ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 58 страница— Чәчләремне тәмам агартып бетерә бит бу хайван,— дип шашынды. Ул хаклы иде. Чыннан, соңгы ике-өч атнада Людмила Борисовнаның чигә тирәли котырган чал төкләре баш түбәсенә үк таралырга өлгереп, буяу йокмас хәлгә керделәр. Арта барган җыерчыкларының саны да кысыр хәсрәттән килгәнлеген аңлар дәрәҗәдә түгел иде ул. Моңа кадәр Солтанны юкка чыгарырлык берәр җай таба алмавына тагын бер кат кайнарланып куйды. Әллә җеннәре килешмәде, әллә ханым хаталанудан үзе алдына котырына башлады — болар хакында ул уйлый алмады. Солтан Җәләевичның Людмила Борисовна алдында һичбер гаебе юк иде, ни кушсалар, шуны башкаруын белде, даими тырышлык кына күрсәтте. Дирекцияне санламый дип тә аның турында әйтеп булмый, бар зиһенен-дәртен эшенә биргән иде. Людмила Борисовнаның өйдә вакыты иде. Үзеннән иртә картайган ире залдан аваз салды: — Күр әле, кара!.. Сезнең ала кашкагызны күрсәтәләр... — Кемне әйтәсең? Людмила Борисовна өшенеп китте. Гүяки Солтан Җәләевич үзе аларның өенә килеп кергән дә түргә менеп утырган төсле иде. Шулвакытта ханым телевизорын тәрәзәдән урамга болгап очырыр хәлгә килде. Әмма туктап калды. Кара әле, бу тагын күргәзмә оештырган! Ай саенга китте түгелме соң? Нинди урында ясый ул аны? Моның өчен заллары да юк иде бит. Алдан уйлап, Әдәби музейның бик җәелеп китмәвен күздә тотып, күргәзмәгә урын калдырмыйча, экспозицияне махсус таратып салган иделәр. Ничек болай бу? Һәм ул кинәт балкып китте. Соңгы көннәрдә аягын да атларга теләмәгән эшенә бүген, хәзер үк чыгып йөгерергә дип очынды.
Берләшмә дирекциясеннән барча унлап урынбасарның берьюлы килеп керүен Әдәби музей күптән хәтерләми иде. Иртәнге программада үзен телевизордан күреп, Солтан Җәләевичның бераз үзе белән масаебрак алган чагы. Шунлыктан дәрәҗәләргә бик игътибар биреп тормады. Сәламләшү белән генә чикләнде. Хәер, артыгын аннан таләп итәргә теләүчеләр бу әһеле түрә вә мәртәбә арасында юк иде. Ә алар, хәлләрне белешеп тә тормастан, музей залларын карарга һәм башларын чайкаштырырга керештеләр. Ризасызлык галәмәте йөзләренә әлегә мыскыллау буларак чыкмаганлыктан, мөдир моны яхшыга юрады. Әмма ялгышты. Аларның күргәзмә белән танышырга килмәүләрен башына да кертмичә, шунда ук үзләрен картиналар белән таныштырырга тотынган иде дә, Людмила Борисовна аны тиз туктатты: — Болар нәрсә? — “Туран фонды”ның күргәзмәсе. Татар авангарды!— Мөдир сорауны аңламаган иде. Шунлыктан тегеләр көлешеп куйдылар. — Күрәбез. Беребез дә сукыр түгел!— Людмила Борисовнаның кырыс тавышы һәммәсенең дә күңелен какшатып куйды.— Ә мондагы музей материаллары, экспонатлар кайда? — Ничек? Мин бит бу хакта әйткән идем. Киңәшмәдә каршы килүче булмады. Соң, аларны бүтән залларга күчердек,— диде Солтан Җәләевич, тагын да берни аңламыйча аптырап. — Кем рөхсәт бирде? — Киңәшмәдә каршы килүче табылмады бит... Үзегез дә бар идегез!— диде Солтан Җәләевич, нигә ул хакта соралуга исе китеп. — Юк, бу нигез була алмый. Беркетмәләргә кертелмәде ул чыгышыгыз!— дип, Людмила Борисовна ачу белән әйтеп куйды. Ул үзенең ни-нәрсә сөйләгәнен бик яхшы белә иде. Әмма Солтан да югалып калмады, шунда ук җавап бирергә өлгерде: — Ансы минем намустагы эш түгел. Үзегезнең кулда дип беләм! — Алай икән, бик яхшы. Солтан белән урынбасарлар артык сөйләшеп тормадылар. Факт расланды дип канәгатьлек таптылар да, ничек көтелмәгәндә килеп керсәләр, шулай чыгып та киттеләр. Кичен шалтыратып, иртәнгә утырышка килеп җитәргә боердылар. Солтан Җәләевич исә һәр вакыттагыча: — Ярар! Килеп җитәрмен!— диде. Аны-моны уйламады. Баштан ашкан Әдәби музей эшләре белән мәшгуль булган мөдирнең Берләшмәдәге булачак утырыш мәсьәләләрен уйлап аптырарлык моңа кадәр дә вакыты юк иде. Шулай кирәктер дип кенә кабул итте дә онытты. Әмма юкка ваемсызлык күрсәткән икән, бөтенләй исеннән үк чыгарып ташлаган шул. Әгәр дә профессор Наил Фатыйхович, шалтыратып: — Эштән иртәрәк китәргә мөмкинлегегез юкмы?— дип чакырмаса һәм аларда кичкә кадәр калмаса, бәлки уена кереп тә карар иде. Нишлисең, шулай тиеш булгандыр инде. Юк белән баш катыруга караганда, барына куанып яшәвең мең өлеш артык түгелме? Ә Наил Фатыйховичларда бик яхшы кунак ителде ул. Дөресрәге, эш бар дип чакырылган җиреннән мәҗлескә туры килде. Профессорның хатыны Нәзирә ханымнан узып буламыни, ә? Өстәл янына әллә биш тапкыр утыртты инде? Наил Фатыйхович аны балкон тәрәзәсенең өлгеләрен куешырга дәштергәнгә, Солтан Җәләевич җиң сызганып эшкә керешкән иде дә, тиз туктаттылар. — Алай ярамый. Эштән килеп кермәгән, тамак ялгамыйча нинди икенчесенә тотыну ди ул? Ашым суына, башкасы!— Нәзирә ханым шулай катгый рәвештә үз таләбен куйгач, карышып тору итагатькә сыймый иде шул. Табында коньяк та бар иде. Тост әйтелгәч, Солтан Җәләевич монысына да буйсынды. Тәрәзә өлгесе кайгылары онытылды. Гәпләшеп алдылар. Телгә оста Нәзирә ханым ире Наил Фатыйхович белән ничек танышканнарын да сөйләп, юктан шаян сүз табып, аларны тәмам көлдереп бетерде. — Йөри генә моны эләктерергә Фатыйма дигән теге тинтәк кыз,— дип, әллә үртәлеп, әллә махсус шулай кыланып ничә тапкыр кабатлап та сөйләп алды ул.— Ә минем йөрәкләрем кузгалып куя. Аһ, эләктерә, мин әйтәм! Беләмени ул егетләр, чистый, бозау инде алар. Кемнең күзе кемдә икәнне сизенмиләр дә ичмасам! Күрәм, алай да Фатыймабызның бик алай борчаклары пешәргә уйламаган. Наилем һаман буш. Тик йөрмәгәндер әле, тик йөрмәгәндер. Беләм мин ул егетләрне! Нәзирә ханымның болай үрсәләнеп куюы гаҗәп тә көлке булып килеп чыга. Солтанга ияреп хәтта Наил Фатыйхович та елмая, көлә, ә үзе: “Юк ла инде!”— дигән була, үртәлеп тә ала. — И, утырасың тагын... Әллә? Мин генә белми калдыммы?— Нәзирә ханымның олы кара күзләре ирен сөзеп кенә ала. Солтан да сагайгандай итә, әмма тагын көләргә тотына. — Бирермен мин сиңа. Кара әле, ни дип тора бит? Наилем, әллә булдымы? Әйтмәгән генә идеңме?— ди Нәзирә ханым, юри шаяртып. Бер-бер аңлашылмаучылык килеп чыкмасын дип, Солтан тизрәк профессорның сүзләрен кабатлый: — Юк ла инде, диде, Нәзирә ханым! — Әллә ышанаммы?— дип ул һаман сөйли бирә. Аннары бөтенләй башкача әйтеп куя:— Һе, минем Наилем шул ул, шушы яшенә җитеп, чыпчык та рәнҗетмәде! Ә сүзләрнең күңелле генә барган җирдән икенче юлга кереп китү мөмкинлеге булганга, Наил Фатыйхович шунда ук, Нәзирә ханымга кушылып, аны шаяртып та ала: — Үбәм дип торган кызны кочакламасаң, рәнҗи дә рәнҗи инде ул!.. Нәзирә ханым бөтенләй бетә. Алтын тешләрен каймалаган кызыл иреннәре ни җыелырга, ни җәелергә белми калалар. Күз тимәсен өчен бит очына Аллаһы тәгалә тарафыннан яратылган кечкенә генә миңе бөтенләй каралып чыга. Шунда ул сүз белән гүяки иренә ябырыла: — Үләм, Наилем, син әйтәсеңме моны?.. Аның күз агын күрсәтеп акайган күзләре профессорны шул арада ук яңаклап алгандай уңлы-суллы йөгерә бирәләр. Хәзер инде уеннан уймак чыгарга мөмкинлеге ачыла. Нәзирә ханым һаман җавап таләп итә: — Моны син әйттеңме соң, Наилем, бәгырем? Бу юлы ире Наил Фатыйхович аңардан тагын да бик оста котыла: — Юк, мин түгел, Солтан... Әнә, Солтан әйтте! Назирә ханым пырхылдап көлеп җибәрә һәм: — Бу баладан булыр да,— дип шаккатыра.— Муенына ябыша торганнардыр әле, шулаймы?.. Солтан дөресен әйтергә дә, алдарга да белми. — Ничү, асылынсалар да игътибар бирмә,— ди Нәзирә ханым, горурлык белән.— Кызлар алар, малай җаным, карап кына йөриләр. Менә бу чукынчыкны да мин генә алып калдым. Тәки шул кыска итәкле Фатыймага ияреп китәсе иде. Әйеме, Наилем, бәгырем? — Сөйләгез әле, сөйләгез, Нәзирә ханым, кызыклы бигрәк. Солтанның болай үгетләве Наил Фатыйховичка ошап бетмәсә дә, хатыны шаян сүздән туктарга теләми. Әмма куркырлык түгел, әллә нинди эчке серләргә үк кермичә, кирәген генә бәян кыла белә ул. — Әткәйдән кулымны сорарга кайттылар болар. Көтәм. Ничек сөйләшерләр икән, дим. Бер сәгать утыралар, икене... Төнге уникеләрне узып киттеләр. Һаман утыралар. Сорамый гына бит. Аптыратып бетерде, чукынчык. Нәзирә ханым иркенәеп куя. Әмма бу юлы да Наил Фатыйхович сүз кыстырырга өлгерә: — Ә синең җылы кияү куенына тизрәк керәсең килә иде инде, әйеме?.. Ник кенә үртәргә кирәк тапты икән инде. Тагын башын әйләндерәчәк, югыйсә, әй Наил Фатыйхович. — И Солтан балакаем, ул вакытларда, ул көннәрдә... Белмим, ир куенының рәхәтен, ләззәтен татыдым да, бер адым да Наилемне ялгызын һичкая җибәрмәдем. Әнә шул Чабаксарга гына. Мин карт дурак. Моннан ун еллар электер. Институт белән киттеләрме болар, экскурсиягә дигән булып. Кайтты бу, төсе-килеше үзгәреп. Авырыймы әллә дип торам. Аптырадым шул, чистый. Алдына төшеп карыйм, артына чыгам. Көйле иремнең бер дә җае калмаган. Әйтмәде шунда, вакытында. Ни була иде инде, әгәр Фатыйманы очраттым, дисә. Тотып ашамас та идем, бәлки… — Каян белдегез соң, үзеннән ишетмәгәч...— Солтан куркып кына сүз ката. — Соңыннан үзе әйтте инде, анысы. Бичаракаем, түзә алмагандыр. Ни дисәң дә, элеккеге танышыңны очрату, дустыңны күрү — яшьлекне искә төшерә ул, балакаем. Әллә кайда калган булса да сагындыра икән ул яшь вакытлар. Мин үзем дә, кайвакыт, без шулай инде... — Ничек?— монсын Наил Фатыйхович сорый, әллә шаярта, әллә чынлап та шикләнүен белдерәсе килә? Аның бу соравы Солтанны да гаҗәпкә калдыра, бу юлы сүзләрне юк-барга борып җибәрү мөмкин түгел, остаз сөйләгәндә укучысы тик торырга тиеш. — Ие шул. Әллә, Наил, җанкисәккәем, синдә генә булганмы ул яшьлек?..— дип үрти башлый Нәзирә ханым, һаман да көлкегә этәреп. — Мин үземне карт хатынга өйләндем дип уйламаган идем!— ди аңарга Наил Фатыйхович. Әмма бу шаяртуы Нәзирә ханымга ошамый. Ул беразга тынсыз кала. Солтан да сагая. Нәзирә ханым, юктан гына кайнарланып, Наил Фатыйховичның сүзләрен шаяртканынча аңламыйча дөрес эшләми сыман. Кубарылып бәрелә дә әйтеп сала, куырылып куярсың: — И шушы ирләрне, телләре булмаса, карга гына күтәреп китәр иде! Нәрсә ди бит, ә? Карале, Солтан энем, Наил абыеңны! Теле ачылган. Карт, диме? Нинди карт? Җиләк кебек чагым иде. Өзелеп төштем шушы бәгыремнең авызына, нәкъ туп-туры!.. Болай эчкерсез сөйләшеп утыру күңелле дә, бераз хәтәр дә иде. Әгәр һәрвакыт бик җитди һәм сак кына аралаша башласаң, каян алмак кирәк эчке энергияне, ничек акылны бушандырырга һәм зуррак эшләргә тәвәккәл кылырга мөмкин? Наил Фатыйховичка тормышында туры килгән катлаулы очракларны һәм вакыйгаларны җиңелрәк үтеп китәр өчен менә шушындый җор телле һәм кирәгендә үтә дә беркатлы, сабыйларча фикерләргә этәрә торган Нәзирә ханым җан көче биреп тормаган булса, ул бүгенге дәрәҗәләренә ирешә алыр идеме икән? Акылына гына таянса, кыенлыкларга очрамаса, әйе, әлбәттә. Әмма тормыш үз катлаулыгы, сикәлтәсе белән алып бара шул. Хатының таяныч та, киңәшче дә, хәтта чыбыркылаучы да түгел икән, синең дә һичнәрсәгә исең китми башлый, диванда ятып, кайсы илдә нинди хәлләр барганлыгын “зәңгәр тартма”дан карап, гәҗит яки журнал укыштырып рәхәт чигәсең. Әмма мондый тормышның нигә кирәге бар? Аракы эчеп, исереп, саташып уздырган гомер белән бер бит ул андый ахмак “рәхәтлек”. Наил Фатыйхович Солтан өчен һәрьяклап үрнәк иде. Шунлыктан ул аның холкыннан кайбер үзенчәлекләрне үзендә дә тапты, остазының уңай тәэсирендә шул сыйфатлары үсеш алды. Кешеләргә карата хөрмәт, үзеңне бүтәннәрдән өстен куймаска тырышу, башкаларның фикере белән хисаплашу һәм шуның кебек башка яклар Наил Фатыйховичка карата һәркем күңелендә соклану уята иделәр. Дәрәҗә бит ул башны әйләндерүчән. Бигрәк галим кешегә, шагыйрьгә, язучыга, артистларга, һәрдаим халык күзендә булганнары өчен, шәхесләренең кемлеген һичкайчан онытып җибәрергә ярамый. Борын күтәрелә торган нәрсә инде, нишләтмәк кирәк. Кисеп ташлап булмый һәм ярамый. Гомумән, ялган сүз ул — мин-минлектән тәмам котылырга мөмкин дигән сүз. Юк, аны бары тик басып кына тотарга мөмкин, бәйләп. Аз гына дилбегәне ычкындырдыңмы, уйнаклап та китәргә, дәрәҗәңне дә юк итеп ташларга мөмкин. Солтан, Наил Фатыйховичның чакыруы буенча аларның балкон тәрәзәләренә пыяла куешырга килгәнлектән, эшкә кабат тотынырга вакыт җиткәнлеген искәртте. Шуннан соң гына өстәл яныннан кузгалыштылар. Әмма, әле май кояшы баерга шактый вакыт булса да, кулларында дәрт юк иде. Мөгаен аш янында күтәрелгән затлы эчемлек тәэсире телгә генә түгел, тәнгә дә җиңелчә таралырга өлгергән. — Пыяла ул бик нәзберек әйбер. Кызлар кебек. Ялгыш тоттыңмы, ошатмаска мөмкин!— Наил Фатыйхович борынгы фәлсәфәче кебек җайлап кына сөйләп, кулына чүкеч алды.— Мәсәлән, мондый тинтәк тимер башларны бөтенләй яратмый. Шуңа күрә аны сак тотарга, сукканда да чамалап кына селтәргә кирәк, әйеме!.. Анысы шулай да, әмма ничек килеп чыга әле, белгән юк. Кайбер пыялалар рамнарыннан зуррак булып, тиешле урыннарына кереп утырмадылар. Аларны кисәргә туры киләчәк иде. Наил Фатыйховичның алмазы да бар икән. Кулланып карарга гына туры килмәгән үзенә. Солтанның да бу яктан мактанырлык җае юк. Һәрхәлдә ул эш белән мәшгуль осталарның ничек эш иткәннәрен кайчандыр күреп калганлыгы булса да, моңа алынырга башта ук батырчылык итмәде. Профессор монда да мәсьәләгә фәлсәфи якын килеп, пыяла өстенә агач линейка салды. — Минем әткәй аны тырнак белән кисә торган иде. Иң кирәге, сызыгы туры барсын да, пыяла кечкенә калмасын!— диде ул. Пыяланың зәңгәр төтеннәр чыгарып диярлек алмаз астында безелдәве эшнең барып чыгасына шик тудыра иде. Солтан авызын ерган килеш карап торды. Наил Фатыйхович линейканы күтәрде. Алмаз чыннан да эз калдырган, пыяла киселгән булырга тиеш иде, әмма, ни хикмәт, өзелеп төшмәде. — Сугып алырга кирәк. Чатнап китсен!— диде шунда белдеклеләнгән укучысы. Солтанның акыл өйрәтүе урынлы идеме, билгесез. Әмма остазы аңа елмаеп кына куйды да, “эһе!” дип баш какты. Ул да түгел, сызык астыннан пыялага акырын гына, саклык белән сукты. Пыяла шунда бераз чатнаган кебек булды. Наил Фатыйхович аны сызык буйлап сындырырга ниятләде. Пыяла бирешмәде. Наил Фатыйхович аңа тагын сукты. Эш бу юлы да барып чыкмады. Алмаз белән сызган урыннан сынасы урынга, чатнавы читкә кереп китте дә пыяла урталай көлләнеп килеп төште. — Булдырдыгызмы, Наилем? Нәзирә ханым ут йоткандай килеп җиткән иде. — Әйе, шулайрак шул әле...— диде профессор, көтмәгәндә авызын ерып. Солтанның йөзенә кызыллык йөгерде. Үзен гүяки гаепле итеп тойды. Икенче омтылыш аңа бирелде. Хәзер алмаз аның кулына күчте. Булдыра аласына ни өчендер ышанычы зур иде. Линейканы осталарча җайлап салды да алмазны кулына алды. — Менә, Солтан булдыра, ичмасам. Башта ук аңа бирергә кирәк иде. Белмәгән башыңа маташырга, Наилем. Өйрән, күр! Нәзирә ханымның болай рухландыруына канатланып киткән Солтан алмазны пыяла өстеннән шулай ук безелдәтеп кенә уздырды. Линейканы күтәрде, ике-өч урында алмазның сызыгы өзелгән иде. Моны күргәч, нишләргә дигәндәй уйлап кына алды да тагын линейканы пыялага салды. Наил Фатыйхович пыяланы кузгатырга да шикләнгән хәлендә карап калды, Нәзирә ханым исә аптырап тормады, Солтанны тагын да эшкә дәртләндерде: — Белгән кеше — белгән кеше инде! Кулларына кадәр килеп тора! Солтан алмазны икенче кат йөгертеп уздырды. Инде пыяланың киселгәнлегенә шиге калмаган иде. Сызык астыннан сукты да, сындырырга ниятләп, өстәл кырыена таба китердерде, өстән учы белән басты. Болай барысын да дөрес эшләгән кебек иде, әмма пыяланың кирелеген җиңә алмады. Бу өлге дә урталай ярылып, берьюлы биш кисәккә көлләнде. Наил Фатыйховичның йөзенә елмаю билгеләре кабат йөгерде. Нәзирә ханым телсез калды. — Булмады бу!— Солтанга, шулай дип әйтмичә, башка төрле аклану сүзе калмаган иде. Алар өчесе дә бер-берсенә карашып куйдылар. Ватылган пыяла табакларын ябыштырып булмый иде инде. Моңа да уфтанырга һәм ачуланышып торыргамы хәзер? Инде алмаз Нәзирә ханымның кулына күчте. Пыяла өстеннән ике куллап йөгертеп кенә узды да эше бетте. Пыяла кырт итте. Нәзирә ханым, Наил Фатыйховичтан бигрәк, Солтанның мактавын казанды. — Менә шулай. Ирләр булып йөрисегез тагын! Өйрәнә торыгыз. Бүтән мондый бәхет үзегезгә тәтемәс! Ирләргә чыннан да оят иде. Нәзирә ханым алдында алар баш ияргә мәҗбүр булдылар. — И бәгырем, шул өлгеләрне үзең генә куйсаң, ничек яхшы буласы икән!—Наил Фатыйховичның болай дип сөйләнеп алуына Нәзирә ханым игътибар бирмәгән төсле иде, әмма ачуын гына басып торган икән. Бераздан ирен диварга терәтерлек итеп әйтте дә салды: — Шулай шул! Сезгә ышанганчы, пешкәнегезне көткәнче, ничә еллар татлы гомеремне әрәм итәсем дә калмаган! Кайчаннан бирле торалар, балконда, кагып куючысы да юк. Галимнең хатыны булганчы, берәр балта остасына чыксам, болай аптырамас идем әле! Әмма ул боларны юри генә, профессорны үртәр өчен шулай әйтте булса кирәк, ә хатынын чын йөрәктән сөйгән Наил Фатыйхович телсез калырга мәҗбүр иде. Алга таба остазы белән укучысы мыштым гына эшләделәр. Сер бирәселәре килмәде. Пыялалар куелып беткәндә урамга караңгылык иңеп килә иде инде. Солтан кайтырга ашыкты. Әмма Нәзирә ханым: — Ашарга әзерләдем, болай чыгып китәсең булгач, Солтан энем, килеп тә йөрмәскә иде!— диде. Бу сүзләрне кем дә күтәрә алмасын белгәнгә шулай әйтте. Алар аш янында тагын сүзләр эчендә онытылып, шактый озак утырганнар. Бер башланган сөйләшү икенчесен кузгатып, әллә кайлардан урап йөргәннәр, вакытның ничек үткәнен сизмәгәннәр дә. Профессор шушы көннәрдә генә зур хезмәтен тәмамлаган икән. Укучысы белән шулар хакында да шактый гәп корып алдылар. Бәхәсле урыннарны Наил Фатыйхович махсус рәвештә Солтанның фикер казанына салып, мөнәсәбәтен белергә теләгән. Язманы кулына тотып караудан узмаган яшь галим, мондый очракларда үзендә кыенсыну сизеп, бераз акланып та карады. Әмма профессор: — Яшь әле сез,— дип киңәшен дә биреп өлгерде.— Кайвакыт шундый очракларга туры килергә мөмкинсез: таныш түгел тема, күзегезгә чалынмаган хезмәт һәм башкалар. Әмма фикерегез сорала. Нишләргә? Бүтәннәр әйткәнгә ияреп барыргамы? Әллә тыелып калыргамы? Әйе, андый вакытта, шулай. Бәхәскә катнашуның кирәге юк. Безнең очрак — башка, сез шөгыльләнгән мәсьәләләр дә бар анда. Фикерегез сорала. Ничек күз аллыйсыз, шуны бәян итүегез дөрес булачак. Чөнки бу очракта “белмим” яки “килешәм” дигәнегез ялагайлык, хәтта ялган. Аңлыйсыздыр. Шунлыктан, ничек уйлаганыгызны сөйләп, болар хакында язгансыздыр дисәгез, позициягез дә беленә, автор үзенең ялгышларын да төшенеп кала. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|