Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 9 страница




Нәрсә диләр икән мон­дый ва­кыт­та? Шай­та­ны­на олак­ты­ра­лар­мы? Җа­вап та­ба ал­ма­ган һәм бәя­сен кай­та­рып йө­зенә чәпәргә кө­че җитмәгән гайрәт­ме, әллә күр­ме­шемнән җый­ган сүз кисәклә­ре­ме акыл ка­за­нын кай­нар­лан­ды­рып, ин­де дә кап­ка­чын күтәрә-күтәрә пар­ла­рын ата баш­лар­га, ачу­ым бә­реп чы­гар­га ти­еш иде. Ты­е­ла кал­дым!

— Шун­нан?..

Те­лемә килгән ош­бу сүзлә­ремнән соң, ко­лак­ла­ры­ма аның җа­ва­бы ише­те­лергә ти­еш иде дә, әм­ма эщләр алай ук ба­рып чык­ма­ды.

— Нәрсә шун­нан?— дип со­ра­ды ул.

Ми­ңа да аның бо­лай юләр са­туы кы­зык бу­лып кит­те. Шун­лык­тан:

— Бел­мим!— дип җа­вап бир­дем.

— Белмәгәч, ник ма­таш­ты­ра­сың?— дип ачу­ла­на баш­ла­ды ул.

Ү­тер­де, те­реләй суй­ды. Мин әле аны сәр­хуш­ка са­на­ган идем, ә ул кит­те акыл өйрә­теп, кит­те... Гый­лем чишмә­се ди­яр­сең, һич тук­та­лы­ры юк!

Әүвә­ле арт­ка чи­ге­неп, ан­нан соң бо­ры­лып, ашы­га-ашы­га китә баш­ла­гач:

— Кая ка­ча­сың?— дип җи­кер­де.

— Йок­лар­га!— ди­дем мин, ко­ты алын­ган ат ке­бек җан фәр­ман­га ашы­гып.

— Һе... Бар-бар!.. Йок­лый бир! Шун­дый кичә­не таш­лап!..

Һа­ва­лар­ның чын­нан да чәчәкләрдән та­рал­ган хуш исләр белән тул­ган ча­гы иде. Ни дисәң дә, яз — яз ин­де ул! Сан­ду­гач­лар да нәкъ май ае­ның ахы­рын тәб­рикләп җыр су­за­лар. Әнә кай­да­дыр, кемнәр­дер бо­за-бо­за гы­на бул­са да бер көй­не әле баш­лап, әле таш­лап ин­тек­терә-ин­тек­терә ма­таш­ты­ра­лар...

— Шу­шын­дый ма­тур кичә­не кал­ды­рып ди­ген әле син! Кем йок­лый ала икән? Һай егетләр...

Күр­шем­нең ко­лак ар­тым­нан ия­реп килгән ул сүзлә­ре җа­ным­ны кый­ный иде. Ә би­решә­сем юк ин­де, нык­лык күрсәтәм:

— Мин күптән ир кисә­ге бит ин­де!

— Ха!

Ул, җа­вап би­рергә тук­та­лу­ым­нан фай­да­ла­нып, ку­ып то­тар­га өл­гергән иде ин­де.

Миннән зәһәрлә­неп көлә үк баш­ла­ды. Мо­ны­сын ук көтмәгән идем. Кем дип белә ул үзен, ми­не кемгә са­ный? Юнь­сез!

Тө­кер­дем үзенә, дигәндәй, бу юлы, һич­бер сүз әй­теп тор­мас­тан, кай­тып кит­тем. Ул шун­да сөйлә­неп кал­ды. Җы­лы уры­ны­ма ау­гач, бик озак йок­лый ал­мый­ча ят­тым. Аның ми­ңа нәрсә­дер әйтә­се бул­ган­дыр ин­де?..

И­кен­че көн­не ба­ры­сы да бе­лен­де. Юк­ка гы­на ми­не эзләп кермәгән икән ул. Күк ка­пу­сы ачыл­ган бул­ган бу төндә, бел­ми дә, күр­ми дә кал­ган­мын. Ниш­ли­сең, на­сыйп бул­ма­ган­дыр. Ай­ның да, ко­яш­ның да то­ты­лу­ла­ры­на ша­һит­лык ит­тем. Менә ничә ел­лар йо­кым кач­кан хә­лемдә төннә­рен урам­да йө­рим, күкләр­не күз­лим, ачыл­мый­лар гы­на шул кап­ка­ла­ры, җәннәтлә­рен кү­реп ка­лыр идем...

Һи, үзем беләм, имеш! Бе­леп бе­те­рер­сең бар­сын да, кө­теп тор! Үзең­нең кем­ле­гең­не генә бел­үе җи­ңел ул. Теләсәң, күр­шеңнән со­ра, әй­теп би­рер.

 

 

ТИМЕР ТӨРӘННӘР

Повесть

 

1. Саумы, авылым!

 

Ике елдан соң Фазыл туган ягына кайтты.

Көн шундый матур, шундый йомшак иде, хәтта зәңгәр күк йөзе дә ак болытларны йотып бетергән, ә кояш җирдәге яшь уҗымнар белән уйный, гүя аңа башка бер әйбер дә кирәкми, менә шулай, җил белән бергә аларны сыйпап үтә дә, тургай җыры булып күккә күтәрелә, сайрый-сайрый дөньяның матурлыгын, киңлеген, сөйгән җиренә мәдхиясен җырлый. Шулаймы, Фазыл?!

Әйе!.. Күңелендә кузгалу мизгелен көтеп яткан барлык изге хисләре уянып егетне алга әйди, алга, әнә анда, кырлар аша үткәч, сөзәк ярга төшә-менә боргаланып, авыл эченә кергән тузанлы юлга ашыктыра, әйдә, син дә җырла дигәндәй, колагына “Җидегән чишмә” көен, чылтырап аккан чуер ташлы инеш белән бергә көйли башлый... “Җидегән чишмә!..” Әйе, Фазылга таныш, бик таныш изге көй бу! Чөнки бу җыр нәкъ аның турында, менә шушы кырлары, атлам саен бәреп чыккан кечкенә чишмәләр белән тулы сөйгән иле турында. Җырла, Фазыл, җырла!

Егет кинәт туктады да су буена йөгерә-йөгерә төшеп китте. Юк, күпме генә Туган авылын күрергә ашыкмасын, менә шушы урынны, балачакта казынган комлыкны, балык тота-тота көннәренең дә үткәнен сизми калган уентыкны, беренче яшьлек хисләрен чәчәкләр белән бергә кочагында алып төшкән, сердәше булган җирне ул күрми, аның белән исәнләшми китә аламы соң? Юк! Шунсыз аңа хәтта авыл капкасы да ябык булыр иде...

Солдат инеш ярындагы “балыкчы ташлары”на басып иелде, битенә йомшак су белән сыпырып алды. Ике ел элек кенә монда сабый килеш балык чирттереп торган иде ул, ике ел элек кенә менә шушында туган яклары белән саубуллашкан иде, инде кайтты, мыегын кырган Фазыл булып кайтты...

Таныйсыңмы, инеш?!. Ике ел бит инде, таныйсыңмы?..

Инеш дулкыннары, бөгелә-сыгыла килеп, Фазыл басып торган ташларны коча иде. Танымый димени, бу — аның инеше, ул шушында, диңгез түгел, инеш суында коенып буй җиткән егет ич. Һай элеккеге чакларда... Кайчан гына иде шул әле? Әйе-әйе, бик яхшы хәтерендә. Кайчан гына? Кичә?!. Юк, бая гына!.. Юк инде, малайлыкта!

Әнә комлыкның теге башында яткан ташлар бармы? Әйе-әйе, шул ярга сыланып үсеп утырган таллар һәм мәһабәт киң кәүсәләренә мүк җыя башлаган тупыллар ягында! Ә иң читтәге, ботаклары сыдырылып төшкән агачка олы консерва савыты элеп куелган иде. Бала-чагалар, кайсысы төзлекне, кайсылары көчләрен сынау өчен шул калайга аталар идеме? Шулай ич, Фазыл?!. Син үзең аны элеп куйдың түгелме? Тик каргалар, үзеңне оя бозучы дип белеп, сиңа ташланырга әзерләнә башлагач кына төштең. Аннан соң ул калай даң да доң килеп торды. Каргалар тынычлыкларын югалтты, кара болыт булып күтәрелделәр, оча башладылар...

 

Фазыл шул якка таба китте. Кулына эләккән беренче ташны атты. Болай гына, бала вакытын сагынып кына аткан иде, сискәнеп китте. Тупылдагы күгәреп беткән калай савыт һаман эленеп тора иде. Атканы нәкъ шунда барып тиде. Фазыл таш чүпли башлады. Шул калай савытка төбәп тагын да берничәне ыргытты. Аннан, шатланып, калай тавышына колак салды. Карга көтүе, ояларыннан кубып, оча-кычкыра башлады.

— Һе-һе-һей-й!..

Егет елмайды, аннан соң:

— Шулай шул, мин кайттым, саулыкмы?!.— дип әйтеп куйды.

 

* * *

Әйе, элек ничек рәхәт булган ул! Барысы да алдан билгеле: балалар бакчасы, аннан соң башлангыч мәктәп, аннары сигезьеллык, урта... Уйламыйча, аптырамыйча гына йөрисең. Ә менә үзеңә тормыш юлыңны сайларга калгач, ай-һай, авыр икән! Урта мәктәпне тәмамлагансың, аттестаты — кулыңда, тот та бер якка юл ал. Юк шул, олы юлга уйламыйча гына чыгып китеп булмый.

Гөлшат, фикерләренә чуалып, Айгөлләрдән кайтып килә иде. Аларның авыллары күрше генә булганга, шушындый матур көннәрдә өч-дүрт чакрымны велосипед белән үтү яшьләргә бер ни дә тормый. Аннары, аларда, Айгөлләрдә ничектер рәхәт, эч серләреңне бушатасың, хыялга бирелеп була, музыка да бар. Һай, менә шулай гына гомергә бергә булырга икән ул!..

Шулвакыт бер-бер артлы юл өстенә килеп төшкән ташлардан кыз сискәнеп, бераз шүрли үк калды. Нинди юньсезе шаяра тагын дип уйларга да өлгермәде, велосипедының алгы тәгәрмәченә дә таш килеп тиде. Аның артыннан ук агачлар ягыннан ниндидер калай яңгырап куйды, карга көтүе кар-кар каркылдап күтәрелде.

— Ну малай актыгы, кошлар куркытырга, оя туздырырга өйрәтәм мин сине,— дип, Гөлшат тупыллар янына ашыкты.

Әмма андагы ул кеше солдат иде...

Агачлар арасыннан килеп чыккан кызны күргәч, Фазылның таш тоткан кулы селтәнгән вакытында туктап калды. Сәерсенеп караган чибәрдән үзенең сабыйлыгы, малайлыгы өчен оялып читкә борылды да, ташын инешнең тыныч аккан җиренә томырды.

Егет, бераздан чемоданын тотып, тупыллар ягына кырын күз салды, ә кыз анда юк иде инде...

Күңелендә ташыган балачак хисләренә башка берәүнең шаһит булуы Фазылның кәефен бозды. Шуңадыр әле генә солдатның күңелендә моң булып агылган сагыну хисләре көтелмәгәндә тутыгып, хәзер күңеле гадәти хәленә кайтырга өлгергән иде. Ул эре адымнар белән авылларына китте. Бар теләге — кайтып җитәргә, туганнарны сөендерергә!..

— Саумы, авылым, саумы!

Болар нинди шатлыклы сәгадәтлек сүзләре!..

 

2. Саумы, әнкәй!

 

Урам тып-тын, гүя төне буе яшьләрне сукмакларында йөретеп арыган да, хәзер кичкә кадәр йоклый. Тик ара-тирә генә капка асларыннан яисә казлар, яки канат үстерә башлаган чебиләр йөгерешеп чыгалар, йә булмаса, болынга бәйләнгән бозаулар, арканнарын өзеп, чабышып йөри. Авыл урамында ник бер кеше күренсен? Югыйсә бәйрәм алды бит! Соңгы хатта язуларына караганда, иртәгә сабан туе була түгелме соң? Мондый бәйрәм алдыннан урамнарны да тигезләштергәләп куя торганнар иде. Быел нигәдер кагылмаганнар. Урамда туздырылган чокырлы урыннар да күбәйгән...

Солдатның күзләре өр-яңа нарат өйләрне дә санап үтте...

Авыл ничектер үзгәргән кебек тоелды. Җимереклекләр бөтенләй дә калмаган (хәер, бар идеме соң алар, карчык-корчык кешеләрне санга алмаганда?), хәзер йорт-куралар матураеп, тазарып, яктырып киткән. Тәрәзәләр дә гөлләр үстерә икән.

Капкаларыннан Фазыл ишек алдына үтте. Ә анда тагын да тынычрак иде. Нәрсә бу? Солдат кайта бит, солдат! Кая киттегез сез барыгыз да?..

Егет ашыга-ашыга өйләренә керде. Ишектән күреп чыккан кеше булса, аны күтәреп алырга әзер иде ул. Тик Фазылны берәү дә каршы алмады, өйдә дә беркем юк, гүя һәммәсен җир йоткан диярсең! Әллә бөтенесе дә сабантуйдамы? Алай дисәң, бар җирләр шар ачык, өйдә дә бәйрәмчә аш-бәлеш пешеп утырмый. Менә ничек солдатны каршы алалар, ә? Кара әле, кайлардан ук күпме сагынып, йоклар йокыларын качырып, очынып кайтып төште, ә өйләрендә һичкем юк. Шулай каршы алырлар дип ашкындымыни ул бу көнгә? Аһ, ашыккансың икән шул, егет, бик нык ашыккансың!

Фазыл өй эчен әйләнеп чыкты. Бар да гади, үз урыннарында. Тик матча төшкәнме, идән күтәрелгәнме, диварлары да кысылганнар кебек — аның күңеле менә шуны сизеп алды. Ә шулай да — сагындырган!..

Солдат өйдә озак тормады, ишек алдына чыкты, үзенә якын җирләрне тизрәк күрәсе килде. Бала кебек исәнләшеп, бар нәрсәне тоткалап йөрде. Араннарга узды, сәндерәдән килгән яшь печән исе аның борынын кытыклады. Малай чагында Фазыл гел печән өстендә йокларга ярата иде. Ничектер рәхәт, җылы урын ул. Әтәч тавышларына колак сала-сала да рәхәтләнәсең, әмма кич белән генә куркыта... “Һай әнә шул малай вакытлар кабат кайтсын иде, белер идем ничек яшәргә”,— дип Фазыл көлемсерәп куйды.

Туган изге нигезен карый-карый бәрәңге бакчасы ягына таба ындыр капкасыннан чыкса, исе китте. Әйе, гаҗәп иде. Ну бу авыл халкы яши белә, кара әле, менә кайда икән ул бәйрәм! Һәр бакчада ике-өч кеше (мөгаен шәһәрнекеләр дә бардыр), кайсы күлмәктән, кайсылары пляж киеменнән генә калып бәрәңге төбе өяләр. Көлешкән, сөйләшкән тавышлар да ишетелгәләп тора. Тик карчыклар гына, төпкә борыннарын терәп, әлеге дә баягы караңгы күлмәктән эшлиләр... Фазылның әнисе дә шулай акырын гына маташа, берни дә сизенмичә бәрәңге төбен өя бирде.

Шулчак гүяки берьюлы барысы да солдатны күреп алдылар. Фатыйма апаның күптәннән улын көткәнен беләләр иде, тик аның кайтканын сизенми ананың эшли бирүе бөтенесен дә гаҗәпләндерде. Шунда бер кыз, аңына килеп, чәрелдәп җибәрде:

— Фазыл абый кайткан!..

Бу иң ягымлы һәм күңелгә якын сүзләр, белмим, күпме тапкырлар кабатлангандыр, әмма солдатның әнисе һаман да эшли бирде. Нигә күрми ул, нигә ишетми?

Фазылның тәне буйлап салкын тир йөгерде. Әллә...

Фатыйма апага таба:

— Сөенче-сөенче!— дип кычкыра-кычкыра күрше кызы йөгерде...

Ә Фазыл үзе нәрсә карап тора, нигә әнисен, йөгереп барып, кочагына күтәреп алмый?

Шулвакыт Фатыйма апа да башын күтәрде. Кичләрендә дә йокламыйча көтеп арыган, җил ачкан капка янына да балам дип кат-кат йөгереп чыккан ана ул түгел идемени? Улы кайткан бит!.. Шунда сискәнүеннән күз аллары караңгыланып китте. Башы әйләнгәндәй булды. Күңеле бер нәрсәне уйлый иде, ә күзләре башканы күрде. Улы койма биеклеген дә узып киткән ич... Менә улы кайтты, менә өйгә бәрәкәт...

Фатыйма апа улы ягына таба кинәт талпынып куйды. Юк, түзмәде:

— Фазыл!— дип кычкырып җибәрде.

Бу сүзләрдән соң күз яшьләре дә бүселеп китте. Улы да кинәт айнып, ун атлыйсын бер сикереп, әнисенә таба йөгерде...

Ана белән ул, күзгә-күз карашып, тукталып калдылар. Солдат гади генә:

— Исәнме, әнкәй, саумы!— дип кулын сузды. Ә әнисе, күңел төбеннән үк ярсып чыккан улым дигән сүзе белән Фазылның кочагына ташланды:

— Улым!.. Кайттыңмы?..

Фатыйма апа Фазылның кочагында җиңеләеп елап тора бирде. Һаман шушы хәлдә калыр иде дә, күршеләреннән бераз читенсенде. Тик шулай да, әйе, ни булган, бүген аның улы солдат хезмәтеннән исән-имин әйләнеп кайтты бит, ике ел буе борчылып көткән улы, газиз улы — Фазылы кайтты, ярый аңарга, бик ярый, ела әнисе, ела!.. Бәхет — еласаң тәмле...

Күршеләрдән карап торган пошык борыннар бу минутта әни дигән кешенең нинди саф, бөек һәм изге булуын аңлап җиткермәсәләр дә, аналар баланың якын, кадерле бәгырь төене икәнлеген күрделәр. Алар инде эшли алмыйлар, хәзер җырларга кирәк, җырларга! Әйе, бүген өелеп бетәсе бәрәңге төпләре башка көнгә калдырылды...

Фазыл белән әнисе түр өйгә үттеләр. Егетнең тавышы катыланган иде, тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп куйды:

— Менә, әнкәй, кайттым да!

... Фатыйма апа малаена карап утыра бирде. Боек күзләре, ышанмагандай, ниндидер бик кадерле әйберне күзләгәндәй, йотлыгып-йотлыгып улына төбәлгән килеш тын иделәр.

“Кара әле, әй, менә ничек бит: кайткач, аркасыннан сөя-сөя яратырмын төсле иде, ә?.. Бөтенләй дә улы үсеп беткән. Атасы кебек, нәкъ шулай, үзедәй... Сугыштан җиңеп кайткан, бәйрәм көне иде... Ничек итеп аны кочаклап үпте... Әйе, ул көннәр, ул чаклар... Менә хәзер улы да кайтты. Атасы исән булса, нәрсә дияр иде икән?.. Әй улым, улым! Син кайтканчы яшәремне күз алдыма да китермәгән идем... Исән-сау инде без, менә гомер сөреп ятабыз!”

Ананың уйлары изге иде.

Тик улының бер җирдә генә утырып торасы килмәде. Әле барып гөл яфракларын карый, әле дивардагы чигешләргә күз сала, әле тәрәзәдән багып тора. Тагын да кайтарып шул ук сүзләрен кабатлый:

— Менә, әнкәй, кайтып җиттем... Ни хәлләр соң?

Әйе, туя карап бетерерлек түгел, улы үзгәргән иде. Аңа ирләр корылыгы керә башлаган. Нәрсә дип әйтәсең инде? Әнием дип сөя дә, сөйдерә дә белми. Әтисе шаянрак иде, ә Фазылының йөргән кызы да булмады бугай? Һәрхәлдә бар икән, ишетелер иде. Кешеләр сөйләшми тормыйлар...

— Сине күргәч, әтиеңнең яшь чагы исемә төшеп китте әле, нәкъ синең күк иде... Һәй, ярар инде!— Фатыйма апаның күзләрендә тагын яшьләр ялтырап китте.

— Кил әле, улым, утыр!— дип Фазылын үз янына дәште.— Менә шулай инде, яшибез...

— Әнкәй, нәрсә, әллә тормышлар авыр булдымы?

— Булды инде, ярый, кайттың... Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын!..

Ике атна гына элгәре хәрби хезмәтен бетереп кайткан сыйныфташы Вәсим кергәндә Фазыл белән әнисе сүзсез, тыныч кына утыралар иделәр. Фатыйма апа аш та куймаган, чәен дә җылытмаган. Хәер, хәзергә кирәк идеме соң? Аларның бүгеннән бәхетле көннәре, күңелләре куанычтан туклык алган көн!

 

3. Саумысыз, туганнар!

 

Фатыйма апа, улы белән күрше егете Вәсимнең тел төпләре бәйләнеп китүгә куанып, аш хәстәрен күрә башлады. Фазылы кайтуын белергә өлгергән туган-тумача да килә башлаячак шул... Кереп-чыгып йөргәндә аның колагына солдат хатирәләре дә кагылгалап узды. Кайвакыт шул сүзләрен тыңлауга бирелеп, онытылып та киткәләде, кулындагы табасы мондый вакытта идәнгә төшеп, егетләрне сискәндерә иде. Ашыкканда йә табагачы аралыкка авып, яки кастрюле бии башлап, аны тагын да кабаланырга мәҗбүр итте. Кыскасы, әни кеше улы кайту куанычыннан сыйның тегесен дә, монысын да әзерләргә кереште...

Телләре җайланып ук китсен өчен егетләр “Бөгелмә малае”н да, ягъни аракы шешәсен ачып, эчемлек капкалап, сөйләшүне башлап җибәрделәр. Шулай җай гына утырганнарында күрше Гыйльфан абзый килеп керде. Култык астында йөрткән гармунын тез башына куеп, стаканы белән берне күтәрде дә:

— Эһ, зәһәр, чукынган!..— дип сөйләнә-сөйләнә, өй эчен шаулатып бераз җырлаштырып та алды.

Аның кызмачалыгы алдан ук бар иде булса кирәк. Кәефе дә яхшы, тел тегермәне дә ару әйләнә үзенең. Әмма аңа яшьләр арасында өлкән башына ялгызы озак утырырга туры килмәде. Фазылның әтисе ягыннан туган тиешле абыйсы Ахун авылның икенче башыннан ук йөгереп диярлек килеп җитте. Ул түргә узуга, ниндидер яңа төс белән куерып, бәйрәмнәре тулыланып китте.

— Ни хәл, энекәш!— дип, Фазылны кочагына алып мактаганнан соң: — Менә, хатыннан яшереп алып килгән күчтәнәч тә бар әле монда,— дия-дия, ул бер ярты ак аракыны өстәлгә китереп куйды да, сүзнең йөгәнен җиңелдән тотып: — Энекәш, синең хөрмәткә аш астына салыйк әле,— диде, Фатыйма апа китерә башлаган ашлы тәлинкәләргә ымлады...

Ахун абзагыз бар җирдә җырсыз утырып буламыни? Аздан кәефе күтәрелеп, гел җырлап йөрүче кешене Гыйльфан да ярата. Менә киттеләр үзләренең җыр тәлинкәләрен әйләндереп, берсенә-бере куш килеп...

Гыйльфан җитез бармакларын гармун телләре буйлап йөртә тора, гаҗәеп оста итеп “Агыйдел”ен, “Урам көе”н рәттән уйнап та җибәрә, кушылмый мөмкин түгел үзенә. Әмма Ахун берсенә дә тавышын җиңәргә ирек бирми, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып кына тора...

Тамаклары бетеп арыганда тышта төн иде инде. Фатыйма апа, бәйрәм ашына карап, күңеле тулып куанып утырды. “Һай узган гомерләр, картым гына бу көннәргә кадәр яшәмәде бит... Юк шул, юк! Латыйп сугыштан кайтканнан бирле үз рәтенә керә алмады. Һай бу сугыш. Нинди әзмәвер егетләрне суырып алды да, кайсын аксак, кайсын гарип, күпләрен чирле итеп, түшләрен бары тик орден-медальләр белән генә тутырып кайтарды. Әмма нинди горур, олы җанлы, киң рухлы иделәр алар... Менә улы Фазыл да кайтты. Бик яшь килеш, әле мыек та шытмаган хәлендә китте дә, инде чын егет булып кайтты... Һай улым, улым!”

Өстәл янындагылар дәртләнеп гәп оралар, мондый вакытта Ахун бөтен өстәлне берүзе тота. Ярты авылга ишетелерлек итеп шартлатып әйтеп салган “понимаешы” гына да ни тора... Менә кеше, менә белемле бәндә. Аңа үз фәлсәфәсе хакыйкать, үз тукыганы туксан, ә башканыкы әле аның бик олы, бөек “понимаешына” тиң килеп җитмәгән. Дөресме, дөрес түгелме, әмма кемгә-кемгә, аңарга беркем каршы тора алмый. Сабантуйда бил бирмәс батыр булуы гына җитмәгән, ачуы чыкканда читән баганаңны суырып алып, култык астына кыстырып китәрлек дәрәҗәдә ярсый да алган, чын мәгънәсендә һәм дәрәҗәсендә гади татар авылының беркатлы “мужигы” иде ул...

— Менә, син, Фазыл, авылда калам дисең... “К черту” барысы да... “Понимаешь”!.. Монда сиңа ни калган? Минем кебек борын сөртә белми торганнар болай да монда җитәрлек, “понимаешь”... Ә син — ун класс белемле, “понимаешь”, җиткән-җитлеккән менә дигән егет. Шарт та шорт шәһәр урамнарының ташларын изеп, “понимаешь”, йөрер идем мин, беләсең килсә... Ә син, авыз тутырып, авылда калам дисең. Ну, “брат, понимаешь”, булмый болай сөйләшеп... Кая, сал әле, “понимаешь”,— дип, кызулык белән тагын бер стаканны төбенә кадәр күтәреп куйды. Ачысыннан кызарып-бүртенеп, бераз тынсыз торды да сүзен дәвам итте: — Син, “брат, понимаешь”, аңламыйсың әле, ә мин — беләм...

— Соң, абый, мин моны әллә кайчан уйлап арыган кеше...— Фазыл һаман да карышасы итте.

— Юк, бүлдермә син мине. Монда мин сөйлим, “понимаешь”... Тыңла!..

— Соң инде, калам тек — калам!

Ахун абыйсы, аннан бу сүзләрен ишеткәч, ничектер кинәт тынды, күңел сандыгыннан нидер эзли идеме, йөзенә уйчанлык чыкты. Энекәшенең үзсүзле булуы, үзен тыңламавы ачуын гына кабартып, эчен генә пошырды. “Эһ малай актыгы, атаң монда булса, кеше белән бәхәсләшергә өйрәтер иде,— дип уйлап, абыйсы Латыйпны исенә төшерде.— Әйе, абый, кырыс идең, әмма кешене хөрмәт итә белә идең... Әти карт кебек кырт кына кисеп куя идең, “понимаешь”... Тик мин генә башка булдым”.

— Син, Фазыл, уйлап кара, “понимаешь”, киләчәктә колхозлар бетәчәкме? Бетәчәк! Шулай булгач, “понимаешь”, авыл да бетәчәк. Колхоз ул синең малың белән минем малны берләштергәндә генә кирәк, “понимаешь”. Ә аннары...— Ахун сүзне ерактан ук борып китереп, мәсьәләне кабыргасы белән куярга җыенды,— ә аннары, “понимаешь”, бөтенебез өчен дә бертөрле мал барлыкка килгәч, колхозның кирәге калмый... Авылны шәһәрчәләштереп җибәрәсең дә, “понимаешь”, заводка эшкә барган кебек кенә, тау артындагы малларны карап кайтасың. Җирне дә кырын ятып кына сөрәсең, “понимаешь”!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных