ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 59 страницаНаил Фатыйховичлардан Солтан рухи бер дәрт алып китте. Фәнгә яңадан кайтасы, хәзерге эшен ташлыйсы килде. Үзен гүяки диңгез читенә чыгарылып ташланган йомычка сыйфатында тойды. Әйе, күңелендә әлегә кадәр сүнмәгән фәнгә мәхәббәтен остазы кабат тергезеп җибәрә алды. Үз бәхетең кайда икәнлеген тою чиксез хезмәт дәрте бирә, хәтта аннан читтә булсаң да, көннәрнең берендә кире кайтачагыңны аңлап, ышаныч белән яши башлыйсың. Әйе, аяк астыңда туфрагыңның барлыгын сиземләү зур нәрсә ул. Белмим, татар халкы, үз илен югалткач, урыс кулы астында калуга, нинди рухи төшенкелек кичергәндер, әмма газиз ватанының барлыгын белеп яшәүче илгизәрләр һәм сукбайлар бу очракта бәхетлерәк булганнардыр кебек тоела миңа. Солтан да шулай, язмыш шуклыгы аркасындамы, әллә шәхси теләге беләнме фәннән читләште. Әгәр дә бөтенләй үк онытып бетерсә, аерылса, ул вакытта аңа бик тә авыр һәм кыен булачак иде. Кешенең бер көнлек дөньяда зур планнар корып, хыялланып һәм алга омтылып яшәве гаҗәп хәл, әлбәттә. Аны өмете яшәткәне билгеле инде. Шуңа да кеше һаман якты таңнар атканны көтеп яши.
Людмила Борисовнаның бар нәрсәне дә алдан уйлап һәм тәртипкә салып эшләү гадәте бар иде. Шунлыктан шактый зур дәрәҗәләргә ирешеп, кирәгендә төрле интригалар оештыра, теләгән кешесен күтәрә, хәтта түбән тәгәрәтә дә алганлыктан, Солтанны да адәм оятына калдырырга мөмкинлеге шактый икәнлеген сизенде ул. Алдан әзерләнеп, “Генеральный”ны һәм аның урынбасарларын да иртәгәге җыелыш мәсьәләсендә котыртып куйды. Әдәби музейдан кайтканнан бирле барлык көчен яшь мөдирнең хезмәт күрсәткечләрен генә түгел, хәтта шәхесен түбәнәйтүгә дә сарыф итте. Исәбе аны ничек тә бетереп ташларга иде. Ачуы кайнаган кешенең күзе сукырая шул. Мондый сүзләренең кемгәдер охшамавын уйлап та бирмәде ул. Хезмәттәшләре аңа хәтта сагаеп карарга мәҗбүр иделәр. Әмма юләрлек коткысына, бу юлы “Генеральный” да биреште. Мөгаен: “Ул музей эшен бер дә белми, аңламый! Ахмак! Акылга утыртырга кирәк үзен! Аннары соң булуы бар! Күреп торырсыз, болай булса, сезнең урынга да нәфесен сузар, хәзер үк чарасын күрергә кирәк!”— дигән сүзләре файдага киткәндер, башкача түгел. — Әйе-әйе, Людмила Борисовна, музейны тәмам бетереп ташлавы, таркатуы бар. Чик куярга кирәк. Мин сезнең белән килешәм,— диде бит “Генеральный”. Менә хәзер күрмәгәнен күрсәтергә кирәк ул Солтан Габделҗәләевичка. Яңагына шулай итеп бирдерергә, утлар чыгарлык булсын, кем урынына үрмәли, кара әле! Әмма Солтан өчен юктан хафаланган Людмила Борисовнаның урыны бер нәрсә дә түгел һәм кирәксез иде. Үз шәхесе тирәсендә болытларның куеруын сизенмәгән хәлдә, күк йөзе аяз һәм якты дип күз алдына китерде ул. Иртән утырышка да шат йөз белән, нурланып килеп керде. Барысы белән дә зурлап һәм якын итеп исәнләште. Кичә Наил Фатыйховичларда алган рухи дәрте бүген дә сүнмәгән иде. Дөрес, әгәр дә ватылган һәр пыяла өчен аһ орсалар һәм кайгырсалар, Солтанның да кәефе кырылыр иде. Нәзирә ханым: — Дөнья малы бетмәс, бүген бар, иртәгә шул ук өлгедән таш килеп кергән булырга да мөмкин иде,— дип әйткәч, алар бу хакта бөтенләй дә искә төшермәделәр. Наил Фатыйхович та һич ни сиздермәде. Ватылган артыннан үлеп булмый иде шул. Кешенең кемлеге, бүтәннәргә мөнәсәбәте белән бергә, дөнья малына исе китмәүдән чыгып та бәяләнә. Людмила Борисовнаның үзе өчен хәсрәтләнүе дөрес һәм аңлаешлы нәрсә, анысы. Әмма Солтанны дошман урынына күреп, аңа бар көченә ташлануы гына сәер хәл. Ханымны кемдер бутый иде. Утырышта бары тик Генеральный директор һәм аның урынбасарлары гына катнашканлыктан, сөйләшү бераз сәеррәк иде. Соңга калыбрак тагын ике кеше керделәр. Ахырдан Солтан да боларның кем икәнлекләрен белде: үзе мөдир булган Әдәби музейның экспозициясен төзүчеләр икән алары. Сөйләшү турыдан башланып китте. Утырышны ачучы да, алып баручысы да Людмила Борисовна булганлыктан, әүвәле барысы да аның сценарие буенча барды. Солтанның аркаларыннан тир бәреп чыгарга һәм пар күтәрелергә тиеш иде. Беренче гаепләү акты болай яңгырады: — Яшь мөдир, Берләшмәне санга сукмыйча, киңәшсез эш алып бара. Үз белдеге белән бар нәрсәне дә бозып бетерде. Дәүләт органнары тарафыннан расланган музей экспозициясен харап итте. Башбаштак һәм белемсез! Музей эшен белми һәм төшенергә теләми! Людмила Борисовна, шушы сүзләреннән соң, музей экспозицияләрен төзүдә белгеч саналган ханымны урыныннан күтәрде һәм аңа сүз бирде. Тегесе алдан ук әзерләнеп килгән икән, барсын да сөйләп китте: — Әдәби музейны төзү эше заманында Ленинградның зур белгечләре ярдәмендә алып барылды. Аһ, белсәгез иде безнең куна-төнә анда ятканнарыбызны! Эш күп. Кайсы башыннан да тотынсаң, яңалык. Күпме катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, ачыкларга туры килде. Галимнәрне дә тарттык. Боларның берсен дә Солтан Кәбиров белми һәм белә дә алмый. Бар нәрсә дә уйланган һәм мең кат үлчәнелгән иде. Кешенең шушындый эшне бозарга ничек кулы бара икән?.. Аның гаепләү акты тагын да озынгарак сузылды. Беренче сулышыннан соң икенчесе ачылып, ул үзләренең музей төзү тарихларын сөйләргә кереште. Аның әйтелгәнне кабатлап аптыратулары киңәшмәнең тәмен бетереп, ахырда төсен җибәрә башлаган иделәр инде. Шунда Солтан сорау биреп өлгерде: — Сезнең ничек уйлыйсыз?.. Брежневның “Чирәм җире” кебек хезмәтләр Әдәби музей экспозициясендә калырга тиешме? Ә татар халкы мәгърифәтчелеге үсешендә һәм, гомумән, әдәбиятында зур эз калдырган шәхесләрне бирү хакында ничек уйлыйсыз? Сезгә мәгълүм шәхесләрдән, данлыклы Борнаевлар сурәтен, шагыйрь Дәрдемәнднең хатыны портретын Тукайның “Сорыкортларга” шигыренә иллюстрация буларак урнаштыру дөресме? Тагын да сорауларымны бирергәме, әллә җитеп торырмы? Ханымның шунда гүяки чатнама салкында тимергә теле ябышып калгандай булды. Бу өлкәдә белгеч саналган кешенең кукырайган җирдән шулай калтырап төшүе, өеп аптыраган ком тавының кинәт ишелүе киңәшмәдәгеләрнең көчен бетерде. Ни генә әйтсәләр дә, Солтан — галим кеше, һәм ул хаклы иде. Аның белән монда ярыша алырлык кеше юклыгын үзе генә түгел, хәтта Людмила Борисовна да төшенергә мәҗбүр булды. — Сүз алар хакында бармый... — Ә нәрсә иде соң? “Генеральный”ның әйткәннәренә кушып, Солтанның шунда ук сорау бирүе, беренче карашка дорфалык кебек аңлашылса да, икенче яктан аның хаклыгын да раслады. Әгәр дә хәзер белгечлек мәсьәләсенә кагылышлы бәхәсләр туса, алар барысы да яшь мөдир каршында оятка калачак иделәр. Хәер, аның кирәге юк, чөнки Солтан боларның күзеннән һәм үз-үзләрен тотышыннан моны сизенде. Шушы вакытта аңа бөтен инициативаны үз кулына алырга да һөҗүмгә керешергә генә кирәк иде. Хикмәт бит нинди экспонатны музейда кайда куюда гына түгел, бәлки тарихи дөреслектә һәм фәнни кануннарга хилафлык китермәүдә дә. Әйе, музей экспозициясен төзүнең үз тәртипләре бар, моның белән Солтан килешә. Әмма ни өчен соң ул кагыйдәләр Әдәби музей экспозициясендә моңарчы бозылган булганнар да, аларны дөресләмәгәннәр, яшь мөдир килгәнне көткәннәрме? — Әдәби музейның экспозициясе төзелгәнгә тәмам ун ел вакыт үтеп киткән. Нәкъ коммунистлар заманында эшләнгән икәнлеген барыгыз белеп торасыз. Нәрсә ничек, әмма музей ул идеология урыны. Мин шулай дип беләм. Бүгенге хәбәрдарлык һәм демократия заманында искечә материал күрсәтеп, яңача аңлатма бирү көлке һәм күңелне чиркандырырлык хәл. Монда кайберәүләр музейның экспозициясе дөньякүләм югарылыкта эшләнгән дип расламакчы булалар. Бәлки, чыннан да, алар күзеннән караганда шулайдыр. Париж һәм Италия музейларын яхшы белгән галимнәр исә бер дә алай дип әйтергә батырчылык иткәннәре юк. Мин берничек тә музейны искечә калдыра алмыйм. Гафу итегез, җәмәгать, бүгенге көндә халыкны наданга чыгарып, шуннан файдаланып, аның башын катыру юләрлек һәм томаналык ул. Музейны эшләгәндә экспозиционерлар нәрсәгә тыянып шундый ахмаклыклар кылдылар икән, һич белә алмыйм. Санап караган кеше бар идеме икән? Әдәби музейның экспозицияләренең иң зур күпчелеген Пушкин, Лермонтов, Толстой һәм бүтән урыс язучыларының материаллары алып тора. Юк, мин бер дә каршы түгел. Булсын, алары да кирәк. Әмма табигый бер сорау туа: ә татар язучылары, шагыйрьләре, әдипләре кая? Ни өчен алар куелмаган? Бүгенге көндә мин моның белән риза була алмыйм. Телисез икән, рәхим итеп, милләтчелектә гаепләгез, анысы сезнең эшегез!.. Әмма мин белгәнемне сөйлим, тырнак астыннан кер эзләп азапланмыйм... Солтан Җәләевичның бу сүзләре аларның барысына да көчле тәэсир ясады. Татар арасында бөтен кеше дә чабаталы, хәтта морзалары да дип күнеккән әһеле түрә башын түбән салындырды. Әгәр дә Казан шәһәрендә булмыйча, вакыйга Рязань губернасында барса, Солтанның авызын да ачтырмас иделәр, билгеле. Әмма эт тә оясында көчле шул. Гомергә урысның басуы һәм изүе астында яшәгән колониаль хәлдәге татар милләтенең бүгенге көндә теле ачылуына бер күрсәткеч иде бу. Урыс хезмәтендә йөргән татар белгечләренең дә акылын яңарткан чаклары килде түгелме? — Без сезнең белән килешәбез!— “Генеральный”ның шунда болай дип әйтеп куюы көтелмәгән хәл иде, Людмила Борисовна шунда ук айнып китте һәм яңа бер көч белән, күзләрен кысып, Солтан Җәләевичка ташланды: — Боларын дөрескә дә чыгарыйк, ди, ярар! Менә хәзер музей сезнең кулда, эшләп күрсәтерсез! Ә без карап торырбыз, күрербез!.. Әмма сүз ул хакта гына бармый. Буталырга, бутарга ярамый. Сорыйбыз: нигә үз белдегегез белән экспозицияне ваттыгыз да анда бүтән төрле күргәзмәләр оештыра башладыгыз? Менә шуларны аңлатып бирегез. Ә сез башны бутап аптыратасыз... Барысы да аны күтәреп алдылар һәм “әйе-әйе” дип башларын кактылар. Бер юлы унике бүре авызына очраган сарык бәрәне кебек хис итте шунда үзен Солтан. Әгәр дә ахмак булса, алар белән килешсә, үз позициясен яклап чыкмаса һәм хаклы икәнен раслый алмаса, ул чыннан да сарык бәрәне хәлендә калачак иде. Моны аңардан Людмила Борисовна көтте, теләде, бүтәннәрдән дә бүре кебек кылануларын таләп итте. Планы барып чыгасына ышана иде ул. Ничәмә акыллы башларны шулай батырдылар да бетерделәр алар заманында. Асыл кешеләр юк идеме шуларның арасында? Очрамадылармы? Бар алар дөнья йөзендә, кирәгендә аяк чалып өлгерсәң, борыннарын канатып, үкчәләрен тиз ялтыратырга мәҗбүрләр. Яшисең килә икән, көрәшә дә белергә кирәк! — Музейның нәрсә икәнлеген мин үземчә күз алдына китергәнмендер, бәлки ялгышканмындыр да!— Солтанга инде гафу гына үтенәсе калды. Моны аңардан барысы да көттеләр. Ничек яхшы буласы иде, әмма ул алай җиңел генә бирелергә телмәде:— Шунысын да онытырга ярамый дип беләм, музей яшәсен өчен шартларның берсе — анда туктаусыз күргәзмәләр ачылырга тиеш. Бер-бер артлы. Әгәр дә моңа бүгенге көндә ирешелгән икән, начар түгел, шулай бит? Төрле кичәләр һәм очрашулар уздыру гына аз. Аннары, экспозицияне боздыгыз, дисез. Әйе, без бары тик ике залдагы экспонатларны бергә, бер залга куюны дөресрәк дип таптык. Югыйсә ул ике зал да буш торалар сыман иде, берән-сәрән генә тезелгән стендлар берни хакында да сөйләмиләр иде, үзегез дә беләсез. Ә менә хәзер, ике залдагы материалларны бергә кушкач, музей тыныч сулыш ала башлады, экспозициядә эчтәлек барлыкка килде. Ә калган залларда һичбер үзгәреш булмады бит. Нигә шушы хакта онытабыз? Дөрес, бу үзгәрешләрне ясаганчы, әүвәле безгә реэкспозиция планын төзергә кирәк иде, раслатырга. Әмма ул эшне алга таба башкарырга, Әдәби музейны тулысынча яңадан корырга исәпләп торабыз! Солтанның чыгышы докладка әверелеп китте. Әлбәттә аннан боларны ук көтмәгән иделәр. Аңа Людмила Борисовнаның әйткән сүзләреннән соң каршы чыгу яки фикерләрен юк итү урынсыз иде. Хәтта “Генеральный” үзе дә һаман аның ялкынлы чыгышы белән килешеп утырды. Людмила Борисовнаның исә җене котырды. Мөдирне генә түгел, Берләшмәнең “хуҗасын” да тотып ашарга әзер иде ул. Тик буе гына җитмәде. — Ә ничек, нинди чыганаклардан шундый күргәзмәләр оеша әле сездә? Боларын да сөйләп бирерсез дип беләм!— Людмила Борисовна ниндидер яшерен серләрне белгән кеше төсле әйтеп, шушы cүзләреннән сөенеп тә куйды. Солтан хәзер туры җавап бирми булдыра алмый иде. — Моны сез үзегез дә яхшы беләсез, төшенәсездер дигән идем!..— Ул тынычланып алды. Шулай да озак уйлап маташырга вакыт юк иде. Эшнең ни-нәрсәдән башлаганын сөйләп китте: — Элгәре аптырабрак калган идем. Анда барып карадым, монда килдем. Бер-бер күргәзмәне оештырыр өчен акча һәм мөмкинлек кирәк иде. Аларның берсе дә юк. Әдәби музейның җәмәгатьчелек каршында дәрәҗәсе зур булса да, хәтта финанс планын да үти алмыйча интегәбез. Мин, шулай гаҗизләнә торгач, якын дусларыма мөрәҗәгать иттем. Кирәк киңәшләрен бирделәр. Иң беренче, беләсез, татар журналларының көннәрен уздырдык. Алар үзләренең күргәзмәләрен дә оештырдылар. Аннан соң төрле рәссамнарга мөрәҗәгать итеп карадым. Аларның шәхси кызыксынуы аркасында гына өч күргәзмә ачарга мөмкин булды. Әмма болай озак эшләү мөмкин түгел икәнлеге ачыкланды. Шуннан соң инде, Ахун Садриевичның да киңәшен истә тотып, “Туран фонды”на мөрәҗәгать иттем. Аларны үзебезгә чакырдым. Моңа кадәр бик авырга килсә дә, бераз эш җиңеләеп китте. Аларның күргәзмәләре безнең өчен генә түгел, тамашачыларга да кызыклы булып чыкты. Берсе артыннан икенчене оештырып, шактый зур ярдәм күрсәтә башладылар. — Ә нинди килешү белән эшлисез? Людмила Борисовна астыртын гына көлеп куйды. — Гап-гади килешү. Алар безгә күргәзмә ача, оештыра. Үз ягыбыздан заллар һәм мәйдан бирәбез. Әмма билетлардан килгән акча тулысынча безнең файдага кала. Музейга китә. Боларын сез үзегез дә тикшерә аласыз. Рәхим итегез. Барча билетлар һәм акчалар вакытында бухгалтериягезгә тапшырылып барыла. Мин үзебезнең кассирның эшенә катнашмыйм, әмма күзәтеп барам. Әле моңа кадәр бер генә тапкыр да аннан зарланучы булмады. — Әйе, бу мәсьәлә минем өчен четерекле күренә!— диде дә Людмила Борисовна үзенең дәфтәренә язып куярга өлгерде.— Тикшерербез. Барсы да шулай ал һәм гөл микән, әллә түгелме? — Рәхим итегез, анда минем ярдәм кирәк булмас дип ышанам,— Солтан кызып сөйләгән җирдән йомшый төшкән һәм үзенә туры караучы күзләрнең җылынганын тоя башлаган иде инде. Сүзнең егәре аның кулына күчте. Людмила Борисовна, никадәр талпынуына карамастан, әүвәлдәге кыяфәтен кире кайтара алмады. Солтан Җәләевич сүзләрен дәвам итте: — Берләшмәнең ничәмә кешесе бар. Сезнең бер бухгалтериядә генә дә Әдәби музейдагы кадәр хезмәткәр эшли. Килегез, тикшерегез. Барча кирәкле кәгазьләрне бирербез. Күрсәтербез. Бездән калмас! Боларын ук әйтеп тормаса да ярар иде. Буйсынасың икән, димәк, инде тулысынча бөгелергә туры килә. Ни теләсәләр, синең белән шулай уйный алалар. Әгәр дә мөмкин икән, кирәк тапсалар, Солтанны изеп кенә үтәчәкләр. Ярый әле шелтә белән генә котылдырсалар, кирәксә, башын да ашарга мөмкиннәр. Моңа кадәр барысы да аларча барганны, моннан соң кемнеңдер үз теләге белән йөрүенә килешерләр дисеңме? Юк инде, андый балчыктан ясалмаган Людмила Борисовнагыз! Бу киңәшмәнең карары алдан ук әзерләнеп куелган булса да, Генеральный директор аны читкә алып куйды. Солтан анда нәрсәләр язылганны ишетмәде, күрмәде. Күз алдында торганлыктан, ул аны бәлки укырга тиеш тә булгандыр? “Генеральный” да шуны көткәндер? Бәлки яшь мөдирнең мондый интригаларны белмәве һәм ахыры нәрсә белән бетәсен күз алдына китермәве кызганыч тоелгандыр? Киңәшмә бетеп, Берләшмә дирекциясеннән чыгып киткәч тә Солтан Җәләевич бу хакта уйламады. Үзе белән барсының да килешкәнен күреп торды түгелме? Тагын нәрсә кирәк? Аның фикерләрен һәм эшен хупладылар түгелме соң? Җиңде бит аларны, җиңде! Хәзер тантана итсен! Ә, юк икән шул. Икенче көнне аның кулына Берләшмәнең сәркәтип кызы ”Генеральный”ның әмерен тоттырды һәм танышуын белдереп кул куярга кушты. Солтан, гадәтенчә рәхмәт әйтеп, имзасын салды да әмер язылган кәгазьнең икенче нөсхәсен үзенә алды. Коридорга чыккач кына укыды. Анда: “Музей эшендә күрсәткән башбаштаклыклары Һәм үзбелдеклелеге өчен мөдир Кәбиров Солтан Җәләевичка шелтә белдерергә!”— дип язылган иде. Җитмәсә, утырыш карары икәнлеге дә теркәлгән. Ничек болай? Нигә аны вакытында укымадылар да хәзер генә белдерделәр? Аппарат уены дигәннәре шулай астан, астыртын рәвештә була микәнни? Тагын ни-нәрсәләр күрәсе, кайсы бәлаләргә тарасы бар икән әле аның? Ә бәлки яшәеш шарты дигәннәре шулар буладыр, кем белә? Солтан беразга аптырашта калды. Әгәр дә эшләмичә, тыныч кына ятсаң, синең өчен беркемнең дә башы авыртмаячак. Инде дә тырышлык күрсәтә башладың исә, аяк чалачаклар, бугазыңа ябышачаклар. Нәрсә бу? Утырып еларлык хәл иде. Солтан кемгә барып зарланырга да белмәде. Мондый хәлдән соң бирешергә ярамый, нык торырга кирәк иде. Әллә бөтенесен ташласын да, кабат институтына кайтып, фәненә генә чумсын микән? Юк, бу куркаклык булыр иде. Артыннан: “Эшли алмады”,— дип калачаклар. Беркемгә монда Солтан Кәбиров кирәк булмаган шикелле, киткәч тә ай-һай дип кызганып еламаячаклар. Татарның тарихын, бар байлыгын үзенә күрсәтмичә, яшереп һәм таркатып ятучы бу түрәләр халык кадәр халык белән ярыша алганны, мөхтәрәм галимнәрнең сүзләрен санга сукмаганны, бер Солтанга гына исләре китәр дип уйларга мөмкинме? Яндырылган, киселгән, суга батырылган һәм биш йөз елга якын юк итеп киленгән татар тарихыннан нәрсәләрдер калган икән, аларның бер өлеше һәм материаллар белән дәлилләнгәне менә шушы Берләшмәнең тирән базларында чери. Аны нигә белмиләр дә күтәреп чыкмыйлар? Ни өчен Солтан телсез йөри? Бәлки шуларны кузгатыргадыр? Мөдирнең моңа кулы бармады. Әгәр дә боларны халыкка яшермичә әйтә ала икән, аның өчен шәхси батырлыктан бигрәк, кырыңда сине якларлык ышанычлы дусларыңның, фикердәшләреңнең дә булуы шарт. Менә ничек әйләндереп кенә ташладылар бит. Шелтә белдерергә, имеш. Кадалышып китсеннәр шул шелтәләре белән. Куркаклар алар. Ул-бу булмагае дип алдан әзерлек кылалар, юлларны караштырып, тылларын ныгыталар. Әйе, хәзер Солтан бик алай сикерә алмаячак инде, яхшы каптырдылар. Тик шунысына гына җаны әрни, тырышып эшләгәннәрен бәяләмәделәр. Ялгышуын көттеләр. Хәзер өстенә шелтә бастырып куйдылар. Кеше кадере, хезмәт бәхете дигәннәре бармы бу дөньяда, юкмы? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|