ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 4 страница
МИЛЛИ ТАРИХ ЧИКЛӘРЕ Хикәят
Татар, урыс, украин бер купеда баралар икән. Әүвәле татарны ачуланганнар: — Син, татар,— дип,— безне ничә йөз еллар буена иза чиктердең, бездән ясак түләттең! Империя тоткан халык — хәерсез халык ул! Аннары урыска күчкәннәр һәм: — Син дә инде дүрт йөз еллап империя тоттың... Синең ирегең өчен сугыштык, синең бәхетең өчен тырыштык, бер дә безне рәхәт яшәтмәдең!— дип ачуланганнар. Чират украинга җиткән. — Нәрсә?— ди икән бу.— Минем империя тотканым юк! Исегез киткән... Татарның дегетенә буялып, урысның газын иснәп яшим икән, моның өчен миңа кайтарма-компенсация түләвегез тиешле!
БЕЛЕП СӨЙЛИ Хикәят
Бер урысның кызы татарга кияүгә чыгам дип әти-әнисенең котын алган. Болар аптырап утыралар, ди. — Яратам дип әйтә бит!— ди икән әнисе. — Шулай ди шул!— ди икән әтисе. — Диннән дә язам, аның динен алам. Ислам дине — Аллаһының адәмнәргә тапшырган соңгы хакыйкате. Аңа күчүне дөреслеккә чыгара,— ди икән әнисе. — Шулай ди шул!— дип җөпли әтисе. — Аның өчен утка да керәм, суга да төшәм ди бит,— диярәк уфтана әнисе. — Анысы инде,— дип әйтеп куя әтисе,— татарга чыккач, утка да төште, суга да батты дигән сүз! Белеп сөйләве.
БУЛДЫКЛЫ РӘИС Хикәят
Бер күмхуҗ рәисе, йөрәгенә кодрәт оялапмы шунда, авыл урамыннан җан-фәрманга чабып барган тракторны туктата. Тагылган сабаны да бар икән моның. Тракторчыдан сорый рәис: — Син кая барасың?— ди.— Өйлә җитеп килә бит инде! — Эшкә барам, аргы басуны сөрергә,— ди тракторчы. — Нинди эшкә бару,— ди рәис, ачуланырга итеп,— эштән кайтыр вакыт җиткәндә? — И, белмәдем бит,— ди тракторчы, мин әле, кайтырга иртә дип, бирге басуны сөреп бетердем дә, аргысына күчеп маташа идем. Эштән кайтырга вакыт җиттемени, рәхмәт яугыры?!. Тракторын бора да кайтып китә.
ТЕЛЕФОН РӘХӘТЕ Хикәят
Автобуста бер әби, теленә салына-салына, әле генә Маһруй дигәнен ачуланып ташлады, аннары Әнисә дигәненә дә эләкте. Ну, сүзләрне кызганмады да инде. Уңыма-сулыма карыйм. Сөйләшкән-ачуланган кешеләре дә күренми. “Саташа торгандыр бу әби, акылы киткәндер, ахрысы!”— дип уйлап өлгермәдем, колагыннан кесә телефонын төшерде. Минем акылга да барып җитте: хәзерге технологияләр үсеше рәхәтләндерә халыкны! Телефоны тәрәзәсеннән әби бик озак нәрсәдер эзләп аптырады. Аннары миннән сорады: — Кем белән сөйләштем соң әле мин? Сәкинә белән бит? Тәрәзәсеннән карап кына әйт әле! Карадым. Соңгы сөйләшкән кешесенең исеме чыкты. — Маһруй әби белән сөйләшкәнсез!— дидем. — И чукынгыры,— диде әби,— Сәкинә белән дип торам.
ҮЗЕБЕЗНЕКЕНӘ — ЯРЫЙ Хикәят
Кояшта кызынып йоклап яткан мәче янына килеп, чеби сорый икән: — Син кем буласың? Мәченең, әлбәттә, мыегы гына селкенеп куя. Чеби: “Әһә, бу моны тартырга кушты булса кирәк!”— дип, мәченең чыннан да мыегыннан тарта. Тегенең психы чыгып, сикереп тора, чебине эләктереп алмакчы була, әмма тавыклар патшасы әтәчнең монда гына йөрүен күреп ала да: — Мин сезнең колыгыз булам, чеби туганым!— дип җавап бирә. Шулай да ачуыннан йоннары көеп чыгардай була, чеби исә утлы табага тагын да май өсти: — Ә, ишәгебез инде, алайса, ул вакытта йокласаң да ярый!— дип үз юлы белән китеп бара.
СҮЗ ХИКМӘТЕ Хикәят
Адәмнең күңелендә ни булса, теленә шул чыга, имеш. Күңеле усалларның теле дә усаллык белән газаплый, күңеле йомшак затларның теле дә йомшаклык үрнәге була, ди. Бер кеше бик тә усал икән, чит-ятларны гына түгел, үз гаиләсен дә шул теле белән “утта көйдерә” бу. Бервакыт хатыны түзми, моңарга әйтә: — Син — җәһәннәми!— ди. Адәм аңлап ала һәм: — Аллаһы тәгалә бәндәләренең туры сүзле булуын сөя!— дип белдерә. Хатыны да югалып калмый: — Туры сүзеңдә ни хикмәт, әгәр дә ул буш искән җил кебек сукыр, яңгырсыз кара болыт кебек игелексез булгач,— дип җавап бирә.— Сүз ул саф сулы чишмә кебек, әмма тәнне түгел, җанны сугарыр өчен бар кылынган.
БЕР ЯВЫЗГА — БЕР ИПЛЕ Хикәят
Бер иргә хатыны тынгы бирми аптырата: — Синең кебеккә барганчы, коры таякка ябышып йөрүең мең артык!— ди.— Әнә кешеләрнең ирләре, матур итеп тә яшиләр инде. Ә синең ни кулыңнан, ни телеңнән килмәде! Ире эндәшми. Хатыны һаман саен котыра бара: — Син бит үзеңне яклап, акланып сүз дә әйтә алмыйсың. Бакча карачкысы сыман телсез бит син. Карга да күтәреп китми бит сине!— дип зәһәрләнә. Шунда гына ире: — Аллаһы тәгалә, җаннарны бар кылганда, бер яхшыга — бер яман, бер чибәргә — бер ямьсез, бер уңганга — бер булдыксыз дип ясый торгач, син яхшы булсынга миңа яман атлы калырга туры килде инде,— дип җавап бирә.
КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРМӘСӘ Хикәят
Бәрәңге әрчегәндә бер хатынның бармагы киселеп киткән. Бүлмә буйлап кан агызып йөгереп йөри икән бу. Аңа башкалар: — Китер, бармагыңны бәйлик, авыртуы басылыр,— диләр. Юк, ә бу һаман йөгереп йөри: — Шул кирәк аңа,— ди,— авыртсын, пычакка башка вакытта күрә торып барып кермәс, җаена гына кыланыр! — Нигә алай булгач үзең йөгереп йөрисең соң? Бармакны җәзалыйм дип үзеңне газаплыйсың,— диләр моңа. — Бик шулай да бит,— ди бу хатын,— әмма бармакның, башы булса да, күзләре юк, ә күзләр маңгаемда иде, югыйсә. Менә шуңа күрә дә йөгереп йөрим инде мин. Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең — ботак тишеге, диләрме? Күңелем-җаным бармагыма төшеп, үз гаебен күреп менсен, дим!
ҮТКЕН ПЫЧАК БӘЛАСЕ Хикәят
Бер хатын ирен ачулана: — Пычакларны бик үткен кайрагансың, бармакларымны өзеп чыгарырга гына торалар!— дип. — Соң,— ди ире, иреннәрен турсайтып,— сиңа үткенләсәң дә ярап булмый, үткенләмәсәң дә. — Менә шул шул менә,— ди хатыны да,— аларны даими үткенләп торсаң, алай булмас иделәр. Мин бит синең үтмәс пычакларыңа күнегеп беткән. — Ярый. Алайса,— ди ире, бер дә югалып калмыйча,— китер пычакларны, таш суеп керим, хәзер үтмәсләнерләр! Син дә элеккечә үтмәс пычаклар белән, курыкмыйча үз эшеңне башкарырсың! — Бар-бар, шулай ит әле, ирем,— ди хатыны да, исе китмичә,— үзеңнән бәрәңге әрчетермен!
НӘСИХӘТ ҖАЕ Хикәят
Чебигә әтәч акыл сабагы өйрәтә икән: — Сак була белергә кирәк. Әнә, күрәсеңме, күктә очып йөрүче каракош тилгән хәтерләп кенә тора. Ваемсыз чагыңда төшә дә тырнагына эләктереп алып китә, харап кына буласың!— дип. Чеби сорый: — Ул сине дә алып китәме соң? — Юк,— ди әтәч,— мин олы бит, көче җитми аның миңа! — Соң, алай булгач, бигрәк яхшы,— ди чеби.— Ул миңа тырнакларын суза башласа, син аның кирәген бирә аласың. Куып җибәрерсең! — Һи, бик шулай итәр идем дә,— ди әтәч,— әмма ул каракош күренүгә — котым кача. Син инде минем нәсихәтемне тот, әмма, бәлагә тарсаң, ярдәмемне өмет итә күрмә.
ЭТЛЕ-МӘЧЕЛЕ Хикәят
Ике эт сугышканын бер мәче капка баганасы өстендә карап утыра, ә үзе тегеләргә дәрт бирә: — Тунын ерт, борыныннан каптыр, койрыгын тешлә! Менә шулай, менә шулай! Этләр сугышудан тәмам арып-алҗып туктыйлар. Бераздан берсе сорый: — Без нәрсә өчен сугыштык соң әле? — Әнә теге, капка баганасы өстендә утырган мәче аркасында бугай,— ди икенчесе.— Ул сиңа минем тунымны ертырга, борынымнан каптырырга, койрыгымнан тешләргә котыртып утырды. — Менә нәрсә икән әле,— ди шунда беренчесе.— Ә мин аны синең яклы дигән идем. Кара әле икейөзлене, тотып ашарга кирәк үзен! Һәм этләр шул мәчегә ташланганнар.
РИЗЫК ХИКМӘТЕ Хикәят
Бер эт кабырга кимереп ята. Аның янына икенчесе килә, иреннәрен ялый, селәгәйләре ага. — Кара әле, әйе, агай-эне,— ди,— миңа да калдырырсыңмы? — Кызык икәнсең син,— дип җавап бирә аңа кабырга кимерүчесе.— Моны миңа хуҗам тугыры хезмәтем өчен бирде. Беләсең бит аларга ялагайлануның нинди авыр гамәл икәнлеген! — И-и,— ди теге селәгәй эт,— мин дә алай эшләп карадым, аяк табанына кадәр яладым. Әмма сыңар кисәк тә биргәне юк. — Юләр,— ди аңа кабырга кимергәне,— авызыңа шундый сыйрак керергә маташкан, ә син ялап кына калгансың. Кабып йотарга кирәк иде адәме белән... Менә шуңа күрә кабырга да эләкми инде сиңа!
МУЛЛЫК ХИКМӘТЕ Хикәят
Этләрдә эт киңәше этләрчә булыр, диләр. Дөрестер инде, юкса телгә шулай дип кермәс иде. Авыл мулласына бер агай тормыштан зарлана икән, ә аннары, ялгышып китеп, Аллаһыны да теленә алган: — Нинди гөнаһларым өчен ул мине болай җәзалый икән?— дип. Мулла аны тыңлап-тыңлап торган да, янындагы бер китапны ачып укып күрсәткәч, әйтә ди: — Син зәкәт бирдеңме? Гашура тапшырдыңмы? Мәчеткә дип садака илттеңме? Ашка кунаклар чакырдыңмы?.. Һәм ул шулай тезеп-тезеп киткән. Агай тыңлап-тыңлап торган да: — И тәре,— дип әйткән,— мин әле дөньямның авырлыгын ялгышлык белән сәрхушларга хәер бирүем аркасында дигән идем, баксам, сәбәбе бик аздан гына торган икән! Мулланы кайгыртырга кирәк булган!
СӨЯКТӘМЕНИ ХИКМӘТ Хикәят
Бүре, бер кәҗә артыннан чабып килә торгач, турыдан кистерим дип сикереп, абайламавы аркасында нәкъ арысланнар аранына барып төшкән. — Менә,— ди икән ата арыслан,— Аллаһының кодрәте зур аның, бирим дисә колына, китереп сала алдыңа! Шунда ук бер көтү бала-чагасы: — Миңа сыйрагы, миңа майлы кабыргасы!— дип, йөгерешеп килеп тә җиткәннәр. Бүренең коты тәненнән төшеп киткән, шулай да әйтә икән бу: — Менә, Арысланым-падишаһым, сезгә рәхмәтем зур булды гомергә. Сез миңа үгездән соң татлы сөякләр калдырып, затлы өстәлләр кордырдыгыз. Шуларны исемә төшереп, сезгә дип бер кәҗәне куып килә идем, гаиләгез ишле булуны күреп, үгез китергәндә яхшы икән, дидем, кәҗәне кайтарып җибәрдем. Шулай да белешим, үзләре нәрсә әйтер икән диярәк каршыгызга килүем иде! Арысланга моның сүзләре хуш килгән. Үзе уйлый икән: “Бүре — төлке түгел инде ул, алдый белми. Сүзе дөрестер!”— дип. Ә аннары әйткән: — Ярый алай булгач, бар, башта үгезеңне алып кил, аннары синең хакта уйларбыз! Бүре, исән-сау котылуына сөенеп, үз юлы белән китеп барган. Шулай да, коты урынына кайткач, уйлый икән бу: “Арыслан кадәр арысланны алдадым. Әмма ул мине моның өчен гафу итмәс. Әллә барып гафу үтенимме?”— дип. Шунда юлына төлке очраган. Хәлне аңарга сөйләп биргән. Төлке әйткән: — Һәм дөрес! Киттек, мин нәкъ аңа бара идем. Хәлеңне аңлатырмын, гафу итәр! Китәләр. Арысланнар аранына барып керәләр. Тегеләр ажгырышып каршы ала. Төлке: — Арысланым-падишаһым, менә, минем бурычым бар иде. Тере бүре алып килдем, итен ашарсыз, тунын аяк астыгызга салырсыз!— ди. Бичара бүренең тагын коты оча. Үзен төлке нинди бәла авызына алып килгәнен аңлап, тизрәк моннан качып котылмакчы, таймакчы була. Әмма аны арыслан туктатырга өлгерә: — Юк инде, төлке агай,— ди,— мин бу бүрене үгез алып килергә җибәргән идем. Син аны хәйләң белән юлыннан боргансың! Төлке шунда ук акылына килә һәм: — Шулайрак булды шул!— дип елмая.— Ул үз җилкәсенә сездән төшерелгән эшне зур авырлыкка санап, булдыра алмамын, үзен тотып ашавыгыз хәерлерәк дигәч, аның сүзенә ышанып, монда ияртеп алып килгән идем. Сүземдә ялган юк, үзеннән сорагыз!— ди. Бүренең тагын да куркуыннан сөякләре тәненә тартылып торган тиресе эчендә капчыктагы кебек шалтыр-шолтыр киләләр. Арыслан бу хәлне күрә дә, бүрегә: — Агай-эне, майлы калҗа ашарга кирәк, юкса, калдык-постык сөяк җыеп йөреп, эчең тәмам шулар белән генә тулган!— дип киңәшен бирә, аннары, алардан чирканып, икесен дә үз юлларына җибәрә.
ҖӘННӘТЛЕ НӘСИХӘТ Хикәят
Бер авыл мулласы озын-озак итеп хөтбә укырга, нәсихәтләр сөйләргә бик тә ярата икән. Илһамланып китеп, әллә кайлардагы тәмугларны һәм җәннәтләрне дә, Буракка атланган Мөхәммәд пәйгамбәребез белән бергә булып кайткандай, бер дә аптырап тормыйча, сүзләрендә йөреп чыгучан, ди. Шулай бервакыт, авыл агайларын тәмам алҗытып бетергәч, арадан берсе бүлдереп сорый моңардан: — Карагыз әле, хәзрәт, безнең сүз башы нәрсә иде соң әле?— дип. — Сезнекен белмим,— дип җавап бирә ачуы килгән мулла,— әмма безнеке башыңа җитү белән тәмамланмагае! Җәннәткә кереп барганда гына, юлымнан туктатып, кире борып маташуыңны әйтер идем инде!
НАДАНЛЫК КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ Хикәят
Дөянең мөфти булуы мәгълүм факт. Бервакыт бу ни сәбәпледер ишәкне казый итеп куярга тәкъдим иткән. — Менә,— ди икән,— безнең ишәк кебек акыллы хайван юк. Бер эшкә дә катнашмый, бәхәсләрдә бүлдереп аптыратмый. Аңардан да дөрес затны атый алмыйм! — Надан түгелме соң ул?— диләр моңа. — Анысы да зыянсыз,— ди дөя,— мин үзем дә галим заттан түгел идем. Менә мөфтилек чалмасын киеп алгач, үземне надан дип атарга кайсыгызның башына килер? Бездә шулай бит ул, урынга бәйле һәммәсе дә! Биек урын наданны да галим ясау көченә ия. Шулаймы, ишәк? — Әйе, һәм дөрес,— дигән ишәк.— Дөябезнең наданлыгы куркыныч түгел, тик менә ахмаклыгы гына куркыта!
ИМАМЛЫК ТАЛӘПЛӘРЕ Хикәят
Хайваннар дөньясы дингә керергә булган. Мәчет тә төзеткәннәр. Имам сайлыйлар икән. Шәригатьчә булсын дип өч таләпне алга чыгарганнар: беренчедән, имам мөлаем сүзле кирәк, икенчедән, имамның тавышы колакка ятышлы булу кирәк, өченчедән, имамның гадәтләре яхшыдан булу фарыз, ягъни аракы эчү, тәмәке тарту, чит-ят хатын-кызга хыялый күз салу кебек сыйфатлары күренмәсен! Әтәчкә әйтәләр ди: — Син мәзин булырсың, тавышың да көр, иртә уянасың! Бу урынга синнән дә яхшысы юк! Ә менә имамлыкка кемне дип торасыз? — Үзебезне дип тора идек әле,— дигән әтәч, бер дә аптырап калмыйча. — Ни өчен алай уйлаган идегез? — Соң, минем бит хатыннарым ишле, ә сезнеке — берәр генә! Имамлыкка миннән дә кулай кем бар, шулай булгач?— дип әтәч аңлатып биргән.— Чит-ятларга күз салырга да вакыт калмый.
ТАВЫКЛАР ХӘЙЛӘСЕ Хикәят
Бер тавыкның гадәтенә кыткылдап йөрү кергән. Моның белән ни булды икән дип аптырыйлар башкалары. Җавап кына таба алмыйлар. Шулай башлары каткач, үзеннән сорарга итәләр: — И ахирәткәем, син нишләп болай туктаусыз кыткылдап йөрисең, бераз тынып тормассыңмы? — Үзем дә болай йөреп аптырап беттем инде,— дигән бу тавык.— Әтәчебез миңа бер дә игътибар итми башлады, шуны гына кызыктыру иде теләгем! Аның бу җавабын ишеткәч, һәммә тавыклар котырып “җырларга” керешкәннәр. Ә теге тавык инде шым гына йөри икән. Әтәч моңардан үз итеп кенә сораган ди: — Ни булган боларга? — Миннән көнләшүләре!— дип җавап биргән ул тавык.
ТӨЛКЕНЕ АЛДАУ ҖАЕ Хикәят
Куян артыннан төлке куып бара. Тәмам хәлдән китә, аннары: — Карагыз әле, Куян дустым,— ди,— бераз туктап торсагызчы, сулышым кысылды, ял итеп алыйк! Туктыйлар. Төлке тагын әйтә: — Нәрсә дип шушы кадәр чабасыз? — Сездән качам!— ди куян. — Нигә? — Тотсагыз, ашыйсыз бит! — Ә әйе бит әле!— ди дә, төлке тагын куянны куа башлый. Урманны өч әйләнәләр. Дүртенчесендә төлкенең тагын хәле бетә. Туктарга, ял итеп алырга сорый. — Юк әле,— ди куян,— миңа болай йөгереп йөрү бик ошады, тагын бер әйләнеп килим дә... Сез ял итә торыгыз!— дип китеп тә бара. Төлке: “Әһә, моны әйләнеп килгәненә кадәр көтим. Авызыма үзе барып керер!”— ди, сөенеп. Сөйләүләренә караганда, әле һаман да көтеп утыра икән.
КӘҖӘ ЧОКЫРЫ Хикәят
Хуҗаның бакчасына кәҗә кереп аптыраткач, баз казып, ялганчы чокыры ясап, өстенә кәбестә яфраклары ташлый бу. Кәҗә, гадәтенчә, аның бакчасына ияләнгән сукмагы буйлап керә һәм теге ялганчы чокырга төшә. Кычкырып ята башлый. Хуҗа килә дә: — Әһә, эләктеңме, мур кыргыры!— дип сөенечен белдерә. Әмма кәҗә чокыр төбендә нидер таба, иснәнә. Хуҗа: — Нәрсә таптың анда?— ди. Кәҗә: — И Хуҗа, чокыр казып дөрес эшләгәнсез, әмма хәзинәгә җиткәч кенә туктагансыз. Монда никадәр энҗе-мәрҗән, шуларны чүплим!— дип сөйләнергә тотына. — Тимә, калдыр, чокырны мин казыдым, хәзинәсе дә минеке!— дип, Хуҗа чокыр төбенә төшә. Ул да түгел, аның сыртына сикереп менеп, кәҗә чокырдан чыгып та кача. Хуҗа алдануын чокыр төбендә генә белеп ала.
ЧИБӘРЛЕК ХӘСРӘТЕ Хикәят
Аккошлар суда йөзгәннәрендә, үзләренең күләгәләрен күреп, чибәрлекләренә аһ итәләр, шулай сурәтләренә сихерләнәләр. Гүзәл хатыннар да алар халәтендә, имеш. Көзгедән үзләрен күреп, бу матурлыктан аерыла алмыйча сәгатьләр-минутлар буе утыралар-утыралар һәм утыралар. Шулай бер чибәр кыз көзгедән сорый: — Мин гүзәл бит, әйеме? Көзге эндәшми. — Нәрсә,— ди кыз,— минем чибәрлектән телеңне йоттыңмы әллә? — Анысы йотуын йотмадым,— дип җавап бирә көзге,— әмма көне буе сиңа карап утырудан гына туйдым. Бер дә ял иткәнем юк. Көндез дә, төнлә дә каршымнан китмисең. Башка эше юк микәнни бу кызның дип аптыравым!
ЧӘЧ АЛУ ОСТАЛЫГЫ Хикәят
Тавык чәчтараш-ханә ачкан. Бик тырышып, җиренә җиткереп эшли икән бу. Кискән чәчләр дә бик матур чыгалар. Әмма эше озак бара, бер дә мантый, баеп китә алмыйча изалана. Байлыкта һәм муллыкта яшәүче чәч кисүчеләрдән сораштырып карый, бер дә серләрен чишмиләр. Һәм менә аңарга берәү мондый киңәш бирә: — Син,— ди ул,— һәммә җире дә килерлек итеп кисә торгансыңдыр. Аның өчен бик күп вакыт сарыф ителә... Аны башкача да эшләп була бит: аннан-моннан гына кыркы да чыгар, кыркы да чыгар. Ханәңә килүчеләр дә күбәер, үзең дә баерсың! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|