Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






5 страница. Пәйгамбәребезнең хатыннары, балалары вә якыннары Пәйгамбәребезнең 11 хатыны булган: Хәдичә




Пәйгамбәребезнең хатыннары, балалары вә якыннары
Пәйгамбәребезнең 11 хатыны булган: Хәдичә, Сәүдә, Гайшә, Хафса, Зәйнәб бинт Хузайма, Өмме Саляма, Зәйнәб бинт Җәхш, Җувайрия, Умму Хәбибә, Сафийя, Мәймүнә. Болардан хәзрәти Гайшә кызлата алынып, калганнары толлата алынган булганнар. Хәзрәти Хәдичә Пәйгамбәребезнең иң башлап алган хатыныдыр. Ул вакыт пәйгамбәребез 25 яшьтә булып, хәзрәти Хәдичә 40 яшьтә булган. Ул пәйгамбәребезгә караганда байтак өлкән, аның өстенә толлата алынган хатын булса да, пәйгамбәребез аны ярата торган булган. Шуңа ул бик акыллы, бик гүзәл табигатьле бер хатын булып, хатыннардан аңа иң башлап иман китергән кеше булган. Пәйгамбәребез ул вафат булгач бик каты кайгырды. Соң гомеренә кадәр аны һәрвакыт исенә төшерә, аның якыннарын, ахирәтләрен кадерли, хөрмәтли торган булган.
Хәзрәти Гайшә иң олуг сәхабәләрдән булган хәзрәт Әбү Бәкернең кызыдыр. Ул бик акыллы, бик үткен зиһенле бер кыз булган. Пәйгамбәребез аны үз кулында тәрбияләп, дин вә шәригать хөкемнәре өйрәтеп, үзеннән соң халыкка, бигрәк тә хатын-кызларга дин вә шәригать өйрәттерү нияте белән алган булган, һәм шулай булган да. Хәзрәт Гайшә бик галим сәхабәләрдән булып, пәйгамбәребездән соң халыкка, бигрәк тә хатын-кыз арасында дин вә шәригать хөкемнәрен тараткан. Пәйгамбәребез хәзрәти Гайшәне алуының икенче сәбәбе, үзенә иң башлап иман китергән, аңа гаять дәрәҗәдә ихласлы булган хәзрәт Әбү Бәкернең күңелен табу булган. Пәйгамбәребез хәзрәти Гайшәгә өйләнгәч, хәзрәт Әбү Бәкер вә хатыны чиксез шатланганнар. Мондый шәрифкә ирешүләренә Аллаһ Тәгаләгә ничек шөкранә кылырга белмәгәннәр. Пәйгамбәребезнең 7 баласы булып боларның өчесе ир, дүртесе кыздыр. Ир балалары Касыйм, Габдулла, Ибраһим исемле. Кыз балалары Зәйнәб, Рукайя, Өмм Кульсум, Фатымадыр. Болардан Ибраһим, Пәйгамбәребезнең Мәрия исемле кәнизәгеннән, калганнары хәзрәти Хәдичәдән туганнар. Ир балалары барсы да сабый чакта ук вафат булганнар. Кыз балалары кияүгә чыгып, бала-чагалы булгач кына вафат булганнар. Бары хәзрәти Өмм Кульсумның гына баласы булмаган. Хәзрәти Зәйнәб Әбүль Гас исемендәге сәхабәнең никахында булган. Хәзрәти Рукайя белән хәзрәти Өмм Кульсум олуг сәхабәләрдән булган хәзрәти Госман никахында булганнар. Хәзрәти Өмм Кульсум, хәзрәти Рукайя вафат иткәч, аңа кияүгә чыккан булган. Хәзрәти Фатыйма Әбү Талибның улы хәзрәт Гали никахында булган. Пәйгамбәребезнең Фатыймадан башка балалары барысы да үзеннән элек вафат булганнар. Бары хәзрәти Фатыйма гына үзеннән соң вафат булган. Ул да аңардан соң бары 6 ай гына гомер сөргән.
Пәйгамбәребезнең үзе белән бертуган кардәшләре булмаса да, атасы белән бертуган якыннары байтак кына булган. Болардан безгә бик билгеле дүртәү: Әбү Талиб, Әбү Ләхәб, Хәмзә, Габбас. Хәзрәт Әбү Талиб Пәйгамбәребезгә бик хөрмәтле булып, ахыр гомеренә кадәр аны мөшрикләрдән саклаган. Пәйгамбәребез ул вафат булгач гаять дәрәҗәдә нык кайгырган. Шуның өчен дә ул вафат булган елны «Кайгы елы» дип атаганнар. Әбү Ләхәб Пәйгамбәребезгә бер Коръән сүрәсе иңдерүгә сәбәп булган. Ул сүрә «Тәббәт» сүрәсе дип аталадыр. Хәзрәт Хәмзә бик батыр сәхабәләрдән булып «Аллаһның арысланы» дип йөртелә торган булган. Ул мәшһүр Ухуд сугышында шәһит булган. Хәзрәт Габбас та олуг сәхабәләрдәндер. Ул Пәйгамбәребездән соң байтак вакыт гомер сөреп, бик күп бала-чагалы булган. Аның балаларыннан Габдулла исемле берсе бик олуг вә галим сәхабәләрдән булган.

Сәхабәләр
Сәхабә дип Пәйгамбәребез заманында булып, аны күргән вә аңа иман китереп аның белән сөхбәттәш булган кешеләргә әйтәләр. Алар бик күп булганнар. Аларның бик олуглары бар. Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Әбү Губайда, Габдърахман бин Гауф, Сәгъд бин Әби Ваккас, Зөбаер, Тальха, Сәгъд исемендәге сәхабәләр иң олуг сәхабәләрдән саналалар. Боларга Пәйгамбәребез терек вакытларында ук оҗмах белән сөенеч биргән. Шуның өчен дә болар «Оҗмах белән сөенеч бирелгән 10 сәхабә» дип йөртеләләр, барысы да бик кадерле, бик хөрмәтле затлардыр. Алар Пәйгамбәребезгә иман китереп, аның белән бергә, дин дошманнары булган мөшрикләргә каршы торганнар. Шулай итеп Ислам диненең таралуына сәбәп булганнар. Аларның бик күбесе дин юлында бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар күргәннәр, газаплар чиккәннәр.
Сәхабәләрнең Пәйгамбәребезгә элегрәк иман китереп, аның янында күбрәк булганнары вә аның белән элегрәк сугышларга хәзер булганнары бигрәк тә хөрмәтле булып, үзләренә аерым урын тоталар. Шуңа аларның саннары бик аз була торып, диннәрен саклау өчен бик күп мөшрикләргә каршы торганнар. Алар аркасында Ислам дине көч-куәт алган. Шуның өчен дә Аллаһ Тәгалә Коръәндә аларны бик мактаган. Аларны шул замананың кешеләре дә бик кадерләгәннәр, хөрмәтләгәннәр. Алардан соң килгән буыннарын да аларны күңелдән сөеп, яхшылык белән яд итеп килгәннәр. Без дә шулай итәбез.
Бәдер сугышына хәзер булган сәхабәләрдән кала иң олуг сәхабәләр, Хөдәйбия вакыйгасына хәзер булган сәхабәләрдер. Алар саннары бик аз булган хәлдә, дин юлында, үзләреннән әллә ничә мәртәбә артык булган Мәккә мөшрикләре белән сугышыр өчен пәйгамбәребезгә «бәйгать» биргәннәр. Шуның өчен дә Аллаһ Тәгалә Коръәндә аларны мактаган. Алардан Үзенең разый булганлыгын сөйләгән. Шуның өчен без дә аларны мактыйбыз, сөябез, күңелебездән дус тотабыз.
Сәхабәләрнең «Мөһаҗирләр» вә «әнсар» дип йөртелгәннәре бар. Мөһаҗирләр, әһле ислам тарафыннан Мәккә шәһәре фәтех ителгәнгәчә Мәдинәгә күчеп килгән сәхабәләрдер. Алар үзләренең диннәрен саклау өчен мөшрикләр арасыннан, туган-үскән җирләреннән, мал-туарларыннан аерылып килгәннәр. Шунлыктан алар бик кадерле сәхабәләрдер. Әнсар дип төп мәдинәлек булган сәхабәләргә әйтәләр. Алар пәйгамбәргә вә Мәдинәгә күчеп килгән сәхабәләргә ярдәм иткәнлекләре өчен «әнсар» дип аталалар. Алар да бик кадерле, бик олуг дәрәҗәле сәхабәләрдер. Аллаһ Тәгалә Коръәндә мөһаҗирләр белән әнсарны бик күп урында мактап сөйләгән. Пәйгамбәребез үзе дә аларга аерым хөрмәт вә илтифат күрсәтә торган булган. Шунлыктан без дә аларга аерым хөрмәт, аерым дуслык күрсәтәбез.

Коръән-хәдис
Коръән — Аллаһ Тәгалә тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәребезгә җибәрелгән китаптыр. Ислам дине вә ислам шәригатенең төп чишмәсе ошбу Коръәндер. Анда безгә Аллаһ Тәгаләне ничек танырга, аңа ничек ярарга, нинди гыйбадәтләр кылырга тиешлек, изге кешеләрдән булып, ахирәттә бәхетле вә сәгадәтле булу өчен нинди гамәлләр кылырга тиешлек, дөньяда үзеңнең мөселман кардәшләреңә вә башка халыкларга мөгамәләдә булырга тиешлек барысы да бәян кылынган. Анда безгә вәгазь вә гыйбрәт булсын өчен борын замандагы бик күп халыкларның төрле вакыйгалары да сөйләнгән. Байтак пәйгамбәрләрнең исемнәре, алар белән аларның кавемнәре арасында булган вакыйгалар да сөйләнгән. Коръән Аллаһ Тәгалә тарафыннан иңдерелгән бер китап булганга күрә бик хөрмәтле, бик мөкатдәс бер китаптыр. Ул һәрвакыт кадерле булырга, хөрмәтләнергә тиештер.
Коръән, пәйгамбәребезгә бер юлы вә бөтенләй дә бирелмәгән. Аны Җәбраил фәрештә егерме өч ел эчендә, ягъни Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәр булган көненнән алып, вафат булуына кадәр булган озак вакыт эчендә кирәк кадәрле, аерым-аерым китереп торган. Җәбраил фәрештәнең пәйгамбәребезгә Коръән китерүенә «вәхи» диләр. Пәйгамбәр вәхи килү белән Коръән аятьләрен бер кешедән яздырып бара торган булган. Коръән аятьләре иңү белән пәйгамбәр шундук сәхабәләргә укый, һәм аларга язарга вә бикләргә куша торган булган. Ул вакытларда гарәпләрдә уку-язу белүчеләр бик аз булганга, һәм дә хәзерге көндәге кебек кәгазь булмаганга Коръәнне язып баручылар бик аз булган. Алар аны төрле нәрсәләргә: нечкә тире кисәкләренә, ак ташларга, хөрмә яфракларына, калак сөякләренә вә шуның кебек нәрсәләргә язып барганнар. Пәйгамбәребез вафат булган вакытта Коръән бер китап рәвешенә салынган булмаса да, байтак сәхабәләр тарафыннан әүвәленнән ахырына кадәр язылган, йөзләрчә сәхабәләр тарафыннан бикләнгән булган.
Коръәннең башлап китап рәвешендә куелуы пәйгамбәребезнең вафатыннан бер ел чамасы соң, хәзрәт Әбү Бәкернең халифәлек вакытындадыр. Ләкин ул вакытта сүрәләрнең тәртибе хәзердәге рәвешчә булмаган. Коръән сүрәләренең тәртибен хәзерге рәвешкә кую пәйгамбәребезнең вафатыннан унбиш елдан сон, хәлифә хәзрәт Госман заманында булган. Ул бик күп сәхабәләр хозурында пәйгамбәребезгә вәхи язып торган олуг сәхабә Зәед бин Сабиттән Коръән яздырган да, шуңардан берничә нөсхә күчертеп, төрле шәһәрләргә җибәргән. Ошбу нөсхәләрдән бик күп нөсхәләр күчереп алынган, ислам мәмләкәтенең һәр җиренә таралган. Шулай итеп әһле ислам Коръәнне берсеннән берсе күчереп ала торган булганнар. Бер вакытлар инсанлар китап басу өчен матбугатлар ачканнар. Шуннан соң Коръән дә басылып тарала башлаган. Коръән иң башлап 1694 нче сәнә миләдиядә Һамбург шәһәрендә басылган. Аннан соң ислам мәмләкәтләренең һәр җирендә басыла башлаган. Безнең Русия мәмләкәтендә Коръәннең башлап басылуы 1787нче елда Әби патша заманында Питерградта булмыштыр. Хәзерге көндә Коръән әллә ничә йөз миллионлап таралган булып, һәрбер мөселман кешенең өендә бардыр. Безнең Русиядә Коръәннең иң күп басыла торган урыны Казан шәһәредер. Безнең Русиядә Коръәннең иң матур басмалары мәрхүм Исмәгыйль баба Гаспринский тарафыннан нәшер ителгән басмалардыр.
Хәдис дип Пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләренә әйтеләдер. Пәйгамбәрләр булган кеше әлбәттә юк-бар сүз сөйләми, аның һәр сүзе файдалы вә хикмәтле сүзләр буладыр. Пәйгамбәребез сәхабәләргә Аллаһ Тәгаләгә ничек ярау, Аның ризалыгын ничек алу турында бик күп сүзләр сөйләгән. Бөтен гыйбадәтләрне барлык нечкәлекләре белән өйрәткән. Яхшы вә яман холыкларны барысын да аерым сөйләп, әүвәлгеләре белән холыкланырга, соңгыларыннан тыелырга кушкан. Төрле вәгазьләр, төрле нәсыйхәтләр сөйләгән. Кыскасы безгә дөнья вә ахирәттә бәхетле булуыбызга сәбәп булачак бар нәрсәләрне дә бәян кылган. Сәхабәләр пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләреннән ихлас белән тыңлап, ул кушканча йөргәннәр. Ул сөйләгән сүзләрне соңгы буыннарга да сөйләгәннәр. Шулай итеп пәйгамбәребезнең хәдисләре буын-буын сөйләнеп килеп бер вакыт җыелып китаб рәвешенә куела башлаганнар.
Иң башлап хәдис китабы язучы кеше имам Мәликдер. (Хиҗрәтнең 136 елында вафат) ул пәйгамбәребезнең байтак хәдисләрен җыеп язып, аңа «Әл-Мувәттә» исеме биргән.
«Әл-Мувәттә» күптән басылган булып, хәзерге көндә һәрбер дин галимнәренең кулында бардыр. Аңардан соң байтак хәдис китаплары язылган. Боларның иң мәшһүр вә иң мөгътәбәрләре алтыдыр. Боларны киләчәктә иншә Аллаһ сөйләрбез.

Хәлифәләр
Хәлифә дип пәйгамбәребездән соң аның урынына калып, әһле исламга баш булган вә ислам мәмләкәтен идарә кылган кешегә әйтәләр. Иң башлап хәлифә булган кеше хәзрәт Әбү Бәкердер. Сахәбәләр пәйгамбәребез вафат булган көнне үк аны үзләренә баш итеп сайлаганнар вә аны «хәлифә» дип атаганнар. Ул пәйгамбәребез кебек җәмәгать намазларында халыкка имам тора торган булган. Хәзрәт Әбү Бәкер вафат булгач хәзрәт Гомәр хәлифә булган. Аны әһле ислам «әмируль мөэминин» дип йөртә торган булганнар. Бу безнеңчә «мөэминнәрнең падишаһысы» дигән сүз була. Менә шул вакыттан бирле ислам дәүләтенең башында торган кешегә «хәлифә» вә «әмируль мөэминин» дип әйтеләдер.
Ислам тарихында хәлифәләр берничә төргә бүленәләр: хүләфәу рашидун, хүләфәу әмәвиййә вә хүләфәу габбассиййә, госманлы халифәләре.
Хүләфәу рашидүн — безнеңчә туры юлдан барган, ислам мамләкәтен тугрылык, вәгьдәлек белән идарә иткән хәлифәләр дигән сүздер. Болар дүрт хәлифәдер: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали.
Хүләфәу әмәвиййә — Үмәййә фамилиясеннән булган хәлифәләр дигән сүздер. Болар Үмәййә дигән кешенең нәселеннән булганлыкларыннан шулай аталалар. Болар барлыгы ундүрт хәлифә булып, сиксән еллап хәлифәлек кылганнар. Боларның беренчесе Мөгавия исемендәге сәхабә булып, иң соңгысы Мәрвән әл Химәр дигән кешедер.
Хүләфәу габбасиййә — дип, пәйгамбәребезнең атасы белән бертуган кардәше хәзрәт Габбас нәселеннән булган хәлифәләргә әйтәләр. Болар Үмәййә хәлифәләреннән соң хәлифәлек кылганнар. Боларның барлыгы илле ике хәлифә булып иң беренчесе «әл-Сафорах», иң соңгысы «әл-Мөтәвәккил» дип аталадыр. Болар бөтенесе җиде йөз сиксән еллап хәлифәлек сөргәннәр. Болардан соң хәлифәлек Госманлы төрекләренә күчкән. Болардан иң башлап хәлифә булган кеше «беренче Сәлимхан»дыр.
Хүләфәу рашидүннән әүвәлге өчесе Мәдинә шәһәрендә, соңгысы Куфа шәһәрендә торган. Үмәййә хәлифәләре Димәшк шәһәрендә торганнар. Габбасиййә хәлифәләре Багдад шәһәрендә торганнар. Госманлы хәлифәләрнең пәйтәхетләре Истанбул шәһәредер.
Хәлифәләрнең бик изгеләре, бик яхшы күңеллеләре, бик гаделлеләре дә булган. Бик олуг, бик шәфкатьлеләре дә булган. Арада явызлылары да, халыкка җәбер вә золым итүчеләре дә булган. Ислам мәмләкәтенең зәгыйфьләнүенә, ислам милләтенең артта калуына сәбәп булганнары да булган. Без бу урында хәлифәләрдән ислам милләтенә вә ислам диненә күп хезмәт иткән вә алар вакытында ислам дине куәт вә шәүкәт алган берничә кешене бәян итәчәкбез.

Хәзрәт Әбү Бәкер
Хәзрәт Әбү Бәкер ислам хәлифәләренең иң беренчеседер. Ул һиҗрәтнең 11-нче елында, пәйгамбәребез вафат булган көнендә хәлифә булган. Ул сахәбәләрнең иң олугысыдыр. Ул пәйгамбәребезгә каената тиядер. Ул йомшак табигатьле, гаять дәрәҗәдә шәфкатьле вә мәрхәмәтле бер кеше булган. Ул бик гадел, бик тугры хәлифә булган. Аның заманында ислам дине яхшы ук таралган вә көчәйгән.
Хәзрәт Әбү Бәкер халифә булу белән ислам мәмләкәте булган Гарәбстанда бик зур күңелсез вакыйгаләр килеп чыккан: пәйгамбәребезнең вафат булуын ишетү белән гарәп кабиләләрнең күбесе пәйгамбәргә биреп килгән зәкәтләре бирүдән баш тартканнар. Ул гына җитмәгән төрле-төрле җирләрдә берничә ялганчы пәйгамбәрләр дә килеп чыккан. Хәзрәт Әбү Бәкергә халифә булу белән менә шул ялганчы пәйгамбәрләрнең ялганнарын ачарга һәм дә зәкәт бирүдән баш тарткан гарәпләрне идерергә туры килгән. Ул үзе йомшак табигатьле кеше булса да, бик батыр йөрәкле һәм дә гакыллы вә ерактан күрә торган кеше икән. Ул бер дә форсат качырмасыннан күп гаскәр җыйган да, ошбу тәртипсезлекләрне бастыру өчен җибәргән.
Хәзрәт Әбү Бәкернең хәлифәлегенә бер ел дигәндә ислам мәмләкәте өстенә җәелгән кара болытлар барчасы да таркаланган. Зәкәт бирүдән баш тарткан гарәп кабиләләре барсы да хәлифәнең гаскәрләреннән җиңелеп аңа баш июгә мәҗбүр булганнар. Ялганчы пәйгамбәрләрнең дә ялганнары ачылган. Аларның кайберәүләре үтерелгәннәр, кайберәүләре кылган эшләренә үкенеп тәүбә кылганнар. Ялганчы пәйгамбәрләрнең иң мәшһүре Мүсәйлимә дигән кешедер. Ул Халид бну Вәлид исемендәге сахабәнең кул астындагы гаскәр тарафыннан үтерелгән. Хәзрәт Әбү Бәкергә ошбу ялганчы пәйгамбәрләргә вә зәкәт бирүдән баш тарткан кешеләргә каршы торуда иң зур хезмәт иткән кеше ошбу Халид бну Вәлидтер. Ул бик олуг кавеменнән булган.
Ялганчы пәйгамбәр Мүсәйлимә белән булган сугыш бик каты вә канлы сугыш булган. Шуңа аның иярүчеләре бик күп булып ислам гаскәренә бик каты каршы торганнар. Бу сугышта әһле исламнан күп кенә кеше шәһит булган. Шулар эчендә җитмешләп Коръәнне яттан белгән кешеләр дә булган. Менә шул сугыштан соң хәзрәт Әбү Бәкер: «Сугышларда Коръән бикләгән кешеләр үтерелеп бетеп, Коръәннең бөтенләй югалу куркынычы бар. Коръән аятьләрен болай таркау яткырырга ярамый, күңелгә ятлауга да ышанырга ярамый» — дип Коръән аятьләрен җыйнатып бер китап рәвешенә салдырган.
Ислам мәмләкәте ялганчы пәйгамбәрләрдән вә зәкәт бирмәс өчен каршы торган гарәпләрдән тынычлангач, хәзрәт Әбү Бәкер ислам динен таратыр өчен Иран вә Рум мәмләкәтләренә гаскәрләр җибәргән. Ул мәмләкәтләр ул вакытта дөньяның иң зур мәмләкәтләреннән булганнар. Ләкин Иран вә Рум халкы ислам динен кабул итәчәк урында ислам гаскәренә каршы торганнар. Шунлыктан ике арада сугышлар ачылып китеп, ислам гаскәре Аллаһның ярдәме белән тегеләрнең җирләренә бәреп кереп киткәннәр. Ләкин хәзрәт Әбү Бәкер озак вакыт хәлифәлек сөрә алмаган. Ул халифәлегенең өченче елында вафат булган. Кабере Мәдинәдәдер. Хәзрәт Әбү Бәкер үзе олуг хәлифә булса да, ашавы, эчүе, кием-салымы да бик гади булган. Дөнья ләззәтләренә бер дә берелмәгән.

Хәзрәт Гомәр
Хәзрәт Гомәр ислам хәлифәләренең икенчеседер. Ул хәзрәт Әбү Бәкердән соң хәлифә булган. Ул да хәзрәт Әбү Бәкер кебек олуг сахабәдер. Ул да пәйгамбәребезгә каената тиядер. Ул бик гайрәтле, бик батыр йөрәкле, бик сәяси бер кеше булган. Ул тугрылык вә гаделлектә ислам хәлифәләре арасында иң алдынгы сафта тора. Ул үзенә күрә бик каты, урынына күрә бик йомшак булган. Аның фәкыйрь вә мескеннәргә, ятим, тол вә зәгыйфьләргә шәфкать вә мәрхәмәте әйтеп бетергесез булган. Аның: «Шәһәрдә тынычлыкны җибәреп йөрүчеләр юкмы икән, мохтаҗ кешеләр, һәлакәткә төшкән кешеләр юкмы икән?» — дип төн урталарында, татлы йокыларын калдырып йөргән чаклары бик еш булган. Ул үзе бик олуг халифә булса да, кием-салымда, ашау-эчүдә бик гади булган. Күп вакыт ямаулы киемнәр кия, бик түбән кешеләр ашый торган ашлар ашый торган булган. Ул ун ел ярым хәлифә булып, аның кул астында мөселманнар гаять рәхәт вә тыныч яшәгәннәр.
Хәзрәт Гомәр заманында ислам мәмләкәте гаять дәрәҗәдә киңәйгән. Ислам дине бик көчәеп китеп бик ерак җирләргә барып кергән. Аның дәверендә ул заманының иң көчле дәүләтләреннән булган Иран дәүләте ислам дәүләте кул астына кергән. Рум дәүләтенең иң әйбәт җирләре булган Сурия вә Филәстыйн җирләре дә ислам дәүләте кул астына кергән. Аның заманында Мисыр мәмләкәте дә фәтех ителгән. Мисырның җөнүб вә гареб тарафларындагы мәмләкәтләренең дә байтак җире алынган. Шулай итеп аның ун елдан аз гына артык хәлифәлеге дәверендә ислам мәмләкәте гаять дәрәҗәдә киңәеп, ислам дине бөтен дөньяга билгеле бер дин булган. Фәтех ителгән мәмләкәтләрдә ислам диненә керүчеләр бик күп булган.
Хәзрәт Гомәргә югарыда сөйләнгән мәмләкәтләрне фәтех итеп, анда ислам динен кертүдә иң зур хезмәт күрсәтүче кешеләр әлеге Халид бну Вәлид белән, Әбү Гүбәйдә бнү әл-Җәррах, Сәгъд бнү Әби Ваккас, Гамру бнү әл-Гас, Зәед бнү Әби Суфьян исемендәге сахабәләрдер. Болар бишесе дә бик олуг сахабәләр булып, Әбү Губәйдә белән Сәгъд хәзрәтләре пәйгамбәр тарафыннан җәннәт белән сөенеч тә бирелгән булганнар. Бу сахабәләр шул заманының иң зур командирларыннан (башлыкларыннан) булып, югарыда сөйләнгән мәмләкәтләр шулар тарафыннан фәтех ителгәннәр. Боларның эчендә бигрәк тә олуг командир Халид бин әл-Вәлид хәзрәтләредер.
Хәзрәт Гомәр фәтех ителгән бер җирләрдә мәчетләр салдырган. Халык арасында ислам динен тарату вә Коръән өйрәтү өчен берничә олуг сахабәләрне җибәргән. Халык арасында чыккан низагларны шәригать буенча өзү өчен казыйлар тәгаен иткән.
Хәзрәт Гомәр заманында аңа фәтех ителгән мәмләкәтләрдә халыкка Коръән өйрәткән, дин вә шәригать хөкемләрен бәян итеп остазлык кылган сахабәләрнең иң мәшһүрләре Габдулла бин Мәсгуд, Әбү Муса әл-Әшгари, Убаййә бнү Кәгъб, Мөгаз бин Җәбәл хәзрәтләредер. Болардан әүвәлге икесе Гыйрак мәмләкәтендә, соңгы икесе Сурия мәмләкәтендә торганнар. Болар дүртесе дә Коръән укырга бик оста вә Коръәнне яттан белгән сахабәләр булганнар.
Хәзрәт Гомәрнең ислам дине вә ислам милләтенә иткән хезмәтләре әйтеп бетергесездер. Аның бөтен уе, бөтен фикере ислам динен көчәйтү вә таратуда булган. Үзенең гайрәте, булдыклыгы вә гакыллыгы аркасында ул моңа муафикъ тә булган. Аның заманында фәтех ителгән җирләрдә бик күп кешеләр ислам диненә керү белән мәшруф булганнар. Фәтех ителгән җирләрдә һәрбер шәһәрдә диярлек мәчетләр салынып, азаннар укылган. Ул бәйтүль Мөкатдәстә дә бер мәчет салдырган. Ул мәчет хәзерге көндә дә бардыр. Аңа Мәсҗид Гомәр диләр. Аның заманында Гәмру бну әл-Гас хәзрәтләре тарафыннан Мисырда салынган мәсҗитләреннән Мәсҗид Гәмрү исемендәге хәзерге көндә дә бардыр. Ул Мәдинәдәге Рәсүлүллаһ салдырган мәсҗидне дә зурайткан. Кәгъбәтулланы да төзәттергән. Хәзрәт Гомәр, ислам милләтенә вә ислам диненә иткән олуг хезмәтләре сәбәпле һәрбер мөселманның телендә тәсбих урынында йөртәләрдер. Ул ун ел ярым хәлифәлек кылып 63 яшендә Мәдинәдә вафат булган. Кабере Мәдинәдәдер.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных