Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 14 страница




— Бо­лай дө­рес бу­ла­мы ин­де?— ди­де­ләр, тә­мам ап­ты­ра­шып.

— Ә кем әле шу­шы­лай дө­рес бу­ла дип әйт­кән?

Сүз­лә­рем һәм­мә­сен ап­ты­раш­та кал­дыр­ды.

 

 

ТҮ­ЗЕМ­ЛЕ БӘ­ХЕТ

Хи­кә­ят

 

Му­са пәй­гам­бәр­нең дош­ман­на­ры ара­сын­да иң ку­әт­ле­се Фир­га­вен бул­ган­лы­гын бел­мә­гән ке­ше­ләр аз, ди­ләр.

Бу хак­та сүз чы­гып, дус­ла­рым:

— Фир­га­вен­гә дус­лык игъ­лан ит­сә, Му­са пәй­гам­бәр­нең ка­ве­ме­нә яшә­ве рә­хәт бул­мас иде­ме? Ни­ка­дәр га­зап чик­кән­нәр!— ди­де­ләр.

Сүз­лә­ре җит­ди иде. Мин:

— Асыл­ла­рын­да үза­ра дош­ман­лык бар икән, ан­дый ке­ше­ләр ни­чек дус бу­ла ала­лар?— ди­дем.— Ан­дый­лар со­лых хә­лен­дә ге­нә яшәр­гә мөм­кин­нәр, һич әш­нә­лек ит­ми­ләр.

— Со­лых бе­лән дус­лык бер тү­гел­ме­ни?— ди­де­ләр та­гын да.

— Үзе­гез дә бе­лә­сез, со­лых ки­ле­шүе ике дош­ман як ара­сын­да бу­ла тор­ган кү­ре­неш,— ди­дем, бә­хәс­лә­шер­гә те­лә­ми­чә.— Әм­ма со­лых­та дус­лык рә­хәт­ле­ге юк, са­быр­лык, тү­зем, игъ­ти­бар­сыз­лык га­зап­ла­ры гы­на бар.

 

 

АЛ­ЛА­ҺЫ­НЫҢ УРЫН­НА­РЫ

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт мин­нән хә­дис­ләр ту­рын­да бә­хәс кы­лыр­га яра­ту­чы бер әфән­де со­ра­ды:

— Ал­ла­һы тә­га­лә­не са­быр­лар бе­лән, ди­ләр. Мо­ның се­ре нәр­сә­дә?

— Җа­ва­бын үзе­гез дә бе­лә­сез, ах­ры­сы. Тың­лыйм,— ди­дем мин аңар­га, кү­ңел ко­я­шын йө­зе­нә чы­га­рыр­га мәҗ­бүр итеп.

— Кем­нәр авыр тор­мыш­та, фә­кыйрь­лек­тә, мес­кен­лек­тә яши­ләр, алар — са­быр, Ал­ла­һы алар бе­лән!— ди­де ул.

— Алай...— ди­дем мин, бе­раз ап­ты­рап.— Бел­мә­гән идем. Юк­са бу сүз­не баш­ка мәсь­ә­лә­дә әй­тел­гән дип йө­ре­гән­мен.

— Сез­нең­чә нәр­сә­гә бәй­ле?— ди­де ул әфән­де.

— Ха­та мин­дә, ах­ры­сы. Кем­нәр кай­нар­ла­на, алар әдәп­не оны­та, кем­нәр са­быр­лык бе­лән эш йөр­тә, алар әдәп кир­тә­лә­рен си­кер­ми. Әдәп­сез җир­дә Ал­лаһ та юк дип бе­лә идем,— ди­дем.

 

 

КЕ­ШЕ ТҮ­ГЕЛ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­дә аң һәм акыл ара­сын­да бәй­лә­неш бар­лы­гын тәҗ­ри­бә яр­дә­мен­дә тө­ше­нер­гә бу­ла. Аң те­рек­лек­кә бәй­ле, ягъ­ни җан һәм тән бер­ле­ген ха­сил итү­че көч, акыл исә аң­лы эш­чән­лек­нең нә­ти­җә­сен­нән гый­ба­рәт. Аңын­да бул­ган ке­ше акыл­сыз га­мәл кыл­мый, акы­лын­да ка­лу­чы аң­сыз­лык бе­лән җә­фа­лан­мый. Акыл­ла­ры са­та­шу­чы­лар аң­сыз­лык кыл­мый кал­мый­лар, шу­ңа да кур­кы­ныч­лар.

— Хай­ван­нар­да акыл бар­мы?— дип бә­хәс кыл­ды дус­ла­рым.

Мин исә алар­га кат­на­шып кит­тем һәм со­ра­дым:

— Ди­ва­на, мәҗ­нүн­нәр­дә бар­мы соң? Кай­сы­гыз юләр­не акыл­лы һәм аң­лы дип әй­тә ала?

— Һе,— ди­я­рәк кө­ле­шеп ал­ды­лар алар,— бу юлы­ да сез хак­лы шул. Ди­ва­на­ны ке­ше дип әй­теп бу­ла­мы?

 

 

ДӨ­РЕС ЯШӘ­ГӘН­ДӘ

Хи­кә­ят

 

Кү­ңе­лең са­гыш бе­лән ту­лы бул­са, ар­ты­гы бе­лән моң­лан­са, бо­лар­дан ко­ты­луы мөм­кин­ме? Әл­бәт­тә адәм ку­лын­нан кил­мә­гән эш юк. Шу­лай да һәр кө­нең­не бәй­рәм бе­лән үт­кә­рү­гә ка­ра­ган­да, ара-ти­рә уй­лар­ыңа би­ре­леп алу ко­ма­чау ит­ми. Һәр нәр­сә­нең үз мәр­тә­бә­се га­ме бе­лән бул­ган­да, бә­рәкә­те дә бар.

Мин­нән:

— Ке­ше­ләр дөнья йө­зен­дә бәй­рәм бе­лән яшә­гән­нә­рен­дә дө­рес­ме, әл­лә са­гыш­ка би­рел­гән­нә­рен­дә­ме?— дип со­ра­ды­лар.

Мо­ңар­га җа­вап би­рә ал­мый идем. Шу­лай да:

— Дөнья йө­зе — ты­рыш хез­мәт уры­ны, ял ит­кә­нең­дә бәй­рәм­нән дә ях­шы­ра­гы юк,— ди­гән җа­вап бир­дем.

Әм­ма тың­лап то­ру­чы­лар сү­зем­не боз­ды­лар һәм:

— Ди­мәк, бәй­рәм бе­лән яшә­гән­нә­рен­дә дө­рес, әй­еме?— ди­де­ләр.

 

 

ЗИН­НӘТ­ЛЕ ХА­НЫМ­НАР

Хи­кә­ят

 

Мө­сел­ман ха­тын­на­ры­ның яу­лык бөр­кәнеп йө­рү­лә­ре һич тә сер тү­гел.

Мо­ның сә­бә­бе Коръ­ән­нән, имеш. Ан­да чыннан да ике урын­да, хатын-кыз­лар­га атап: “Зин­нәт­лә­ре­гез­не кап­лап йө­ре­гез!”— ди­ел­гән.

— Бу зин­нәт­ләр­не йөз һәм күр­кәм күк­рәк бу­ла­рак аң­лау көн­че ир­ләр­дән ки­лә­ме?— дип со­ра­ды­лар, ми­не ап­ты­ра­тып.

— Юк,— ди­дем,— Бу — ха­тын­нар­ның үз­лә­рен­нән ки­лә! Кай­бер ир­ләр үз ха­тын­на­ры­на “зин­нәт­лем” дип әй­тер­гә тел­лә­рен кыз­га­ну, сүз­дә са­ран­лык­ла­ры сә­бәп­ле, күр­кәм ха­тын­на­ры үз­лә­рен “зин­нәт­ле” тип атау­ны те­лә­гән­нәр. Ан­на­ры, уй­лап ка­ра­гыз, без­нең кай­сы­быз кай­чан ха­тын-кыз­ла­ры­быз­га ки­те­реп яу­лык бөр­кә­гә­не бар? Мо­ны­сын да хатын­нар үз­лә­ре эш­ли. Без­гә ки­ле­шер­гә ге­нә ка­ла. Зин­нәт­лә­рен сак­лый­лар.

04.05.06.

 

МӘ­ХӘБ­БӘТ СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

Ха­тын-кыз­лар­ның ко­лак бе­лән яра­ту­ла­ры ях­шы мәгъ­лүм. Хә­ер, ир­ләр дә кор­сак бе­лән яра­та­лар, имеш.

Ә йө­рәк?

— Йө­рәк — гай­рәт чы­га­на­гы,— ди­де­ләр ми­ңа.

Бу сүз­лә­рен ни­гез­гә алып фи­кер йөрт­тем: “Ди­мәк, адәм ба­ла­сы­ның ба­тыр­лы­гы аның үз йө­рә­ге­нә бәй­ле!”

— Бе­ләк — көч ин­де ул, әйе­ме?— ди­дем.

Ри­за бул­ды­лар.

Шу­лай итеп һәр әгъ­за­га бер ва­зи­фа йөк­ләп чык­тык һәм сүз ба­шы­на әй­лә­неп кайт­тык. Шун­да мин:

— Әйе,— ди­дем,— ха­тын-кыз­ның ко­ла­гы — ал­ка­лы, ир­ләр­нең кү­зен җә­леп итәр өчен, әм­ма шул ал­ка­лы ко­лак — төп­сез кап­чык ши­кел­ле, ни ишет­сә, шу­ны ту­ты­рып ба­ра. Ир­ләр­нең дә кор­са­гын­да би­рән га­лә­мә­те бар. Әй­тәм аны чи­бәр ха­тын­нар­ның ир­лә­рен­дә кор­сак тау ка­дәр­ле бу­ла!

 

 

ГАРЬ­ЛЕК

Хи­кә­ят

 

Мин­нән зат­лы­лык ту­рын­да со­ра­ды­лар. Та­би­гать­тән­ме, әл­лә ин­де бән­дә­нең үзен­нән­ме, ди­де­ләр.

Җа­вап бир­дем:

— Бән­дә­нең үзен­нән!

— Дә­ли­ле­гез бар­мы?— ди­де­ләр.

— Әл­бәт­тә бар,— ди­дем,— әм­ма га­ди җир­лек­кә зат­лы таш утыр­тып ку­ел­са, бу куп­шы­лык бу­ла­рак ата­лыр иде, ясал­ма­лы­гы йөз­гә бә­реп то­рыр иде. Шу­ның ке­бек, бән­дә­нең үзе ал­тын бул­мый то­рып, та­җы эн­җе-мәр­җән­нән бу­лу­да мәгъ­нә юк!

— Ди­мәк, бу — бән­дә­нең та­би­га­те бе­лән бәй­ле, шу­лай тү­гел­ме?— дип ми­ңа карата ри­за­сыз­лык бел­дер­де­ләр, ба­ры­бер сүз­лә­рем­не ко­лак­ла­ры­на эл­ми­чә.

— Алай бул­гач сез ни­гә та­би­гать­тән­ме, әл­лә җәм­гы­ять­тән­ме дип со­ра­ма­ды­гыз?— ди­дем мин дә алар­га, аң­ла­ма­мыш­ка са­бы­шып.

 

 

ЯНАР УЧАК ЯН­НА­РЫН­ДА

Хи­кә­ят

 

Яшь­ләр ара­сын­да идем. Сүз мә­хәб­бәт ха­кын­да бул­ды. Мин алар­ның бер­сен­нән:

— Мә­хәб­бәт ди­гә­не­гез ул ни-нәр­сә?— ди­я­рәк со­ра­дым һәм аның:

— Ут!— ди­гән җа­ва­бын ишет­тем.

Аң­ла­дым.

Икен­че­сен­нән со­ра­дым. Аны­сы исә:

— Тө­тен, чөн­ки ул ке­ше­не миң­ге­рә­үлә­тә!— ди­де.

Ап­ты­ра­дым.

Өчен­че­се­нә мө­рә­җә­гать ит­тем. Ул миңа:

— У-у, мә­хәб­бәт­ме?— ди­де.— Шун­дый нәр­сә бу­ла­дыр мә­хәб­бәт, ул көч, дәрт, шат­лык, сө­е­неч би­рә!

— Алай икән!— ди­дем.

Яшь­ләр ара­сын­нан чык­тым. Кич иде. Һа­ва су­ын­ды. Шун­да ут кү­реп, учак яны­на кил­дем. Җы­лын­дым. Кү­ңе­лем сө­ен­де. Яшь­ләр­нең җа­вап­ла­ры исе­мә тө­шеп: “Мә­хәб­бәт ул янар учак икән!”— ди­дем.

 

 

БЕР­ДӘН МЕҢ­НЕ ТА­БУ

Хи­кә­ят

 

Ил­нең га­дел­сез бу­лу­ы­на сә­бәп ха­кын­да сүз чык­кач, ара­дан бе­ре­без:

— Хал­кы нин­ди — хө­кем­да­ры да шун­дый!— ди­гән фи­кер­не әйт­те.— Хал­кы яман икән, ил баш­лы­гы­на да шун­дый бу­лыр­га ка­ла.

Баш­ка­лар да аның бе­лән ки­леш­те­ләр. Алар­ның фи­кер­лә­рен дә­вам ит­те­реп мин дә әй­теп куй­дым:

— Әйе, нәкъ шу­лай! Мо­ны та­рих гый­ле­ме дә дә­лил итә. Кай­сы па­ди­шаһ хо­лык­та һәм га­мәл­дә нин­ди бул­са, без аның сый­фат­ла­рын, кем­ле­ген тик­ше­реп, шул ва­кыт­та ил хал­кы­ның үзе­нең дә үзен­чә­лек­лә­рен бе­лә­без. Бу шул ук бер­не тө­ше­нү аша мең­не аң­лау юлы бе­лән гый­лем­лек итү, ягъ­ни аң­лы бу­лу ди­гән сүз!

 

 

ИЛ­НЕҢ БУ­ТА­ЛУ СӘ­БӘ­БЕ

Хи­кә­ят

 

— Ни өчен ил­нең хал­кы соң­гы ва­кыт­лар­да яман­лан­ды? Ке­ше ни ка­дәр юнь­сез бул­са, шул ка­дәр үк әл­лә кем­лек­кә иреш­те, әйе­ме?— дип со­ра­ды­лар.

Бу хәл­ләр­не үзем дә хә­тер­ләп йө­рим, әм­ма җа­ва­бын гы­на та­ба ал­мый­ча га­җиз идем.

— Чөн­ки хө­кү­мә­те­без­дә юнь бет­те,— ди­де ара­дан бе­ре­без, ми­нем авы­зым­нан сүз ко­шы очып чы­гар­га өл­гер­гәнче җи­те­шеп. Әм­ма со­рау аңа атал­ма­ган­лык­тан, әң­гә­мә әһе­ле күз­лә­ре­мә ка­рап то­ра бир­де.

Ә мин исә:

— Хә­ле­без­не эре-вак таш­лар ту­ты­рыл­ган тарт­ма­ның әй­лән­де­ре­леп кап­ла­ну­ы­на ох­ша­там,— дип җа­вап бир­дем.— Төп­кә вак таш­лар җы­е­лу­чан. Ва­кы­ты үтеп, эре­лә­ре өс­кә илә­неп чы­гар­лар. Әй­лән­де­реп кап­лау­чы да хө­кү­мәт үзе иде!

 

 

АҢ БУ­ЛУ СӘ­БӘ­БЕ

Хи­кә­ят

 

— Ке­ше­ләр ара­сын­да иң авы­ры кай­сы­ла­ры бу­ла?— дип со­ра­ды­лар.

— Дош­ман­на­рым­ның дус­ты,— дип җа­вап бир­дем.

— Ни өчен дош­ман­нар үз­лә­ре тү­гел?— ди­де­ләр.

— Чөн­ки дош­ман­нар­сыз ке­ше бул­мый. Дош­ман без­не һәр­да­им уяу ка­лыр­га мәҗ­бүр итә. Аның нин­ди һәм ни­чек бул­га­ны, бу­ла­сы мәгъ­лүм. Әм­ма дош­ман­ның дус­тын­да хәй­лә ела­ны яши. Ул си­не ни өчен ярат­ма­га­нын бел­ми, дус­ты дош­ман күр­гән өчен ге­нә дош­ман итә. Аңар­дан сак­ла­ну ча­ра­сы да ба­ры тик дош­ма­ның­нан сак­ла­ну ча­ра­сы ке­бек ке­нә бу­ла ала. Дош­ман­ның дус­ты уяу тү­гел, шу­ның бе­лән ул си­не дә са­таш­ты­ру­га ире­шә,— дип аң­ла­тып бир­дем.

 

 

ХӘ­ТӘР­ДӘН КИ­ТҮ ЮЛЫ

Хи­кә­ят

 

Тор­мыш­та ике­лә­неп кал­ган ва­кыт­лар бул­га­лап то­ра. Ни­чек га­мәл кы­лыр­га бел­ми ап­ты­рый­сың, шул сә­бәп бе­лән үзең­не кар­тай­та­сың. Мон­дый чак­та ике­нең бер­сен эш­ләү га­дел бу­ла. Һәр­хәл­дә хә­рә­кәт итәр­гә ки­рәк.

— Эшең­нең ахы­ры на­чар бу­ла­сын бе­лә то­рып­мы?— ди­де­ләр ми­ңа.

— Әйе,— ди­дем,— әм­ма оныт­мыйк: хә­рә­кәт­тә — бә­рә­кәт!

— Аны­сы шу­лай, ике­лән­гән­дә ни­ят­тән баш тар­тып то­ру ях­шы­рак тү­гел­ме?

— Мәсь­ә­лә­не чи­шү­не ва­кыт­ка йөк­ләү­дән җи­ңе­ле юк, әл­бәт­тә. Тик мо­ның бе­лән бән­дә­гә ни фай­да? Тор­мыш мәй­да­ны — га­мәл уры­ны­дыр, ике юл ча­тын­да тук­тап ка­лу­дан да хә­тәр­рәк хәл­не хә­тер­ли­сез­ме?— дип со­ра­дым.

Җа­вап би­рү­че бул­ма­ды.

 

 

КЫ­ЕН­ЛЫК­ТА­ГЫ ХА­ЛӘТ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше кы­ен­лык­ны ни­чек җи­ңә ала? Буй­сы­ныр­га ти­еш­ме, әл­лә би­реш­мәс­кә­ме?

— Са­быр итү­дән дә ях­шы­сы юк!— ди­де­ләр ми­ңа.

Ки­леш­тем, әм­ма со­рау бир­дем:

— Сез бу са­быр­лык­ны ни­чек итеп күз ал­ды­гыз­га ки­те­рә­сез?

Со­ра­вым­ны аң­ла­ма­ды­лар, әл­лә ин­де, са­быр­лык — са­быр­лык ул, тү­зәр­гә ки­рәк ди­я­се­лә­ре кил­де­ме? Шу­лай да ара­дан бе­рәү:

— Ә үзе­гез нәр­сә әй­тер­сез?— ди­де.

Җа­ва­бым әзер бул­ган­лык­тан:

— Мон­да һич­шик­сез са­быр­лык те­рәк итәр,— ди­дем,— чөн­ки ул адәм­гә кы­ен­лык ал­дын­да юга­лып кал­мас­ка һәм уң­га-сул­га бәр­гә­лән­мәс­кә яр­дәм итә!

 

 

ИЛ­НЕҢ БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

Бе­рәү­ләр­нең дә­рә­җә­се икен­че­ләр­нең көн­че­ле­ген уя­та. Мон­дый ва­кыт­та ике як­ка да кы­ен­га ту­ры ки­лә. Аң­ла­шыл­мау­чы­лык ки­леп чы­га. Ниш­ләр­гә? Ке­ше­ләр бер-бер­сен “ки­сә” баш­лый­лар. Ахы­ры ике як­ның да фай­да­сы бе­лән бет­ми. Ә шу­лай да дә­рә­җә ия­лә­ре­нең ах­мак­лы­гын­нан, көн­че­ләр­нең баш­баш­так­лы­гын­нан ко­ты­лу юлы бар­мы?

Бу хак­та мин­нән со­ра­ды­лар. Җа­вап бир­дем:

— Көн­че­лек­лә­рен­нән кур­кып, баш­баш­так­лар­ны дә­рә­җә­гә мен­де­рә күр­мә­гез, мон­нан да ах­маг­рак эш бул­мас!— ди­дем.— Га­мәл­лә­рен акыл бе­лән кыл­мас­лар, ах­мак­лар акыл­га юл би­рә бел­ми­ләр. Акыл юк җир­дә га­дел­лек тә юк!

 

 

АКЫЛ ДӘ­РЕ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­ләр­гә ыша­ну ар­ка­сын­да күп бә­ла­ләр чик­кән бер та­ны­шы­ма акыл би­рер­гә исәп иттем:

— Дөнь­я­лык­ны ак һәм ка­ра­га гы­на ае­рып ка­рау, төс­ләр­не та­ны­мау — тор­мыш­ның бә­хе­тен та­ту­га ко­ма­чау­лык ту­ды­ра,— ди­дем.

Һәм ул ми­ңа:

— Сез мо­ны әле яңа аң­лый баш­ла­ган­сыз икән,— ди­де.— Ә мин аның җә­фа­сын күп­тән­нән тар­там. Үз фай­да­ла­ры өчен ке­ше­ләр нин­ди ге­нә хәй­лә­ләр­гә бар­мый­лар, бер-бер­сен ба­ты­ра­лар, яман­га алып сөй­ли­ләр, ахыр­да үз­лә­ре дә шул ял­ган­на­ры­на ыша­нып бе­тә­ләр. Ме­нә шу­шы чу­ар­лык­ка хәй­ран­мын! Ә, югый­сә, бө­тен төс­ләр дә ак һәм ка­ра кат­на­шу­дан гы­на бар­лык­ка ки­лә, шу­лар­га әй­лә­неп кай­та.

 

 

ХЕЗ­МӘТ­ТӘШ­ЛӘР БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

Бер­ва­кыт хез­мәт­тәш­лә­рем ми­ңа олуг зы­ян яса­ды­лар. Оят­ла­ры­на көч кил­мәс­ме дип көт­тем. Ха­рап бу­лу­ым­нан бер­дән­бер да­ру — са­быр­лы­гым иде. Үч ит­мә­дем. Го­мер уза тор­ды. Га­фу үте­нер­ләр ди­гән өмет­тә кал­дым.

— Бу ва­кый­га күп­тән бул­ды­мы?— дип со­ра­ды­лар дус­ла­рым.

— Әйе,— ди­дем,— ин­де алар ол­ыга­еп бет­те­ләр, чәч­лә­ре-са­кал­ла­ры агар­ды.

— Зи­һен­нә­ре сау чак­та на­мус­ла­ры тот­ма­гач, ин­де хә­зер, акыл­ла­ры тарт­ка­ла бар­ган­да га­фу үте­нер­ләр ди­сез­ме?

— Бө­тен бә­ла дә шун­да,— ди­дем мин алар­га.— Ме­нә хә­зер га­фу үтен­сә­ләр, яр­лы­кар өчен кө­чем җи­тәр­ме дип кур­кам. Оя­ты ни то­ра!

 

 

ХА­КЫЙ­КАТЬ ТӘ­МЕ

Хи­кә­ят

 

Ял­ган­га ыша­ну — гө­наһ. Әм­ма ни­чек чын­мы-тү­гел­ме икән­ле­ген ае­рыр­га?

Бу хак­та дус­ла­рым­нан со­ра­дым. Ара­дан бер­се, сүз алып:

— Табигатенә, сыйфатына ка­рап,— ди­де,— ягъ­ни ял­ган сүз­нең дә­ли­ле бул­мый!

Ан­на­ры өс­тәп куй­ды:

— Хак сүз­нең дә­лил өчен ки­те­рел­гән ми­са­лы ку­әт­ле­дер!— ди­де.

— Мо­ны­сы бе­лән ки­ле­шәм, әм­ма ха­кый­кать сыйфатлы ял­ган­нан ха­та сыйфатлы чын­лык­ны ни­чек ае­рыр­га?— дип, со­ра­вым­ны ка­бат яңарт­тым.

Ул исә шун­да ук җа­вап та бир­де:

— Мон­дый ва­кы­тта тә­ме­нә ка­рар­га ки­рәк бу­лыр: ял­ган һәр­ва­кыт тат­лы то­е­ла, ха­кый­кать — тоз ке­бек. Шу­ңа кү­рә дә ха­кый­кать ачы­сы ди­ләр бит! Сез дә мо­ны бел­мә­гәч...— ди­де, йө­зем­не кы­зар­тып.

 

 

КӘ­ЕФ­КӘ ТИЮ

Хи­кә­ят

 

— Кә­еф­не нәр­сә тө­зә­тә?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.— Чи­бәр ха­тын­мы, моң­лы яки дәрт­ле җыр-көй­ме, әл­лә зат­лы эчем­лек­ме?

— Чи­бәр ха­тын йө­рәк­кә ши­фа би­рә, ях­шы җыр уй­лар­ны та­ра­та, зат­лы эчем­лек акыл­ны кай­на­та,— ди­дем мин алар­га,— әм­ма кә­еф­не акыл­лы ки­ңәш, мәгъ­нә­ле сүз, га­лим­нәр мәҗ­ле­се ге­нә тө­зә­тә ала.

— Ә га­лим­нәр мәҗ­ле­сен­дә ба­ры тик акыл тан­та­на­сы һәм мәгъ­нә­ле сүз ге­нә бу­ла­мы әл­лә?— ди­де­ләр, ап­ты­ра­шып.

— Чын га­лим­нәр мәҗ­ле­сен­дә әл­бәт­тә шу­лар гы­на бу­лыр, әм­ма ял­ган га­лим­нәр мәҗ­ле­сен­дә чи­бәр ха­тын, көй һәм җыр, исерт­кеч эчем­лек ал­да то­рыр,— ди­дем, мәҗ­лес өс­тә­ле­нә иша­рә ит­ми ге­нә.

 

 

ТА­БИ­ГА­ТЕ­ҢӘ КҮ­РӘ

Хи­кә­ят

 

Бер әфән­де, бик тә дә­рә­җә ия­се бу­лыр­га те­лә­вен яшер­ми­чә, мо­ңа ни­чек һәм ни рә­веш­ле ире­шер­гә мөм­кин­ле­ге ха­кын­да со­ра­ды. Аның кем­ле­ген һәм нин­ди­ле­ген бел­гән­е­мә кү­рә:

— Бу дөнь­я­да һәм­мә әй­бер ке­бек, дә­рә­җә дә са­ты­ла һәм са­тып алы­на,— ди­дем аңар­га, ки­ңә­шем­не то­та­ча­гын бе­леп.

Икен­че юлы оч­раш­ка­ны­быз­да ул бик зур чи­нов­ник мәр­тә­бә­се­нә иреш­кән иде ин­де. Ул ми­ннән:

— Бе­рәү­ләр­нең дан-дә­рә­җә­се үз­лә­ре бе­лән бер­гә үлә, икен­че­ләр­не­ке үл­гән­нә­рен­нән соң да ар­та ба­ра. Бу ни­лек­тән?— дип со­ра­ды.

— Үз та­би­гать­лә­ре­нә, акыл­ла­ры­на, сә­ләт­лә­ре­нә кү­рә та­был­ган дан-дә­рә­җә һич­ва­кыт ки­ме­ми һәм урын би­ләү­гә бәй­ле тү­гел,— ди­дем мин аңар­га, әм­ма үп­кә­лә­тү­ем­не ба­шы­ма да ки­тер­мә­дем.

Ул ми­не та­ны­мас бул­ды.

 

 

ТУ­ТЫК КА­ЛӘМ КӨЛ­КЕ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Язу­чы­лар ха­кын­да сүз чык­кач, фи­кер сук­ма­гын­да адаш­кан та­ныш­ла­рым­нан бер­се:

— Язу­чы­лык үзе бер һө­нәр ге­нә ул, яз­мый тор­саң — ка­лә­мең ту­ты­га, күп яз­саң — ка­раң бе­тә,— дип әй­теп куй­ды. Мо­ңа ка­дәр бу хәт­ле көл­гә­нем юк иде. Ты­ныч­лан­гач, дус­ла­рым­ның икен­че­се:

— Кай­сы җе­не­гез шу­лай ко­тыр­ды? Шу­шы ка­дәр ишел­гә­не­гез­не күр­гә­нем юк иде,— ди­де.

Оят бу­лып кит­те, шу­лай да:

— Җе­нем ко­тыр­ма­ды,— дип аң­ла­тыр­га өл­гер­дем,— зә­гыйфь кү­ңе­лем­нең мыс­кыл­га ка­лу­ын­нан акы­лым ша­шы­нып ал­ды.

— И-и,— ди­де те­ге та­ны­шым,— бо­лай бул­са, сез­гә ка­ләм бе­лән ка­ра ту­рын­да гы­на сөй­ләр­гә ки­рәк икән, авы­зы­гыз­ны җыя да ал­мас­сыз!

 

 

БӘЙ­РӘМ ИР­ТӘ­СЕ ИДЕ

Хи­кә­ят

 

Яшь ча­гым­да га­ет ир­тә­сен­дә бер төш күр­гән идем: ко­яш ми­нем күк­рәк ту­ры­ма иң­де, шул ко­яш эчен­дә ак са­кал­лы, чал­ма­дан бик тә мөх­тә­бәр зат ал­тын ме­даль­гә ясал­ган су­рәт­тә­ге сы­ман иде. Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд икән дип уй­ла­дым. Ә ул ми­ңа:

— Тор, ба­лам, си­ңа уя­ныр­га ва­кыт!— ди­де.

Уя­нып кит­тем. Күк­рәк ту­рым­да­гы ко­яш исә тә­рә­зә­дән күз сал­ган ко­яш яны­на кит­те. Алар ку­шы­лып, бер бу­лып яна баш­ла­ды­лар.

Тор­дым, юын­дым...

Әле хә­зер дә уй­лыйм: ә уян­дым­мы соң? Югый­сә бу ка­дәр га­зап­лар чи­геп тор­мыш ар­ба­сын тар­тыр идем­ме? Әл­лә ул ми­не шу­ның өчен дип уят­ты­мы?

 

 

ТУ­ГАН ИЛ ЯМЕ

Хи­кә­ят

 

Бә­хет­нең тә­ме дә бу­ла икән ул. Озак ва­кыт­лар шул тәме иренең­нән кит­ми. Һа­ман-һа­ман та­тый­сың­дыр сы­ман. Ме­нә сө­е­неч кай­да ул! Бә­хет тә на­сыйп эше икән.

— Бә­хет­нең тә­ме нин­ди?— дип со­ра­ды­лар мин­нән. Бел­ми­ләр иде­ме?

— Әл­бәт­тә тат­лы!— ди­дем мин.

— Их егет­ләр!— ди­де ара­дан бе­ре­без.— Мин ир­тән­ге таң чы­гы тә­мен­дә­ге бә­хет та­ты­га­ным бар, әле дә шу­ңа хәй­ран итеп йө­рим.

— Бе­лә­без,— ди­дек без.— Ул — сө­ек­ле яр! Әйе­ме?

— Юк!— ди­де ул.

— Зат­лы ри­зык тә­ме!

— Юк ла ин­де,— ди­де ул ка­бат,— бө­тен­ләй баш­ка: чит­ләр­дә йөр­гән­дә ишет­кән мил­ли җыр! Та­тар кө­е­нең ма­тур­лы­гы­на хәй­ран кал­ган идем мин ул ча­гын­да!

 

 

БУШ СӨЙ­ЛӘ­ШҮ

Хи­кә­ят

 

Һәр­кем әл­лә кем. Шул кем­леклә­ре өчен алар­ны хөр­мәт итә бел­сәң, син­нән дә ях­шы ке­ше юк ин­де ул. Әм­ма һәр адәм ба­ла­сы үз кем­ле­ге­нә тиң­лек то­та ал­мый. Кем­лек тә юга­лу га­лә­мә­те бе­лән бәй­ле.

— Дә­рә­җә­не ни­чек сак­лап бу­ла?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

— Үз кем­ле­гең­не хөр­мәт итеп!— ди­дем мин алар­га.

— Ә куш­тан­нар алай ит­ми­ләр бит. Яла­гай­лык бе­лән дөнь­я­ны кул­ла­ры­на ала­лар,— ди­де­ләр ми­ңа.

— Аны­сы шу­лай, әм­ма үз кем­ле­гең бул­ма­ган ки­леш дә­рә­җә бе­лән ни фай­да? Ул — ко­ры ка­шык ке­бек, го­мер­нең буш­ка узуы бе­лән бер!— дип җа­вап бир­дем.

Ба­ры­бер ки­леш­мә­де­ләр. Ахыр­дан:

— Бу со­рау­га үзем дә җа­ва­бын бел­мим икән,— ди­дем.

 

 

КУШ­ТАН­НАР БО­ЛА­МЫ­ГЫ

Хи­кә­ят

 

Куш­тан­нар ике як­лы үт­кен пы­чак ке­бек алар, бер як­тан ха­лык­ны бу­тап йө­ри­ләр, икен­че як­тан — тү­рә­ләр­не. Ике як та алар­га ыша­на. Әм­ма иң җа­вап­лы ва­кыт­та бо­лар ха­лык­ны да, тү­рә­ләр­не дә кәк­ре ка­ен­га те­рә­теп ку­я­лар.

— Куш­тан­нар­ның ас­тыр­тын эш йөр­тү­ен һәр­кем бе­леп то­ра, әм­ма ни өчен алар­ның сү­зе­нә ко­лак са­ла, алар­га ия­рә­ләр соң?— дип со­ра­ган­на­ры со­ңын­да:

— Чөн­ки куш­тан­нар­да ара­лар­ны, уй­лар­ны, кү­ңел­ләр­не бу­тау сә­лә­те бар,— ди­дем дус­ла­ры­ма.

— Һи-и,— ди­де ара­дан бер­се,— дө­рес шул. Мин әле алар­ны баш­сыз­лар, шу­ңа кү­рә бу­та­ла­лар дип уй­лый идем. Ә алар юри, мах­сус, бе­лә то­рып бу­тый­лар икән!

 

 

ГА­ФИЛ­ЛЕК БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

— Ке­ше­ләр­не бу­тау­дан ни фай­да? Чөн­ки бу­тал­чык су­дан ба­лык то­ту җи­ңел, әм­ма кар­мак бе­лән тү­гел, ять­мә са­лып сө­зеп ке­нә ала­сың. Бу — ме­та­фо­ра, бил­ге­ле. “Ба­лык то­ту” ди­гән­дә үзе­ңә фай­да эш­ләп ка­лу ха­кын­да сүз ба­ра. Акы­лы­гыз бул­са, дөнь­я­ны үзе­гез тү­гел, куш­тан­нар яр­дә­мен­дә бу­та­гыз, әм­ма ять­мә­гез­не фай­да кү­ле­нә са­лып ку­яр­га өл­ге­ре­гез!— ди­дем бер­ва­кыт ха­лык­ка.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных