ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР, ЯКИ 15 страницаӘмма алар миңа: — Файда һәммәбезгә дә бердәй булырмы соң?— дигән сорау бирделәр. — Булыр,— дидем,— әгәр дә һәммәгез акылда, зиһендә, тырышлыкта һәм өлгерлектә тигез булсагыз. Әмма гафил калудан да яманрагы юк. Тормышны болай да гел бутап торалар!
КУШТАННЫ СЫНДЫРУ Хикәят
Дөньяны сез акыллы кешеләр бутыйлардыр дип уйлыйсызмы? Юк, аны куштаннар болгата, тик боламыгын баш бирмәүчеләр ашый. Берүк куштаннарны тыңламагыз, сүзләрен тотмагыз, алардан курыкмагыз, үзләрен санга алмагыз! — Әмма алар зыян итәләр шул,— диделәр миңа. — Әлбәттә шулай, әгәр дә аларның сүзенә колак салып торсагыз, алар белән сер сөйләшсәгез, ахыры үзегезгә кыенга килер!— дидем. — Ничек булыйк соң ул вакытта?— дип, минем сүзләремә колак тотучылар аптырашларын белдерделәр. — Әйе һәм юк мәртәбәсендә булыгыз!— дидем, шул халыкка киңәш биреп.— Уегызны йөзегезгә чыгармагыз, аның ни-нәрсә уйлаганын да белергә тырышмагыз. Хәтта үзен һәм сүзләрен игътибардан читтә калдырыгыз. Куштанның азау теше сынар!
УТЫРЫШ ГЫЙЛӘҖЕ Хикәят
Бер утырышта сүз биргәннәреннән соң, мактап әйтергәме, тешләп тә куяргамы дигән уй килде. Иң яхшысы — әүвәле тешләп, аннары сыпырып, “дарулап” куярга кирәктер, дидем. Нәкъ шулай эшләдем. Чыгышым кыска һәм төгәл булды сыман. Ахырдан, утырыш беткәч, бер танышым килеп: — Усал әйттегез,— диде.— Тәннәр чымырдап куйды. — Ә мактавым файда итмәдеме?— дип сорадым. Ул: — Юк шул,— диде,— тешләнгән урынны өф итү кебек кенә тоелды. — Бәлки шулайдыр да, әмма,— дидем, аның дикъкатенә көч итеп,— даруның файдасы мизгел эчендә түгел, тора-тора, вакыты җитү белән сиземләнер!
“КИРӘКЛЕ КИТАП” Хикәят
Бер галимнең китабын укыдым. Нинди ачыш, нинди яңа сүз әйтте икән дип беләсем килгән иде. Башланып киткәндә үз хезмәте алдына бик күп сораулар куйган бу, әмма китабында берсенә дә җавап бирмәгән. Галим мәртәбәсен күтәреп йөргәненә аптырап калдым. Әйттем: — Бу китапны укып чыгыгыз әле, күзегез ачылмасмы? Арадан берәү аның белән таныш икән. Ул, бик аптырап: — Нигә сез шул галимне безгә өлге итеп куйдыгыз?— дип сорады.— Бу китапны язган кешенең ни акылы, ни белеме урынындамы икән? Галим аталуы оят!— диде. — Рәхмәт!— дидем мин аңарга.— Нәкъ менә акылны юләрлектән, белемне наданлыктан, галимлекне галим булмаудан аерырга өйрәнү өчен бу — кирәкле китап!
ТОРМЫШ ЯМЕ Хикәят
Танышымнан, очрашкач, хәлен белештем. Ул миңа: — Начар икәнлеген каян белдегез?— диде. Уңайсызрак булып китте. Шулай да: — Сөмсерегез коелган,— дидем. Ул шунда үз хәлен озаклап сөйләп, тормышның гаделсезлегеннән зарланды. Сүзенең ахырында: — Акча биреп тормассызмы?— дип үтенде. Бирдем. Шунда йөзенә кояш чыкты. Баш төзәтү мәсьәләсе белән аптыраган икән. Кичен юлыма кабат очрап, тормыш яме, үзенең булдыклы булуы хакында озын-озак нотык сөйләде. Әйттем: — Кечкенә генә авыру да тормышның чын йөзен күрергә ярдәм итә дип белми идем!
МИЛЛИ МӘСЬӘЛӘ Хикәят
Милләтләрнең кайберләре безгә холыкта авыр кебек тоелалар, ә кайсылары шундый да үз сыманнар. Моның сәбәбе хакында сөйләгәндә бер агай: — Һәр халыкта яхшы һәм яман кешеләр бар,— диде.— Шунлыктан берсен дә өстен дияргә ярамый. Сүзе белән килештем. Әмма мин: — Милләтләрнең шундыйлары безгә авыр кебек тоелалар, кайсыларының гореф вә гадәтләрен белмибез, шулары җиңел булалар, кемнәрнең горефтә һәм гадәттә көн күрешләре безнекенә тартым,— дидем. Агай минем сүзләремне тыңлап торды да: — Бик шулай,— диде,— гореф һәм гадәт халыкларның холкы-фигыленә генә түгел, табигатьнең дә гореф вә гадәткә тәэсире бар,— дип, тагын хәйран итте.
МӘХӘББӘТСЕЗ БӘХЕТ ИЯСЕ Хикәят
— Сине яратмауларын белсәң, нәрсә эшләргә кала?— дип сорадылар миннән. — Әлбәттә мәхәббәт изге хис,— дидем мин, уйга калып,— әмма яратмауларын белү, сине яраталар дип алданып йөрүдән күпкә хәерлерәк! Берни дә калмый: ризалашырга кирәк. Мәхәббәттә көчләү юк. Яратмыйлар икән, яратмыйлар. Ул сөю хисе бит, яуланып һәм дауланып алына торган байлык сыман түгел. Тырыштырудан мәгънә чыкмый. Сүз шушының белән бетәргә тиеш иде. Әмма сорау биргән егетнең күзләренә яшьләр килде. Аны кызгандым һәм: — Энем,— дидем,— сез үзегезнең нинди бәхетле булуыгызны аңламыйсыз шул әле!
ЙӨРӘКНЕ ҖЫЛЫТЫР УТ Хикәят
Мәхәббәт кешене мәгърур һәм акылсыз иткәнлеген беләм, шунлыктан бу хискә бирелмәүдән дә өстенрәге юк икәнлеген аңлап яши идем. Кем дә булса: “Мин сине яратам!”— дип әйтсә, котларым оча. Ә бервакыт дусларым арасында мәхәббәт хакында сүз чыгып, аның изгедән дә изгерәк хис икәнлеген яшерми тәкрарлый башладылар. Фикеремне сорадылар. Мин аптырап калдым, ахырда: — Сез ул соравыгыз карт кешедән яшьлек нәрсә икәнлеген сөйләвен үтенгәнегез кебек тоелды,— дидем,— Онытылганны күңелендә яңартып, яшьлек — юләрлек, дияр иде. Мин дә моңардан артыгын әйтә алмыйм. Йөрәгем ташка әверелгән, аны мәхәббәт уты түгел, тәмуг та кыздыра алмас тәгаен!
АДӘМ ТАБИГАТЕНӘ ДӘВА Хикәят
Кайбер кешеләр ныклык белән кирелекне бер үк сыйфат дип аңлап, табигатьләрендә кирелек саклап сантыйланалар. Андыйларга хәтта яхшы, йомшак сүз дә үтми башлый. Моңа, иң әүвәл, бер дә аптырамаска кирәк. Кешене танып калудан да яхшысы юк. — Кирелекне ничек китәрергә була, бигрәкләр дә оятка илтүче сыйфат бит?— дип сорадылар миннән. Үз тәҗрибәмне искә төшерергә һәм әйтеп бирергә туры килде: — Кирелегеңне бетерү өчен аңардан, ягъни шул кирелектән көлүеңнән дә хәерлерәге юк,— дидем мин.— Мыскылга калу табигый сыйфатларны авыру, чир дәрәҗәсенә төшерә, әмма көлүдән дә яхшырак һәм үтемлерәк дәва әлегә уйлап табылмаган!
ТАБИГАТЬ АЛЫШТЫРУ Хикәят
Байлыкны хәерчелектән эзләмәгез. Яратмаган кешедән мәхәббәт таләп итү кебек үк юләрлек ул. Иң яхшысы — хәзинәченең киемен кагыгыз, алтын-көмешнең дә тузаны була. Мөгаен киеменә утырмый калмагандыр! — Гомерем буе саулыкка туена алмый яшәдем. Минем авыруыма дәва беләсезме?— дип бер агай бик үтенгәч, табип сезгә нәрсә әйтте диярәк башын катыруның мәгънәсе юклыгын аңлап, мин аңа: — И агай, күрәм, сезгә дәва табудан да хәерсезрәк агу юк,— дидем. Ул миңа бик тә үпкәләде. Сөмсере коелды, шуңар күрә аны юатып: — Табигатегезне алыштыру хәерле булыр!— дип әйттем. Шуннан бирле аны күргәнем булмады. Танышымнан сорадым. Ул башка шәһәргә күченеп китте, диделәр.
ХОДАЙ САБАГЫ Хикәят
Кыен мәсьәләне чишкәндә орылып бәрелүнең файдасы юк, сабырлыктан да яхшысын белмим. Шулай бервакыт хыялым күз алдымда җимерелеп төште. Күңелне авыр уйлар, чарасызлык хәсрәте биләп алды. Мин шунда үз алдыма: “Аллаһыга шөкер, буш теләкләремнән котылдым!”— дип әйттем. Әмма күңелем нурланмады. Хыялымның тормышка ашмавына эчем поша торды. Мин шунда: “Баламның хыялына насыйп сәгатьләрен ачсаң иде, Ходаем!”— дип дога кылдым. Менә шунда күңелемә шатлык хисләре тулганын тоеп, сөенечем тау булды. Әйттем: “Рәхмәт, Аллаһы тәгалә! Синең бу сабагыңнан да яхшырак сабак алганым юк иде әлегә!”— дидем.
КҮҢЕЛ ВАТЫЛУ Хикәят
— Күңел катылыгын җиңеп буламы?— дип сорадылар миннән. — Әлбәттә,— дидем.— Аның өчен йомшак сүз бар. Ничек тамчы бөртекләп тама-тама ташны тишсә, йомшак сүз дә әүвәле каты күңелгә йокмый аптырар, диварга бәрелгән борчак кебек чәчрәр, ә аннары, һаман-һаман әйтелеп торган саен, кешене үзенә күндерә барыр һәм аның бәгыренә үтеп керер. — Анысы шулай,— диделәр, әмма миңа каршы килеп әйттеләр:— Шушы кадәр эш өчен никадәр вакыт, никадәр көч сарыф ителә түгелме? — Хәер,— дидем мин аларга кабат,— башка юлы да бар: авыр хезмәт адәм баласының тегермән ташыдай каты бәгырен дә ватып ташлаучан, әмма бу — күңеле йомшарды дигән сүз түгел шул!
ХЕЗМӘТ ДӘВАСЫ Хикәят
— Күңел муртайса, дәвасын каян, ничек табарга?— дип сорады бер агай. — Әллә берәр хәсрәт диңгезен кичәргә туры килгән идеме?— дидем сорау белән мин дә аңарга. — Юк,— диде ул,— мин үзем ныклы кеше, әмма улымның күңеле буталып алгалый. — Сәбәбе билгелеме, алай да?— дидем тагын да. — Меңенең береннән дә файда табылмады,— дип, хәсрәтендә калды ул.— Бөтенләй дә чарасыз яшәүдәмен. — И агай,— дидем аңарга,— авыруның сәбәбе беленмәсә, дәвалаудан файда юк. Анысын беләсездер инде. Әмма улыгызга бер киңәш бар: нәрсәгә тотынса, шуны олы күңел салып эшләсен, дәвасын да табар. Гафил калмагыз!
СҮЗНЕ ҖАЕНА ҖИЛГӘРҮ Хикәят
Күңелгә борчылу тиктән генә килә тормый, аның сәбәбе була. Әмма шушы сәбәп дигәне үзеңә генә бәйле икән, бер хәл, мәгәр төзәтелер мөмкинлегеннән узылса нишләргә? Шул хакта сөйләшеп утырганда бер дустым: —Борчылу астында калганчы, аңардан өстен чыгуың хәерлерәк,— диде. Аның бу сүзләре сәер тоелдылар. — Нигә авыз читегез белән мыскыллап елмайдыгыз?— дип сорады ул миннән. Тизрәк аның борчылуын китәрү җаен карадым: — Минем дә исемә төште,— дидем,— тагын бер җаен беләм: тормышның бәхетле минутларын уйлап юанганда күңелдән хәсрәт китеп торучан була. Шуны уйладым.
ИКЕ АХМАКНЫҢ СӨЙЛӘШҮЕ Хикәят
Бер ахмак кеше үзенең бар нәрсәдән дә курыкканлыгы турында әйтте. Мин аңардан: — Барча гамәлләрегезне дөрес эшләргә исәплисез, әйеме?— дип сорадым. — Һичшиксез!— диде ул, тәмам балкып китеп. — Юлыгыздан бер генә адашканыгыз да булмадымы? — Юк, угрылык та кылмадым, чит хатыннарга да күз салмадым,— диде ул. — Алай булгач сез — фәрештә икәнсез!— дидем мин аңарга.— Кешеләр арасында йөрүегез үзе үк адашу түгелмени? — И-и,— диде ул миңа,— сезне гадел кеше буларак сөйлиләр иде, бер дә акылыгыз юк икән!
СҮЗ УМЫРТКАСЫН СЫНДЫРУ Хикәят
Сүз — койрык тоттыра торганнардан түгел. Әмма аның асылсыз, ялган булуы — күп, дөрес чагы гына аз. Шул хакта сүз чыккач: — Сүзнең дөресендә умыртка сөяге була, ялганында...— дип әйтә генә башлаган идем, дустым бүлдерде: — Аның умырткасы барлыгын ничек белеп була соң? — Сындырып карап,— дидем мин. — Һи,— диярәк көлде ул,— сүз сына торган җенестән икән, авыздан түгел, башка җирдән чыгар иде. Сез дә әйттегез! — Әйе, әйтәбез,— мин дә аңарга елмаеп җавап бирдем.— Менә үзегез дә, ничә тапкыр сүз башлавыма карамастан, умырткасын сындырып-сындырып аптыраттыгыз!
ЯШӘРЕП АЛУ Хикәят
Кеше үзенең хатасын соңыннан гына аңлый, әмма танырга теләми аптыраган чаклары да була. Дустыма шул хакта әйткән идем, Ходайныңмы язмыш пәкесе тиеп китү сәбәпле пеләш калган башыннан тир бөртекләрен сөртеп: — Тәмам бабайларга әйләнеп беткәнсез, шулар сүзен сөйлисез!— дип әйтеп куйды. Ә мин: “Әллә каракның бүреге яна инде?”— дидем, уемны хәтеремә киртләп, аңарга исә, ачуын китермәс өчен: — Картаела барыла шул,— дигән булдым.— Яшь чагында мондый уйлар башыма керсәләр иде, хәзер “акыл сатып” йөрмәс идем, үзегез дә беләсез! — Менә бит,— диде ул,— күз алдымда яшәреп киттегез!
БАЙЛЫК ҺӘМ КЕШЕ Хикәят
— Байлыкның хикмәте — тормышыңны иркен үтүдә!— диде миңа дустым. — Байлык тирәсенә эте дә, бете дә җыелучан, шулмы иркенлек!— дидем, аңарга каршы төшеп. — Анысы шулай,— диде ул.— Әмма да бай кеше күзгә чалынучан була, аңа хөрмәт тә явып кына тора. — Болар бит байлыктан өлеш каптыру хәсрәтендә йөрүчеләрнең генә эше! — Сыйсыз хөрмәт булмый, үзегез дә беләсез,— диде ул, бу юлы да үз сүзендә калып. — Ә байлыкның башка файдалары юкмыни соң?— дияргә мәҗбүр идем. Ул исә, елмаеп: — Бар,— диде.— Әмма алары байлык галәмәтеннән түгел, кешенең кемлегенә һәм ниндилегенә бәйле!
ШУЛАЙ ТҮГЕЛМЕНИ? Хикәят
Бәхетле кеше булсаң, үз илеңнән китәр идеңме соң? Дөрес, кайда да тормыш бар. Андамыни хикмәт! Бәхетле дә буласы килә. — Бәхетле кешенең күңеле тыныч аның!— дигәч, сүземә каршы чыгып: — Ваемсыз кешенең дә күңеле тыныч була. Димәк, сезнеңчә, бәхет ул — ваемсызлык!— диделәр. Аптырап калдым. Ваемсызлыкның томаналыктан килгәнлеген исемә төшердем. Хәер, бәхетле кешедә дә ваемсызлык хикмәте күзәтелә. Анысын да уйладым. Тагын да күңелсезрәк булып китте. Ахырда: — Табигатьтә ак белән кара һәрвакыт янәшә йөри. Кайвакыт алар үзара шулкадәр катнашып китәләр, берсенең сыйфатын икенчесенеке буларак күзаллый башлыйбыз,— дидем.
САБЫРЛЫК ҺӘМ ТЫРЫШЛЫК Хикәят
Тормыш авырлыгы бер хәл, аны күтәрә дә белергә кирәк. Үзебездән гайреләрдән кемгәдер җиңелдер кебек тоела гына ул, һәркайсыбыз аның арбасына җигелгән. — Тормыш авырлыгын күтәрә белү нәрсәдән тора?— дип сорадылар, гадәттәгечә җавап бирдем: — Сабырлыктан һәм тырышлыктан! — Болар икесе үзара капма-каршы түгелләрме соң?— диделәр аптырашта. — Тырышлыкта сабырлык булырга тиеш!— дидем мин.— Әмма сабырлыкта да тырышлык комачау итмәс иде, әгәр андый мәртәбә була калса. Без бары тик сабыр итәргә тырышабыз гына, тырышта сабырлык та бик авыр бирелә. Болар арасында каршылык бар дигәндә мөгаен шуларны күздә тоткан булырсыз?
БУЛДЫКЛЫ ЕГЕТЛӘР Хикәят
Имеш, мәхәббәт уенында хикмәт бар: бер сөю икенче сөюне йөрәк сараеннан куып чыгару көченә ия. Ягъни, бер мәхәббәтеңне онытырга теләсәң, икенче мәхәббәт учагын тергезеп җибәрергә кирәк. — Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар,— дип, олыдан кубып, яшьләр сөйләшеп утыралар иде, мин алардан: — Ә чөйгә нәрсә белән сугасыз?— дип сорадым. — Теләк куәте белән орабыз!— диярәк җавап бирделәр. — Алай икән,— дидем мин аларга,— бу гамәлләрегездән соң ахырда чәрдәкләнеп, сугылып, кыйналып беткән йөрәк кенә каламы? Аның белән алга таба ничек яшәрсез соң? Рухыгызны ныгытасы урынга, аны ватудан ни мәгънә бар?
МОДА ХИКМӘТЕ Хикәят
Кешеләрнең яхшылыгы гамәлләрендә һәм сүзләрендә чагыла. Моны белмәүче юк. Әмма сүз кием хакында чыкты. Яхшы кием модага бәйлеме, әллә пөхтәлеккәме? Бәхәс китте. Миннән дә фикеремне сорадылар. Бераз тынып торгач: — Киемнең яхшылыгы кылына торган гамәлләргә һәм аларның сыйфатына бәйле,— дидем. — Ничек инде?— дип аптырадылар.— Ташчының киеме тетелеп беткән була, сугымчыныкы — канлы, башканыкы — бүтәнчә. Шушымы? — Сүзегез бик дөрес,— дидем аларга.— Егет аулаган кыз киемнең итәксезен кия, намазлы әби яулык һәм озын итәкле күлмәк белән йөри.
КҮҢЕЛ КҮЗЕ ЙОМЫКЛАРГА Хикәят
Мәхәббәткә күңеле суынган бер егет миннән: — Тормышта сөекле нәрсә бармы?— дип сорады. “Ил-ватан, туган туфрак, гаилә, ата-ана, туганнар” димәкче идем дә, җавабымны кабул итәргә әзер түгеллеген аңлап: — Күңел күзен ачу куәтенә ия нәрсә бар, шулар сөекле,— дип җавап бирдем. — Нәрсәләр соң алар?— диде ул. — Зиһене куәтле кеше өчен — гыйлем, күңеле сынык яки зиһене таркау кешеләргә — уен, тамаша, театр,— дип, берәм-берәм санап киттем. Ә ул миңа: — И-и, бигрәк кызык икән,— диде.— Боларны вакыт әрәме буларак әһәмиятсезгә саный идем.
УЙНЫҢ УЕНЫ Хикәят
Уйда уен була, имеш. Шуңа күрә телдә дә уен катнаш уйлап сөйләшү була, диләр. Хәтта кистереп әйтү дә уен галәмәте булмый калмый. Шушы хакта җәмәгать әһеле сөйләшеп утыралар иде, мин алардан: — Уен булгач, аның уртак бер тәртибе, җае күренми калмас. Уйдагы уенның тәртибе-җае нинди икән?— дип сорадым. — Кешенең табигатенә карап,— диделәр, миңа аңлатып,— хәйләкәр — хәйлә белән уй кылыр, тәвәккәл — кистерү белән, сабыр — сабырлык белән! — Алай булгач, акыллы кеше — акыл белән уйнар, гыйлем кеше — гыйлем белән уйнар, ахмаклар — ахмаклык белән дисез инде, әйеме?— дидем мин аларга.
“БАСУРМАНИН” Хикәят
Милләт мәсьәләсе четерекле булуы белән аерылып тора. Кешеләр үзләренең кемлекләрен милләтләренең бөек булуларын аңлату, тәкрарлау белән дәлилләү юлында торалар. Моны мин милли аңның өстенлек алуына бәйле дип белә идем. Әмма кешеләр, шушы юл белән китеп, тарткалашып-сугышып бетәргә мөмкиннәр һәм шулай эшлиләр дә. Бу мәсьәлә хакында сүз чыккач, мин, бераз елмаеп: — Киләчәктә милли аң мәртәбәсе һәм куәте үз милләтеңне бүтәннәр авызыннан яманлап сөйләнелә торган сүзләрне көлкегә әверелдереп раслаулардан гыйбарәт булыр,— дидем. Аңламадылар. Шунда аларга: — Ачуланмагыз, мин бит “поганый татарин, басурманин”,— дип әйтә куйдым. Барсы да курка калдылар.
ДАН БУЛСЫН Хикәят
“Хатыны бер ирне талкый икән: — Нигә ул хатыннарга багасың? Үзең минем белән барасың, ә алардан күзләреңне алмыйсың! — И матурым,— дип аклана икән ире,— мин аларга карыйм да, йа Ходаем, рәхмәт, ярый әле минем “бәгырем” болар кебек ямьсез түгел, диям!” Җәмәгать шушыны сөйләшеп, рәхәтлектә көлешеп утыралар иде, колагыма кергән ул сүзләреннән соң: — Сөбхан Аллаһ!— дип әйтеп куйдым. Миңа борылып: — Ни өчен алай сүз каттыгыз?— дип сорадылар. — Беренчедән, бу ирнең акылына хәйран иттем, икенчедән, сүз сөйли белүенә,— дидем аларга.— Әмма, өченчедән, мактанчык булуы да Аллаһыны данлауга мәҗбүр итте. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|