Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 12 страница




Учак янында егетне ике кыз күзләде. Бу күзләрдән балкыган сөю нурын сизенми-күрми һич мөмкин түгел иде.

Кайтырга чыктылар. Аларны алып китәргә тиешле шоферны гына уята алмадылар. Рульгә Фазыл үзе утырды. Янына Айгөл белән Гөлшат урнаштылар. Алар ни көлми, ни җырламый иделәр...

Клуб әле бикләнмәгән икән. Туры шунда киттеләр. Анда җыр, бию, тансалар иде. Айгөл белән Гөлшат каядыр юк булдылар. Фазыл да аларның артларыннан кузгалды, әмма борылып кире керде. Кирәкмәс, имеш, минем өчен яратылган чибәрләр түгел...

Клуб җырлый-җырлый урамнарга таралды. Фазылны Илшат чакырып алгач, исәбе ни икән дип уйлаган иде дә, Айгөлләр дәшкәнен ишетүгә, алар артыннан иярергә булды...

Төн кыскару җаен карады. Яктыра башлаган иде инде. Фазыл белән Айгөл очраштылар. Икесе дә телсез-сүзсез дигәндәй, бары тик күзгә-күз карашып тордылар. Кызарып аткан таң гына аларны аерды.

 

8. Нишләргә?

 

Гөлшат нәрсә эшләргә дә белмәде. Ни күңеле тартмады, ни акылы җитмәде. Ул ярата иде... Илшатны булса — бер хәл, юк шул, аны түгел, Фазылны сөя, күңеле шуны көткән төсле... “Айгөл булмаса, мин сине үземнеке итәр идем, егет!.. Юк... Ярата белергә кирәк!” Гөлшат шундый хисләр эчендә янды.

Илшатны да ни өчендер кызгана иде. Ул, очрашкан саен:

— Аңлап булмый сине, Гөлшат, нәрсә булды?— дип борчыла.

Ә беркөнне атка атланып чапкан Илшат, Гөлшатның кер чайкавын күрүгә, елгага төшеп тә җиткән. Су чәчрәтеп, аты белән күпме чаптырып узды. Әле мактанган була, күкрәген киергән, әйтерсең утлы казак егете. Әмма кинәт аты сөрлегеп-өркеп китте, инеш уртасына егетне чалкан егып та салды. Ничек алай була диген? Шунда каяндыр Фазыл килеп чыкты. Көлемсерәп торды да, тузынган атка сикереп менеп атлангач, җиңел генә чаптырып китте. Илшат исә, бик җайлы утырган егет артыннан ачуы килеп, бары тик мескен кыяфәттә карап калды. Ә Фазылны утырткан ат, үч иткәндәй, киерелеп чаба иде.

Гөлшат та аңа сокланып карап торды.

Илшатның ачуы килде. “Ну күрер әле ул, ну кирәгеңне бирермен әле... Әнә, Айгөлең алдында мактан, нигә минекенә тиясең?”

Фазылның Гөлшат алдында үзен күрсәтәсе, Илшатны кимсетәсе килми иде. Ул бары малай чагын гына исенә төшерде бит.

Атын Фазыл кире кайтаргач, Илшат, аңа бар ачуы белән суга-суга, урамга таба юыртып менеп китте. Тик ат инде алай рәхәтләнеп чапмады, җайдагы да әле бер якка, әле икенче якка капчык кебек янтая-чүмәлә иде.

Гөлшат югалып калды. Каршында Фазыл үзе басып тора шул. Яңа гына Ризван абыйсы үтеп китте. Ә башка кеше якын-тирәдә күренми иде. Тагын нәрсә кирәк, яратам диген дә кочагына атыл. Ә егет берни аңламый, елмаеп карап тик тора... Фазыл, син матур елмаясың икән бит!..

Шул чак:

— Фазыл абый, мине дә көтегез!— Кулындагы сумкасын болгый-болгый, егет янына каяндыр Илдус килеп чыкты.

Фазылның апасы малаен Гөлшат таный иде, хисләренең ялкынына су сипкәндәй булды, йөзе алсуланып китте.

Әмма кыз каршында егет югалып калмады:

— Исәнме, Гөлшат!— диде дә, килеп җиткән энесенең җилкәсенә кулын салып, Ризван абыйсы артыннан китте...

Хисләр утында калган Гөлшатның, талпынып, алар атлаган якка кош булып очасы килде...

Илдус, яшь колын кебек сукмак буйлап алга йөгерде дә, тукталып, таш ыргытып уйный башлады, аннары, исе киткәндәй, йомран ояларын актарды, кулын каш өстенә куеп, борыннарын җыера-җыера, һавада уйнаклап сайраган тургайларны күзәтте. Менә шулай ничә генә тапкыр кыланмасын, барыбер туймаячак, барыбер шаярудан туктамаячак бәхетле сабый иде ул. Ә артыннан барган абыйлары, никадәр генә тырышмасыннар — аннан көнләшәчәкләр, ничек кенә әле, бергә чабып китәрләр иде.

Менә бит ул гомер дигәнең, кайчан гына бала буласың да, кайчан гына үсеп, картаерга өлгерәсең!..

Энесенә Фазыл карап-карап соклана иде, аны чөеп-чөеп яратасы килде. Айгөле, Гөлшаты исенә төште...

Егет армиягә кадәр дә кызлар белән дустанә булды. Әмма хет берсе аңа уңай сүз әйтсен иде, ә хәзер, ә хәзер үзенең аларга исе дә китми. Дөнья күргәч, шулайрак буласың икән ул. Кешене кешедән аерырга өйрәнәсең. Борын чөючеләргә дә бик алай аптырамыйсың. Кая инде алар, юк-бар шунда. Ә Айгөлнең апасы? Ул нинди?.. Айгөле нинди?.. Юк, элекке ярату аңа бары тик яра гына ясап китте. Ә Айгөлне ул беркемгә дә бирмәячәк. Юкка кичләрен шунда чабамы? Тик башкалар гына юньсезләнеп арага кермәсеннәр дә, юк-бар белән башларын әйләндермәсеннәр!

Әмма Фазылга Гөлшат ныграк ошый иде...

Алар салкынча урман юлына килеп керделәр. Энесе дә бик тузынмый башлады. Аланнары да инде якын иде.

Кояш күрә башлаган егетнең күкрәге алсу төскә кергән, кәгазь эшләпә астыннан күзләре елмаеп тора. Ул кошлар оркестрына колак салды, аннары тын гына аларга кушылып җырлап җибәрде:

— Карадагынай урман, һай, караңгы төн, яхшы да гынай атлар кирәк үтәргә...

Фазыл уйларыннан арынып алды. Кояш ярыйсы ук күтәрелгән, ә алан чабыла гына башлаган, күтәрелми эшләргә дә эшләргә генә әле. Алда бит яшисе бар!..

 

9. Тимер төрәннәр...

 

Ахунның бу көннәрдә күңеле бигрәк тә күтәренде булды, каядыр ашыкты, ашкынды. Тракторы да гадәттәгедән яхшырак эшләгән кебек тоелды. Кыскасы, бу әле Ризван үлеменнән соң беренче шат көннәре иде. Әллә Галиясе бик иркәләгән, әллә бүтән сәбәп, әле уйларга бирелә, әле җырлый, белмәсең. Көне дисәң, көне юньсез, болытлар салынып тора... Ахунның ярдәмче малае мондый чакта шөлли иде, абыйсы ни әйтсә, шуны эшләргә әзер генә тора. Чөнки Ахун, шаяртып көлү белән бергә сүгеп тә атарга күп сорамый.

Шунда ул малай ниндидер бәлагә тап булгандай кычкырып җибәрде:

— Ахун абый, кара әле, анда нәрсәдер яна бугай?!.

Тракторист сөреп барган төрәннәрдән күзен алмыйча елмаеп кына куйды. Камылларны яндыра торганнардыр. Ул үзе үк аларга ут салган иде бит. Шул гына янадыр әле...

Тик ярдәмчесе ялгышмый иде. Ахун сискәнеп китте: әле эскерткә куелырга өлгерелмәгән салам өемнәренең бер башы күккә күтәрелгән ут эченә кереп бара. Нишләргә? Аның башыннан уй сызып үтте:

— Әгәр ут, мин яндырган камыллар буенча күченеп, эскерткә килеп капкан булса?..

Озак уйларга вакыт юк иде. Ахунның йөзе кырысланып, аннан ачуы бәреп чыкты. Сабанын күтәртеп, тракторын шул якка куалады. Утның эчкәрәк үрмәли баруы күз белән карауга ук сизелеп тора иде. Трактор аның белән чагыштырганда бик акрын кыймылдый кебек иде. Янгын, җитмәсә, юлның икенче ягындагы бодай басуына күчте. Ахун үзенең генә аны җиңә алмаячагын төшенеп, ярдәмче малайны авылга йөгертте дә, төрәннәрен батырып, тук башакларны ярып кереп китте. Бодай басуын саклап калырга кирәк иде... Ахунның күзенә шунда өч малай чалынып китте, алар учагыннан капкан янгын иде бу. Ахун дөрес аңлады: аларның шушы дәһшәтле утны сүндерер өчен бар нәрсәне эшләргә әзер торуларын да, күшеккәннән соң учак ягып җылынырга маташкан булуларын да һәм иген басуы белән салам өемнәрен генә түгел, алайларны да бәладән коткарып калу кирәклекне — барысын-барысын да... Балалар аннан, зурлардан ярдәм көтәләр ич!..

Өлгергән иген кырын төрәннәр берничә кат бүлеп алдылар. Ут инде җәелә-күчә алмаячак иде. Ахунның күзенә ни эшләргә белми газапланган-аптыраган малайлар тагын чалынып уздылар. Ул, аты-юлы белән сүгенеп:

— Әгәр эскертне саклап кала алмасам, күрә торып яндыргансың икән дип күзне дә ачырмаячаклар... Ил алдында оят!— дип, тракторын салам өемнәре ягына борды, бүселгән-таралып яткан саламнарны урталай ярып өзмәкче булды...

Ыжгырып барган трактор, салам өемнәрен ерып-аерып, эчкә таба кереп китте. Әмма тизлеге акрынайды, тәрәзә алдына салам өелде, ул да яна иде. Трактор көчсезләнеп сүнде. Хәзер ул бернигә яраксыз: ни артка чыгып булмый, ни кабынмый, бары үзе дә бу янгын эчендә калып яначак иде... Ахун, тәрәзәне ватып, тышка ыргылды, шуны гына көткән ялкын аны да чолгап алды...

Фазыл килеп җитте, караватта кәфенләнгән Ахун абыйсының үле гәүдәсе иде. Инде сырхауханәдән алып кайтканнар... Ишек артында бер апаның еламсырап сөйләгән сүзләре ишетелеп алды:

— “Галиям, балаларым, авылдашлар ачуланмасын!” дип хушлашкан...

Фазылның бугазына төер тыгылды. Күңеле ярсып елый башлады. Ә чаршау артында Галия апасы үзен кулга алмыйча үкси иде. Егетнең күзләре Ахун абыйсына текәлеп торды.

“Җырла әле, Ахун абый... Ахун абый... Җырла әле!..”

Ахунны кодасы Ризван янына җирләделәр. “...Менә абыйлар, сез икегез дә мине ташлап киттегез... Сездән башка миңа бик авыр булачак, бик авыр булачак... Менә шуны уйладыгызмы сез?.. Ризван абый, син нәрсә дидең әле?.. Без барында куркып торма, эшлә генә, ди идеңме?.. Инде барысы да яхшы дигәндә, ә?.. Ризван абый, Ахун абый?..”

Ризван абыйсының да тетрәндергеч үлеме Фазылның исенә төште...

Печән вакыты үткән иде инде. Көне әйбәт иде, ә төнлә әллә каян яңгыр килеп, каты өермә белән агачларны аударып-сындырып китеп барды... “Фазыл, иртәгә безгә килерсең әле, сөйләшәсе сүз бар”,— дигән Ризван абыйсы, әйтелгән вакытка ишегеннән энесе узганда, инде үлеп ята иде. Фазыл әүвәле аны-моны сизмәде, дәшеп карады да, болдыр төбенә чыгып утырды. Арыгандыр, йокласын әле дип уйлап куйган иде. Шунда яңа сауган сөт күтәреп күрше апа килеп керде.

— Нишләп, Ризван абыең тормадымыни әле?.. Бик иртә аягына баса иде бит!— дип сөйләнде дә йортка узды һәм аһ итеп чыкты. Фазыл куркып китте.

Күрше хатын ялгышмады: Ризван шушы төндә йөрәген тотып үлгән иде...

Инде Фазыл икеләнә башлаган иде.

Гомер үтә икән ул. Бик тиз уза икән...

Фазыл инде уңышларга ирешә бара иде. Үзенең яшьтәшләреннән күбесе удар төзелешләргә киттеләр. Авылда калучылардан ул ялгызы гына иде. Башка механизатор егетләр унынчыны бетереп кенә эшкә тотынган, әмма уңган кешеләр булып чыктылар. Алар бүген соңгы басуда. Комбайннар белән соңгы үрне штурмларга керештеләр. Бу — Ахун абыйлары саклап калган игеннәр иде. Иң беренче булып Фазыл кузгалды, артыннан инде оешып җиткән яшьләр бригадасы тезелде. Эш шулай барса, Фазыл хыялына ирешәчәк иде. Күмхуҗда алар — беренчеләр, район үзәгендә һәм газеталарда да аларны мактыйлар.

Менә шулай бер-береңне дәртләндереп, әйдәп эшләү барысына да бик файдалы булды. Элек сизелеп торган күңел төшенкелеге бригада эчендә яши алмады, хәзер егетләр аерым-аерым йөрергә дә яратмыйлар, алар өчен иң кирәге — бергә, иптәшләренең сулышларын тоеп, ярдәмләшеп яши белүдә. Романтиканы әллә каян эзлисе юк, ул һәркайсыбызның туган кырларыңда да бар, тик таба гына белергә кирәк!..

Абыйсы янган җиргә Фазыл беренче булып килеп җитте. Тукталып калган комбайннарга өч малай карап басып тора иде. Намуслары кушуы буенчадыр, алар монда агач утырткан иделәр, хәзер көн дә килеп су сибәләр. Бәлки яңарып та китәр әле, имән бит! Үсеп, Ахун абыйлары кебек горур елмаеп, энекәшләренә карап торыр!..

Егетләр эшне тиз тоттылар. Ул арада район үзәгеннән машиналар килеп төште. Механизаторларны котлап, аларга мактаулы “Алдынгы комсомол яшьләр бригадасы” исеме белән бергә районның “Күчмә байрагы”н тапшырдылар. Иртәгә күмхуҗда алар өчен Уңыш бәйрәме булачак иде...

Комбайннар, гөрелдәшеп, кайту юлына чыктылар. Хат ташучы Гөлшат аларга кул болгап калды. Ул Фазылга Айгөлнең мәхәббәт хатын алып кайта иде...

Менә бу юлдан, берничә көннән соң, тимер төрәннәрен иртәнге кояшта ялтыратып, шушы яшьләр бригадасы тракторлары белән үтеп китәчәк. Ризваннар, Ахуннар һәм башка меңнәрчә төптән җигелеп эшне тартучы, ташлыкларга, таулыкларга да карамастан һаман да батырып сөрүче тимер төрәннәр төсле яшь буынның бу — авыл басуларына, болыннарына, кырларына буыннан-буынга тапшырылучы сәламе булыр!

Казан-Сарман, 1980 нче ел.

 

 

ГАДИ ЗАМАНА

Повесть

 

Ул фәнгә бик соң килде. Аның буыны дип аталган эшкуарлар төркеме инде әллә кайчан кешеләр арасында танылган һәм хөрмәткә ия иделәр. Әмма Гатауллин тормышта, бигрәк тә шәһәрдәге ялагайлар төркеме арасында күптән тамыр җәеп өлгергән ялган табигыйлекне тулысынча аңлап һәм төшенеп җитә алмый гаҗизләнде. Бәлки ул яшьлектәге юләрлеккә хас беркатлылык белән агымга каршы йөзгәндәге кебек, килешмәүчәнлек белән коралланып, шул ялган табигыйлекне кабул итәргә генә теләмидер? Моны әйтүе кыен!..

Шулай ук ул төшеп калганнардан да түгел иде, гомеренең яхшы вакытларында хөрмәтле һәм кызыклы урыннарның берсендә хезмәт итте, дөресрәге, элегрәк Гатауллин республиканың чәнечкеле, усал һәм тешләүчән сатира журналының биек урындыкларында утырды. Ләкин ул аннан китте. Юк, сәламәтлеге каушаудан да түгел, анда талант та зур иде. Әмма тотты да китте. Чөнки ул һаман да, ир-егетләргә хас булмаганча, үзен таба алмаган кебек хис итә, шуның сәбәбеннән күңеле газапланулар кичерде. Элекке эше үзенә күрә мактаулы һәм ул аның арбасын җигелеп тарта, тик үзен әдәби иҗатка бирергә яратса да, бу хезмәте аңа җан рәхәтен биреп җиткерә алмады. Дөрес, ул бәлки хөрмәтле урынын калдырып та китмәс иде, әгәр... Монда аларын да яшереп торып булмый инде: әгәр аны тагын да җаваплырак һәм авыррак эшкә күчергән булсалар, ул бәлки фән эшенә китеп бармас иде. Ләкин нишләтәсең, өстәгеләр, урындагы кешеләр, аның нинди эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген һәм нинди югарылыкка күтәрелә алачагын белергә теләмәделәр, нәрсәләргә тиң булуын күрмәделәр, яшермичә әйткәндә — сизенеп тә, белеп тә, мөгаен, күрмәгәнгә сабыштылар. Хәер, кайвакытта аңсызлык та халык өчен файдага була имеш: алар фәнгә шундый да зур галимне бирделәр. Бәлки... бәлки халык өчен аның башка, югарырак урында эшләве тагын да яхшырак булыр? Катлаулы тормыш дулкыннары эчендәге берничә корабчы җитәкче дә илнең кая барышында, кешеләрнең кем һәм нинди урындыклар биләвендә төп рольне үтиләр шул, чөнки бу галәмәтләрне алар хәл итәләр.

Менә шушындый дулкыннар белән чуарланып чайкалган, һичкем өчен дә кызыгы һәм әһәмияте булмаган көннәрнең берендә Гатауллин тормышында урын алган бер вакыйга булды. Дөрес, кайвакытта Гатауллин үзенә игътибар иткәләгәндә, исе-акылы киткәнен, югалып калган минутларын искә алмаганда, ул очраклы хәлнең бернинди эчтәлеге юклык аның өчен дә бәлки сизелми калыныр иде. Ләкин аңа соңгысы кирәгрәк һәм күңеленең тирәнлегенә тагын да файдалырак булыр сыман тоелды, шуңадыр ул бу вакыйганы исенә төшергәләп, һаман да тойгыларга бирелергә мәҗбүр һәм, үзен ачуланып, мескеннәр чиратына гына басмый, бәлки үзен иң түбән җанлылар сафыннан карый башлый, моның белән үз эшенә зур зыян да китерә иде. Менә шушы, аның тормышындагы төп вакыйганың берсе болай булды...

Гатауллин авылындагы усал малайлар рәтендә генә түгел, бәлки елаклар хисабында, үзенең өстенлеге һәм җиңүе өчен көрәшмәүчеләр санына кереп, күпләрнең хөрмәтен бары тик эш һәм хезмәт яратучанлыгы белән яулап алган тырыш бала булып үсте. Нәкъ менә шушы сыйфатлары иң кирәкле вакытта, институтны бетереп, аспирантурага әзерлек һәм сынауларны узган чагында үзен нык сиздерде. Гатауллин үз шәхесеннән фән вәкилен ясау мөмкин түгеллеген төшенеп, моңа ачуы кабарып, бар нәрсәгә кул селтәүне кирәк тапты. Чөнки һичкем белән һәм, мөгаен, һичбер фикер белән дә килешми иде аның җаны, үзенең юк дип әйтә белүе аркасында ачуларны китергеч бер затка әйләнә баруын сизенде.

Гатауллин сынауларны яхшы үтсә дә, әмма канәгатьсезлек тоеп, үз шәхесен галим дәрәҗәсенә яраксыз дип бәяләде. Менә шушылай, объектив булмыйча, субъектив төсләргә буялган вакыйга-хәлләр аның тормышында зур роль уйнадылар. Бу аның үз шәхесенә ким итеп карый белүеннән килә иде. Мондый сыйфат суфийана бер хикмәт булганлыктан, тәрбияви көче бар исә дә, кешене бетерү, мескенгә чыгаручы тәэсир көченә дә ия иде шул.

Дөресен генә әйткәндә, кеше җиңелүләргә дучар булганда да, алда тантаналарга ирешергә мөмкин икәнлекне ул ачык аңлый һәм шуңа омтылыш белән яшәде. Андыйларның өмет бакчасында киләчәктә югары мәртәбәләргә ирешү теләге ялгыз чәчәк кебек тыныч кына балкый.

Гатауллинга да бу сыйфатлар хас иде. Ул аны җиңүләргә бертуктаусыз әйдәде һәм алып та барды. Шул ук вакытта, күңелдә җиңелүдән кимсенүләрне сизмәсә, эшеннән туктап кала һәм әллә кайларда адашып йөргән хисләренә чумып, берничә көн үзе дә югалып тора, аннан гүяки исенә килеп, күңеле тагын кыйбласын дөресли иде.

Әйе, Гатауллин шушы үзенең мескенлек чорына чыннан да күпкә бурычлы иде һәм шәхесенең галим булып җитлегүенә аның зур файдасы булганын күп тапкырлар исенә төшереп, шул самими хәленә кире кайтырга теләү очракларын соңга таба инде күңеле белән тагын да яхшырак тоя башлады.

Гатауллиның тормышындагы яңа, ягъни фән юлы гадәти рәвештә башланып китте. Әмма галимнәр коллективы аны колач җәеп каршы алмады.

— Исәнмесез!— диде ул беренче көне, ләкин аның сәламен кабул итүче булмаганны күреп бәгыре суырылды. Акылы кешеләрнең шулкадәр миһербансызлыгы аны бик нык рәнҗетте. Гатауллин көне буе горур булырга тырышса да, сабырлыгы терәлгән иде. Аның почмакка сыенып елыйсы, хәтта бар эшли башлаган эшен ташлап бу тирәдән китәсе, моннан качасы килде.

Андый чакларда адәм күңеленә балалык чоры килеп, үзен юата алырдай җылы кулны хәтере эзли башлый. Ләкин ни хикмәт, Гатауллин андый кулны тапмады. Үзен сүгә-битәрли бирде: имеш, шул кирәк сиңа, йөрмәссең!

Әмма эшләр моның белән генә бетмәделәр. Ул фән коллективыннан тәмам ятсыну тойгысына чумды, үзен юктан гына рәнҗетелүчеләр хисабына кертте. Шул ук вакытта бик кирәкле, ниндидер инсани көчне югалтуын сиземләп, күңеле белән билгесезлекнең офыкларын айкады, тик ул зарури куәтне таба һәм аның нәрсә, ничек икәнлеген төшенә генә алмады. Мондый билгесезлек икенче тапкыр кабатланганда гына Гатауллин аның асылын аңлап калды...

Алар бер яшь аспирантның фәнни эшен тикшерделәр. Гатауллин әлегә яшь галим исәпләнелеп, андый җаваплы эшләрдән баш тартырга, үзенең фикерләрен белдерүдән тыелып торырга кирәклеген яхшы төшенсә дә, өлкәннәрнең артык вакланып китүләрен күреп:

— Минемчә менә шушындый үтә катлаулы мәсьәләләр арасыннан иң төп, үзәк проблемаларны алып, берничә асыл юнәлеш белән генә чикләнү кирәктер,— дип чыгыш ясады. Дәлилләр китерде.

Шунда Гатауллин үзенә карап утырган өлкәннәрнең йөзләрендә бераз сәер елмаюның барлыгын тойды. Әйтелгән сүзләрен хуплыйлардыр диярәк фикер йөртте, уйларын бүлми генә дәвам итә бирде:

— Төрле ваклыклар арасында адашып йөрүгә караганда, иң кирәкле мәсьәләне тотып алып, аны дөрес итеп чишә белү, минемчә, дөрес юл!..

Ул, артык мавыгып китеп, кырыслана барган йөзләргә әллә ни игътибар да итеп тормыйча, үзенә кадәр сөйләгәннәрнең сүзләрен юкка чыгара барды, ләкин фикер дөреслегеннән бигрәк, үз-үзеңне тота белүнең, өлкәннәрнең һәр әйткәннәрне алтын бәясенә кабул ителергә тиешлекнең бу коллективта зур роль уйнаганлыгын Гатауллин сизеп ала белми калды. Әйе, ул сүзен бетергәндә, аңа күпләр үпкәләп өлгергән иделәр инде. Аның сүзләрен хуплагандай иттеләр итүен дә, әмма һәрберсе үзенең хаклыгына инанган төркем Гатауллины беркатлылыкта гаепләп, юкка тантана итеп йөри башлады. Алар коллектив эченә яңа килеп кергән галимне, үзләренчә үртәп “яшьлек” дип атадылар.

Ә Гатауллин җибәрелгән ялгышларын тиз төшенде, хәтта бервакыт әтисенең, ачуланып: “Хакыйкый сүзне әйтер алдыннан дөрес итеп сөйләшә белергә өйрәнергә кирәк әле сиңа”,— дип әйткәнен дә исенә алды.

Алар ул вакытта урман ягында печән чаба иделәр. Урман каравылчысы килеп чыгып, алардан монда чабу өчен рөхсәт бирә торган билет таләп итте. Гатауллин,— ул чакларда аның кушаматы Паша иде,— югалып калмыйча:

— Үзегезнең билетыгыз бармы соң? Урмандагы бар печәне үзегезгә ташып бетердегез, җитмәсә, агач сатып эчәсез!— дип әйтте дә салды. Әйе, ул хаклы иде. Ә каравылчы агай, үзәк бәгырьләрен кисеп үткән бу сүзләрдән соң холыкта-хистә бик каты кызып, малайны сүгеп кенә калмады, аның әтисен, хөкүмәтне талый дип, берничә айга төрмәгә яптырып та куйды, әле, ул гына да түгел, болын тирәләреннән җәй буена җыйнаштырып туплаган печәннәрен дә лапас астына яхшылап өеп куйган җирдән алып чыгып киттеләр. Паша үзен акларга тырышып ниләр генә эшләмәде ул вакытта, ләкин аның дөреслеге ике тиен бер акча да тормый, сүзләренә инде колак та салмый иделәр, хәтта ки шул батыр малайның хакыйкатьне сөйләвен барысы да белеп торсалар да!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных