Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 23 страница




Ул арада Марат Муса Җәлилгә багышланган шигырен укырга тотынды. Бу юлы Шәриф шәрехли-аңлата, Марат артыннан Саша өчен сүзләрне урысчага тәрҗемә итә торды. Әмма аларга комачаулаучылар да табылды. Кай арада югалган Сафа бертөркем кызларны җыеп алып кергән, җитмәсә бер кәстрүл аш һәм бер таба бәрәңге дә тотканнар. Туташлар да монысында оялышып тормадылар, Маратның шигырен ярты юлда өзеп, Мәскәү егетләре белән таныштыруын үтенделәр. Алар әрсезләнде. Марат, каушап, һаман шул сөйләнеп бетмәгән шигыренең юлларын кабатлады:

— Төрмәләрнең алларында, чәчкәләрдә тибрәнәләр җырлар, тибрәнәләр...

Әмма азагына җитә алмаячагын аңлап, әүвәле тынычланырга тырышты, аннары, хисләрен сүндерергә теләпме, ишек артына чыкты.

Урамда кич иде. Йолдызлар ниндидер ят соры нур белән кабарынып-бүртенеп, без монда гына дип гүяки кычкырырга да оялмыйча, җемелдәшеп-җемелдәшеп яна иделәр.

Мондый күккә игътибар иткән кешенең күңелендә бары тик бер генә төрле уй туа ала — күк йөзен урталай аерып-ертып атарга! Маратта да туды ул уйлар. Әмма алар тиз үттеләр. Чөнки аның колагына тәрәзәләрне калтыратып ишетелгән җыр керде, фикерләрен бүлде, хисләренә бүтән юнәлеш бирде. Җырны һаман шул Сафа сиптерә иде. Ә ул җырлаганда колагыңа мамык тутырып та һич котыла алмыйсың. Сафа кешене юлдан яздыручы сәмруг кошлар төсле генә түгел, җанга үтеп керә-керә, бәгырьләрне изә-изә җырлый белә иде шул. Менә бу юлы бөтенләй башка шаян җыр башкара, әмма колакка авыр вакыйга, сагыш-кайгы булып килеп ирешә. Тагын үзенә, ягъни Сафага гашыйк Фәйрүзәдән көлә инде бу! Әллә каян тапканнар шул уңган, чибәр кызга Карчык кушаматын? Имеш, карт-корылар кебек иртә таңнан тора икән, йокысыз, диләр. Белмим, кеше ни генә кыланмый һәм кыландырмый, тапканнар көнләшерлек сыйфат. Карчык, имеш... Сафа да шул кушаматтан гына курка, егет түгел ул. Үз-үзен генә үрти, елата инде чибәркәйне. Шулай да ярыйсы гына җыру икән бу:

 

Карчыкларны яратмыйлар

Теше сирәккә күрә,

Түлке аны асырыйлар

Нәнкә кирәккә генә.

 

Киленнәр эштән кайталар

Берлины алган кебек,






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных