Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






3 страница. Пәйгамбәрнең Таифка баруы вә исра вакыйгасы




 

Пәйгамбәрнең Таифка баруы вә исра вакыйгасы

Әбү Талиб вафат булып Мәккә мөшрикләренең җәбер вә золымнары бик артып киткәч, пәйгамбәр Мәккәгә якын Таиф шәһәренә бару уена төште. Таиф гарәпләре Мәккә гарәпләренә дошман булганлыктан пәйгамбәр аларның үзен канат астларына алуларын ислам динен кабул итүләрен өмет итә иде. Шунлыктан ул азатлысы Зәед бин Харис белән Мәккәне ташлап Таифка китте. Ләкин Таиф гарәпләре пәйгамбәрне бик начар каршы алдылар. Ислам динен кабул итү кайда, аңа начар сүзләр ыргыттылар: «Мәккә халкын аздыруың җитмәгән, инде безне дә аздырмакчы буласыңмы?» диделәр. Шунлыктан пәйгамбәр бик өметсезләнеп Таифтан чыгып китте. Шәһәрдән чыккан чакта малай-шалай вә яшь җилкенчәкләр аларның артларыннан ташлар бәреп калдылар. Зәед бин Харис, пәйгамбәргә таш тидермәс өчен аның артыннан аны саклап бара иде. Шулвакыт Зәед байтак җиреннән яраланды. Пәйгамбәрнең дә мөбәрәк үкчәләре җәрәхәтләнде. Мәккәгә җитәр алдыннан юлчылар бер йөзем бакчалыгы янына хәл җыярга утырдылар. Бу бакча Мәккәнең ике бертуган олуг кешеләрнеке икән. Алар пәйгамбәрнең мондый хәлдә калганлыгын күреп аны кызганганнар. Аңа бер коллары аркылы бер салкым җибәргәннәр. Юлчылар ошбу йөземне ашап беркадәр хәл тартканнар. Пәйгамбәр Мәккәгә бу көенчә генә керергә курыккан. Шунлыктан ул Мәккәнең олугларыннан булган Мугтым бин Гади исемле бер кешегә илче җибәреп үзен канат астына алуын үтенгән. Мугтым, пәйгамбәрнең үтенечен кабул иткән: угыллары вә якыннары белән пәйгамбәргә каршы чыгып аны өенә кадәр озаткан. Шулай итеп пәйгамбәр бу куркынычтан да котылган. Пәйгамбәр, Мугтым бин Гадинең ошбу яхшылыгын һәрвакыт исендә тота торган булган.
Моннан соң Аллаһ Тәгалә пәйгамбәргә бик гаҗәп бер эш күрсәткән: аны Җәбраил фәрештә бер төн Мәккәдәге Кәгъбәтулладан алып китеп, Котдустагы Мәсҗид Әксаны күрсәтеп кайтарган. Бу вакыйга бер төн эчендә генә булган. Моңа «Исра вакыйгасы» диләр. Безнеңчә «кичен йөртү» дигән сүздер. Пәйгамбәр бу хәлне халыкка сөйләгәч, мөшрикләр ышанмаганнар, аңардан көлгәннәр: «Бер төн эчендә бу кадәрле җиргә барып кайту була торган эшме соң, моңа кем ышаныр дип беләсең?» дигәннәр. Пәйгамбәр аларга йөргән җирләрен, күргән урыннарын бер-бер сөйләп чыккан. Юлда күргән кәрваннарын, аларның кайчан Мәккәгә килеп керәчәкләрен, алда нинди дөя булганлыгын бер-бер сөйләгән. Пәйгамбәр әйткән рәвештә вә ул әйткән вакытта кәрван килеп кергәч, алар шаккатканнар. Шулай да алар һаман да үзләренең кирелекләрен дәвам иткәннәр.

 

Мәдинә гарәпләренең Ислам динен кабул итүләре

Гарәп халкы мөшрикләр булсалар да, үзләрен Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр динендәбез дип йөриләр, алар бина кылган Кәгъбәтулланы бик хөрмәт итәләр, аны бик изге урын дип таныйлар һәм һәр ел зөлхиҗҗә аенда Гарәбстанның төрле җиреннән үк меңләрчә халыклар анда үзләренчә гыйбадәткә җыелалар иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам менә шул хаҗиларны бер дә күзеннән ычкындырмый, Ислам диненә өнди иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә 10 ел дигәндә Мәккәнең шимәл тарафында Мәдинә дигән шәһәрдән 6 кеше хаҗга килделәр. Пәйгамбәр боларны бер җирдә очратып дингә өндәде. Мәдинәдә байтак кына яһүд халкы да торалар икән. Алар озакламый Исмәгыйль пәйгамбәр нәселеннән бер пәйгамбәр киләчәк дип сөйләшәләр икән. Әлеге гарәпләр: «Тукта, әллә яһүдиләр сөйләгән пәйгамбәр шушы булмасын. Без моның динен кабул итик», дип Ислам динен кабул иткәннәр. Икенче ел Мәдинә халкыннан ун кеше хаҗга килгәннәр. Болар эчендә үткән елда Ислам динен кабул иткән кешеләр дә булган. Пәйгамбәр боларны Гакаба исемендә бер таулык арасында очратып дингә өндәгән. Болар кабул иткәннәр. Болар кайткач Мәдинә халкын Ислам диненә өндәп байтак кешеләрне үзләренә иярткәннәр. Пәйгамбәр болар белән Мәдинәгә Мусгаб бин Гумаир исемле бер сәхабәне Коръән укыту вә дин өйрәтү өчен җибәргән булган.
Өченче елда хаҗга Мәдинә гарәпләреннән бик күп кеше килгәннәр, болар эчендә мөселманнар да бик күп булган. Болар хаҗ гыйбадәтләрен кылып бетергәч әлеге Гакаба дигән җирдә пәйгамбәр белән күрешкәннәр. Пәйгамбәр аларга үзенең Мәдинәгә күчәргә булганлыгын, сәхабәләрен дә шунда күченергә теләгәнлеген аңгарткан. Болар баш өсте дип кабул иткәннәр. Һәм дә күчеп барсы аны дошманнарыннан сакларга сүз биргәннәр. Шуннан соң Мәдинәгә кайтып киткәннәр.
Моннан соң пәйгамбәр сәхабәләргә Мәдинәгә күчәргә кушкан. Шунлыктан алар берәм-сәрәм качып-посып Мәдинәгә сыза башлаганнар. Шулай итеп бөтенләй күчеп беткәннәр. Мәккәдә бары пәйгамбәр, хәзрәт Әбү Бәкер вә хәзрәт Гали белән, гаиләләре генә калган. Сәхабәләр әлбәттә мал-туарларын алып китә алмаганнар, шул көенчә торып калган. Мәдинәдәге сәхабәләр боларны бик яхшы каршы алганнар, боларны үз өйләренә урнаштырганнар, ашатканнар, эчергәннәр, киченергә кәсебләр табып биргәннәр. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп барган сәхабәләргә «мөһаҗирләр» диләр, безнеңчә «күчүчеләр» дигән сүздер. Төп Мәдинәдән булган сәхабәләргә «әнсар» диләр. Безнеңчә «ярдәм бирүчеләр» дигән сүздер. Болар пәйгамбәр вә сәхабәләрне үз җирләренә кабул итеп аларга ярдәм күрсәткәннәре өчен шулай аталганнар.


Пәйгамбәрнең Мәдинәгә һиҗрәте

Мәдинә шәһәрендә Ислам диненең бик таралып баруын, сәхабәләрнең дә анда күчеп беткәнлекләрен күреп Мәккә мөшрикләре бик пошына башлаганнар. «Болай авыз ачып торырга ярамый. Тизрәк бер чарасын күрергә кирәк. Мөхәммәд тә анда күчеп китә калса, эшләр бигрәк тә читенләшер. Анда алар көчәерләр, куәтләнерләр дә соңыннан безнең башыбызга бәла булырлар», дигәннәр һәм тиз үк олуг кешеләр бергә җыелып бер киңәш мәҗлесе ясаганнар. Сүз пәйгамбәр турысында нинди чарага керешү хакында булган. Төрле кеше төрле фикер бәян иткәннәр. «Аны сөреп җибәрергә кирәк» диючеләр дә булган. «Зинданга салырга кирәк» дигән кешеләр дә булган. Бигрәк тә муафикъ фикер дип Әбү Җәһел күрсәткән фикер табылган. Ул: «Кораеш кабиләсенең 12 олугыннан берәр егет сайлап алыйк та, алар Мөхәммәднең өен камап алсыннар. Ул өеннән чыкканда гына бердәм кылычлары белән чабып үтерсеннәр. Шулай иткәндә Мөхәммәдне яклап сугышырга базучылык кылучылар булмас», дигән. Шул карарны шул кич үк урынына китерергә булганнар.
Мәккә мөшрикләренең ошбу карарларын Җәбраил фәрештә шундук пәйгамбәргә ирештергән. Һәм дә тизрәк Мәдинәгә күчәргә кушкан. Пәйгамбәр үзе белән Әбү Бәкерне алып китү уенда йөри икән. Ул шундук аның өенә барып мәсьәләне аңлаткан һәм аңа хәзерләнергә кушкан. Хәзрәт Әбү Бәкер юл өчен ике дөя симертеп тора икән. Шуларга атланып китмәкче булганнар. Хәзрәт Әбү Бәкернең гаиләсе шундук юл кирәкләре хәзерли башлаганнар. Пәйгамбәр төнлә килергә булып өенә кайтып киткән.
Караңгы төшү белән 12 таза егет коралларын тагып пәйгамбәрнең өен камап алганнар. Өйдә бары пәйгамбәр белән хәзрәт Гали генә булган. Пәйгамбәр аңа үзенең Әбү Бәкер белән Мәдинәгә күчәчәген, үз урынына аны яткырып калдырачагын белдергән. Хәзрәт Гали үзенә үлем куркынычы була торып пәйгамбәрнең сүзен кабул иткән. Төн уртасы җиткәч пәйгамбәр, урынына хәзрәт Галине яткырып, үзе ябына торган кием белән япкан да өеннән чыгарга булган. Шулвакыт Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән теге егетләр аяк өсте көенә барысы да йокыга талган булганнар. Шул арада пәйгамбәр өеннән чыгып хәзрәт Әбү Бәкергә барган да, аннан икәүләшеп качып-посып кына чыгып киткәннәр. Хәзрәт Әбү Бәкер үзләренә юлбашчылык кылып Мәдинәгә бару өчен бер гарәпне яулап дөяләрне шуңа тапшырган вә өч көннән соң Мәккәгә якын Сәвүр дигән тауга алып барырга кушкан икән. Шунлыктан алар хәзрәт Әбү Бәкер өеннән әлеге Сәвүр тавына барып анда бер тишеккә кереп яшеренгәннәр.

Менә бервакыт таң ата башлаган. Өйне камаган мөшрик егетләре сабырсызлык белән пәйгамбәрнең чыгуын көтә башлаганнар. Яктыра башлаган, халык йокыларыннан торып чыга башлаганнар. Пәйгамбәр һаман да юк. Ярык-йорыктан, тәрәзәләрдән караганнар. Ләкин пәйгамбәр урынында йоклап яткан хәзрәт Галине күреп тынычланганнар. Ахырда болар: «Әйдәгез кереп эшне бетерик инде», дип өйгә кергәннәр. Ни күзләре белән күрсеннәр, пәйгамбәр түшәгендә хәзрәт Гали ята. Аңардан пәйгамбәрнең кайда киткәнлеген сорап җавап алмагач, аны бик каты кыйнап ташлаганнар. Шуннан соң аның белән булышып тормыйча, мәсьәләне халкыга аңлатып пәйгамбәрне эзли башлаганнар. Мәккәдә һичбер өйне калдырмаганнар, тикшереп чыкканнар. Шуннан соң ат атланып Мәккә тирәсеннән эзләгәннәр. Пәйгамбәрне үле көенчә яисә тереләй китерүче кешегә зур мөкяфәт (премия, бүләк) бирәчәкләрен сөйләгәннәр. Шулай итеп пәйгамбәр белән Әбү Бәкерне 3 көн эзләгәннәр. Шулвакытларда алар әлеге Сәвүр тавына әллә ничә мәртәбә барганнар. Анда барган саен: «Әй мондый җирдә кеше ятамы соң?» дип кире борылып китә торган булганнар. Хәзрәт Әбү Бәкер мөшрикләрнең аяк тавышларын ишетте исә гаять дәрәҗәдә курка, кайгыра торган булган. Пәйгамбәр аны: «Кайгырма Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итәчәк», дип юата торган булган. Мөшрикләр 3 көн буена эзләп файда чыкмагач өмет өзеп эзләүдән туктаганнар. Пәйгамбәр белән Әбү Бәкер 3 көн буена тишектә ятканнар. Хәзрәт Әбү Бәкернең углы Габдулла, һәр төн болар янына барып мөшрикләрнең ни эшләгәннәрен сөйли, аларга азык илтә торган булган. Хәзрәт Әбү Бәкернең колы Гамер бин Фухайра көтеп йөргән куйларын шул җирдә йөртеп Габдулланың аяк эзләрен югалттыра торган булган. 3 көннән соң әлеге юлбашчы гарәп, дөяләрне Сәвүр тавына алып килгәндә пәйгамбәр Әбү Бәкер һәм дә Әбү Бәкернең колы Гамер бин Фухайра дөяләргә менләшеп юлга чыкканнар. Шулай итеп болар беркадәр җир киткәннәр. Боларның хәбәре ничектер Сурака дигән бер мөшриккә ишетелгән. Ул зур мөкяфәт аласы килеп, тизрәк коралларын таккан да йөгрек атка менеп боларның артларыннан төшкән. Юлда хәзрәт Әбү Бәкер куркуыннан һәрвакыт артына әйләнеп карый икән. Пәйгамбәр исә бик тыныч кына кычкырып Коръән укып бара икән. Хәзрәт Әбү Бәкер Сураканың артларыннан төшкәнлеген күреп пәйгамбәргә: «Харап булдык, әнә артыбыздан төштеләр», дигән. Сурака мосафирларга якынлаша башлагач, аты абына, сөртенә, аяклары җиргә бата башлаган. Сурака атка сугып та караган, кычкырып та караган, ләкин ат һаман да сөртенә, һаман да бата икән. Шуннан соң Сурака: «Ахыры миңа Мөхәммәднең бәддогасы төшә, эш харап, тизрәк моннан гафу үтенергә кирәк», дия башлаган. Һәм шундук аларга: «Туктагыз, мин сезгә тимим, имин булыгыз!» дип кычкырган. Шуннан соң мосафирлар туктаганнар. Сурака шулвакыт пәйгамбәрдән гафу үтенгән. Пәйгамбәр аңа шәфкатьлелек кылып гафу иткән. Һәм дә аңардан үзләрен эзләгән кешеләргә әйтмәвен үтенгән. Сурака пәйгамбәрнең үтенечен кабул итеп юлда аларны эзләгән кешеләргә: «Юкка йөрмәгез, ул якта бер кеше дә күренми», дип кире кайтарган.

 

Мәдинә халкының пәйгамбәрне каршы алулары

Сәхабәләр Мәккәдән Мәдинәгә күчеп баргач, Мәдинә халкының күбесе Ислам динен кабул иткәннәр. Иске диндә калган кешеләр бик азайган. Шунлыктан Мәдинә бер Ислам шәһәре дип әйтерлек булган. Мәдинә халкы пәйгамбәрнең юлга чыкканлыгын ишеткәч, һәркөн аны каршы алу өчен шәһәр тышына байтак җиргә барып торалар икән. Көтеп-көтеп юлчылар күренмәгәч кире кайтып китәләр икән. Менә беркөн боларга кадерле кунаклар күренә башлаганнар. Болар шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аларга каршы барып аларны әйләндереп алганнар. Исәнләшкәннәр, хәл-әхвәлләр сорашканнар. Шулай итеп аларны чолгап алып Мәдинәгә юнәлгәннәр.

Пәйгамбәр турыдан-туры Мәдинәгә кермичә 3-4 чакрым гына ераклыкта булган Куба шәһәренә борылган. Куба халкы бөтенесе Ислам динен кабул иткән булганнар икән. Алар пәйгамбәрнең үзләренә кунак булып төшүенә чиксез шатланганнар. Мосафирларны ничек кадер вә хөрмәт итәргә белмәгәннәр. Аларны өрмәгән җиргә утыртмаганнар. Пәйгамбәребезнең Кубага килеп төшүе, пәйгамбәрлегенең 13 елны, рабигуль әүвәл аеның сигезендә дүшәмбе көн булган. Милади белән хисаплаганда бу көн 622 нче ел сентябрь 17 нә туры килә. Пәйгамбәр Куба авылында 4 көн кунак булып калган. Шулвакыт ул анда бер мәчет бина иттергән. Ошбу мәчет әһле Ислам тарафыннан иң башлап салынган мәсҗеддер. Аңа «Куба мәсҗеде» диләр.
Бишенче көн пәйгамбәр Мәдинәгә юнәлгән. Бу көн җомга көн икән. Юлда ул бер мәхәлләдә җомга намазы укып алган. Пәйгамбәрнең килүенә Мәдинә халыгында шатлыгының иге-чиге булмаган. Балалар шатлыкларыннан пәйгамбәрне мактап шигырьләр әйткәннәр. Мәдинәгә килеп керү белән һәр мәхәлләнең олуглары пәйгамбәрне үзләренә төшерергә теләгәннәр. Әгәр кем дөянең тезгәненнән тотып: «Әй, рәсүлүллаһ, безгә төшсәнә, бездә кунак булсана», дия торган булганнар. Пәйгамбәр боларга: «Дөяне үз ихтиярына куегыз, ул кайда чүксә, шунда төшәрмен», дигән. Бервакыт дөя Әбү Әюб исемендәге бер сәхабәнең өе турысына, бер индерлеккә чүккән. Шуннан соң пәйгамбәр төшеп: «Иншаллаһ, урыныбыз шушы булыр», дигән. Дөянең монда килеп чүгүе өшкертү белән булган икән. Шулвакыт хәзрәт Әбү Әюб пәйгамбәрнең нәрсәләрен үз өенә алып киткән. Шунлыктан пәйгамбәр аның өендә кунак булган Әсгад бин Зурара исемле бер сәхабә дөяне җитәкләп үз өенә алып киткән. Шулай итеп дөя аңарда кунак булган. Пәйгамбәр үзенә өй салып кергәнче, хәзрәт Әбү Әюбтә кунак булып калган. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә килеп төшүе рабигуль әүвәлнең 12 дә, җомга көн иде. Бу вакыт ул 53 яшендә булып пәйгамбәрлегенә 13 ел булган иде. Пәйгамбәрнең Мәдинәгә күчеп килүе гаять зур вакыйгадыр. Шуңа моннан соң Ислам дине күчүеннән алып кыямәткә кадәр дәвам итәчәк бер дин булып кала. Шуның өчен дә әһле Ислам үзләренең тарихларын ошбу һиҗрәт вакытыннан алып хисап итәләр.

 

Мәдинәгә күчкәч

Мәдинә халкы рәсүлүллаһ вә сәхабәләрне гаять дәрәҗәдә яхшы каршы алып аларны бик нык хөрмәт иттеләр. Пәйгамбәр үзе Әбү Әюб өендә кунак булса да, башка сәхабәләр моңа канәгать итмичә һәркөн аш-су җибәрәләр иде. Мәккәдән күчкән сәхабәләрнең һәрберсе төп мәдинәлек сәхабәләрнең берләшеп өенә төштеләр. Тегеләр болар белән һәрнәрсәләрен уртаклашалар, җирләрен кисеп йөриләр, җимеш бакчаларын бүлеп бирәләр, мал-туарларын да аерып бирәләр иде. Әнсар белән мөһаҗирләр арасында дуслык шул дәрәҗәдә иде ки, кайбер ике хатынлы сәхабәләр хатыннарның теләгәнен талак итеп дусларына никахландырмак булалар иде.
Пәйгамбәр Мәдинәгә килү белән бер кеше җибәреп Мәккәдә калган гаиләсен алдырды. Хәзрәт Әбү Бәкернең гаиләсе дә пәйгамбәр гаиләсе белән бергә килде. Пәйгамбәрнең өендә йоклап калган хәзрәт Гали дә озакламыйча Мәдинәгә килеп җитте. Ул мөшрикләрдән качып чыгып, Мәдинәгә җәяү килгән вә юлда бик күп мәшәкатьләр күргән иде. Пәйгамбәр моны күргәч, кызганып елап җибәрде. Моннан соң Мәккәдә мөшрикләрнең колларында булып торган бик аз гына сәхабәләр калып, башкалары бөтенесе Мәдинәдә урнаштылар. Мәдинәдә һичкемнән куркыныч булмады. Диннәрен тотудан, гыйбадәтләрен кылудан беркем дә тыя алмады. Хәбәшәгә күчеп киткән сәхабәләрнең байтагысы да пәйгамбәр вә сәхабәләрнең Мәдинәгә күчүләрен ишеткәч анда күчеп бардылар. Калганнары 6-7 ел үткәч кенә күчеп кайттылар.

Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килү белән әлеге дөя чүккән урынга мәчет салдыра башлады. Мәсҗедне сәхабәләр бөтенесе бергәләшеп салалар, пәйгамбәр үзе дә эшкә катнаша иде. Мәчеткә терәтеп пәйгамбәр үзенә өй дә салдырды. Ошбу мәчет гаять хөрмәтле бер мәчеттер. Ул хәзерге көнендә дә бар. Ләкин әллә ничә мәртәбә төзәтелгән вә зурайтылган инде.
Мәккәдә вакытта пәйгамбәр вә сәхабәләргә бергә җыелып җәмәгать булып намаз укырга мөмкин түгел иде. Хәзер инде алар ошбу мәчеткә җыелып 5 вакыт намазны җәмәгать булып укый башладылар. Моңарча азан әйтү дә юк иде. Мәдинәгә килеп мәчет салдыру белән пәйгамбәр бер мөәззин билгеләп һәр намаз өчен аңардан азан әйттерә башлады. Мәккәдә вакыт җомга намазы да уку юк иде. Мәдинәгә килеп әһле ислам бергә җыелып намаз укырга юл ачылган, Аллаһы тәгалә аларга җомга намазын да фарыз итте. Пәйгамбәребез җомга намазын иң башлап Кубадан Мәдинәгә килешле юлда укыган иде. Рамазан уразасы, зәкәт, гошер кебек гыйбадәтләр дә Мәдинәгә килгәч фарыз булды. Ике гает намазлары да Мәдинәгә килгәч кенә укыла башлады. Корбан чалу, фитра садакасын бирү дә Мәдинәдә генә башланды.
Пәйгамбәр Мәдинәгә күчеп килү белән шул тирәдәге халыкларны дингә өнди башлады. Шулай итеп байтак кешеләр Ислам динен кабул иттеләр. Мәдинәгә якын байтак кына яһүдиләр дә торалар иде. Пәйгамбәр аларны да дингә өндәсә дә, кабул итүчеләре бик аз булды. Шуннан соң пәйгамбәр аларны үз ирекләрендә калдырып, моннан соң алар белән тату торырга мәгәһд дә ясады. Ләкин алар соңыннан ошбу мәгәһдәләрен бозганлыктан, пәйгамбәр вә сәхабәләр аларны Мәдинә тирәсеннән сөреп җибәрделәр. Мәдинәнең үз халкы бөтенесе диярлек Ислам динен кабул итеп, иске диннәрендә калган мөшрикләр бик аз иде. Ислам дине бик көчәя башлагач, алар тыштан мөселман булган булдылар. Ләкин эчләреннән чын мөшрик иделәр. Алар «мөнафыйклар» дип атала иделәр. Пәйгамбәр вә сәхабәләргә болар байтак кына уңайсызлыклар чыгардылар.

Пәйгамбәр вә сәхабәләр Мәдинәгә күчеп килеп, Ислам дине яхшук таралса да, мөшрикләрдән куркыныч әле дә бетмәгән иде. Шунлыктан пәйгамбәр вә сәхабәләргә көч җыеп аларга каршы торырга, шулай итеп Ислам динен сакларга туры килә иде. Менә шуның өчен дә Мәдинәгә күчеп бер генә ел торгач та, Мәккә мөшрикләре белән пәйгамбәр вә сәхабәләр арасында сугыш ачылды. Бу сугышлар моннан соң да һәр ел диярлек булып торды.

 

Бәдер сугышы

Пәйгамбәр вә сәхабәләр белән Мәккә мөшрикләре арасында булган зур сугышларның иң беренчесе Бәдер сугышыдыр. Бу сугыш Мәккә белән Мәдинә арасында Бәдер исемендәге бер кое янында булганлыктан «Бәдер сугышы» дип атала.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных