ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 60 страница
Урамда елның матур вакыты — хуш исле июнь ае иде. Үзәк урамнардагы чисталык һәм пөхтәлек кышкы боламаҗи һәм шугалак вакыт белән бер дә чагыштырырлык түгел. Иртәнге кояш, күзен ачуга, карашын Кремльнең капкасына төби дә, сәламләшеп уза. Калыная барган агач яфракларын җай селкеткәләп кенә җиләс җил уйнап куя. Көннең эссе булачагын сиздерергә теләгәндәй, җирдән чык томаны күтәрелә. Куллары бәйләнгән тоткын шагыйрь һәйкәле яныннан узып, Солтан түбәсе ябылырга өлгергән Дәүләт музееның бинасына сәлам биреп узгандай итте дә, сулга борылып, Спас манарасына таба китте. Калын гәүдәле әкәмәт тә озын бер милиционер аның артыннан текәлеп карап калды. Шунда ук мөдир теге вакытта очраткан әбине исенә төшерде. Исән микән ул? Фатирын алгандыр да, шөкерана кылып яши торгандыр! Әллә хыялланганы картлар йортларына җибәрделәр микән? Бездә шулай инде ул: вакытында үлеп котылмасаң, беркемгә кирәгең юк. Хәтта балаларың да таралышып бетәләр. Мәктәптә алган патриотик хисләрен һич тә тынычландыра алмыйча, алар Рәсәйнең чикләрен саклый, диңгез киңлекләрендә гомерен бирергә әзер булып хезмәт итә, яки берәр удар төзелештә данлыклы үрләрне яулый. Ә анда, еракта, үз туфрагында, үз ватанында аның газиз әнкәсе бер кәлимә сүз язылган хат көтеп гомерен уздыра. Яз һәм көздә ул бичара ананың очкан кошларга карап йөрәге телгәләнә. Әмма берни дә эшли алмый. Ватан өчен үстергән шул ул газиз баласын, үзенә дип түгел. — Һәй, сәлам, “яшь иптәш»!.. Таныш тавыш ишетелгән якка Солтан борылып караса, Һарун Бариевич үзе икән. Җәяү генә атлый. Кәефе яхшы күренә. Җылы итеп исәнләшкәч, түрә аңа әйтеп куйды: — Соңгы вакытларда бер дә кергәнегез юк. Әллә, мин әйтәм, бер дә эшләми инде бу? Асаф Заһирович та сезне сораштырып торган иде. Туры безгә барасызмы? Әллә арыракмы? Мондый да үз итеп сөйләшүгә Солтан Җәләевич эреп кенә китәргә тиеш иде. Асаф Заһирович дигәне — министр хакында әйтә инде бу түрә. Бик җайлы кеше турында. Артыгын орынып бәрелми, кемлеген белеп кенә эш итә. Солтан әлегә аның белән алай каршылыкка килмәде. Бервакыт, ничектер киңәш сорап, журналистлар музей эшчәнлеген яктырткан мәкалә язуымны үтенәләр әле дигәч, моны бер дә хупламаганлыгы гына сәер тоелган иде. Сәбәбе бардыр инде. Утардан тавышны кемнең читкә чыгарасы килсен? — Эшләр яхшы барамы соң? — Һарун Бариевич ничек сораган булса, шулай җавабын да үзе үк бирде: — Телевизордан көн дә сезне күрсәтеп торалар... Радиодан да, ул газета-журналлар, дисезме... Булдырасыз, “яшь иптәш”, бик яхшы. Мактап кына телгә алабыз! Солтанның аркасыннан балаларны иркәләгәндәй хәтта кагып та куйгач, түрә каршында койрык болгарга гына калды. “Эт күңеле бер сөяк” диләр бит әле, шуның кебек инде. — Сездән өйрәнәбез, Һарун Бариевич, сездән... “Яшь иптәш”нең ялагайлануын түрә кирәгенчә кабул итте, киңәшләрен биргәндәй, әмма хәйләкәр рәвештә: “Боларын әйтмәсәгез дә яраган иде”,— диярәк, күрсәтмәләрен дә ясарга өлгерде. Солтан аның тел төбен төшенеп калырга тиеш иде. Алар шулай министрлыкка якынлаштылар. Асаф Заһирович бу юлы үзендә иде. Соңгы вакытта чит мәмләкәтләрнең урамнарын еш таптаганлыгы сәбәпле, министрның кыяфәте тагын яхшыланып киткән. Беренче карашка өтек кенә күренергә мөмкин булган мондый кешенең үз мәртәбәсеннән куанып яшәве табигый хәл шул. Әүвәле эшләренең барышы хакында сорагандай иде, әмма Солтан Җәләевичка карамыйча гына Асаф Заһирович шунда Һарун Бариевичтан белештереп алды: — Соңгы вакытта Берләшмәдән хәбәрләр ишетелгәләде, канәгатьсезлек сиздерделәр үзегездән,— диде. Моны ничек дип аңларга кирәк булгандыр, әмма ишетергә үк уңайсыз иде. Әгәр дә хәзер аклана башласаң, алар күзендә кем сыйфатында күренәсең инде? Бәлки әрләргә маташа торганнардыр, тыңлап бетерергәдер? — “Яшь иптәш”не чакыртып, сөйләшмәкче дә идем әле. Менә үзе килеп чыгарга булган,— диде шунда министр. Һарун Бариевич та берни аңлатмады булса кирәк. Нидер хакында булырга тиешле сүзләре шуның белән тәмамланды. Солтан билгесезлек чоңгылында батып калды. Аңа сүз башларга авыр иде. Министр исә, шалтыраган трубканы алып, кем беләндер зур гәпкә кереште. Эш таләп итте, ачуланды. — Акча юк бит. Һаман саен каян алыйм мин сезгә?.. Ярый, карарбыз!.. Беренче җай чыгуга. Ярый дидемме? Булды! Телефоннан сөйләшүен шулай кискен генә өзгәннән соң, каршындагы түрә белән мөдиргә төбәлеп, министр бераз тынып торды да өстәп куйды: — Җәлил театрыннан шалтыраталар. Тагын акча сорыйлар. Чит илгә чыгарга. Ә казнаның бушаган вакыты. Ике йөз мең бит. Әле кайчан гына бирдек. “Алтынчәч”кә. Татар спектакльләренә халык йөрми, кереме юк. Бу юлы ул Солтанга төбәлде. Нәрсә әйтер, дигәндәй җавап көткән сыман иде. Шушыннан файдаланып, “яшь иптәш”е сүзгә кереште һәм үз фикерен белдерүне кирәк тапты: — Читкә татар опера һәм балет театры урыс әсәрләре алып чыга икән дип ишеттем. Ә милли әсәрләр һаман игътибарсыз кала бирә... Ник кенә алай диде икән? Министрның ачудан кайнарлануын көтмәгән иде. Ул атылып бәрелде, гүяки Солтанны баштүбән әйләндереп очырды: — Сез монда шулай сөйләп торасыз, асылын белмәгән хәлегездә. Әнә татар газеталары да котырыналар. Мәсьәләнең төбен тикшерү юк, тоталар да кычкыралар, шаран яралар. Менә, укыдыгызмы? Солтанның алдына “Ватаным Татарстан” газетасы килеп төште. Аны ачып та карарга да мөмкин иде ул. Әмма кирәген тапмады. Әле кичә генә укыганы булганлыктан, белмәмешкә салышып маташуның монда кирәге юк иде. — Таныш мин аның белән. Килешәм, сез хаклыдыр, бик алай төбенә төшеп язмаганлыгы сизелде,— дигән булды мөдир. — Менә, нәкъ шулай... Ә алар, журналистларны әйтәм, каш ясыйм дип күз чыгарырга гына торалар! Министрның бу сүзләре Солтан Җәләевичны уңайсызласалар да, ул, бирешмичә, фикерен дәвам итәргә булды: — Мин алай димәгән идем дә... Ә Асаф Заһирович тыңлап та тормады: — “Князь Игорь”гә кеше йөри шул. Ә татар операсын куя башласак, ярты зал да җыелмый. Артистларның да иң кәттәләрен генә сайлап карыйлар. Халыкка ошамый. Читтән килгән белгечләр дә татар әсәренә кызыкмыйлар. Менә хикмәт нәрсәдә! Аңлаучы юк, белүче күренми. Ә тавышланыргамы дисәң, булдыралар. Шулай язган журналистлар үзләре ул спектакльләргә йөриләрме икән? Юк, әлбәттә. Исләре дә китми. Аларга сүз кирәк. Мөгез чыгару... Һарун Бариевич аны бүлдермәде, фикерен дә ачык белдермәде. Бары тик Солтан гына, бөтен нәрсәдә дә катнашы булган кеше сыман әйтә куйды: — Бәлки бездә мәдәни сәясәтне дөрес итеп оештырырга кирәктер? Ул мең өлеш хаклы сыман иде. Аның ишетүләренә караганда, министр Асаф Заһировичның мәдәни хәрәкәтне алып бара алмавы, ул гына да түгел, милли мәдәни сәясәтнең киләчәген билгели торган сәләте юклык гомум-билгеле нәрсә, имештер. Моны журналистлар әйтеп, сөйләп, язып кына калмадылар, бәлки телләрен бөтенләй төшермәс булдылар. Солтан Җәләевич та шушыларны күздә тотуы аңлашыла иде, сүзләре Асаф Заһировичның яңагына биргән төсле булды. Көтелмәгәндә түгел, бәлки алдан әзерләнгәнчә шулай килеп чыкты сыман. Һарун Бариевичның тамак кыруы һәм “яшь иптәш”нең әйткәннәрен ишетмәмешкә салышуы яхшы иде, анысы. Тик министр гына бу сүзләрне колак артына уздырмады. Аның карашы Солтанны икегә ярып узды. Элеп алып, селкеп саласы гына калды. Әмма бераздан аның күңеленә тынычлык иңде һәм көтелмәгәнчә әйтте дә салды: — Менә, алай икән, минем урынга килеп утырыгыз да теләгәнегезчә билгеләгез. Күрербез, нәрсә майтарырсыз икән? Телгә барыгыз да оста. Чорны, дәверне искә алмыйсыз. Мине “химик” дип атауларына күнектем инде. Әйе, шуннан, химия-технология буенча белгеч ди мин. Шуннан ни? Берсе дә искә алмый: үз чорымда тарих фәне буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Тарих буенча белгечлегемне кая куярга? Сез шулай сөйләп торгач, белмим тагын, нәрсә әйтергәдер? Солтан Җәләевич үзенең уңайсыз һәм ахмак хәлдә калганын яхшы тойса да, сер бирергә ашыкмады. Сүзне икенчегә борырга маташкан Һарун Бариевичны да узып: — Фикеремне төгәлләп бетерергә өлгермәгән идем. Мәдәни сәясәтне гомум билгеле факторга әверелдерү хакында әйткән идем,— дип аклана да башлады. Әмма тел төбен үзгәртмәде:— Журналистлар каршына ешрак чыгарга, интервьюлар бирергә, аңлатырга кирәк. Төшенсеннәр, белсеннәр. Алар да Алла бәндәсе түгелме? Ни чәчелсә, шуны уралар. Сез хаклы, бу яктан. Әмма икенче ягы да бар аның... Һарун Бариевичның итагать таләп итеп тамак кыруыннан Солтан туктап калды. Сүз артыннан башкасын кузгаткан саен һаман адаша баруы бер дә килешерлек хәл түгел иде. — Әйе, ә икенче яктан? Икенчесе нәрсә?— Асаф Заһирович бу мизгелдә гүяки Солтанны егып салып тукмарга гына тиеш иде. Моны алар барысы да яхшы аңладылар һәм һәр әйтелгән сүз бары тик зыянга гына икәнлеген төшенделәр. Әмма инде Солтанга барыбер иде. — Икенче яктан, икенче яктан, дигәнем шул... Мин, сезнең урынга утырып, министрлык йөген тартып бара алмыйм. Ул сезнең үзегезгә килешеп тора. Гафу итегез, монда кемне куярга икәнен хәл итүчеләр бар! Солтан Җәләевичның бу фикерле сүзләре ни өчендер министрга хуш килделәр. Хәтта ул көлеп үк җибәргәч, Һарун Бариевич та җиңел сулап куйды. “Яшь иптәш”нең генә аркасы буйлап салкын тир ермагы йөгереп төште. Кешене авыр хәлгә куйды шул ул. Тәртипне исеннән чыгарды. Йә, министр каршында кем соң әле Солтан, кем? Мескен музейның хәерче мөдиреме? Кандала урынына сытылырга мөмкин иде, ярый әле давыл бары тик канатының очын гына тидереп узды. Кем дә түгел, моңарга үзе гаепле. Туры әйтеп, туганыңа да ярап булмый, ахмак! Әле гадел булса — бер хәл! Коткыга ышанып, шуны телгә алып сөйләп йөрүчеләр мәгънәсез булалар да инде! Министрның олы һәм биек кабинеты кысанланып куйды. Гүя дөнья үзе үк тарайгандай тоелды. Асаф Заһирович, сүзне беткәнгә санап, йомшак тәхетеннән торды. Һарун Бариевич та урыныннан кузгалды. Солтан да чыгып китәргә тиеш иде. Әмма министр аларның икесен дә туктатты һәм: — Равилә Вәлиевнаны яхшы беләсезме?— дип сорады. Һарун Бариевич белән Солтан үзара карашып алдылар. Җавапның кемнән таләп ителгәнлеге аңлашылмаган иде. Шулай да түрә сүзгә керешмәде, “яшь иптәш”енә карап, әйдә, сөйлә дигәндәй баш какты. — Минемчә, бик тә уңай кеше. Музей эшен яхшы белә. Мин аның хакында бары тик яхшы фикердә генә. Солтанның бу сүзләрен министр тагын ошатмады булса кирәк. Ирен читен бераз түбән салындырды, мыскыллап көлүе идеме? Шулай дә әйтеп куйды: — Мин аны бүтән эшләреннән дә белә идем. Горький музее экспозициясен төзеде бит әле ул. Шулаймы? Миндә бер дә уңай тәэсир калдырмаган иде. Министрның шушы бәясенә Солтан кушылырга тиеш булса да, бу фикерен кире какты. Аңлатырга кереште: — Очраклы хәл генәдер, Асаф Заһирович. Очраклы гына шулай килеп чыккандыр. Берләшмәдә мин аннан да уңай кешене атый алмыйм,— диде. Чыннан да Солтан Җәләевичның Равия Валиевна белән бер тапкыр да каршылыкка кергәне булмады. Ханымның гаять дәрәҗәдә оста сәясәтче һәм урыс арасында татарның милли дөньясын яклый белүе, кирәксә, интригалар ясап, югарыдагыларны да шөлләтә алуы гаҗәп яхшы иде сыман. Моны күпләр булдыра алмый. Теләсә нинди сүзне ул шулай борып куярга мөмкин, шүрәле урынына кысыласың да каласың. Ахырдан: “Былтыр кысты”,— дип, айнып акырудан ни мәгънә? — Сез, димәк, бу кандидатураны уңышлы сайланган дип саныйсыз?— Министр Солтан Җәләевичка мыскыллы елмаеп кына карап алды. Һарун Бариевич исә актан да, карадан да сүз катмады. Болай дигәненең нигезендә нәрсәдер ятканын Солтан чамаларга өлгерде: “Кызык икән әле болайга китсә, кызык икән! Димәк, Людмила Борисовнаны урыныннан алмакчылар, Равилә Вәлиевнаны куймакчылар! Аңлашыла!” — Әйе... Ә кая сайланган? Нәрсәгә кандидатура? Әллә Берләшмәдән аны аласызмы?— Солтанның болай итеп бер-бер артлы сораулар яудыруы гаҗәп түгел иде. — Ә, юк,— диде министр.— Людмила Борисовнаны пенсиягә озатабыз. Аның урынына кандидатуралар арасында Равия Вәлиевнаның да исеме бар иде. Шунлыктан гына сүз кузгатуым. Фикерегезне белү өчен...— Бераз туктап торганнан соң, тәхетенә кабат килеп, тынычлап утырып, сүзен бетерде:— Димәк, дөрес сайланган кандидатура дип уйлыйсыз инде? — Әйе, һичшиксез шулай. Людмила Борисовна урынына филиалларның җитәкчесе буларак Равия Вәлиевна килсә, уңышлырак булыр сыман. Милли кадр гына да түгел, акыллы ханым кебек күренә. Иң кирәге, музей эшен яхшы белә. Урыслар арасында да сер таба алачак. Көче җитәр дип уйлыйм,— диде Солтан Җәләевич, үзе белән киңәшүләренә сөенеп. — Истә тотарбыз! Министрның шушы сүзеннән соң, саубуллашып, Һарун Бариевич үзе белән Солтанны да алып чыгып китте дә, коридорда аны туктатты: — Кабинетка керик әле! Түрәнең бүлмәсе нигәдер элеккечә үк нурсыз иде. Әмма бу юлы дивардагы портретлар алмашынган икән. Ленин сурәте урынына милли шагыйребез Габдулла Тукайныкы менеп утырган, Маркс та күренми, әмма Салих Сәйдәшев каршы якта елмаеп тора. Мәдәният министрлыгына хас үзенчәлекләргә чыннан да әһәмият бирә башлаганнар икән болар дияргә була хәзер. Моңа куанмыйча мөмкин түгел. Шөкер Ходага, дип тә әйтергә ярыйдыр? Үзләренең башына килдеме, әллә берәр акыллы кеше киңәш иттеме икән? Гаҗәп шул бу, ә? Гаҗәп! — “Яшь иптәш”, сез кайвакыт онытылып китәсез. Галим дигәч тә үзегезне. Алай ярамый. Фикерләрегезне үлчәп сөйләшергә өйрәнегез. Сез — минем кадр. Шунлыктан үзем үк җаваплылык хисен тоям!— Түрә шунда Солтанны бик гадел рәвештә битәрләргә тотынды. Һәр сүзен сыгып кына чыгара барды:— Сезнең өчен мин кызарып утырдым!— диде.— Министр кадәр министр белән сүз алышырга ничек җөрьәт иттегез бу кадәр? Без сезне кеше ясадык. Ә сез? Сәясәт, имеш. Ничек әле? Мәдәнияттә сәясәтне эшләргә кирәкме? Ничек мөмкин? Мондый заманда. Исегездән һич тә чыгармагыз, катлаулы дәвер, бик авыр чор. Милли мәдәни сәясәтегез юк, имеш. Каян чокып чыгардыгыз моны тагын? Кем әйтте? Ярый әле вакытында йомшартып өлгердегез, юкса, белеп торыгыз, урыныгыздан ук колак кага идегез... Солтан Җәләевич шунда нигәдер киреләнәсе итте. Әллә шушы мизгелдә түрәне үз күрде, әллә килешергә теләмәде, белмәссең. Әмма алай ук ярамый иде. — Ә минем югалтыр нәрсәм кая? Фәнемә кайтып китәрмен!— диде, үз ахмаклыгын һәм гаделсезлеген таный алмыйча. — Менә ничек шул сез...— Түрә сүзнең җаен бик оста тоя иде. Шунда ук Солтанны урынына кадаклап куйды.— “Ә” дигәнгә “җә”не дә әйтә белмисез. Һаман үзегезчә, яшьләрчә. Ордым да бәрдем генә булмый шул әле ул. Аңа киңәш бирәләр. Ә моның үз туксаннары котырган. Әйе, “яшь иптәш”, сезгә сер итеп кенә әйтәм: Людмила Борисовна урынына беренче кандидатура буларак шикләнми исем-фамилиягезне куйган идек. Министр да шулайрак уйлап тора иде. Карьерагызны бозып кына ташладыгыз шул. Бер селтәнүдә. Көннән-көн үсә торган кадерле вакытыгызда шулай ярыймы инде? Нинди хәл бу? Болайга китсә, белмим, тагын ниләр кыландырырсыз? Әмма “яшь иптәш”нең акылы Һарун Бариевичныкы белән килешергә теләмәде. Түрәлекнең тәмем белеп эшләгән җитәкче, аның бәяләмәсенә күрә, иске фикерле һәм шушы җәмгыятьтәге үзгәрешләрне бөтенләй дә белмичә һәм аңламыйча эш итүче кешеләрнең берсе иде. Алар икесе ике тараф вәкилләре булганлыктан, үзара килешүләре дә чын йөрәктән түгел, бәлки бары сүздә генә мөмкин. Әмма күреп тора: Һарун Бариевич ахмак кеше түгел. Ул моны бик яхшы аңлый аңлавын. Шунлыктан менә түрә абзый ничек сөйләшә: колакны борып. — Ярар, барыгыз... Үзегезнең бүген нинди хәлдә калганыгыз хакында уйланыгыз. Мин моны аталарча әйтәм. Белеп торыгыз. Әгәр дә якын күрмәсәм, исем дә китмәс иде. Юл буе Солтан шул хакта уйланып барды. Аңа оят та, кыен да иде. Хәзер шушы министр каршысына нинди йөз белән керер, гозерләрен ничек җиткерер? Ярый инде, Людмила Борисовнаның урындыгы аңа кирәк түгел дә түгел... Әмма... Ни... Тукта, ничек-ничек? Людмила Борисовна урыны? Димәк, төтеннең уты менә шушы министрлыкта булган икән. Буш сүз сөйләмәгәннәр. Людмила Борисовнаның шашынулары да юктан гына түгел, күрәсең. Мария Михайловнаның җан дусты ул диләр иде түгелме соң үзен? Юкка гына кайнамаган икән бичаракайның йөрәк-бәгыре. Ул анда Солтанга ташланып ята, ә монда язмышын инде хәл дә кылганнар. Равилә Вәлиевна һичбер сиздермичә генә хәзер аның урынын алачак. Бөтен авырлыкларны Солтан Җәләевич җыеп бетерде инде. Ярар, борчылмасын. Әйе, Равилә ханым белеп һәм оста итеп эш йөрткән булган. Тегене моңа өстерә дә, алар талашкан арада, урынны җайлап, менә дә утыра! Һе, бу интригалар да аның катнашыннан тыш кына булмаганнардыр әле? Теге вакытта Равилә Вәлиевна махсус рәвештә Солтаннан юри сораштырып торган икән, сез “Генеральный” урынбасары булмакчымы, фикерегез ничек дип. Тел төбен капшап төшенергә иткән. Майтарачак әле алайса ул ханым эшләрне. Берләшмәне җайлап учына алачак. Саклан, Солтан Җәләевич, бик саклан! Әмма Людмила Борисовна үз урындыгын алай җиңел генә аңа калдырырга уйлыйдырмы икән әле?
Өченче бүлек Сүзеңнең төбендә дөреслек булса да, әгәр таянычың юк икән, сагаеп каласың һәм буыннарыңның йомшарганын тоясың икән аны. Адәм баласына һәрдаим ныклыгы юлдашлык итсә, картаймыйча гына яшәр иде. Әмма дөньяның кануны бүтәнне сорый: хакыйкать өчен көрәш дәрте сүрелсә, аталары күтәрергә тиеш авырлык балаларына кала, аларга тормыш икеләтә кыенлаша. Шушы хакыйкатьне бу очракта кабатлап маташуның кирәге юктыр бәлки, әмма шунысы да бар әле аның... Ярар, хаклыгын кеше дәлилләп җиткерә алмасын да, хәтта куркып калсын да, ди. Нигә, аның җаны юкмыни, димәкчесезме? Соңгы вакытларда Солтан үз алдына шулай акланып йөрде. Министрга әйткән сүзләренең ничек тә бер уңайсыз җирдән икенче төрле итеп килеп чыгасын көтте. Ярый, аңа урын да әзерләгән булсыннар, ди, “Генеральный”га урынбасарлыкка күчсә, начарга булмас иде дә... Һе, акылың кот икән, дөреслек ялчысы, имеш. Телең тыелып калса, йөрәгең шартлар йә? Дөрес сүз гадел була ул! Ә хакыйкать? Анысы башка! Соңгы вакытларда Людмила Борисовна, ни хикмәт, Солтанның юлына аркылы төшми башлады. Мария Михайловнадан берәр хәбәр алган идеме, әллә үз хәлен аңлап, язмышына буйсынырга теләдеме, моны хезмәттәшләре белмәде. Авызыннан сер чыгарып бүлешүне бу юлы да гадәте итмәгәнлеге сәбәпле, анысын да, монысын да уйларлык иде. Бөтен кешенең күңеленә ерткыч арыслан төсле коткы салучы зат кинәт песигә әверелеп калса, күрер күзгә үк кызганыч була башлый икән ул. Адәм баласы шулай яратылган инде: сөенәсе урында — көенә, көенәсе җирдә — сөенә. Людмила Борисовна тынычлануга, бөтен хезмәттәшләре диярлек аның өчен хәсрәт атып, Солтан Җәләевичка ташлануның җаен эзләделәр. Аларның каннарына Раилә Валиевна һаман да мыштым гына борыч сала тора һәм гайбәт өстәленә: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|