Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 4 страница




Сә­ли­мәм­нең буе көн­нән-көн үзен ныг­рак сиз­де­реп, ке­ше кү­зе­нә ча­лы­на баш­ла­ды. Аны кү­рү­гә, Габ­дул­ла аб­зый ел­ма­еп сөй­лә­шә тор­ган бу­лып кит­те. Ул, га­дә­тен­чә, ва­кыт-ва­кыт кер­гә­ләп, хәл бе­леш­кә­ли иде, аны­сын да хә­зер си­рә­гәйт­те.

Ав­густ ае үтеп тә кит­те. Ир­тә­гә — бе­рен­че сен­тябрь. Мәк­тәп­тә уку­лар баш­ла­на, сый­ныф бүл­мә­лә­рен, ка­би­нет­лар­ны тәр­тип­кә кер­тә­се, дә­рес­лек­ләр­не һәм уку­чы­лар­ны бар­лый­сы бар.

Ут­ны сүн­де­реп, йок­лар­га ят­тык. Әм­ма ни өчен­дер ми­нем күз­ләр йо­мы­лыр­га ашык­ма­ды. Урам­да як­ты сы­ман иде. Ише­гал­дын­да да шәү­лә­ләр йөр­гән ке­бек бу­лып кит­те. Әм­ма Сә­ли­мәм­не шик­лән­дер­мәс өчен уры­ным­нан куз­гал­ма­дым. Алай ук ва­ем­сыз бу­лыр­га ки­рәк­мә­гән икән.

Тә­рә­зә­не ша­кы­ды­лар. Бу та­гын шул уен, бә­рәң­ге­не җеп­кә асып ку­я­лар да, җил­дә тиб­рә­леп, пы­я­ла­га бә­рел­гә­ләп то­ра бу­лыр. Та­выш­тан уя­нып кит­кән Сә­ли­мәм­не ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­тым:

— Авыл­ның усал ма­лай­ла­ры уй­ный тор­ган­дыр? Чы­гып, өр­ке­теп ке­рим!

— Бе­рәр­сен га­рип­лән­де­рә күр­мә, бе­рүк, Рөс­тәм!

— Юк ла ин­де, син нәр­сә, бә­гырь!

— Са­быр бу­ла күр!

— Бер дә бор­чыл­ма!

Мин ки­е­неп өл­гер­гән­че бә­рәң­ге һа­ман да тә­рә­зә өл­ге­сен тук­мак ке­бек тө­ю­дә бул­ды.

Чык­тым. Ни кү­рим: авыл­ның усал ма­лае дип уй­ла­ган ке­шем Әл­фия иде. Ап­ты­раб­рак кал­дым. Ни­гә бо­лай та­гын ша­яр­тып йө­ри әле ул?

— Сең­лем Әл­фия, син тү­гел­ме соң?

— Әйе, Рөс­тәм абый, мин идем шул. Кай­дан та­ны­ды­гыз?

— Ни­гә та­ны­мас­ка ди? Син­нән баш­ка һич­кем­нең бо­лай ап­ты­рат­ка­ны юк!

— Ачу­лан­ма­гыз ин­де, Рөс­тәм абый!

Әл­фия кар­шы­ма ук ки­леп бас­ты. Аның җы­лы һәм хуш ис­ле ты­ны хис­ләр­не куз­га­тып җи­бәр­де. Әм­ма мин би­реш­мәс­кә ты­рыш­тым, со­рау ар­тын­нан со­рау яу­дыр­дым:

— ­Ка­зан­га кит­мә­дең­ме­ни әле?.. Уку­лар кай­чан баш­ла­на?.. Ту­ган як­лар са­гын­дыр­мас­мы?.. Эк­за­мен­на­рың­ны ни­чек бир­дең?..

Әл­фия ми­не тук­тат­ма­са, кау­шау­дан­мы, әл­лә со­рау­лар күп җы­е­лу­дан­мы — бер-бер арт­лы яу­ды­ра­сы идем.

— Рөс­тәм абый, бо­лар­ның бө­те­не­се­нә дә берь­ю­лы җа­вап би­рер­гә­ме, әл­лә бе­рәм­ләп­ме?

— Бе­рәм­ләп.

— Кай­сын­нан баш­лар­га?

— Им­ти­хан­нар­ны ни­чек бир­дең?

— Бар­сын да «биш­ле»­гә!

— Ях­шы бул­ган икән. Кем­нәр кер­де?

— Ни­чек кем­нәр?

— Ка­зан­га ки­тү­че­ләр­дән ди­гән­ем.

— Ба­ры­быз да ди­яр­лек.

— Бик ях­шы бул­ган. Кай­чан ки­тә­сез?

— Ка­зан­га би­лет­лар юк. Бер­се­көн­гә кол­хоз­дан ав­то­бус ба­ра.

— Аны­сы ях­шы икән. Хә­ер­ле юл­лар бул­сын! «Биш»­кә ге­нә укы!

— Рәх­мәт, абый!

Көт­мә­гән идем, Әл­фия, үре­леп, му­е­ны­ма са­рыл­ды һәм ирен­нә­рем­нән үп­те. Мин юга­лып кал­дым. Әм­ма кул­ла­рым аны ко­ча­гым­да кыс­ты­лар. Аш­кы­ну­лы хис­лә­ре ми­ңа күч­кән­дәй бул­ды. Ай­ныр­га ты­ры­шып, арт­ка чи­ген­дем. Бо­лай йом­ша­ру­ы­ма ачу­ым кил­де. Әл­фия елый иде­ме, әл­лә кө­лә­ме?

— ­Рөс­тәм абый, сез ми­нем бе­рен­че һәм җа­вап­сыз мә­хәб­бә­тем бит!

Бу сүз­лә­рен ишет­кәч, ачу­ла­нып таш­лар­га, ку­ып чы­га­рыр­га ти­еш идем. Ярый әле Ка­зан­га ки­теп ба­ра, юк­са ба­шым­ны әй­лән­де­рер иде.

— Мин сез­гә хат­лар язар­мын, мин сез­гә ши­гырь­лә­рем­не атар­мын...

— Юк, юк! — Мин баш тар­тыр­га ашык­тым.— Сез нәр­сә, сең­лем! Нин­ди хат?.. Хат дип, ин­де, яз!.. Сә­ли­мә апаң да, мин дә шат бу­лыр­быз. Ә ши­гырь­лә­рең­не бү­тән ке­ше­гә атар­сың! Үз ти­ңең­не яра­тыр­сың, ни­ка­дәр әй­бәт егет­ләр бар дөнь­я­да!

— Си­нең ке­бе­ге — юк!

— Алай ди­мә, сең­лем! Бар ул!..

Бу сү­зем­нән үзем дә кал­ты­ра­нып кит­тем. Ярат­са­лар, на­чар­мы­ни? Юк, юк, нин­ди яра­ту ди ул!

— Мон­да ни­чек ял­гы­зың гы­на кил­дең? Кай­та алыр­сың­мы соң?

— Ял­гыз йөр­мим мин, Рөс­тәм абый! Ми­не Ра­фис кө­тә. Ма­тай бе­лән. Ка­зан­га да бер­гә ки­тә­без.

— Ме­нә бит, бик ях­шы. Ра­фис­ны тәр­тип­ле ма­лай дип бе­ләм.

Ник­ләр ге­нә ма­лай ди­гән сүз­не ыч­кын­дыр­дым? Әл­фия кө­леп үк җи­бәр­де:

— ­Ма­лай гы­на шул! Егет бу­лыр­га мы­е­гы чык­ма­ган.

Мин ар­тык сөй­лә­шер­гә баз­ма­дым. Бо­лай да ут ке­бек кыз, һәр сү­зем­не үз фай­да­сы­на бо­рып ба­ра­чак!

Та­гын бер кат хуш­лаш­тык. Әм­ма Әл­фи­я­не үзе­мә якын ки­тер­мәс өчен бер бу­са­га юга­ры­рак ме­неп, ишек тө­бе­нә бас­тым. Кү­ңел ге­нә акыл бе­лән ки­ле­шеп бет­мә­де.

Әл­фия ки­теп бар­ды. Бе­раз­дан урам­да мо­то­цикл ка­бын­ды һәм, бө­тен авыл­ны ди­яр­лек шау­ла­тып, төн­гә ке­реп югал­ды. Мин бол­дыр­га утыр­дым. Күз­лә­рем күк­кә тө­бәл­де­ләр.

Ки­ек Каз Юлы!..

Кү­ңе­ле­мә са­гыш тул­ды. Мо­ңа ка­дәр уй­ла­мас­ка ты­рыш­кан Ка­за­ным са­гын­дыр­ган иде. Әл­фия шун­да ки­теп ба­ра­чак. Мин йөр­гән юл­лар­дан уза­чак, үзе­нең бә­хе­тен һәм яз­мы­шын та­ба­чак. Ка­зан аны зур юл­га алып чы­га­чак. Ул авыл­да ка­лыр өчен әй­лә­неп кайт­мас­тыр, мө­га­ен. Ә ми­нем го­мер шу­шын­да үтә­чәк... Ты­ныч һәм ка­раң­гы авыл­да.

Ка­раң­гы?.. Ә ни өчен ка­раң­гы?.. Ни­чә­мә-ни­чә йол­ды­зы, ае-ко­я­шы бул­ган авыл­ны ка­раң­гы дип әй­тү мөм­кин­ме соң? Юк! Авыл ул мең шә­һәр­лә­рең вә ка­ла­ла­рың­нан да як­ты­рак. Ур­ман-су­ла­ры, ту­гай-бо­лын­на­ры, ба­су-кыр­ла­ры, ә иң ки­рә­ге — ях­шы хал­кы бар бу авыл­ның. Ди­мәк, бә­хет өчен һәр­төр­ле мөм­кин­лек­лә­ре си­нең кар­шы­да. Ба­ры тик тап­тап кы­на кит­мә. Хә­ер-хаһ­лы һәм ях­шы­лык­лы бул, шул ча­гын­да си­не дә яра­тыр­лар, хөр­мәт итәр­ләр!

— ­Ни­гә ми­не дә дәш­ми­сең?

Ар­тым­нан Сә­ли­мәм чы­гып, яны­ма утыр­ды, иң­нә­ре­мә кул­ла­рын сал­ды. Ир­кен һәм рә­хәт итеп су­лап куй­ды.

— Һай, нин­ди ма­тур, саф һа­ва­лы төн!

— Әйе, ма­тур шул, Сә­ли­мәм!

— Ты­ныч, ир­кен, рә­хәт!

— Мин си­не яра­там, Сә­ли­мәм!

— Абау, бә­гырь, ни бул­ды си­ңа?

— Бер­ни дә тү­гел!

Мин аны кы­сып ко­чак­ла­дым, ба­шын ал­ды­ма алып ир­кә­лә­дем. Чәч­лә­ре­нә урал­дым.

— ­Мин дә си­не яра­там!..

Шу­лай шак­тый озак һәм күп итеп бер-бе­ре­без­гә из­ге мә­хәб­бәт сер­лә­рен аң­лат­тык, ир­кә­лән­дек, сө­еш­тек. Йол­дыз­лы күк ас­тын­да һич­кай­чан ка­бат­лан­мас яшь­лек ки­чә­без иде бу. Мон­нан соң без бо­лай уты­ра ал­ма­быз, кар­та­ер­быз. Яшь­лек­тә ге­нә мөм­кин бул­ган мә­хәб­бәт ки­чә­се без­не бү­тән үзе­нә дәш­мәс. Әл­фия дә тә­рә­зә­гә бә­рәң­ге элеп, өл­ге­гә чирт­те­реп ша­ярт­мас. Го­ме­ре­без шу­шын­да, бә­хет­ле авыл­да үтеп ки­тәр...

Күк чи­тен­дә ай кү­рен­де. Бе­раз җил чы­гып ал­ды һәм без, ке­реп, җы­лы ята­гы­быз­га чум­дык. Ты­ныч, ир­кен, рә­хәт иде!

 

ТИҢ­СЕЗ­ЛӘР ГЫЙШ­КЫ

Хи­кәя

 

Күр­ше ма­лае Ха­рис­ның Фа­зый­лә апа­сы бы­ел унын­чы сый­ныф­ны тә­мам­ла­ды, Ка­зан­га укыр­га ки­тә­се бил­ге­ле бул­ды. Әм­ма әти­се — Ту­пас Гай­фул­ла, кы­зы­ның бу ни­я­те­нә кар­шы төш­кән икән дип ишет­тек. “Мин си­не шә­һәр­гә җи­бә­рер өчен үс­тер­дем­ме­ни, әнә кол­хоз­да сы­ер сау, йорт­ка фай­даң ти­яр” дип орыш­кан, ди, имеш.

Бу­лыр, әй­тер, бер дә жәл­ләп тор­мас, бал­та кү­тәр­сә — ча­ба, теш­лә­сә — өзә тор­ган, пыр­дым­сыз­лы­гы өчен “Ту­пас” ку­ша­ма­ты ал­ган Гай­фул­ла бит ул. Аңа йо­мыш төш­кән­дә ге­нә Гай­фул­ла аб­зый дип сөй­лә­шә­ләр, ә гай­бәт­кә ке­реп, тел­гә кү­тә­рел­сә — Ту­пас Гай­фи, күп ва­кыт­та Ту­пас Гай­фул­ла аты бе­лән йөр­тә­ләр.

Шу­лай итеп, Ту­пас Гай­фул­ла үз ба­ла­сы­ның хы­ял ка­нат­ла­рын бер сел­тә­нү бе­лән өз­гә­ләп таш­ла­ган да, кы­зы, мес­ке­нем, ын­дыр ар­ты­на ка­чып, ти­рес­лек ба­шын­да күз яшь­лә­рен сык­кан.

Мо­ны ишет­кәч, йө­рә­гем куз­га­лып куй­ды, тел­сез кал­дым. Әгәр дә мин бы­ел унын­чы­ны бе­тер­гән егет бул­сам, юа­тыр идем ге­нә­ме, як­лап чы­гар идем, ул Ту­пас Гай­фул­ла­ның ки­рә­ген би­рер идем. Юк, бул­ма­ды, мин соң­рак ту­ган­мын шул. Әле дүр­тен­че сый­ныф­ны гы­на бе­тер­дем бит.

Ә шу­лай да Фа­зый­лә апа­ны бик яра­там мин. Аның тал­чы­бык­тай зи­фа буе, озын ка­ра чә­че, наз­лы күз ка­ра­шы һәм сүз­лә­ре, та­гын да әл­лә нәр­сә­лә­ре, әл­лә нин­ди гү­зәл­лек­лә­ре ми­не таң-хәй­ран кал­ды­рып кы­на тү­гел, хәт­та һуш­сыз итә­ләр. Аһ, мин өл­кән­рәк бул­сам! Кич­лә­рен оза­та ба­рыр идем. Ир­тә­ләр­дә, чиш­мә яры­на кил­гәч, ку­ен ке­сә­сен­нән дәф­тәр чы­га­рып, йө­рәк сер­лә­рен язып бар­ган ча­гын­да Фа­зый­лә апа яны­на ки­леп уты­рыр идем, тал­лар ара­сын­нан гы­на ка­чып ка­рап тор­мас идем, уг­ры ке­бек. Эһ, юк без­нең авыл­да аңа ла­ек, тиң бу­лыр­лык егет! Юк, дим, шу­ңа кү­рә шә­һәр­гә ки­тә­дер ул? Ми­не кө­теп тор­мас ми­кән­ни? Үсәр идем әле. “Кай­чан үсәр­сең икән син, ма­ту­рым” дип әйт­мәс иде ул ва­кыт­та. Ка­ра әле, Гай­фул­ла аб­зый аны шә­һәр­гә җи­бәр­ми­чә дө­рес эш­ли бит. Ди­мәк, Фа­зый­лә апа мон­да кал­са, сы­ер сау­са, мин ул ара­да үсеп тә җит­сәм, аңа буе җи­тәр егет юк, һәм без, мин һәм Фа­зый­лә... Һе, тук­та, ал­ты ел эчен­дә кө­зен-җә­ен ре­зин итек­ләр ки­еп саз ера-ера, кыш­ла­рын ти­рес тү­гә-тү­гә тә­мам тау­ша­лып, гү­зәл­ле­ген югал­тып бе­те­рә­чәк бит ул. Юк, шә­һәр­гә кит­сен, ми­не шун­да кө­теп тор­сын!

Шу­лай ди­п уй­ла­дым. Кү­ңе­лем нур­ла­нып кит­те. Хәт­та сыз­гыр­га­лап та куй­дым. Хы­ял­ла­нып ук кит­кән­мен, шо­мырт бо­та­гы­на җә­е­леп утыр­ган җи­рем­нән чак кы­на мә­тә­леп төш­мә­дем, ха­рап бу­ла­чак идем.

— ­Ка­дал­гы­ры!— дип кыч­кыр­ган Ту­пас Гай­фул­ла аб­зый­ның та­вы­шы ко­лак­ны ярып үт­те. Ми­ңа әйт­те­ме әл­лә?

Аваз ­кил­гән як­ка бо­рыл­дым. Ка­ян ки­лә бу өн? Ия­се кү­рен­ми.

— ­Ка­дал­гы­ры, бар, чы­гып кит!.. Ыч­кын күз ал­дым­нан!

Ту­пас Гай­фул­ла­ның ба­кы­руы икен­че тап­кыр бә­гырь­не ер­тып уз­ды. Чал­ты­рап та­бак-са­выт ва­тыл­га­ны ише­тел­де. Фа­зый­лә апа йорт­тан аты­лып чык­ты һәм ын­дыр ягы­на йө­гер­де.

Ачык ян тә­рә­зә­лә­рен­нән ата­сы­ның та­гын да җи­ке­ре­нү­лә­ре ише­те­лә кал­ды, мин, үз-үзем­не бе­леш­тер­ми­чә, Фа­зый­лә апа ар­тын­нан йө­гер­дем һәм ти­рес­лек ба­шы­на җи­теп тук­та­дым. Ерак тү­гел яр ас­тын­да сык­тап ела­ган Фа­зый­лә апа­ны кү­рү­гә, яны­на ни рә­веш­ле ки­леп бас­ка­ным­ны сиз­ми дә кал­дым.

— Ела­ма ин­де, Фа­зый­лә апа! Син ела­саң, бә­гы­рем ки­се­леп ки­тә,— дип чын кү­ңе­лем­нән әй­тү­дән соң гы­на акы­лым ай­нып кит­те. Бер ку­лым аның иң­ба­шын­нан тот­кан, икен­че­се чә­чен­нән сый­пый иде. Кур­кып кит­тем. Әм­ма Фа­зый­лә апа ми­не ни­чек­тер йом­шак һәм җы­лы итеп коч­ты ки, мин эре­дем, ә ул, ме­нә бә­хет — елау­дан тук­та­ды!

— И ма­ту­рым ми­нем! Ни­гә без­нең Ха­рис та си­нең ке­бек тү­гел икән? Ту­га­ным ке­бек яра­там бит мин си­не,— дип, күз­лә­рем­нән үбеп ал­ды.

“И Фа­зый­лә апам!”

Ха­рис ди­гә­не ми­нем сый­ныф­таш ул. Бер дә апа­сы­на ох­ша­ма­ган, һа­ман кый­на­шып-су­гы­шып йө­ри, аның бе­лән уй­ный баш­ла­саң, эш шу­ның бе­лән тә­мам­ла­на: йә ул си­не то­тып тук­мый, яки туй­ган­чы ела­та, изеп таш­лый. Апа­сын да тың­ла­мый, әни­се куш­кан­ны да эш­лә­ми, һа­ман да урам­да эт су­га­рып йө­рү­не ге­нә яра­та, әм­ма әти­се аның өчен иң олуг һәм мәр­тә­бә ия­се. Ха­рис янын­да Ту­пас Гай­фи дип ыч­кын­дыр­саң, бет­те ди­гән сүз, ике­гә бү­лә үзең­не.

Фа­зый­лә апа ми­не җи­тәк­ләп инеш яны­на ки­тер­де. Мин­зә­лә ел­га­сы таш­лар ара­сын­нан чел­те­рәп-чел­те­рәп, йө­ге­рә-йө­ге­рә ага да, бе­рәр ти­рән­рәк һәм йом­шаг­рак үзән­гә җи­теп, ты­ныч кы­на хәл җыя, ан­нан та­гын бе­раз ба­ра, ан­нан та­гын ял итә. Ул ял итә тор­ган кул­тык­лы урын­да ба­лык шәп ка­ба. Уч тө­бе­нә сы­яр­лык ча­бак һәм тү­бән­кә-таш­баш­лар, ан­да-сан­да кы­зыл­ка­нат­лар кап­ты­рыр­га яра­там мин, әнә те­ге кы­зыл яр кул­ты­гы­на кар­мак таш­лап.

Шу­лар ха­кын­да Фа­зый­лә апа­га сөй­ләп кит­тем. Ул гы­на­мы әле, Мин­зә­лә­нең бер урын­да алай­рак, икен­че җир­дә бо­лай­рак чу­пыр­дап агу­ын да аң­ла­тып бир­дем.

— Ша­гыйрь син, ша­гыйрь икән­сең! — дип, күз­лә­ре­мә сө­еп ка­рап, исе­мем­не ни­чек­тер үзен­чә ягым­лы итеп әй­теп ел­май­ды дөнь­я­ның гү­зәл­лек ия­се Фа­зый­лә апам.

Апам? Эһ, апам шул. Мин үзем­нең әле­гә яшь, ма­лай гы­на бу­лу­ым­ны исе­мә тө­шер­дем һәм ба­шым­ны тү­бән идем.

— Ни бул­ды, ма­ту­рым? — ди­де Фа­зый­лә апа.— Әл­лә үзең­не ша­гыйрь дип ата­вы­ма үп­кә­лә­дең­ме? Үп­кә­лә­мә! Ша­гыйрь­лек— мәр­тә­бә ул!— ди­гән­нән соң, сүз­лә­рен­нән бе­раз­га тук­тап тор­ды да, яңа­дан ка­нат­ла­нып, яр кар­лы­га­чы ке­бек уй­нак­лап очын­ган­дай ка­я­дыр күк­кә тал­пы­нып куй­ды һәм:

— Бик бе­лә­сең кил­сә, мин дә ши­гырь­ләр язам. Ин­де күп­тән, яшь ва­кыт­тан, си­нең ке­бек чак­лар­дан бир­ле. Шә­һәр­гә укыр­га ки­тү те­лә­гем дә шу­ның өчен. Уни­вер­си­тет­ка кер­сәм иде дип хы­ял­ла­нам.

 

Мин там­чы­сы яз­гы бу яң­гыр­ның,

Мин ко­я­шы аяз таң­нар­ның,

Са­ба җи­ле бу­лып чәч­лә­рең­не

Һәм гөл­ләр­не сый­пап үтәр­мен...

 

Фа­зый­лә апа ши­гырь укы­ды. Ми­нем ал­дым­да та­гын бер баш­ка үсеп кит­те. Ин­де тә­мам бу­ем җит­мәс­лек икән. Ир­тән чиш­мә бу­е­на уты­рып ни яза ди­сәм, ши­гырь­ләр икән әле!

— О­шый­мы? Ма­тур бит, әйе­ме? — ди­де ул, ми­нем уй­ла­рым­ны бү­леп.

— Ә­йе,— ди­дем, ни әй­тер­гә бел­ми ап­ты­рап.— Әйе!

Баш­ка сүз ки­рәк тү­гел иде. Ту­кай­ны бе­ләм, Му­са­ны, Так­таш­ны, Ту­фан­ны. Укы, ди­сә­ләр, хә­зер ят­тан ши­гырь­лә­рен сөй­ләп би­рә алам. Ну, һәм­мә­сен дә тү­гел ин­де, бер­сен-ике­сен. Әм­ма шу­лай да мин алар­ның ша­гыйрь­ле­ге­нә сок­ла­нам. Фа­зый­лә апа да шун­дый­лар­дан бу­лыр ин­де! Һе, ха­тын-кыз­лар­дан да ша­гыйрь­ләр бу­ла ми­кән­ни?

Ми­ңа бу уем бик кы­зык­лы бу­лып то­ел­ды һәм дә әй­теп куй­дым:

— Ха­тын-кыз­лар­дан ша­гыйрь­ләр бул­мый ин­де!

— И ю­лә­рем ми­нем! Ниш­ләп әле бул­ма­сын ди? Бик бу­ла! Са­җи­дә Сө­ләй­ма­но­ва, Кла­ра Бу­ла­то­ва — ә бо­лар кем­нәр? Ша­гый­рә­ләр, бел­дең­ме? — дип, бо­рын очы­ма йом­шак бар­ма­гын төр­теп куй­ды.— Ха­тын-кыз ша­гый­рә­ләр күп... Һәм ара­ла­рын­да Са­җи­дә апа Сө­ләй­ма­но­ва ке­бек, кай­бер ир-ат ша­гыйрь­ләр­дән өс­тен­рәк һәм ка­мил­рәк бул­ган­на­ры да бар!

Ми­нем та­гын ба­шым иел­де. Шу­ны да бел­мим икән мин.

— Я­рар ин­де, үп­кә­лә­мә,— ди­де Фа­зый­лә апа,— әле син­ яшь, үс­кәч — күп нәр­сә­не аң­лар­сың, бе­лер­сең, һич­шик­сез... Ни­чек ди­гән әле Габ­дул­ла Ту­кай? «Син әле үс һәм укы күп; шун­да аң­лар­сың ба­рын!..»

Фа­зый­лә апа сөй­ләү­дән ки­нәт ке­нә тук­тап кал­ды. Мин аңа кү­тә­ре­неп ка­ра­дым. Күз­лә­ре без­дән ары­рак ба­сып тор­ган күр­ше авыл еге­те Га­риф­җан абый­га тө­бәл­гән иде.

Ниш­ләп йө­ри ул мон­да? Ә, Фа­зый­лә апа­ның сый­ныф­та­шы бит ул. Ях­шы укый дип еш мак­та­ды­лар аны. Ул да Ка­зан­га укыр­га ки­тә­се, ди­ләр. Фа­зый­лә апа­ны кү­рер­гә исә­бе ми­кән­ни? Бе­рәр со­ра­вы бар­дыр ин­де, буш­ка йөр­мәс ул.

Га­риф­җан абый без­гә та­ба ки­лә баш­ла­ды. Ул якы­най­ган са­ен, Фа­зый­лә апам­ның га­са­би­ла­нуы арт­ты, бор­чы­луы йө­зе­нә чык­ты һәм ул, ми­ңа та­ба ие­леп:

— ­Бар ин­де, ма­ту­рым, бе­раз­га ары­рак ки­теп тор, Га­риф­җан бе­лән сөй­лә­шә­сем бар иде. Әм­ма, бе­рүк, ке­ше­гә­ әй­тә күр­мә! Ярый­мы? — дип үтен­де.

Мин эш­нең җит­ди икән­ле­ген аң­лап ал­дым һәм:

— Ярар, якын­да гы­на бу­лам, ку­лын кү­тә­рә баш­ла­са, мин аны!..— дип, йод­рык төй­ни баш­лау­га, Фа­зый­лә апа:

— Юк, юк,— дип, авы­зы­ма җы­лы уч­ла­рын куй­ды.— Га­риф­җан абы­ең ан­дый тү­гел. Ан­нан да олуг кү­ңел­ле һәм ях­шы ке­ше юк,— ди­де.

Мин үп­кә­лә­дем. Сүз­лә­ре чын­нан да йө­рә­гем­не ка­нат­ты. Күз яшь­лә­рем­не күр­сәт­мәс өчен чит­кә йө­ге­реп кит­тем. Күп­ме чап­кан­мын­дыр, кы­чыт­кан­лык­ка ба­рып кер­гәч ке­нә ай­ны­дым. Әм­ма соң иде, бө­тен җи­рем ча­гыл­ган, җа­ным гы­на тү­гел, тә­нем дә әр­ни иде.

Бик тә, бик тә нык үп­кә­лә­дем Фа­зый­лә апа­га, чи­рәм­гә ятып, тә­гә­рәп ела­дым, кү­ңе­лем­не бу­шат­тым. Шул Га­риф­җан­дыр аның еге­те, юк­са ниш­ләп оч­раш­сын­нар ди?

Алар­ны кал­ды­рып кит­кән су бу­е­на та­ба аяк­ла­рым ка­бат ки­тер­де. Тал тө­бен­дә бер­гә уты­ра иде­ләр. Га­риф­җан ди­гә­не ку­лын Фа­зый­лә апа­ның би­ле­нә сал­ган да, хәт­та тел­сез кал­ган бул­са ки­рәк.

Ачу­ым ка­бар­ды. Нин­ди­дер эт­лек ясый­сым кил­де үз­лә­ре­нә. Таш ал­дым да су­га ор­дым.

Фа­зый­лә апа аһ ит­те, чә­рел­дәп си­ке­реп тор­ды. Га­риф­җа­ны ми­нем арт­тан куа баш­ла­ды. Мин өй­гә та­ба эл­дер­дем. Фа­зый­лә апа:

— ­Га­риф­җан, бе­рүк ти­мә, ким­се­тә күр­мә, Га­риф­җан! — дип кыч­кы­рып кал­ды.

Шак­тый йө­гер­гәч, ки­ре бо­ры­лып ка­ра­дым. Арт­тан һич­кем бас­ты­рып кил­ми икән. Ә кая соң Га­риф­җа­ны? Һәй, ми­не дә ку­ып то­та ал­ма­гач, егет бу­лып йөр­мә дә ин­де син!

Ки­ре су бу­е­на төш­мә­дем. Шүр­лә­вем дө­рес бул­ган­дыр ин­де. Кич буе Фа­зый­лә апа­ны кап­ка тө­бен­дә кө­теп утыр­дым. Бәл­ки еге­те дә тү­гел­дер?

Һәм ял­гыш­кан­мын. Тө­шәр­гә ки­рәк иде ми­ңа, то­тар­га ки­рәк иде итәк­лә­рен­нән!..

Икен­че көн­не ба­ры­сы да бе­лен­де! Фа­зый­лә апа бе­лән Га­риф­җан Ка­зан­га ки­теп бар­ган­нар. Күр­ше авыл­дан ки­леп, Гай­фул­ла аб­зый­га кы­зы­ның ха­тын тот­ты­рып кит­кән­нәр икән. Үзен эз­ләп йөр­мәс­кә һәм юлын кис­мәс­кә бик тә, бик тә үтен­гән, ди­ләр. Шу­лай бул­са гы­на ата­сы­на Газ­ра­ил кил­гән­дә бә­хил­лек би­рә­чә­ген яз­ган, ә әни­сен­нән га­фу со­ра­ган икән.

Гай­фул­ла аб­зый, го­мер­гә таш бә­гырь­ле ата, өч көн эч­кән, өч төн ела­ган. Дүр­тен­че көн­дә, ку­лы­на кеч­ке­нә че­мо­дан то­тып, шә­һәр юлы­на та­ба чы­гып кит­кә­нен үзем кү­реп кал­дым. Сык­саң, таш­тан да су чы­га шул.

Ә кө­тү­ләр ки­теп бер-ике сә­гать үтү­гә, кап­ка төп­лә­ре­нә җи­гү­ле ат ки­леп тук­та­ды. Га­риф­җан­ның әти-әни­се, ди­де­ләр. Төш­ке­лек­кә ка­дәр ат­ла­ры кап­чык тө­бен­нән ри­зык ки­ме­реп, уң­га-сул­га тар­тыл­га­лап, арып бет­те. Ха­рис бак­ча ар­тын­нан гы­на олы юл­ны урап йө­ге­реп кил­де. Әти­се ки­теп бар­ган икән ин­де.

Гай­фул­ла аб­зый дүрт көн үт­те ди­гән­дә ге­нә Ка­зан­нан әй­лә­неп тә кайт­ты. Ку­лын­да че­мо­дан тү­гел, бер чел­тәр сет­ка һәм җе­бе­гән кән­фит ке­нә бул­ган дип сөй­лә­де­ләр. Кы­зы­на ки­ем­нә­рен һәм ак­ча би­реп кайт­кан, ди­де­ләр, Ту­пас Гай­фи­не та­ныр­лык тү­гел, дор­фа­лы­гы шиң­гән, ди­де­ләр.

Фа­зый­лә апа да, Га­риф­җа­ны да, шул ел­да ук эк­за­мен­на­рын ях­шы­га гы­на би­реп, уни­вер­си­тет­ка укыр­га кер­де­ләр. Ка­ни­кул­лар­га кайт­кан ва­кы­тын­да мин аны күр­мәс өчен урам­га чык­мый идем. Ул без­гә ке­рә кал­са, ка­ра­ват ас­ты­на ка­чам.

— За­риф, За­риф!—дип эз­лә­сә­ләр дә, та­ба ал­ма­ган­га:

— Та­гын урам­га чы­гып кит­кән,— дип, ән­кәй Фа­зый­лә апа­ның хәл­лә­рен бе­ле­шү­гә кү­чә иде...

Го­мер үт­те. Мин дә үс­тем. Ту­гыз­да укыйм.

Юга­ры класс­та­гы­лар­ны сту­дент­лар бе­лән оч­ра­шу ки­чә­се­нә ча­кыр­ды­лар. Ул ел­да Фа­зый­лә апа кай­тып җит­мә­гән иде әле, соң­гы ел уку­ла­ры, ка­ни­кул­ла­ры бул­мый икән. Ул юк­лык­тан сө­е­неп, мин дә ки­чә­гә ба­рыр­га уй­ла­дым. Бәй­рәм кү­ңел­ле баш­лан­ды. Төр­ле уен­нар­да кат­на­шып, ки­чә­нең үзә­ген­дә бул­дым.

Өс­тәл ти­рә­ли уты­ры­шып, чәй эчү, ягъ­ни мәҗ­лес өле­ше баш­ла­нып кит­те. Ми­нем урын түр­дә иде. Ша­яр­тып сөй­лән­дем. Сту­дент­лар­га сок­ла­нып утыр­дым. Шун­да Фа­зый­лә апа бе­лән Га­риф­җан ел­ма­еп ки­леп кер­де­ләр. Ди­рек­то­ры­быз:

— Я­ңа өй­лә­не­шү­че­ләр­не, бер-бер­сен та­быш­кан яр­лар­ны кот­лап кул ча­быйк!— ди­де.

Ал­кыш­лар­га күм­де­ләр. Сүз Фа­зый­лә апа бе­лән Га­риф­җан ха­кын­да ба­ра икән. Мин дә се­рем­не сиз­дер­мәс өчен баш­ка­лар­га ия­реп кул чап­тым.

Би­ю­ләр баш­лан­гач, ара­дан Фа­зый­лә апа, чы­гып, ми­не ча­кыр­ды, исе­мем­не әй­теп сөй­ләш­те. Әм­ма сер бир­мә­дем. “Мин За­риф тү­гел” дип ял­ган­ла­дым. Ул ышан­ма­ды.

— ­Си­ңа да мы­ек чык­кан икән, егет­ләр­нең асы­лы, кыз­лар­ның баш­ла­рын әй­лән­де­рү­че бу­ла­чак­сың,— дип сөй­лән­де.

Ә мин:

— Сез ми­не За­риф бе­лән бу­та­ма­гыз, мин — Ха­физ!— дип, һа­ман сүз­лә­рен ки­ре­гә бо­ра тор­дым.

— Ә мин си­не күр­сә­тү­лә­рен ди­рек­то­ры­гыз­дан со­ра­дым, За­риф, алай ал­дар­га яра­мый бит!— ди­де ул бию ахы­рын­да.

Мин ап­ты­рап кал­дым.

Яше­рү­дән фай­да юк иде. Ки­чә­не дә таш­лап чы­га ал­ма­дым. Кү­ңел­ле бит. Мин ин­де ул ба­ла За­риф тү­гел, үзе дә мин сөй­гән Фа­зый­лә апа тү­гел!

Аңар­дан ши­гырь уку­ын үтен­де­ләр. Ул эн­җе­дәй итеп те­зеп кит­те:

— Мин там­чы­сы яз­гы бу яң­гыр­ның... Мин ко­я­шы аяз таң­нар­ның... Са­ба җи­ле бу­лып чәч­лә­рең­не... Һәм гөл­ләр­не сый­пап үтәр­мен... Маң­га­ең­нан кү­чеп күз­лә­ре­ңә... Ирен­нә­рең сө­еп үтәр­мен!..

Күз­лә­ре­мә яшь кил­де. Үзе­без­нең сый­ныф бүл­мә­се­нә ке­реп ябыл­дым, йө­зем­не кыз­лар ке­бек уч­ла­рым бе­лән кап­лап ела­мак­чы идем, йө­рәк­нең ки­ре­сен­чә таш­ка әве­ре­лә баш­ла­га­нын сиз­дем. Ха­рис аты­лып кер­де.

— ­За­риф, әй­дә, ди­рек­тор си­не ча­кы­ра, кы­зык ит әле­ үз­лә­рен! — дип, ми­не өс­те­рәп ди­яр­лек зал­га чы­гар­ды.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных