Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 13 страница




Мин шу­шы фәл­сә­фә­дә рә­хәт­лә­неп уй­ла­нып уты­ра идем, те­ле­фон шал­ты­ра­ды. Ашык­мый­ча гы­на ба­рып ал­дым.

Юк икән, ми­не со­ра­мый­лар.

Куй­дым. Шун­да гы­на һич­кем­гә ки­рә­гем юк­лы­гын уй­ла­дым. Са­лым­на­рым­ны тү­ләр­гә, бу­рыч­ла­рым­ны кай­та­рып би­рер­гә өл­гер­гән ке­ше бу­лу­ым да исе­мә төш­кәч, мон­нан соң баш­ка­ча­рак яшәр­гә ки­рәк­ле­ге ба­шы­ма кил­де.

 

 

НӘР­СӘ ХА­КЫН­ДА ИДЕ ӘЛЕ?

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр дан-дә­рә­җә­гә ире­шү өчен нин­ди ге­нә хәй­лә­ләр кор­мый­лар, хәт­та үз­лә­ре­нең кон­ку­рент­ла­рын ял­ган карь­е­ра­чы­лык­та да га­еп­ли­ләр. Көч­ле ке­ше­ләр көч­ле ил­дә ге­нә үсә, көч­сез ил­дә көч­сез ке­ше­ләр­гә ге­нә түр би­ре­лә. Мо­ны гы­на кем дә бе­лә.

Шу­шы хак­та сөй­лә­шеп уты­ра идек, без­нең ян­га бер ша­гыйрь әфән­де ки­леп, кыс­ка гы­на бер ши­гырь сөй­ләп кит­те. Әңгә­мә­без­гә бер дә кат­на­шы юк сы­ман иде, яным­да­гы дус:

— Ни­чек дө­рес әйт­те!— дип, сок­ла­ну­ын бел­дер­де.

Мин дә:

— Әйе, ти­рән фик­ер­ле!— ди­дем.

Өчен­че әң­гә­мә­дә­ше­без ге­нә:

Ши­гы­ре ни­чек иде әле?— дип со­ра­ды.

Без, ис­кә тө­ше­рә ал­ма­гач:

— Оны­тыл­ды да ин­де!— ди­дек һәм... хәй­ран­лык­та кө­леп җи­бәр­дек.

 

 

КҮ­ҢЕЛ УЧАК­ЛА­РЫ

Хи­кә­ят

 

Кү­ңе­лем ту­лы як­ты ут иде. Сө­е­неч, шат­лык. Мин­нән учак­ла­ры­на ут со­рап тор­ды­лар. Бир­дем. Җы­лын­сын­нар. Көн­нә­ре як­ты бул­сын, ди­дем. Әм­ма әй­тер­гә оныт­кан­мын:

— И ке­ше­ләр, кү­ңел учак­ла­ры­гыз­ны сүн­дер­мә­гез, юк­са бә­хе­те­гез­дән мәх­рүм ка­лыр­сыз. Җа­ны­гыз­ны җы­лы­тыр­га яны­гыз­да һәр­ва­кыт­та да ки­рәк­ле ке­ше бул­сын!

Шун­да миңа бер­се әйт­те:

— Син үзең­не шул­ка­дәр бер­дән­бер, бик ки­рәк­ле ке­ше дип бел­де­ңме әл­лә? Син­нән ут ал­гач та... Учак­ла­ры­быз­да ко­ры утын бул­ма­са, учак тер­ге­зә алыр идек­ме?— ди­де.

Ул хак­лы иде. Кү­ңе­лем сын­мый­ча ка­ла ал­ма­ды. Сү­рел­дем. Ты­ныч­лан­дым. Кү­ңел­дә­ге мо­ңа ка­дәр җы­лы би­реп то­рган уча­гым да ак­рын­лап сүн­де. Мин хә­зер сө­е­неч һәм шат­лык бе­лән бал­кый­мын.

 

 

МӘ­ЗӘК СӘ­БӘ­БЕ

Хи­кә­ят

 

Мә­зәк ха­кын­да, аның ки­рәк­ле­ге, ни­чек тууы ту­рын­да әң­гә­мә­дә идек. Бе­ре­без:

— Мә­зәк ул — көл­ке­ле ва­кый­га. Шу­ны­сы әһә­ми­ят­ле, ул ва­кый­га баш­ка­ча бу­ла да ал­мый,— ди­де.

Икен­че­без:

— Юк, мә­зәк ул — көл­ке­ле ке­ше, го­му­мән дә көл­ке ия­се,— ди­де.— Мә­зәк ба­ры тик шун­дый шә­хес-зат ар­ка­сын­да гы­на туа. Ми­са­лым да бар: Ху­җа Нас­рет­дин!

— Әйе, ки­ле­шер­гә бу­ла,— ди­де өчен­че­без.— Әм­ма мә­зәк ул көл­ке­ле фи­кер дә! Ва­кый­га да, шә­хес-зат көл­дер­ми, әгәр көл­ке­ле фи­кер­гә та­я­ныл­ма­са!

Ми­ңа да сүз әй­тер­гә чи­рат җит­те. Ап­ты­ра­гач, әйт­кә­нем бул­сын дип, мин дә өс­тәп куй­дым:

— Мә­зәк ул — көл­ке­не аң­лау­чы ке­ше,— ди­дем.— Чын­лап ме­нә!

Һәм­мә­се дә тә­гәр­әшеп көл­де­ләр һәм, ни га­җәп:

— Әйе шул!— дип ри­за­лаш­ты­лар.

 

 

ДӨН­ЬЯ­НЫҢ ХИК­МӘ­ТЕН ЭЗ­ЛӘҮ

Хи­кә­ят

 

Бу дөнь­я­ның хик­мә­те нәр­сә­дән гый­ба­рәт? Дан-дә­рә­җә­дән­ме, бай­лык­тан­мы, ба­ла­лар бә­хе­тен кү­рү­дән­ме?

Бо­рын­гы­лар уты­рышын­да бул­са­гыз, алар сез­гә:

— Бо­лар­дан тү­гел, мәгъ­нә асы­лы­на тө­ше­нү­дән!— дип җа­вап би­рер­ләр.

Әгәр дә: “Юк, баш­ка­ча әй­тер­ләр!”— ди­сә­гез, үзе­гез бо­рын­гы­лар­ның ки­тап­ла­рын укып ка­ра­гыз. Сүз­лә­рем­нең ха­кый­кать икән­ле­ге­нә тө­ше­нер­сез!

Дан-дә­рә­җә­ләр­гә ом­ты­лу на­чар га­мәл тү­гел, әм­ма алар­ның зы­я­ны да бар: алар ке­ше­не үте­рә, ха­рап итә­ләр. Дан-дә­рә­җә ия­се мо­ны бел­ми ге­нә.

— Юк, дан-дә­рә­җә бе­лән ке­ше зур мөм­кин­лек­ләр­гә ху­җа бу­ла, исе­ме та­рих­лар­га ке­рә!— ди­де­ләр ми­ңа.

Та­рих ки­тап­ла­рын укы­дым. Ан­дый­лар­га ха­лык­ның бәд­до­га­сын күр­дем.

Бу дөнь­я­ның хик­мә­те мө­га­ен бай­лык­та һәм ба­ла­лар бә­хе­те­нә сө­е­нү­дер дип уй­ла­дым. Бо­ла­ры да ха­та фи­кер тү­гел иде­ме икән?

— Ә-ә,— дидем аннары,— белдем, җәмәгать, үзеңне табуда һәм үзеңне югалтмауда!

Әмма да көләсе килмәде.

 

 

МӘҖ­ЛЕС­ЛӘР ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Бө­ек­ләр мәҗ­ле­сен­дә бул­дым. Һа­ман да үз­лә­рен мак­тау­ны, үз­лә­рен зур­лау­ны та­ләп ит­те­ләр. Алар ара­сын­да мин кем идем? Әйе, үзем­не бик тә мес­кен итеп той­дым. Дөнья йө­зен­дә ка­һәр­лән­гән ке­ше­ләр ге­нә мин­-кем­лек бе­лән са­таш­кан бө­ек­ләр мәҗ­ле­се­нә ба­ра икән дип уй­ла­дым. Мо­ның шу­лай бу­лу­ын кү­ңе­ле ки­тек “фә­кыйрь”­ләр мәҗ­ле­се­нә ки­леп эләк­кәч ке­нә аң­ла­дым. Мон­да бер­кем дә мин­-кем­лек чи­ре бе­лән авыр­мый иде. Әйт­тем: “Син бо­лар ара­сын­да җа­ны­ңа сау­лык та­бар­сың!”— ди­дем.

Ме­нә ни­чән­че тап­кыр мин алар мәҗ­ле­се­нә ки­ләм. Дан-дә­рә­җә, мак­тау һәм зур­лау­лар­ны сөй­ми­ләр. Мон­да хик­мәт һәм ха­кый­кать­тән дә кыйм­мәт­ле­рәк һәм өс­тен­рәк һич­нәр­сә юк икән­ле­ген тө­шен­дем.

Мин чын мәгъ­нә­сен­дә бә­хет­ле идем.

 

 

АК­САК ЧА­ГЫШ­ТЫ­РУ

Хи­кә­ят

 

Кы­яр ка­рак­ла­рын бе­лә­сез­ме? Алар, асыл­да, ба­ла-ча­га­лар бу­ла­лар. Бо­лай “эт­лек” итү­лә­ре кы­зык та, фай­да­лы да, имеш. Ри­зык­лы бу­ла­лар бит!

Бу хак­та кы­яр бак­ча­сы тот­кан ба­бай­дан бе­леш­тем. “Ан­дый ба­ла­лар сез­нең ба­шы­гыз­га төш­кән бә­ла­дер”,— ди­мәк­че идем, ул, яр­ты сү­зем­нән аң­лап:

— Юк, алай әйт­мә­гез!— ди­де.— Ки­ре­сен­чә, алар кы­яр­ны күб­рәк өз­гән са­ен фай­да гы­на итә­ләр. Кы­яр ул шун­дый үсем­лек, әгәр аны җы­еп тор­ма­саң, уңы­шы ки­ми, мә­гә­р гел өзеп тор­саң, һа­ман үсә, уңы­шы күб­рәк бу­ла!

— Кы­зык икән!— ди­дем һәм, рәх­мәт әй­теп, үз юлым бе­лән кит­тем. Ба­ра то­рам, уй­лый то­рам: “Га­лим­нәр ми­са­лын­да икән! Баш­ка­лар­га күб­рәк өләш­кән са­ен га­лим­нең дә гый­ле­ме ар­та гы­на ба­ра!”

 

 

ИР­ЛӘР СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Кү­ңе­лем ту­лы күз яше. Ела­сам — күз­лә­рем су­кы­ра­ер­лар сы­ман. Тү­ге­леп ки­тәр­гә тор­ган чүл­мәк ке­бек ту­лы­шып йөр­дем. Хә­ле­мә ке­рер­лек ке­ше та­бал­ма­дым. Күз яшем тә­не­мә сең­де. Үзем­не җе­бек итеп то­йдым. Һа­ман да бу бә­ла­дән ары­ну җа­ен тап­ма­дым. Ми­ңа хә­зер та­бип та яр­дәм итә ал­ма­я­чак иде. Шун­да Ал­ла­һы тә­га­лә кай­нар көн­нәр бү­ләк ит­те. Эш ар­ты эш ку­лым­нан уз­ды, тау­лар кү­че­рер­гә ту­ры кил­де. Тә­нем ге­нә тү­гел, кү­ңе­лем дә тә­мам кор­гак­сып бе­тү­ен той­мый да кал­ган­мын.

— Ниш­ләп тук­тап кал­дың?— ди­де­ләр миңа.

Шун­да:

— Ә бе­лә­сез­ме, дус­ла­рым,— ди­дем мин алар­га.— Дөнья йө­зен­дә ир ке­ше­нең бө­тен бә­хе­те — эш һәм эш икән бит!

 

 

Ә КЕМ ГА­ФУ ИТ­КӘН ӘЛЕ?

Хи­кә­ят

 

Бик яшь­ли мин­-кем­нәр бе­лән ара­ла­ша баш­ла­вым сә­бәп­ле­дер, әле­гә яшел һәм бер­кат­лы бу­лу­ым­нан фай­да­ла­нып, алар җа­ным­ны өз­гә­ләр­гә, кис­кә­ләр­гә, из­гә­ләр­гә күп тап­кыр­лар өл­гер­де­ләр. Миңа ка­ра­та кыл­ган усал­лык­ла­рын га­дәт­лә­ре ит­те­ләр. Түз­дем. Үч алыр­га, чы­гы­рым­нан чы­га­рылыр­га ти­еш идем. Әм­ма са­быр сан­да кал­дым. Үзе­гез дә бе­лә­сез, агач яшел ча­гын­да җи­меш­ле бу­ла, сар­гай­ган агач­ның кай­чан җи­меш­лә­рен өзеп, тә­м­ләп аша­га­ны­гыз бар?

Бәл­ки ха­та­лан­ган­мын­дыр да?..

— Син ни­гә алар­ны га­фу итә­сең, из­ми­сең?— ди­де­ләр.

Ел­ма­еп җа­вап бир­дем:

— Алар­га бу кы­ла тор­ган ях­шы­лык­ла­рым һәм­мә­се дә ха­та­ла­рын аң­лау­ла­ры һәм үке­нү­лә­ре өме­тен­дә,— ди­дем.— Үке­нү­дән дә авыр­рак га­зап бар­мы? Юк! Шу­шы­мы алар­ны га­фу итү һәм из­мәү?

 

 

КОЛ­ЛЫК­НЫҢ МӘГЪ­НӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Ха­лык­ка кай­ва­кыт зар­ла­рым­ны сөй­ләп ал­га­лыйм. Әл­лә ишет­ми­ләр, әл­лә ышан­мый­лар — бер сүз дә әйт­ми­ләр.

— Юа­ту­ла­рын өмет итә­сең­ме әл­лә?— ди­де бер та­ны­шым.

Ни­гә аңар­га: “Ә­йе!”— ди­дем икән?

Өй поч­ма­гын­да үк­сеп җил елый. Тә­рә­зәм­не ач­сам, өл­ге­ләр­не ва­тып ке­рә­сен бе­ләм.

Ишек­не ач­кан идем, ка­е­рып ыр­гы­та яз­ды. Җил­не юа­ту­мы ку­лым­нан, те­лем­нән ки­лә тор­ган эш? Аның та­би­га­тен­дә тү­гел­ме соң ул елау?

Ха­лык­ка кай­ва­кыт көл­ке­лә­рем­не сөй­ләп ал­га­лыйм. Ише­тә­ләр, ыша­на­лар, әм­ма бер сүз дә әйт­ми­ләр. Ә тә­рә­зәм кар­шын­да бү­ген ко­яш кө­лә. Кү­ңе­лем шат, чөн­ки та­гын бер ха­кый­кать­не аң­ла­дым: хез­мәт­че­лә­рен­нән кай­чан ху­җа­лар­ның ка­нә­гать бул­ган­на­ры бар?

 

 

МӨМ­КИН ИДЕ БИТ

Хи­кә­ят

 

Аның ха­кын­да нәр­сә уй­ла­ган­на­рың­ны, кү­ңел сер­лә­рең­не ни­гә әле бел­де­рер­гә ки­рәк? Ме­нә мин си­не яки аны кем­нәр са­нын­да йөр­тәм ди­яр өчен­ме? Шун­нан соң ул ке­ше­нең сиңа ка­ра­та мө­нә­сә­бә­те үз­гә­рер­ме соң?

Әйе, имеш, кур­кып ка­ла­чак, уй­ла­на­чак ин­де. Рән­җет­кән бул­са, юк­ка мыс­кыл­ла­ган­мын мо­ны дип бор­чы­лыр­мы? Һич юк, әл­бәт­тә!

Ә өмет­лә­нә­без шул, и юләр­ләр!

Та­ны­шым оч­рап, ми­не үте­реп-үте­реп мак­тый баш­ла­ды. Шик­лә­нә кал­дым һәм, аны бүл­де­рер­гә те­лә­мә­сәм дә:

— Га­фу ите­гез, сез­нең ал­да нин­ди га­е­бем бар иде?— дип со­ра­дым.

Ул ап­ты­рап кал­ды. Бе­раз­дан ел­май­ды. Ан­на­ры кө­леп җи­бәр­де.

Со­ра­вым­ны ка­бат­ла­ма­дым. Әм­ма аның куп­шы мак­та­вын­нан ко­тыл­дым. Ә шу­лай да, дө­ре­сен әй­тим, ми­ңа аның ул сүз­лә­рен ише­тү рә­хәт иде бит, әйт­кән­нә­ре чын кү­ңе­лен­нән бу­лыр­га мөм­кин иде.

 

 

ӘҮ­ЛИ­Я­ЛЕК ИТ­КӘН БУ­ЛЫП

Хи­кә­ят

 

Дус­лар­ның әң­гә­мә­се­нә ко­лак са­лу­да идем. Алар хө­кем­дар­лык һәм хө­кем­да­ры­быз ха­кын­да сөй­лә­шү­гә күч­те­ләр. Чөн­ки ил хал­кы­ның бә­хе­те һәм бә­хет­сез­ле­ге хө­кемдар бе­лән бәй­ле, имеш. Шун­лык­тан ха­лык аны бик еш ис­кә ала.

— Ни өчен хө­кү­мәт ти­рә­се­нә җы­ен карь­е­рист, әт­рәк әләм, акыл­сыз ке­ше­ләр җы­е­ла, зур мәр­тә­бә­ләр ала, бе­лә­сез­ме?— ди­де бе­ре­без.

— Әү­вә­ле үз фи­ке­регезне әйтегез!— ди­дек, чөн­ки бу мәсь­ә­лә­гә, ул сөй­ләп өл­гер­гән­че, җа­вап­ла­ры­быз әзер бу­ла­чак иде.

— Шу­ңар­га,— ди­де ул,— хө­кем­дар­га үз тә­хе­тен сак­лау, үз кем­ле­ге­нә сок­ла­ну өчен ти­рә­сен­дә шун­дый ке­ше­ләр ки­рәк!

Мин кө­леп куй­дым. Дус­ла­рым сүз­не миңа бир­де­ләр.

— Әгәр хө­кем­дар үз ти­рә­се­нә сез әйт­кән ке­ше­ләр­не җый­са, алар аны тиз­дән ха­рап итәр­ләр!— ди­дем.

Сүз­нең дә­ва­мы өзел­де. Әм­ма ул ел­ның ахы­рын­да хө­кем­да­ры­быз тә­хе­тен­нән ку­ыл­ды.

 

 

МӨЭ­МИН БУ­ЛЫЙМ ДИ­СӘҢ

Хи­кә­ят

 

— Бай­лык адәм ба­ла­сы­на кирәк­ме?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

— Әл­бәт­тә ки­рәк!— ди­дем җа­ва­бым­да.— Ул ни­ка­дәр күб­рәк бул­са һәм фай­да ки­тер­сә, ке­рем бир­сә, та­гын да ях­шы­рак!

— Без бит си­не су­фи, дин ия­се дип бел­гән идек. Юк сүз сөй­лә­ми­сең­ме? Бай­лык ке­ше­не бо­за ул,— ди­де­ләр.

— Әйе, дө­рес әй­тә­сез,— ди­дем.— Мин сез­нең бе­лән ки­ле­шәм, бай­лык ке­ше­не бо­зу кө­че­нә ия. Әм­ма ми­не дин ия­се, су­фи тү­гел ди­гә­не­гез­не аң­ла­ма­дым. Нәр­сә, хаҗ­га ба­ру өчен бай­лы­гың, ел­лык ке­ре­мең җи­тәр­лек бу­лу шарт тү­гел­ме соң? Ул шарт үтәл­ми то­рып, бу фа­рыз­ны баш­ка­ру ярый­мы? Мөэ­мин­нәр юмарт бу­ла­быз ди­сә­ләр, бай­лык ху­җа­сы тү­гел­ләр икән, мо­ны эш­ли алыр­лар­мы?

 

 

ХЕЗ­МӘТ ИТҮ НИ БИ­РӘ

Хи­кә­ят

 

Мәр­тә­бә­гә ире­шү ха­кын­да дус­лар бе­лән сүз ки­леп чык­ты. Алар:

— Ни өчен бе­рәү­ләр үсә, икен­че­ләр бер урын­да тап­тан­ган ке­бек хәл­дә бу­ла­лар?— ди­де­ләр.

— Сә­бәп бик га­ди,— ди­дем.— Кем­нәр үз­лә­ре­нең ху­җа­ла­ры­на хез­мәт итә­ләр һәм алар­га ту­гры­лык­лы бу­ла­лар, әл­бәт­тә ыша­ныч­ла­рын яу­лый­лар. Ан­дый ке­ше­ләр үз ди­гән­нә­ре­нә иреш­ми ка­ла­лар­мы соң? Ту­гы­ры хез­мәт­че­лә­рен ху­җа­ла­ры да бү­ләк­ләр бе­лән ку­ан­дыр­мый кал­дыр­мый­лар.

— Әм­ма яла­гай­лар бе­лән дөнья ту­лы бит,— ди­де­ләр алар.

— Әйе,— ди­дем мин дә.— Әм­ма яла­гай­лык­та ту­гры­лык тү­гел, ял­ган һәм мә­кер бар. Их­лас бу­ла бе­лер­гә ки­рәк. Ә ан­да да­и­ми­лек табарсыз.

 

 

МӘР­ТӘ­БӘ БИТ УЛ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­нең мәр­тә­бә­се үз­лә­ре­нең нин­ди бу­лу­ла­рын­нан то­ра, имеш.

— Ке­ше­нең акы­лы ту­рын­да сүз ба­ра­мы?— ди­де­ләр ми­ңа.

— Мәр­тә­бә­нең кай­чан акыл­га бәй­ле бу­лу­ын күр­де­гез әле?— ди­дем мин дә.— Хәт­та бе­лем дә мәр­тә­бә­нең ни­ге­зе бу­ла ал­мый.

— Ә нәр­сә соң ул ва­кыт­та?

— Әгәр дә мин­-кем­лек мәр­тә­бә би­рә ди­сә­гез, шу­лай ук ял­гы­ша­сыз. Мәр­тә­бә­нең бө­тен асы­лы куш­кан­ны үтәү­дән,— ди­дем.

— Әм­ма акыл­сыз һәм бе­лем­сез ке­ше куш­кан эш­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ра ала­мы соң?— ди­де­ләр.

— Бәл­ки аңа бу ку­шыл­ган эш­не баш­ка­лар­га тап­шы­руы һәм алар­дан та­ләп итүе ге­нә дә җи­тә тор­ган­дыр? Шу­ңа кү­рә дә мәр­тә­бә бит ин­де ул!

 

 

БЕР КА­ШЫК ДА­РУ

Хи­кә­ят

 

Яла­гай­лан­ма­гыз, бу бик тә ямь­сез кү­ре­неш. Күп­ләр шу­ның ар­ка­сын­да көл­ке­гә кал­ды­лар һәм бә­хет­лә­рен дә югалт­ты­лар. Яла­гай­лык йөз­гә-йөз кал­ган­да гы­на ки­ле­шә, ха­лык ал­дын­да чир­кан­ды­ра.

Шу­лай бер­ва­кыт ми­ңа:

— Сез­не бик акыл­лы, баш­лы, ак­са­кал­лар­ча га­дел хө­кем­ле ке­ше дип бе­лә идек, әм­ма бер мәҗ­лес­тә тү­рә­без­не кот­лап сүз әйт­кә­не­гез­дә бер мич­кә ба­лы­гыз­га бер ка­шык де­гет сал­ды­гыз. Бер дә ки­леш­ле то­ел­ма­ды,— ди­де­ләр.

— Әйе, нәкъ шу­лай бул­ды шул,— ди­дем,— чөн­ки тәб­рик сүз­лә­рем, ха­кый­кать­тән ае­ры­лып, ял­ган­га та­ба авыш­ты. Яла­гай­лык­тан ко­тым очып, хә­лем­не тө­зә­тү ягын ка­ра­дым. Сез­гә ул бер ка­шык дегет ке­бек то­ел­са да, мә­гә­р үзе­мә бер ка­шык да­ру иде.

 

 

ЯРЫЙ ТОР­ГАН ЭШ ИДЕ­МЕ?

Хи­кә­ят

 

Җит­меш яше­нә якы­на­еп ба­ру­чы бер карт әфән­де, алар­ның кар­шы­сы­на ба­рып кер­сәм, үз­лә­ре­нең тү­рә бу­лу­ла­рын да оны­тып, ми­нем бе­лән сүзен ша­яр­тыр­га ты­ры­шып сөй­лә­шә баш­ла­гач, бу хәл­ләр ка­бат­ла­на тор­гач, алар­га ин­де үзе­мә дә кы­рык яшь­ләр икән­ле­ген ис­кәр­теп, бер­ва­кыт шу­лай:

— Ми­не үзе­гез­гә кор­ма кү­рү­е­гез­гә бик зур рәх­мәт­ле­мен! На­сыйп бул­са, сез­нең яшь­кә ба­рып җи­тәр­мен ке­бек,— ди­дем.

Алар ап­ты­рап кал­ды­лар. Ник бо­лай сөй­лә­вем­не аң­лый ал­мый­ча га­җиз­лән­де­ләр. Баш­ка­лар ал­дын­да үз­лә­рен ах­мак итеп та­гын бер кат күр­сә­тә­се­лә­ре кил­мә­де, ах­ры­сы, ка­бат­лап, ни әй­тер­гә те­лә­гә­нем­не аң­ла­тып би­рү­ем­не дә со­рар­га кый­ма­ды­лар.

Хәл­лә­ре­нә ке­реп:

— Ке­ше­ләр үз кор­ма­ла­ры бе­лән сүзне ша­яр­тып сөй­лә­шә­ләр. Яшь­ләр­гә ка­ра­та та­ләп­чән бу­ла­лар. Яшь­рәк­ләр­гә ша­яр­тып сүз әй­тү алар­дан кө­лү ке­бек аң­ла­шыл­ма­сын өчен рәх­мә­тем­не сез­гә юл­ла­дым,— ди­дем.

 

 

ЯШЬ­ЛӘР ТӘР­ТИ­БЕ

Хи­кә­ят

 

Яшь­ләр­гә ка­ра­та та­ләп­чән бу­лу гы­на аз, алар­ны хөр­мәт тә итә бе­лер­гә ки­рәк, ди­ләр. Әм­ма бо­лар­ның ике­сен бер­гә, берь­ю­лы баш­ка­ру ти­еш­ле. Ае­рым-ае­рым эш­ләү кү­ңел­сез нә­ти­җә­ләр­гә, сә­ер уй­лар­га ки­те­рә. Мо­ны кем дә бе­лә.

Бер та­ны­шым үз улы­на ка­ра­та бер ге­нә дә хөр­мәт хи­се бе­лән яшә­мә­де. Со­ңын­нан аның ха­кын­да: “Ба­шы­на улы җит­кән!”— дип сөй­лә­де­ләр. Исе­мә төш­те: аңар­га ни­чә әйт­кән идем шу­шы хак­та, ко­ла­гы­на да эл­мә­гән икән.

Бер­ва­кыт ав­то­бус­та егет­ләр­нең ко­лак ар­тын ис­нәп кайт­кан бер агай­ны күр­дем. “И-и,— ди­дем үз ал­ды­ма,— “зәң­гәр”!”

Шу­лай уй­лап бе­тер­мә­дем, яшь егет­ләр аны изеп тә таш­ла­ды­лар. Агай­ны ак­лар­га кем­нең дә уен­да юк иде. Ар­тык­ка кит­кән мә­хәб­бәт тә ки­леш­ми шул, ар­тык­ка кит­кән хөр­мәт сы­ман.

 

 

МИН КУР­КАК­МЫ ӘЛ­ЛӘ?

Хи­кә­ят

 

Үзем­нең күп мәсь­ә­лә­ләр­дә хә­бәр­дар­лы­гым ка­мил бул­ма­вын ис­тә то­тып, әң­гә­мә­ләр­дә кат­наш­мый ка­лу­ны мәс­ли­хәт кү­рү­ем кем­нәр­гә­дер оша­мый да ин­де ул. Ачу­лан­ма­сын­нар, га­фу үте­нәм. Әм­ма миңа күп­ ва­кыт, бу хак­та сез­нең дә фи­ке­ре­гез­не бе­лә­се­без ки­лә дип тү­гел:

— Әйт сү­зең­не!— ди­гән рә­веш­тә, кы­рын күз бе­лән ка­рап ку­ю­чы усал­лар оч­рый.

Нәр­сә әй­тим ин­де? Эн­дәш­ми ка­лам, бил­ге­ле. Алар­ның ачу­ла­ры ки­лә. Сүз­лә­ре­нең, ко­ла­гы­ма элеп ал­га­ным­да, ни­ка­дәр ял­ган икән­ле­ге­нә җа­вап итеп ел­ма­ю­ла­рым­ны:

— Фи­ке­ре­гез асы­лы бе­лән ха­та!— дип әй­теп, баш­ка­лар ал­дын­да бө­ек шә­хес­лә­рен мыс­кыл­лыйм­мы­ни ин­де? Юк, ки­рәк­мәс! Бо­лай да ачу таш­ла­ры эс­се­ләп кит­те. Мин кур­как­мы әл­лә, ке­шеләр­нең кем­ле­ген йөз­лә­ре­нә бәр­гә­ләп йө­рер­гә!

 

 

УТЫ­РЫШ КО­Я­ШЫ

Хи­кә­ят

 

Бү­ле­ге­без­нең мө­ди­ре, ку­ел­ган мәсь­ә­лә­не ис­кәр­теп:

— Ба­ры­гыз­га да бу хак­та фи­кер­лә­ре­гез­не туп­лап ку­яр­га тәкъ­дим ител­гән иде. Әй­дә­гез, баш­лыйк. Бе­рен­че сүз­не сез­гә би­рәм,— дип ми­ңа тө­бәл­де,— ко­яш чы­гы­шын­нан баш­лап ки­тә­без дә рәт­тән ба­ра­быз.

Шун­да ки­ре­ле­гем кил­де:

— Мин бит ко­яш ба­е­шы та­ра­фын­да уты­рам,— ди­дем.

— Хө­кем­дар­лар кай­дан те­ли, ко­яш шун­нан чы­га!— ди­де­ләр яла­гай­ла­ныр­га җай та­бу­чы­лар.

— Ко­яш чы­гы­шы ди­гән­дә, уты­ры­шы­быз­ның ко­я­шын чы­га­ру­чы бу­лыр­сыз дип күз ал­дын­да тот­кан идек,— ди­де мө­ди­ре­без.— Та­би­гать­тә­ге ко­яш бе­лән хәт­та пат­ша­лар да ида­рә итә ал­мый­лар.

Уты­ры­шы­быз шу­шы рә­веш­тә җы­лы баш­ла­нып ки­теп, эш­лек­ле һәм нә­ти­җә­ле үт­те.

 

 

ХО­ЛЫК ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Бән­дә­нең хол­кы сүз­лә­рен­дә һәм хә­рә­кәт­лә­ре-га­мәл­лә­рен­дә ча­гы­ла, их­ты­я­ры бе­лән ида­рә ител­гә­нен бел­де­реп кал­дыр­ган бо­рын­гы бө­ек ха­ким Арис­то­тель. Шу­шы үлем­сез­гә үз ар­бам­ны та­гар­га те­ләп мин дә әй­тәм: бә­хет­нең дә, бә­хет­сез­лек­нең дә сә­бәп­че­се шу­шы хо­лык ди­гән­нә­ре ин­де! Кый­ты хо­лык кем­не бә­хет­ле ит­кән дә, ях­шы хо­лык кай­сы­быз­ны сө­ен­дер­гән?

— Хо­лык­ны үз­гәр­теп бу­ла­мы?— дип со­ра­ды­лар ми­ннән уку­чы­ла­рым.

— Хо­лык­ны үз­гәр­тү — кан­ны үз­гәр­тү сы­ман ук ин­де ул,— ди­я­рәк алар­га җа­вап бир­дем.

— Ди­мәк, бө­тен хик­мәт — кан­да,— ди­де­ләр алар ка­бат,— кай­нар кан­лы ке­ше­нең хол­кы да шун­дый.

— Һәм шу­лай!— дип җа­вап бир­дем алар­га.— Кан утыр­гач, хо­лык та уты­рып җи­тә!

 

 

МӘ­ХӘБ­БӘТ­ЛЕ МӘС­ЬӘ­ЛӘ

Хи­кә­ят

 

— Әгәр дә кыз егет­кә мә­хәб­бә­тен аң­лат­са, егет аны ярат­ма­са, ниш­ләр­гә ти­еш? Ул егет­нең ни­чек һәм нәр­сә әй­түе, мә­хәб­бә­тен ин­карь итү­е­ме, ка­бул итү­е­ме дө­рес?— дип со­ра­ды мин­нән бер уку­чым.

Аңар­га бо­лай дип җа­вап бир­дем:

— Әл­бәт­тә аш­ка таш бе­лән кай­та­ру ха­та бу­лыр!

— Ярат­ма­ган ке­ше­ңә, мин си­не яра­там дип әй­тер­гә­ме ин­де?— ди­де уку­чым.

— Мин ан­дый сүз әйт­тем­ме?— дип со­рар­га мәҗ­бүр бул­дым.

— Аш­ка таш бе­лән җа­вап бир­ү ха­кын әле ге­нә бел­дер­де­гез бит,— ди­де ул, га­җәп­лә­неп.

— Әл­бәт­тә,— ди­дем мин,— шу­лай әйт­тем, әм­ма яра­тма­ган ке­ше­ңә мин си­не яра­там дип әй­тер­гә ки­ңәш ит­мә­дем!

 

 

ШУ­ШЫ­МЫ ДӨ­РЕС­ЛЕК

Хи­кә­ят

 

Ил эчен­дә ха­лык хө­кү­мәт бе­лән уй­нар­га яра­та, ди­ләр.

Хө­кем­дар­лар яки үз­лә­ре бе­лән уй­нар­га мөм­кин­лек би­рә­ләр, яи­сә — юк. “Ти­ле­не ти­ле ди­гән са­ен, ти­гә­нәк буе си­кер­гән!”— ди­гән­нә­ре шу­шы, имеш.

— Ни өчен соң ул ва­кыт­та хө­кем­дар­лар бай­лык­та һәм мул­лык­та яши­ләр, ә ха­лык­ка мох­таҗ­лык һәм авыр­лык­лар­ны кү­тә­рер­гә ка­ла?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

— Бе­рәү­ләр тук бул­сын өчен икен­че­ләр үз авыз­ла­рын­нан өзеп би­рер­гә ти­еш­ләр,— ди­дем алар­га, сүз­не ша­яр­ту­га бо­рып.— Бир­ми ка­ра­сын­нар, кыч­кыр­тып, та­лап алыр­лар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных