до­ку­мент­лар әзер­ләр­гә бо­е­ра­лар. Ди­мәк, та­гын эш ар­та. Нәр­сә-нәр­сә, әм­ма бу як­тан, до­ку­мент­лар мәсь­ә­лә­сен­дә, бү­лек­тә ге­нә тү­гел, инс­ти­тут­ның үзен­дә дә Са­бир Кәш­фи­е­вич ке­бек җи­де пот тоз аша­ган га­лим юк­тыр. Ва­кы­ты бе­лән аңа На­ил Фатыйхович­ның да йо­мыш­ла­ры төш­кә­ли. Бар­ча до­ку­мент­лар­ны мөдир үз ку­лын­нан үткә­рер­гә кү­нек­кән бул­са да, ки­ңәш­кә ба­ры­бер мох­таҗ. Ме­нә шун­да ки­рәк тә ин­де аңа Са­бир Кәш­фи­е­вич. Бер күз са­лып чык­са да хә­зер ти­еш­ле сүз өс­тәп җи­бә­рә, фор­маль якларга да тө­гәл­лек кер­тә. Аның бү­ген­ге “бел­дек­ле­ле­ге” ара­ла­рын су­ы­тып то­рыр­га да мөм­кин иде, әле ярый ме­нә шу­шы нәр­сә ки­леп чык­ты.

Са­бир Кәш­фи­е­вич ял­гыш­ма­ган икән. Чын­нан да до­ку­мент­лар мәсь­ә­лә­се куз­га­тыл­ган. Ака­де­мик­ дәрәҗәсенә институтның Гыйльми шурасы На­ил Фатыйховичны тәкъдим итәргә уйлап тора икән, ә үзегез га­ри­за яз­ма­гыз әлегә дип кы­зык­сын­ган Риз­ван Ха­фи­зо­вич. Хәт­та та­ләп тә иткән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных