ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 54 страницаШулай да ул башкача фикер дигәне шушы утырыш вакытында кинәт туды: әгәр дә Гали Гәрәевичка яңа бүлек оештырсалар, бүре дә тук була, сарык та исән кала түгелме соң? Гадел хөкемдарлар шуңа тырышмаганнармы? Әмма бераз соңгарак та калмаганмы? Наил Фатыйхович һәр сорауга үз ягыннан җавап бирә барды. Теге яки бу теманы эшләүдә катнашкан галимнәрнең барсыннан да берәмтекләп диярлек аңлатмалар алынды һәм җитәкчелекнең шәхси роле, ярдәм дәрәҗәсе билгеләнде. Бу яктан чыгып караганда, гаепләнүче профессорның хаталары табылмады кебек. Бүлектә эшләнгән темаларның формаль яктан гына да барыбер җитәкчесе Наил Фатыйхович булганлыгы һәркемгә ачык билгеле иде. Шунлыктан Гали Гәрәевич төркеме кыен хәлдә калды. Шикаятьләрендәге гаепләүләре бөтенләй үк расланмады диярлек. Дөрес, әгәр дә теләгендә булса, Ризван Хафизович үз позициясен үзгәртергә дә мөмкин иде. Институт аның карамагында, теләсә кайсы галимне эшеннән азат итәргә, фәнни хезмәтләреннән канәгатьсезлек белдерергә аның көченнән килә түгелме? Әгәр дә шушы гаугачыларны бергә җыйнап, Гали Гәрәевичка бүлек ачканда, ахыры нәрсә белән бетәр? Бу сорау да Институт директоры Ризван Хафизовичны борчып алды. Үзен бик яхшы җитәкче һәм стратег буларак белгән кешегә бер-бер карарга килү әллә ни авыр түгел иде. Әмма гаугачылар бүлеге, әгәр дә аны ачсалар һәм Гали Гәрәевичны аңарга баш итеп куйсалар, үз эчләрендә талашып-бозылышып бетмәсләрме? Кем белә, бәлки алар монолит бер коллектив булып алырлар. Һәрхәлдә Наил Фатыйхович кул астында эшли алмаячаклары көн кебек ачык. Ризван Хафизович үз акылына сөенә бирде: дөрес карарга килеп җиткән икән ул! Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлекне таркатырга, икегә аерырга, берсенә аның үзен җитәкче итеп калдырырга, икенчесенә Гали Гәрәевичны куярга. Гауга да сүнәчәк, бәхәсләр дә бетәчәк. Фәндә өйрәнәсе, тикшерәсе мәсьәләләр җитәрлек. Барысына кул һәм кадрлар гына җитеп бетми. Ә монда вакыйгалар үзләре шушыны таләп итә. Ризван Хафизовның йөзе яктырып китүне утырыштагылар һәммәсе дә тойды. Берәүләр аны Наил Фатыйховичны батыручылар өчен сөенә дип кабул итте, икенчеләре киресенчә уйлады. Әмма директорның кайгысы башка икәнлеген сиземләве бик авыр иде. Наил Фатыйховичны аргументлары белән яклап чыгучылар бер Солтан Кәбиров кына түгел, Сабир Кашфиевич һәм Самат Шакирович та иделәр. Ул вакытларда Сабир Кәшфиевич институтта дәрәҗә казанган, ничә еллар рәттән коммунистлар партиясенең бюро рәисе булып сайланган, профсоюзны да җитәкләгән ышанычлы кешеләрнең берсе иде. Шунлыктан аның һәр сүзенә игътибарлык күрсәтергә мәҗбүр булдылар. Гали Гәрәевич әүвәле аны үз ягына аударырга тырышып караса да, барып чыкмады. Сабир Кәшфиевичның җитәкчеләргә, ниндилекләренә карамастан, ялагайлык итүе һәм ярарга тырышуы билгеле факт иде. Шунлыктан аны Гали Гәрәевич төркемендә башта ук бик өнәп бетермәделәр. Сабир Кәшфиевич алардан бик тиз тайпылды һәм үзләренең эрелекләренә зарлансыннар, араларына кертә алмауларына шул комачау итте дигән фикер белән яши башлады. Әмма гаугачылар үзләренчә фараз кылдылар, аның ишеләр белән вакланып маташырга теләмәүләрен сөйләнеп йөрделәр. Гамәлләре күп яктан менә шул сәбәпле дә хаталы булды. Самат Шакировичка бу хәлләр шактый авырга килде, чөнки ул иң соңгы көндә генә позициясен үзгәртмәде. Әүвәле, Гали Гәрәевич төркеме белән бер адымнан атласа, аларның фикерләрен хуплап, сүзләрен күтәреп кабул итсә, хәтта мактап та куйгаласа, инде хәзер Наил Фатыйховичны тулысынча диярлек яклау ягына басты. Аңа болай адашып алулары авыр тәэсир итте, йөрәгендә чәнчү барлыкка килде. Әмма холкының йомшаклыгы, төптән уйлап эш итә белүе, зурдан кубуны яратмавы аны фәрештә кебек саклый иде. Утырыш ахырында бер нәрсәгә төгәл ачыклык кертелде: Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлекне икегә бүлмичә, алардан Гали Гәрәевич төркемен аерып чыгармыйча һич мөмкин түгел икән бит. Ризван Хафизович иң әүвәл шуны белдерде һәм моннан соң тавыш-гауганы туктату урынлы булачагын ассызыклап узды. Аның фикере белән күпләр килештеләр. Куркыныч рәвештә кабарып күтәрелгән зилзилә шушы карардан соң акрынлап кына тынарга тиеш иде. Әгәр дә Гали Гәрәевич институтта калырга уйлый икән, Ризван Хафизович фикере белән теләмәсә дә килешергә мәҗбүр. Бүтәнчә мөмкин түгел. Революция дәвере үз гыйсьянчыларын мәйданга чыгара. Кичәге көндә тыныч күренгән бәндә дә мондый чорда бөтенләй үзгәрергә, кан коючыга әверелергә мөмкин. Ә моны аңлап җиткермәгән, комсомол һәм партия кабинетларындагы тәрәзәдән дөньяга карап фикер йөрткән, Ленинны мәңгелек идеал итеп сайлаган Кремль хуҗасы үзе идарә иткән елларын революцион үзгәреш дип тә атарга өлгерде. Әмма халык акырын кузгалды. Ул әлегә җитәкчеләренә азау тешләрен күрсәтү һәм кесә төбеннән генә йодрык янау белән мәшгуль иде. Әгәр дә Сталин дәверендә берәүләр икенчеләрдән куркып яшәсәләр, Горбачев чорында куркыту һәм өркетүгә күчә башладылар. Хатаң булу мәҗбүри түгел, анысы кемдә дә бар. Ачу гына килсен, чәйнәп ташларга мөмкин икән бит! Сәбәбе дә кирәк түгел, теләк булса, сәбәп табыла ул! Буйсынучылар һәрвакыт дөрес, җитәкчеләр кайчан да хаталы. Менә шушындый гади һәм гадәти формуладан үстерелгән сыйнфый көрәш теориясе белән коралланган совет кешесе үзе утырган агачның тамырына, әгәр дә болай дәвам итсә, көннәрнең берендә балта чабарга тиеш иде. Ә аннан соң тагын агач утыртырга, ягъни үзара мөнәсәбәтләрне яңа баштан тергезергә тотыначак. Бер яки ике буынның гомере менә шуның белән үтеп китәчәк. Кисүе — җиңел, утыртып үстерүе генә авыр. Бүген барысын да җимереп ташлагач, иртәгә ничек төзи башларга кирәклеген белсәң дә, бу яңадан коруның никадәр көч, вакыт һәм мөмкинлекләр таләп итәчәген күз алдына да китермисең шул. Утырыштан соң Ризван Хафизович, дәшеп, кабинетында Наил Фатыйховичны һәм Гали Гәрәевичны калдырды. Аларны күзгә-күз, өстәлнең ике ягына капма-каршы утыртты һәм шул тамашада тынычланып алды. Бер-берсенә бүредәй караган ике хезмәткәрен үзара дуслаштырырга тиеш иде ул. Әмма моның мөмкин түгеллеген үзе дә белә, шулай да... — Арада килеп туган килешмәүчәнлек кебек хәлләр була торган нәрсә инде ул,— Ризван Хафизович шушындый гомум мәгълүм сүзләрдән башлап киткәндә күз карашын Гали Гәрәевичка төбәп торды. Аның боларны ничек кабул итүен сиземнәргә теләдеме, әллә ачуланасы килгәннән шулай иттеме, кем белә? Әмма тавышын үзгәртмәде. Мәсьәләнең хәл ителгәнлегенә сөенә иде кебек ул, Наил Фатыйховичка карашын күчергәндә йөзенә елмаю йөгерде.— Белүем буенча, сез элекләрне бик дустанә мөнәсәбәттә булгансыз икән, шулаймы? Ике як та боларны раслап баш кагарга теләмәделәр. Соңгы көннәрдә бер-берсенә карата дошманлыклары шул дәрәҗәгә җиткән иде ки, моннан соң ничек уртак арбаны җигелеп тартачакларын күз алдына китерүе дә кыен. — Хәзер, бу сөйләшүдән дигәнем, элеккечә дуслар булып чыксагыз иде. Ялгышлар бар инде ул. Бер-беребезне гафу итә белмәсәк, яшәп торасы да юк. Директорның бу сүзләре аларга гына түгел, аның үзенә дә кагыла иде. Шунлыктан башын түбән иеп, бераз тынып калды. Аның һәр сүзен йөрәк итләренә язып барган ике профессор исә һаман да бер-берсенә йөзләрен күтәреп карый алмый иделәр. Кешеләр тавыш чыгаручыны чынлыкта гаепле дип таныйлар. Кимсетелүчене яклауга алыналар. Бу — борынгыдан калган хакыйкать. Синең хаклы булуың да мөмкин. Әгәр дөньяда дөреслекнең җиңүен бик телисең икән, бүтәннәрне кимсетерлек гамәлне үзеңә корал итәргә ярамый. — Сез, Гали Гәрәевич, аңлагансыздыр инде?.. Бөтен игътибарым сездә генә дигән төсле, Гали Гәрәевич күзләрен директорга таба күтәрде. Ул бүгенге утырыш нәтиҗәләреннән бер дә канәгать түгел иде. Чиксез үпкәләү һәм рәнҗү белән тулы карашы Ризван Хафизовичның тынычлыгын шунда ук бозды. — Аңлагыз, болай килешәме инде? Уйлап карагыз. Акыллы кеше бит сез!— Директор җайлы урынын ташлап чыкты. Кабинеты буйлап атлап китте. Болай да ябылган ишеген яңадан бер кат тартып куйды. Безнең сөйләшү — сер, бүтәннәр ишетмәсен дигән кебек аңлашылган шушы хәрәкәте бу очракта иң кулае иде. Урынына килеп утырганда тагын Гали Гәрәевичка мөрәҗәгать иткәндәй сүзләрен дәвам иттерде: — Егетләрчә түгел бу. Өлкә Комитетында да бу эшегезне хупламаганнар. Алга таба бәхәснең көчәя баруын теләмәс идем. Тиздән бүлекне икегә бүлергә дип тә тора идек бит. Мөдирлеккә гаугалы кешене күтәрүгә каршы чыксалар? Юк, алай ярамас, иптәшләр. Булмый. Бездә сезнең кебек талантлы галимнәр бармак белән генә санарлык. Менә, ел ахырынамы, аннан соңракмы, барыбер бүлекне таркатырга туры киләчәк. Әгәр дә бүген үзара аңлашмый калсагыз, мөдирлеккә читтән кеше чакыртырга туры килмәгәе? Ризван Хафизович шушы сүзләреннән соң махсус туктап калды. Гали Гәрәевичны алар белән тыңлата алганлыгын гүяки үлчәргә тырышып карап торды. Аның кызарганын, хәтта бүртә баруын тою аңа рәхәтлек бирде. Менә бит ничек борып җибәрә алды ул. Ә анда бер ахмак журналист кисәге Ризван Хафизович кадәр Ризван Хафизовичны җитәкчелек итә белмәүдә, алга карап, фикерләп эш итә алмауда гаепләп маташты. Менә хәзер шушында килсен, тыңлап утырсын иде, хаталануын төшенеп, гафу үтенүдән маңгаен ярып бетерер иде, бичаракаем! Ризван Хафизович, шунда сүзләренең уңай нәтиҗә биргәнлегенә һич тә шикләнмичә, инде Наил Фатыйховичка күчте. Монда да сүзләрнең куәтлесе кирәк иде. Кыйналганны кыйнаудан да рәхәт гамәл юк дигәндәй тавышны күтәрә төште, әмма беренче сүзләреннән үк тукталып калды. Аннары фикерен җыйды да “камчыларга” тотынды: — Сез дә инде, Наил Фатыйхович... Тәнкыйтьне дөрес кабул итә белергә, үзегезгә нәтиҗә ясарга кирәк! Әйе, үзегезгә! Җитәкчелек эшендә йомшаклык күрсәтергә ярамый. Без инде махсус рәвештә, сезне киләчәк фәнни ачышларыгыз өчен саклап калырга тырыштык. Әмма иптәшләр дөрес әйтәләр дип беләм! Моны берегездән дә яшермим! Әгәр дә алга таба да дошманлашсагыз, мөдирлектә калдыру-калдырмау мәсьәләсен Гыйльми шура утырышында күтәрергә туры килер... Директорның тавышы тагын да җитдиләнә һәм усаллана бара иде. Ул театр уйнадымы, әллә ихластан сөйләдеме, анысын алар күз алдына да китермәделәр, уйлап та карамадылар. Әмма аның гадел сүзләр сөйләмәве билгеле иде. Соңгы көннәрдә бу рәвешле каты бәрелүләрдән күңеле ватылган Наил Фатыйховичка тагын да авыррак булып китте. Шулай да ул ирләрчә ныклы калырга тырышты. Сер бирмәде, бары тик: — Мин үзем дуслык ягында,— дип әйтеп куйды. Гали Гәрәевичка кулын бирергә әзерлеген төшендергән Наил Фатыйховичтан директор канәгать калды. Ул инде тәмам арыган иде. Тагын бераз сүзсез утырганнан соң, күтәрелеп: — Ярар, шуның белән бетерик,— дип елмаеп ук җибәрде.— Кулларыгызны тотышыгыз да, дуслыкны яңартып җибәрегез! Бу әмер иде. Ул нәрсә әйтсә, шул булды. Шушы утырыштан соң мәңге бер-берсен гафу итмәячәк ике профессор, дуслыкка вәгъдәләшеп, кул бирештеләр. Чыгып китәргә мөмкин иде аларга, әмма Ризван Хафизович өстәп куйды: — Әйдәгез, Гали Гәрәевич, ул шикаятьне бөтенләй дә булмаган дип саныйк. Кире алыгыз. Аның кемгә кирәге бар. Авторитетыгызны бетереп ятмасын, һаман-һаман телгә алырлыгы да калмасын!— диде. Наил Фатыйхович ул сүзләргә колак тоткандай итте дә, туктап тормады, чыгып китте. Алар анда сүзләрен дәвам итеп сөйләшә калдылар. Ничә көннәргә сузылган тынгысызлыктан соң Наил Фатыйхович беренче тапкыр аяк адымнарын җиңел атлады. Менә шулай бит ул, берәүләрнең сөенече икенчеләрнең көенеченә әверелә. Юк, һәрвакытта түгел, арада көнче кеше булса, шул чакта. Бәлки татарлар арасында гынадыр мондый галәмәтләр? Ризван Хафизовичның теләген Гали Гәрәевич тә узарга телмәде. Кабат шикаять язып, тавыш чыгарып йөрмәде. Зилзилә тынып, туфан утырды. Әмма Наил Фатыйхович аның белән элекләрдәгечә дуслык мөнәсәбәтендә калмады, яхшылыклы карашын да торгызырга телмәде. Берсе икенчесенең җитди оппоненты булудан тыш, алар хәзер чын мәгънәсендә дошманнар да иделәр. Моны яхшы белеп эш иттеләр. Мөмкин очрак күренүгә, бер-берсен җиргә салып таптарга яки берсе икенчесенә аяк чалырга әзер иделәр. Ризван Хафизович каршысында кул бирешсәләр дә, бу кул тотышулары дуслык күпере булып китмәде. Якынаерга тиешле аралары көннән-көн ераклаша гына барды. Тыштан сүрелгән учак аларның эчләрен көйдереп яна бирде. Әмма бу ут болай гына янмаячак, кемнәрнедер пешерергә, көйдерергә әзер булып торачак иде.
Озакламый Солтан Кәбировның диссертациясе бүлектә тикшерүгә куелды. Беренче тапкырында хупланган һәм яхшы дип бәяләнгән эшен икенчесендә яклауга тәкъдим итәчәкләрендә аның һичбер шиге юк иде. Эчке бер горурлык хисе кичереп, бу көннең тизрәк якынлашуын көтте ул. Әмма вакыйганың ахыры уйланганча барып чыкмады. Узган һәм тынычланган дип өмет ителгән зилзилә әле һаман яңадан-яңа корбаннарын эзләп йөри иде, Гали Гәрәевич эчендәге утның ялкынына Солтан Кәбиров килеп керде, диссертациясе пыран-заран китерелеп ташланды. Аңа карата рийа гүяки моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәсенә менде. Бу олы бер хаксызлык иде. Әгәр дә тормышта хакыйкать бар икән, ул да булса, кешеләр кулында түгел. Без аны бары тик эзлибез һәм төшенергә генә тырышабыз. Инануыбызны дөреслек дип танытырга телибез. Менә шуннан ялган башлана һәм зур масштабларга үсә, киң даирәләргә тарала. Хакыйкать сыйфатында кабул ителә башлый. Фәнни “ачышлар” да шулай мәйданга чыга. Кешелек гыйлемендә ул үзен бигрәк тә нык сиздерә, әгәр вакытында аңлап өлгерсәң, бәлки башкача булыр иде? Җәмгыять белемендә исә һәртөрле сафсата заманча күлмәк киеп мәйданга чыгарга мөмкин. Шунлыктан дәүләт белән идарә итүчеләр халыкны инандыру сәясәтен үзләренә корал итеп алалар да тормыш корабын теләгән якларына боргалый башлыйлар. Галимнәр дә алардан ким түгел. Моңа кадәр урнашырга өлгергән принципларга һәм кабул күрелгән фикерләргә төгәллек кертелә яки аларның ялгышлары төзәтелергә тотынса, андый хезмәтләргә бойкот игълан ителә. Әмма Солтан Кәбировның язган диссертациясе шактый зур һәм көтелмәгән ачышлар вәгъдә итте. Моңа кадәр читтән төзек күренгән һәм расланган сыман тоелган теорияләрнең күпчелеге шактый олы хаталардан гыйбарәт икәнлеген дәлилләүдән тыш, беренчел материалларга таянуы белән ул отышлы булды. Санап карасаң, инде соңгы биш-алты елда гына да бу темага шактый монографияләр чыкканлыгы сәбәпле һәм куелган мәсьәләләрнең актуальлеге аркасында хезмәте күпләрне кызыксындырды. Мең кат эшләнелгән өлкәдә бөтенләй дә ачышлар булмаска тиеш иде. Әмма Солтанның диссертациясе сафсатага корылмады һәм бер китаптан икенчесенә сәяхәт итеп йөргән гомум билгеле күзаллауларга да таянылмады. Бу кемнәрнедер өркетсә, кайбер галимнәрнең ачуын китерде, өченчеләрен кыен хәлгә куйды. Әгәр дә Наил Фатыйховичтан үч алырга Гали Гәрәевич һаман да уңайлы очрак эзләмәсә һәм Наил Фатыйхович та Солтанның остазы, фәнни җитәкчесе булмаса, бәлки хезмәтнең дәлилләре һәм нәтиҗәләре белән бүлектә тулысынча килешерләр, хәтта белмәмешкә, мәсьәләне артык куертып, үзләренә хаталы фикерләренә игътибарны җәлеп иттермәскә тырышырлар иде. Әмма тормыштагы вакыйгалар бүтәнчә хәрәкәтне өскә калкытып чыгарды. Алдан ук хәстәрен күреп, Солтан Кәбировны, Гали Гәрәевичның оештыруы һәм җитәкчелеге ярдәмендә, кул-аягын бәйләп дигәндәй, төпкә батырдылар һәм шуннан мәгънәсез бер мәртәбә, олы һәм ямьсез рәхәтлек таптылар. Ул көнне Солтан бүлек утырышына шактый алдан килеп җитте. Иптәшләренең фикерен ишетәсе килүгә караганда, гомуми атмосфераны тоярга омтылды. Инде кул бирешеп күрешкәндә үк хезмәттәшләрендә ниндидер сәерлекне тойды. Әмма моны бүтәнчә аңлады: диссертация хакында фикер туплап өлгермәгәннәр булырга кирәк! Башлар эшләгәндә хисләре ял итә — бу шуның хәбәре генә! Шулай да яшьрәкләрдән берәү: — Бүген көн кызу булырга охшый,— дип, шагыйрьләрчә сөйләнеп, нәрсәгәдер ишарә ясагандай әйтте. Көзнең кышка авышкан чагында нинди ахмак сүздер инде бу дип Солтан Кәбиров шунда ук сагаеп калырга тиеш иде. Әмма акылы бүтән нәрсәләр белән мәшгульлек аркасында колагы тырпаймады. Йөрәгендәге туксан тугыз мең кылның берсе чиртелеп куюы аның өчен әлегә бер нәрсә дә түгел кебек иде шул. Диссертациясен тикшерү дә билгеләнгән вакыттан ярты сәгатькә соңару белән башланып китте. Җыелышлар бүлмәсенә Наил Фатыйховичның күптән кереп утыруына һәм читтән чакырылган галимнәрнең дә урын алуларына карамастан, исләре дә китмичә, Гали Гәрәевич төркеме һаман күренмәде. Шулай ук Сабир Кәшфиевич һәм Самат Шакировичлар да юк. Яки кворум булмаска тиештер инде? Үзләренчә Наил Фатыйховичка бойкот ясауларыдыр? Солтан Кәбиров борчылырга ашыкмады. Үзен тыныч тотты. Инде вакытның ничек тиз үткәнлеге аның өчен сизелми иде. Бары тик Наил Фатыйхович кына аптыраулы карашын анда-санда аңа төбәп алды. Утырышның карары тулы вәкәләтле булуы өчен әлегә төп галимнәрнең саны җитми, төп состав читтә иде. Иң кимендә бер кеше, соңгы вакытта һәр фәнни хезмәтне тикшерүдә төп оппонентлык дилбегәсен үз кулына алган Гали Гәрәевичның килүе шарт икәнлеге сүзсез дә аңлашылды. Бераздан Сабир Кәшфиевич күренде. Каядыр тоткарланган идеме, әллә юри шулай әйттеме? — Җәмәгать, гафу итегез, китапханәдә идем. Ярый әле исемә төште,— дип акланып алды. Әмма Солтанга да, Наил Фатыйховичка да күтәрелеп карамады. Гадәтендә булмаганча, портфеленнән ниндидер кәгазьләр чыгарып, шуларны үзлегеннән укуга ябышты. Тикшереләчәк диссертациядә гүяки аның бер дә катышы юк иде. Ә югыйсә ул да, шушы темага бәйле мәсьәләләр белән якыннан шөгыльләнеп, фәндә “теш чыгарган” галим. Бу һәммәсенә дә билгеле. Инде артыгын көтәргә ярамый, башлый торырга кирәк дигән фикергә килеп, Наил Фатыйхович сүз әйтергә авызын гына ачкан иде, ишек киң ачылып, аннан Гали Гәрәевич белән бергә мәртәбәле төркеме күренде. Самат Шакировичның алар белән булуы гына түгел, араларында бүтән бүлек кешеләреннән Зариф Илханов кебек галимнәр дә бар иде. Утырышлар бүлмәсе тулып китте. Һәммәсенә дә урындыклар җитмәү сәбәпле күрше бүлмәләрдән алып чыктылар. Моңа кадәр гадәтләнгәнчә, җыелыш алдыннан дөнья хәлләрен дә искә төшереп ала торган мөхтәрәм халык бу юлы андый вакытлы хәбәрләрне кузгатып аптыратмады. Һаман саен сәгатенә карап алгалаган Наил Фатыйхович, галим-голамәнең дә күктән төшкәндәй тулы составта җыелуына сөенгәнен яшермичә, елмаеп һәм канәгать рәвештә сүзгә кереште: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|