Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 16 страница




Җә­ми­лә дә үзен Җан­ти­мер­гә ба­гыш­лар­га әзер иде бу­гай? Әм­ма егет тә­вәк­кәл тү­гел. Ни­дер кө­тә. Аңа ин­де ир ке­ше бу­ла бе­лер­гә ки­рәк. Ә ул ашык­мый. Юк­са ко­чак­ла­сын Җә­ми­лә­сен, үбеш­сен­нәр. Тән­нә­ре тән­гә сең­гән­че, ирен­нә­ре ирен­нә­ре­нә кү­чен­гән­че. Ин­де икен­че кө­не тү­гел­ме соң? Юнь­ле-баш­лы сер­лә­шеп утыр­ган­на­ры да юк. Әле бер­се уң­га ки­тә, әле икен­че­се сул­га, ди­гән­дәй. Бо­лай ярый­мы ин­де? Уку­ын таш­лап, дус­ла­рын оны­тып мон­да аш­кын­ды бит ул. Бер кү­ре­шү­гә зар бу­лып, бер сөй­лә­шү­не го­ме­ре дә­рә­җә­се­нә кү­реп. Эһ, Җан­ти­мер, Җан­ти­мер!

Җә­ми­лә­нең кү­ңе­лен­дә ту­ган шик­лә­нү­лә­рен егет­нең үз-үзен то­ты­шы та­гын да ку­әт­ли төс­ле иде. «Җан­ти­мер ми­нем бе­лән ял­гы­зы гы­на ка­лыр­га, бар дөнь­я­сын оны­тып сөй­лә­шер­гә те­лә­ми бу­гай? Оныт­кан. Мин ки­рәк­мим­дер аңа. Юк­ны бар итеп ке­нә кил­гән ул мон­да»,— дип тә уй­лый ала иде кыз, егет­нең һа­ман уй­чан йө­рү­е­нә һәр­да­им игъ­ти­бар юнәл­теп, бо­лар­дан үзен­чә нә­ти­җә чы­га­рып бу­ла бит! «Кад­рия дә­рес яз­ган, си­нең җан­да — си­не­ке, син­нән кит­кәч — җен­не­ке,— ди­гән.— Кү­ңе­ле баш­ка­да аның, бү­тән бе­рәү ха­кын­да уй­лый ул!» Бо­лай фи­кер­лә­ве бе­лән кыз ял­гыш­а иде әл­бәт­тә, үзен бу­тый гы­на иде.

Җә­ми­лә­нең күз­гә ту­ры ка­рап со­ра­вын­нан Җан­ти­мер юга­лып кал­ды, Сә­ли­мә бе­лән дус­лык ва­кый­га­сы шу­шы­лай ки­рәк­мә­гән урын­да кал­кып чы­га­сын ба­шы­на да ки­тер­мә­гән иде ул. То­тыл­ды егет. То­тыл­ды гы­на­мы соң, кап­ты, бик ях­шы кап­ты. Хә­зер нәр­сә дип ак­ла­ныр ин­де ул?

Җан­ти­мер эн­дәш­мә­де. Мо­ны Җә­ми­лә үзен­чә аң­ла­ды. Ачуы чик­тән уз­ды һәм ул әй­теп таш­ла­ды:

— ­Сез ба­ры­гыз да юләр­ләр. Ни­гә ми­ңа гы­на шу­шын­дый­ ах­мак­лар ту­ры ки­лә икән? Си­не баш­ка төр­ле дип уй­ла­ган­ и­дем, Сиб­гать ке­бек тү­гел­дер ди­гән идем. Шун­дый ук икән­сең!

Җә­ми­лә­нең Сиб­гать исем­ле еге­те дә бул­ган­лы­гын яки бар­лы­гын Җан­ти­мер­нең ишет­кә­не юк иде. Кем ул? Кыз бу исем­гә ае­ру­ча зур мәгъ­нә бир­де, ба­сым ясап уз­ды бит.

Шун­лык­тан Җан­ти­мер со­ра­мый­ча да бул­ды­ра ал­ма­ды:

— ­Кем сон ул Сиб­гать?

Җә­ми­лә дә егет­нең бе­ле­шү­лә­рен­нән ага­рын­ды-бор­чыл­ды. Бу ха­лә­те ачу ка­тыш иде. Шун­лык­тан аты­лып бә­ре­лер­дәй бул­ды һәм әй­теп үк бир­де:

— ­Хат­та аның ха­кын­да яз­ган идем ин­де. Авыл ху­җа­лы­гы­ инс­ти­ту­тын­да укый дип. Шул ин­де — Сиб­гать. Мин Әл­мәт­тә­ у­кы­ган­да, ин­тер­нат мәк­тәп­тә, бе­лә­сең­дер, шул ва­кыт­лар­дан ­бир­ле йө­ри ин­де ул ми­нем ар­тым­нан.

Җан­ти­мер бо­лар ха­кын­да хат­та укы­ган бул­са да күп­тән оныт­кан, Җә­ми­лә аны юри үчек­ләр өчен ге­нә яз­ган дип уй­ла­ган иде дә, ял­гыш­ка­нын аң­ла­ды. Кыз­ның кү­ңе­лен­дә икән бу бән­дә, югый­сә исе­нә дә тө­ше­реп тор­мас иде ул аны. Шун­лык­тан бо­лар ба­ры­сы да егет ко­ла­гы­на әле хә­зер ге­нә бил­ге­ле бул­ган яңа­лык ке­бек ише­тел­де. Дө­рес, Җә­ми­лә­нең Әл­мәт мәк­тә­бен­дә кай­чан­дыр укы­ган­лы­гын да бел­ми иде ул. Чөн­ки бу кыз бе­лән авыл­даш­лар бул­са­лар да, элег­рәк һич­ва­кыт кы­зык­сын­ма­ды, аның ха­кын­да мәгъ­лү­мат­лар җый­на­ма­ды. Егет­ләр бе­лән йөр­гән-йөр­мә­гә­нен дә бел­ми иде. Гү­я­ки Җә­ми­лә ба­ры тик аның өчен ге­нә ту­ган, аның өчен ге­нә үс­кән.

Сиб­гать ди­ген, ә? Нин­ди бән­дә икән ин­де ул? Җә­ми­лә ке­бек Җә­ми­лә ар­тын­нан яшь­ли гый­шык то­тып йөр­гән икән, ан­дый-мон­дый гы­на ке­ше бу­лыр­га ти­еш тү­гел! Ә кыз аңа үзе ни­чек ка­рый соң? Яра­та­мы? Ярат­ма­га­нын бел­дер­гән төс­ле дә ке­бек. Әм­ма ни өчен хә­те­рен­нән чы­га­рып таш­ла­мый? Оны­тыр­га ки­рәк иде аны күп­тән, мә­гә­рем ки ярат­мый икән! Ни­чек бу­ла ин­де ул, үзе ярат­мыйм мин аны, ди, үзе һа­ман исе­нә тө­ше­рә, аның бе­лән ча­гыш­ты­ра? Юк, алар­ның ара­ла­рын­да ни­дер бар яки бул­ган. Сә­бәп­сез­дән кыз ке­ше ир-егет­не шул рә­веш­тә бә­я­лә­мәс иде! Иде­а­лы тү­гел иде­ме?

Җан­ти­мер та­гын со­рау бир­ми­чә ка­ла ал­ма­ды:

— Ни өчен аның ха­кын­да чир­ка­нып кы­на әй­тә­сең, Җә­ми­лә? Яра­та тор­ган­дыр бит ул үзең­не?

— Бе­ләм, яра­та. Әм­ма юләр ул, бо­зау. Аның яра­туы гы­на җит­ми шул. Хис­лә­ре­без аваз­даш бу­лыр­га ти­еш!

Үзе­нә гыйш­кы төш­кән ке­ше­не Җә­ми­лә­нең шу­лай бә­я­лә­ве Җан­ти­мер­не шик­лән­дер­де. Кү­ңел­сез кү­ре­неш иде бу. Га­шыйк ке­ше­не!.. Ни­чек мөм­кин? Ни­чек мөм­кин кү­ңе­лен­дә­ге бө­ек хис­кә үзен кор­ба­н итү­че­не шу­шы­лай тү­бән­се­тү? Ләй­лә өчен Мәҗ­нүн акы­лын­нан яз­ган, Та­һир­га бу­ла Зөһ­рә үз-үзен үтер­гән!

— ­Җә­ми­лә, үзең­не ярат­кан ке­ше­дән алай кө­ләр­гә яра­мый. Бәл­ки, ул си­нең бә­хе­тең­дер!— дип бор­чыл­ды Җан­ти­мер, бу ва­кыт­та гү­я­ки үзе ха­кын­да да, чын йө­рәк­тән шу­шы кыз­ны яр­сып­ я­ра­туы ту­рын­да да оны­тып.

Әйе, оны­тып. Га­шыйк­лар үз­лә­ре­нең мә­хәб­бәт­лә­рен оны­та ал­са­лар, алар мәгъ­шук­лар хи­са­бын­нан тү­гел ин­де. Ди­мәк син, Җан­ти­мер, мә­хәб­бәт ял­кы­нын­да чын йө­рәк­тән көй­ми­сең әле­гә, яра­та бел­ми­сең! Әгәр дә ярың: «Мин ул егет­не сөй­мим, кү­ңе­лем­дә син ге­нә!» — дип әйт­кән икән, ни­гә ул ва­кыт­та аңа: «Син ул егет­не дә хөр­мәт ит, ми­не дә ярат!» — ди­гән та­ләп­не ку­я­сың? Си­нең ул сүз­лә­рең, хәт­та чын кү­ңел­дән бул­са­лар да, ах­мак ке­ше­не­ке­ләр! Ка­ян кил­гән Мә­хәб­бәт али­һә­се, ка­ян кил­гән Сөю-сә­га­дәт сак­чы­сы? Бу си­нең эшең тү­гел!

Әм­ма Җан­ти­мер­нең ба­шы­на ул уй­лар ке­реп тә ка­ра­ма­ды­лар. Егет, ки­ре­сен­чә, үзен Сиб­гать уры­нын­да ке­бек хис итә баш­ла­ды, шун­лык­тан аны як­лый иде.

— Ү­зең­не ярат­кан ке­ше­не алай юк­ка чы­га­рып таш­лар­га­ я­ра­мый, Җә­ми­лә,— ди­де ул, юләр сүз­лә­рен ка­бат­лап.

Ма­тур әдә­би­ят укып, ки­тап бе­лән җен­лә­неп, гу­ма­нист­ка әй­лә­неп бет­кән ах­мак бер ю­ләр икән­сең бит син, һай, егет!

— А­ның мә­хәб­бә­те ни­чә ел­лар сы­нал­ган, ул си­не яра­та, ди­мәк бә­хет­ле итә ала...— дип, Җан­ти­мер са­таш­кан­дай сөй­ли бир­де.

Хак сүз­ләр­нең шу­шы­лай са­ру кай­нат­кыч, мәгъ­нә­сез бу­лу­ын Җә­ми­лә­нең го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр тою­ы­дыр бү­ген? Юк, Җан­ти­мер ял­ган сөй­ли, аның мө­га­ен: «Мин си­не яра­там, ба­ры тик си­не ге­нә яра­там, син дә ми­не ге­нә сөй, ул егет­не кү­ңе­лең­нән ге­нә тү­гел, ба­шың­нан ук чы­га­рып таш­ла, исе­ңә дә тө­шер­мә! Син ми­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш, баш­ка­га ка­рар­га ха­кың юк!» — ди­я­се ки­лә­дер, юри, сы­нар өчен ге­нә су­фи­ла­нып ма­та­ша­дыр?

Кыз шу­лай уй­ла­рга ти­еш тә бул­ган­дыр?.. Яра­та шул ул Җан­ти­мер­не! Яра­та! Хәт­та ах­мак сүз­лә­рен дә га­фу итә ала­чак тү­гел­ме?

— Син ми­не яра­та­сың­дыр бит, Җан­ти­мер? — дип со­ра­ды Җә­ми­лә, егет­не эз­гә кер­тер­гә те­ләп.

— Яра­там!— ди­де Җан­ти­мер, хис­лә­рен яше­рә ал­мый­ча.

—Я­рат­кач, ни­гә алай сөй­ли­сең? — ди­де кыз, үп­кә­ләп.

А­лар бу сөй­лә­шү ва­кы­тын­да Җә­ми­лә­нең бүл­мә­сен­дә иде­ләр. Кыз тә­рә­зә янын­да ба­сып то­ра. Ка­раш­ла­ры ерак­ка, зәң­гәр күк йө­зе­нә те­кәл­гән. Бу куе зәң­гәр­лек аның кү­ңе­лен та­гын да ту­ты­рып җи­бәр­де. Җан­ти­мер һа­ман үз фәл­сә­фә­сен та­кыл­дый бир­де. Җә­ми­лә аны тың­ла­мый иде ин­де. Күз ал­ды­на Сиб­гать­не ки­тер­де. Җә­ми­лә өчен ут­лар­га ке­рер­гә әзер бул­ган ул егет­нең төн­ге сә­гать өч­ләр­дә исе­рек ки­леш Ка­зан­ның бер поч­ма­гын­нан икен­че­се­нә ка­дәр аш­кы­нып ки­лү­лә­рен, ту­лай то­рак­ны аяк­ка бас­ты­рып, та­выш-гау­га чы­га­рып уя­ту­ла­рын, икен­че көн­не сә­гать­ләр буе га­фу үте­неп ап­ты­ра­ту­ла­рын исе­нә тө­шер­де. Бо­зау гы­на­мы соң, мун­ча­ла иде Сиб­га­те.

Ә мо­ны­сы кем ин­де та­гын? Йө­ре­шен­нән, үз-үзен то­ты­шын­нан чы­гып кы­на һич­кем­не дә бә­я­ләп бул­мый икән шул. Җан­ти­мер, аза­мат егет, күп­ләр­нең төш­лә­ре­нә ке­реп са­таш­тыр­ган асыл зат бу сөй­лә­шү­дә мә­хәб­бәт­тән ба­шы әй­лән­гән бер ди­ва­на ке­бек иде тү­гел­ме? Әл­лә соң бар­лык егет­ләр дә шу­ның рә­веш­ле­ләр­ме, ах­мак­лар­мы?

— Сиб­гать нин­ди­рәк егет ул? — дип, кат-кат со­рап ма­таш­кан Җан­ти­мер­нең сүз­лә­рен­нән Җә­ми­лә ай­нып кит­те.

— Си­нең ке­бек. Шул­ка­дәр бер-бе­ре­гез­гә ох­ша­са­гыз ох­шар­сыз икән! — дип әйт­те дә сал­ды кыз, ап­ты­рап та тор­мас­тан. Аның өчен хә­зер ба­ры­бер иде, үп­кә­лә­сә үп­кә­лә­сен, аның эше. Эһ, егет! Ә бәл­ки Җә­ми­лә ул да си­нең ке­бек ми­ңа ди­ва­на­лар­ча га­шыйк ди­яр­гә те­лә­гән­дер?

Җан­ти­мер чын­нан да ах­мак­лан­ган ке­ше­не хә­тер­лә­тә иде. Аның та­би­гый ха­си­я­тен­нән кил­гән ру­хи зы­ялы­лы­гы ро­ман­нар­да су­рәт­лән­гән зат­лы ка­һар­ман­нар­ның фәл­сә­фә­се бе­лән та­гын да юкар­тыл­ган һәм тор­мыш та­ләп­лә­рен­нән чит­ләш­кән ах­ры­сы. Мә­гә­рем ки ул ат ка­рау­чы, яки шо­фер икән, тех­ник, яи­сә фи­нан­сист-эко­но­мист бе­лем­ле бул­са, га­ди ке­ше­ләр төс­ле үк дөнь­я­ны аң­лар, ка­раш­ла­ры да алар­ны­кын­нан әл­лә ни аер­ма­лы ке­бек кү­рен­мәс иде. Ә ул әдә­би­ят бе­лән җен­лән­гән, шигъ­ри­ят бе­лән шаш­кан егет шул. Бо­лар­дан бе­раз­га ае­ры­лып тор­ган­да әнә үзен ни­чек тот­ты! Үз бә­хе­те өчен кө­рә­шү­че ке­бек хә­те­ре­нә ке­реп кал­ган иде Җә­ми­лә­нең, ә хә­зер Сиб­гать өчен кай­гы­ра бу ди­ва­на! Сүз­лә­рен­нән тук­тый бел­мә­сә дә бел­мәс икән!

— Ул си­не ярат­са, аны юк­ка чы­га­рып таш­лар­га ки­рәк­ми, Җә­ми­лә,— дип то­ра, юләр са­тып...

— Җит­те си­ңа, бул­ды, ишет­тем!— дип, ки­нәт ки­зә­неп яңа­гы­на сук­кан­дай әйт­те Җә­ми­лә. Күз­лә­рен­нән кай­нар яшь­лә­ре аты­лып чык­ты һәм ул, мен­дәр­гә кап­ла­нып елый баш­ла­ды: — Юләр, юләр, юләр!..

Мә­хәб­бәт­тән ке­ше­ләр мәҗ­нүн-ди­ва­на­га әве­ре­лә, ди­ләр. Шу­ны да бел­ми­ме­ни Җә­ми­лә? Еге­те­нең юләр ке­бек то­е­луы аңа аның яра­ту­ын мең кат ачык һәм тө­гәл итеп дә­лил­ли тү­гел­ме­ни? Ме­нә бит үз күз­лә­ре бе­лән кү­реп, ко­лак­ла­ры бе­лән ише­теп, акы­лы бе­лән аң­лап то­ра Җан­ти­мер­нең хә­лен! Нин­ди шик ка­лыр­га мөм­кин? Бу егет си­нең өчен ту­ган бит, һай бә­хет­ле ту­таш!

Җан­ти­мер исә нәр­сә әй­тер­гә, ярын ни­чек юа­тыр­га бел­мә­де. Шу­лай да Җә­ми­лә­нең яны­на утыр­ды, ба­шын­нан сый­па­ды, ар­ка­сы­на ку­лы ти­еп уз­ды, ир­ле­ге уян­ды, ах­мак фәл­сә­фә­се ка­нат бе­лән сы­пыр­ган­дай юк­ка чык­ты һәм кыз­га якы­най­ган­нан якы­най­ды.

— Мин си­не яра­там, мин си­не бер­кем­гә дә бир­мим, хәт­та мин­нән ар­тыг­рак ярат­са­лар да бир­мим! Син ми­не­ке ге­нә бу­лыр­га ти­еш! Син — ми­не­ке! Ми­не­ке бу­лыр­га ти­еш!— дип, үзе дә бел­мәс­тән, Җә­ми­лә­гә ки­рәк­ле акыл­лы сүз­ләр­не сөй­ли баш­ла­ды ул.

Кыз ме­нә шу­шы­ны кө­тә иде. Аны нәкъ ме­нә шу­шы сүз­ләр, шу­шы наз гы­на юа­та ала. Аңа шу­шын­дый үлеп га­шыйк бул­ган әр­сез Җан­ти­мер ки­рәк, үле фәл­сә­фә ия­се акыл­лы баш Җан­ти­мер тү­гел.

Кыз елау­дан тук­та­ды. Еге­те­нең ко­ча­гы­на ке­реп, рә­хәт­тә эрү­дән сә­га­дәт тап­ты. Бар дөнь­я­ны, әх­ла­гын-мәс­лә­ген оны­та­сы кил­де. Җан­ти­мер­дән тә­вәк­кәл­лек те­лә­де, ирен­нә­рен­нән ирен­нә­ре гү­я­ки бал җый­ды, акы­лы исәр­лән­де.

Күк зәң­гәр, зәп-зәң­гәр иде. Әби­ләр чу­а­гы­ның сал­кын са­ры ко­я­шы бө­тен дөнь­я­ны ал­тын­га ма­на, кат­лы-кат­лы шә­һәр йорт­ла­рын сый­пый, хәт­та алар­га да көз буя­у­ла­рын иң­де­рә төс­ле иде. Җә­ми­лә үз бу­е­на күз сал­ды. Җан­ти­мер­нең сы­нын ка­раш­ла­ры бе­лән бә­я­ләп уз­ды. Егет­нең киң җил­кә­лә­ре, нык­лы бе­ләк­лә­ре һәм күк­рәк­лә­ре тор­мыш­та нык­лы те­рәк бу­ла­ча­гын сөй­ли иде­ләр.

Алар ярым шә­рә кал­ды­лар. Бу — Җан­ти­мер­нең эше. Җә­ми­лә­не ко­ча­гын­да һәм наз­лы ирен­нә­рен­дә эрет­те, җил­кә­лә­рен-кул­ла­рын, күк­рәк­лә­рен-бил­лә­рен үп­те, әм­ма кен­дек­тән тү­бән аңа юл бик­ле иде. Егет адаш­ты, мак­са­ты­на ашык­ты, әм­ма кыз ай­ны­ды, ки­чек­те­рә бел­де. Алай гы­на бул­мый әле ул!

— Җә­ми­лә, мин си­не яра­там,— дип пы­шыл­да­ды егет, үбе­шү­дән һәм ко­чак­ла­шу­дан ин­де җан ка­нә­гать­ле­ге вә ты­ныч­лык та­бып.

— Мин дә си­не яра­там,— ди­де Җә­ми­лә, сих­ри мә­хәб­бәт дөнь­я­сы­ның ила­һи ка­ну­ны­на ту­ры ки­те­реп, җа­ны куш­кан­ча сөй­ләп.— Яра­там шул, Җан­ти­мер, яра­там!

— Бул ми­не­ке! — ди­де егет.

— Мин — си­не­ке,— ди­де кыз,— әм­ма әле­гә бө­тен­ләй үк тү­гел. Үп­кә­лә­мә!

— Ярар, Җә­ми­ләм...

Ме­нә бу — чын га­шыйк­лар сөй­лә­шүе иде кыз фи­ке­рен­чә. Бу чын­нан да дө­рес сө­е­шү иде.

Алар бер-бер­се­нә сок­ла­на-сок­ла­на ки­ен­де­ләр, та­гын ко­чак­ла­шып утыр­ды­лар. Шу­лай рә­хәт иде. Кыз та­гын егет­кә үрел­де, егет — кыз­га, уен ка­бат баш­ла­нам ди­гән­дә, Җә­ми­лә­нең ип­тәш кы­зы ишек­кә ки­леп, алар­ны чәй­гә ча­кыр­ды­лар.

Җан­ти­мер Ка­зан­га мә­хәб­бәт хис­лә­ре бе­лән та­гын да ба­еп кайт­ты. Аны Җә­ми­лә­се яра­та, ул — Җә­ми­лә­не! Ике­се дә пар кил­гән­нәр, бә­хет­ле­ләр. Мо­ны тою, бе­леп то­ру бик рә­хәт, бик тә, бик тә рә­хәт. Шу­шы сә­га­дәт эчен­дә яши­се дә яши­се ин­де хә­зер.

Җан­ти­мер­не дус­ла­ры югал­тып тор­ган­нар икән. Бе­рен­че­ләр­дән бу­лып Хә­ли­мә оч­ра­ды егет­кә. Бе­раз үп­кә­ләб­рәк йөр­гән кыз­ны алыш­тыр­ган­нар да куй­ган­нар ди­яр­сең, авы­зын ерып, үзе ки­леп кү­реш­те:

— О-о, Җан­ти­мер!— ди­де ул, кы­ла­нып.— Авыл­га, әни­ең­ я­ны­на бә­рәң­ге алы­шыр­га кай­тып кил­дең­ме әл­лә? Си­не югалт­кан идек!..

Ул шу­лай сөй­лә­де дә сөй­лә­де.

Бу ат­на­да, ял кө­не, җәй­не оза­ту бәй­рә­мен ясап ал­ган­нар икән. Би­ек­тау ягы­на на­рат ур­ма­ны­на ба­рып, ча­тыр­лар ко­рып, та­ган­нар асып кич­лә­гән­нәр дус­ла­ры:

— ­Си­нең ар­тың­нан да биш тап­кыр әй­лән­гән­мен­дер. Кыз­га­ныч, ки­теп бар­ган­сың. Күр­шең Ха­физ әйт­мә­гән бул­са, бел­мәс ­тә идем... Бик кы­зык, рә­хәт­лек. Ул һа­ва, ул та­би­гать, ул җыр-бию. Кү­ңел­ле бул­ды. Ә син бә­рәң­ге алып, әти-әни­е­ңә бу­лы­шып кил­дең ин­де. Аны­сы да ярый!..

Хә­ли­мә шу­лай сөй­лә­нә-сөй­лә­нә, Җан­ти­мер­гә сы­ла­на ук баш­ла­ды. Ан­нан соң та­гын һәм ­та­гын да ма­тур­лап-чук­лап, вак­лап-вак­лап күп нәр­сә­ләр ха­кын­
да хә­бәр би­рү­ен дә­вам ит­те. Гар­мун­чы Ка­ма­лет­дин­гә сок­ла­ну­ын яшер­мә­де. Җыр­чы егет Гыйль­ми Шә­рип тә алар бе­лән бар­ган икән.

Җан­ти­мер бик ях­шы бе­лә иде: Хә­ли­мә ара­ла­шу­чан кыз, шау-шу­лы мәҗ­лес­ләр­не яра­та, гел үзәк­тә бу­ла. Ди­мәк аның бә­хе­те дә ул ки­чә­дә чә­чәк ат­кан һәм аңа сок­ла­ну­чы­лар да үз­лә­ре­нең хис­лә­рен яше­рә ал­ма­ган­нар. Бо­лай ук шат кү­ңел­ле бул­мас иде.

— Ул Гыйль­ми Шә­рип ме­нә егет ич­ма­сам! Ул җыр­лый, ул җыр­лый. Ур­ман­нар яң­гы­рап тор­ды. Ти­рә-як­тан баш­ка сту­дент­лар да җы­е­лыш­ты­лар. Озак утыр­дык. Җыр­лап таң ат­тыр­дык. Ан­нан соң гы­на йок­ла­дык, ту­лай то­рак­ка кайт­кач. Икен­че көн­не ге­нә уян­ган­мын,— дип, та­гын әл­лә ни­ләр сөй­ләп бе­тер­де. Гыйль­ми Шә­рип­нең үзе­нә бәй­лә­нү­лә­рен дә, оза­та кай­ту­ла­рын, та­гын ки­лер­гә вәгъ­дә би­рү­лә­рен дә оныт­ма­ды. Аның бу сүз­лә­ре, бе­лә­дер­ме, Җан­ти­мер­не сө­ен­де­рә­ләр ге­нә. Ди­мәк шул: ки­лер көн­нәр­нең бе­рен­дә Хә­ли­мә­нең са­гыз ке­бек ябы­шу­ын­нан ко­ты­ла­чак икән әле ул.

— Ях­шы бул­ган,— дип куй­ды Җан­ти­мер, кыз­га ише­те­лер­лек итеп.

— Ях­шы бул­ган?..

Алар то­рак­ка җи­теп ки­лә иде­ләр. Юл­да бер­ни­чә та­ныш­ла­ры оч­рап, сә­лам дә алыш­ты­лар. Бу­са­га­га якы­най­ды­лар. Хә­ли­мә һа­ман да Җан­ти­мер­нең бе­лә­ген­нән кы­сып коч­кан хә­лен­дә ки­лә иде.

— Хә­зер сез­гә ке­рә­без, чәй эчә­без, авыл кай­ма­гы бе­лән, шу­лай­мы, Җан­ти­мер? — ди­де ул, баш тар­тыр­га урын кал­дыр­мый­ча.— Алып ки­лер­гә оныт­ма­ган­сың­дыр бит?

Җан­ти­мер ки­ре как­ма­ды, юк дип әйт­мә­де. То­рак­ның пы­я­ла ише­ге­нә юнәл­де. Шун­да ха­тын-кыз­лар та­вы­шы бе­лән бе­рәү дәш­те:

— ­Хә­ли­мә, Хә­ли­мә­кәй-гөл­кәй! Исән­ме­сез, мин кил­де-ем!..

Бу ке­ше кеч­ке­нә ба­шы­на киң эш­лә­пә, ә өс­те­нә япон курт­ка­сы ки­гән иде.

— О-о, Гыйль­ми Шә­рип,— дип мул ел­май­ды Хә­ли­мә. Ан­нан Җан­ти­мер­гә: — Ти­мур­чик, га­фу итә­сез, чәй­не баш­ка ва­кыт­ка кал­ды­рыр­быз. Кой­мак­ны-кай­мак­ны ашап-аша­тып бе­тер­мә! Ишет­сен ко­ла­гың! Ми­нем яны­ма кил­гән­нәр икән,— ди­де ­дә ча­кыр­ган ке­ше­се­нә та­ба ки­теп тә бар­ды. Юк, бар­ды гы­на­мы соң, бор­га­ла­на-сыр­га­ла­на, гү­гел­ди-гу­гел­ди би­еп кил­де Гыйль­ми Шә­рип­нең яны­на һәм, ко­ча­гы­на ке­реп бе­тәм ди­гән­дәй, бит очын­нан үбеп ал­ды да, сә­ер­се­неп ка­рап тор­ган Җан­ти­мер­не, әл­лә юри, әл­лә чын, олы күз­лә­рен хәй­лә­кәр йом­га­лап һәм ягым­лы ка­раш таш­лап үр­тә­де. Ме­нә шу­лай, егет, бе­леп тор
­ди төс­ле иде аның ел­ма­ю­ла­ры шу­шы мәл­дә.

Алар ан­да кал­ды­лар. Җан­ти­мер, бә­хет­ле ба­ла­дай сө­е­неп, то­рак ише­ген­нән эч­кә чум­ды. Ул кө­лә иде: Хә­ли­мә­нең кы­ла­ныш­ла­рын­нан да һәм үзе­нең шу­шы­лай җи­ңел ге­нә аңар­дан ко­ты­лу­ын­нан да.

Бүл­мә­сен­дә чын­нан да һич­кем дә юк иде. Җан­ти­мер чәй дә ку­еп тор­ма­ды, ашар­га да те­лә­ге юк иде. Сту­дент­лар­ның клас­сик ха­лә­те са­нал­ган по­за­да ка­ра­ват­ка су­зы­лып ят­ты һәм ку­лы­на ки­тап ал­ды. Ки­тап эчен­нән Җә­ми­лә­нең ха­тын­нан бер кә­газь ки­сә­ге шу­ып төш­те һәм егет тат­лы уй-хы­ял­лар диң­ге­зе­нә ке­реп чум­ды.

Хат­ның эч­тә­ле­ген хә­зер ят­тан ди­яр­лек бе­лә иде ул. Җә­ми­лә­нең бе­рен­че ха­ты һәм әле­гә бер­дән­бер ха­ты бул­ган­лык­тан, бу кә­газь ки­сәк­лә­ре аңа бик тә, бик тә ка­дер­ле иде.

Шу­шы рә­ве­шен­дә озак уй­га чу­мып ят­ка­ны сә­бәп­ле егет­нең күз­лә­ре йо­мыл­ды. Ул үзен ак бо­лыт­лар­да йөз­гән ке­бек хис ит­те. Шун­да кем­нең­дер эн­дә­шүе аны сис­кән­де­реп куй­ды. Җан­ти­мер күз­лә­рен ач­ты. Кем әр­сез­лә­неп йө­ри икән? Егет­нең тө­ше­нә кер­гән ак бо­лыт­лар зәң­гәр күк йө­зен­дә һа­ман да йө­зә иде­ләр ке­бек. Күз­лә­рен ка­бат йом­ды.

— Җан­ти­мер, әл­лә йок­лый­сың ин­де?

— Йок­лыйм,— ди­де җа­ва­бын­да Җан­ти­мер, әм­ма күз­лә­рен ачар­га те­лә­мә­де. Ә ак бо­лыт­лар ин­де та­рал­ган, йо­кы­сы кач­кан иде. Күз­лә­рен ачар­га һәм то­рып уты­рыр­га мәҗ­бүр бул­ды.

— Ә, Та­һир­җан икән әле, сә­лам,— ди­де ул бүл­мә­дә­ше­нә.— Кайт­тың­мы­ни? Хәл­ләр ни­чек? Ил­дә ни­ләр бар?

— Си­не югалт­ты­лар,— ди­де Та­һир­җан.— Дөнь­яң тү­гә­рәк­лән­де ин­де. Ну, ни­чек ба­рып кил­дең? Ях­шы кар­шы­ла­ды­лар­мы үзең­не?

— На­чар тү­гел...

— Әй­дә, сөй­лә ин­де!

— Нәр­сә­сен?

— Соң, ни­ләр бул­га­нын!

— Ях­шы бул­ды,— ди­де җа­ва­бын­да Җан­ти­мер.— Ях­шы бул­ды. Та­гын нәр­сә­сен сөй­лим ин­де? Бар­дым, күр­дем, кайт­тым!

Та­һир­җан ап­ты­рап тор­ды. Җан­ти­мер­нең нин­ди ха­ләт­тә бу­лу­ын бе­лер­гә те­ләп, ка­ра­шын аның йө­зен­нән ал­ма­ды. «Мо­ны бик сый­ла­ма­ган­нар, кой­ма­гы пеш­мә­гән!» — дип уй­лап куй­ды бул­са ки­рәк һәм дус­ты­ның кә­е­фен кү­тә­рер­гә те­ләп шун­да:

— Йә, таш­ла,— ди­де дә ша­яр­ту­га күч­те.— Кыз­лар бет­мә­гән! Мо­ның өчен Уфа­га ба­рып йө­рү­нең һич ки­рә­ге юк. Ә ме­нә авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты­на бар­сак бу­ла. Ан­да бү­ген «Ә­би­ләр чу­а­гы» дип атал­ган ки­чә уза­чак. Кит­тек шун­да! Бик ях­шы бе­рәр кыз бе­лән та­ны­шыр­сың, бү­тән­нә­ре оны­ты­лыр. Исең­дә тот, без­нең де­виз: «Берь­ю­лы өч кыз­ның ба­шын әй­лән­дер, юк­са үзең­не­ке әй­лә­нер!»

Та­һир­җан­ның эш­лә­ре на­чар тү­гел иде. Буй­га һәм ки­леш-кил­бәт­тә бер дә ким-хур ди­яр­гә җи­ре юк иде. Соң­гы ва­кыт­та Авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­тын­нан Сә­вия исем­ле ба­кыр чәч­ле Ырын­бур кы­зы­ның ба­шын әй­лән­де­рә иде ул. Шу­ңа бу­ла ки­чә­гә ба­ра­сы ки­лә аның.

— Юк, мин бүл­мә­дә ге­нә ка­лам,— ди­де җа­ва­бын­да Җан­ти­мер.

— Ни­чек?

— Ме­нә шу­лай.

— Ах­мак бул­ма. Мин ан­да үзем ге­нә ниш­ләп йө­рим? Юлы да ерак, җә­һән­нәм ар­тын­да ук бит ул. Әй­дә ин­де, бе­рәр­се бе­лән та­ны­шыр­сың, Уфа җил­лә­ре дә оны­ты­лыр. Әй­дә, ва­кы­тын­да ба­рып җи­тәр­гә ки­рәк!

Уфа җил­лә­ре ди­гән­нән, Җә­ми­лә ар­тын­нан йөр­гән те­ге егет­не шун­да Җан­ти­мер ка­бат исе­нә тө­шер­де. Сиб­гать бит әле ул! Шул егет­нең үзен кү­реп, сы­нап та кай­тыр­га мөм­кин.

— Я­рар,— ди­де Җан­ти­мер һәм то­рып бас­ты.— Бу юлы си­нең­чә бул­сын. Кит­тек әй­дә!

То­рак­тан чык­кан­да Җан­ти­мер ирек­сез­дән уң­га бо­ры­лып ка­ра­ды. Аң­да кән­тәй Хә­ли­мә дә, ар­тын­нан кил­гән те­ге җыр­чы еге­те дә юк, алар уры­нын­да бер зән­ки-негр еге­те бе­лән юан ха­ным гөр­лә­шеп то­ра иде­ләр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных