Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 18 страница




Җә­ми­лә чын­нан да са­гыш­лы рән­җү бе­лән кит­те авыл­дан. Бе­раз­дан кү­ңе­лен­дә сә­ер тын­лык кы­на кал­ды, ан­нан соң ачуы ка­бар­ды. Юл буе Җан­ти­мер­не би­тәр­ләп бар­ды. Бар­ысын да әй­теп хат язар­га, баш­ка ми­нем хак­та уе­ңа да ал­ма дип, мө­нә­сә­бәт­лә­ре­нә нок­та ку­яр­га уй­ла­ды.

Җан­ти­мер­не Җә­ми­лә ба­ла ча­гын­нан бир­ле хә­тер­ли иде. Чая һәм ша­ян бу ма­лай ва­кыт-ва­кыт чиш­мә­гә су алыр­га ки­лә иде дә, дүрт чи­ләк сы­еш­лы би­до­нын ту­ты­рып, ча­на­га утырт­кач, авы­зын ерып кы­на ки­теп тә ба­ра. Баш­ка бе­рәү­ләр бул­са, су чәч­рә­теп, кыз­лар­ның җе­лек­лә­ре­нә үтә­ләр. Ә Җан­ти­мер алай ит­ми, бө­тен ке­ше­гә ил­ти­фат­лы иде. Кыз­лар һәм апа­лар үзен үр­тәп тә ка­рый­лар, ул би­реш­ми, авы­зын гы­на ера, үзе­нең эше бе­лән мәш­гуль. Аны кү­реп, усал тел­ле ха­тын­нар сү­зен­нән Җә­ми­лә­нең кү­ңе­ле ки­те­лә, Җан­ти­мер­не ба­шын­нан сый­пап юа­та­сы ки­лә. Ә ул мо­ңа мох­таҗ бул­ма­ды. Сө­як­кә дә эре­дән үс­те.

Җә­ми­лә­ләр бе­ра­ра Әл­мәт­кә ки­теп яшә­де­ләр, ике-өч ел. Ка­бат авыл­га әй­лә­неп кайт­кач күр­де: Җан­ти­мер егет иде ин­де. Әм­ма сук­мак­ла­ры оч­раш­ма­ды. Хә­зер су­га да йөр­ми баш­ла­ган икән, эне­се алыш­тыр­ган үзен.

За­ри­фә бе­лән Җан­ти­мер­нең мө­нә­сә­бәт­лә­ре ха­кын­да ишет­кәч, егет­нең кү­ңе­лен яу­лар­га мөм­кин тү­гел икә­нен ях­шы аң­лап, мо­ның бе­лән дә ки­леш­те ул. Ә бу җәй­лек­тә яра­ты­шып йө­ри баш­ла­гач, Җә­ми­лә­не бә­хет-сә­га­дәт күм­де. Алар пар кил­гән­нәр бит!

Һәм ме­нә бар­ысы да бет­те. Җан­ти­мер ал­дап кы­на йөр­гән икән аны. Бер дә баш­ка­ча тү­гел! Кайт­ты бит Җан­ти­мер, кайт­ты! Ни өчен клуб­та кү­рен­мә­де? Исе­рек Са­лих­лар­ның сү­зе дө­рес бул­ды ми­кән­ни? «Ю­га­ры оч­ка кит­те ул, За­ри­фә ар­тын­нан»,— ди­де­ләр. Шу­лай­дыр. Кил­ми кал­мас иде. Берь­юлы өч кыз­ны оза­там ди­гән бу­ла иде. Кап­ка төп­лә­рен­ә кайт­кач та күп­ме аны кө­теп утыр­ды, кил­мә­де егет, кил­мә­де!

Яза­чак, бар­ысын да әй­теп яза­чак, ачу­ла­нып-рән­җеп яза­чак хат­ны аңа Җә­ми­лә. Юл­да гы­на язып бул­мый. Әл­лә по­езд­га уты­ру­га ка­ләм тиб­рә­тә алыр­мын­мы ди­гән иде дә, мөм­кин тү­гел икән. Гел чай­кый...

Эш­кә ва­кы­тын­да ки­леп җи­теш­те, өл­гер­де Җә­ми­лә. Аның бо­ек хә­лен бар­ча хез­мәт­тәш­лә­ре баш­та ук си­зеп ал­ды­лар, әм­ма бор­чы­ма­ды­лар, со­раш­тыр­ма­ды­лар. Ки­чен кайт­кач кы­на ва­кы­ты та­бы­лып, хат яза ал­ды ул. Туй­ган­чы ачу­лан­ды Җан­ти­мер­не, ыша­ныч­сыз, ах­мак дип ата­ды. Кон­верт ты­шы­на ад­ре­сын тер­кәү­гә, та­гын кап­ла­нып ела­ды.

Ип­тәш­лә­ре кич бе­лән ки­но­га ча­кыр­ган иде­ләр. Хат­ны да таш­лап ки­тәр­гә ки­рәк. Җә­ми­лә алар­га ияр­де. Кар­ти­на аңа оша­ма­ды. Ары­ган бул­са да, кайт­кач кү­зе­нә йо­кы кер­мә­де, гел елый­сы ки­леп тор­ды һәм авыл­да күр­гән тө­шен исе­нә ки­тер­де. Кү­зен йом­ды, ба­ры­сы да хә­те­рен­дә кал­ган икән: Ки­ек каз юлын­нан Җан­ти­мер эн­җе­ле ак­кош бу­лып, ак ка­нат­ла­рын җил­пи-җил­пи ка­я­дыр оча да оча, ә үзе Җә­ми­лә­не дә­шә. Тук­та, Җә­ми­лә үзе аны ча­кыр­ган иде тү­гел­ме?

Та­гын төш күр­гән икән. Сә­гать чыл­ты­рау­дан уя­нып, ип­тәш кыз­ла­ры эш­кә ашык­ты­лар. Бү­ген ир­тән­нән Уфа­да да кар яу­ды. Ап-ак, чис­та, як­ты кар... Бу — Җан­ти­мер­не кә­фен­ләп күм­гән көн иде...

 

Дөнь­я­да Ила­һи ка­нун бар, ди­ләр. Ул — мә­хәб­бәт!

Мин бә­хет­ле идем. Әйе, бә­хет­ле идем. Бә­хе­тем­нең ка­де­рен бе­леп ке­нә яши­се дә яши­се идем. Әм­ма яз­мыш ди­гә­не кер­мә­гән ут­лар­га кер­тә, күр­мә­гән га­зап­лар­ны күр­сә­тә икән. Ә ул ке­ше­нең кем­ле­ген­нән ге­нә тор­мый, баш­ка­лар­ның үз-үз­лә­рен то­тыш­ла­ры­на да бәй­ле.

Бар бу Җир­дә Ила­һи ка­нун. Бар! Әйе, ул Чын Мә­хәб­бәт дип ата­ла. Аның мәгъ­нә­сен аң­лар­га те­лә­гән ке­ше­ләр Та­һир-Зөһ­рә­не, Ләй­лә-Мәҗ­нүн­не ис­лә­ре­нә тө­шер­сен­нәр, Ки­ек каз юлы­на күз­лә­рен кү­тә­реп ка­ра­сын­нар, ул — Га­шыйк­лар кыйб­ла­сы. Дөнь­я­лык­та ка­вы­ша ал­ма­ган яр­лар ан­да бер-бер­сен та­ба­лар. Әгәр дә сез бер-бер ял­гыз кош­ның ан­да очып йөр­гә­нен кү­зал­ла­са­гыз, бе­ле­гез, ул үзе­нең ярын кө­тә, аны дә­шә! Әм­ма Ила­һи ка­нун­ны боз­мый, дөнь­я­лык­ка ки­леп төш­ми. Кө­тә, бәл­ки, кыч­кы­ра-кыч­кы­ра ча­кы­ра да тор­ган­дыр!

Һәм сө­ек­ле яры да, озак көт­тер­гән­нән соң, ка­нат тиб­рә­теп күк­ләр­гә кү­тә­ре­лер. Алар оч­ра­шыр­лар, сө­е­не­шер­ләр һәм ки­теп ба­рыр­лар. Бо­лай бул­мау мөм­кин тү­гел, бу — Ила­һи ка­нун!

 

СИ­ХЕР­ЧЕ КЫ­ЗЫ

По­весть

 

Һәр җәй­не шә­һәр­дән авыл­га кай­та­рып, ми­не әби­ләр­дә кал­ды­ра тор­ган иде­ләр. Соң­гы ике ел­да бу бә­хет тә­те­мә­де. Шу­лай да бы­ел ал­дан ук әй­теп куй­дым:

— Әби­ем­нәр­гә кай­та­сым ки­лә! Мин авыл­ны яра­там! Каз бәб­кә­лә­рен, са­рык бә­ти­лә­рен, маэ­ма­е­быз­ны са­гын­дым! — ди­дем.

— Нин­ди маэ­май ин­де ул? Әл­лә кай­чан бо­зау ка­дәр­ле эт­кә әве­рел­гән­дер!— дип, әт­кәй кар­шы чы­гып ка­ра­са да, үз сү­зем­не ка­бат­ла­дым.

Ән­кәй ки­леш­те:

— Ярар, улым! Кай­та­рыр­быз... Без­нең бе­лән бер­гә ял итә­сең кил­мә­гәч, авыл­да ятар­сың, са­ла ма­лае бу­лып!— дип әйт­кәч, ба­шым күк­кә ти­де.

Са­ла ма­лае да бу­лыр­мын әле! Бик бу­лыр­мын! Ә ни­гә? Яра­мый­мы­ни? Авыл­да ми­нем дус­ла­рым күп, җәй­нең ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр алар бе­лән эт су­га­рып йө­ри­без. Ачу­ла­ну­чы-әр­ләү­че дә юк, бер­кем ко­ма­чау­ла­мый. Бәл­ки әле әт­кәй дә ял­гы­ша­дыр! Ак­ба­ем алай ук бо­зау ка­дәр­ле эт­кә әве­рел­мә­гән­дер, һа­ман да маэ­май­дыр! Юри әй­тә ул, бе­леп то­рам. Авыл­га җи­бә­рә­се кил­ми. Гел дә үз янын­да гы­на то­тар иде. Юк ин­де! Алай бул­мас, бы­ел ми­не авыл кө­тә! Кы­зык­тыр­ма­гыз әл­лә нин­ди зәң­гәр күл­ле, боз­лы-кар­лы тау­ла­ры­гыз бе­лән. Ки­рәк икән, үзе­гез ге­нә шун­да ки­те­гез. Ә ми­ңа авыл һа­ва­сы, суы-чиш­мә­се, ур­ма­ны-бо­лы­ны, һәм­мә-һәм­мә җир­лә­ре якын. Яра­там мин са­ла ма­лае бу­лып, аяк-кул­лар­ны ту­зан­га ба­ты­рып, су буй­ла­рын­да ба­лык чи­рт­те­реп, ип­тәш ма­лай­ла­рым бе­лән мәш ки­лер­гә. Ни ди­сә­гез дә, ми­ңа бит ин­де уни­ке яшь. Са­бый ба­ла тү­гел. Үзем өчен кур­ка­сы да, бор­чы­ла­сы да юк! Ан­да дус­ла­рым­нан Га­мил, Ай­дар, Җи­һан­гир бар. Ме­нә ди­гән шәп ма­лай­лар. Әйт­тем — бет­те, җә­ем шу­лар бе­лән үтә­чәк!

 

I

Са­бан­туй­га дип атап авыл­га кайт­кач, әт­кәй бе­лән ән­кәй ми­не кал­ды­рып, елак сең­лем Зөһ­рә­не үз­лә­ре бе­лән алып кит­те­ләр. Мин кул сел­тәп, озат­кан­дай ит­тем.

— У­лым Ал­маз, дәү әни­ең­не тың­ла! Эш­лә­рен­дә бу­лыш, кө­не буе уй­нап кы­на йөр­мә,— дип, ән­кәй үгет-нә­сый­хә­тен тап­шыр­са да, алар­ның ма­ши­на­сы юл ту­за­ны­на кү­ме­лүе бул­ды, урам­га чы­гып та шыл­дым. Ин­де күп­тән тә­рә­зә кар­шы­быз­да кай­наш­кан Га­мил бе­лән Ай­дар­ның су бу­е­на та­ба тө­шеп кит­кән­нә­рен кү­реп кал­ган идем, шун­да гы­на уй­ный тор­ган­нар­дыр әле!

Ял­гыш­ма­дым. Алар бер өем бү­рә­нә­ләр өс­тен­дә тир­бә­леп-сөй­лә­шеп уты­ра иде­ләр. Ми­не кү­рү­гә, кар­шы­ма ук җи­те­шеп төш­те­ләр. Бе­рен­че­ләр­дән Га­мил ми­ңа ку­лын суз­ды:

— Сә­лам, брат!

Аның бо­лай кы­лан­ды­рып сөй­лә­шүе абый­сын­нан күч­кән га­дә­те бул­ган­лык­тан, мин дә өл­кән­нәр­чә кул бир­дем һәм ша­пыл­да­тып уч тө­бе­нә сук­тым да:

— ­Шәп­ме хәл­ләр?..— дип ке­нә җиб­әр­дем.

Ул ара­да Ай­дар да ку­лын суз­ды:

— И­сән­ме? Ни­гә был­тыр кайт­ма­дың?— ди­де ул.

Кү­реш­тек. Аның юга­ры­га тар­ты­лып кит­кән буе, ерык авы­зы, ба­шын­да­гы тү­бә­тәе тә­мам үзен олы­гай­тып җи­бәр­гән­нәр, кыя­фә­те­нә ка­рап кы­на та­ны­мас­ка да мөм­кин иде, әм­ма хә­рә­кәт­лә­ре һа­ман да элек­ке­чә, кы­еш-мы­еш ки­леп тор­ган җил те­гер­мә­нен хә­тер­лә­тә. Ә Га­мил ны­гып, та­за­рып кит­кән. Ярым шә­рә тә­не ту­лып, мус­кул­ла­ры ты­гыз­ла­нып то­ра.

Тур­ник­та уй­наш­тыр­га­лый­лар икән! Ярыш­лар­да да кат­наш­ка­ла­ган­нар. Мак­та­ны­шып алыр­га да өл­гер­де­ләр. Авыл ма­лай­ла­ры шун­дый ин­де алар. Ни бул­са да — авыз­ла­ры ерык, ни эш­лә­сә­ләр дә — мак­та­ныр­га гы­на то­ра­лар. Ә мин алай тү­гел. Шә­һәрс­кий!

Үзем ту­рын­да ки­рәк­мәс. Алар­га дип алып кайт­кан күч­тә­нәч­лә­рем дә бар бит әле: кар­мак­лар, ма­тур-җай­лы, ал-кы­зыл кал­ка­выч­ла­ры, кө­меш энә­лә­ре бул­ган ях­шы җеп­ле кар­мак­лар! Мин алар­ны, ке­сәм­нән чы­га­рып, бе­рәм-бе­рәм Га­мил бе­лән Ай­дар­га суз­дым.

— Ә Җи­һан­гир кай­да?

— Бү­ген кү­рен­мә­де әле! Йо­кы­сын­нан уя­нып җит­мә­гән­дер?.. Әйт­кән иде, ка­ни­кул­лар­га чык­сам, төш­кә ка­дәр йо­кы си­мер­тәм дип. Шу­лай­дыр.

Га­мил­нең бу сүз­лә­рен­нән Ай­дар та­гын да шәб­рәк итеп авы­зын ер­ды. Аңа мин дә ку­шыл­дым. Дус­ла­рым, ки­тер­гән бү­ләк­лә­ре­мә сө­е­неп, тә­мам дөнь­я­ла­рын оныт­кан хәл­дә кар­мак­ла­рын тик­ше­рә баш­ла­ды­лар. Ба­лык­ка тө­шәр­гә те­ләк­лә­ре куз­га­лыр­га өл­гер­гәч, тү­зем­лек­лә­ре бет­те. Мин дә әй­дәк­ли баш­ла­дым. Әм­ма Ай­дар­ның ба­шы са­лы­нып, пы­шыл­дап кы­на аң­лат­ты:

— Ан­да си­хер­че кы­зы әле! Ул мен­ми­чә, су бу­е­на тө­шә ал­мый­быз!

— Ниш­ли соң ул ан­да?

— Ба­лык то­та!

— Тот­са ни, нәр­сә бул­ган?

Га­мил ми­нем ки­ре­лә­нү­не тиз бас­ты:

— Я­ра­мый, зәх­мәт ки­те­рүе бар!

Ча­ра­сыз­дан мин дә бү­рә­нә­ләр өс­те­нә ки­леп утыр­дым. Җи­һан­гир дус­ты­ма ди­гән кар­мак­ны ка­рый баш­ла­дым. Аның бе­лән Ай­дар һәм Га­мил дә кы­зык­сы­нып кит­те­ләр.

— Мо­ны­кы әй­бәт­рәк! — ди­де Га­мил, көн­ләш­кән төс­ле итеп.

— Алай­са алыш­тыр, си­ңа бул­сын,— дип, Җи­һан­гир­ны­кын аңа суз­дым. Тик Га­мил үзе­нең кар­мак­ла­рын уч­лап тот­кан иде, алар­дан ае­ры­ла­сы кил­мә­де, ка­рап ал­ды да:

— ­Ми­не­ке дә ях­шы!— дип мак­та­нып куй­ды.

Җи­һан­гир һа­ман да кү­рен­мә­де.

— Ул бул­са, кур­кып тор­мас идек! — ди­де Ай­дар.

Га­мил а­ның бе­лән ки­ле­шер­гә ашык­ты. Бо­лар­ның ике­се­нең дә йөз­лә­ре­нә чык­кан сә­ер бер өр­кәк­лек шәү­лә­се ми­ңа да күч­те. Чөн­ки ул си­хер­че кы­зы һәм аның ән­кә­се ха­кын­да бе­раз ­гы­на бул­са да хә­бәр­дар идем.

 

II

Аның әни­се кем икән­ле­ген мин ачык кы­на бел­мим дә, хәт­та күр­гә­нем дә юк. Яшә­гән йорт­ла­ры авыл­дан чит­тә­рәк бул­ган­лык­тан, ул як­ка хәт­та мал­лар да бар­мый, ма­лай­лар да, усал­ла­нып, яшел­чә бак­ча­ла­ры­на кер­ми, иха­та­ла­рын урап узар­га ты­ры­ша­лар иде. Әм­ма ул си­хер­че ха­тын исе­ме бе­лән дан тот­кан апа­ның кы­зы Ка­ми­лә бе­лән мин шак­тый ях­шы та­ныш бу­лып, элек кайт­ка­ным­да бер­гә уй­на­га­ным да бар иде. Тик шун­нан соң бик озак авы­рып ят­тым да си­хер­че зәх­мә­тен­нән дип әт­кәй-ән­кәй авыл­га ая­гым­ны да бас­тыр­мас­ка ки­ңә­шеп куй­ган иде­ләр. Хә­зер зур үс­кән­ле­гем сә­бәп­ле ышан­ды­лар бул­са ки­рәк.

Ул си­хер­че ха­тын ту­рын­да ишет­кән-бел­гән­нә­рем­не бер­гә җы­еп сөй­ли кал­сам, көл­ке­ле һәм адәм ышан­мас­лык бер хи­кәя ке­бек нәр­сә бар­лык­ка ки­лә­чәк. Шу­лай да хә­бәр итеп ки­тәр­гә ки­рәк­тер. Үзем бо­лар­га бик ыша­нып җит­мә­сәм дә, кай­ва­кыт кү­ңел­гә ки­лә дә, әл­лә та­гын хак ми­кән ди­гән со­рау бор­чый баш­лый кү­ңел­не. Чын­нан да, Ту­кай әйт­меш­ли: «Күк­тә ни­ләр бул­мас ди­сең, оч­сыз-кы­рый­сыз күк бит ул!..» Бу җир йө­зен­дә дә шу­лай­дыр ин­де! Баш­ка­ча тү­гел­дер?

Ка­ми­лә­нең ән­кә­се, имеш­тер, ин­де йөз ел­га­ча го­мер сөр­гән әби, ди­ләр. Әм­ма кы­зы гы­на ни­гә­дер бик яшь әле. Мин­нән дә ке­че­рәк бул­са ки­рәк? Та­ныш­кан ва­кы­ты­быз­да ул әле икен­че сый­ныф­ны гы­на бе­тер­гән иде, хә­зер дүрт­кә күч­кән­дер мө­га­ен. Аның ха­кын­да: «Гел «биш­кә» ге­нә укый!» — дип ишет­кә­нем бар иде. Бел­мә­гән нәр­сә­се, та­ны­ма­ган үлә­не юк!

Сөй­ләр­гә те­лә­гә­нем ән­кә­се ха­кын­да да бул­ган­лык­тан, сүз­не әү­вә­ле шун­нан баш­лар­га ки­рәк­тер?

Ва­кый­га­лар ме­нә бо­лай­рак ди­ләр: имеш­тер, элек­ке за­ман­нар­да авыл­ның олуг бай­ла­рын­нан са­нал­ган бер адә­ме бик нык авы­рып кит­кән. Сыр­ха­вы шул­ка­дәр дә ка­ты бул­ган ки, һәр­төр­ле та­бип­лар вә им-том­чы­лар аңа бер­нин­ди дә­ва да та­ба ал­ма­ган­нар. Ин­де ме­нә-ме­нә үләр дип көт­кән­нәр үзен. Әм­ма дә лә­кин әҗә­ле җит­мә­гән ке­ше­не үлем алып ки­тә ди­ме­ни? Го­ме­ре бар икән. Кай­чан­дыр кем­гә­дер бик зур ях­шы­лык­лар эш­ләп, аны нин­ди­дер афәт­тән кот­кар­ган ах­ры­сы? Әм­ма ни ге­нә бул­ма­сын, бән­дә­ләр­нең яман­лы­гы да, ях­шы­лы­гы да җир­дә кал­мый, бер кай­та­ры­ла шул. Мон­да да шул хәл ка­бат­лан­ган.

Ин­де үлә, ин­де кү­мәр­без дип ап­ты­ра­ган ту­ган­на­ры­ның һәм га­и­лә­сен шак­ка­ты­рып, көн­нәр­нең бе­рен­дә бо­лар­га бер им-том­чы әби ки­леп кер­гән дә әйт­кән:

— ­Йа Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең из­ге ко­лы, син күр­гән җә­бер-зо­лым­ны яз­мыш без­гә бир­мә­сен! Си­нең кар­шың­да күп­ме та­бип вә сыр­хау сер­лә­рен бел­гән бән­дә­ләр хез­мәт куй­ды­лар, әм­ма һич­бер­се­нең кү­ңе­ле нә­ти­җә сө­е­не­че бе­лән бал­кы­ма­ды. Син әҗә­лең­не дә, ты­ныч­лык-имин­ле­гең­не дә тап­ма­дың. Ин­де мин кил­дем! Ях­шы­лык җир­дә ят­мый­дыр...

Аның сүз­лә­рен­нән га­җәп­лән­гән ха­лык тел­сез кал­ган, ак­тан да, ка­ра­дан да сүз ка­тар­га җы­е­ну­чы кү­рен­мә­гән. Ә бу сер­ле зат һа­ман да үз эшен­дә бул­ган. Авы­ру­ны баш­та­на­як ка­рап чык­кан, йө­зен­нән сы­пыр­ган, су­лы­шын тың­ла­ган.

— Ал­ла­һы тә­га­лә­нең рәх­мәт-шәф­кать­лә­ре иреш­сен... Бу бә­ла­дән үзең­не кот­ка­рыр­мын!—ди­гән һәм әле­ге хәл­гә ша­һит­лык кы­лып тор­ган ту­ган­на­ры­на әйт­кән:

— Ба­ры­гыз, да­ла­га чы­гы­гыз һәм ми­ңа шун­дый сө­як ки­те­ре­гез: ул саф һәм чис­та бул­сын, кай­чан­дыр су­ел­ган ат­ның ка­лак сө­я­ге төс­ле оча сө­я­ген­нән бул­сын, кип­кән бул­сын! — дип әмер бир­гән.

Ни ки­рәк­сә, шул ин­де, ди­гән­дәй, бу сүз­ләр­гә ко­лак са­лып, һәм­мә­се кыр­га-да­ла­га чә­чел­гән­нәр. Бик күп ара җир­ләр­не узып, һәр­төр­ле сө­як­ләр­гә юлык­кан­нар, әм­ма ки­рәк­ле­сен та­ба ал­мый­ча га­җиз­лән­гән­нәр.

Ә сыр­хау бай һәм си­хер­че зат ты­ныч һәм са­быр гы­на бо­лар­ны кө­тә бир­гән­нәр.

— Әгәр дә аб­за­рым­да­гы ка­ра ай­гы­рым­ны суй­ды­рып, сө­я­ген җил­дә җил­лә­тер­гә куй­сам, бу ва­кыт эчен­дә шул дә­рә­җә­гә ки­лер иде,— дип бай­ның әй­түе бул­ган, ке­че улы кай­тып кер­гән:

— Йа Ал­ла­һы тә­га­лә­нең ко­лы, ки­рә­гең­не вә со­ра­га­ның­ны алып кайт­тым,— дип шат­лан­дыр­ган.

Аның ар­тын­нан ур­тан­чы­сы, кой­ры­гы­на ия­реп ди­яр­лек өл­кә­не җи­теш­кән. Си­хер вә сер­ләр ия­се бән­дә бу ки­те­рел­гән­нәр­не кы­рын күз бе­лән ге­нә ка­рап ал­ган да, ке­че улы­ны­кын сай­лап:

— Ә бо­ла­рын, кал­ган­на­рын, ил­теп кү­ме­гез!— ди­гән.

Ул ара­да учак ягып, сер­ләр ия­се сө­як­не ут­ка таш­ла­ган, янә­шә­се­нә ти­мер кен­дек куй­ган. Үзе бар дөнь­я­сын оны­тып җыр суз­ган, ку­лын­да думб­ра­ны би­ет­кән. Кем кү­реп ка­лыр­га, кай­сы кы­зык эз­ләп кил­гән: ха­лык та­ма­ша кы­лу­да икән.

Җыр­лый вә так­мак­лар әй­тә тор­гач, җыр­чы­ның авы­зы кү­бек­лә­неп кал­ган. Ул ара­да ут­та­гы ти­мер дә кып-кы­зыл бу­лып кыз­ган. Си­хер­че аны чы­га­рып, те­ле­нә ти­де­реп ка­ра­ган. Ха­лык аһ ит­кән. Та­ма­ша кы­лу­чы ха­тын­нар кур­ку­дан йөз­лә­рен яшер­гән­нәр, ир­ләр аң­сыз­ла­нып кал­ган. Ә сер­ләр ия­се­нең тел очы чож­лап, ти­мер бе­зел­дәп куй­ган.

Шун­нан соң ян­ды­рыл­ган сө­як­не чы­га­рып, си­хер­че аны төй­гән, ту­зан хә­ле­нә ки­тер­гән. Яңа­дан ти­мер­не алып, авы­зы­на та­ба ки­тер­гән. Йөз­лә­ре ага­рып кал­ган ха­лык­ны та­гын да хәй­ран­га кал­ды­рып, пы­чак бе­лән си­хер ия­се тел очын кис­кән дә, ут ке­бек кыз­ган ти­мер­гә ка­нын та­мыз­ган. Чык­кан ис­не сыр­хау­га та­ба өр­гән. Те­ге­нең дә бу хәл­ләр­не кү­реп то­ру­дан таң-га­җә­еп ка­лып, авыз­ла­ры ачыл­ган мә­ле икән. Йө­зе­нә кай­нар һәм мо­ңа ка­дәр һич­бер тап­кыр да бо­ры­ны­на кер­мә­гән ис­нең йө­ге­рү­ен­нән ул та­гын да аһ ит­кән.

Бу да тү­гел, сер­ләр ия­се си­хер­че, те­ге сө­як ту­за­нын үзе­нең бил­ба­вын­нан чы­гар­ган кеч­ке­нә ше­шә­дә­ге суы бе­лән изеп-бол­га­тып, та­гын да бе­раз сы­ек­лык вә су өс­тәп, шул сы­ек­ча­ны авы­зы­на ал­ган һәм кай­нар ти­мер кен­дек аша сыр­хау­ның йө­зе­нә ка­бат йө­герт­кән.

Бу эш­лә­ре бет­кән­нән соң:

— Өч көн­нән ата­гыз ая­гы­на ба­сар, озын го­мер­ләр ки­че­рер, эше вә га­мә­ле ях­шы­лык вә хөр­мәт­тә исә, баш­ка һич­кай­чан аңа зәх­мәт ка­гыл­мас!— дип бел­дер­гән.

Егет­ләр баш­та­рак ышан­мый­ча тор­ган­нар. Шун­да га­зиз ата­ла­ры ың­гы­ра­шып әйт­кән:

— ­Мин бу сер­ләр ия­се­нә ышан­дым! Ал­ла­һы тә­га­лә­нең әү­лия бән­дә­сен­нән­дер. Мул итеп сый­ла­гыз, бай­лы­гым­нан ни ки­рәк, шу­ны би­ре­гез, ак­ча­ны кыз­ган­ма­гыз! — дип әмер ит­кән.

Ул­ла­ры тиз ара­да әмер­не үтәр­гә ашык­кан­нар. Әм­ма бу зат алар­ны тук­тат­кан һәм:

— Дөнь­я­лар бо­зы­лыр­лар. Әм­ма дә лә­кин бер те­лә­гем бар! Ва­кыт­лар үт­кән­нән соң авы­лы­гыз­га ял­гыз ха­тын ке­рер, ку­лын­да би­ләү­ле ба­ла бу­лыр. Аны как­ма­гыз-сук­ма­гыз! Бу ­ва­кыт­та ба­ла­ла­ры­гыз ден­сез вә иман­сыз, кү­ңел­лә­ре­гез җи­ме­рек вә ер­тык, мәс­җе­де­гез ау­ган хәл­дә бул­са да, ул ана­га хөр­мәт күр­сә­те­гез! Йорт­сыз-җир­сез кал­дыр­ма­гыз! Аны ка­дер­ләп тәр­би­я­лә­гез. Ме­нә шул те­лә­гем!— ди­гән.

Бай шун­да үзе­нең ута­рын те­ге ки­лә­чәк ха­тын­га ата­ган һәм аны кө­тә­чә­ген вә ба­ла­ла­ры­на бу хак­та ва­сы­ять­на­мә тө­зеп кал­ды­ра­ча­гын бел­де­реп иман кә­ли­мә­сен ка­бат­ла­ган, сүз бир­гән. Шун­нан соң сер­ләр ия­се ни­чек көт­мә­гән­дә пәй­да бул­са, шу­лай ки­теп тә бар­ган. Өч көн­нән бай аб­зый аяк­ка бас­кан. Авыл чи­тен­дә­ге ута­ры­ның әй­лә­нә­се­нә ал­ма бак­ча­сы утырт­кан, йор­тын кат-кат тө­зек­лән­дер­гән. Әм­ма ан­да һич­кем­не яшәт­мә­гән.

Ул ара­да ил­дә их­ти­лал чы­гып, тор­мыш­лар тә­мам бо­зы­лып бет­кән. Бай­ны йорт-җи­рен­нән ку­ган­нар, әм­ма әма­нәт итеп куй­ган ута­ры­на ти­ю­че бул­ма­ган. Кол­хоз­лар ое­ша баш­лап, ка­ла­дан рә­ис ки­тер­гән­нәр. Бу бән­дә са­бан-су­ка­ның нәр­сә икән­ле­ген бел­мә­сә дә, бик тә үт­кер ке­ше бу­лып чык­кан. Бай­ның ва­сы­ять ута­ры­на ке­реп төп­лән­гән.

Баш­та­рак бар да җай гы­на бар­са да, бу рә­ис­нең га­и­лә­се­нә афәт юлы­гып, үзе дә сыр­хау­га кал­ган. Та­бип­лар мо­ның се­рен бе­лә ал­ма­ган­нар. Җе­на­за­сын илт­кән­дә ха­лык ки­нәт те­ге сер­ләр ия­се бе­лән бул­ган ва­кый­га­ны ис­лә­ре­нә тө­шер­гән. Шун­нан бир­ле утар шул ки­леш кал­ган. Ал­ма бак­ча­ла­ры кыр­гый­лан­ган, тү­бә­лә­ре яң­гыр­дан че­реп, йор­ты иңеп бет­кән. Әм­ма сер­ләр ия­се әйт­кән ха­тын авыл­га кил­мә­гән, бай да сө­рел­гән җи­рен­нән ки­ре кай­та ал­ма­ган. Ил­дә су­гыш­лар чы­гып, төр­ле-төр­ле хик­мәт­ләр бу­лып бет­кән. Шу­лай итеп, си­хер ия­се­нең юра­ган­на­ры һәм­мә­се дә ди­яр­лек юш кил­гән. Ба­ры...

Имеш­тер, ха­лык­ны таң-га­җә­п­кә кал­ды­рып, көн­нәр­нең бе­рен­дә авыл­дан сө­рел­гән бай ута­ры­ның бак­ча­сы да, йор­ты да әү­вәл­ге хә­ле­нә кайт­кан. Урам буй­лап, ул да тү­гел, ак би­ләү­дә ба­ла кү­тә­реп бер ха­тын үт­кән һәм шул өй­гә ке­реп яши баш­ла­ган. Баш­та­рак аны ки­леп кү­рер­гә ку­рык­кан­нар. Әм­ма ир-егет­ләр­нең күз­лә­ре­нә ул ха­тын­ның чи­бәр­ле­ге ча­лын­мый­ча кал­ма­ган, алар чит­тә­ге бу йорт­ка сук­мак са­лыр­га уй­ла­ган­нар. Тик хы­ял­ла­ры гы­на ба­рып чык­ма­ган. Ки­леп җи­тү­лә­ре бу­ла икән, кар­шы­ла­ры­на яки бе­рәр бо­зау ка­дәр­ле олы ка­ра эт, яи­сә кар­чы­га-яба­лак чы­га, ди. Кай­сы­ла­рын агач­лар то­тып ка­ла, кай­бе­рәү­лә­ре егы­лып зәх­мәт та­ба баш­ла­ган. Шу­лай да мо­ны кем­нәр­гә­дер хә­бәр итәр­гә ку­рык­кан­нар, ә бо­лар шу­шын­да яши бир­гән­нәр. Ка­ми­лә исә ме­нә бу ха­тын­ның би­ләү­дә­ге кы­зы икән.

 

III

Сөй­лә­нер­гә ти­еш­ле сүз­ләр күп бу­лу­га ка­ра­мас­тан, алар­ны кал­ды­рып, ми­ңа да тор­мыш ва­кый­га­ла­ры­на кай­тыр­га ту­ры ки­лә...

Ип­тәш ма­лай­ла­рым бе­лән утыр­ган ара­да те­ге­не-мо­ны со­раш­ты­рып, си­хер ия­се ха­кын­да туз­га яз­ма­ган хәл­ләр ха­кын­да уй­лар­га да өл­гер­мә­дем, өс­те­нә ме­неп утыр­ган ка­ен бү­рә­нәм ка­нат­лан­ган­дай күк­кә та­ба си­ке­реп куй­ды. Ни кү­рим, кар­шы­быз­да Ка­ми­лә ба­сып то­ра иде. Шо­мырт ка­ра күз­лә­ре, ка­ра елан ке­бек чәч то­лы­мы, ко­яш­та ян­ган бит оч­ла­ры — бо­лар ба­ры­сы да аны шо­ко­лад тө­се­нә керт­кән, ма­тур­лык һәм чи­бәр­лек­лә­рен дә өс­тә­сәң, акыл­лар­ны алыр­лык бер гү­зәл­гә әве­рел­де­реп ба­ра иде. Ми­нем тел очын­нан ике ге­нә сүз чык­ты:

— И­сән­ме, Ка­ми­лә?

Ул мо­ны көт­кән иде, кү­ре­неп то­ра, сүз­лә­рен­нән үк си­зе­лә бит.

— Ә-ә, Ал­маз кайт­кан икән! Ка­ла ма­лае!

Ку­лын­да­гы зур, өч литр­лы бан­ка­сын җир­гә куй­ды. Аның эчен­дә нәр­сә­ләр­дер йө­зә иде. Га­мил бе­лән Ай­дар агач­лар ар­ты­на ка­чу ягын ка­ра­ды­лар. Әм­ма өе­леп тор­ган утын бү­рә­нә­лә­ре ара­сы­на кер­мә­сәң, баш­ка җир­дә ко­ты­лу уры­ны юк иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных