Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 21 страница




— Юк-к-к...— ди икән уг­лан,— юк-к...

Әм­ма үзе то­рып йө­ге­рер­гә то­тын­ган. Ни ди­сә дә ул шун­да Шү­рә­ле­не та­нып ал­ган бит. Ә аның на­чар га­дәт­лә­рен дә ише­теп бе­лә ди, ке­ше­ләр­не кы­тык­лап үте­рү­лә­рен...

— Кач­ма, кач­ма,— дип, ар­тын­нан йө­ге­рә ди Шү­рә­ле.— Мин си­ңа һич­бер зы­ян эш­лә­мә­мен, те­лә­сә ни­ка­дәр­ле җи­ләк­ а­ша­тыр­мын, ми­не­ке бул, ми­нем ма­лай,— дип ал­да­лый, ял­ган­ла­мак­чы бу­ла икән үзе.

Уг­лан бер алан­га ки­леп чык­кан. Ян­да гы­на чиш­мә чел­те­рәп ак­ка­ны ише­те­лә ди. Ә ул ара­да Шү­рә­ле уг­лан­ның кар­шы­сы­на ук ки­леп бас­мак­чы бу­ла. Авы­зын ту­ты­рып ел­мая. Ка­раң­гы ур­ман­нан бо­лын­лык­ка чы­гып өл­гер­гә­не­нә сө­е­неп, уг­лан да ел­май­мак­чы. Әгәр дә авы­зы ерыл­са, Шү­рә­ле аны әсир итеп ала­чак, үзе­нә буй­сын­ды­ра­чак ин­де, ә уг­лан­ның кур­куы бе­теп җит­мә­гән. Авы­зы ерыл­мый. Шү­рә­ле исә җа­ен та­бып кы­на, үгет­ләп-үгет­ләп юат­мак­чы.

— И адәм улы, нин­ди тәү­фыйк­лы син, нин­ди ях­шы... Күп итеп җи­ләк­ләр дә җый­ган­сың... Әй­дә без­гә ку­нак­ка. Си­не ур­ман ри­зык­ла­ры бе­лән сый­лар­мын, бә­хет­кә кү­мәр­мен, ал­тын-кө­меш­тән бү­ләк­ләр би­рер­мен,— дип әй­тә икән.

Шун­да уг­лан­ның авы­зы кип­кән. Йө­ге­реп агу­чы чиш­мә аның авыр хәл­дә кал­ган­лы­гын кү­реп ал­ган да үз яны­на ча­кы­ра икән:

— Ы­шан­ма син аңа, кил би­ре... Ми­нем сы­ем­нан авыз­ ит, та­ма­гың су­сыз улак ке­бек кор­гак­сы­ган. Эч бер ге­нә там­чы,— ди икән.

Уг­лан уй­лап-ни­теп тор­ма­ган, чиш­мә яны­на та­ба чи­ген­гән. Егы­лып ки­теп, чак кы­на су­га мә­тә­леп төш­мә­гән. Шу­лай да чиш­мә­нең икен­че ягы­на си­ке­реп чы­гар­га өл­гер­гән. Ар­тын­нан кил­гән Шү­рә­ле аны су­зы­лып кы­на то­тып ал­мак­чы да, буе җит­ми кал­ган. Ә су­ны ат­лап чы­га ал­мый икән бу. Кем-кем, әм­ма Шү­рә­ле бе­лән елан, ут­тан ха­сил кы­лын­ган­на­ры өчен ди­ләр, су­дан кур­ка­лар ди.

Уг­лан ул ара­да Шү­рә­ле­дән ерак­ла­ша баш­ла­ган. Мес­кен ур­ман са­ры­гы уң­га тар­ты­ла, сул­га аш­кы­на ди, әм­ма һич­бер эш кы­ла ал­мый га­җиз­лә­нә:

— И уг­лан, кил би­ре, кил би­ре!—дип ча­кы­ра икән.— Мин си­ңа тат­лы ур­ман ри­зык­ла­ры би­рер­мен! Мин­дә ге­нә то­рыр­сың,— дип ал­дый икән. Ә исә­бе ни­чек тә ма­лай­ны то­тар­га, рә­хәт­лә­неп аны кы­тык­лар­га, шу­лай хө­кем йөр­теп,
рә­хәт­лә­нер­гә.

Әм­ма бу ма­лай тин­тәк тү­гел, Шү­рә­ле­нең сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лып, ял­га­ны­на буй­сы­ныр­га уй­ла­мый ди. Тик кай­ва­кыт кү­ңе­ле­нә чит-ят уй­лар ки­леп, әл­лә ку­нак тө­шәр­гә­ме дип тә ни­ят­ләр­гә те­лә­ге җай­ла­на икән. Шу­лай да ыша­нып җит­ми бит. Бу явыз зат ха­кын­да ишет­кән­нә­ре бар.

— Аһ, ах­мак ма­лай, адәм улы,— дип ачу­ла­ныр­га да ке­реш­кән аны Шү­рә­ле,— нин­ди тың­лау­сыз бән­дә син? Кил би­ре, ке­ти-ке­ти уй­ный­быз!

— Улак ат яны­на кил­ми, ат улак яны­на ба­ра! Әгәр ки­рә­гем бар икән, син би­ре ат­ла! — дип үр­ти икән уг­лан үзен.

— Бу чиш­мә­нең ба­шы кай­да соң? — дип со­рый икән Шү­рә­ле.

— Әнә те­ген­дә!— дип төр­теп күр­сәт­кән уг­лан, чиш­мә­нең агып кит­кән та­ра­фы­на та­ба.

Ул да тү­гел, бер­кат­лы Шү­рә­ле шун­да, уг­лан күр­сәт­кән як­ка та­ба то­рып та йө­гер­гән. Көн йө­гер­гән, төн чап­кан, чиш­мә бер инеш­кә ки­леп ку­шыл­ган, инеш исә ел­га­га... Шун­да гы­на Шү­рә­ле үзе­нең ал­дан­ган­лы­гын бе­леп ал­ган. Ки­ре кай­тыр­га уй­ла­ган, әм­ма ин­де соң бул­ган. Шү­рә­ле үз ур­ма­нын­нан чык­са, ада­ша ди. Бу Шү­рә­ле дә шу­лай ада­шып, йор­ты­на кай­та ал­ма­ган. Утыр­ган да ела­ган...

Ә уг­лан ты­ныч кы­на өе­нә кит­кән, Шү­рә­ле бо­лын­лы­гын­нан җый­ган җи­ләк бе­лән рә­хәт­лә­неп чәй эч­кән­нәр. Икен­че көн­не ул мон­да авыл­даш­ла­ры бе­лән кил­гән, бар­ысы да ты­рыс­ла­рын ту­ты­рып җи­ләк чүп­лә­гән­нәр.

Ул ялан­ны әле хә­зер дә «Шү­рә­ле бо­лы­ны» дип йөр­тә­ләр. Ан­да җи­ләк бик күп бу­ла...

 

X

Әки­я­те бет­кән­нән соң, әби­ем мәгъ­нә­ле итеп йө­зе­мә ка­рап ал­ды. Әм­ма ми­нем кур­ку­ым уз­ган, авы­зым ерык иде. Ялт кы­на со­рау да таш­ла­дым:

— Ә ни­гә Шү­рә­ле чиш­мә­не си­ке­реп ке­нә чык­ма­ган соң?

— Әйт­тем бит ин­де, Шү­рә­ле, елан ке­бек үк су­дан кур­ка, ди­дем!

— Юк, әби­ем, елан су­дан ку­рык­мый. Ми­нем күр­гә­нем дә, укы­га­ным да бар: елан су­лы-саз­лык­лы җир­ләр­дә яши. Ул әле су­да йө­зә дә ала...

— ­Син бе­лә­сең­дер ин­де, улым, син бе­лә­сең­дер...

Ми­нем бо­лай ки­ре­лә­нү­ем әби­ем­не үп­кә­ләт­те бул­са ки­рәк, ни ди­сәң дә, сү­зен аяк ас­ты­на са­лып тап­та­дым бит! Юнь­сез дә ин­де үзем, ах­мак та ин­де!

— Ә Шү­рә­ле ни­гә то­тып кы­тык­ла­ма­ган соң аны, чиш­мә­нең ар­гы ягы­на чык­кан­чы ук?

— Ни­гә дип,— әби­ем­нең та­вы­шын­да ары­ган­лык­мы, әл­лә ин­де ким­се­нү­ме си­зе­леп то­ра иде,— син укы­ган ба­ла бит. Бө­те­не­сен дә бе­лә­сең. Без­нең ва­кыт­та әй­тә иде­ләр: әгәр дә Шү­рә­ле­гә теш­лә­рең­не күр­сәт­сәң, ул си­не кы­тык­лый, әгәр дә күр­сәт­мә­сәң, кы­тык­лый ал­мый, ку­рык­кан­нан кур­ка, баш­та юа­тыр­га ты­ры­ша, ди­ләр иде. Укы­га­ның бар иде­ме?

— «Шү­рә­ле ас­рап ята тор­ган ка­ра ур­ман да юк!» — дип укы­га­ным бар. Ял­ган сүз бо­лар ба­ры­сы да...

— Мин ал­дак­чы ин­де алай бул­са!

— Әйе!

Мин үзем­нең нәр­сә әйт­кә­нем­не сиз­ми дә кал­дым. Нәр­сә тар­тып чы­гар­ды икән ул сүз­не авы­зым­нан? Ах­мак­лы­гым­дыр ин­де!

Әби­ем ми­ңа тә­мам үп­кә­лә­де: «Кит мон­нан, йөр­мә ба­шым­ны бу­тап!»— ­дип, янын­нан ук ку­ып җи­бәр­де. Мин ба­ры­сы­на да үп­кә­лә­дем.

Баш­та­рак ап­ты­рап кал­дым. Ан­нан соң сөм­се­рем ко­е­лып төш­те, ачу­ым ка­ба­рып, кая бар­га­ным­ны да бел­ми­чә, кап­ка­дан чы­гып, урам­га йө­гер­дем. Ни­гә кайт­тым ин­де авыл­га? Мон­да ми­ңа ни кал­ган? Ип­тәш ма­лай­ла­рым да юк­ка чык­ты­лар. Әби­ем дә ур­ман­га ми­нем бе­лән җи­ләк­кә бар­мас өчен әл­лә нин­ди әки­ят­ләр уй­лап чы­га­рып сөй­ли. Юри ял­ган­лый­лар ба­ры­сы да. Әки­ят. Ме­нә күр­сә­тәм әле үзе­гез­гә, ур­ман­га бе­рү­зем ба­рам да алып кай­там җи­ләк­ләр­не. Тап­кан­нар!..

Мин шу­лай бар дөнь­я­сы­на үп­кә бел­де­реп йөр­дем-йөр­дем дә ур­ман­га ка­рап юнәл­дем. «Бу ма­лай шу­лай бик бә­лә­кәй дип бел­де­гез­ме әл­лә!» — дип, сук­ра­на-сук­ра­на ки­лә идем, бе­рәү эн­дәш­те:

— Нәр­сә, бал­таң су­га төш­кән ке­ше ши­кел­ле ат­лый­сың? Юлың ерак­ка­мы?

 

XI

Кү­тә­ре­леп ка­ра­сам, си­хер­че кы­зы аяк­ла­рын бол­гап, юл чи­тен­дә­ге сы­ер ка­дәр зур таш өс­тен­дә уты­ра иде. Ми­ңа ул эн­дәш­кән икән. Сүз кай­та­рыр­га те­лә­гем юк­лык­тан күз кы­ры­ен гы­на аларт­тым да юлым­ны дә­вам ит­тер­дем. Әм­ма ар­тым­нан кем­нең­дер кил­гә­нен си­зеп ал­дым. Ялт кы­на әй­лә­неп ка­ра­лым. Адым­на­рым­ны ка­бат­лап, эз­лә­ре­мә үк ба­сып-ба­сып те­ге си­хер­че кы­зы ки­лә икән. Тук­тал­га­ным­ны сиз­ми­чә чак кы­на ми­ңа ки­леп бә­рел­мә­де.

— Нәр­сә­дән си­хер­ли­сең?

Ка­ми­лә­нең авы­зы ерыл­ды, күз­лә­рен­дә оч­кын ял­ты­рап кит­те:

— Юлың­ны сөр­теп ба­рам!

— Нәр­сә?..— Ачу­ым­ны чак ты­еп кал­дым.— Адаш­тыр­мак­чы итә­сең­ме әл­лә?

— Әйе ди­сәм ни әй­тер­сең?

Сү­зем юк иде. «Бә­реп үте­рәм!» — дип бул­мый бит ин­де! Әй­тер­ле­гем юк­лык­тан кай­нар­лан­ган ачу­ым чы­гар­га юл та­ба ал­мый­ча ап­ты­ра­ды. Ул ара­да ер­тык кү­ңе­лем­не Ка­ми­лә ямап та куй­ды:

— ­Ко­тың бо­ты­ңа җит­те­ме?

Кая ди ул, аяк бар­ма­гым­нан чы­гып, җир­гә үк ке­реп кач­ты бу­гай. Ку­рык­мас­сың, бар, әл­лә нин­ди шай­тан­нар-җен­нәр, су ана­ла­ры, шү­рә­ле­ләр бе­лән тул­ган авыл бит бу! Си­хер­че­лә­ре­нә ка­дәр ар­тың­нан ия­реп йө­ри. Ка­чып ка­лыр җир дә тап­мас­сың.

Шу­лай ап­ты­раш­та тор­га­ным­ны кү­реп, Ка­ми­лә­нең авы­зы та­гын да ерыл­ды:

— Әй­дә, ни­гә тук­тал­дың әле? Ур­ман­га ба­ра­быз тү­гел­ме соң?

— Ба­ра­быз тү­гел, ба­рам!

Бо­лай үчек­лә­вен­нән кү­ңе­лем­нең икен­че бер поч­ма­гы үр­тә­леп, әү­вәл­ге уй­ла­рым­ны оныт­тым да җә­һәт ке­нә үз юлым бе­лән ат­лап кит­тем. Ар­тым­нан әл­бәт­тә Ка­ми­лә ия­рер­гә ти­еш иде.

Сук­ма­гым олы юл­дан бо­ры­лып, кал­ку­лык­лар аша те­кә тау­лык­ка та­ба юнәл­де. Яшел бүз үлән ара­ла­рын­нан ва­кыт-ва­кыт һәр­төр­ле бө­җәк­ләр кү­рен­гә­ләп, кыз­гылт-са­ры бу­лып кат­кан сук­мак­та тук­та­лып, ми­ңа кү­тә­ре­леп-кү­тә­ре­леп ка­рый­лар төс­ле иде.

— Бу уг­лан кая ба­ра икән?..

Ал­ды­ма кү­тә­ре­леп ка­ра­дым. Юл чи­тен­дә­ге агач тө­бен­дә авы­зын ерып Ка­ми­лә уты­ра иде. Кай­чан мон­да ки­леп җит­кән ул?

Мин тук­тап кал­дым.

 

XII

Бәл­ки ки­рәк­мә­гән дә бул­ган­дыр? Һәр сөй­лә­гән сү­зе­нә кө­леп ке­нә ка­ра­ган ва­кыт­ла­рым­да кү­ңе­лем ты­ныч­рак иде, ә хә­зер ыша­ныр­га да, ышан­мас­ка да бел­мим. Яки дө­рес, чын­нан да шу­лай бул­ган, әл­лә ин­де ял­ган бе­лән ба­шым­ны ка­ты­ра? Кем бел­сен!

— Без­нең як­лар­да бо­рын­гы за­ман­нар­да олы-олы гәү­дә­ле­ А­лып­лар яшә­гән­нәр. Ме­нә бу тау­лар, кал­ку­лык­лар, таш-­кы­я­лар — һәм­мә­се дә алар­ның аяк эз­лә­ре, ча­ба­та как­кан ­бал­чык­ла­ры. Күз ал­ды­ңа ки­те­рә ала­сың­мы?

Мин эн­дәш­мим. Ка­ми­лә сү­зен дә­вам итә, әл­лә нин­ди ба­һа­дир­лар ха­кын­да сөй­ли, аның са­ен ныг­рак ыша­на һәм дөнь­я­ның сер­лә­ре­нә тө­ше­нә бар­ган­дай хис итәм үзем­не.

— Бу тау — Ба­кыр ба­тыр­ның ятып кал­ган җи­ре. Әнә ка­ра әле бо­лай­рак, кү­рә­сең­ме? Мон­ысы — аның бо­ры­ны, ан­да — ку­лы, аяк­ла­ры...

— Чын­нан да шу­лай!— дип ки­ле­шер­гә ашы­гам.— Мо­ны­сы — ба­шы, бо­лай­га та­ба су­зыл­га­ны — буе, ку­лын­да­гы кал­ка­ны...

— Әү­вәл за­ман­нар­да Ба­кыр ба­тыр га­и­лә­дә иң өл­кән ба­ла бу­лып, иң көч­ле егет бу­лып үсеп җит­лек­кән. Аның уни­ке се­ңле­се бар икән. Әнә те­ге тау­ның исе­мен бе­лә­сең­ме? Уни­ке­ле тау дип ата­ла ул!

Көн­нәр­нең бе­рен­дә Ба­кыр ба­тыр су­нар­чы­лык эше бе­лән чы­гып кит­кән. Бу як­лар­га үзе­нең Ал­пам­ша аты­на ат­лан­ган Ку­зы ба­тыр ки­леп чык­кан. Ул, дөнь­я­лар­ны ги­зеп, га­ләм­нәр­нең сер­лә­ре­нә тө­ше­нер­гә ни­ят­лән­гән икән. Әм­ма ме­нә шу­шы урын­га ки­лер­гә бул­ган. Ки­чен мон­да җи­теш­кән. Атын­нан ияр­лә­рен сал­ды­рып та тор­мас­тан, мон­да­гы киң ялан­га ятып йок­ла­ган. Кү­рә­сең­ме әнә ул түбән­лек­не, ке­ше кы­я­фә­тен­дә­ме?.. Әйе, әйе!.. Бу — Ку­зы ба­тыр­ның йок­ла­ган җи­ре. Гәү­дә­се авыр­лы­гын­нан изе­леп кал­ган...

Шу­лай итеп, Ку­зы ба­тыр йок­лап кит­кән. Ул кич­не Ба­кыр ба­тыр су­нар­чы­лык­тан кай­тып җи­теш­мә­гән. Юл адаш­ма­сын дип се­ңел­лә­ре зур итеп учак як­кан­нар һәм моң­ла­ны­шып җыр­лый баш­ла­ган­нар. Алар­ның са­гыш­ла­ры шул­ка­дәр дә ти­рән бул­ган ки, ят­кан җи­рен­нән Ку­зы ба­тыр алар­ның җыр­ла­рын ишет­кән һәм, йо­кы­сын­нан ай­нып, күз­лә­рен ач­кан. Ка­чып кы­на кил­гән. Кыз­лар­ны кү­реп ал­ган.

Ара­да иң кеч­ке­нә­лә­ре бар икән. Исе­ме Гөл­бо­ек бул­ган. Аның чи­бәр­ле­ген ка­ләм бе­лән язып, сүз бе­лән сөй­ләп бе­те­рер­лек тү­гел ди. Ку­зы ба­тыр шу­шы се­ңел­не күр­гән дә, шун­да ук га­шыйк та бул­ган. Күк­рә­ге­нә ка­дал­ган сөю угын­нан хәт­та күз­лә­ре тө­бен­нән кай­нар яшь­лә­ре дә бә­реп чык­кан. Егет үзен-үзе оныт­кан, хәт­та йо­кы­сыз да кал­ган.

Ул да тү­гел, ур­ман ягын­нан ба­һа­дир Ба­кыр ба­тыр­ның аваз сал­ган та­вы­шы ише­тел­гән:

— Мин­нән сез­ләр­гә сә­лам иреш­сен! Кай­тып җи­тәм, се­ңел­лә­рем!— дип әй­тә икән ул.

— Без­дән си­ңа сә­лам иреш­сен, иң сө­ек­ле аб­за­быз! Иле­без­гә бү­ре төш­те, ни уй­да­дыр, бел­ми­без! — дип җа­вап­ла­ган­нар ба­тыр­ның се­ңел­лә­ре.

Ку­зы ба­тыр үзе­нең мон­да­лы­гын се­ңел­ләр бе­леп ал­ган­лы­гын тө­шен­гән һәм юга­лып кал­ган. Хә­зер, то­рып, Ал­пам­ша­сы­на ат­ла­нып ка­чар иде дә, Гөл­бо­ек­ка төш­кән мә­хәб­бә­те аны мон­да гү­я­ки бәй­ләп куй­ган ши­кел­ле ит­кән. Ба­тыр ике ут ара­сын­да кал­ган. Шу­лай да ара­дан ул ике ут­ның бер­сен сай­лап, тә­вәк­кәл­ләр­гә уй­ла­ган.

Ме­нә Ба­кыр ба­тыр бе­лән Ку­зы ба­һа­дир йөз­гә-йөз оч­раш­кан­нар.

— ­Син ми­нем иле­мә ни өчен кер­дең? — ди­гән Ба­кыр ба­тыр, усал­ла­нып һәм ачу бе­лән: — Кем си­ңа рөх­сәт бир­де?

Сүз­нең бо­лай баш­ла­нып ки­тә­сен ал­дан ук бел­гән Ку­зы ба­һа­дир, ба­шын тү­бән иеп, үзе­нең сә­лам­нә­рен җит­кер­гән һәм үте­неч бе­лән җа­вап бир­гән:

— И бө­ек­ләр­нең бө­е­ге, ба­тыр­лар­ның ба­ты­ры Ба­кыр ­ба­һа­дир! Мин дөнья ги­зеп, гый­лем эз­ләп йө­рү­че бер­ егет бу­ла­мын. Бел­мә­дем, ял­гы­шып кер­гән­мен. Арып ­йо­кы­га тал­ган­мын... Төн бе­лән уя­нып кит­тем, си­нең се­ңел­лә­рең­нең җыр­ла­га­нын ишет­тем. Ара­да бер­се, күр­кәм ­йөз­ле, ма­тур та­выш­лы Гөл­бо­ек­ка кү­ңе­лем төш­те! Син ага ­да, син ата да бул­саң, бир аны ми­ңа кия­ү­гә? — дип
тез­лән­гән Ку­зы ба­һа­дир.

Әм­ма Ба­кыр ба­тыр­ның мо­ңа бик ачуы кил­гән һәм әйт­кән:

— Аһ, юнь­сез­ләр­нең юнь­се­зе, ах­мак­лар­ның ах­ма­гы! Га­и­лә­дән олы кыз­лар ки­теп бет­ми­чә, се­ңел­лә­ре кия­ү­гә чы­гар­мы? Югал күз ал­дым­нан!

Әм­ма Ку­зы ба­һа­дир ки­тәр­гә бер дә уй­ла­ма­ган: «Ә­гәр дә ми­ңа бир­мә­сәң, ул ва­кыт­та мин аны ур­лап алам!» — ди­гән.

Шун­да алар кы­лыч­ка то­тын­ган­нар һәм су­гы­ша баш­ла­ган­нар. Ба­кыр ба­һа­дир көч­ле бул­ган. Бер сел­тә­неп сук­кан, Ку­зы ба­тыр­ның сул ку­лын өзеп ал­ган. Әнә те­ге «О­ча баш» дип атал­ган кы­зыл оч­лы яр чи­тен кү­рә­сең­ме, ни­чек кү­тә­ре­леп то­ра, кул ба­шы сы­ман! Ул ме­нә шул Ку­зы ба­һа­дир­ның өзе­леп кал­ган сул ку­лы ин­де.

Мо­ңа йө­рә­ге әр­не­сә дә, Ку­зы ба­тыр би­ре­шер­гә уй­ла­ма­ган. Яра­сы­на күз дә сал­мый­ча, Ба­кыр ба­һа­дир­га кы­лы­чын кү­тәр­гән, аның тез­дән юга­ры җи­ре­нә, ку­әт­ле бо­ты­на чап­кан. Җа­ва­бын­да Ба­кыр ба­тыр сул ку­лы бе­лән Ку­зы­ның йө­зе­нә сук­кан, ул ча­лы­ша­еп кит­кән.

Көн су­гыш­кан­нар, төн су­гыш­кан­нар, яра­сыз җир­лә­ре кал­ма­ган. Ахыр­да ике­се­нең дә кө­че бет­кән. Шу­лай да хәл җы­яр­га уй­ла­ма­ган­нар. Алар­ның су­гыш­кан­на­рын кыз­лар ерак­тан кү­зә­теп тор­ган, апа­ла­ры исә Гөл­бо­ек­ны ачу­лан­ган­нар. Шун­да ул чын йө­рәк­тән әр­неп:

— И апа­ла­рым, егет кү­зе ми­ңа төш­кән­нән ни га­е­бем бар! Бо­лай чи­бәр бу­лып ту­ган­чы, ак­кош кы­на бул­сам­чы!—ди­гән.

Ул шу­лай дип әйт­кән, кө­тел­мә­гән хәл ки­леп чык­кан. Нәкъ шул ва­кыт­та күк­тән Сәм­руг ко­шы очып ба­ра икән. Гөл­бо­ек­ның сү­зен ишет­кән һәм аны ак­кош­ка әве­рел­дер­гән. Апа­ла­ры шак­лар кат­кан­нар. Шун­да Гөл­бо­ек түз­мә­гән:

—Мин ак­кош бул­гач, сез кар­га­лар бу­лы­гыз!— ди­гән.

Апа­ла­ры шун­да ук кар­кыл­дый баш­ла­ган­нар һәм кар­га­лар­га әве­рел­гән­нәр!

Ме­нә ни өчен кар­га­лар тау ба­шы­на җы­е­ла­лар һәм су­гыш­кан ба­һа­дир­лар­ны ка­рап то­ра­лар, бел­дең­ме?

Мин: «Ә­йе!» — ди­яр­гә ти­еш идем. Чын­нан да, Ка­ми­лә күр­сәт­кән кал­ку­лык ба­шын­да бер­ни­чә кар­га очы­нып-ку­нып, нәр­сә­гә­дер ку­а­нып кар­кыл­дый­лар. Әл­лә, чын­нан да, дө­рес ин­де ди­гән уй акыл биш­тә­рен­дә урын та­ба ал­мый­ча кай­наш­ты.

— Кү­рәм, ышан­мый­сың да үзең?

Ка­ми­лә­нең күз ка­ра­шын­нан арт­ка чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр ител­дем. Хә­зер бе­рәр сүз бе­лән ми­не ке­ше­лек­тән чы­га­рып таш­лый ин­де бу?

Юк, Ка­ми­лә алай эш­лә­мә­де, авы­зын гы­на ер­ды:

— ­Ку­рык­ма, мин си­не аша­мыйм, си­хер­че кы­зы ди­гәч тә...

 

XIII

Си­хер­че­ләр адәм ите ашый икән ди­гән­нә­рен ге­нә ишет­кә­лә­гә­нем бар иде. Ка­ми­лә­нең сү­зе җи­тә кал­ды. Хә­зер оты­ры ча­бып, авы­лы­быз­га та­ба шы­ла­чак­мын ин­де.

Тар­тыл­дым, тук­тап кал­дым. Шу­шы гы­на җит­мә­гән иде: кур­кып кач, имеш! Со­ңын­нан бө­тен авыл­га та­ра­тыр, көт тә тор!

Шу­лай итеп шул: яз­мы­шым­ны сы­нар­га бул­дым. Ка­ми­лә янын­да кур­как ку­ян төс­ле кал­ты­ран­ган хә­лем­дә то­рып кал­дым. Ме­нә хә­зер ул елан­га әве­ре­лер дә, ысыл­дый баш­лап, ми­не йо­тар ин­де...

Җы­лы ягым­лы ко­яш бо­лын-кыр­лар­ны сый­пап кү­тә­ре­лә бир­де. Кай­да­дыр ерак­та дөнья гө­жел­дәп то­ра иде. Ә-ә, әнә ул, мон­нан, кал­ку­лык­тан ях­шы кү­ре­нә, олы юл! Ма­ши­на­лар уң­га-сул­га йө­ге­ре­шеп, кай­лар­га­дыр ашы­га­лар, кем­нәр­не­дер алып ки­тә­ләр, кай­сы­ла­рын ка­бат ил­лә­ре­нә кай­та­ра­лар.

Шу­лай дөнь­я­лык­ка их­лас күз­лә­рем­не са­лып тор­ган­да, бә­рән һәм са­рык­лар­ның бәэл­дәш­кән та­выш­ла­рын­нан ай­нып кит­тем. Кө­тү йө­ри икән. Ми­нем ке­бек бер ма­лай озын чы­быр­кы­сын җил­кә аша гы­на урап бол­га­ды да гөлт­лә­теп ут­ла­рын чы­гар­ды. Шарт­ла­ган та­вы­шы бер кал­ку­лык­ның маң­га­ен­нан икен­че­се­нә ба­рып бә­рел­де, тау­лар йөт­ке­реп куй­ган­дай бул­ды­лар. Ка­ми­лә күр­сәт­кән те­ге кал­ку­лык­тан бер төр­кем кар­га­лар кү­тә­ре­леп, че­бен­нәр төс­ле азыш-ту­зыш кил­де­ләр дә ка­бат уты­рыш­ты­лар.

Ми­нем нин­ди уй­лар ки­че­рү­е­мә игъ­ти­бар да ит­мәс­тән, тор­мыш үз җае бе­лән дә­вам итә иде. Мө­га­ен шу­ны тою һәр­төр­ле уй­лар­дан азат итеп, Ка­ми­лә­гә: «Ша­яр­та­сың бит!» — ди­гән­дәй, ел­ма­еп ка­рат­ты. Аның үзе дә, әки­я­те дә ни­чек­тер көл­ке, ял­ган бер­нәр­сә бу­лып кал­ды. Җай-җай гы­на исеп куй­ган җи­ләс җил, җәй­ге туф­рак җы­лы­сы, хуш ис­ле тат­лы һа­ва, ир­тән­ге чык­лар бе­лән юын­ган­нан соң чис­та­ры­нып-кип­ше­ре­неп кал­ган үлән вә чә­чәк­ләр — бо­лар бар­сы да җән­нәт хә­бә­рен­нән иде­ләр. Әгәр дә шу­шы көн­дә туф­рак­ка бер та­як ты­гып, аны оны­тып кал­дыр­саң, ир­тә­гә ул, һич­шик­сез, яф­рак яр­ган, бер­се­көн­гә чә­чәк ат­кан, бер ат­на­дан җи­меш­лән­гән бу­лыр иде.

Мин үзем нәкъ шул та­як сый­фа­тын­да­гы хәл­дә­дер ин­де? Кү­ңел­дән юк-бар уй­лар ка­чып, го­ме­рем­дә бе­рен­че тап­кыр үз­гә бер кай­нар­лык­ның тән буй­лап йө­гер­гә­нен той­дым. Ка­ми­лә­нең шо­мырт ка­ра күз­лә­ре, эре бөд­рә­ләр бе­лән җил­дә ту­зын­ган чәч­лә­ре, кеч­те­ки бо­ры­ны, гел ел­ма­еп то­ру өчен ге­нә яра­тыл­ган бит оч­ла­ры мин, шә­һәр ма­ла­ен, си­хер­лә­де. Әйе, әйе, си­хер­лә­де! Мо­ның нәр­сә икән­ле­ген аң­ла­ма­ган хәл­дә җи­ңе­лә­еп кит­тем. Хә­зер ми­нем йө­рәк­тә­ге ят хис той­гы­сын­нан шы­та баш­ла­ган яшә­еш чи­я­се­нең тө­ше яры­лып ки­теп, бо­рын төр­тә­чәк һәм ул ара­да, үре­леп-үре­леп, ко­лак­лар­дан яф­рак­ла­ры үсеп чы­га­чак та те­лем­нән тат­лы җи­меш­лә­ре сүз бу­лып ко­е­ла­чак иде. Юк, ул ва­кыт­та мин, бо­лай ук уй­лый ал­мый идем бу­гай? Әм­ма хә­зер ях­шы бе­ләм: бу — мә­хәб­бәт бе­лән тәү­ге тап­кыр оч­ра­шу­ым бул­ган! Ке­ше­лек­кә, дөнь­я­га, яшә­еш­кә мә­хәб­бәт бе­лән оч­ра­шу­ым. Нин­ди ма­тур­лык­лар­ны то­яр­га өй­рәт­кән ул ми­не!

Көн­нәр­нең бе­рен­дә мо­ны һәр­кай­сы­быз та­тый­дыр ин­де? Кем­нәр ту­ган туф­рак­ла­рын­нан ае­рыл­гач, кем­нәр якын ке­ше­лә­рен югалт­кач һәм... Ә мин аның бе­лән авыл­да оч­раш­тым. Мо­ңа Ка­ми­лә этәр­геч яса­ды, һай, си­хер­че кы­зы!

Мин, чын­нан да, си­хер­лән­гән идем.

Хә­зер Ка­ми­лә­нең әки­ят­лә­рен­нән мәгъ­нә югал­ды. Ул сүз ар­ка­нын иш­те дә иш­те, ә мин ко­лак та сал­ма­дым. Те­ге ба­һа­дир­лар бе­лән ва­кый­га­лар ни­чек­ләр ге­нә бу­лып бет­кән­дер, бел­мим. Әм­ма шун­ысын ях­шы аң­лап кал­дым: мон­да­гы һәр тау вә кал­ку­лык, агач вә ку­ак­лык, ер­мак һәм чиш­мә-саз­лык­лар­ның, та­гын әл­лә нин­ди ге­нә нәр­сә­ләр­нең үз исем­нә­ре, сер­ле гыйб­рәт­ле хәл­лә­ре, тө­шен­чә вә аң­лат­ма­ла­ры бар икән. Әйе, шә­һәр ба­ла­сы өчен биг­рәк тә: авыл — әки­ят дөнь­я­сы. Мич ба­шын­да ятып ту­ды­рыл­ган тү­гел, бәл­ки яшә­еш­нең һәм тор­мыш­ла­ры­ның ба­ры­шы дә­ва­мын­да дөнь­я­лык­ның үзен­нән кү­че­реп бар кы­лын­ган, һәр­кем­нең имин­ле­ген, су­лы­шы­ның ир­кен­ле­ген тәэ­мин ит­кән, ру­хи көч­не вә җан­на­ры­ның ка­мил­ле­ген сак­ла­ган әки­ят дөнь­я­сы бу! Әгәр дә бо­лар оны­тыл­са, ата­дан ба­ла­га тап­шы­ры­лып кил­мә­сә, авыл­ның ко­ты ка­чар, ул үләр иде.

Бо­лар­ны да мин әле бү­ген ге­нә аң­ла­дым. Ә ул ва­кыт­та то­еп кал­ган гы­на бул­ган­мын­дыр?

Бө­тен­ләй икен­че ке­ше­гә әве­рел­дем төс­ле. Ми­нем дә те­ге авыл ма­лае төс­ле җил­кә аша чы­быр­кы бол­гап шарт­ла­та­сым, ап-ак бә­рән­нәр­не, вак вә йө­ге­рек адым­лы са­рык­лар­ны җәй­ләү­ләр­дә сыз­гыр­га­лап ку­га­лый­сым һәм йөр­тә­сем ки­леп кит­те. Кө­тү­че бу­лып...

Тын­чу һәм ясан­ган шә­һәр урам­на­рын­нан йө­зе­мә бу­ялып кал­ган ак­шар шун­да ко­е­лып төш­кән­дер дә әки­ят дөнья­сы­на аяк бас­кан­мын­дыр ин­де?

 

XIV

Ур­ман ми­не үз ба­ла­сын кар­шы ал­ган төс­ле ко­ча­гы­на ка­бул ит­те.

Бер җи­ләк­ле алан­нан икен­че­се­нә чык­тык. Кып-кы­зыл, авыз­да эри тор­ган ка­ен җи­ләк­лә­ре бе­лән сый­лан­дык. Ка­ми­лә мон­да һәр җир­не, һәр­бер ку­ак­лык­ны ди­яр­лек бе­лә иде. Аңа ия­реп йө­ри тор­гач, дөнь­ям­ны оныт­тым. Ур­ман гөм­бә­гә һәм һәр­төр­ле сый­лар­га бик бай иде. Ки­нәт күк­ләр тет­рәп куй­ды. Кү­тә­ре­леп ка­ра­сак, итә­ге­без­гә ди­яр­лек ба­сып, ка­ра-куч­кыл кур­гаш бо­лыт­лар яшен таш­ла­рын уй­на­та иде­ләр. Көн эс­се­ле­ге җи­ләс һа­ва бе­лән алы­шын­ды, мин кур­ка кал­дым. Яң­гыр­да кал­сак, ниш­ләр­без?

— Тоз тү­гел, эре­мә­без әле! — дип, Ка­ми­лә­нең исе дә кит­мә­де.— Кил­ми ул мон­да, ти­сә дә — итәк очы бе­лән ге­нә ка­гы­лып ки­тәр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных