Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 13 страница




Җан­ти­мер, ял­гыз­лык­тан ап­ты­рап, ка­раң­гы юл­дан ат­ла­ды, ир­кен иген ба­су­ы­на чык­ты. Офык ачыл­ган, таң бе­ле­неп ки­лә иде. Ир­тән­ге эң­гер-мең­гер. Җәй­ге төн кыс­ка, үтеп тә ба­ра.

Са­бир­җан ма­ши­на­сын кыч­кырт­ты. Җы­е­лу сиг­на­лы. Җан­ти­мер ки­леп җит­кән­дә ба­ры­сы да мон­да иде­ләр. Та­бын­да соң­гы шә­раб вә хә­мер­ләр ачыл­ган, са­выт­лар­га бү­лен­гән, һәр­кем­нең ал­ды­на бе­рәр өлеш шаш­лык ку­ел­ган.

— Әй­дә, утыр, кай­да йө­ри­сең, куз­га­ла­быз, бу­ша­та­быз ­да!..— Ти­мер­га­ли Җан­ти­мер­не ачу­лан­ды.— Әл­лә кай­тып кит­кән­сең­ме, ди­гән идек! Үп­кә­ләп!

Җан­ти­мер хә­мер­не бер-бер арт­лы кү­тәр­де. Шаш­лык тәм­ле иде.

Кыз­лар та­бын­ны җы­еш­ты­ра баш­ла­ды­лар. Буш ше­шә­ләр­не, кә­газь һәм баш­ка ар­тык-пор­тык­ны чо­кыр ягы­на Ти­мер­га­ли ил­теп таш­ла­ды, Са­бир­җан ча­ты­рын сү­теп төр­де. Ку­зов­ка ат­ты­лар. Тө­я­леш­те­ләр. Бу юлы­ да Җә­ми­лә ка­би­на­га утыр­ма­ды, өс­кә кү­тә­рел­де. Җан­ти­мер­нең яны­на үзе ки­леп бас­ты һәм бер ку­лы бе­лән ку­зов­ның би­ек җи­ре­нә то­тын­ды, икен­че­се бе­лән егет­не кул­тык­лап ал­ды.

— ­Си­ңа ыша­нам, ми­не то­тып кайт!— ди­де, сер­ле итеп.

Бу сүз күп нәр­сә­ләр ха­кын­да сөй­ли иде. Җан­ти­мер кыз­ның би­лен­нән коч­ты. Ма­ши­на куз­га­лып кит­те, арт­тан мо­то­цик­лы­на ат­лан­ган Ти­мер­га­ли ияр­де. Ту­зан кү­тә­рел­гән­лек­тән, ан­нан ки­лә ал­мый­ча, баш­ка юл­га ке­реп югал­ды.

— Адаш­мас ми­кән? — ди­де мо­ңа бор­чыл­ган Җан­ти­мер.

— Адаш­мас,— ди­де Җә­ми­лә,— юл­лар­ны ях­шы бе­лә ул.

Яшь­ләр җыр­лап җи­бәр­де­ләр. Ин­де Җан­ти­мер дә ку­шыл­ды. Шу­шы рә­веш­тә таң ал­дын­нан алар авыл­га кай­тып төш­те­ләр. Ба­ры­сы да Җи­де­гән чиш­мә бу­ен­да уз­ган бу ки­чә­дән ка­нә­гать иде­ләр.

Са­бир­җан ма­ши­на­сын Җә­ми­лә­ләр тык­ры­гы­на ки­те­реп тук­тат­ты. Ти­мер­га­ли дә кай­тып җит­те. Мо­то­цик­лы әкә­мәт әшә­ке та­выш­лар чы­га­рып үке­рә иде. Бо­так­ка­мы, агач тө­бе­нә­ме ба­рып мен­гән дә, тө­тен юлын тиш­тер­гән, хәт­та өз­де­рә яз­ган икән. Егет­ләр шу­ны ка­раш­ты­ра баш­ла­ды­лар.

— Мо­ны бо­лай гы­на юнь­гә кер­теп бул­мый,— ди­де Җан­ти­мер,— алыш­ты­рыр­га яки яма­тыр­га ки­рәк.

— Кай­тып җит­кән­че чы­дый ул,— дип, Ти­мер­га­ли ку­лын сел­тә­де, ап­ты­рап тор­мас­тан.— Бо­лай да рә­те-юне ки­теп ба­ра иде.

Яшь­ләр та­ра­ла баш­ла­ды­лар. Са­бир­җан да ни­гә­дер ма­ши­на­сы ти­рә­сен­дә кай­наш­ты. Җә­ми­лә бе­лән Җан­ти­мер ике­се ге­нә бер­гә кал­ган иде­ләр. Шун­да:

— Рәх­мәт әй­теп ки­лим әле,— дип, Җә­ми­лә Са­бир­җа­ны яны­на ки­теп бар­ды.

Ди­мәк эш­ләр шу­лай­рак то­ра!

Җан­ти­мер, үзе­нең ар­тык икә­нен аң­лап, юл ур­та­сын­нан сук­мак­ка та­ба ат­ла­ды. Шул ки­леш ке­нә эз су­ы­та­сы иде дә, аны Җә­ми­лә дәш­те:

— Җан­ти­мер, чи­ләк­ләр­не алып ке­реш әле!

Егет ки­ре бо­рыл­ды, кыз чын­нан да чи­ләк­ләр кү­тәр­гән, үз­лә­ре­нең кап­ка яны­на да ки­леп җи­тә яз­ган иде.

— Та­гын бар­мы? — дип со­ра­ды Җан­ти­мер.

— Ме­нә, ку­лым­да, егет бул әле, кү­тә­реш!— дип әмер ит­те гү­зәл зат, кү­ңел тү­рен­нән кил­гән наз­лы һәм тат­лы та­вы­шы бе­лән си­хер­ләп.

— Җи­ңел ич бо­лар,— ди­де Җан­ти­мер, үр­тәп­ме-үр­тә­леп­ме.

— Си­нең өчен,— ди­де кыз.

Кап­ка­ны ачып кер­де­ләр. Чи­ләк­ләр­не бол­дыр тө­бе­нә ки­те­реп куй­ды­лар. Әм­ма Җан­ти­мер ки­ре чы­гар­га ашык­ма­ды, бас­ты да кал­ды.

— Бар ин­де, соң бит,— ди­де Җә­ми­лә.

— Соң тү­гел, ир­тә ин­де,— дип үр­тә­де егет, аның хә­зер ша­яр­тып сөй­лә­шер­гә кә­е­фе ки­леп то­ра иде.

Са­бир­җан ма­ши­на­сын ка­быз­ды, бе­раз гү­лә­теп тор­ды да үз кап­ка төп­лә­ре­нә та­ба куз­га­лып кит­те.

— Бар ин­де,— ди­де Җә­ми­лә, Җан­ти­мер­не ку­а­лап.— Кит­мә­сәң, сө­реп чы­га­рам хә­зер!

— Әй­дә, чы­гар,— ди­де Җан­ти­мер, исе дә кит­ми­чә.

Егет­не Җә­ми­лә күк­рә­ген­нән сал­мак кы­на арт­ка этә­рә бир­де. Ме­нә Җан­ти­мер кап­ка ба­га­на­сы­на ар­ка­сы бе­лән ки­леп сө­ял­де һәм кыз­ны ку­лын­нан то­тып ал­ды.

— Җи­бәр!— ди­де Җә­ми­лә, әм­ма ки­нәт усал­лы­гы сү­рел­де.— Җи­бәр...

— Җи­бәр, әни­не ча­кы­рам, ди­ген! — Егет үр­тәр­гә те­лә­де.

— Җи­бәр ин­де, Җан­ти­мер, өй­гә ке­рә­сем бар, соң ин­де,— ди­де кыз, үте­неп.

— Бер үп, ан­нан соң ке­рер­сең!

— Үп­мим,— ди­де Җә­ми­лә, ба­шын арт­ка алып,— ни­гә мин си­не үбәр­гә ти­еш әле?

— Ярый алай­са, үзем үбәр­мен,— ди­де егет һәм кыз­ны ко­ча­гы­на ал­ды. Җә­ми­лә ка­рыш­ма­ды.

— Үбәм,— ди­де егет һәм кыз­ның ирен­нән су­ы­рып үп­те. Тат­лы һәм йом­шак иде алар. Түз­мә­де, та­гын-та­гын үп­те.

Ин­де ике­се дә ты­ныч­ла­нып кал­ды­лар. Шул рә­веш­ле бер­ни­чә ми­нут­ка юга­лып тор­ды­лар. Шун­да Җә­ми­лә:

— Җан­ти­мер, ке­рим ин­де, соң бит,— дип ай­нып кит­те, әм­ма хә­рә­кәт­лә­ре сал­мак иде.

— Үп, ан­нан соң ке­рер­сең,— ди­де Җан­ти­мер, ис­ке сүз­ен яңар­тып.

Җә­ми­лә үре­леп ке­нә үзе үбеп ал­ды. Тат­лы, тәм­ле, рә­хәт, үле­не те­рел­тер­лек ирен­нәр иде алар!

— Та­гын,— дип пы­шыл­да­ды егет.

Алар шу­лай шак­тый озак үбеш­те­ләр. «Мин си­не яра­там!»— дип, бер-бер­се­нә из­ге сүз­ләр­не әйт­те­ләр һәм Җә­ми­лә, ин­де егет ко­ча­гын­нан чы­гар­га те­лә­мә­гә­нен хис ит­кән хә­лен­дә, ба­ры­бер дә өй­лә­ре­нә ке­реп кит­те. Бу ва­кыт­та ко­яш үзе­нең ал­су нур­ла­рын аяз күк йө­зен­дә уй­на­та баш­ла­ган, сы­ер са­вар­га чык­кан тү­ти­ләр чи­ләк­лә­рен шал­ты­ра­та, мал куа иде­ләр. Җан­ти­мер та­гын үзен­нән-үзе кө­леп куй­ды. Бу сер­ле ки­чә­нең бо­лай сих­ри тә­мам­ла­нуы аның өчен сә­ер, бик тә сә­ер иде.

— Ты­ныч йо­кы, җан­ки­сәк!

Бу сүз­не ул Җә­ми­лә­гә әйт­кән иде, хә­зер урам буй­лап ка­бат­лап ба­ра:

— ­Ты­ныч йо­кы, җан­ки­сәк!

«Җан ­кис­мә­гең кап­кач­лы бул­ды!» — дип, үзе ха­кын­да уй­лап куй­ды егет. Аның йө­рәк тү­рен­дә мә­хәб­бәт уты оч­кын­ла­нып-оч­кын­ла­нып уй­ный иде. Ә Җә­ми­лә ни­ләр ки­че­рә тор­ган­дыр? Ә Җә­ми­лә­кәй нин­ди ут­лар­да яна тор­ган­дыр? Наз­лы, тат­лы, чи­бәр, сы­лу, сих­ри кыз Җә­ми­лә, Җә­ми­лә­кәй!

Икен­че көн­не Са­бир­җан Җә­ми­лә­нең яны­на да кил­мә­де. Ма­ши­на­сын­да ерак юл­га кит­кән, ди­де­ләр. Җә­ми­лә дә кап­ка төп­лә­рен­дә озак­лап утыр­ма­ды.

— ­Мин бер ат­на­га Чал­лы­га ба­рып кай­там. Бү­тән кыз­лар­ны бе­рүк озат­ма, ярый­мы, Җан­ти­мер!—­ дип үтен­де ул. Ү­зе коч­ты, үзе үп­те. Ки­рәк бул­ган­га гы­на ае­ры­лыш­ты­лар. Юк­са таң ат­ты­ра­сы­лар иде.

Бер ат­на­га! Мон­да сә­га­те көн­гә ти­гез, ә ул бер ат­на бу­е­на бул­ма­я­чак. Ни­чек тү­зәр­гә мөм­кин? Бер ат­на!

Ат­на­ның бе­рен­че кө­нен­дә үк Җан­ти­мер Җә­ми­лә­ләр очын ике әй­лән­де. Бәл­ки кит­мә­гән­дер, ә?

Кыз чы­нын­да өй­дә юк иде. Җан­ти­мер­гә кү­ңел­сез хә­зер. Рә­хәт­тән кү­ңе­ле мих­нәт­кә төш­те.

Кол­хоз эше­нә Ка­зан­нан эш­че кыз­лар­ны ки­тер­гән­нәр икән. Алар тык­рык ба­шы Кә­җә Гай­фул­ла­да яши­ләр, ди. Та­гын да бер хә­бәр­не Җан­ти­мер­гә эне­се За­риф­җан алып кайт­ты. Фер­ма тө­зек­лән­де­рү-ре­монт эше­нә Ка­зан уни­вер­си­те­тын­нан егет­ләр ки­леп ял­лан­ган­нар, ша­баш­ка­га. Авыл­да сту­дент­лар­ның ба­рын-югын со­раш­кан­нар, ара­ла­шу өчен. За­риф­җан мо­ны сөй­ләп бе­тер­гәч:

— Абый, си­нең хак­та әйт­кән идем, бел­ми­без ан­дый­ны, ди­де­ләр,— дип өс­тәп куй­ды.— Уни­вер­си­тет­ны­кы­лар ми­кән­ни соң алар, си­не дә бел­мә­гәч?

—Һе,— ди­де Җан­ти­мер,— уни­вер­си­тет­та ун­бер мең сту­дент кы­на укый, кай­дан алар бар­ысын да бе­леп бе­тер­сен­нәр икән? Мин дә алар­ны та­ны­мый тор­ган­мын­дыр? Оч­ра­шыр­га ки­рәк, та­ны­шыр­га!

Җан­ти­мер­нең пе­чән ча­бу эше бе­лән кө­не үтеп кит­те, һай рә­хәт ва­кыт­лар. Саф һа­ва, хуш ис. Ки­гә­вен ке­бек зә­һәр мәл­гунь­нәр бул­ма­са, та­гын да ях­шы­рак та бит. Төр­ле як­лап ку­нып та­лый­лар, биг­рәк тә көн­дез­ге ун­бер­дән өч­кә ка­дәр ко­ты­ра­лар, юнь­сез­ләр!

Ки­чен Җан­ти­мер те­ге сту­дент егет­ләр яны­на кит­те. Би­шәү икән­нәр, ма­те­ма­тик­лар. Та­ны­шып-бе­леш­кәч, клуб­ка чык­ты­лар. Җан­ти­мер­гә мон­да кү­ңел­сез иде. Сту­дент­лар да кә­еф та­ба ал­ма­ды­лар.

За­риф­җан шун­да абый­сы Җан­ти­мер­гә ялын­ды:

— А­нда Ка­зан кыз­ла­ры өй­лә­рен­дә бик­лә­неп уты­ра­лар, ди. Чык­мый­лар. Әл­лә үзең ба­рып, клуб­ка ча­кы­ра­сың­мы соң алар­ны?

— Ни­гә? — ди­де, исе ки­теп Җан­ти­мер.

— Ни­гә бул­сын, син элек­ләр­не дә Ка­зан кыз­ла­рын үзе­ңә ияр­теп йө­ри идең. Егет­ләр дә шу­лай сөй­ли­ләр. Абы­ең алып чык­са, без та­ны­шыр идек үз­лә­ре бе­лән, ди­ләр. Әй­дә ин­де, абый?

Аның сүз­лә­рен сту­дент­лар да ко­лак­ла­ры­на эл­де­ләр. «Ни­гә мон­да то­ра­быз?» — дип, Җан­ти­мер­не әй­дәк­ли баш­ла­ды­лар. Юл уңа­ен­да ша­баш­ник сту­дент­лар­дан Җа­бир ги­та­ра алып чык­ты, шәп уй­ный ке­бек бо­лай.

Кыз­лар бер дә бик­лә­неп утыр­ма­ган­нар икән. Ишек­лә­ре шар ачык. Сту­дент­лар­ны кап­ка тө­бен­дә кал­ды­рып, Җан­ти­мер түр­гә уз­ды.

— Сә­лам кыз­лар­га, асыл кош­лар­га! — ди­де ул ке­рә-ке­реш­кә үк.— Шун­дый ма­тур кич­тә са­гыш­ла­нып уты­ра­сыз­мы?

— Ә нәр­сә эш­лик ин­де? — дип сүз баш­ла­ды ара­дан бер ча­я­сы.— Авыл­даш егет­лә­ре­гез тә­рә­зә­дән ка­рап йө­рү­дән баш­ка­ны бел­ми­ләр бит!

— Мон­дый чи­бәр­ләр­дән күз­лә­рен алал­ма­ган­га шу­лай тә­рә­зә күз­ли­ләр алар! — Җан­ти­мер ша­ярт­кан төс­ле әйт­те.— Чы­гып кү­ре­не­гез үз­лә­ре­нә, ты­ныч­ла­ныр­лар... Бер нин­ди се­ре дә юк мо­ның!

—Х-ә-ә-зер!— ди­де кыз, үр­тә­леп.— Чык­тык, йө­гер­дек.

— Бик ях­шы, ул ва­кыт­та — сөй­ләш­тек, клуб­ка алып ба­рам үзе­гез­не! Ки­е­не­гез, яса­ны­гыз, ун­биш ми­нут­тан әй­лә­неп ке­рәм. “Бә­хе­те­без бар икән” дип до­га кы­лы­гыз. Бәл­ки кай­сы­гыз­дыр наз­лы ярын да эз­ләп кил­гән­дер? Без­дә егет­ләр бер ка­шык су бе­лән йо­тар­лык. Үз­лә­ре — чи­бәр, үз­лә­ре — эш­чән­нәр. Ми­нем ке­бек... Әйе!..

Җан­ти­мер­нең сүз­гә һа­ман-һа­ман үзен кыс­ты­рып ку­ю­ла­ры ша­яр­ту өчен ге­нә иде югый­сә. Әм­ма мак­та­ну бу­ла­рак та ки­леп чык­ты­лар. Кар­шы­ла­рын­да ба­сып тор­ган бу асыл зат­ны кү­реп тор­ган кыз­лар аның сүз­лә­ре­нә чын кү­ңел­лә­рен­нән ышан­ды­лар. Ки­леш-кил­бә­те­нә сок­ла­нып күз­лә­ре уй­на­ды, сүз­лә­рен тың­лау­дан ко­лак­ла­ры ир­кә­лән­де.

— Бо­лай ук итеп ко­да­ла­гач, чык­мый­ча да бул­мас, кыз­лар, әй­дә­гез, авыл­ла­рын ас­лы-өс­ле ай­кыйк әле,— ди­де бер­ ча­я­сы.

Аның бе­лән һәм­мә­се ки­леш­те­ләр. Җан­ти­мер, ишек­не ябып, бол­дыр­га чы­гып бас­ты. Йорт ­ху­җа­ла­ры өл­кән­нәр икән, ин­де ­я­тар­га да өл­гер­гән­нәр. Алар­ны тын­гы­сыз­лап йөр­мә­сәң дә ярар иде дә, әм­ма За­риф­җан­нар ке­бек че­бен кө­түе тә­рә­зә сак­лый икән, йо­кы юк ин­де алар­га. Алай да бул­мый, бо­лай да ях­шы тү­гел. Ике яман­лык­ның иң авы­рын сай­лый, ди­ләр, адәм ба­ла­сын. Бу юлы да шу­лай ки­леп чык­ты.

Кыз­лар үз­лә­ре­нең шә­һәр­чә ка­дак үк­чә, нә­зек бау­лы аяк ки­ем­нә­рен ки­еп һәм зат­лы итәк, коф­та­лар­дан чык­кан иде­ләр. Те­ге ча­я­сы Җан­ти­мер­не кул­тык­лап та ал­ды, әй­теп тә сал­ды:

— Кая, күр­сәт — күр­сә­тә­се әй­бер­лә­рең­не!

Һәм­мә­се эч­лә­ре кат­кан­чы көл­де.

— Күр­сәт­сәм, кур­кып кач­мас­сың­мы? — ди­гән бул­ды егет.

— Кая ка­ча­сың ин­де?— дип элеп ке­нә ал­ды чая кыз.— Без­не мон­да көз­гә ка­дәр җи­бәр­де­ләр, эше­гез­не эш­ләр­гә. Үзе­гез­дән — юк, ме­нә без бе­те­реп ки­тик әле. Дан бул­сын!

— Бе­те­рер­гә кил­дек без бу җир­не!..— дип кү­тә­реп ал­ды ша­баш­ник Ти­мур, бал­кы­тыр­га ди­я­се урын­да, мәгъ­лүм җыр­ны баш­лап.

Кыз мо­ның сүз­лә­ре­нә үп­кә­ләр­гә ти­еш иде, әм­ма тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел икән. Бу ча­я­лы­гы бе­лән Идел ки­чәр­лек, ни җит­те ир-егет­ләр­нең бо­ры­ны­на чи­р­тер­лек.

— ­Бе­те­рә­без аны! Бе­те­рә­без!..— ди­де кыз, егет­ләр­не дәрт­лән­де­реп.— Әй­дә, кит­тек клу­бы­гыз­га.

Ша­баш­ник сту­дент егет­ләр дә бу эш­че кыз­лар өчен шу­шы авыл­ны­кы­лар бу­ла­рак аң­ла­шыл­ды­лар, чөн­ки алар Җан­ти­мер бе­лән кил­де­ләр, аның бе­лән бер­гә йө­ри­ләр, ул әйт­кән­нәр­не ку­әт­ләп сөй­лә­шә­ләр иде.

Ка­зан кыз­ла­ры ар­тын­нан бү­тән­нәр дә ияр­де­ләр. Урам буй­лап гөр­лә­шеп кү­тә­рел­де­ләр. Сту­дент егет­ләр кул­дан-кул­га кү­че­реп ги­та­ра чи­рт­те. Авыл­ны­кы­лар арт­тан­рак ка­лып ки­лә иде­ләр, җай та­бып, кыз­лар­ның ал­ды­на төш­те­ләр, һәм­мә­се үзе­нә яр сай­лар­га ты­ры­ша, кай­сы­на бул­са да сүз ка­тар­га җай эз­ли иде. Клуб­ка якын­ла­шып җит­кән­че бер-ике­се Ка­зан кыз­ла­ры бе­лән та­ны­шып та өл­гер­де. Бар­ысы шат, гөр­лә­шә­ләр иде.

Клуб­та озак­лап ки­чә ясау мөм­кин бул­ма­ды, ин­де соң икән. Мө­дир, ха­фа­га ка­лып, уң­лы-сул­лы бүл­мә­ләр­не бик­ләп йө­ре­нә баш­ла­гач, яшь­ләр урам­га агыл­ды. Җан­ти­мер Ка­зан кыз­ла­ры бе­лән чык­ты.

— Хә­зер кая ба­ра­быз? — ди­де чая кыз.— Ике мәр­тә­бә би­еп алыр өчен ге­нә без­не куз­га­тып йөр­дең­ме?

Бу чая тел­гә ге­нә тү­гел, йөз­гә-бит­кә дә шак­тый күр­кәм икән. Буе гы­на әл­лә ни кал­ку тү­гел, тер­сә­ген­нән аз гы­на өс­кә­рәк үл­чәм­дә. Әм­ма ми­нем бу­ем тә­бә­нәк дип тор­ма­ды әле, Җан­ти­мер­гә ти­гә­нәк ке­бек чы­тыр­дап ябыш­ты. Ну кап­ты егет, уң­га да, сул­га да һич­бер адым ясый ал­мый. Бет­те ба­шы, Җә­ми­лә­нең дус-та­ныш­ла­ры ал­дын­да оят­лы итә бу!

Ка­зан кыз­ла­ры бе­лән җыр­ла­шып, инеш буй­ла­рын әй­лән­де­ләр. Җан­ти­мер алар­га төр­ле­дән-төр­ле кы­зык­лар сөй­ләп бе­тер­де, чая кыз һа­ман да аның бе­лә­ген­дә йөр­де, кү­ңе­ле хуш­ла­ну­дан ай­ный ал­мый иде­ме, әл­лә шу­шын­дый егет­не күп­тән эләк­те­рә­се кил­гән­ме? Баш­ка егет­ләр, ду­га рә­ве­шен­дә алар­ны урап, арт­тан кө­тү­лә­ре бе­лән ия­реп кил­де­ләр.

Бо­лай ук шау­ла­шып, авыл­ның йо­кы­сын ка­чы­ру ярый тор­ган эш­ләр­дән тү­гел иде. Җан­ти­мер бу ча­я­дан ни­чек тә ко­ты­лу җа­ен ка­ра­ды. Мәк­тәп бак­ча­сын­да эс­кә­ми­я­ләр­гә кыз­лар­ны утырт­ты да сиз­дер­ми ге­нә ки­теп тә бар­ды. Җит­кән! Бул­ды, та­ныш­тыр­ды!

Бу кич­не егет сө­ек­ле Җә­ми­лә­сен бик тә са­гын­ган иде. Ярый әле Ка­зан кыз­ла­ры бул­ды, алар бе­лән йө­реп, күңе­ле­нә бе­раз ты­ныч­лык иң­де. Өчен­че көн­дә ин­де ул та­гын да ныг­рак бо­ек­ты. Кич җит­кәч, әү­вә­ле яңа та­ныш­ла­ры — сту­дент егет­ләр яны­на бар­ды, алар урын­на­рын­да юк иде­ләр. Ка­зан кыз­ла­ры­на кит­кән­нәр икән. Җан­ти­мер дә, кая ба­рып бә­ре­лер­гә бел­мә­гән ке­ше төс­ле уң­га-сул­га йө­рен­де дә тар­сы­нып кы­на шун­да юнәл­де.

Кыз­лар­ны сту­дент­лар кап­ка төп­лә­рен­дә кө­теп уты­ра­лар икән. Ян­на­рын­да бер-ике зат­лы шә­раб ше­шә­лә­ре дә бар. Җан­ти­мер­не кү­рү­гә, Ти­мур ди­гән­нә­ре кө­леп җи­бәр­де:

— Ки­чә си­не үзе­мә алыш­ты­рыр­га ту­ры кил­де, ма­лай. «Кая ул?» дип со­раш­ты­рып ап­ты­ра­тып бе­тер­де ча­я­сы. Ях­шы кыз кү­ре­нә!

— Мин бик шат­мын, Ти­мур. Ба­ры­бер үзе­мә оза­тыр­га на­сыйп бул­мас иде аны,— ди­яр­гә мәҗ­бүр иде Җан­ти­мер.

— Ни­гә?

— Сә­бә­бе бар! Җиң­гәң ачу­ла­ныр.

Һәм­мә­се дә та­гын кө­леп куй­ды. Җиң­гә ди­гә­не йөр­гән кыз­ны бел­де­рә ин­де аны­сы. Әм­ма егет­ләр­нең го­зер­лә­ре дә бар икән. Шә­раб­ны күр­сә­теп:

— Әй­дә, оеш­тыр әле, син җа­ен бе­лә­сең!— ди­де­ләр.

— Ка­ян бе­лим ин­де? — ди­гән бул­ды Җан­ти­мер.— Мин дә сез­нең ке­бек ин­де, Ал­лаһ бән­дә­се!

— Юк, си­нең ях­шы ки­леп чы­га!

— Ярар алай­са,— ди­де Җан­ти­мер, алар бе­лән ки­ле­шеп,— ки­те­ре­гез шә­раб­ла­ры­гыз­ны.

Ике­сен дә ку­лы­на то­тып ка­ра­ды да, бер­сен ки­ре бир­де.

— ­Мин, ке­реп, өс­тәл оеш­ты­ра то­рам, ун­биш ми­нут­тан рә­хим итәр­сез,— ди­де дә Ка­зан кыз­ла­ры яны­на ашык­ты.

Алар әле мун­ча­дан гы­на чы­гып ма­та­ша­лар икән. Җан­ти­мер­не кү­рү­гә, ай-һай­лап кай­сы-кая пос­ты. Чая кыз­ның гы­на исе кит­мә­де. Ха­лат ки­гән хә­лен­дә, күк­рәк­лә­ре ачы­лып ки­тү­дән дә ха­фа­лан­мый­ча, көз­ге ал­дын­да бор­га­ла­нып-бор­га­ла­нып, ка­лын чәч­лә­рен йом­шак сөл­ге бе­лән сөр­тә бир­де. Исән­лә­шеп түр­гә уз­ган егет­кә ләм-мим бер сүз дә әйт­мә­де. «Ме­нә, күр, мин бай­мы?» — ди­гән­дәй, һа­ман әле уң­га, әле сул­га бө­гел­де. Кал­ку күк­рәк­лә­ре, неч­кә би­ле, чүл­мәк төс­ле ко­яш­та ян­ган ты­гыз тә­не күз­ләр­не адаш­ты­рыр­лык ма­тур иде­ләр. Җан­ти­мер, өс­тәл яны­на ки­леп, те­ге ше­шә­ләр­нең бер­сен ур­та­га куй­ды һәм тәкъ­дим яса­ды:

— Сый­ла­на­быз­мы?

Җа­вап ише­тел­мә­де.

Кыз­лар бе­лән бо­лай сөй­лә­шү яра­мый иде. Әм­ма сүз­не кай­дан баш­лар­га?

— Оҗ­мах кош­ла­ры,— ди­де Җан­ти­мер, та­гын да бер тап­кыр тал­пы­нып, сөй­лә­шү­не баш­лар өчен та­гын да ат­лы­гып: — Кыз­лар, күч­тә­нәч бар иде, ях­шы шә­раб! Ил­дә-көн­дә юк нәр­сә!

— Әр­сез,— ди­де чая кыз,— әр­сез! Ке­ше­нең ки­е­нә­се бар, ә ул кү­зен дә йом­мый, оя­ла да бел­ми!..

— Ярар ин­де,— ди­де җа­ва­бын­да егет.— Шун­дый гү­зәл­лек­кә ка­ян ки­лә бу ка­дәр усал­лык.

Бет­те, егет­нең ки­рә­ген би­рә­ләр хә­зер, җа­нын аша­я­чак бу чая. Сөй­лә­шә бел­мә­сә, тик ке­нә тор­сын иде. Усал­га «у­сал» дип әйт­сәң, ба­шың­ны бе­те­рә дә бе­те­рә бит ин­де!

Әм­ма чая кыз бер ге­нә сүз дә әйт­мә­де. Ки­ен­де-ясан­ды һәм:

— Ки­чә кая югал­дың? — дип со­ра­ды.— Кач­тың! Ә бү­ген та­гын ки­леп җит­кән­сең.

Җан­ти­мер шу­шы сүз­не күп­тән көт­кән иде. Бик ях­шы бул­ды әле бу.

— Сез­гә ал­ма өзеп ки­те­рер­гә кит­кән идем, кил­сәм, бе­ре­гез­ дә юк,— дип, ал­дан хәс­тәр­ләп куй­ган җа­ва­бын бир­де егет, ак­лан­ган кы­я­фәт чы­га­рып.— Кит­кән­сез дә бар­ган­сыз...

— Ал­ма­ла­рың кая соң? — ди­де чая, ачу­ын яшер­ми­чә.

Җан­ти­мер үз сү­зен сөй­ли бир­де:

— Ярый әле кө­теп тор­ма­ган­сыз, ул яшел ал­ма­лар бе­лән ким-хур гы­на бу­ла­чак идем. Су­га агыз­дым.

— Әй­тәм аны агып ба­ра­лар иде,— дип төрт­те­реп куй­ды чая.— Бү­ген ге­нә су ко­ен­ган­да Әми­нә җый­ды алар­ны. Ме­нә! — ди­де дә өс­тәл­гә бер тә­лин­кә яшел ал­ма­лар ки­те­реп куй­ды.— Шу­лар иде­ме?

— Бел­мим,— ди­яр­гә ба­шы эш­лә­де Җан­ти­мер­нең,— алар да ке­бек, алар тү­гел дә төс­ле. Ох­ша­ган­нар икән...

Кыз­лар кө­леп җи­бәр­де­ләр. Ки­чә За­риф­җан­нар җы­еп бир­гән иде алар­ны.

— Син­нән баш­ка да сый­лау­чы­лар та­был­ды, сат­лык! — дип, ва­кый­га­га ямау са­лып куй­ды әле­ге дә ба­я­гы чая.

— Ярар ин­де, кыз­лар? — дип ялы­ныр­га мәҗ­бүр бул­ды Җан­ти­мер.— Га­фу!

Ул ара­да ишек­тән сту­дент­лар ки­леп кер­де­ләр.

— Исән­ме­сез!

— О Ти­мур, Ти­мур­чик!—дип бәр­гә­лән­де чая, ха­ла­ты­ның пу­та­сын ашы­гып бәй­ләп.

Та­за гәү­дә­ле, ка­ра мы­ек­лы ша­баш­ник исә авы­зын мул итеп ер­ды да, ка­нә­гать төс­тә:

— Да, Саи­да, при­вет!— дип әй­теп куй­ды.

Баш­ка­лар да исән­ләш­те­ләр. Җа­бир ди­гә­не, вәс­вә­сә­лә­неп:

— Ироч­ка чык­кан иде­ме әл­лә? — дип со­ра­ды.

— Мин мон­да, Зиб­рик мой!— дип, чар­шау ар­тын­нан ки­е­неп-ясан­ган мө­ла­ем кыз кү­рен­де.— Бү­ген клуб­ка схо­дим, да?

Бо­лар бер­сен-бер­се та­бы­шып та өл­гер­гән­нәр икән. «И­ке Ти­мер­нең бер­се ар­тык икән­ле­ге кү­ре­неп то­ра»,— дип уй­ла­ды Җан­ти­мер, үзен һәм Ти­мур­ны күз­дә то­тып. Уры­нын­нан куз­гал­ды.

— Ә син ку­да? — дип ар­кы­лы төш­те чая.

— Клуб­ка,— ди­де Җан­ти­мер.— Мин мон­да ар­тык икән.

Аның бу сү­зе кыз­га оша­ма­ды. Са­и­да ди­гәч тә, исе­ме Сәй­дә бул­са ки­рәк аның?

— Клуб бү­ген­нән ре­монт­та,— ди­де Ти­мур, ягъ­ни Ти­мур­чик ди­гән­нә­ре.— Аны ач­ма­я­чак­лар. Без эш­ли­без. Ди­вар-сте­на­ла­рын эч­тән бу­яп агар­та баш­ла­дык, ан­да бү­ген ба­тып үләр­лек. Бер ай­га җи­тәр­лек эш бар.

— Ф-и-и-и,— дип суз­ды ирен тур­сайт­кан чая Сәй­дә.— Авыл­га ки­леп тә клуб­та не быть, что это та­кое, кыз­лар?

— Я не люб­лю клуб­сыз авыл­лар­ны, тер­петь не мо­гу,— ди­де аңа ку­шы­лып Ироч­ка ди­гән­нә­ре.— Юнь­ле авыл­да җәй кө­не кем ин­де клуб­ка ре­монт ясый ди? Эш ва­кы­тын­да әле, җит­мә­сә!

— Ә кай­чан ки­рәк иде соң? — ди­де Ти­мур.

— А по­че­му ког­да мы здесь?! — ди­де Сәй­дә.— Без кит­кәч ясар иде­гез әле.

— Кыш кө­не­ме?

— Нәр­сә, без мон­да кыш­ка ка­дәр ятар­га обя­заны, да? Нет уж! Без­гә на­чаль­ник це­ха әйт­те! «Не боль­ше ме­ся­ца!» ди­де. Ун­биш-егер­ме көн, и без мон­да юк ин­де!

— Бел­мим,— дип сүз төр­теп куй­ды Җан­ти­мер. Ба­ры­сы аңа бо­ры­лып ка­ра­гач, ан­на­ры дә­вам ит­те:— Сез­гә ка­дәр кил­гән бү­тән ел­гы­лар да баш­та шу­лай әй­тә иде­ләр, ок­тябрь­дә, кар яу­гач кы­на ки­тә иде­ләр.

— Ә син ка­ян бе­лә­сең ба­ры­сын да? Ел са­ен шу­лай Ка­зан кыз­ла­ры ар­тын­нан ча­ба идең дә, таш­лап ка­ча идең­ме? Кар яу­ган­чы, имеш. Ә без алай бул­ма­я­чак­быз, вот, кү­рер­сез! — ди­де Сәй­дә, Җан­ти­мер­гә ачу­лы ка­ра­шын таш­лап.— То­же ми­ңа, җе­гет!

Бар­ысы да ки­нәт сүз­сез кал­ды. Сәй­дә чы­гы­рын­нан чык­са, чәй­нәп таш­ла­я­ча­гын ип­тәш­лә­ре бе­лә иде. Җан­ти­мер­нең авы­зы кап­лан­ды, сту­дент­лар эн­дәш­мә­де­ләр. Сөй­лә­шү те­ма­сы югал­ды. Ни әй­тер­гә ки­рә­ген, нәр­сә­дән ка­бат сүз баш­лар­га ти­еш­ле­ген дә аң­ла­ма­ды­лар. Шу­лай шак­тый гы­на тын тор­гач, ара­дан Җан­ти­мер сүз ка­тып ка­ра­ды:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных