Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 53 страница




Хә­ер, ко­ры дош­ман­лык бе­лән ге­нә дә ка­лыр­га мөм­кин иде. Әм­ма Инс­ти­тут җи­тәк­че­ле­ге­нә Коммунистлар партиясенең Өл­кә Ко­ми­те­тын­нан хат ки­леп төш­те. На­ил Фатыйхович өс­тен­нән ши­ка­ять алын­ган да, ан­да языл­ган факт­лар­ның тик­ше­ре­лүе та­ләп ител­гән. За­ма­на­сы­на кү­рә иң юга­ры хө­кем йор­ты бул­ган­лык­тан, Өл­кә Ко­ми­те­ты кар­шын­да һәр­кем, хәт­та рес­пуб­ли­ка про­ку­ра­ту­ра­сы да “йо­мыш­чы ма­лай­лар” хи­са­бын­да гы­на йөр­тел­гән чак­лар шул әле.

Ши­ка­ять ха­кын­да ишет­кәч, про­фес­сор ко­е­лып төш­те. Бу аның мо­ңа ка­дәр план­лаш­ты­рып куй­ган һәм ни­ят­лән­гән фән­ни тик­ше­ре­нү эш­лә­рен юк­ка чы­га­ру, алар­ны хуп­ла­мау бе­лән бер иде. Әйе, аны ял­ган­чы­лык­та, гыйль­ми баш­баш­так­лык­та гы­на да га­еп­ләп кал­ма­ган­нар, бәл­ки җи­тәк­че сый­фа­тын­да саф­са­та­чы бу­ла­рак бә­я­лә­гән­нәр. Бу ин­де үзен инс­ти­тут­тан ук чы­га­рып таш­лар­га те­ләү иде.

Ул ва­кыт­лар­да Институтта директор булып яңа гы­на эш­ли баш­ла­ган Риз­ван Ха­фи­зо­вич, бо­лар­ны укып чык­кач, На­ил Фатыйхович­ка:

— Ү­зе­гез­гә мө­дир­лек­тән ки­тәр­гә ту­ры кил­мә­гәе,— дип ки­ңәш бир­гән­дәй фи­ке­рен бел­де­реп әйт­те.

Ди­рек­тор­ның шу­шы рә­веш­тә эш итәр­гә ха­кы да бул­ган­дыр. Әм­ма ул да уп­тым ила­һи, ор­дым-бәр­дем ке­ше тү­гел, шу­шын­дый ук хәл­дә үзе дә ка­лып, ан­дый те­гер­мән­не уз­ган­нар­ның бер­се иде. На­ил Фатыйхович­ка уй­лар­га куш­ты да, бү­лек­нең ол­пат га­ли­ме, тоз­ның-ут­ның тә­мен ях­шы аер­ган Са­мат Ша­ки­ро­вич­ны үзенә дәш­тер­де. Те­лә­сә, кол­ле­га­сы­ның му­е­ны­на нәкъ менә шул карт про­фес­сор бо­гау са­лыр­га мөм­кин иде. Ә ни­гә, уты­зын­чы һәм кы­ры­гын­чы ел­лар­да аның, шушы чандыр гәүдәле, көлемсәр йөзле, күзләре авыртуны сәбәп итеп кара күзлектән йөрүче, даны югарыда булган галимнең бер төч­ке­ре­ге бе­лән әлегәчә күп­ме­ләр­нең си­хә­те бо­зыл­ды да, исем­нә­ре оны­тыл­ды. Мо­ңа ка­дәр ан­дый эш­ләр­гә кө­че җит­кән ке­ше­нең хә­зер ге­нә код­рә­тен­нән кил­мәс, ди­сез­ме?

Әмма көтелмәгән хәл булды. Бөтен буе метр ярымнан артмаган, аңа да карамастан, кешеләрне изеп китәргә яки чөеп җибәрергә яраткан Ризван Хафизович, калку итеп махсус ясаттырылган өстәле артына кереп утыруга, тагын да әллә кем сыйфатына керергә теләп тамак кырырга өлгермәде:

— На­ил Фатыйхович ке­бек та­ныл­ган га­лим бе­лән уй­нар­га яра­мас!— дип сү­зен баш­ла­ды Са­мат Ша­ки­ро­вич, ди­рек­тор ку­лы­на ши­ка­ять кә­га­зен ки­ре кай­та­рып. Аның шома йөзе һәм кара күзлеге бу вакытта дивардагы В.И.Ленин сурәтенә төбәлде. Карт профессор мон­нан соң хәт­та бер ге­нә сүз дә әйт­мәс­кә мөм­кин иде. Риз­ван Ха­фи­зо­вич та ти­рән җы­ер­чык бу­раз­на­ла­ры бе­лән сө­рел­гән йө­зен бер ха­ләт­тә, үзгәрешсез кал­дыр­ды. Аның фи­ке­ре Са­мат Ша­ки­ро­вич­ны­кы бе­лән ту­ры ки­лә иде­ме, әл­лә юга­ры­дан ук бе­рәр ки­ңәш тө­ше­рел­гән­ме — алары ук бил­ге­сез кал­ды.

— Ши­ка­ять­тә языл­ган­нар­га кил­гән­дә, мин андагы сүзләр бе­лән та­ныш ин­де!— Мо­ның бер дә се­ре юк ди­гән төс­ле, Са­мат Ша­ки­ро­вич йө­зе­нең тө­сен бер генә дә үз­гәрт­мә­де, әмма кара күзлеге директорга таба борылды. Шо­ма би­те һәм җы­ер­чык­сыз маң­гай­ла­ры аны алт­мыш­тан уз­ган ке­ше итеп күр­сәт­мә­сә­ләр дә, кыл ке­бек ка­ты, әм­ма ак чәч­лә­ре мөх­тә­рәм зат икән­ле­ге­нә иша­рә­ли иде­ләр.

— На­ил Фатыйхович әй­тер­гә өл­гер­мә­гән­дер бит?— Риз­ван Ха­фи­зо­вич, эш­не ал­дан исәп­ләп кы­лыр­га га­дәт­лән­гән­гә кү­рә, җа­вап­ны да рас­лау сү­зе бу­ла­рак ише­тер­мен дип көт­кән иде, ял­гыш­ты.

— Юк,— ди­де, бер дә исе кит­ми­чә ге­нә Са­мат Ша­ки­ро­вич.— Сез­дән яше­рер­гә ки­рәк тү­гел­дер. Сүз ия­се бе­лән йөр­ми. Бу хат бе­лән мин эл­гә­ре­рәк та­ныштым. Ип­тәш­ләр, яз­гач, ми­ңа да укы­тып, ки­ңә­шем­не со­ра­ган иде­ләр. Ул ва­кыт­та ник­тер алар­ның ни­ят­лә­рен хуш күр­дем. На­ил Фатыйхович­ның үзе­нә дә әй­тә алам: бе­раз җай­ла­шыб­рак кит­те, бик ты­ныч, та­выш-гау­га­сыз, ал­дын-ар­тын ка­ра­мый­ча эш­ли баш­ла­ды. Ә мө­дир ке­ше­гә үл­чәү­ле бу­лыр­га ки­рәк. Куз­гал­дыр­га­лап куй­ма­ган­да, һа­ман бер төс­ле­гә ге­нә ки­тә ул. Гәрәевичләр рәхәткә чыкты. Шома егетләргә рәхәт заманнар җитте.

А­ның бу сүз­лә­рен Риз­ван Ха­фи­зо­вич нигәдер үз исе­ме­нә дә ка­бул ит­те, башын иеп, кызарып куйды. Юга­ры бе­лем би­рү инс­ти­ту­тын­да ни го­мер­ләр яшь­тән рек­тор булып, анда да га­лим­нәр ара­сын­да аң­ла­шыл­мау­чы­лык чык­кан оч­рак­лар­ны күп күр­гән иде ул. Әм­ма ан­да­гы­лар — үз­гә. Ва­кыт­ла­ры юк, лек­ция һәм укыту эш­ләре белән мәш­гуль­ләр. Дө­рес, бәл­ки ка­фед­ра­лар­да яка­га-яка кил­гә­ләү оч­рак­ла­ры бул­ган­дыр, сизелми калгандыр? Ә мон­да, ака­де­мик сис­те­ма­да, кү­рә­сең, мө­нә­сә­бәт­ләр бө­тен­ләй баш­ка­ча­рак икән. Мө­дир­ләр­не урын­на­рын­нан куз­гат­ка­лап тор­ма­ган­да, мүк­лә­нә баш­лый­лар ди­гә­не­ме әллә бу карт профессорның?

Әм­ма сүз ул хак­та бар­мый, Са­мат Ша­ки­ро­вич бү­тән нәр­сә­ләр­не күз­дә то­та, На­ил Фатыйхович­ны за­ма­на­га ярак­лы рә­веш­тә, “тиз­лә­неш темпла­ры­на” кү­чәр­гә этә­рү ки­рәк­ле­ген бел­де­рер­гә те­ли иде. Үзен, карт бул­са да, дә­вер су­лы­шын ях­шы то­ю­чы ке­ше итеп сиз­гән­лек­тән, ул бу уенда ха­та­сыз дип исәп­лә­де.

— Бел­гән­сез, әм­ма На­ил Фатыйхович­ка әйт­мә­гән­сез. Һич югы без­гә ке­рер­гә иде. Уй­ла­шыр­га, ки­ңә­шер­гә.

Са­мат Ша­ки­ро­вич бу ми­нут­та, ди­рек­тор­га мыс­кыл­лы ка­раш таш­лап, авы­зын еру­дан ты­е­ла ал­ма­ды, җитмәсә өстәп тә куйды:

— Ки­рәк тап­кан бул­са­лар, ип­тәш­ләр үз­лә­ре дә кер­теп бир­мәс­ләр иде­ме? Мин алар­ның эше­нә ка­ты­шыр­га те­лә­мә­дем.

Риз­ван Ха­фи­зо­вич­ның бу сүз­ләр­гә кар­шы бә­хәс куп­та­ра­сы кил­мә­де. Әмма ачуы килде. Үчле кешеләрдән икәнлеген карт профессор әллә белми, әллә санга алмый иде — һич аңлашылмады. Ризван Хафизович шунда Са­мат Ша­ки­ро­вич ха­кын­да уй­лап та куй­ды: “Бу карт төл­ке хәй­лә­сез йөр­мәс, бик сак эш йөрт­кә­нең хә­ер­ле. Ял­гыш аң­ла­шыл­ган сү­зе дә үзе­ңә кар­шы кул­ла­ны­лыр­га мөм­кин!” Әм­ма бо­лай ук сак­ла­ну­ның һич тә ки­рә­ге юк иде. Монысы башына да кермәде.

Самат Шакирович исә, ди­рек­тор­дан чы­гу­га, уң­га-сул­га ка­гы­лып тор­мас­тан, На­ил Фатыйхович­ның ише­ген ач­ты Һәм рөх­сәт со­ра­ган­дай баш как­ты. Ал­га уз­ды. Ин­де бер­ни­чә көн­нәр мон­да кер­мә­гән­лек­тән, элек­ке уры­ны су­ын­ган иде. Ишек ша­кып то­ру­ны го­ме­рен­дә дә га­дә­те­нә ал­ма­ган Са­мат Ша­ки­ро­вич бу юлы да сүз­ләрен җиңел һәм га­ди ге­нә баш­лап кит­те. Хәл­ләр со­раш­тыр­ды. Са­бир Кәш­фи­е­вич бе­лән ки­ңәш­мә ко­рып утыр­ган На­ил Фатыйхович исә бер мәл­гә юга­лып кал­ган иде­ләр. Җа­вап­ла­ры өтек ке­нә чык­ты. Алар­ның нәр­сә ха­кын­да “эч уу­ла­рын” күз ал­ды­на ки­тер­гән Са­мат Ша­ки­ро­вич тагын да ту­ры­дан әй­теп куй­ды:

— Ан­да, На­ил энем, си­нең өс­тән ши­ка­ять кил­гән. Та­ныш­кан­сың, ди­де­ләр. Өл­кә Ко­ми­те­тын­нан ук тө­ше­рел­гән шул. Ни уй­лый­сың?

На­ил Фатыйхович бе­лән шу­лай ба­ла­сы­тып сөй­ләш­кә­ләү га­дә­тен­дә бар­лык­тан, ан­сы­на игъ­ти­бар итеп тор­ма­ды­лар, әм­ма нәр­сә уй­ла­ган­на­рын да җә­еп са­лыр­га исәп­лә­рен­дә юк иде төс­ле. Мо­ны си­зеп өл­гер­гән карт про­фес­сор:

— Юк­ка!.. Юк­ка алай эш­ли­сез,— дип, үзен тан­та­на­лы рә­веш­тә тот­а бирде.— Риз­ван Ха­фи­зо­вич­ка әйт­тем мин ан­да, си­не як­лап, На­ил энем!..

Бу сүз­ләр­не ише­тер­без дип көт­мә­гән­нәр. Са­бир Кәш­фи­е­вич­ның мәң­ге ти­гез хә­лен­дә кал­мас­ка мөм­кин бул­ган, әмма әлегә картлыктан курыкмаган, шулай да пеләшләнгән маң­га­ен­нан та­за тир бөр­тек­лә­ре бә­реп чык­ты. Ә На­ил Фатыйхович­ның рән­җе­гән кү­ңе­ле ачы­лып ки­тә ал­ма­ды. Шу­лай да ул ты­ныч­ла­на төш­те, озын, кыл кебек ирекле һәм кара чәчләрен арка иште. Соңгы ара­лар­да бө­тен­ләй дә сыр­ты бе­лән бо­рыл­ган карт про­фес­сор­ның шу­шы рә­веш­ле кабат йөз куюы ку­а­ныч иде, әл­бәт­тә. Әм­ма аның кем­ле­ген ях­шы бел­гән мө­дир бер-бер нә­ти­җә­гә ки­лер­гә ашык­ма­ды. Ос­та­зы уры­ны­на кү­реп йөр­гән ке­ше­се­нең дә аны са­тар­га ха­кы юк­лы­гын уй­ла­ган, хәт­та аңарга үпкәләргә дә өлгергән, ин­де тагын “җил уңаена борылды”, башкача булды да куйды дип уйлап, шушы хәйләкәр төлке Самат Шакировичтан өмет тә өз­гән иде ул. Йә, күр, ба­тып бар­ган­да са­лам таш­ла­ды тү­гел­ме соң? Са­лам дигәне бү­рә­нә­гә дә әве­ре­лер­гә мөм­кин бит әле, җитмәсә.

Һәм шу­лай ки­леп чык­ты да...

Га­ли Гә­рә­е­вич­кә “зил­зи­лә­ куп­та­рыр­га” көч бир­гән ке­ше­ләр­нең бер­се бу­ла­рак, Са­мат Ша­ки­ро­вич бу гау­га­ны тук­та­тыр­га да үзе­нең өле­шен кер­тә ала иде. На­ил Фатыйхович­ка бер ге­нә үп­кә­се дә юк хәл­дә, то­ра са­лып, ки­нәт ке­нә дош­ма­ны­на да әве­ре­лә­се кил­ми иде хәзер. Фән­дә оп­по­нент­лык бар әй­бер ин­де ул. Ял­гыш­лар­ны күр­сә­тә бе­лер­гә һәм та­ныр­га өй­рә­тер­гә ки­рәк.

Карт про­фес­сор бу як­тан үзен хак­лы дип уй­ла­ды. Әм­ма кү­ңе­лен­дә бү­тән бер хис­ләр, баш ми­е­нең ти­рән чо­кыр­ла­рын­да үз­гә уй­лар чиш­мә­се та­выш­сыз гы­на ага иде­ләр. Ул да бул­са за­ман үз­гә­рү­ен ол­ыга­еп кар­шы алуы бе­лән бәй­ле. Һай, ыша­ныч­сыз да ин­де бу дөнь­я­лар. Бер дә мәгъ­нә­се юк төс­ле кай­чак­та. Сулар да бер болгана да тына, заман да бер сикеренә дә утыра...

Ә­ле кай­чан гы­на Ста­лин­ дә­ве­рен бәд­до­га­га күм­гән иде­ләр. Оны­тыл­ган, хә­тер­ләр­дән мәң­ге­гә яңар­мас­лык итеп чы­га­рып таш­ла­ган иде­ләр бит. Ка­ян кил­де бу үз­гә­реш чо­ры, тиз­лә­неш ди­гән нә­мәр­сә? Урыс әдә­би­я­ты­на та­гын шул те­ма кайт­ты: Ста­лин ла­герь­ла­рын­да­гы вәх­ши­лек мат­бу­гат­та ку­ер­ты­ла, га­еп­ле­ләр исәп­кә алы­на баш­ла­ды­лар. Та­тар әдип­лә­ре чит­тә ка­ла­чак­мы? Кем­нәр­нең кем бул­ган­лык­ла­ры ха­кын­да түк­ми-чәч­ми сөй­ләп би­рү­че до­ку­мент­лар әл­лә юк ител­гән дип уй­лый­сың­мы?

Са­мат Ша­ки­ро­вич­ның та еллар тузаны астында калган гө­наһ­ла­ры ис­ке яра ке­бек ачыл­ды­лар. Те­ге дөнь­я­да­гы тә­му­гы­на ышан­мый ул, аңа ан­да яшәү юк. Мо­ны ях­шы бе­лә. Шун­лык­тан бу тор­мыш­ка, мон­да­гы яшә­еш­кә өмет баг­ла­ган иде дә, урыс­ка ыша­нып бу­ламы­ни, та­гын бары­сын да бу­тап таш­ла­ды. Бү­ген яки ир­тә­гә Са­мат Ша­ки­ро­вич­ның да үзен эт итеп таш­ла­я­чак­лар. Мо­ны эш­лә­сә, ба­ры тик Га­ли Гә­рә­е­вич ке­бек­ләр, аның янә­шә­сен­дә­ге­ләр хәл кы­лыр­га мөм­кин. Мат­бу­гат­та бер сүз кү­рен­сә, хә­зер тел­гә ке­реп ки­тә­чәк. Чыл­быр ке­бек, бер-бер арт­лы. Кай­дан баш­лан­га­нын һәм ни бе­лән бе­тә­сен дә күз ал­ды­на ки­те­рүе кы­ен. Те­ге ва­кыт­лар­да, ил­лен­че ел­лар ахы­ры­н­да бер мәр­тә­бә “ф­лю­гер” дип мыс­кыл ител­гәч, үзен та­зар­ту өчен күп­ме көч ку­яр­га ту­ры кил­де аңарга? Юк­са, Са­мат аб­за­гыз мон­да гы­на, бү­лек эчен­дә ге­нә ка­лыр иде­ме? Ди­рек­тор бу­лыр­лы­гы юк идеме? Бар иде, бик бар иде. Ыша­ныч итә­се­лә­ре кил­мә­де. Ста­лин ва­кы­тын­да чис­та кал­ган ке­ше юк иде ин­де ан­сы. Саф, чис­та­ җанлылар­ны үте­реп бар­ды­лар. Сөр­де­ләр, су­гыш­та кыр­дыр­ды­лар. Исән кал­ган­на­рын да со­вет­ча итеп “шө­реп­ләп” куй­ды­лар.

Бар­ча уй­ла­ры ме­нә шу­лар бе­лән бәй­ле бул­ган­лык­тан, Самат Шакировичны алар, Гали Гәрәевич төркеме, үз­е­нә бик җиңел буй­сын­дыр­ды­. Шуларга “ия­реп” китте дә иң ки­рә­ген хәл ит­те карт профессор абзагыз һәм ял­гыш­ма­ды. Әгәр дә шун­да На­ил Фатыйхович бе­лән бәй­ле ва­кый­га­лар мәй­дан­га чык­ма­са, көн дә юга­ры­дан да, түбәннән дә тук­тау­сыз кыз­ды­ры­лып тор­ган ха­лык һич­шик­сез аңа таш­ла­на­чак иде. Ә хә­зер, шушы хәлләр эчендә ул үз кешеләре исемлегенә кереп кала ал­ды. Әй­дә, бе­рәр­се әй­теп ка­ра­сын, кө­не-сә­га­те бе­лән үк ди­яр­лек сер­лә­рен ачып са­ла­чак бит ул алар­ның. Әле: “Сез үзе­гез мин­нән кай җи­ре­гез бе­лән ях­шы­рак?”— дип җан­на­рын ала­чак.

Теге вакытта, На­ил Фатыйхович­ка ор­ден би­ре­лү хә­бә­рен ишет­кәч тә, со­ңар­мый­ча, Са­мат Ша­ки­ро­вич бү­лек­кә ки­леп кер­гән, ин­де Га­ли Гә­рә­е­вич­ны да кү­рер­гә өл­гер­гән иде. Алар­ның үза­ра сөй­лә­шеп алу­ла­ры мө­дир­нең бу уңыш­ла­ры­на ри­за­сыз­лык бел­де­рү бе­лән тә­мам­лан­ды. Алай гы­на да тү­гел, На­ил Фатыйхович­ның йө­зе­нә бә­реп әй­тер­гә уй­ла­ган Га­ли Гә­рә­е­вич­ны да Са­мат Ша­ки­ро­вич үзе рух­лан­ды­ра ал­ды. Мон­нан соң бул­ган ике төр­кем­гә бү­ле­нү дә аның вәс­вәсә­сен­нән тыш кы­на бул­ма­ды. Ул алар­ның фи­кер­лә­рен һәрь­як­лап хуп­лый бир­де. Әм­ма бу юлы да ахыр­га ка­дәр ба­ра ал­ма­ды. Җил­нең уңа­е­на көй­лән­гән бо­ры­ны аны уң­нан сул­га бор­ды. Чөн­ки гау­га ар­тык­ка ки­теп, гадел хөкем мәсьәләсе килеп туды да На­ил Фатыйхович­ның өс­тен чы­га­ча­гы­на ыша­ныч арт­ты. Гыйль­ми җә­мә­гать­че­лек исә аны ачык­тан-ачык як­лар­га то­тын­ды, алар­га бү­тән төр­кем­нәр дә ку­шыл­ды. Мат­бу­гат­та чы­гар­ган мә­ка­лә­лә­ре ут­ны тагын да кыз­ды­ра­сы, мәсь­ә­лә­не хәл итү­не тиз­лә­тә­се урын­га, эт­ләр­не үр­тә­гән ке­бек ырыл­дап ма­та­шу гы­на бу­лып чык­ты кебек, әмма... Мө­дир­нең ав­то­ри­те­тын һәм сә­ла­мәт­ле­ген как­ша­тыр­га иреш­сә­ләр дә, үз­лә­ре утыр­ган агач­ка бал­та ча­бу ке­бек мәгъ­нә­сез­лек­кә әве­рел­ә барды бу гау­га. Га­ли Гә­рә­е­вич­ка ка­ра­та кис­кен фи­кер­ләр әй­тү­че­ләр дә кү­бәй­де. Ни хик­мәт, аның “де­гет исе аң­кып тор­ган ки­тап­лар­ны” мак­тап язу­ла­ры, ар­ты­гы бе­лән “кы­зыл­лан­ган” оч­рак­ла­ры, ком­му­нист­лар пар­ти­я­се­нең ка­ра­ла­рына ябыштырып әвәләгән ярым-гыйльми мә­ка­лә­лә­ре дә кал­кып чы­гар­га, бә­я­лә­нер­гә мөм­кин иде. Мо­ны да ис­кә ал­саң, На­ил Фатыйхович бе­лән ти­гез яры­ша ал­ма­я­ча­гын кү­зал­лау бер дә авыр эш түгел, күп уй­ла­ну һәм эз­лә­нү та­ләп ит­ми иде.

Са­мат Ша­ки­ро­вич­ның, ди­рек­тор­дан чыгуга, туп-туры мө­дир яны­на ке­рү­е хакындагы хәбәрне ишет­кән Га­ли Гә­рә­е­вич да­и­рә­се кот­кы­га төш­те. Төп “ст­ра­тег­”ның икен­че як­ка сиз­дер­ми ге­нә чы­га баш­ла­вы кө­рәш­нең җи­ңе­лү бе­лән тө­гәл­лә­нә­чә­ге­нә ачык дә­лил иде бу. Әм­ма ке­ше кү­ңе­ле үз дөреслегенә ыша­ну­чан шул ул. Өмет яшә­тә адәм ба­ла­сын.

 

И­кен­че көн­не ир­тән­ге сә­гать ун­га Риз­ван Ха­фи­зо­вич дирекциягә На­ил Фа­тый­хо­вич мө­дир­лек ит­кән бү­лек­не җый­ды. Гыйль­ми шу­ра әгъ­за­ла­ры да ча­кы­ры­лып, киң һәм һа­ва­лы иркен бүлмә бу ка­дәр ха­лык­тан та­ра­еп кал­ды. Сүз­не озын­га суз­мый­ча, ши­ка­ять­тә языл­ган факт­лар­ның дө­рес­ме-тү­гел­ме икән­ле­ген тик­ше­рер­гә то­тын­ды­лар. Ал­дан әзер­ләп, ал­ты по­зи­ци­я­дә На­ил Фатыйхович­ның га­еп­лән­гән бу­лу­ын Риз­ван Ха­фи­зо­вич биек урындыгында утырган хәлендә әй­теп уз­ды да:

— Бо­лар­ның кай­сы­сы ха­кын­да сез­нең нин­ди фи­кер­лә­ре­гез бар?— дип со­ра­ды. Гаугала “эшне” тикшерү башланып китте.

Тын­лык ур­на­шыр­га өл­гер­мә­де, беренче булып аягына яшь галим Сол­тан Кәбиров күтәрелде. Ан­нан мон­дый тә­вәк­кәл­лек­не көт­мә­гән иде­ләр булса кирәк. Шу­лай да сүз бир­де­ләр. Сол­тан Кәбиров ул ва­кыт­та На­ил Фатыйхович­ның ас­пи­ран­ты иде. Дис­сер­та­ци­я­сен яз­лык­та гы­на тик­шер­тү­гә ку­еп, бу көз­дә як­лар­га ук ни­ят­лән­де. Укуы да бе­теп ки­лә. Аның ке­бек уңыш­лы эш­лә­гән яшь­ләр соң­гы ел­лар­да инс­ти­тут­ка си­рәк кил­гән­лек­тән, Га­ли Гә­рә­е­вич та аңа хөр­мәт бе­лән ка­рый иде. Ме­нә ни­чек ки­леп чык­ты бит әле бу. Егет, алдын-артын карамыйча, фәнни җитәкчесен коткарам дип үзен утка ыргытты.

— Бу ши­ка­ять­тә ас­пи­рант­лар ха­кын­да дө­рес языл­ма­ган. На­ил Фатыйхович­ны ас­пи­рант­ла­ры бе­лән эш­лә­ми дип әйт­мәс идем. Бү­тән­нәр ха­кын­да бел­мим. Әм­ма мин яз­лык­та дис­сер­та­ци­ям­не тик­шер­тү­гә куй­дым һәм ул, бүлектәге галимнәребезгә яхшы мәгъ­лүм, На­ил Фатыйхович җи­тәк­че­ле­ген­дә языл­ды. Бо­лар бер­се дә сер тү­гел. Бү­лек тә шун­дый ка­рар чы­гар­ды: “Дис­сер­та­ци­я­не ка­мил­ләш­те­реп җит­ке­рер­гә дә яклауга куярга”, диелде. Бар­ча бүлеклә­ре дә фәнни дәрәҗәдә ка­бул ител­де. Кай­бер фи­кер­ләр белән генә килешүчеләр булды, анысы, аларда тикшерелгән мәсьәләләргә карашларым урынсыз яисә җит­лек­мә­гән икән, мон­да ми­нем ге­нә га­еп. Шу­шы көн­нәр­дә ахыр­гы ва­ри­ан­ты бе­лән бү­лек­не та­ныш­ты­ра алыр­мын дип исәп­лим.

Сол­тан­ Кәбировның бу сүз­лә­ре На­ил Фатыйхович дошманнары өчен кө­тел­мә­гән­рәк бу­лып чык­ты ах­ры­сы. Алар бер-бер­се­нә ка­ра­шып куй­ды­лар. Шу­шы ара­лар­да гы­на, югый­сә, үзен­нән дә бе­ле­шеп ка­ра­ган иде­ләр, дис­сер­та­ци­яң ни хәл­дә, җи­тәк­чең бу­лы­ша­мы дип. Сол­тан, алар­га җа­вап бир­гән­дә, шәх­си го­рур­лы­гын аяк ас­ты­на са­лып тап­та­мас өчен әл­бәт­тә: “На­ил Фатыйхович­ның ку­лы­на тап­шыр­ган­га ай­дан ар­тып ки­лә, фи­ке­рен әйт­мә­де әле. Язы­лып бет­те ин­де. Җи­тәк­чем­нең ку­лы гы­на ки­рәк”,— дип аларга бел­дер­гән иде. Ме­нә аның ул сүз­лә­рен ни­чек борып, ни рәвешле ки­те­реп чы­гар­ган­нар: ас­пи­рант­ла­ры бе­лән про­фес­сор эш­лә­ми, имеш, уку­ла­рын бе­те­рә­ләр дә, дис­сер­та­ци­я­лә­рен дә тап­шыр­мый­ча, бү­тән эш­кә оза­ты­ла­лар!

Әм­ма ул гаугачыларның яз­ган­на­рын­да хак­лык та бар иде. Чын­нан да соң­гы ел­лар­да Наил Фатыйхович җи­тәк­че­ле­ген­дә эш­ләү­че яшь­ләр ара­сын­да фән­гә их­лас кү­ңел­дән би­рел­гән­нә­ре аз бул­ды. Сол­тан Кәбиров та алар­ны яхшы бе­лә. Кай­сы бер­лә­ре ва­кыт уз­ды­ру өчен ге­нә фән ти­рә­сен­дә чу­а­лып ал­ган­нар, икен­че­лә­ре исә ком­со­мол һәм пар­тия өл­кә­сен­нән ки­леп, исем эз­ләп ке­нә йөр­гән­нәр. Бо­лар­ны да әйт­ми узар­га мөм­кин тү­гел. Га­лим­нәр ал­дын­да ха­кый­кать­не яр­ты өлеш аңлату бе­лән һич ни баш­ка­ру мөм­кин тү­гел.

— Фәнн­и хезмәт ул ос­тазың­ның гы­на ты­рыш­лы­гын­нан тор­мый, уку­чысы­ның да кө­не-тө­не көч са­рыф итү­ен та­ләп итә...

Сол­тан­ Кәбировның бу сүз­лә­ре бе­лән утырыштагылар бары­сы да ки­леш­те­ләр. Ал­га та­ба бу мәсь­ә­лә­дә нәр­сә бул­са да өс­тәү урын­сыз иде. Га­лим­нәр үз­лә­ре дә бе­лә, ас­пи­ран­ту­ра­га кер­гән яшь­ләр­нең ун­нан бе­ре ге­нә фән­дә кал­га­лый­лар һәм чын мәгъ­нә­сен­дә гый­лем диң­ге­зе­нә чу­ма­лар. Ә кал­ган­на­ры­на ба­ры тик исем һәм дә­рә­җә ге­нә ки­рәк. Фән дөнь­я­сын­да карь­е­рист­лар бик си­рәк төп­лә­неп ка­ла. Ан­да да алар пар­тия та­ри­хы ке­бек, яки ком­му­низм те­о­ри­я­се­нә ба­гыш­лан­ган юнә­леш­ләр­не сай­лап ала­лар. Чын га­лим­нең җит­ле­гүе өчен ас­пи­ран­ту­ра­ның өч елы гы­на аз. Ки­мен­дә биш ел баш кү­тәр­ми эш­ләр­гә ки­рәк. Бәл­ки шун­нан соң гы­на сер­ләр дөнь­я­сы­ның ач­кы­чын ку­лы­ңа тө­ше­рә­сең һәм, ха­та­лар­га төр­те­лә-төр­те­лә, ха­кый­кать­кә дә ире­шә­сең. Әле аның син дө­рес дип тап­ка­ны да ял­гы­шу бу­лыр­га мөм­кин. Чын га­лим­нәр алар ака­де­мия сис­те­ма­сын­да да си­рәк оч­рый­лар, ә ме­нә “чи­лә­ре” күп­ме икән­ле­ген са­нап бе­те­рер­лек тә тү­гел­дер.

Бо­лар­ны ях­шы аң­ла­ган фән эш­лек­ле­лә­ре үз­лә­рен­дә кы­ен­сы­ну той­ды­лар. Шун­да ши­ка­ять­че­ләр­нең яз­ган­на­ры­на ки­ре кай­тып, Риз­ван Ха­фи­зо­вич:

— Я­рый, бу мәсь­ә­лә­дә ур­так фи­кер­гә кил­дек, кар­шы­лар юк­тыр?— ди­де.— Шикаятьнең бу өлеше сафсатага корылганы аңлашылды. Аны дөрес язылган дия алмыйбыз. Ризамы?

А­ның сүз­лә­ре­нә бәй­ле рә­веш­тә һәм­мә­се баш сел­ке­де­ләр. Ни­дер өс­тәр­гә һәм яңа­дан бә­хәс баш­лар­га урын кал­ма­ды. Шу­лай итеп, Солтан Кәбировның чыгышыннан соң, На­ил Фатыйхович­ны бе­те­рер өчен кул­ла­ныл­ган ар­гу­мент­лар­ның бер­се чел­пә­рә­мә кил­де. Кал­ган­на­ры җит­ди­рәк һәм кат­лау­лы­рак иде­ләр.

Гыйль­ми эш­ләр­нең әһә­ми­я­тен та­рих үзе бил­ге­ли. Эн­җе дип бү­ген ка­бул ител­гән ачыш та ир­тә­гә чүп­кә чы­гар­га мөм­кин. Ә га­еп­ләү­че­ләр нәкъ ме­нә шу­ны ис­тән чы­га­рып эш ит­кән­нәр иде. Шун­лык­тан бу мәсь­ә­лә­гә ачык­лык кер­тү га­җәп дә­рә­җә­дә кы­ен­лык­лар ту­дыр­ды. Ахыр чик­тә ала­ры да урын­сыз дип та­был­ды. Әм­ма мө­дир бу­ла­рак На­ил Фатыйхович­ның бү­лек­тә­ге эш­не җи­тәк­ләп ба­руы ту­рын­да­гы пункт­ка ки­леп җит­кәч, Риз­ван Ха­фи­зо­вич ир­ке­нә­еп кит­те. Аның бе­лү­ен­чә, Га­ли Гә­рә­е­вич җи­тәк­че­лек урын­ды­гы­на уты­рыр­га күп­тән­нән тал­пы­на иде. Кай­чан мон­да ди­рек­тор бу­лып кил­гәч тә, бе­рен­че­ләр­дән бу­лып, аның авы­зын­нан:

— О­еш­ты­ру эш­лә­рен­дә бер­гә-бер­гә бар­ган­да, күп нәр­сә­ләр­не май­та­рыр­быз әле,— ди­гән сүз­не ишет­те. Өмете зурдан икәнлеген аңлады. Шун­нан соң бе­раз са­га­еп та кал­ды. Әгәр шун­да ук бу мәсь­ә­лә­гә икен­че­рәк як­тан ка­ра­са, бәл­ки бу та­выш-гау­га­га урын да кал­мас иде. Га­ли Гә­рә­е­вич аның күз ал­дын­да чын­нан да бул­дык­лы һәм җит­лек­кән га­лим сый­фа­тын­да йөр­де. Әгәр дә шу­шы зил­зи­лә чык­ма­са, бу фи­ке­рен күңелендә һа­ман сак­лар иде. Ә хә­зер ул: “Карь­е­рист икән, ан­дый ке­ше­не үз ти­рәң­нән чит­тә­рәк то­ту хә­ер­ле. Бү­ген тү­зеп кал­са да, ир­тә­гә яка­ңа ки­леп ябы­шыр­га мөм­кин”,— дип уй­лый һәм аның шу­лай ба­рып чы­га­сы­на шик­лән­ми иде. Әгәр дә тор­мыш­ны бел­мә­сә, маң­га­ен­да­гы сыр­лар­ның бә­я­сен тө­шен­мә­сә, ба­ры тик үз кө­че һәм ты­рыш­лы­гы бе­лән бу дә­рә­җә­лә­ре­нә иреш­мә­сә, баш­ка­ча да фи­кер йөр­тер иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных