Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 9 страница




Са­рым­сак алам дип бар­ган идем, са­рым­сак ба­за­рын­нан са­рым­сак­сыз кай­тып кит­тем.

 

 

ИЛ САН­ДУ­ГА­ЧЫ

Хи­кә­ят

 

Бер чып­чык, ты­ры­ша тор­гач, үзен сан­ду­гач дип та­ныт­кан. Аның чыр­кыл­дау­ла­ры­на һәм­мә хай­ва­нат таң-га­җә­еп итү­дә икән. Хәт­та мах­сус фәр­ман чы­га­рып, аңа “Хай­ва­нат җыр­чы­сы” исе­мен бир­гән­нәр. Ул үзе­нең чын мәгъ­нә­сен­дә сан­ду­гач бу­лу­ы­на шик­лән­ми баш­ла­ган, кош-ки­ек хал­кы да шун­дый ук фи­кер­дә икән. Га­зе­та­лар мак­тый мо­ны, ра­дио, те­ле­ви­де­ние. Ки­тап ар­ты ки­та­бы ба­сы­лып чы­га. Укып ка­ра­ган ке­ше дә юк, югый­сә.

Әм­ма ада­шып­мы бу ил­гә Сан­ду­гач ки­леп кер­гән. Сай­рап җи­бәр­гән.

— Кит мон­нан!— дип, аны куа баш­ла­ган­нар бо­лар.— Без­нең ко­лак­ла­ры­быз си­нең җы­ры­ңа кү­нек­мә­гән, без­гә чыр­кыл­да­ган та­выш ил­һам би­рә, син үзең­не сан­ду­гач ди­гән­дә ял­гы­ша­сың, адәм көл­ке­се!

Бу то­ма­на хай­ва­нат­ны кал­ды­рып, Сан­ду­гач очып ки­теп бар­ган.

 

 

ДИН МӘҖ­ЛЕ­СЕ ТӘР­ТИП­ЛӘ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Дин мәҗ­ле­се­нә бар­дым. Хәз­рә­те­без бик тә ол­пат ке­ше иде. Мәҗ­лес­тә­ге­ләр­гә ал­дан сүз би­реп, Коръ­ән­нән аять­ләр укыр­га со­ра­ды. Мон­дый рә­веш элек­ләр­не ми­ңа ошый тор­ган иде. Ха­лык ара­сын­да Коръ­ән­не бе­лү­че­ләр бар исә дә, бер күр­кәм ба­ла “Әл­хәм­де” су­рә­сен укы­гач, әй­тер­гә ти­еш­ле тап­тым:

— Мәҗ­ле­се­без­нең има­мы дип, хәз­рәт, сезне та­ны­дык. Сез­нең ча­кы­ры­лу­ы­гыз шул сә­бәп илә иде. Ин­де сез­гә ое­дык!— ди­дем.

Дин мәҗ­ле­се та­лә­бе шу­шы бул­ган­лык­тан, хәз­рәт ни­я­тен­дә­ге су­рә­ләр­не ма­тур итеп укы­ды. Кү­ңел­ләр хуш­лан­ды. Әм­ма сүз­лә­ре­мә ка­нә­гать­сез итү­че­ләр та­был­ган­лы­гы ахыр­да бил­ге­ле бул­ды. Алар­га аң­ла­тыр­га мәҗ­бү­ри­ят кү­рен­де.

Мин:

— Имам­нар — пәй­гам­бә­ре­безнең эшен дә­вам ит­те­рү­че­ләр. Аларның эше — Коръ­ән уку, без­не­ке — аңа ою!— ди­дем, ка­бат­ла­нып.

 

 

СҮЗ ӨС­ТЕН­ЛЕ­ГЕ

Хи­кә­ят

 

— Дин мәҗ­ле­сен­дә кем­нең сү­зе өс­тен?— ди­де­ләр.

Мин:

— Ал­лаһ сү­зе өс­тен!— ди­дем.

— Ни­гә алай әй­тә­сез?— ди­де­ләр.

— Чөн­ки җә­мә­гать бе­лән без имам­га ое­дык, ул Коръ­ән аять­лә­рен укы­ды. Без тың­лап кы­на утыр­дык, шу­ңа кү­рә Ал­лаһ сү­зе өс­тен,— дип аң­лат­ма бир­дем.

— Без бит Коръ­ән сүз­лә­рен аң­ла­мый­быз, укый гы­на бе­лә­без!— ди­гән мөэ­мин­нәр дә та­был­ды.

— Дө­рес,— ди­дем,— чөн­ки ул га­рәп те­лен­дә, пәйгамбәребез Мөхәммәд гарәп булган, шуңа да гарәпчә иң­де­рел­гән. Әмма, гарәпчә булса да Коръәнне пәйгабәребез чорындагы гарәпләрдән шактыйлары аңламаганнар. Исламга каршы чыкканнар. Хәер, без дә әле, үз ана те­ле­без­дә үза­ра сөй­ләш­еп тә, бер-бе­ре­без­не аң­лап бе­тер­ми­без. Фи­кер йөр­тү­е­без, кү­зал­ла­вы­быз, тор­мыш тәҗ­ри­бә­лә­ре­без төр­ле­чә бу­лу­дан ул шу­шы­лай. Хик­мәт үзе­без­дә, югый­сә. Әм­ма бе­ре­без­гә икен­че­без, дөресне аң­ла­тыр­га ты­ры­шып, та­выш­ла­ны­шу­дан ар­тык­ка үт­кә­не­без бар­мы? Аллаһ сүзен тыңлаудан да хәзергә өстене безнең өчен юк сыман!

 

 

КҮЗ КҮ­РЕП, КО­ЛАК ИШЕ­ТЕП...

Хи­кә­ят

 

Су бу­е­на ма­тур җәй көн­не ту­гай­га төш­тем. Ар­гы ба­шын­да гөл­бак­ча иде. Шун­да кү­лә­гә­лек та­бып утыр­дым. Әм­ма кош­лар сай­ра­вы­на хәй­ран ит­тем. Бәл­ки ва­кы­ты шун­дый­дыр?

Уй­лап бе­тер­мә­дем, ак­лы-ка­ра­лы, озын кой­рык­лы бер кош кү­рен­де. Җән­нәт­тә­ге та­вис ко­шы­дыр, имеш.

Аның та­вы­шы­на га­җәп­лән­дем. Мин бит ул кош­ны ма­тур итеп сай­рый дип ке­ше­ләр­дән ни­чә­мә тап­кыр­лар ишет­кә­нем бар иде.

Ул кош оч­кач, аның уры­ны­на бер кеч­ке­нә кош кил­де. Сай­рап җи­бәр­де. Аның та­вы­шы­на һәм җы­ры­на кү­ңе­лем хуш­лан­ды. Со­ра­дым:

— Те­ге, сез­дән ал­да сай­ра­ган кош та­вис тү­гел иде­ме?

— Ә-ә, са­ес­кан­ны әй­тә­сез­ме?— ди­де ул ми­ңа җа­ва­бын­да.— Ял­гы­шу­чы бер сез ге­нә тү­гел. Әм­ма шу­ны­сы га­җәп: күз бе­лән кү­реп, ко­лак бе­лән ише­теп то­рып, ни­чек ал­дан­мак ки­рәк икән?

 

 

ИШӘК­ЛӘР СӨХ­БӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Бер язу­чы әфән­де үзе­нең та­ны­шы­на, бик үтен­гәч­тер ин­де, ки­тап бү­ләк ит­кән. Аның тыш­лы­гы­на: “Хә­зер­ге бай­лар ки­тап са­тып ала бел­ми, шу­ңа да укы­мый­лар, яр­лы­лар са­тып алыр­лар иде, акчалары юк, шу­ңа да укый ал­мый­лар”,— дип баш­лап ки­теп, озын гы­на юл­ла­ма да бе­тек­лә­гән.

Дус­ты аның ки­та­бын укып чык­кан һәм ахы­ры­на бо­лай дип язып куй­ган: “Күз­ле­ләр хә­зер­ге за­ман­да хә­реф та­ны­мый­лар, сан гы­на кү­рә­ләр, күз­сез­ләр исә укый ал­мый­лар. Бу ки­тап­ны укып чык­тым, аң­ла­ма­дым!”— дип.

Язу­чы әфән­де алар­да ку­нак­та икән. Шу­шы язу­га юлык­кан һәм аңар­га өс­тәп язып куй­ган: “И­шәк­нең дус­ты ишәк за­тын­нан бул­мыйча, нин­ди заттан бул­сын ди ин­де?”

 

 

БӘН­ДӘ­ЛӘР ХӘ­ВЕ­ФЕ

Хи­кә­ят

 

Адәм­дә, бел­мә­сә дә, якын­ча гы­на хә­бәр­дар бу­лып та, мәсь­ә­лә­нең тө­бе­нә төш­кән акыл­лы баш ке­бек сөй­лә­шү га­лә­мә­те бар, имеш. Дөнья шу­лар­га ия­реп са­та­шу­дан гый­ба­рәт, ди­ләр.

Яхъя Ка­зый бу мәсь­ә­лә­дә бо­лай дип әйт­кән:

— Адәм ба­ла­сы гый­лем­не дә, на­дан­лык­ны да үзе ту­ды­ра.

— Ә алар­ның кай­сы­ның чи­ге бар?— дип со­ра­ган­нар мөэ­мин­нәр.

— Ике­се­нең иге-чи­ге юк,— дип җа­вап бир­гән ул.— Алар дәрья ке­бек, адәм ба­ла­сы яи­сә гый­лем­гә чу­ма, яки на­дан­лык­ка ба­та. Шу­ны­сы кы­зык­лы, гарык булучыларның ике­се дә нин­ди хәл­ләр­гә ду­чар бу­лу­ла­рын аң­ла­мый­лар һәм үзләрен, дө­рес эш­ли­без, бә­хе­те­без ка­мил, дип күз ал­ла­ры­на ки­те­рә­ләр.

 

 

КЫШ­ТАН СОҢ ЯЗ

Хи­кә­ят

 

Дөнья буй­лап йөр­гә­нем­дә бер шә­һәр­гә юлым төш­те. Эче ту­лы ха­лык иде. Һәм­мә­се дә шау­ла­ша­лар, ри­за­сыз­лар. Әй­те­шү­че­ләр һәм тарт­ка­ла­шу­чы­лар­дан чит­тә мо­ңа­еп кы­на бер ба­бай ба­сып то­ра.

Аның яны­на җи­теп:

— Бо­лар­га ни бул­ды икән?— дип со­ра­дым.

— И улым,— ди­де ул,— мин бу шә­һәр­дә го­ме­рем буе яшә­дем. Бо­лар йок­ла­ды­лар да йок­ла­ды­лар. Кыш узып, яз җит­кәч, су­лар ни­чек боз ас­тын­нан та­шып чы­га­лар, алар да шу­лар ми­са­лын­да бул­ды­лар. Йо­кы ни­ка­дәр озак­ка һәм озын­га су­зыл­ма­сын, ба­ры­бер дә бер уя­на­сың икән аны. Бо­лар­ның да йо­кы­ла­рын­нан уя­нып ма­та­шу га­лә­мә­те ге­нә бу!

 

 

ЙО­ЗАК­СЫЗ АВЫЗ­ЛАР

Хи­кә­ят

 

Тел­дә дәрт бул­са, ха­кый­кать­кә хы­ял­ны ку­шу кө­че­нә ия, имеш. Әм­ма ял­ган шул­ка­дәр тат­лы ки, аның тә­ме са­таш­ты­ру кө­че­нә ия, ди­ләр.

Ир­ләр уен-көл­ке сөй­лә­шеп, кө­ле­шеп мәш кил­гән­дә, алар яны­на бер та­ныш­ла­ры ки­леп:

— Нәр­сә сөй­ли иде­гез?— дип кы­зык­сын­ган.

Ара­дан бер­се:

— И ту­ган, си­не мак­тый идем әле!— ди­гән.

— Һе,— дип ачу­лан­ган бу,— әгәр дә мак­та­са­гыз, бо­лай кө­ле­шер иде­гез­ме соң?

— Әл­лә елар идек­ме,— ди­гән те­ге дә, юга­лып кал­мый­ча.— Шат­лык­лы хә­бәр — сө­ен­де­рә, авы­ры — хәс­рәт­кә ба­ты­ра!

— Ярый алай бул­гач,— ди­гән бу,— сөй­лә­гез, сөй­лә! Авыз­лар­га йо­зак элеп ку­еп бул­мый.

 

 

ҖӘ­ЗА ХӨ­КЕ­МЕ

Хи­кә­ят

 

Дөнь­я­да ах­мак­лык­ны һә­ммә ке­ше дә бул­ды­ра, имеш. Әм­ма акыл­лы ке­ше­нең, аяклары таеп китеп, ах­мак га­мә­л кыла калса, моңарга кү­ңе­ле сык­рый, ул шу­шы­лай гыйб­рәт дә­ре­се ала, ә акыл­сыз адәм, ах­мак­лык кы­лгына саен, моңарга ба­ры тик сө­е­нә ге­нә, ди­ләр.

— Ке­ше­ләр ах­мак га­мәл­лә­рен­нән соң уф­та­на­лар, әм­ма ка­бат шун­дый хәл­ләр­гә та­ра­лар. Бу ни­дән шу­лай?— дип со­ра­ган Тар­тар ко­шы Ала Кар­га­дан.

— Әл­лә ояң­ны бе­рәр­се бүс­те­ме?— ди­гән аңа кар­шы Ала Кар­га.

— Әйе,— дип сык­ран­ган Тар­тар,— ми­нем ул оя­да ни­чә­мә че­беш­лә­рем чы­га­сы иде.

— Бор­чыл­ма!— ди­я­рәк юат­кан аны Ала Кар­га.— Ул че­беш­лә­рең бул­ма­гач, ке­ше­ләр алар­га ау куя ал­мас­лар. Өс­тәл­лә­ре ри­зык­сыз ка­лыр!

 

 

ИЛ ХӘС­РӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Ни өчен бе­рәү­ләр­гә дөнья ямь­ле, икен­че­ләр­гә ямь­сез ке­бек кү­ре­нә? Чөн­ки кә­еф­лә­ре­нә ка­рап: кә­еф ях­шы чак­та һәм­мә нәр­сә­гә сө­е­нә­без, кү­ңел тә­рә­зә­лә­ре бо­зыл­са, ко­яш нур­ла­ры да хә­тер бүл­мә­се­нә үтеп ке­рә ал­мый­ча га­җиз­лә­нә.

Ил кө­нен­дә Һөд­һөд ко­шы­ның кү­ңе­ле юка­рып, оны­ты­лып елап уты­ра икән, яны­на Ала Кар­га тө­шеп ку­нак­ла­ган, хә­лен со­раш­кан. Бу­сы һич­нәр­сә җа­вап бир­мә­гән. Шун­да Ала Кар­га:

— Кү­ңел тә­рә­зә­гез пар­лан­ган, әфән­дем! Сөр­тер­гә оныт­кан иде­гез­ме?— ди­гән.

— И Кар­га,— ди­гән аңар­га Һөд­һөд,— нин­ди кү­ңел тә­рә­зә­се ге­нә бул­сын, бө­тен дөньям җи­ме­ре­леп аяк ас­тым­да ята, шу­ны җы­еш­ты­рып, чү­бен кая ку­яр­га бел­ми­чә ап­ты­рау­лы идем әле­гә, га­фу итә кү­ре­гез!

 

 

ТӘР­БИЯ ХӘС­РӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Бер ке­ше үзе­нең ха­та­ла­рын­нан бик тә га­җиз икән. Ки­ңәш со­рап Ка­зый Яхъ­я­га кил­гән. Ул, аны тың­лап бе­тер­гәч:

— Сез­нең ха­та­ла­ну­лар ах­мак­лык­тан тү­гел, тәр­бия җит­мәү­дән ки­лә,— дип бел­дер­гән.

Сүзе хак булган, ахрысы.

— Дө­рес ин­де аны­сы да,— ди­гән бу ке­ше.— Кай­дан алыйм ин­де мин аны? Яр­лы га­и­лә­дә эш тә эш ке­нә кү­реп үс­тем.

— Ме­нә бит,— дип сө­ен­гән Ка­зый Яхъя,— эш сез­не акыл­лы ит­кән, тәр­би­я­не дә шу­ңар­дан алыр­га ки­рәк иде.

— Ни­чек ин­де?— дип хәй­ран кал­ган бу ке­ше.

— Бик га­ди,— ди­гән Ка­зый Яхъя,— эш ярат­кан ке­ше­нең мо­ңа ка­дәр ах­мак та, тәр­би­я­сез дә бул­га­ны юк иде. Га­еп үзең­дә тү­гел, яның­да­гы ке­ше­ләр­дә­дер. Алар нин­ди­ләр? Танып калуыгыз яхшы!

 

 

ША­ГЫЙРЬ­ЛӘР МӘҖ­ЛЕ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Ша­гыйрь­ләр мәҗ­ле­се­нә оч­рак­лы рә­веш­тә бер га­ди кош очып кер­гән. Бо­лар­ның сөй­лә­шү­е­нә ко­лак сал­ган. Кыш үтеп ба­ра, там­чы­лар та­ма, яз ба­шы икән. Бер ша­гыйрь әфән­де:

— Кар­лар елый баш­ла­ды, ко­яш әр­сез­ле­ге бе­лән сок­лан­ды­ра,— дип әй­тү­гә, икен­че­се, дәрт­лә­неп:

— Кар су­ла­ры кө­лә-кө­лә чел­те­рә­шеп йө­ге­ре­шә баш­ла­ды­лар,— ди­гән.

Өчен­че­се:

— Көн­нәр җыр­лый баш­ла­ды, урам­нар җә­ел­де­ләр,— дип, алар­ның сүз­лә­рен ку­әт­лә­гән.

Бо­лар­ны тың­лап тор­ган кош:

— Мин мө­га­ен ди­ва­на­лар мәҗ­ле­се­нә ки­леп кердем бу­гай, бо­лар ке­ше­чә сөй­лә­шә дә бел­ми­ләр,— ди­я­рәк, бу мәҗ­лес­тән очып чы­гып ки­тү җа­ен ка­ра­ган.

 

 

ИҢ ЯХ­ШЫ СЫЙ­ФАТ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­дән иң ях­шы сый­фа­тың нин­ди дип со­ра­са­лар, ул аның әле­гә­чә үзендә кү­рел­мә­гәнен һәм ое­шып җит­мә­гә­нен, әм­ма һич­шик­сез ки­лә­чәк­тә ал­га чы­га­сын өмет ит­кә­нен ата­я­чак, имеш.

Бу хак­та хә­бәр­дар бул­ган мөэ­мин­нәр адәм­дә кай­сы сый­фа­ты­ның ях­шы­лы­гы ха­кын­да бә­хәс ит­кән­нәр. Бер­се эш сө­ю­чән­лек­не ата­ган, икен­че­се туг­ры­лык­ны дан­ла­ган, өчен­че­се — акыл­ны.

Фи­кер­ләр төр­ле бу­лып чык­кан. Бә­хәс кит­кән. Алар­ны тың­лап тор­ган Яхъя ка­зый исә:

— Ке­ше­дә иң күр­кәм сый­фат — га­дел­лек!— дип әйт­кән.

Ап­ты­ра­ган­нар:

— Ни өчен алай?— дип со­ра­ган­нар.

— Чөн­ки,— ди­гән ул,— без Ал­ла­һы­дан га­дел­лек өмет итә­без. Ди­мәк, аңар­дан да мәр­тә­бә­ле­рәк һәм ка­дер­ле­рәк сый­фат юк!

 

 

НА­СЫЙП­ТАН ЙӨЗ ЧӨ­Е­РҮ

Хи­кә­ят

 

Чит­лек­кә ал­тын кау­рый­лы кош оч­рак­лы рә­веш­тә очып кер­гән. Мө­га­ен ху­җа­сын югал­тып, әү­вә­рә ки­леп, дөнья йө­зе буй­лап очып йөр­гән, ап­ты­раш­лы ва­кы­ты бул­ган­дыр. Ан­дый чак­лар да бул­га­лый.

Чит­лек ху­җа­сы аны кү­реп ал­ган, бик­ләп ку­я­сы ит­кән. Әм­ма ка­бат уй­ла­ган: “Мо­ны чит­ле­гем­дә бик­лә­сәм, үзем­нең ко­шы­ма урын кал­мый!”— дип.

Ал­тын кау­рый­лы кош очып чы­гып кит­кән. Шун­да гы­на чит­лек ху­җа­сы:

— И, биг­рәк­ләр дә ах­мак ин­де мин!— дип үке­нә баш­ла­ган.— Ал­ла­һы тә­га­лә ми­ңа ал­тын кау­рый­лы кош бү­ләк ит­те. Ул ми­нем чит­ле­ге­мә очып кер­де. Шун­да кү­ңе­лем­не тар­ла­ма­сам иде, мин аның ия­се бу­ла идем!

Әм­ма үке­нер­гә дә соң­га кал­ган. Ал­тын кау­рый­лы кош бү­тән кү­рен­мә­гән.

 

 

ШО­МА­ЛЫК ШО­МЫ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше үзен эш­лек­ле итеп то­тар­га яра­та. Әгәр дә шун­дый бул­ма­са, ул үзен ха­рап итәр иде. Акы­лы да зә­гыйфь­лә­неп, хол­кы да хә­тәр­гә әве­ре­лер. Мо­ны кем дә бе­лә, шу­ңар­га кү­рә тук­тау­сыз хә­рә­кәт­чән бу­лыр­га ты­ры­ша.

Мөэ­мин­нәр мәҗ­ле­се­нә бер шо­мар­ган таш тә­гә­рәп ки­леп ке­рә. Ул Ка­зый Яхъ­я­ның яны­на җи­теп тук­тый. Мөэ­мин­нәр бу та­ма­ша­дан өн­сез ка­ла­лар. Ка­зый Яхъя шу­шы таш­ны ку­лы­на ала һәм:

— Шо­ма бул­ма­саң, ишек­тән дә уза ал­мас идең, әйе­ме?— дип әй­теп куя. Мөэ­мин­нәр кө­ле­шеп ала­лар.

Ка­зый Яхъя та­гын да бо­лай ди:

— Шу­шы рә­веш­ле көл­ке­гә дә кал­мас идең!

Һәм таш­ны сый­пап, үз яны­на алып куя. Кир­әк бу­лу­ың бар, имеш!

 

 

ФӘЛ­СӘ­ФӘ НИ­ГЕЗ­ЛӘ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Бе­ле­мең тө­гәл бул­ма­са, фи­кер­лә­рең дә ни­гез­сез, бу­тал­чык, имеш.

Бер­ва­кыт фәл­сә­фә мәҗ­ле­се­нә бар­дым. Фи­ло­соф әфән­де­ләр, зур­дан ку­бып, бик олы мәсь­ә­лә­не чи­шү­дә иде­ләр. Сүз­лә­ре “Кә­лам гый­ле­ме” ха­кын­да.

Мәҗ­лес­не оеш­тыр­ган дан­лык­лы һәм мәр­тә­бә ия­се фи­ло­соф әфән­де­дән со­ра­дым:

— Күп сөй­лә­де­гез, асыл­да Кә­лам гый­ле­ме фәл­сә­фә­се нәр­сә­дән гый­ба­рәт соң, аны тө­гәл ге­нә әй­теп бул­мый­мы, чик­лә­рен күр­сә­теп?— ди­дем.

Ул ми­ңа ап­ты­рап ка­рап куй­ды да:

— Әгәр дә Кә­лам гый­ле­ме­нең ни-нәр­сә икән­ле­ген тө­гәл ге­нә бел­сәм, әй­тер дә идем,— ди­де, бер дә исе кит­ми­чә.— Әм­ма ул ва­кыт­та фәл­сә­фә­гә урын кал­мас иде. Сез­нең кай­чан әле тө­гәл, конк­рет бе­лем вә гый­лем янын­да фәл­сә­фә­гә урын бар­лы­гын күр­гә­не­гез бул­ды?

 

 

БӨ­ТЕН­НЕҢ КИ­СӘ­ГЕ

Хи­кә­ят

 

Мин үзем­не бе­лем­ле ке­ше­ләр хи­са­бын­да йөр­тә идем, әм­ма...

Дус­лар мәҗ­ле­сен­дә мон­дый хик­мәт ишет­тем: “Ха­кый­кать мәң­ге­лек бул­са да, бе­лем ва­кыт­лы кү­ре­неш!”

Бик тә га­җәп­сен­дем. Кү­ңел чүл­мә­ге, киш­тә­ле­ген­нән тө­шеп ки­теп, ур­та­лай ярыл­ган­дай бул­ды.

— Ни сә­бәп­ле шу­лай әй­тә­сез?— ди­дем.

— Чөн­ки,— ди­де­ләр ми­ңа,— бе­лем ул ха­кый­кать­нең бер мыс­ка­лын та­нып бе­лү­дән туа, мә­гәр дә ха­кый­кать­не тә­мам, ту­лы­сын­ча тө­ше­нү­дән тү­гел.

— Ки­сәк­не өй­рә­неп, шу­ның яр­дә­мен­дә бө­тен­не бе­леп бул­мый­мы­ни?— ди­дем, та­гын да ап­ты­рап.

— Бу­ла,— ди­де­ләр.— Без дә шул хак­та әй­тә­без бит ин­де, мәң­ге­лек­нең үзе дә ва­кыт ки­сәк­лә­рен­нән то­ра дип.

 

 

СА­ГЫШ СӘ­БӘП­ЛӘ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­нең кү­ңе­ле ту­лы са­гыш, ди­ләр. Мо­ны тор­мыш хәс­рә­те ту­ды­ра, имеш.

Бу хак­та сөх­бәт кыл­ган мөэ­мин­нәр Ка­зый Яхъ­я­дан со­ра­ган­нар:

— Хик­мәт нәр­сә­дә? Ни өчен без ул гамь­нән ко­ты­ла ал­мый­быз? Са­гыш­ның тууы сә­бә­бе нәр­сә­дән?— дип.

Ул исә:

— Ке­ше­дә кай­гы нәф­се­дән дә, Ал­ла­һы­дан да бу­ла. Шун­лык­тан хәс­рәт­сез ке­ше дөнья йө­зен­дә бу­ла ал­мый!— дип җа­вап бир­гән.

— Ал­ла­һы­дан кай­сы­ла­ры ки­лә?— ди­гән­нәр, җа­вап үте­неп мөэ­мин­нәр.

— Һәм­мә төр­ле из­ге хис­ләр ту­дыр­ган­на­ры, ягъ­ни мә­хәб­бәт ми­са­лын­да­гы­ла­ры!— ди­гән ул.

— Ә нәф­се­дән без­нең үз хис­лә­ре­без­не­ке­ме?— ди­гәч:

— Әйе, ләз­зәт­тән кил­гән­нә­ре дә!— дип җа­вап бир­гән.

 

 

ДИН КӨ­НЕ ҺӘМ ДӨН­ЬЯ­ЛЫК БЕР­ЛЕ­ГЕ

Хи­кә­ят

 

Дин мәҗ­ле­сен­дә дөнья мәсь­ә­лә­лә­ре чи­шел­ми, имеш.

Бу хак­та сүз куз­га­лып, мөэ­мин­нәр га­са­би­лык­та кал­ган­нар. Шу­шы са­гыш­ла­рын чи­шеп би­рү­не Ка­зый Яхъ­я­дан үтен­гән­нәр. Ул исә:

— Дин кө­не бе­лән дөнь­я­лык кө­не ара­сын­да нин­ди кар­шы­лык күр­де­гез?— дип со­ра­ган.

— Соң,— ди­гән­нәр алар,— үзе­гез дә бе­лә­сез, дин кө­не — мәң­ге­лек, дөнь­я­лык исә — бер­ көн­лек. Алар­ның ике­сен ка­тыш­ты­рып һәм кат­наш­ты­рып бул­мый бит!

— Бу­ла,— ди­гән Ка­зый Яхъя,— чөн­ки бу дөнь­я­лык кө­не дин кө­нен­нән хә­бәр би­рә.

— Ни­чек ин­де?

— Дөнь­я­лык­та бән­дә нин­ди га­мәл­ләр башкарса һәм алар­ны ни­чек кыл­са, дин кө­нен­дә бо­лар­ның хө­ке­мен кү­рә. Шу­ңа да алар үза­ра бәй­ле!— ди­гән ул.

 

 

МӨ­СЕЛ­МАН­НАР ФА­ЛЫ

Хи­кә­ят

 

Мөэ­мин­гә фал ачу гө­наһ, имеш.

Бу мәсь­ә­лә­дә сүз чы­гып, ара­ла­рын­нан бе­рәү:

— Без әй­тә­без, ях­шы, ке­ше­лек­ле, үза­ра дус­та­нә бу­лыйк, бо­лар өчен Ал­ла­һы тә­га­лә рәх­мәт иреш­те­реп, җән­нә­тен на­сыйп итә­чәк, ди­без. Бу исә үзе үк ки­лә­чәк­не фа­раз кы­лу, фал тү­гел­ме­ни?— ди­гән.

Мөэ­мин­нәр ап­ты­раш­та кал­ган­нар. Ка­зый Яхъя исә:

— Сез мон­да си­хер­дән бер-бер га­лә­мәт күр­де­гез­ме соң?— дип со­ра­ган.

— Юк!— ди­гән­нәр аңар­га.

— Мә­гә­р шу­лай икән, ягъ­ни фа­раз кы­лу­да си­хер га­лә­мә­те бул­ма­са, аның гө­на­һы юк, ул са­вап­лы га­мәл­ләр­дән са­на­лыр,— ди­гән ул.— Әгәр дә си­хер һәм ял­ган бе­лән бәй­ле икән, ан­дый фал­лар­да гы­на хә­рам һәм гө­наһ бар. Җен баш­ка, пә­ри баш­ка. Һәм­мә мәсь­ә­лә­не бер се­бер­ке бе­лән се­бе­рү үзе үк гө­наһ бу­лыр.

 

 

ЯЗ­МЫШ ХА­СИ­ЛЫ

Хи­кә­ят

 

Бә­хет тө­шен­чә­се һәр­кем­дә үзен­чә бу­луы ха­кын­да бер фи­кер­гә ки­леп, мөэ­мин­нәр, әк­бәр әй­теп, до­га кы­лу­ла­ры бу­ла, сөх­бәт мәҗ­ле­се­нә Ка­зый Яхъя ки­леп ке­рә.

Аны сы­нап ка­рар­га уй­лый­лар. Ара­дан бер­се:

— Без әйт­кән­не ул да дә­ли­лләр,— ди­я­рәк со­ра­вын би­рә.— Бә­хет, әфән­де­без, сез­нең­чә ни­чек­тер? Әй­тер­сез­ме?

— Әйе,— ди Ка­зый Яхъя,— бә­хет ул без­гә би­рел­гән яз­мыш.

Аның сүз­лә­рен­нән соң мөэ­мин­нәр ап­ты­рап ка­ла­лар. Алар­ның хә­лен кү­реп ал­ган Ка­зый Яхъя исә:

— Ни­гә, сез бә­хет­не һәр­кем үзен­чә аң­лый ди­мә­де­гез­ме­ни? Ми­нем сүз­ләр дә мо­ңар­га дә­лил. Һәр­кем­нең яз­мы­шы үзе­нә, ди­мәк, бә­хет тө­шен­чә­се дә үзен­чә!— дип аң­ла­тып бир­гән.

 

 

АК­ЧА МӘС­ЬӘ­ЛӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Мөэ­мин­нәр уты­ры­шын­да бер юл­чы Ка­зый Яхъ­я­га со­рау бир­гән:

— Сез,— ди­гән ул,— кү­ре­неп то­ра, Ал­ла­һы та­ра­фын­нан ях­шы зи­һен, ях­шы акыл бе­лән бү­ләк­лән­гән ке­ше, әй­те­гез әле, бу дөнь­я­да ак­ча ки­рәк бул­ма­ган ке­ше, ягъ­ни дә аның бар­лы­гы­на-юк­лы­гы­на исе кит­мә­гән адәм бар­мы?

— Әл­хәм­дү­лил­лаһ, бар!— дип җа­вап бир­гән Ка­зый Яхъя.

— Ул кем?— ди­гән­нәр мөэ­мин­нәр.

— Үзе­гез дә бе­лә­сез,— ди­гән Ка­зый Яхъя,— ак­ча һәр­да­им ике ке­ше­гә ки­рәк. Аның бер­се тук­тау­сыз ак­ча җыю, алар­ны сан­дык­ка ту­ты­ру бе­лән мәш­гуль, икен­че­се — са­тып алу, ягъ­ни мох­таҗ­лык һәм ки­рәк­лек өчен ак­ча хәс­рә­тен­дә яши. Мох­таҗ­лы­гы бул­ма­са, яи­сә ак­ча җыю бе­лән мәш­гуль тү­гел икән, ул ке­ше­гә ак­ча­ның да ки­рә­ге юк. Шу­лай тү­гел­ме?

 

 

КАЙ­НАР­ЛЫК­НЫҢ ПО­ТЫ БЕР ТИ­ЕН

Хи­кә­ят

 

Хо­лык ба­за­рын­да кай­нар­лык­мы-са­быр­лык­мы кыйм­мәт ди­я­рәк бә­хәс кы­лып утыр­ган мөэ­мин­нәр ара­сын­да, бә­хәс тө­е­нен чи­шеп, бе­рәү әй­теп куй­ган:

— Һәр­кай­сы­ның үз уры­ны бар, ки­рәк ча­гын­да кай­нар­лык­ны са­быр­лык алыш­ты­ра ал­мый, са­быр­лык­ны — кай­нар­лык!

— Кай­чан ки­рә­ген кай­дан бе­лер­гә соң аның?— ди­гән­нәр мөэ­мин­нәр.

— Тор­мыш үзе бел­де­рә ул!— ди­гән те­ге ке­ше.

Ба­ры­сы ан­на­ры Ка­зый Яхъ­я­га бо­ры­лып ка­ра­ган­нар. Күз­лә­рен­дә: “Сез дә шу­лай уй­лый­сыз­мы?”— ди­гән со­рау эн­җе­лә­ре ял­ты­ра­ган.

— Әм­ма мин адәмдәге бер пот кай­нар­лык­ны да бер мыс­кал са­быр­лыгы җи­ңү кө­че­нә ия дип бе­лә идем. Ял­гыш­тым ми­кән­ни?— ди­я­рәк, бе­раз ша­яр­тыб­рак җа­вап бир­гән Ка­зый Яхъ­я­ аларга.

 

 

СЫЙР БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

Кар­га, сыйр ки­сә­ге эләк­те­реп, агач бо­та­гы­на ки­леп ку­ну­га, кой­ры­гын бол­гап Төл­ке дә ки­леп җи­тә. Ни­чек тә мо­ның ри­зы­гын ур­лап ка­чу ин­де исә­бе, ә те­ге­се, сыйрны том­шы­гы­на теш­лә­гән ки­леш, ыч­кын­ды­рыр­га кур­кып уты­ра. Төл­ке, ирен­нә­рен ялап:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных