Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 12 страница




 

 

ВА­ТАН ШУЛ УЛ

Хи­кә­ят

 

Ва­тан­ны сөю хи­се адә­ми­ләр өчен мө­кат­дәс, ди­ләр. Шу­ңа да алар илен­нән кит­кән­нәр­не ярат­мый­лар, имеш. Гү­я­ки бә­хет­не эз­ләп та­бар­га тү­гел, кө­теп алыр­га ки­рәк.

— Ва­тан­га нәф­рәт­лә­неп бу­ла­мы?— дип сөй­лә­шеп утыр­ала­р икән мөэ­мин­нәр, ара­ла­ры­на Ка­зый Яхъя ки­леп кер­гән һәм, алар­ның сүз­лә­рен тың­лап-тың­лап тор­ган да:

— Ва­та­ның­да яшәү тә­муг га­зап­ла­ры­на тиң икән, мон­да ка­лу­ның мәгъ­нә­се нәр­сә­дә?— дип со­ра­ган.

— Ту­ган туф­рак­ны үзең бе­лән кү­тә­реп алып ки­теп бул­мый бит,— дип җа­вап бир­гән­нәр аңар­га.— Са­гын­ды­ра!

— Шул шул ме­нә!— ди­гән Ка­зый Яхъя.— Ва­тан­ны таш­ла­вы авыр, аңа яки үп­кә­ләр­гә, яи­сә рәх­мәт­ле ге­нә бу­лыр­га мөм­кин. Нәф­рәт­лә­нү яз­ма­ган.

 

 

ЧА­МА ХИ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Бе­рәү­нең мәр­тә­бә­сен юк­ка чы­га­рыр­га ки­рәк бул­са, ке­ше­ләр аның ту­рын­да гай­бәт та­ра­та­лар. Гай­бәт­нең шун­дый хик­мә­те бар, имеш, ул адә­ми­ләр кү­ңе­лен­дә чүп­рә ке­бек кү­пе­рә, ка­мыр ке­бек та­шып чы­га, зи­һен­гә зы­ян ки­те­рә.

Ка­зый Яхъя әйт­кән:

— Гай­бәт­нең фай­да­сы юк, зы­я­ны гы­на күп!— дип.

— Ул ва­кыт­та ни өчен ке­ше­ләр аның бе­лән авыз чай­кый­лар соң?— ди­гән­нәр мөэ­мин­нәр.

— Үз мәр­тә­бә­лә­рен кү­тә­рү өчен,— дип җа­вап бир­гән Ка­зый Яхъя.

— Алай бул­гач, аның фай­да­сы бар тү­гел­ме?— ди­гән­нәр мөэ­мин­нәр.

— Ча­ма бе­лән бул­ган­да агу да да­ру, әм­ма ча­ма­сы бо­зыл­ган­да агу үз кө­че­нә ки­ре кай­та,— ди­гән Ка­зый Яхъя.— Ә гай­бәт­ле сүз­дә ча­ма хи­сен сак­ла­вы авыр.

 

 

ТА­ВЫК­ЛЫ ТОР­МЫШ

Хи­кә­ят

 

Адәм­дә зар­ла­ну га­лә­мә­те бар, имеш.

Шундый сыйфатлы бер ир ха­ты­нын­нан зар­ла­на икән:

— Та­вык күп ас­рый, алар­ны аша­тып туй­ды­рып бе­те­рү мөм­кин тү­гел,— дип, хә­ле­нә кер­гән баш­ка­лар­ның рас­лык бе­лән баш бол­гап уты­ру­ла­ры­на ку­а­нып.

Шу­шы сөх­бәт­тә бул­ган Ка­зый Яхъя:

— Сез, ка­рен­дәш, та­биплар­га да кү­рен­гә­ләп ала­сыз­мы?— дип со­ра­ган.

Те­ге ке­ше, аның сүз­лә­ре­нә бик тә га­җәп­се­неп:

— Ни­дән ми­не авы­ру­га чы­га­ра­сы­гыз кил­де? Бик сә­ла­мәт хис итәм үзем­не,— ди­я­рәк, аңар­га үп­кә­лә­вен бел­дер­гән.

Шун­да Ка­зый Яхъя:

— Хә­ер, сез­гә та­бип­ның ки­рә­ге кал­ма­ган бу­лыр­га ки­рәк,— ди­гән,— тор­мыш би­на­гыз та­вык кү­кә­ен­нән са­лын­ган­лы­гын оны­тып җи­бәр­гән­мен, га­фу ите­гез!

 

 

ЭРЕ­ДӘН КУ­БУ

Хи­кә­ят

 

Кай­бе­рәү­ләр та­вык­лар ху­җа­сы дип әтәч­не, ишек ал­ды­на баш ди­я­рәк эт­не, йорт­ка ия дип мә­че­не бе­лә­ләр. Һәм ял­гыш­мый­лар. Бә­хәс­лә­шеп тә то­ра­сы тү­гел.

Әм­ма та­вык­лар ке­тәк­ле­ге­нә Ата Каз­ны ху­җа итеп куй­ган­нар. Ул икен­че көн­не үк фәр­ман чы­гар­ган:

— Мон­нан соң кү­кәй­ләр­не каз­ны­кы ка­дәр эре итеп са­лыр­га!— ди­гән.

Мо­ңа ка­дәр­ле кө­не­нә ике кү­кәй са­лу­чы та­вык­лар ике көн­гә бер­не ге­нә ки­те­рә баш­ла­ган­нар. Тик кү­кәй­лә­ре ба­рыбер дә каз­ны­кы ка­дәр тү­гел, һа­ман да та­вык­ны­кы икән. Шун­нан соң Ата Каз әйт­кән ди­ләр, имеш:

— Ниш­ләп ху­җа­быз, бу та­вык­лар­ны бе­те­реп, каз­лар гы­на ас­ра­мый икән?— дип.

 

 

ИСЕМ АЛЫР­ГА ИДЕ

Хи­кә­ят

 

Мөэ­мин­нәр сөх­бә­тен­дә бер ке­ше үзе­нең аң­сыз­лы­гын­нан зар­лан­гач, Ка­зый Яхъя аңар­га:

— Ни­гә шу­шы ка­дәр бор­чыл­ды­гыз? Ака­де­мик­ла­ры­быз аң­сыз бул­са­лар да олуг га­лим исе­мен кү­тә­реп йөрт­кән­дә бе­ре­без дә сез­не тин­тәк­лек­тә ачу­ла­ныр­га җы­ен­ма­ган идек,— ди­гән.

Бу ке­ше исә:

— И ту­ган,— ди­гән,— ми­нем ул ака­де­мик­лар­да эшем юк, алар тор­мы­шын мин яши­се тү­гел, алар­га төш­кән нәф­рәт­не кү­тә­рү яз­ма­ган. Кай­гыр­га­ным үзем өчен. Үзем­не­ке — үзе­мә!— дип кар­шы чык­кан.

— Аны­сы аң­ла­шы­ла,— ди­гән Ка­зый Яхъя,— әм­ма сез­нең бу көн­гә ка­дәр ака­де­мик бу­лып та­ныл­ма­вы­гыз гы­на сө­ен­де­рә. Без шул хак­та әйт­кән идек!

 

 

ШАЙ­ТАН ЯЛ­ЧЫ­ЛА­РЫ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше үзен бә­хет­ле итеп той­сын өчен дө­рес яшәр­гә ти­еш, ди­ләр. Дө­рес­лек бе­лән та­был­ма­ган бай­лык та, дан-дә­рә­җә дә ке­ше­гә җан ты­ныч­лы­гы бир­ми. Бу хак­та бә­хәс юк. Әм­ма дө­рес­лек үзе бай­лык та, дан-дә­рә­җә дә бир­ми, имеш.

— Ал­ла­һы­га та­я­ну дө­рес­ме? Әл­лә дө­рес­лек­кә та­я­ныр­га­мы?— дип бә­хәс кыл­ган мөэ­мин­нәр­гә Ка­зый Яхъя:

— Ал­ла­һы тә­га­лә­не ха­кый­кать дип бе­лә­без тү­гел­ме? Ни­чек аны дө­рес­лек­кә кар­шы ку­яр­га мөм­кин? Ал­ла­һы­га Ал­ла­һы­ның үзен кар­шы кую бу­ла тү­гел­ме?— ди­гән со­ра­вын куй­ган.

Алар өн­сез кал­ган­нар. Шун­да Ка­зый Яхъя:

— Дө­рес­лек­кә та­ян­мый­ча то­рып, Ал­ла­һы­га до­га кү­тә­рү­е­без үзе үк кө­фер­лек,— дип бел­дер­гән.— Дө­рес­лек той­гы­сын таш­ла­ган бән­дә­не Ал­ла­һы тә­га­лә дә кал­ды­ра! Алар — Шай­тан ял­чы­ла­ры!

 

 

КЕМ СОҢ БЕЗ?

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­гә дус­лык­та һәм хез­мәт­тә кай­сы хайванат данлыклы бу­лу­ын со­ра­са­гыз, эт икән­ле­ген үзе­гез дә ях­шы бе­лү­е­гез­не ге­нә ис­кәр­тә алам.

Шу­лай бер­ва­кыт мөэ­мин­нәр:

— Ни өчен соң без, ке­ше­ләр, шун­дый да ту­гы­ры хай­ван­ны эт дип атый­быз? На­чар адәм­нәр­не дә эт, ди­без? Ту­гы­ры дус­ты­быз­ның ал­ды­на сө­як ыр­гы­та­быз? Эт кү­ңе­ле — бер сө­як, имеш!— ди­я­рәк сөй­лә­шеп уты­ра­лар икән, Ка­зый Яхъя:

— Чөн­ки без, ке­ше­ләр, үзе­без­не бик акыл­лы, бик ях­шы, афә­рин дип бе­лә­без. Шу­ңа кү­рә, әгәр дә кем­дер ту­гры­лык күр­сәт­сә, дус­лык ит­сә, бу шу­лай ти­еш, без мо­ңа ла­ек­лы дип уй­лый­быз,— ди­гән.— Ә ях­шы­лык ит­кән зат­ка та­бы­ны­быз­ның кал­ды­гын да кыз­га­на­быз.

 

 

ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР АРА­СЫН­ДА

Хи­кә­ят

 

Баш­ка­лар­ның үзең­не сөю­ен те­лә­сәң, әү­вә­ле үзең алар­ны сөй, ди­ләр. Әм­ма ул ясал­ма бул­ма­сын. Ясал­ма­лык җан­ны өше­тә, имеш. Тик ке­ше­ләр­нең кү­бе­се ясал­ма. Һич­ни­чек их­лас­лы бу­ла ал­мый­ча ин­те­гә­ләр.

— Их­лас­лык­ка нәр­сә ко­ма­чау итә?— дип со­рау бир­гән­нәр Ка­зый Яхъ­я­га мөэ­мин­нәр.

Ул исә:

— Акыл­сыз­лык!— дип җа­вап бир­гән.

— Ни­чек ин­де алай? Акылсызлык­ның мон­да нин­ди кат­на­шы бар?— ди­гән ке­ше­ләр дә та­был­ган.

Ул та­гын да:

— Чөн­ки акыл­сыз ке­ше­ләр асыл­да хәй­лә­кәр бу­ла­лар. Күп­ләр, акыл­ла­ры­ның кө­че җит­мә­гәч, хәй­лә­гә ке­ре­шә­ләр,— дип җа­вап бир­гән.— Ә хәй­лә ул ба­ры тик ясал­ма­лык ту­ды­ру­га гы­на сә­ләт­ле. Шу­лай тү­гел­ме?

 

 

ЯЛ­ГАН­ЧЫ­НЫ АЛ­ДА­ЛАУ

Хи­кә­ят

 

Ял­ган­чы ке­ше­ләр­нең ясал­ма бу­лу­ла­ры һич­кем өчен дә сер тү­гел. Ан­дый­лар­ны төз юл­га кер­тү — кәк­ре агач­ны тө­зәй­тү бе­лән бер, имеш. Әм­ма кул­дан гы­на кил­ми.

— Ял­ган­чы­ны ял­га­нын­да то­ту­дан ул ке­ше акыл са­ба­гы ала­мы?— дип со­рый икән бер мөэ­мин.

Аңар­га икен­че­се:

— Әл­бәт­тә ала,— ди­я­рәк җа­вап бир­гән.— Бу ял­га­нын­да то­тыл­гач, икен­че юлы оят­лы бул­ма­сын өчен та­гын да хик­мәт­ле­рә­ген уй­лап та­ба.

— Ди­мәк, ял­ган­чы­ны ту­ры юл­га кер­теп бул­мый!— ди­гән бе­рен­че­се.

Бе­раз уй­лап тор­гач, икен­че­се:

— Бу­ла,— дип җа­вап бир­гән.— Ка­зый Яхъ­я­дан ишет­тем. Ул, ял­ган­чы­ның ял­ган­ла­я­ча­гын бел­сә­гез, “әйе” дип аның сү­зен җөп­ләп то­ры­гыз, юк­са та­гын да авыр­рак хәй­лә ко­рыр, шун­да ба­ты­рыр. “Ә­йе”­ һәм “я­рар” бе­лән сөхбәтегезне бе­тер­сә­гез, үзе­гез­гә дә уңай­лы бу­лыр, ял­ган­чы да ос­тар­мас, ди­де. Мин дә шу­лай уй­лыйм.

 

 

АЛАЙ ДА БУ­ЛА­МЫ?

Хи­кә­ят

 

Ире­нә ха­ты­ны сөй­ли:

— Та­бип­ка кү­ре­нер­гә бар­ган идем...

— Нәр­сә ди­де?

— Чи­ше­нер­гә куш­ты,— ди ха­ты­ны.

— Чи­шен­дең­ме соң?— дип со­рый ире.

— Юк ин­де, син нәр­сә,— ди ха­ты­ны.— Му­жик иде бит ул!

— Ә та­бип кай­да иде соң?— ди ире, ап­ты­рап.

— Соң,— ди ха­ты­ны,— шул му­жик иде бит ин­де. Син та­гын биг­рәк...

— Ярар... Чи­шен­мә­дең, та­гын нәр­сә ди­де соң?

— Си­нең бе­лән ки­лер­гә куш­ты.

— Аны­сы ни­гә та­гын?

— Мин аңар­дан бу­лы­шу­ын со­ра­ган идем. Ул, ире­гез бе­лән ки­ле­гез, чи­шен­де­реп би­рер, ди­де. Аның чи­шен­де­рә­се кил­мә­де бит!

Ире ап­ты­рап ка­ла:

— Алай да бу­ла ми­кән­ни?

— Була икән шул,— ди хатыны, мыскылланып.— Хатын-кызга кызыкмаган ирләр дә бар икән дөньяда.

 

 

БАР­НЫ ЮК ИТҮ

Хи­кә­ят

 

Тор­мыш­та ке­ше юк­ны бар итеп ке­нә кал­мый, бар­ны да бик ос­та юк итә, ди­ләр. Әл­бәт­тә бар­ны юк итү җи­ңел, имеш.

Бер ке­ше икен­че­се­нә нә­си­хәт би­рә иде. Алар­ны күр­гәч, уй­лап куй­дым: бо­лар ата­лы-ба­ла­лы, яи­сә ту­ган­нар бу­лыр­га ки­рәк! Югый­сә нә­си­хәт би­рү өчен ки­мен­дә ике шарт­ның үтә­лүе ки­рәк: бе­рен­че­дән, нә­сихәт­че ак бе­лән ка­ра­ны бу­та­ма­сын, икен­че­дән, нә­си­хәт­лә­нү­че ке­ше­гә ях­шы­лык те­лә­сен!

Те­ге­ләр­нең бер­се нә­сихә­тен би­рә тор­ды, икен­че­се ки­ре­лә­нү­ен­дә бул­ды. Бер­се­нең ки­ңә­ше икен­че­се­нең кү­ңе­ле­нә ябыш­ма­ды ди­ләр­ме әле? Нәкъ шу­лай бул­ды. Ахыр­да нә­си­хәт­че­се:

— И мин юләр, и мин ах­мак!— ди­де.

Аңарга икен­че­се:

— Акыл өй­рәт­кән бу­ла­сың әле җит­мә­сә!— дип әй­теп куй­ды.

 

 

НИ ДИ­ГӘН СҮЗ ИДЕ ИКӘН?

Хи­кә­ят

 

Үзең­не ке­ше итеп тоя баш­лар­га те­лә­сәң, тә­мә­ке тар­ту­ың­ны таш­ла, әгәр тә­мә­ке тарт­ма­ган­сың икән, баш­ка бер кый­ты дип тап­кан га­дә­тең­нән арын. Әгәр дә мо­ны да эш­ли ал­ма­саң, син нин­ди ке­ше бу­ла­сың ин­де?

Бер дус­тым оч­ра­ган иде. Го­мере­нең сиз­дер­ми ге­нә уза ба­ру­ы­на зар­ла­нып сөй­лә­де. Мин аңар­га:

— Бор­чы­ла­сы­гыз юк, ма­тур яши­сез,— ди­дем.— Көл­керәк чак­ла­ры­гыз­ны да күр­гә­нем бул­ма­ды.

— Рәх­мәт,— ди­де ул.— Го­ме­рем бу­е­на үзем бе­лән кө­рә­шеп яшә­дем.

— Алай икән,— ди­дем мин.— Сез­нең ке­бек ба­тыр ке­ше­не мак­тар­га гы­на ти­еш­ле­без!

— Юк,— ди­де ул.— Ке­ше­ләр ал­дын­да на­чар бу­ла­рак кү­ре­нер­гә ку­рык­кан ке­ше ба­тыр бу­ла ал­мый.

Мин ап­ты­раш­та кал­дым, ул, юлын дә­вам итеп, үз уй­ла­ры бе­лән ки­теп бар­ды.

 

 

ДУС­ЛАР АРА­СЫН­ДА

Хи­кә­ят

 

Бү­тән­нәр­гә ка­ра­та хөр­мәт­ле, ке­ше­гә ке­ше­чә мө­нә­сә­бәт­ле ке­ше­нең дус­ла­ры да күп бу­ла, ди­ләр. Мо­ның шу­лай икән­ле­ге­нә бә­хәс юк, имеш.

Бер­ва­кыт ха­лык­та та­лант ия­се сый­фа­тын­да та­ныл­ган та­ны­шым­ны оч­рат­тым. Тор­мы­шы, яшә­е­ше ха­кын­да сөй­лә­де. Мо­ңа ка­дәр аның кем ту­рын­да ях­шы сүз әйт­кә­нен ишет­кә­нем юк иде. Ул ми­ңа:

— Син биг­рәк яла­гай ке­ше ин­де,— ди­де, ачу­ла­ну­ын сиз­де­реп,— һәм­мә ке­ше­не мак­тап йө­рү­дән ар­ты­гын кыл­га­ның юк. На­дан­га әгәр, син на­дан, ди­мә­сәң, та­лант­сыз­га буш ку­ык икән­ле­ген әйт­мә­сәң, дөнь­я­лык­ны җы­ен җәбә­хә­ер кап­ла­я­чак бит! Ин­де шу­лай бу­лып ба­ра.

Мин аңар­га, бу сүз­лә­рен­нән соң хөр­мәт күр­сә­теп:

— Әйе, дө­рес әй­тә­сез!— ди­дем.

Бу юлы ул ми­не ни­гә­дер яла­гай­лык­та га­еп­лә­мә­де.

 

 

МИЛ­ЛӘТ­ЧЕ­ЛЕК

Хи­кә­ят

 

Мил­ләт­че­лек ке­ше­нең ру­хын­да тү­гел, тәр­би­я­сен­дә, имеш. Дө­рес­рә­ге, тәр­би­я­сез­ле­ген­дә, ди­ләр. Тәр­би­я­ле ке­ше­нең бе­рен­че сый­фа­ты — үзе­нең чын йө­зен яшер­мәү һәм, икен­че­се, баш­ка­лар­ның кем­ле­ген та­ну икән­ле­ген тө­шен­де­реп то­ра­сы тү­гел.

Ә бер та­ны­шым мил­ләт­че бу­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ган ке­ше­ләр­дән. Аның мил­ләт­че­лек­кә мө­нә­сә­бә­те нин­ди­дер сих­ри ру­хи көч бе­лән су­га­рыл­ган.

Мин аңар­га бер як­та­шы­быз һәм мил­ләт­тә­ше­без ха­кын­да мак­тап сөй­лә­дем. Әм­ма ул аны ми­ңа ка­ра­ган­да ях­шы­рак та, күп­тән­рәк тә бе­лә икән. Хур­лый һәм на­чар га­дәт­лә­ре ха­кын­да сөй­ли дә баш­ла­ды. Сүз­лә­ре ко­ла­гы­ма кер­сә дә кү­ңе­ле­мә ят­ма­ды­лар.

Шун­да аңа:

— Сез чын­нан да олуг мил­ләт­че икән­сез!— ди­дем.

 

 

КЕ­ШЕ ХА­ТА­СЫ АР­КА­СЫН­ДА

Хи­кә­ят

 

Тел мәсь­ә­лә­сен­дә иф­рат та та­ләп­чән бер га­ли­мә ха­тын­ны үп­кә­ләт­тем.

Ул:

— Бик ма­тур җөм­лә укы­дым, бо­лай баш­ла­нып ки­тә: “Дөнья һа­ман да тә­гә­ри...”— дип сөй­ләп алып кит­те.

Но­ты­гын дә­вам ит­кә­нен­дә мин ты­ел­гы­сыз кө­леп җи­бәр­дем. Көн­че­ле­гем сә­бәп­ле­дер дип бе­ләм. Үзем­не мак­та­мау­ла­ры ар­ка­сын­да бу­луы да бик мөм­кин.

— Дөнь­я­ның тә­гә­рә­ми, ә бәл­ки әй­лән­гә­не әл­лә кай­чан­нан мәгъ­лүм бит ин­де,— ди­я­рәк баш­лап,— шу­шы да җөм­лә бул­ды­мы?— дип өс­тә­дем.

Мәҗ­лес гөж ит­те, гү­я­ки шөп­шә оя­сы уры­нын­нан куз­гал­ды. Һәм­мә­се дә йө­зе­мә таш­ла­нып, шу­шы ми­нут­та үзем­не ая­мый ашап бе­те­рә­чәк­ләр иде. Әм­ма десерт­ка кал­дыр­ды­лар. Шун­да уй­лап ку­ю­ны ки­рәк тап­тым:

— Күрә бе­лү дә бә­ла тү­гел, күп ише­тү дә зы­ян­сыз, әм­ма ке­ше ха­та­сын тө­зә­тү­дән яма­ны юк!

 

 

МӘҖ­НҮН­ЛЕК

Хи­кә­ят

 

Мә­хәб­бәт нәр­сә ул?

Бе­рәү­ләр аны бә­ла, ди­яр­ләр, икен­че­ләр бә­хет­кә са­нар­лар. Ә мин исә акыл бе­лән йө­рәк­нең тарт­ка­ла­шуы, дим. Чын­лап тү­гел, юри ге­нә, үр­тәр өчен әй­тәм һәм мә­хәб­бәт мин­нән үч ала баш­лый, дөнь­я­лык үзе­нең чи­бәр кыз­ла­рын ма­тур­дан-ма­тур ки­ен­де­реп, алар­ны ал­ла­рым­нан уз­ды­рып, ме­нә мо­ны­сын күр, әнә аны­сы­на ка­ра, алын ал, гө­лен өз дип үр­ти баш­лый. Акыл исә һа­ман да үз кө­чен­дә:

— Егет, би­ре­шә күр­мә, ба­шың­ны ашый­лар!— дип нә­сихә­тен би­рә.

Шу­шы­лай бер эс­се­ле, бер су­ык­лы бу­лып йө­ри тор­гач, ахыр­да мин дә ты­ныч­ла­нам һәм, мең сө­е­неп, до­га укый баш­лыйм:

— Йа Хо­да­ем, сы­нау­ла­ры­ңа сы­нат­тыр­мый тор­ган их­ты­яр кө­че бир­гә­нең өчен рәх­мәт си­ңа!

Аваз ише­тәм:

— Юләр! Ди­ва­на! Ди-ва-на!

 

 

ДӨН­ЬЯ ГА­ҖИЗ­ЛЕ­ГЕ

Хи­кә­ят

 

Дөнья си­не га­җиз­лим ди­сә, гел шу­лай ап­ты­ра­та ин­де ул.

Ме­нә, те­атр­га бар­ган идем, уры­ным бер әби яны­на ту­ры кил­де. Уен­ның ба­шын­нан ахы­ры­на­ча аның “өч ти­ен­лек хез­мәт­че­се” бу­лып, ар­тист­лар­ның сүз­лә­рен тәр­җе­мә итеп утыр­дым. Җит­мә­сә ул:

— Бу — Нә­җи­бә­ме?— дип со­рый.

Мин:

— Юк, бу­сы — Гөл­би­кә!— дим.

Ул:

— Нин­ди Гөл­би­кә бул­сын? Нә­җи­бә Са­фи­на бит,— ди.— Ту­фан Миң­нул­лин­ның ха­ты­ны! Ми­не мил­лә­тем бе­лән кы­зык­сын­мау­чы­га са­на­ма­гыз! Ун­биш ел тук­та­мый­ча йө­рим. Аны да та­ны­ма­гач!

Баш­ка­сын со­рый.

Ни ди­яр­гә дә бел­мим: әл­лә ар­тист­ны атар­га, әл­лә аның уен­да­гы ро­лен?

— Хөс­нул­лин!— дим.

— Кем ул?— ди.

— Күм­хуҗ рә­и­се!— дим.

Га­җиз­ли ин­де, га­җиз­ли дөнья, ниш­лә­тә­сең!

 

 

ДАН-ДӘ­РӘ­ҖӘ ӨЧЕН

Хи­кә­ят

 

Усал эт сыйфатлы ке­ше яла­гай­лан­са, шун­дый итеп яла­гай­ла­на икән ул, бө­тен җи­рең­не ялый-ялый, хәт­та үз те­ле юка­рып бе­тә.

Ме­нә шун­дый та­ма­ша­га ду­чар бул­дым да ап­ты­рап кал­дым. Акы­лым хәй­ран иде.

— Мо­ңар­га нәр­сә бул­ган?— дип со­ра­дым та­ныш­ла­рым­нан.

Алар:

— Әл­лә бел­ми иде­гез?— ди­де­ләр, акы­лым­ны ап­ты­ра­тып.— Ул бит дәү­ләт пре­ми­я­се ал­мак­чы иде. Ни­чә ел­лар рәт­тән үзен куй­дыр­ды. Те­ле ар­ка­сын­да гы­на бир­мә­де­ләр мо­ңа, те­ле ар­ка­сын­да гы­на! Ме­нә үз­гәр­де. Хәй­лә­кәр бү­ре ке­бек ит­кән, те­лен чү­кет­кән!

— Әм­ма җы­ры гы­на ял­ган чы­га, но­та­ла­ры дө­рес тү­гел, әйе­ме?

— Ул әле аны үзе сиз­ми-си­зен­ми, шу­лай да ос­та­рып ба­ра. Ме­нә бит ке­ше дан-дә­рә­җә өчен тә­нен, үзен, җа­нын са­тар­га әзер!

 

 

БЕЗ­НЕҢ ДЕ­МОК­РА­ТИЯ

Хи­кә­ят

Дө­рес сүз­не мин дә әйт­мә­сәм, аны кем сөй­ләр? Дан-дә­рә­җә ар­тын­нан ку­ган та­ныш-бе­леш­лә­рем, хә­веф утын­да кө­еп, җан­на­рын ял­ган­чы­лык чо­кы­ры­на ил­теп сал­ды­лар. Күп ке­ше­нең дө­рес­не әй­тер­гә тү­гел, сүз эн­дә­шер­гә дә кө­чен­нән кил­ми. Әйе, ә мин әй­тим:

— Урам­нар­ны се­бер­ми­ләр!

Ка­ра­гыз әле, ишет­те­ләр. Ба­ры­сы миңа бо­ры­лып ка­ра­ды­лар:

— Юк-юк, ул чүп­не мин таш­ла­ма­дым!

Сү­зем­не та­гын ишет­те­ләр. Ме­нә бит, мин дө­ре­сен әйт­мә­сәм, сүз сөй­лә­шер, сүз әй­тер ке­ше дә бе­теп ба­ра ил­дә.

— Җә­мә­гать, де­мок­ра­тия за­ма­ны!

Әл­лә та­гын ишет­те­ләр ин­де? Бо­ры­лып ка­ра­ды­лар.

Ни­гә бо­лай сә­ер­сен­де­ләр икән?

 

 

УҢАЙ­СЫЗ­ЛЫК­ТА

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт миңа шу­лай то­е­ла баш­ла­ды: тор­мыш ми­нем бе­лән юри уй­ный­дыр сы­ман.

Элек­ләр­не ке­ше­ләр­гә сок­ла­на идем. Нин­ди бул­ган­нар, нин­ди акыл­лы­лар ке­бек иде алар. Һәм ми­ңа:

— Ке­ше та­ны­мый­сың!— ди­де­ләр.

Ә ке­ше­ләр ара­сын­да акыл­сыз­ла­ры, мәгъ­нә­сез­лә­ре, ах­мак­ла­ры шак­тый күп икән. Тү­рә­ләр ара­сын­да да ан­дый­лар­ның бу­луы сә­ер тү­гел, әм­ма га­лим-го­ла­мә ара­сын­да шун­дый­лар оч­рый­лар да йө­рәк өше­неп куя. Ни­гә ан­дый­лар үз кем­лек­лә­рен бел­ми­ләр икән? Ми­ңа:

— Ке­ше­ләр­не аер­ма!— ди­де­ләр.

Бак­сам, без ба­ры­быз да бер үк төр­ле ке­ше­ләр икән­без. Тик дөнья гы­на без­не төр­ле хәл­ләр­гә куя тү­гел­ме?

Шу­шы со­ра­вым­нан үзе­мә үк уңай­сыз бу­лып кит­те.

 

 

КӨЛ­КЕ­ГӘ КА­ЛУ

Хи­кә­ят

 

Көл­ке хәл­гә кал­ган оч­рак­та ниш­ләү хә­ер­ле­рәк ди­я­рәк сүз чы­гып, ара­дан бе­ре­без:

— Кү­тә­рә алыр­га ки­рәк!— дип әй­теп куй­ды.

Икен­че­без:

— Көл­ке хәл­гә ка­лу­дан үзең­не сак­лар­га ти­еш­ле. Те­лә­сә кем көл­ке хәл­дә кал­мый. Җит­ди, го­рур ке­ше­не кем ша­ярт­сын?— дип әй­теп куй­ды.

Өчен­че­без, ел­ма­еп:

— Көл­ке­сез, уен-ша­яр­ту­сыз ке­ше яши­ме ин­де?— дип, со­рау­лы хә­бәр бе­лән әй­теп куй­ды.

Һәм­мә­се ми­ңа ка­рап ал­ды­лар, имеш, син нәр­сә уй­лый­сың?

— Көл­ке­гә кал­ган оч­рак­та хәл­не тө­зә­тер­гә ашы­гу­дан да хә­ер­сез га­мәл юк! Иң ях­шы­сы — шул көл­ке­гә ку­шы­лып, аны үз өс­тең­нән җи­ңел ге­нә уз­ды­рып җи­бә­рү­ең!— дип, фи­ке­рем­не әйт­тем.

Әм­ма бу ва­кыт­та сөй­лә­шү те­ма­сы икен­че үзән­гә ке­реп ки­тәр­гә өл­гер­де, сүз­лә­ре­мә ко­лак са­лу­чы да бул­ма­ды.

 

 

КӨЛ­КЕ ҺӘМ МЫС­КЫЛ

Хи­кә­ят

 

— Көл­ке бар, мыс­кыл бар... Бо­лар­ның кай­сы­сы ях­шы һәм кай­сы­сы на­чар?— дип со­ра­ды­лар. Мин исә:

— Көл­ке эт­кә­ләп-төрт­кә­ләп ап­ты­ра­та, мыс­кыл изеп үк ки­тә!— дип җа­вап бир­дем. Ә ми­ңа:

— Юк,— ди­де­ләр.— Көл­ке — көлд­е­рә, мыс­кыл — тәр­би­я­ли. Шу­ны да бел­мәс­кә ин­де!

Алар­ның бу сүз­лә­рен­нән мәгъ­нә ал­дым һәм:

— Көл­ке­дән дә, мыс­кыл­дан да дә­ли­ле­гез бар­дыр. Ал­ды­быз­га куй­са­гыз иде!— дип үтен­дем.

Алар исә:

— Акы­лы­гыз кот икән,— ди­де­ләр.— Аң­ла­тып би­рү ге­нә җит­мә­гән, чәй­нәп тә кап­ты­ртыр­га әйтә­сез!

— Әйе,— ди­дем,— чөн­ки изе­леп кит­кән идем әле! Ба­ла­ларча!

 

 

КО­ЛАК ИШЕТ­МИ — КҮЗ КҮР­МИ

Хи­кә­ят

 

Кай­бер ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең то­ма­на бу­лу­ла­рын бел­ми­чә дә үлеп ки­тә­ләр, имеш. Бә­хет­ле­ләр.

Әле бер олы дәрәҗә чи­нов­ник­ның мах­сус әзер­лә­нел­гән но­ты­гын тың­ла­дым. Ил­дә зур үз­гә­реш­ләр бу­ла­сы, ди­де. Яшә­еш­нең га­дел һәм дө­рес бу­ла­сы­на ыша­ныч ту­мак­чы гы­на иде, хы­ял­лар­ны хә­тер җи­ме­реп таш­ла­ды. Нин­ди акыл­лы баш үзе утыр­ган урын­дык­ның ас­ты­на чо­кыр ка­зы­сын икән?

Дус­тым шал­ты­рат­ты:

— Тың­ла­дың­мы?— дип со­ра­ды.

— Нәр­сә­не?

— Агай­ның но­ты­гын? Ка­ра әле, чоң­гыл­га ни­чек очып тө­шеп ба­ра!

— Әйе,— ди­гән бул­дым һәм шун­да гы­на те­ге но­тык­чы агай­ның үз урын­ды­гы ас­ты­на чо­кыр гы­на тү­гел, кое ка­зыр­га өл­гер­гән бу­лу­ын аң­лап ал­дым.

Хәер, бу кое аның үзенә генә түгел, ил халкына да иде түгелме соң? Димәк, миңа да!

 

 

АКЫЛ­ГА УТЫ­РУ

Хи­кә­ят

 

Го­мер­нең шу­шы ка­дәр кү­ңел­сез бу­ла­сын бел­сәң, яшәп то­ру­ның мәгъ­нә­се бар­мы ди­я­рәк ап­ты­рау­чы­лар­га исем ки­тә. Әл­бәт­тә яшәр­гә ки­рәк. Без­нең үзе­без­дән тор­мыймы­ни ул го­мер­нең нин­ди бу­луы. Ире­неп утыр­саң, те­атр­лар­га, ки­но­лар­га, кон­церт­лар­га йөр­мә­сәң, кем­дер ки­леп, си­нең кө­ең­не көй­ләр, кү­ңе­лең­не кү­тә­рер ди­сең­ме? Һич юк! Хәт­та пат­ша­лар­ның да ки­рә­ге бер ти­ен икән­ле­ген ке­ше­лек та­ри­хы га­мәл­лә­ре бе­лән рас­ла­ды бит ин­де!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных