Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 62 страница




Тиздән министрлыкка барып керде. Анда үле тынлык иде. Ә министр үзендә булып чыкты, аңа керергә чират торган кешеләр дә юк. Сәркәтип хатым да, аны ашыктырып:

— Солтан Җәләевич, хәзер үк керсәгез генә, ярты сәгатьтән коллегия була, ашыгыз!— диде.

Рәхмәтле булып, ул шулай министр каршысына басты.

— Утырыгыз!— дигән сүзен ишетүгә, ничектер күңелендәге катылыгы таралып китеп, Берләшмәдәге булып узган сөйләшүгә рәнҗешен белдерүдән башлап, болай алга таба тыныч кына эшләп булмасын Асаф Заһировичка бәйнә-бәйнә сөйләп ташлады. Ул шушылай йомшак тавыш белән, аһ-зар ормыйча гына барысын да әйтеп бирермен дип башына да китермәгән иде. Министр да тыныч кына, бүлдермичә тыңлап утырды һәм:

— Ничек инде?— дигән аптыраулы соравын бирде.

— Менә шулай!— диде Солтан. Шунда гына йөзенә салынып төшкән куе коңгырт чәчләрен гадәтенчә артка кайтарып ташлап.— Мине гафу итегез, аптыраганнан гына сезгә кергән идем. Бер дә борчыйсы түгел идем.

— Нигә алай эшләгән икән ул?— Министр телефоннан ниндидер номер җыеп шалтыратты, Мария Михайловнаны сорады. Аның Берләшмәдә утырыш уздыруы хакында әйттеләр булырга кирәк.— Кайтып җитәргә тиеш иде бит инде!— диде. Ә бераздан, мөгаен аның килеп керүен җиткергәннәрдер:— Керсен әле бире!— дип әмер итте.

Шунда гына Солтан Җәләевич үзенә күрсәтелгән урынга утырды. Тынычланырга өлгереп, бушап калган күңеленә дөньялыкны гафу итү хисе тулды һәм:

— Ә бәлки безнең сөйләшү... Минем сөйләгәннәр шушының белән генә бетәр, аның да гаебе юк инде...— диярәк сөйләнеп алды.

Шунда ул үзенең монда кереп ялгышуын төшенде һәм күңеле сыкранып куйды. Нигә кирәк булды әле министрга барып, Берләшмәдә ничек мыскыллаулары хакында сөйләп түбәнсенергә? Эһ Солтан, син тормыш һәм замана ваклыкларыннан өстен булырга тиеш идең бит!

Министрга сәркәтип ханым кереп, коллегия башланырга вакыт җитүен, министрлыкның җыелуын белдерде. Солтан Җәләевич китәргә уйлап аягына күтәрелде, чыга башлады.

— Ярый, уңышлар сезгә!— дип саубуллаша башлады да, кабат өстәп куясы итте:— Минем үтенечем зур: зинһар өчен бу сөйләгәннәрем үзара гына калсыннар! Мария Михайловнаның һичбер гаебе юк! Бары тик, “профилактика" өчен инде, “мунча кертеп” алырга иткәннәрдер?.. Аңлап кына бетермәгәнмендер?— диде.

Ә министр аның үтенечен кабул итте:

— Ярар!— диде.

Асаф Заһировичның өстәле нәкъ тәрәзә янында иде. Яктылык Министрның сырты ягына төшкәнлектән, йөзендә чалым-сызыкларның үзгәрешен генә түгел, күз нурын да тоярлык түгел.

Солтан Җәләевичның бу хәлдән тәне куырылып алды, әмма ишеккә таба атлавында булды. Министрлыкта эшләүчеләр кабинетка тула калдылар.

 

Наил Фатыйховичның “Тукай җәмгыяте”нә президент итеп сайланган көннәреннән соң атна ярымлап вакыт үтте. Үз эшләре белән генә шөгыльләнде, ә бүген Әдәби музейга өченче тапкыр шалтыратуында гына Солтанны таба алды:

— Сездәге утырышлар әллә көне буена баралар инде?— диде ул, ярым шаяртып. Шунда ук, соравына җавап та көтеп тормастан: — Сөйләшәсе бар иде!— дип өстәде.

— Ни булды?— Солтанның күңеленә борчу төште.— Хәзер үк юлга чыгам!

— Юк-юк!— диде Наил Фатыйхович.— Үзем сезгә барырмын дип торам. Теге дүрт машинагызның берсен җибәрсәгез дә була. Тизрәк килеп җитәрмен! Әйдә шулай итик!

Укытучысының болай шаяртып мыскыллаулары инде гадәтенә кереп беткән иде. Солтан Җәләевич исә бу юлы инде зарланмады, бары тик:

— Булмады шул!— дип кенә әйтеп куйды.— Сезне дә, үземне дә җиңел машинада гына йөртеп!

Алар эш ахырына табарак очрашырга булдылар. Наил Фатыйховичның юктан гына йөрмәячәген Солтан аңлый иде. Ни өчен монда килә, үзенә чакырмады — менә монысы аның өчен гаҗәбрәк тоелды. Димәк, аларның очрашуларын хәтта Институтта да белергә тиеш түгелләр. Телефоннан да тиз-тиз генә сөйләште, аңлатып тормады. Сәбәпсез түгел болар берсе дә.

Солтан Җәләевич сөйләшүгә үзен рухи яктан әзерләп куйды. Юк-бар сораулар белән Наил Фатыйховичны аптыратмаска тиешлеген яхшы тойды. Әүвәле вакыт акрын үтәдер сыман иде, аннары ул онытылып эшенә чумды. Шул арада кич җиткән, Наил Фатыйхович та килеп җиткән. Аларның җылы итеп күрешүләре, шаян сүз сөйләшергә тырышулары профессорның бер-бер хәвефле хәбәр белән йөргәнлеген сиздерерлек түгел иде.

— Бездә утырыш булды әле...— диде Наил Фатыйхович, нәрсәгәдер үзен гаепле кеше кебек тойгандай башын түбән иеп.— Безнең бүлектә! Мин баштарак аны уздырырга теләмәгән идем. Көн тәртибенә гадәти генә мәсьәләне куйсак та, оештыручылары сәеррәк кешеләр бит. Галим Исләев белән бергә, бер бүлмәдә утырып эшләдегез. Ул безгә “Икан җәмгыяте” рәисен алып килде. Беләсез инде ул кешене. Кем әле?

— Әйе, аралашканым бар, элекке елларда Авиация институтында компартия тарихы буенча аспирантурада укыганмы, әллә шунда лекцияләр укып йөргәнме?.. Корсаклы гына кеше инде. Болай йөзгә-биткә күркәм кеше. Кара чәчле, кылыч сыманрак борынлы...— дип тезеп сөйләп китте шунда Солтан Кәбиров, нәрсәгә боларның кирәге бар икәнлеген аңларга теләп һәм уйланып.— “Икан җәмгыяте” дини оешма бит ул, ислам яшьләре оешмасы. Әмма бер дә ышанычлы түгелләр сыман. Белемнәре дә, әйтер идем инде, аннан-моннан гына җыйнаштырылган, үзләре дә диннән шактый ерак кешеләр.

— Шулай шул!— диде аны раслап Наил Фатыйхович, әмма мәсьәләнең башка ягы да барлыгын искәртергә теләп, Солтанны сүзләреннән туктатырга омтылып. Әмма Кәбиров үзенекен дәвам итте:

— Зур эш башлау артыннан йөриләрме әллә? Миңа ул “Икан җәмгыяте”нең оешуы да, үз тирәсенә яшьләрне тупларга тырышуы да, җитмәсә “Икан” дип аталган газета чыгарулары да бик сәер тоелды. Каян акча алалар да ничек аларны югары оешмалар кабул итә?

— Монда серле оешмаларның катнашыннан башка булмаганлыгы аңлашыла, менә шунда да бөтен хикмәт!— диде профессор Наил Фатыйхович, шунда Солтан Кәбировның уйга бирелүеннән файдаланырга теләп, сүз дилбегәсен тәмам үз кулына алды.— Оештырылган эш кебек аңлашыла. Утырышта да бик ялкынланып, котырынып чыгыш ясады. Чәчләрне үрә торгызырлык итеп. Бергә эшләдегез, бер бүлмәдә, Галим Исләевне әйтәм, әллә сездә бер-бер үче бар идеме? Аннары Сәлимне әйтер идем инде, Әнвәрне! Зур белгечләр, әлбәттә, кем каршы килә. Аларның шулай чыгыш ясаулары көтелгән хәл түгел иде...

Шунда ишеткәннәреннән Солтан Җәләевич аптырап калды. Ул ни көләргә, ни еларга белмәде. Эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенгән сыман да, юк та. Нәрсә булган соң бүлектә? Тагын тавыш-гауга чыгаручылар, профессор Наил Фатыйховичка ташланучылар табылганмы әллә? Ул Сәлимгә, Әнвәргә, Галим Исләевкә, теге “Икан җәмгыяте” рәисенә нәрсә кирәк булгандыр инде? Бүлекнең эше белән канәгатьсезлек белдерделәр микәнни? Аларны Солтан электән хөрмәт итеп, үзеннән югары куеп йөри иде, нигә шулай түбән тәгәрәгәннәр? Бәлки моны да Гали Гәрәевич оештыргандыр? Сәер, бик сәер!

— Мин берни дә аңлый алмыйм!— дияргә мәҗбүр булды шунда Солтан, уйларының башына-очына чыга алмыйча аптырап. Ул гүяки чоңгылга егылып төште дә, аннан чыга алмыйча интегә хәзер. Аның күңелен биләп алган тойгылар тәртипсез рәвештә чәчелеп яталар, аларны җыеп алырга мөмкинлек тә юк сыман. Ниндидер авырлык җилкәләренә китереп басты...

— Сез хәбәрдар түгелмени?— дип хәйран итте шунда Наил Фатыйхович.— Мин әле сезне беләсездер дип торам!

— Нәрсә хакында?— Солтан тәмам аптырауда иде. Профессорның ачыктан-ачык әйтмәве аның күңелендәге караңгы тойгыларын тагын да куертып җибәрде.

— Мин бит беләсездер дигән идем! Ялгышканмын! Әйдәгез, исегезне җибәрмәгез! Онытыгыз! Нәрсәгә кирәк!— диде шунда Наил Фатыйхович, Солтанны юатырга тырышкандай. Әмма Кәбировның күңеле кузгалган, кызыксынуы ташып чыккан иде инде. Ул:

— Наил Фатыйхович, нигә аңлатып әйтмисез? Нәрсә булды соң? Алар нәрсә эшләделәр?— дип үтенде.

Наил Фатыйхович шунда хәсрәтле уйларга бирелде. Нигәдер хәлне сөйлисе, аңлатасы килми иде инде аның.

— Мин үзем гаепле,— диде ул аннары,— аларның вәсвәсәсенә ияреп барырга кирәк түгел иде. Мин бит, ни, юләр, аларны сезнең хезмәтләрегезне дә мактарга җыеналар дип торам. Баштарак шундый сүз әйткән иделәр. Ә аннары... Утырышта аларның үзләреннән башка һәркемгә эләкте, Уфа галиме Равил Үтәбайга да, сезгә дә. Мин аларны белмәгәнмен! Шундый итеп котырынып ябыштылар... Исләев белән бергә эшләдегез бит, бер бүлмәдә... Ул Сәлимгә, Әнвәргә исләр-акыллар китәрлек иде...

Солтан Җәләевичка профессорның шушы сүзләре дә җиткән иде инде. Аның күңеле бер чоңгылдан икенчесенә төшеп китте. Күз аллары караңгыланды. Наил Фатыйхович исә:

— Мин дә ахмак!— дип әйтеп куйды да кинәт Солтанны үгетләргә тотынды:— Онытыгыз бу вакыйганы, булмагандай үзегезне хис итегез! Нәрсәгә кирәк җыен көнче, мескен, вак җанлы адәмнәрнең ялганнарына, гайбәтләренә ышанып йөрү. Сәер, бик сәер... Исләев белән әллә сүзгә кергән идегезме, юлларыгыз кисешмәдеме, Сәлим, Әнвәр белән?..

— Юк, берсе белән дә сүзгә дә килгәнем булмады, юлларым да кисешмәде! Мин аларны һәрвакыт хөрмәт иттем, аларның талантларына сокландым. Төрле телләрне яхшы беләләр, тырышлар!— диде бераздан Солтан да, гүяки күңеле шунда чоңгылдан чыгар өчен юл тапты, аңа югарыда яктырып киткәндәй тоелды. Ул түшәмгә таба күтәрелеп карады. Якты люстралы лампалар мул ут белән яна иделәр.

— Көнләшүдән микәнни?

Наил Фатыйховичның ул сүзләре белән Солтан килешергә теләмәде, әмма каршы да сүз әйтергә теләми иде. Нигә көнләшергә тиешләр соң алар? Солтан Кәбировның соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләреннән нигә хата һәм начарлык эзләргә тиешләр? Бу аларга нәрсә бирә?

Көнчелеккә сәбәп тә кирәк түгел, югыйсә. Ул шундый хис инде, адәмнең акылын ала торган, башкаларны пычратудан чиркандырмаучы, шакшы тойгыларның җыелмасыннан барлыкка килә дә, ни үзеңне, ни бүтәннәрне бозып ташлый. Көнчелек кешеләрне кара үлемгә дә этәрә. Ни кадәр адәм баласы ахмаграк икән, ул шулкадәр үк көнчедер сыман. Кешеләрне үз дәрәҗәңә төшереп пычратуга корылган көнчелек элекләрдән бар, булган, хәзерге заманда да яшәү көчен югалтмаган пычраклык инде. Аңардан беркая да качып булмый. Ул ялган тудыра, әләкне барлыкка китерә, кешеләрне юк итә, ахмакларны үз ягына тарта, үз бозыгында боза бирә. Аның орлыкларын мөгаен Шайтан үзе кешеләр арасына чәчеп йөри торгандыр?

Алай гынамы икән соң? Бәлки Шайтанның монда һичбер катнашы юктыр? Кешеләрне үзләренең комсызлыгы, нәфесе боза түгелмени? Көнчелекне дә шул нәфес тудыра түгелме соң?

 

Бүлек утырышында булган һәм көтелмәгән вакыйгадан соң Наил Фатыйхович тәмам аптырап калды. Укучысы Солтан Кәбировка иптәшләренең бер авыз, бер сүз белән ташлануы аңа Гали Гәрәевич төркеменең теге вакытларда үзенә ябырылуын исенә төшерде. Ул чакта Наил Фатыйховичка фәндәге уңышлары өчен ил хөкүмәте орден биргән иде, ә алар менә шуны яратмадылар. Көнләшүләре сер түгел. Кара көеп янган кисәү башлары ничек төтенләсә, сүзләре дә, кыланмышлары да нәкъ шуны хәтерләтә иделәр. Инде менә тарих кабатланды, бу юлы көнчелек угы Наил Фатыйховичның укучысы Солтанны сайлап алды. Ярый әле ул моны егетләрчә кабул итте. Артык вакланып һәм җөпләп сораштырып тормады. Наил Фатыйхович әүвәле аңардан бераз куркып та куйган иде: әгәр дә үзенә каршы укытучысы махсус шушындый утырышны әзерләгән һәм җыйган дип уйласа? Моңа аның тулы хакы бар түгелме соң? Ә Солтан бары тик:

— Кешеләр үзләренең кем икәнлекләрен бер дә яшереп саклый алмыйлар! Инде чын йөзләрен күрдем! Моннан түбән алар белән сак булырмын!— дип кенә әйтеп куйды.

Аңардан шушы сүзләрне ишеткәч, Наил Фатыйхович үзе дә тынычланды. Моңарчы да укучысы Солтанның акылына хәйран калган очраклары бар иде, ул аны бу юлы да шаккаттырды. Менә бит ничек фикерли: кемнең кемлеге, ниндилеге беленде, ди!

Әмма бүген, шушы сөйләшүләренә бер тәүлек тә узмаган, Солтан Җәләевич Институтка килгән һәм бүлектә булып чыккан. Болар хакында Наил Фатыйховичка сердәше Сабир Кәшфиевич барысын да сөйләп бирде:

— Сез Гыйльми шура утырышына киттегез генә, әүвәле Әнвәр әфәнде белән Сәлим күренделәр, Исләев бүлмәсенә кереп киттеләр. Әллә, мин әйтәм, Сәлим әфәндене Исләев белән бер бүлмәгә утыртып ялгыштыгызмы? Ни сөйләшкәннәрен белгән юк. Фәндә бер эш кыра алмасалар да, аларның да мин кемлекләрен аңларга була инде!..— Сабир Кәшфиевич вакыйгаларны ваклап, әһәмиятле санаган урыннарына җөпләп искәрмәләр бирә-бирә сөйләргә ярата иде, монда да шулай итте.— Сәлим белән Әнвәр нәрсәләр килешенгәннәрдер, ике тапкыр мин дә кереп чыктым яннарына. Колак арты белән ишеткән сүзләреннән шуны аңладым: хәзер-хәзер Солтан Кәбиров аларга киләсе икән, ә Исләев һаман юк...

Әйе, урамда, Гыйльми шура утырышына барган чагында Наил Фатыйхович чыннан да юлда Галим Исләевне очратты, аңарга:

— Безнекеләр кайларда йөри?— дип ярым шаяртып эндәште.

Тыныч кына рәхәт кар ява башлаган чак иде. Көннең рәхәтлеге, хозурлыгы күңелләрне күтәрерлек. Галим Исләев бераз каушады булса кирәк, йөзе үк үзгәрде, шулай да үзен бик тиз кулга алды. Аның җавабы әзер иде:

— Китапханәдә булдым! Фәнни эшемнең темасына бәйле материаллар карадым!— дип тезеп тә китте.

— Анысы ярый торган эш!— диде аны мактап Наил Фатыйхович.— Күптән вакыт иде, күптән!

Шунда уйланып та алды: Исләевне яхшы галим булып китәр дип эшкә алган иде ул, кызыклы гына тема да бирде. Ә егетебез бер дә фән коесын энә белән казырга җыенмаган булып чыкты. Инде ничә еллар буена бер тема өстендә утыра, ярты адым да алга киткәне юк. Инде менә башладым, инде менә тәмамлыйм дип алдап йөртә-йөртә, сузып, эшендә тыныч кына утырып кала бирә. Әүвәле, директор булып килгән елларында, аның мондый хәйләләрен Ризван Хафизович яратмыйча, берничә тапкыр Гыйльми шура утырышында да әйткән иде. Никтер хәзер ул да тынычланды. Аңа үз кеше булу юлын Исләев ничек җиңел тапкандыр, монысын ук Наил Фатыйхович аңлап бетермәде, төпченеп тә тормады. Шунысы кызык, шушы фәндә бармакка-бармак та сукмый торган кешене директор вакыт-вакыт яклый һәм мактап телгә ала башлады. Наил Фатыйхович та аның белән ризалашырга мәҗбүр иде.

Менә бит, китапханәдән кайтып килә. Җилкәсе аша салган сумкасы да шактый авыр күренә. Болай булса, егет вакытны бушка уздырмаска, фән белән якыннан торып дуслашырга уйлаган булып чыга! Бу яңалыкка сөенми мөмкинме соң!

Ул шушындый уйлар белән Гыйльми шура утырышына барып керде. Анда бүген Гали Гәрәевичның катнашмавы тагын бер куаныч иде. Утырыш та үз җае белән, тыныч һәм эшлекле төстә узды. Әмма мәсьәләләр шактый күп иделәр, вакыт бик тиз барды, эшләре бик соң гына тәмамланды. Ә бу вакыт эчендә бүлектә бөтенләй башка бер вакыйга булып алган.

— Солтан аларга килеп тә керде, мин дә ишетеп тордым, ишекләре ябылмаган иде, ул аларга, егетләр, кем икәнлегегезне белдем, аңладым дип сүз дә ташлады. Тегеләр аны үзләренчә юмалый башладылар,— дип сөйли бирде Сабир Кәшфиевич, аның кәефенә караганда, гүяки бу вакыйгадан ул бераз канәгать тә төсле иде.

— Ә кайчанрак китте?— дип сорарга мәҗбүр булды Наил Фатыйхович.— Ничек таралыштылар? Әйтештеләрме?

— Солтан тыңлап кына утырды бугай. Тегеләр гафу үтенгәннәр. Солтан, кайтып киткәнче, әүвәле миңа кереп чыкты. Мин аннан кәефләрен сорадым, ә ул, бу егетләрегезне бер дә аңламыйм, сыйлар алып, өстәл ясап чакырганнар, уңыма да, сулыма да төшәләр, гафу үтенәләр, диде. Димәк, теге утырыш яки махсус бер спектакль булган, яки инде...

Сабир Кәшфиевичның әйтеп бетерүен көтте профессор, әмма ул үз уйлары эчендә катты да калды, ни алга, ни артка китмәде. Хәер, Наил Фатыйхович та аны ашыктырмады. Сабир Кәшфиевич белеп тә күп нәрсәне яшереп калдырырга мөмкин. Менә Солтанның килеп чыгуы да сәер әле, бик сәер. Алар бит башкача сөйләшкәннәр иде, сер бирмәскә, белмәгәнгә сабышырга кирәк дигәннәр иде. Ә ул, аңа карамастан, киңәшен тотмаган, килеп, тавышланып йөргән.

— Солтан Кәбиров әйтә, бер дә аягым тартмаган иде, ди, үзләре чакыргач, сөйләшәсе бар дип үтенгәннәренә күрә генә килдем, ди. Бик кызык булып килеп чыга әле бу, Наил Фатыйхович, әүвәле алар аңа каршы гауга куптаралар, аннары гафу үтенәләр. Әмма бит теге “Икан җәмгыяте” рәисе үзе ул утырышта бар иде, иптәшләре белән килгән. Ә алар — “Икан” газетасы чыгаралар!— Сабир Кәшфиевич шунда уч төбенә сугып, шап итеп шартлатып куйды, профессор аның тел төбен аңлаган кебек булды.

— Ул “Икан” газетасын әйтер идем инде, айга бер тапкыр чыга, җыен шурун-бурун белән тулган. Анда бернинди яңалык, укырга яраклы материал юк. Барча талантсыз журналистларны җыеп алып, шуларга таянса, рәисләрен әйтәм, әллә кая бара алмас!— диде Наил Фатыйхович, алар мәсьәләсендә аптырап торырга кирәк түгеллеген аңлатырга теләп.

Әмма Сабир Кәшфиевич шунда ук үзенекен сөйли башлады:

— Алай димәс идем... Мин аларга ышанып җитмим! Ярый, газеталарына “теш” чыксын өчен теге утырышны алдан хәзерләп, “ялчылары”ннан чыгышлар ясаттырсыннар да инде. Әмма ни өчен Солтанга каршы этлек күрсәтергә? Беткәнмени коммунистлар, сталинчылар, башкалар? Солтанның аларга ни зыян китергәне бар?..

— Менә мин дә шул хакта уйлап аптырадым,— диде Наил Фатыйхович, барыбер берни дә аңлашылмый дигәндәй кулларын як-якка ачып, өстәле артыннан торып.

Сөйләшүләре шунда өзелеп калды. Наил Фатыйховичның кузгалуыннан, кием элгече янына килүеннән Сабир Кәшфиевич инде соң, өйләргә кайтыр вакыт җитте дигәнне аңлады һәм мөдир белән хушлашып чыгып китте. Урамда күптән караңгы, сәгать тә кичке җиде булганлыктан, Наил Фатыйхович кышкы киемнәрен киенә башлады. Солтанның килеп китүе аның өчен әлегә тәмам аңлашылып беткән вакыйга түгел иде. Ул аның беркатлылыгын, кешеләргә ышануын белә, аңлый, әмма болай ук сабый күңелле икән дип күз алдына да китерми иде. Беренче чакыруларына йөгереп килеп җиткән бит! Исләевне әйтер иде инде, китапханәгә барган, имеш, кая ди ул, ялганчы, хәйлә өстәлен әзерләп йөргән, менә шул булган аның китапханәсе!

Профессор Институт бинасыннан Сабир Кәшфиевич белән бергә чыкты. Аларның бүлекләре дирекция урнашкан төп бинадан читтә, аерым иде. Монда тынычрак та, гаугалы галимнәр дә юк сыман. Тик менә башкача килеп чыкты шул әле, башкачарак! Наил Фатыйхович та уйламыйчарак эш итте. Утырышны ул билгеләде, ул алып барды бит. Берсенең дә теленнән тартмады, әмма белми дә калды, бу юлы укучысы Солтан Җәләевичка каршы җыелышып, тешләрен ыржайтып ташландылар дуслары-дошманнары, җыен чүп-чар!.. Хәер, бәлки аларны алай ук “чүп-чар” дип атамаска да кирәктер. Менә шундыйлар тормышта уңышка ирешәләр түгелмени? Кешеләр өстенә яла ягып, гайбәтләр таратып андыйлар күтәрелмиме? Башкаларның башына баскач, аларны юк иткәч, аяк астына салып таптагач, әлбәттә үзең әллә кем була башлыйсың, күтәреләсең инде аны!

Ә Солтан Җәләевич карьерага омтылган булды. Шушындый берәр эш кыландырып, башкаларны пычратып, менә болар рәвешле үзен күтәреп күрсәткәне булдымы соң аның? Юк, иптәш Кәбиров, карьера синең өчен түгел, карьерист була алмаячаксың! Аның өчен намусың да юл куймаячак, кешеләр өстенә дә басып йөри алмыйсың шул син!

Наил Фатыйховичка бу уйлары тагын тынычлык бирделәр. Инде көн шактый суынган, ә кар барыбер сибәләп-сибәләп төшә. Урам утлары тирәсендә сары томанчык барлыкка килгән. Әнә университет кына, арада бер мин генә дип, ап-ак булып, төрле утлар эчендә балкып утыра. Кайчандыр Наил Фатыйхович анда укыган, аннары укыткан иде. Хәзер укучыларын да шуннан килгәннәрне генә ала.

 

Дәрәҗәсе үскәнен кайсы кеше яратмый инде? Аның белән бергә акчаң да арта бара түгелме соң? Урының никадәр югарырак, иҗтимагый баскычта өстәрәк булган саен мәртәбәң дә үсә, син инде үз теләгең белән эш итәсең, кемнәрнеңдер хәтта өметенә карап түгел, бәлки ихтыярыңа башкаларны буйсындырып. Дөрес, халык исеменнән, халык мәнфәгате дип сөйләргә өйрәнәсең. Анысы бар икән әле: ялганнарга тиеш буласың! Кайда ялган бар, анда намус төшенчәсе, намус тойгысы үзен югалта яисә барлыгын бөтен көченә сиздерә башлый. Ә андый хис белән яшәве авыр. Гамәлеңне кылган саен, адымнарыңны үлчәргә мәҗбүр ителәсең. Акылың белән түгел, намусың белән ярыша башлыйсың. Ә моның ахыры әлегә беркайчан да, беркайда да яхшыга беткәне юк. Намус! Син шактый катлаулы төшенчә икәнсең шул! Болай әллә нәрсә кебек тоелмыйсың да сыман. Дөреслекне бездә күпләр хакыйкать дип йөриләр, әмма ул бит бары тик гаделлек белән генә бәйле. Әмма намуссызлыкны без гаделсезлек белән бәйләмибез, ә менә дөреслекне исә намустан башка күз алдына китермибез. Үзебездән эзләмичә, башкалардан таләп итәбез. Сәер дә инде без, кешеләр. Тормышта кайда гаделлек, кайда дөреслек, кайда ул намус дигән чикләр, алар бит барысы да бергә адәм баласының вөҗданын, җанын, рухын хасил итәләр. Ә без кешенең җаны кайда икән ул дип аптырыйбыз. Бер дә әллә кайда түгел, шул төшенчәләр берлегендә. Әгәр дә без аларны бер-берсеннән аера башлыйбыз икән, ул вакытта кеше җанын да таркатып атабыз һәм нәрсә эшләгәнебезне белми дә калабыз. Гаделлеге, дөреслеге, намусы булмаган бәндәләрнең җаны юктыр дисезме? Бар ул, әмма намуслары кадәр генә, бик кечкенә. Алар аны үзләре дә тоймыйлар, шуңа күрә кешегә хас булмаган ерткычлыклар, хайванлыклар кылалар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных