Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЯСАЛ­МА КЕ­ШЕ­ЛӘР, ЯКИ 17 страница




— Кү­ңел киң­ле­ге нәр­сә бе­лән үл­чә­нә?— дип со­ра­ды­лар әң­гә­мә­дә ко­лак то­ту­чы­лар.

— Баш­ка­лар­га күр­сәт­кән хөр­мәт бе­лән!— дип җа­вап бир­дем.— Аның иң мәр­тә­бә­ле­се — мә­хәб­бәт, бил­ге­ле. Сай­ла­ган яр­ла­ры­быз­ны мә­хәб­бә­те­без бе­лән шул­ка­дәр зур­лый­быз, алар мо­ның өчен үз­лә­ре дә без­гә йө­рәк­лә­рен ба­гыш­лый­лар.

 

 

ӘҖӘЛ ДА­РУЫ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­гә үлем сиз­дер­ми һәм бел­дер­ми ки­лү­чән.

— Авы­ру, сыр­хау үлем­нең хә­бә­ре тү­гел­ме­ни?— дип со­ра­ды­лар мин­нән, дөнь­я­да чир дә ба­рын ис­кәр­теп, сә­ла­мәт­лек­не югал­ту­дан гүр­гә кер­гән адәм­нәр­не хә­тер­гә ки­те­реп.

Әм­ма мин:

— Юк,— дип җа­вап бир­дем.— Авы­ру, сыр­хау үлем­нең хә­бәр­че­се бу­ла ал­мый, ул яшә­еш бә­ла­се ге­нә.

Ки­леш­мә­де­ләр. Дә­лил­ләр со­ра­ды­лар. Әйт­тем:

— Кай­сы­гыз­ның авы­ру­дан үлеп кит­кә­не­гез бар? Чир ки­тү­чән тү­гел­ме­ни?— ди­дем.

— Авы­рып үл­гән мең­нәр­не бе­лә­без,— ди­де­ләр алар.

— Һәм шу­лар без авы­ру­дан үл­дек дип әйт­те­ләр­ме сез­гә?— ди­дем, тә­мам ачу­ла­рын ки­те­реп.

 

 

ИДИ­ОТ ИКӘН­ЛЕК

Хи­кә­ят

 

Мо­ңа ка­дәр ул ке­ше­гә ка­ра­та мө­нә­сә­бә­тем бик ях­шы иде. Олуг пре­мия ал­ды. Дус­ла­ры бе­лән әң­гә­мә ко­рып тор­ган­на­рын­да оч­ра­тып, фор­сат­тан фай­да бу­ла­рак аны тәб­рик ит­тем. “Зур уңыш­ла­ры­гыз ал­га та­ба да бул­сын!”— дип те­лә­дем. Кот­ла­вым­ны кү­тә­рә ал­ма­ды­мы:

— Дош­ман­на­ры­ма шал­ты­ра­тып әй­те­гез, үт­лә­ре сы­тыл­мас­мы!— ди­де. Кем­гә икә­нен тә­га­ен бел­дер­де.

Ул ата­ган ке­ше ми­ңа да шун­дый ук нис­бәт­тә­ге ке­ше иде. Хәй­ран ит­тем. Ба­шым­ны са­лын­ды­рып ки­теп ба­рыш­лый, авы­зын җә­еп көл­гә­нен ишет­тем дә:

— Ярар, иди­от икән­ле­ге­гез­не әй­тер­мен!— ди­дем, ко­ла­гы ише­тер­лек итеп.

Үз юлым бе­лән ат­лау­да идем.

 

 

АКЫ­ЛЛЫ­ЛЫК БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

— Соң­гы ва­кыт­лар­да ха­ты­ным­ның чи­бәр­ле­ге кү­зе­мә күб­рәк ча­лы­на баш­ла­ды,— дип бе­рәү сөй­лә­неп то­ра иде, аңар­га:

— Әл­лә акы­лы­на кы­зы­гып өй­лән­гән иде­гез­ме?— ди­я­рәк со­рау бир­дем.

Ул, сә­ер­се­неп:

— Ми­нем ха­тын­ны бе­лә иде­гез­ме әл­лә?— ди­де.— Шу­лай бул­ды шул. Дө­рес әйт­те­гез!

— Бе­лә идем тү­гел,— ди­дем мин дә аны ты­ныч­лан­ды­рып.— Сез­нең яше­гез­гә һәм акы­лы­гыз­га ка­ра­ган­да, ха­ты­ны­гыз да шак­тый го­мер сөр­гән бу­лыр­га ки­рәк. Бу яшь­тә зи­һен ки­тә ба­ру бер дә сә­ер тү­гел. Шу­шы­лар­дан чы­гып кы­на әйт­кән идем. Акы­лы ку­әт­ле ке­ше­нең тыш­кы чи­бәр­ле­ге күз­гә төр­теп тор­мый ул!

 

 

ИЛ­НЕҢ БАЙ­ЛЫ­ГЫ СЕ­РЕ

Хи­кә­ят

 

— Кай­сы ил­дә ха­лык бай яши һәм кай­да адәм ба­ла­ла­ры мох­таҗ­лык­та иза чи­гә­ләр?— дип мин­нән со­ра­ды­лар.

Мо­ңа җа­вап­ны бе­лә идем ин­де.

— Бо­рын­гы бер ки­тап­та күр­дем: “Ә­гәр дә ил­дә ка­нун­нар өс­тен бул­са — бай­лык­лар­дан ише­лер бар­ча туп­са!” Шу­шы сүз­не дө­рес дип бе­ләм. Җа­ва­бым да шу­шы!— ди­дем.

— Туп­са­лар ише­лү ях­шы­мы ин­де?— ди­де­ләр та­гын да.

— Мон­да сүз бай­лык­ның туп­са­лар­дан агып чы­гуы ха­кын­да ба­ра!— дип аң­ла­тып би­рер­гә мәҗ­бүр бул­дым.— Ил хал­кы бай яшә­сен өчен ил­дә­ге ка­нун­нар һәр­кем­гә дә бер­төр­ле, һәр­кем­нән дә өс­тен, һәр­кем­не дә үзе­нә буй­сын­ды­ру­чы бу­лыр­га ти­еш. Шу­лай тү­гел­ме?

 

 

АХ­МАК­ЛЫК ДА­РУЫ

Хи­кә­ят

 

Дө­нья йө­зен­дә һәм­мә авы­ру­га кар­шы дә­ва та­бы­ла, әм­ма акыл­сыз­лык­тан гы­на кот­ка­ру­чы ча­ра юк, ди­ләр. Хә­ер, мо­ның шу­лай икән­ле­ген бе­лә идем. Миннән бер ди­ва­на ки­ңәш со­рап кил­гәч, ап­ты­раш­та кал­дым. Шу­лай да, хә­те­рем­не җы­еп:

— Бу эш­нең ахы­ры хә­ер­ле бул­мас, уе­гыз­дан чы­га­ры­гыз,— ди­дем аңар­га.

Ул бик тә бор­чу­лы йөз бе­лән яным­нан кит­те. Шун­да, мин аны ка­бат дә­шеп алып:

— Га­фу ите­гез мин ах­мак­ны!— ди­дем.— Сез­гә акыл­лы ке­ше бе­лән ки­ңә­шер­гә ки­рәк иде!

— Әйе, шу­лай шул,— ди­де ул, ел­ма­еп җи­бә­реп.

Мин дә:

— Ах­мак­лык­ның үлем­нән гай­ре бү­тән да­руы юк ин­де,— ди­дем, сау­бул­ла­шып.

 

 

АКЫЛ ЧАР­ЛАН­ГАН БУЛ­СА

Хи­кә­ят

 

Га­лим исе­мен кү­тә­реп йө­рү­че­ләр ара­сын­да вак­чыл һәм җи­ңел­чә ке­ше­ләр­не оч­рат­сам, кур­ка ка­ла тор­ган га­дә­тем бар. Бу га­дә­тем­не кү­реп ал­ган дус­тым:

— Сә­бә­бе нәр­сә­дә?— дип со­ра­ды.

— Бик га­ди,— ди­дем мин аңар­га.— гый­лем ну­ры­ның ку­ә­те вак­чыл­лык­ны һәм акыл­да­гы җи­ңел­лек­не бе­те­рү кө­че­нә ия.

— Га­лим­нәр хо­лык­та авыр бу­лыр­га ти­еш­ләр­ме соң?— ди­де ул, ап­ты­рап.

— Һич юк,— ди­дем мин, ки­ле­шер­гә те­лә­ми­чә,— акыл авыр­лы­гы хо­лык­ка чык­са да, га­лим ке­ше күп нәр­сә­гә кө­леп ке­нә ка­рар­га ти­еш. Юк­са акы­лы­ның үт­кен­ле­ге бе­тәр!

 

 

АЛАР ҺӘР­КАЙ­СЫ БӘЙ­ДӘ ШУЛ

Хи­кә­ят

 

Кай­сы­бер шун­дый ке­ше­ләр бар, алар на­мус­ның ни-нәр­сә икән­ле­ген бел­ми­ләр, күз ал­ла­ры­на да ки­те­рә ал­мый­лар. Ан­дый­лар­ның на­мус­ла­ры­на һич­кай­чан көч тә кил­ми.

Шул хак­та сүз ки­теп, фи­ке­рем­не со­ра­ды­лар. Җа­вап бир­дем:

— Ба­шың­да уй, зи­һе­нең­дә акыл бил­ге­лә­ре юк икән, кү­ңе­лең­нән на­мус той­гы­сын эз­ләп ап­ты­рау бер дә фай­да бир­мәс.

— Акыл­сыз, ах­мак ке­ше­ләр­дә на­мус бул­мый­мы­ни?— диде ха­лык.

— Әйе,— ди­дем мин,— әгәр дә на­мус­сыз ке­ше­не оч­рат­са­гыз, бер дә ап­ты­ра­ма­гыз, ул ке­ше­нең акы­лы да, гый­ле­ме дә бул­мас. Акыл һәм аң на­мус­сыз адәм­дә тор­мый­лар!

 

 

ГЫЙ­ЛЕМ­ДӘ­ГЕ БО­ГА­У­ЛАР

Хи­кә­ят

 

— Гый­лем­нең хик­мә­тен, өс­тен­ле­ген бе­лә­без, әм­ма аның ки­ре як­ла­ры да бу­ла­мы?— дип, бә­хәс үл­чә­ве­нә үз фи­кер­лә­ре­без­не сал­дык.

Шун­да:

— Бе­лем ул — аяк-кул­лар­ны бәй­ләп то­ту­чы бо­гау ке­бек,— ди­дем мин, дус­ла­рым­ны сә­ер­сен­де­реп. Алар кур­кы­шып куй­ды­лар. Са­таш­ма­ды­мы ди­де­ләр бул­са ки­рәк.

— Чөн­ки гый­лем без­не то­ма­на­лык­тан сак­лап то­ра. Гый­лем­ле ке­ше­нең на­му­сы ку­әт алып, аңа ха­талы юл буйлап ки­тәр­гә бир­ми,— дип аң­ла­та баш­ла­дым.

Алар:

— Бу як­тан да гый­лем үз өс­тен­ле­ген дә­лил­ли тү­гел­ме соң? Ди­мәк, аңар­дан ба­ры ях­шы­лык кы­на кө­теп бу­ла!— ди­де­ләр.

 

 

ХИК­МӘТ УСАЛ­ЛЫК­ТА ТҮ­ГЕЛ­МЕ?

Хи­кә­ят

 

Усал­лык бе­лән на­мус­ның бер­гә сы­еш­ма­вын бел­гән ке­ше­ләр миңа:

— Усал­лык көч бил­ге­се тү­гел­ме­ни?— ди­де­ләр.

— Юк,— ди­дем мин.— Ке­ше­нең ку­ә­те — гый­лем­дә, гый­лем­нең рә­хә­те — на­мус­ны көч­ле­лән­де­рү­дә. Ә на­мус­лы ке­ше хөр­мәт­ле һәм баш­ка­лар ал­дын­да дә­рә­җә­ле бу­ла.

— На­мус­лы ке­ше хө­кем­дар­дан да дә­рә­җә­ле­рәк­ме?— ди­де­ләр, хәй­ран итеп.

— Әйе,— ди­дем.— На­му­сы бо­зык хө­кем­дар­ның дә­рә­җә­се бар­мы?

— Юк!— ди­де­ләр.

— Ә дә­рә­җә­се юк на­мус ия­сен күр­гә­не­гез бар­мы?

Җа­вап би­рү­че ке­ше та­был­ма­ды. “Ә нәр­сә ул дә­рә­җә?”— дип со­рый­сы ит­мә­дем.

 

 

КИ­СӘР­ГӘ КАЙ­ЧАН ДА СОҢ ТҮ­ГЕЛ

Хи­кә­ят

 

Усал ке­ше­ләр әү­вә­ле га­мәл кы­лу­чан, ан­на­ры үке­нү­чән бу­ла­лар. Ачу бе­лән эш­не баш­ка­рып таш­лау өл­гер­лек са­нал­мый. Кы­зып ки­тү­чән ке­ше ко­ры са­лам ке­бек, ки­нәт янып, үзен ге­нә ха­рап итә.

— Усал­лык — ке­ше­ләр­нең ру­хын сын­ды­ра. Әм­ма кыз­ма­ча­лык үз җа­ның­ны һә­ла­кәт­кә алып ба­ра,— ди­гән идем, ми­ңа кар­шы чы­гып:

— Йок­лап ма­та­шу­га ка­ра­ган­да, те­ре­кө­меш бу­лу­ың хә­ер­ле­рәк,— ди­де­ләр.

Мин исә:

— Әм­ма ку­лы­гыз кы­лыр­га, те­ле­гез сөй­ләр­гә өл­гер­гән­че, акы­лы­гыз уй­лап, үл­чәп җи­теш­сен! Ки­сәр­гә кай­чан да соң тү­гел,— дип әй­тү­дән уза ал­ма­дым.

 

 

ӨЛ­ГЕ ХӨ­КЕМ­ДАР­ЛАР

Хи­кә­ят

 

— Ху­җа­лар ай һәм ко­яш ке­бек як­ты, ачык йөз­ле бул­ган­на­рын­да хә­ер­ле­дер,— ди­гән идем, ке­ше хол­кын­ тануда гый­лем ия­лә­ре:

— Ха­лык кө­тү­че­се­нең ку­лын­да чы­быр­кы, те­лен­дә әмер бу­лу ях­шы­рак тү­гел­ме соң?— ди­де­ләр.

Сә­ер­сен­дем.

— Ә ха­лык­ны са­рык бу­лыр­га ти­еш ди­сез­ме? Кө­тү­нең кө­тү­че­се ке­бек­ме?— ди­дем.

— Әйе!— ди­де­ләр.

— Ко­яш һәм ай без яшә­гән җир бе­лән ида­рә ит­ми­ләр­ме? Алар ел­ның фа­сыл­ла­рын ки­те­рә­ләр, агач­лар­ны, үлән­нәр­не үс­те­рә­ләр. Кай­чан йөз­лә­рен сыт­кан­на­рын, чы­быр­кы­лап йөр­гән­нә­рен күр­гә­не­гез бар? Ал­ла­һы тә­га­лә алар­ны, баш­ка­ча бул­са­лар, ху­җа итәр иде­ме?— ди­дем.

 

 

СҮЗ ИЯ­СЕ БЕ­ЛӘН ЙӨР­МИ, ДИ­СӘ­ЛӘР

Хи­кә­ят

 

Хик­мәт һәм зи­рәк­лек ия­се бер ир бе­лән оч­раш­тым. Ул бер дә җит­ди сөй­ләш­ми­дер сы­ман иде. Әм­ма һәр сү­зе кү­ңел сан­ды­гы­ма акыл эн­җе­лә­ре бу­лып ко­е­ла тор­ды. Зи­һе­нем­нең нур­ла­ну­ы­на хәй­ран ит­тем, со­ра­дым:

— Бу сүз­лә­ре­гез­не җит­ди рә­веш­тә әйт­сә­гез нәр­сә бу­лыр иде?— ди­дем.

— Ул ва­кыт­та алар нә­сихәт бу­ла­рак ише­те­лер, ка­еш яки чы­быр­кы ке­бек су­гар һәм кот­лар­ны ала тор­ган бу­лыр­лар иде,— дип та­гын да ша­яр­тып куй­ды.— Нә­си­хәт ул мө­гал­лим авы­зын­нан чык­кан­да гы­на тат­лы бу­ла.

Уй­га кал­дым. Ан­на­ры, сүз­лә­рем­не үл­чә­гәч:

— Сез чын­нан да хик­мәт һәм зи­рәк­лек ия­се ир икән­сез!— ди­дем.

 

 

КИМ­ЛЕК­ТӘ ДӘ ХУР­ЛЫК, АР­ТЫК­ЛЫК ТА

Хи­кә­ят

 

Га­мәл­дә ким­лек һәм ар­тык­лык бар. Кай­бер ке­ше­ләр ар­тык­лык­ны ях­шы­рак кү­рә­ләр. Әм­ма акыл ия­лә­ре ким­лек­не дә, ар­тык­лык­ны да хур­лык­лы са­ный­лар. Мо­ны­мы бел­ми идем?

Миңа мөэ­мин­нәр:

— Без га­мәл­лә­ре­гез­не, хур­лык­ка кал­мас өчен, ар­тык­лык бе­лән кы­ла­быз,— дип мак­тан­ды­лар.

— Ә сез Ал­ла­һы тә­га­лә­не акыл­сыз бу­ла­рак бел­де­гез­ме әл­лә?— ди­дем алар­га.

— Нин­ди кө­фер сүз әйт­те­гез!— дип ачу­ла­нып, ми­ңа ин­карь күз­лә­рен сал­ды­лар.

— Ул ва­кыт­та ни өчен үзе­гез­дән та­ләп ител­гән­не ге­нә кыл­мый­ча, га­мәл­лә­ре­гез­гә ар­тык­лык ку­ша­сыз соң?— ди­дем, хәй­ран­лы­гым­ны бел­де­реп.

 

 

ТА­ТАР ФӘЛ­СӘ­ФӘ­СЕ

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­дә­ге өч төр­ле сый­фат­ны та­тар­лар­да мак­тый­лар: үз-үзең­не то­та бе­лү­не, кы­ю­лык­ны һәм үт­кен­лек­не. Әм­ма бе­рәү­ләр, үт­кен­мен ди­гән­дә, сиз­гер­лек­не күз­дә то­та­лар, икен­че­ләр исә — кис­кен­лек­не.

Мин­нән бу хак­та со­ра­ган­нар­га:

— Та­тар­лар йок­ла­ган ке­ше­ләр­не сөй­ми­ләр, мо­ны би­ча­ра­лык бу­ла­рак бе­лә­ләр. Ди­мәк, үт­кен­лек ул кис­кен­лек ке­бек бер сый­фат дип бе­ләм. Әм­ма сиз­гер­лек юк­та кис­кен­лек бар­мы?— ди­дем.

Ри­за­лаш­ты­лар. Мо­ңа сө­е­неп:

— Үзең­не то­та бе­лү­не са­быр­лык­тан, кы­ю­лык­ны егет­лек­тән, үт­кен­лек­не ел­гыр­лык­тан ки­лә тор­ган сый­фат­лар бу­ла­рак бе­ләм,— ди­я­рәк, фәл­сә­фә кы­лып ал­ган­дай ит­тем.

 

 

АКЫЛ БЕ­ЛӘН ЯШӘР­ГӘ ӨЙ­РӘ­НҮ

Хи­кә­ят

 

— Ми­ңа ниш­ләр­гә?— дип бар­дым акыл ия­се­нә, ки­ңә­шен үте­неп.

Сүз­лә­рем­не тың­лап бе­тер­де дә:

— Алар­ның элек­тән шун­дый икән­лек­лә­рен бе­лә идегез­ме? Сүз­дә бер­не сөй­ләп, га­мәл­дә икен­че­не кы­лып җа­вап бир­мә­де­ләр­ме?— дип со­ра­ды.

— Бел­ми идем,— ди­дем.

— Акыл­лы ке­ше­ләр җы­лым­са аш­ны да өреп ка­ба­лар. Тәҗ­ри­бә дә кыл­ма­дыгызмы? Ке­ше­дән дә ишет­мә­дегезме?— дип ка­бат со­ра­ды ул.

— Ке­ше­ләр­гә ыша­ну, алар­ны ях­шы­га са­нау га­дә­тем бар шул ми­нем,— ди­дем җа­ва­бым­да.

Ан­на­ры ул, бе­раз уй­лап-уй­ла­нып ал­ды да:

— Сезнең акы­лыгыз бер дә ми­не­кен­нән ка­лыш­мый. Акы­лыгыз бе­лән ки­ңәшегез, нәр­сә эш­ләр­гә бе­лер­сез, ул әй­тер,— ди­де, сү­зен бе­те­реп.

 

 

УСАЛ­ЛАР АРА­СЫН­ДА

Хи­кә­ят

 

Ке­ше­дә өч төр­ле усал­лык бар: беренче­се — те­ле усал, икен­чесе — га­мә­лен­дә усал, өчен­чесе — уен­да усал. Бо­лар­ның кай­сы ях­шы һәм кай­сы на­чар?

— Уры­ны­на ка­рап!— ди­де­ләр күп­ләр.

Шун­да мин:

— Уен­да усал бул­ган ке­ше­дән дә авыр­рак адәм­не бел­мим, шул ке­ше на­чар!— ди­дем.

— Те­ле бе­лән усал ке­ше­дән кү­ңе­ле­без ва­ты­ла, га­мә­ле бе­лән усал­лык кыл­ган ке­ше­дән га­рип­лә­неп ка­ла­быз. Әм­ма уен­да усал­лык бул­ган ке­ше­дән без­гә ни зы­ян?— ди­де­ләр сү­зем­не ас­та кал­ды­ру­чы­лар.

— Аны­сы шу­лай,— ди­дем мин дә алар­га.— Уен­да усал­лык бул­ган ке­ше ях­шы­дан сөй­лә­гән­дәй, ях­шы­дан га­мәл кыл­ган­дай, әм­ма асыл­да бо­лар­ның ки­ре­сен баш­ка­ра. Хә­тер­лә­ре­гез­не яңар­ты­гыз, кү­зе­гез ачы­лыр!

 

 

РУ­ХИ БӘ­РӘ­КӘТ

Хи­кә­ят

 

Тү­бән җан­лы ке­ше­нең сү­зен­дә һәм га­мә­лен­дә дө­рес­лек бул­мый, ди­ләр. Әгәр дә кем­не­дер ял­га­нын­да сиз­сәң, аның ру­хы юга­ры тү­гел­ле­ге­нә фал итү­ең дө­рес са­на­ла. Бу хак­та кем бел­ми!

Бер­ва­кыт дус­лар:

— Мө­сел­ман­лык­ның эч­тә­ле­ге нәр­сә­дән гый­ба­рәт?— дип со­ра­ды­лар.

Әйе, ни­ге­зе иман икән­ле­ген кем дә бе­лә. Ә ме­нә эчтә­ле­ге?..

— Үзең­нең на­дан­лы­гың­нан хур­ла­ну­да!— ди­дем мин. Коръ­ән­нән га­фил­ләр­гә җән­нәт ише­ге­нең бик­ле бу­луы ха­кын­да­гы аять­не дә­лил­гә ки­тер­дем.

Алар:

— Без гый­ба­дәт дип бе­лә идек. Нин­ди на­дан­лык ул та­гын?— ди­де­ләр.

Мин алар­ның Ал­ла­һы тә­га­лә­нең Хак һәм Ха­кый­кать бу­лу­ын та­ну­ла­ры­на шик­лә­нә кал­дым.

 

 

БА­ҺА­ДИР ИР­ЛӘР ГА­ЛӘ­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Дөнь­я­да ку­әт­ле ир­ләр­не күп оч­рат­тым. Ара­ла­рын­да ба­тыр­лар да бар иде. Әм­ма ба­һа­дир дип ата­лыр­да­ен тап­ма­дым. Һәм, шун­дый ир­нең бар­лы­гы ха­кын­да ишет­кәч, туп­са­сы­на кил­дем.

— Йо­мы­шы­гыз ни иде?— дип со­ра­ды ул.

— Ба­һа­дир адәмне кү­рә­сем кил­де. Нин­ди­рәк ке­ше ул?— ди­дем.

— Әгәр дә мон­да ан­дый ир юк­мы дип эз­ләп кил­гән бул­са­гыз, ял­гыш­кан­сыз,— ди­де җавабында ул.— Ба­һа­дир адәмдә, ку­әт һәм ба­тыр­лык­тан тыш, мәр­тә­бә һәм зә­вык бу­ла. Ә ми­нем кү­ңе­лем тар, чөн­ки сан­ду­гач сай­ра­вын тың­лар­га яра­там, таң ат­кан­да ко­яш чы­гу­ы­на сок­ла­нам. Баш­ка­лар­га исем кит­ми.

Кү­ңе­ле­мә сө­е­неч тул­ды, рәх­мәт әй­теп чы­гып кит­тем.

 

 

БАШ­ЛЫ ХӨ­КЕМ­ДАР­ГА КИ­ҢӘШ­ЧЕ

Хи­кә­ят

 

Ба­шың олы­лык­та бер бә­ла бар: ки­гән бү­ре­гең авыр бу­ла! Әм­ма тел­нең тин­тәк­ле­ге аны җи­ңе­ләй­тә.

Бер хө­кем­дар үзе­нә ки­ңәш­че итеп ча­кыр­ган иде, алар­дан:

— Өч со­рау би­рер­гә мөм­кин­ме?— дип со­ра­дым.

— Өче­се бер­гә ни­чек?— ди­де алар.

— Ми­нем ке­бек акы­лы сай, гый­ле­ме тар, кү­ңе­ле су­ык ке­ше­гә нин­ди мох­таҗ­лы­гы­гыз төш­те?— дип со­ра­дым.

Алар исә:

— Акы­лы­быз да, гый­ле­ме­без дә үзе­без­дә җи­тәр­лек, ру­хы­быз да кай­нар, әм­ма ки­ңәш­кә бо­лар­дан мәх­рүм ке­ше ки­рәк иде!— ди­де­ләр.

Мин җа­вап бир­дем:

— Әгәр шу­лай бул­са, сез­нең сай­ла­вы­гыз дө­рес. Ри­за­мын!— ди­дем.

 

 

ҺӘЙ­КӘЛ БЕ­ЛӘН ОЧ­РА­ШУ

Хи­кә­ят

 

Үз бө­ек­ле­ген элек­ләр­не дау­лап йөр­гән бер әфән­де бе­лән оч­раш­тык. Әү­вә­ле ул ми­не хәй­ран ит­те, ан­на­ры аңар­га со­рау би­рер­гә мәҗ­бүр бул­дым:

— Бер-бер нәр­сә­гә кә­е­фе­гез кит­мә­де­ме? Биг­рәк са­гыш­лы кү­ре­нә­сез,— ди­дем.

— Күп­тән уңы­ма-су­лы­ма ка­рап ки­ләм. Дөнья шун­дый үз­гәр­гән. Үзем­нең кеч­ке­нә икән­ле­гем­не той­дым,— ди­де ул.

— Сез­нең ке­бек бө­ек ке­ше дә бо­лай әйт­кәч ин­де,— ди­дем мин,— без­нең ише­гә ни-нәр­сә ка­ла?

— Ул ка­дәр үк мыс­кыл ит­мә­сә­гез дә ярар иде,— ди­де ул.— Нин­ди бө­ек бу­лыйм ди мин!

Аңар­га сы­нап ка­рап куй­дым да:

— Ме­нә хә­зер сез чын­нан да бө­ек бул­ган­сыз!— ди­дем.— Сө­е­не­гез!

Ул һәй­кәл­гә әверелә кал­ды, мин юлым­ны дә­вам ит­тер­дем.

 

 

ЗА­МА­НА ШИГЪ­РИ­Я­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Бер ар­тист әфән­де­дән ша­гыйрь ага­сы­ның бер ши­гы­рен уку­ын үтен­дем. Ри­за бул­ды. Оны­ты­лып тың­ла­дым, ан­на­ры:

— Бу — да­һи ши­гырь!— ди­дем.

Әү­вә­ле юга­лып кал­ды, ан­на­ры:

— Ни өчен алай әйт­те­гез?— дип со­ра­ды, мин­нән дә­лил кө­теп.

— Бу ши­гырь­дә,— ди­дем мин аңар­га,— мә­хәб­бәт тә, нәф­рәт тә, гый­лем дә, га­фил­лек тә, хис тә, акыл да, фәл­сә­фә дә, сә­я­сәт тә, ту­зан бөр­те­ге дә, га­ләм дә һәм баш­ка­ла­ры да бар!

— Әм­ма алар ха­кын­да бер ге­нә сүз дә юк бит анда,— ди­де ул.

— Әйе, юк ке­бек, әм­ма алар һәм­мә­се дә ан­да бар. Үзе­гез дә бик ях­шы то­я­сыз, шу­ңа да бу ши­гырь­не ят­тан бе­лә­сез,— ди­дем, хәт­та үзем дә яттан сөй­ләп күр­сә­теп.

 

 

ХӨ­КЕМ­ДАР­ЛАР БӘ­ЛА­СЕ

Хи­кә­ят

 

— Сез ниш­ләп хө­кем­дар­лар­ны, урын ия­лә­рен бер дә сөй­ми­сез?— дип со­ра­ды­лар мин­нән.

— Кай­дан бел­де­гез, кем әйт­те?— ди­дем алар­га.

— Кем­нән дә со­рый­сы юк. Алар­ны күр­сә­гез, яки бо­ры­лып ки­тә­сез, яи­сә игъ­ти­ба­ры­гыз­дан чит­кә этә­рә­сез, күр­мә­меш­кә са­лы­на­сыз,— ди­де­ләр.— Хик­мәт нәр­сә­дә?

— Ярый, әй­тим ин­де алай бул­гач,— ди­дем,— чөн­ки алар бе­лән исән­ләш­сәң, ту­ры кил­сәң, сөй­лә­шер­гә дә ки­рәк бу­ла. Ә ан­дый сүз­дә сә­я­сәт кат­наш­тыр­мый мөм­кин тү­гел. Сә­я­сәт бар җир­дә мән­фә­гать­сез бул­мый. Мән­фә­гать­тә исә хәй­лә ки­рәк. Хәй­лә­не ял­ган куш­мый йөр­тү мөм­кин тү­гел. Ми­нем на­му­сым ял­ган­нан кур­ка.

 

 

ФАЙ­ДА­СЫЗ АКЫЛ

Хи­кә­ят

 

Сер сөй­ләш­кән­дә, аны бү­ле­шә­ләр, имеш. Ха­кый­кать­не сөй­лә­гән­дә — аңа өй­рә­тә­ләр. Ә акыл сат­кан­да ниш­ли­ләр икән?

— Сез­нең кай­чан бул­са да акыл сат­ка­ны­гыз бар­мы?— ди­де­ләр.

— Юк,— ди­дем,— ми­нем хә­лем­не үзе­гез дә кү­реп то­ра­сыз, акыл са­тып ала-ала, җыя-җыя шу­шы мес­кен хәл­гә кал­дым ин­де: йөз­лә­рем җы­ер­чык­лан­ды, чәч­лә­рем агар­ды, го­ме­рем­нең кыйм­мәт­ле чор­ла­ры ис­раф бул­ды­лар. Әм­ма һа­ман да ди­ва­на кал­дым.

— Ә без сез­не хик­мәт, акыл, зир­әк­лек ия­се бу­ла­рак бе­лә­без,— ди­де­ләр, мө­га­ен да мин­нән кө­леп.

— Кар­тай­гач кы­на кер­гән акыл юләр­лек­нең бер бил­ге­се ин­де ул,— ди­дем, аларга аң­ла­тып,— чөн­ки аның ин­де үзе­ңә фай­да­сы юк, баш­ка­лар­га бир­сәң ге­нә! Әмма кирәк табарлармы?

 

 

ГЫЙ­ЛЕМ­НЕҢ ХИК­МӘ­ТЕ

Хи­кә­ят

 

Өч төр­ле гый­лем ия­се оч­раш­ты­лар да һәр­кай­сы үз фә­нен мак­тый баш­ла­ды­лар. Мин алар­дан:

— Гый­лем­нән гый­лем ае­ры­ла­мы?— дип со­ра­дым.

Җа­вап би­рә ал­мый тор­ды­лар. Шу­ңар­га кү­рә­дер:

— Ха­кый­кать­не тө­ше­нү­гә, яше­рен сер­ләр­не тө­гәл итеп ачык­лау­га ко­рыл­ма­са, гый­лем бу­ла­мы соң ул?— ди­дем та­гын да.

Шун­да бер­се:

— Хик­мәт ан­да гы­на тү­гел, гый­лем­нең нә­ти­җә­се дөнь­я­ны үз­гәр­тү кө­че­нә ия бу­лыр­га ти­еш!— ди­де.

— Ә ке­ше­не үз­гәр­тү кө­че­нә ия бул­ган гый­лем­не фән­гә са­на­мый­сыз ин­де, әйе­ме?— ди­дем аңар­га, кү­ңе­лен вәс­вә­сә­ләп.

 

 

СҮЗ АХЫ­РЫ

Хи­кә­ят

 

— Сү­зең­не та­вык-че­беш­ләр­дән баш­ла­ган идең, әл­лә нин­ди фәл­сә­фә­ләр бе­лән бе­тер­дең,— дип бер әфән­де ки­та­бым­ны хур­лар­га ит­те.

Аңа җа­ва­бым әзер иде:

— И дус­тым,— ди­дем, җе­не­нә ти­еп,— нин­ди ях­шы һәм сер­ле гый­лем бул­ган ма­те­ма­ти­ка­ны да сан са­нар­га өй­рә­тү­дән баш­лый­лар. Язу-уку гый­ле­мен дә хә­реф та­ну­дан... Ә хик­мәт өй­рә­нү­не ни­чек та­вык-че­беш­тән баш­ла­мый­сың ин­де?

Һәм ул:

— Ме­нә зи­рәк сүз!— ди­де, ку­ан­ды­рып.

 

Ка­зан, 26 нчы май, 2006 нчы ел.

 

 

хххххххххххххххххххххххххххххххххххххххххх

 

 

Э Ч Т Ә Л Е К

 

 

Ак әбиләр догасы. Хикәя............................................................................................................... 3

Соңарган остаз. Тарихи хикәя....................................................................................................... 5

Шаһзадә Сөһәйл. Тарихи хикәя..................................................................................................... 8

Һомай кошы. Хикәя........................................................................................................................21

Аккош моңы. Хикәя.......................................................................................................................26

Авыл мөгаллимнәре. Хикәя.......................................................................................................... 36

Тиңсезләр гыйшкы. Хикәя............................................................................................................. 59

Кош баласы. Хикәя..........................................................................................................................64






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных