Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 10 страница




Вә­лиул­ла шы­пырт кы­на йө­рен­де. Са­би­ра­ның кай­да­лы­гын ка­рап кил­де. Сөй­ләш­ми-тын­мый гы­на үз эше бе­лән мәш­гуль икән, афә­рин! Шун­да кыз­лар­дан­мы-ки­лен­нәр­дән­ме бер­се: «Са­би­ра, оныт ин­де, оныт! Хә­те­рең­нән чы­га­рып таш­ла, җыр­га ку­шыл!» — дип өн­дәп ал­ды. Вә­лиул­ла мо­ны ко­лак ар­ты бе­лән ге­нә тү­гел, бә­гырь ите бе­лән дә ише­теп тор­ды, «Һай!—ди­де ул, кү­ңе­лен­нән ге­нә.— Са­би­ра­ны үп­кә­ләт­кән бу җен­нәр!» Әм­ма кыз­ның кә­е­фен җи­бә­рү­че­ләр алар тү­гел икән. Сә­бәп тиз ачык­лан­ды. Икен­че бер­се әй­тә куй­ды: «Не­мец­лар­га әсир төш­кән ке­ше­ләр­не унар ел­ ур­ман кис­те­рә­ләр икән, илен сат­кан сат­лык­лар исәп­лә­нә­ләр. Га­лим­җа­ның өчен ха­фа йот­ма, кай­тыр бер. Ба­шы исән-сау бул­сын!»— ди­де. «Са­би­ра шул әсир ку­е­ны­на кер­сен­ме, го­ме­ре буе әсир Га­лим­җан­ның сөй­рәл­че­ге дип өс­те­рер­ләр үзен,— ди­де бер усал та­выш­лы ха­тын. Бә­гырь­ләр­не ерт­ка­лар­га тел бир­сә дә би­рер икән шай­тан мәл­гунь.— Ела­ма, ни­гә елый­сың? Сук­ран­ма!»

Са­би­ра елый, мыш­тым гы­на яшь агы­за икән. Баш­ка ке­ше әл­лә кай­чан эшен таш­лап, ка­я­дыр ау­лак урын­га йө­ге­рер, шун­да яше­реп ке­нә кү­ңе­лен бу­ша­тыр иде. Әм­ма Са­би­ра алай ит­мә­гән. Ба­сын­кы гы­на бән­дә тү­гел­ме үзе?

Вә­лиул­ла җи­ден­че күк­тә иде. Са­би­ра­ны ни­чек тә үз җәт­мә­се­нә эләк­те­рер­гә һәм бә­хет­кә чу­мар­га бө­тен юл­лар кү­ре­неп то­ра тү­гел­ме?

Ха­тын-кыз­лар­ның үза­ра сөй­лә­шү­лә­ре­нә мең рәх­мәт әйт­те ул. Күп­не тө­шен­дер­де­ләр бит. Бо­лар­ны бе­леп то­ру бик ки­рәк. Әсир­дә ят­кан­лы­гы ха­кын­да бел­дер­мәс, гел ба­тыр­га чы­га­рыр үзен. Әл­лә нин­ди тау­лар вәгъ­дә ит­мәс, баш­ка бер-бер юлын та­бар, сөй­ләш­те­рер, кыз­ны үзе­не­ке итәр. Итәр, ит­ми кал­мас! Әй­тә­ләр иде бит аңа: «Си­ңа,— ди­ләр иде,— бу үҗәт­ле­гең бе­лән шай­тан­ны да ку­лың­да би­е­тер­гә бу­ла!» Һәм Вә­лиул­ла би­е­тә­чәк тә, кү­реп ке­нә то­рыр­сыз!

Бо­лар ха­кын­да уй­лан­ган­да бу­е­ның бер ка­рыш­ка үсеп кит­кән­ле­ген той­ды ул. Гү­я­ки бө­тен дөнь­я­ның кен­де­ге аңа бәй­лән­гән, нәр­сә ди­сә, шул бу­ла­сы!

Са­би­ра­лар, ты­ныч­ла­нып, бу юлы­ дәш­ми-тын­мый эш­лә­рен дә­вам ит­тер­де­ләр. Вә­лиул­ла­га тың­лап то­рыр­лык ар­тык сүз юк иде. Ә ни­гә ки­рәк? Ти­еш­ле­се­нә ко­лак сал­ды, те­лә­гә­нен ал­ды, ар­ты­гы ба­ры­бер сө­ен­де­рер­лек бул­мас иде. Ал­ла­һы тә­га­лә­гә рәх­мәт әйт­сен дә сө­е­не­чен ур­так­лаш­сын гы­на ин­де!

Зав­хоз шу­шы ти­рә­дә ге­нә ын­дыр ал­ла­рын се­бе­реп йө­ри икән. “Бо­е­рык” бу­ен­ча ти­еш­ле­сен үл­чәп бир­де һәм вәс­сә­лам, хуш! Вә­лиул­ла, кич­кә ка­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, юл­га чык­ты. Дү­сем авы­лы­на ка­дәр аның адым­на­ры бе­лән ике сә­гать ярым­лап ара үтә­се бар иде. Бә­хе­те­нә­дер, авыл ба­шын­нан чы­гып, бе­раз ба­ру­га, ар­тын­нан Ка­ра­ма­лы уры­сы ат бас­ты­рып җи­теш­те. Ни ди­сәң дә, биш чак­рым, юл кал­ган иде бит.

— Әй­дә, без­гә ка­дәр, хо­ро­шо бу­дет,— ди­де ул, яры­мын та­тар, яр­ты­сын урыс­ча та­кыл­дап.— Са­дись, сол­да­тик!

Кы­зык ин­де бу дөнья ди­гән­нә­ре. Ка­ра­ма­лы авы­лын­да элек өяз үзә­ге бул­ган имеш, Кә­те­ри­нә па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре дә ан­да тук­та­лып үт­кән. Юк ла дип бел­де­рү­че та­рих­чы­лар исә мон­да Та­ти­щев­ның бу­лу-бул­ма­вын һич тә ин­карь итә ал­мас­лар. Кем-кем, әм­ма дә лә­кин урыс хез­мә­те­нә күч­кән бу мор­за ул авыл аша гы­на үт­ми кал­ма­ган­дыр, бө­тен Се­бер­не үз ку­лын­да «чә­чәк ат­тыр­ган» бит.

Ка­ра­ма­лы — ярым та­тар, ярым урыс авы­лы бу­ла­рак ае­ры­лып то­ра. Та­тар аб­зый­ла­ры үз­лә­ре­нә кү­рә бер мәр­тә­бә бе­лән аны рус­ча­лап «А­лек­санд­ров­ка» исе­мен­дә ата­са­лар, рус­лар, сө­е­неч вә ка­нә­гать­лек хи­се­нә бу­та­лып, та­тар­лар ара­сын­да «Ка­ра­ма­лин» дип мак­та­на иде­ләр. Бу авыл — хик­мәт­ле урын. Мон­да­гы рус тө­гәл та­тар­ча бе­лә, та­та­ры исә рус­ча­ны шәп су­ка­лый. Эл­гә­ре та­тар бай­ла­ры мон­да ки­леп сәү­дә тот­кан­нар, ба­зар яса­ган­нар, шак­тый гы­на исе­ре­шеп, дөнья куп­та­рыр­га ярат­кан­нар. Бу ти­рә хал­кы ише­теп бе­лә­дер, шу­шы сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да бер мә­каль дә чык­кан: «Та­та­рин пь­ет — свинь­ей ста­нет, русс­кий пь­ет — ко­ро­вой мы­чит!» Әм­ма та­тар­лар аны үз­лә­рен­чә үз­гәрт­кән­нәр: «Дуң­гыз бу­ла­сың кил­сә, Ка­ра­ма­лы­га бар!»

Вә­лиул­ла юл уңае өчен ге­нә дип шу­шы урыс ар­ба­сын­да урын ал­ды. Баш­та­рак сөй­лә­шү­лә­ре ин­де кү­тә­ре­леп ки­лү­че иген­нәр­нең ях­шы­лы­гы ха­кын­да бар­ды. Ул да тү­гел, үзен Ва­ня дип та­ныш­тыр­ган Иван әй­тә куй­ды:

— ­За­чем тә­пи­ләп ид­ти, ког­да кич­кә мож­но ат бе­лән кай­тыр­га. Без­нең боль­ни­ца­дан бу ва­кыт­та сез­нең як­ка путь дер­жут, по­се­ти­те­ли. Ай­да к нам!

Урыс дө­ре­сен та­кыл­дый. Чын­нан да, ат­ка гы­на уты­рып кайт­са, на­чар бул­мас иде. Әм­ма ан­дый­лар оч­ра­ма­са? Та­гын өч чак­рым юл өс­тә­лә. Юк, җәяү кит­сен, иң ях­шы­сы! Ка­ра­ма­лы­ның үзе­нә кай­та икән бит бу урыс!

Вә­лиул­ла шу­шы уй­лар бе­лән үзен-үзе бор­чып бар­ды, тик ае­рым ка­рар­га ки­лә ал­мый гы­на ап­ты­ра­ды. Ка­ра­ма­лы ягы­на бо­рыл­ган юл­га җит­кән­дә, кар­шы­ла­ры­на ка­ра ат җи­гел­гән та­ран­тас­ның юыр­тып кы­на ки­лүе шәй­лән­де. Урыс тук­та­ды һәм:

— ­Сол­да­тик, там что-то ки­лә, ви­дишь? — дип сүз сал­ды.

О­зак кө­тәр­гә ту­ры кил­мә­де. Юл ту­за­ны­ның чак кы­на кү­тә­ре­лүе, аты­ның уй­нап кы­на ки­лү­ен­нән ул ке­ше­нең бер­-бер тү­рә икән­ле­ген исәп итү авыр эш тү­гел иде. Шу­лай да урын­да уты­ру­чы­лар кич­кә кар­шы кай­да бул­са да ба­ра­лар­мы соң? Юк­тыр мө­га­ен! Ан­нан соң шу­ны­сы да бар, су­гыш тә­мам­ла­ну бе­лән ул мак­тау­лы зат­лар­ның кик­рик­лә­ре бе­раз ши­ңеб­рәк кит­те. Кем оч­ра­са, ал­мый кал­дыр­мый­лар хә­зер, биг­рәк тә сол­дат ки­е­мен­дә­ге ке­ше­не.

Вә­лиул­ла урыс ар­ба­сын­нан тө­шеп ка­лыр­га ка­рар ит­те. Ул ара­да та­ран­тас та ки­леп җит­те. Сол­дат ки­ем­ле, биш­тәр ас­кан ке­ше янын­нан ни­чек җә­һәт ке­нә үтә алыр икән? Йө­рә­ге җит­мәс!

Әм­ма ат җай гы­на үтеп тә кит­те. Дил­бе­гә тот­кан үт­кен йөз Вә­лиул­ла­га бо­ры­лып ка­ра­ды. Шак­тый җир уз­гач кы­на тук­тал­ды һәм кыч­кыр­ды:

— ­Вә­лиул­ла, син­ме соң бу? Кая ба­ра­сың бо­лай кич­кы­рын?

Та­вы­шы­на ка­ра­ган­да, аның Га­ли­мул­ла икән­ле­ген та­ны­мый мөм­кин тү­гел иде. Вә­лиул­ла ти­так-ти­так та­ран­тас­ка та­ба ашык­ты. Бер-ике тап­кыр сөр­ле­геп ки­теп, чак кап­лан­ма­ды. Га­ли­мул­ла ка­ра ай­гыр­ны көч бе­лән ты­еп то­ра иде.

— Сә­лам!

Вә­лиул­ла җа­вап би­рер­гә ашык­ма­ды. Дө­рес­рә­ге, ты­ны кы­сыл­ган, ашы­гу­дан эчәк-ба­выр­ла­ры­на эс­се кап­кан иде.

— ­Сә­лам-м!— дип өзек-өзек әй­теп, та­ран­тас­ка си­кер­де­ ул.

Сыр­ты­на дию кап­лан­ган­дай то­еп, ат ыр­гы­лып тар­тыл­ды һәм тир­бә­леп ке­нә ал­га аш­кын­ды.

— Мин Са­рай­лы­га да ке­реп чы­гар­га ти­еш идем әле. Үзәк­кә от­чет бе­лән бар­дым. Кө­нем үтеп кит­те. Ко­мис­сия уты­ры­шын да бү­ген­гә куй­ган бул­ган­нар,— дип сөй­лән­де Га­ли­мул­ла.— Бу ай­гыр­ны во­ен­ком кай­тарт­ты. “С­пи­сан­ный” ди­гән­нәр иде, ял­гыш­кан­нар­дыр алар. Шун­дый да ях­шы мал, мин си­ңа әй­тим, ка­ра, ни­чек ба­ра!

— Шәп!

— Шәп ке­нә­ме соң! Ар­гы ягы, шәп­нең шә­бе!

— Шу­лай...

Бу ва­кыт­та Вә­лиул­ла Га­ли­мул­ла­дан көн­лә­шү хи­сен­дә үз йө­рә­ген ашый баш­ла­ган иде. Ни­гә ул гы­на шу­лай бай­лар­ча йө­ри дә, Вә­лиул­ла те­лән­че хә­лен­дә сөй­рә­лә?

— Эш ва­кы­тын­да җи­гәр өчен үзе­мә ата­ды­лар. Кол­хоз рә­и­се әй­тә, син йө­реп тор, үзең­не бе­рәр чо­кыр­га ил­теп­ ау­дар­ма­са, үзе­мә алыр­мын, ди­де,— дип үз сү­зен сөй­ли бир­де Га­ли­мул­ла.

Вә­лиул­ла юк­ка үч­лә­шә иде. Әгәр дә бу ат ба­шын Га­ли­мул­ла тү­гел, бө­тен­ләй баш­ка ке­ше тот­кан бул­са, юл­чы оч­ра­ту­га гы­на тук­тап то­рыр иде­ме? Юк! Кыз­га­ныч, Вә­лиул­ла­га ке­ше­не як­лап фи­кер­ләү һә­вәс­ле­ген тәкъ­ди­ре кыз­ган­ган. Аның ка­ра­вы көн­че­лек уты­ның шак­тый кай­на­рын бир­гән. «Мәң­ге бо­лай ка­ра ай­гыр җи­геп йө­ри ал­мас­сың, җае чы­гар, үшән ат та бир­мәс­ләр үзе­ңә, янар­сың әле!» — дип уй­лый иде ул бу ва­кыт­та. Ми­һер­бан­сыз ке­ше­не юл­даш ит­кән­че, шай­тан­га та­я­ну­ың ар­тык. Адәм ба­ла­сы көн­че­лек­ле бул­са, иб­лис­тән яман­рак.

Сул ая­гын бөк­ләп, уң ая­гын асы­лын­ды­рып бар­ган фырт Га­ли­мул­ла­ны шу­шы ва­кыт­та Вә­лиул­ла сак­сыз гы­на җил­кә хә­рә­кә­те бе­лән тә­гәр­мәч ас­ты­на тә­гә­рә­тә ала иде. Ан­нан соң эз­лә син га­еп­ле­не, аты йөр­сен шун­да, ба­су­лар­ны урап.

— Ни­чек, кү­реш­тең­ме те­ге күз сал­ган кы­зың бе­лән? — дип со­рап куй­ды Га­ли­мул­ла, Вә­лиул­ла­ны юк-бар уй­ла­рын­нан ара­лап.

— Күр­дем.

— Ни сөй­ләш­те­гез?

— Ачык кы­на бер­ни дә тү­гел.

— Ниш­ләр­гә бул­дың соң?

— Алыр­га да кай­тыр­га.

— Ал­дан бе­ле­шеп тә тор­мас­тан­мы?

— Ә ни бул­ган? Со­раш­ты­рып-ни­теп йөр­сәң, го­мер уза да ки­тә ул, бик тиз.

— Юк, мин әй­тәм, кү­ңе­ле кай­да­дыр бит, дим. Кыз ке­ше­дер.

— Мон­сы­на һич шик­лә­нә­се юк. Кү­ңел — кү­ңел ин­де ул. Кем коч­са, шу­ны сөя җан!

— Алай ук ми­кән?

— Та­гын ни­чек бу­лыр ди­сең?

— Бел­мим ин­де.

Га­ли­мул­ла­ның шу­шы сү­зен­нән соң Вә­лиул­ла сы­ты­лып кит­кән­дәй бул­ды. Үте ка­ба­рып, хә­зер юл рә­хә­тен бо­зып таш­ла­я­чак иде дә, са­быр­лык тап­ты. Бе­рәү­ләр та­ран­тас­тан тө­шеп, тө­ке­реп ка­лыр­га мөм­кин, ә ул алай эш­ләр­гә җөрь­әт ит­мә­де. Ан­нан соң, бо­лай­рак бит әле: Га­ли­мул­ла ни җит­те ге­нә ке­ше тү­гел, сү­зе һәр җир­дә үтә, авыл са­ен дус­ты. Ме­нә Са­рай­лы­га ка­гы­лып чы­гам ди бит. Әй­лә­неч ди­п тә уй­ла­мый. Бо­лай йөр­сә, төн­гә үк ка­ла­чак­лар.

— Әл­лә, мин әй­тәм, Са­рай­лы­ны урап йөр­ми­без­ме, төн­гә кар­шы?-—ди­де Вә­лиул­ла, сүз­не икен­че­гә бо­рып.— Оч­ра­вың ях­шы бул­ды. Тө­гәл бү­ген­гә атал­ган йо­мы­шың юк икән, да­вай, Дү­сем­гә кай­тыйк. Бе­рәр яр­ты да та­бар­быз.

— Әйт­мә дә ин­де,— дип куй­ды Га­ли­мул­ла, әл­лә ки­ле­шеп, әл­лә Вә­лиул­ла­ның сү­зен юк­ка чы­га­рып.

Ту­зан­лы юл­дан та­ран­тас­ның җи­ңел тә­гәр­мәч­лә­ре дәрт­лә­неп ке­нә кел­те­ри, ка­ра ай­гыр җай гы­на юыр­та, ба­су-кыр­лар, чә­чәк­ле пе­чән бо­лын­на­ры шу­ы­шып кы­на ка­ла ба­ра. Әм­ма кө­түе бе­лән че­бен-ки­гә­вен ат­ның сыр­тын ка­ез­лар­га тә­мам хә­зер­лек бе­лән куа ки­лә, ба­ры тик җи­те­шә ге­нә ал­мый иде. Һәр­кем­нең, һәр­нәр­сә­нең үз те­лә­ге шул. Дөнья яра­ты­лыш­тан бир­ле ке­чек вә олуг хә­шә­рәт­ләр үз җай­ла­ры-көн­нә­ре бе­лән бар кы­лын­ган­нар.

— Я­рар,— ди­де Га­ли­мул­ла.— Са­рай­лы­га со­ңар­дык бу­гай. Сәр­бия ку­ак­лы­гын­нан бо­ры­лып ки­тәр­без.

Сәр­бия ку­ак­лы­гы­ның бер очы саз­лык­ка ки­леп чы­га, уң ка­на­тын­нан — Са­рай­лы­га, су­лын­нан исә Дү­сем­гә юл­лар ки­теп ба­ра. Элек­ләр­не бу урын­да та­ган асып, ча­тыр кор­ган че­гән­нәр ятар иде. Соң­гы ел­лар эчен­дә кү­рен­гән­нә­ре юк икән. Алар­ны да сөр­де­ләр ми­кән­ни?

Авыл­га кай­тып төш­кәч, Вә­лиул­ла үз җае бе­лән ге­нә өй­лә­ре­нә кит­те. Га­ли­мул­ла атын аран­га илт­те. Төн­ге ка­ра­выл­чы ки­леп тә җит­кән, кап­ка ачып кө­тә иде.

— Әл­лә кай­лар­дан ише­те­леп то­ра мал­ка­ең­ның күк­рәк ка­гыш­ла­ры, биг­рәк зат­лы нәр­сә­кәй икән, күз ге­нә ти­я күр­мә­сен, тфү-тфү,— дип сөй­лән­де ул, кеч­ке­нә са­ка­лын сы­пы­рып. Көн­дез бул­са, ка­нә­гать ел­май­ган җи­рен­нән җы­ер­
чык­лы йө­зе бал­кы­га­нын да шәй­ләр­гә мөм­кин­дер бу карт­ның.

Кай­тыш­лый Га­ли­мул­ла, сөй­лә­шен­гән­чә, Вә­лиул­ла­лар­га су­гы­лып чы­гар­га ит­кән иде дә, ни өчен­дер ки­рәк­мәс эш дип уй­ла­ды. Бо­лай да юл буе әвеш-тә­веш сүз ге­нә алы­шып бар­ды­лар, та­гын оч­ра­шу­дан ар­ты­гы­на ире­шә ал­мас­лар иде. Шу­лай итеп, ул көн­не алар­ның сук­мак­ла­ры ту­ры кил­мә­де, икен­че көн­не һәм өчен­че­сен­дә дә кү­реш­мә­де­ләр. Га­ли­мул­ла­ның кол­хоз эше дә му­ен­нан, ра­йон ко­мис­си­я­се­нең тик­ше­рү бе­лән ки­лү­ен кө­тә иде­ләр. Ме­нә дүр­тен­че көн­не ала­ры таң бе­лән төш­те­ләр, сә­гать­ләр буе кә­газь­ләр­дә ка­зын­ды­лар, ху­җа­лык­ның ас­тын-өс­кә әй­лән­де­реп чык­ты­лар. Ар­ба­ла­ры­на га­дә­ти ка­дәр бал, ит, йо­мыр­ка, он ише нәр­сә­ләр са­лып яше­рел­гәч ке­нә бе­раз ке­ше­чә кы­ла­на баш­ла­ды­лар, көн эчен­дә тик­шер­гәч, кич­кә ки­теп олак­ты­лар.

Га­ли­мул­ла алар янын­да йө­рер­гә, ки­сә­тү­ләр­не тер­кәп ба­рыр­га, ки­чен ше­шә ачып сый­лар­га мәҗ­бүр иде. Ул бо­лар­ны җи­ре­нә җит­ке­реп эш­лә­гән­дәй ит­те, әм­ма бер ха­та яса­ды: ара­кы­ны бер­дәй ти­гез эч­мә­де, аз­рак кү­тәр­де. Үз-үзен бо­лай то­ты­шы тү­рә­ләр­гә ошап бет­мә­де, җа­нын оч­лы без төс­ле ка­ез­лар­га гы­на тор­ды­лар. Алар өчен бу га­җәп хәл ке­бек то­ел­ды.

Һәм ме­нә алар кит­те. Бо­лар­дан ко­тыл­сам, тәү­лек бу­ен­ча йок­лар­мын дип уй­ла­ган иде Га­ли­мул­ла, ба­рып кы­на чык­ма­ды. Аны эз­ләп Вә­лиул­ла кер­де. Әй­дәк­ли-әй­дәк­ли үз­лә­ре­нә алып кит­те. Ше­шә ачып, ир­тә­гә кич кыз алып кай­тыр­га ба­ру те­лә­ген әйт­те:

— ­Ми­ңа,— ди­де,— ир­тә­гә уңай­лы көн бул­са ки­рәк, тә­га­ен ге­нә бел­мә­сәм дә, һәр­хәл­дә, кү­ңе­лем си­зә. Сә­гать кич­ке­ өч­ләр­дә, көн сү­рел­гән­дә юл­га тө­шү ях­шы ин­де. Ка­ра ай­гы­рың­ны да җик­сәң, иңе­ңә гар­му­ның­ны да ас­саң, Са­би­ра­ны бир­ми кал­мас­лар!—дип, үз план­на­рын күп­тән Га­ли­мул­ла бе­лән ки­ле­шеп куй­ган ке­ше ке­бек сөй­лән­де. Ары­ган һәм сал­мыш бән­дә­ләр кәл­җе­мә­гә әве­ре­лә. Мон­дый ха­ләт бү­ген исә Га­ли­мул­ла­ның шәп­ле­ге иде. Ул, ки­ле­шеп, Вә­лиул­ла­га сүз би­рер­гә дә өл­гер­де:

— ­Мин үзем яу­чы бу­лыр­мын, те­ле­мә ка­ра­тып то­рыр­лар. Ә син, Са­би­ра­ны ко­ча­гы­ңа алыр­сың. Мә­һә­ре — ике ше­шә ­бәй­рәм су­ын­нан дип исәп­ләр­без!—ди­де, бик тә җит­ди сөй­лә­неп.

Бу сүз­лә­рен ишет­кән Вә­лиул­ла­ның шу­шы ми­нут­та күк ка­пу­сы ачы­лыр­га ти­еш иде дә, әм­ма, кө­фер­лек­кә кар­шы, кү­ңе­ле­нә шик тә тө­шәр­гә өл­гер­де. Тат­лы ал­ма­ны ком­сыз корт ни­чек тиш­кә­лә­сә, аның да күк­рәк җи­ме­ше — кыз­ны үзе­не­ке итү дәр­те бе­лән ян­ган йө­рә­ге иләк­кә әве­рел­де. «Ал­дый бу Га­ли­мул­ла, бик җи­ңел­дән ки­ле­шә. Әл­лә нин­ди ни­ят­лә­ре бар­дыр әле!»— ­ди­гән уй­ла­ры ба­шын ка­тыр­ды.

Алар шак­тый озак утыр­ды­лар. Са­би­ра­ны ба­рып алыр­га һәм «бә­хет­ле» итәр­гә ки­ле­ше­неп кул су­гыш­ты­лар да, Га­ли­мул­ла, гар­му­нын кул­тык ас­ты­на кыс­тыр­ган хә­лен­дә, сү­рән лам­па утын­нан чы­гып, төн­ге ка­раң­гы­лык­ка чум­ды. Вә­лиул­ла, аның ар­тын­нан ут­ны сүн­де­реп, йо­кы­га тал­ды.

Ал­ла­һы тә­га­лә бер на­сыйп ит­сә, дош­ман­нар үч ку­лы бе­лән ге­нә нәр­сә эш­ли ала­лар соң? Юк, әл­бәт­тә! Ал­дан бел­де­реп тә куя әле ул адәм ба­ла­сы­на.

Вә­лиул­ла төш күр­де. Ур­ман, имеш­тер. Бер як­ты ялан­га ки­леп чык­ты. Ан­да ка­ен үсә икән. Аңа үрел­де. Ко­чак­ла­ды. Аһ, ка­ен тү­гел лә, наз­лы кыз икән бу. Туй­ган­чы үп­те. Әм­ма, ни хик­мәт, ка­ен ка­ра­лып кал­ды. Көз икән, имеш­тер. Вә­лиул­ла ул ка­ен­ны ки­сәр­гә те­ли, ку­лы җит­ми. Ки­лә дә ко­чак­лап ала, әм­ма ни сө­ен­ми, ни көл­ми. Кай­да­дыр әтәч кыч­кы­ра.

Уя­нып кит­те. Ко­яш чык­кан икән ин­де. Эне­се Җаб­бар өс­тәл янын­да ка­тык ашап уты­ра.

— Абый, тор­дың­мы?

— Әйе, то­рыр­га ки­рәк. Таң да ат­кан икән.

— Әл­лә кай­чан.

Алар ар­ты­гын сөй­лә­шеп тор­ма­ды­лар. Җаб­бар эш­кә ки­тәр­гә дип куз­га­лып ма­та­ша иде. Вә­лиул­ла аны тук­тат­ма­ды, се­рен дә чи­шеп ма­таш­ма­ды. Кү­ңе­ле ты­ныч­сыз иде.

Эне­се чы­гып кит­кәч, ише­гал­ла­рын се­бе­реш­те­реп, арып-са­рып ят­кан әй­бер­ләр­не җы­еш­тыр­ды, кой­ма-кир­тә­ләр­не тө­зәт­те, ан­нан соң, көн авыш­кач, ида­рә ягы­на юнәл­де. Ан­да ба­рып җит­сә, Га­ли­мул­ла өч-дүрт ке­ше бе­лән тә­мә­ке көй­рә­теп, ни ха­кын­да­дыр гәп­лә­шә иде.

Вә­лиул­ла­ны та­нып ал­ды­лар. Исән­ләш­те­ләр. Хәл-әх­вәл со­ра­шып, төр­ле юк-бар ха­кын­да тел­лә­ре­нә са­лын­гач, кай­сы кая ки­теп бар­ды.

— ­Ни йо­мыш иде соң ида­рә­дә? — ди­де Га­ли­мул­ла.— Эш со­рап йө­рү­ме әл­лә, мин әй­тәм?

Вә­лиул­ла­ның ачуы ка­бар­ды. Әле ки­чә ге­нә сөй­лә­шеп, сүз ку­еш­кан иде­ләр тү­гел­ме соң?

— ­Бү­ген кыз алыр­га ба­ра­быз­мы? — ди­де Га­ли­мул­ла һа­ман да со­рау­ла­ры­на җа­вап алал­мый­ча, ап­ты­раш­лы ка­ра­шын­ а­чу­лы йөз­ле Вә­лиул­ла­га тө­бәп.— Әл­лә ки­ре уй­ла­дың­мы?

Вә­лиул­ла ял­гыш фи­кер­гә ки­лү­ен­нән оя­лып куй­ды. Йө­зе як­тыр­ды. Ко­яш күл өс­тен­дә ни­чек ял­ты­ра­са, аның да күз­лә­рең­дә шун­дый нур­лар уй­ный иде. «Юк, Га­ли­мул­ла сү­зен­дә то­ра тор­ган ке­ше бит ул!»— ­ди­де, бө­тен кү­ңе­ле бе­лән куа­нып, әм­ма эч­тә­ге шат­лы­гын тыш­ка чы­га­рмый­ча яше­реп тә кал­ды­ра ал­ма­ды, авы­зы шәп ке­нә ерыл­ды.

— Ка­ра ай­гыр­ны җи­геп, та­ран­тас та­гып бар­сак, күр­кәм бу­ла­сы ин­де ул,— ди­де шун­да ук.

— Бел­мим, ни­чек икән? Та­ран­тас буш тү­гел бу­гай. Син ида­рә ат­ла­рын ка­рау­чы Җа­ма­лет­дин ба­бай бе­лән сөй­лә­шеп ал әле. Кың­гы­рау да так­мас ми­кән? — ди­де Га­ли­мул­ла, йө­зе­нә җит­ди­лек чы­га­рып.

— Нин­ди кың­гы­рау ди ин­де ул? — дип кар­шы төш­те ашы­гыч рә­веш­тә Вә­лиул­ла.— Ке­ше көл­де­реп, бө­тен авыл­га ишет­те­реп...

Ике­се дә сүз­дән кал­ды. Бе­раз­дан соң гы­на тын­лык бо­зыл­ды. Сүз сүз­не уя­та, уян­ган сүз кү­ңел­не куз­га­та, куз­гал­ган кү­ңел адәм­не ела­та, ди­гән­дәй, Вә­лиул­ла та­гын кә­еф­сез­лә­нә баш­ла­ды.

— Ан­нан соң ми­ңа кем ка­ра ай­гыр җи­геп бир­сен ди, та­ран­тас­ка, җит­мә­сә. Мо­ны син үзең эш­лә­сәң ге­нә ин­де,— ди­де ул, үте­нү һәм мес­кен­лек бе­лән йө­зен сул­ды­рып.— Яр­дәм ит ин­де?

Га­ли­мул­ла ап­ты­рау­лы хәл­гә кал­ган иде, сүз эз­ләп күр­ше­гә кер­ми тор­ган ке­ше ту­ры­дан бә­рә, ул да шу­лай эш­лә­де, яр­ды да сал­ды:

— ­Мин өй­лә­нәм­ме, син­ме?

Бе­рәү бул­са, бо­ры­лып кы­на ки­тәр иде. Әм­ма әсир­лек вә тот­кын­лык шул­па­сын ашап, са­быр­лык биш­мә­те имән кай­ры­сы ка­дәр ка­лы­най­ган Вә­лиул­ла алай ит­мә­де. Сүз­дән ка­лып бе­раз тор­ды да бер­нин­ди хә­ве­фе юк ке­ше төс­ле:

— ­Мин өй­лә­нәм!— дип әйт­те.

«Юнь­ле бән­дә икән, тың­лар­га ти­еш Га­ли­мул­ла!» — ди­де ул кү­ңе­лен­нән ге­нә исәп-хи­сап йөр­теп. Әм­ма ип­тә­ше бө­тен­ләй баш­ка­ча уй­ла­ды: «На­хал, өй­лә­нә­сең икән, үзең тап атын да, баш­ка­сын да!»

Га­ли­мул­ла үз уен­да фи­ке­рен төй­нә­де, әм­ма мо­ны кыч­кы­рып әйт­мә­де. Бо­лай гы­на, ачуы ки­лү иде бу. Кү­ңе­ле йом­ша­ра төш­кән­че сүз­сез кал­ды, ан­нан соң, юш­кы­ны ко­ел­гач, әй­тә куй­ды:

— ­Җа­ма­лет­дин аб­зый шу­шын­да гы­на, ат­лар ка­рап йө­ри­ и­де, ке­реп бе­ле­шә тор әле. Ях­шы­ра­гын җик­сен та­ран­тас­ка, мин рә­ис­тән бе­ле­шеп, рөх­сәт алып чы­гам! Бар-бар!..

Бер­се ида­рә­гә чум­ды, икен­че­се аб­зар-ку­ра­лар ягы­на ке­реп кит­те.

Вә­лиул­ла эш­нең ба­рып чы­га­сы­на ыша­на иде. Күр­гән тө­шен исе­нә ки­тер­де: сы­лу кыз­ны коч­ты бит ул, фа­лы дө­рес­кә чы­гар, Ал­ла­һы бо­ер­са!

Ида­рә­нең ат­лар ара­ны арт­та, кап­ка­дан кер­гәч тә киң ише­гал­ды­ның сулъ­як поч­ма­гын­да икән. Җа­ма­лет­дин аб­зый ди­гән­нә­ре ил­ле бе­лән алт­мыш ара­сын­да­гы тә­бә­нәк, бер кү­зе су­кыр, чы­тык йөз­ле, чәч­не төп­тән кыр­дыр­ган, са­кал­га да әл­лә ни их­лас куй­мау­чы ба­бай иде. Ул якын­да гы­на ча­на тарт­кы­ла­рын, ко­шов­ка тәр­тә­лә­рен тө­зәт­кә­ләп йө­ри бу­лып чык­ты.

Вә­лиул­ла аның бе­лән сөй­лә­шеп, йо­мы­шын әй­тер­гә өл­гер­гән­че, Га­ли­мул­ла ку­лын­да­гы «Бо­е­рык» кә­га­зе бе­лән ки­леп тә җит­те.

— ­Мә­ле мо­ны, Җа­ма­лет­дин аб­зый, ки­тә­се бар, ашык­тыр­саң иде,— ди­де.

Ту­ры ай­гыр­ны җи­геп, ки­бет­кә һәм Га­ли­мул­ла­ның гар­му­ны­на тук­та­лып, мә­шә­кать­сез ге­нә ки­теп тә бар­ды­лар. Үр­гә кар­шы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ат юыр­тып кы­на эл­дер­де. Га­сыр­лар йо­кы­сы­на чум­ган кал­ку­лык вә тау сырт­ла­ры ко­яш­та ар­ка­ла­рын җы­лы­тып ята кал­ды­лар. Әле төш­ке ва­кыт­лар гы­на якы­на­еп ки­лә, ир­тә­рәк тү­гел­ме?

Ур­ман янын уз­гач, ти­гез юл­лар һәм киң ба­су­лар баш­ла­нып кит­те. Кә­лә­ше­нең авы­лы­на сә­гать эчен­дә ди­яр­лек ба­рып та иреш­те­ләр. Ран­га­зар авы­лы бү­ген кияү көт­ми иде.

Ва­кый­га бо­лай­рак бул­ды. Кыз со­рар­га кил­гән кияү егет­лә­ре иң элек ида­рә­гә тук­та­лып, Вә­лиул­ла­ның хез­мә­те өчен ти­еш­ле хак­ны ал­ды­лар. Бо­лар­ны та­ран­тас ар­ты­на ку­еп, кә­еф вә гай­рәт арт­сын­га та­мак төп­лә­рен чы­лат­кач, Са­би­ра­лар­ның кап­ка төп­лә­ре­нә ка­дәр гар­мун тар­та-тар­та җыр­ла­шып кил­де­ләр. Га­ли­мул­ла­ның аяк­ла­рын­да ял­ты­рап тор­ган ка­ра хром итек­ләр, өс­тен­дә ак күл­мәк һәм ка­ра кос­тюм-чал­бар иде. Ә өй­лә­нү ни­я­те бе­лән йөр­гән Вә­ли­ул­ла буй-сын­га, төс-бит­кә ге­нә тү­гел, ки­ем ягын­нан да шак­тый ка­лы­шып, өс­тен­дә су­гыш­ка ка­дәр­ге мо­да бе­лән те­гел­гән, ис­ке, наф­та­лин исе сең­гән ка­ра зәң­гәр пин­жәк һәм дә тө­се кит­кән­рәк шун­дый ук чал­бар­дан иде.

Әм­ма күл­мәк ях­шы аның. Өр-яңа, бү­ген ге­нә фаб­рик­тан кайт­кан ди­яр­сең: ап-ак, ка­ты яка­лы, ке­ше­лек­кә ге­нә ки­яр­лек. Гер­ман­нан кил­гән, Бө­гел­мә ба­за­рын­да ку­лы­на төш­кән, шу­лай да тро­фей са­на­лыр­лык ис­тә­лек. Күп­ме кул­лар­ны күр­гән­дер, әм­ма ия­сез сак­лан­ган­лы­гы кү­ре­неп то­ра, кер ти­мә­гән, юыл­ган нәр­сә тү­гел­ле­ге дә си­зе­лә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных