Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






7 страница. Иң мөгътәбәр хәдис китаплары Коръәннән кала ислам диненең нигезе хәдистер




Иң мөгътәбәр хәдис китаплары
Коръәннән кала ислам диненең нигезе хәдистер. Шунлыктан хәдис китаплары Коръәннән кала иң кадерле, иң хөрмәтле китаплардыр. Иң башлап язылган хәдис китабының «әл-Мүвәттә» икәнлеген югарыда сөйләнеп узган идек. Аны тәртип итүче кешенең дүрт имамның берсе булган имам Мәлик хәзрәтләре икәнлеген дә сөйләгән идек. Әл-Мүвәттәдән соң язылган хәдис китапларының иң олуг вә иң кадерлеләре алтыдыр. Болардан берсе «Сахих әл-Бохари» исемендәге китаб булып, Коръәннән кала иң мөгътәбәр вә иң әнәбәтле китаптыр. Аңарда барлыгы 9082 хәдис бар. Бу китапны тәртип итүче кеше өченче гасырның олуг галимнәреннән булган имам Бохари хәзрәтләредер. Ул һиҗрәтнең 194нче елында Бохара шәһәрендә дөньяга килгән. Ул бик үткен зиһенле булу өстенә гыйлемгә гаять дәрәҗәдә хаслы булган. Гыйлемгә гашыйк булуы аркасында ул төрле шәһәрләрдә йөреп төрле галимнәрдән дәрес алган вә хәдис откан. Шулай итеп иң олуг хәдис галимнәреннән булып киткән. Аның ошбу Сахих әл-Бохарига башка әсәрләре дә бик күптер. Имам Бохари 62 яшкә җитеп һиҗрәтнең 256-нче елында вафат булган. Кабере Самарканд шәһәренә якындыр. Сахих әл-Бохари төрле җирләрдә әллә ничә мәртәбә басылган булып, һәрбер дин галименең кулында бар диярлектер.
Хәдис китапларының Сахих әл-Бохаридән кала иң мөгътәбәр вә иң кадерлесе «Сахих Мөслим»дер. Бу китапта бөтенесе 12000 хәдистер. Моны тәртип иткән кеше хәдис галимнәренең иң олугларыннан булган имам Мөслимдер. Ул һиҗрәтнең 206-нче елда Нисабур шәһәрендә дөньяга килгән. Ул да имам Бохари кебек бик күп шәһәрләрдә йөреп олуг галимләреннән вә шул җөмләдән имам Бохари хәзрәтләреннән дәрес алган вә хәдис өйрәнгән.
Имам Мөслимның ошбу китаптан башка да әсәрләре күптер. Ул 55 яшькә җитеп 261 нче елда Нисабур шәһәрендә вафат булган. Ошбу Сахих Мөслим белән Сахих әл-Бохарине икесен бергә кушып «Сахихәйн»дип йөртәләр.
Коръәннән кала иң мөгътәбәр хәдис китапларының өченчесе «Сунәнү Әби Дауд»дер. Анда барлыгы 3800 хәдис шәриф бар. Бу китапны тәртип итүче кеше иң мәшһүр хәдис галимнәреннән булган имам Әбү Даудтер. Ул һиҗрәтнең 202-нче елында Бусра шәһәрендә дөньяга килгән. Ул гыйлем өстәп бик күп шәһәрләрдә йөреп төрле галимләрдән хәдис өйрәнгән. Аның ошбу китапка башка да тәәлифләре күптер. Имам Әбү Дауд хәзрәтләре 73 яшендә 275-нче елда Бусра шәһәрендә вафат булган.
Алты мөгътәбәр хәдис китапларының берсе «Сунәнү Нәсәи»дер. Моны тәртип итүче кеше 215 нче елда Хөрәсән вилаятендә дөньяга килгән имам Нәсәидер. Ул бик олуг хәдис галимнәреннән булып бик күп шәһәрләрдә йөреп гыйлем өйрәнгән вә хәдис откан. Аның күбрәк торуы Мисырда булган. Ул шунда бик күп шәкерт җыеп хәдистән дәрес иткән. Ахыр гомерендә Димәшек шәһәренә барган. Шуннан соң озак тормыйча 303 нче елда вафат булган. Кабере Мәккә шәһәрендәдер.
Иң мөгътәбәр хәдис китапларыннан бишенчесе «Сүнәнү әт-Тирмизи»дер. Моның мөәллифе олуг хәдис галимнәреннән булган имам Тирмизи хәзрәтләредер. Ул һиҗрәтнең 209 нчы дөньяга килеп, 279 нче елда вафат булган.
Мөгътәбәр алты хәдис китабының алтынчысы «Сүнәнү ибн Мәҗә»дер. Моның мөәллифе олуг хәдис галимнәреннән булган Ибнү Мәҗә хәзрәтләредер. Ул 209 нче елда дөньяга килгән. Ул да бик күп шәһәрләрдә йөреп хәдис гыйлеме өйрәнгән вә хәдис откан. Ул 64 яшькә җитеп 273 нче елда вафат иткән. Ошбу алты китап «Сыхаху ситтә» дип йөртәләр. Безнеңчә әйткәндә «Алты дөрес хәдис китаплары» дигән сүздер. Бу китаплар барысы да басылганнар.
Бу китаплардан башка да байтак хәдис китаплары бар. Бу калган хәдис китаплары эчендә иң мәшһүр вә иң мөгътәбәре Имам Әхмәд бин Хәнбәл хәзрәтләре тарафыннан җыелган «Мүснәдү Әхмәд» исемендәге китаптыр. Ул да хәзерге көндә басылган.

Төрле гасырларда җитешкән олуг галимнәр
Соңгы буыннарга гыйлем таратып ислам дөньясына иң башлап остазлык кылган сахабәләрне югарыда язган идек. Алардан соң килгән дүрт имамны да сөйләп узган идек. Ошбу дүрт имам заманында да, алардан соң да бик олуг дин галимнәре килеп киткән. Без бу урында болардан берничәсен сөйләп узачакбыз:
1. Ибнү Җәрир әт-Тәбәри — ибн Җәрир хәзрәтләре өченче гасырның иң олуг галимнәреннән берседер. Ул гыйлемгә гаять дәрәҗәдә һәвәсле булып, гыйлем юлында төрле шәһәрләрдә сәяхәт иткән вә күп галимнәрдән дәрес алган. Үзенең зирәклеге вә тырышлыгы аркасында бик зур галим булып, үз гасырның имамы саналган. Ул төрле җирләрдә йөреп гыйлем алгач Багдадка килеп урнашкан вә ахыргы гомеренә кадәр шунда тәфсир вә хәдис галимнәреннән дәрес алган. Ул бигрәк тә тәфсир гыйлеме белән шөһрәт чыгарган. Иң башлап иң олуг тәфсир китабы язучы кеше ошбу ибн Җәрир хәзрәтләредер. Аның тәфсире «Әл-Тәфсир Әл-Кәбир» дип йөртеләдер.1 Бу иң зур, мөгътәбәр вә иң борынгы тәфсир китабыдыр. Шунлыктан ибн Җәрир хәзрәтләре бөтен мөфәссирләргә остаз саналадыр. Ибн Җәрир хәзрәтләре Һиҗрәтнең 223 нче елында Табарыстанда дөньяга килеп, 310 нчы елда Багдад шәһәрендә вафат итмештер.
2. Әл-Газали хәзрәтләре бишенче гасырда җитешкән иң олуг галимдер. Ул олуг дин галиме булу өстенә заманасының олуг философы вә мөтәфәккире дә иде. Ул байтак вакытлар Багдад шәһәрендәге шул заманының иң олуг вә иң мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Мәдрәсә Низамия»дә дәрес әйткән. Аннан соң дәрес әйтүне ташлап суфилыкка бирелеп, бик гади бер дәрвиш кыяфәтендә күп шәһәрләрдә сәяхәт итеп йөргән. Шул вакытларда ул гелән дини мәсьәләләр белән шөгыльләнә торган булган вә бик күп китаплар язган. Аның җитмештән артык әсәрләре булып шулар эчендә иң мәшһүре «Ихьяу гүлүмүддин» дигән китаптыр. Бу китап вәгазь, нәсыйхәт вә әхләк китабы булып, бик кыйммәтле бер китаптыр. Әл-Газали хәзрәтләре дин гыйлеменә бик олуг

1 Табари тәфсиренең «Җәмигул бәян...» исемендә икәнлеге һәркемгә мәгьлүмдер. Без монда телдә йөртелгән исемнәрен игътибар иттек.
хезмәт күрсәткән бер кеше булганлыктан «хөҗҗәтүл-ислам» дип ләкыйбләнгән. Бу сүз безнеңчә «исламиятнең дәлиле» дигән сүздер. Әл-Газали хәзрәтләре һиҗрәтнең 505 нче елында вафат булган.
3. Ибнү Гарәби. Ислам дөньясында мәшһүр галимнәрнең берсе Ибн Гарәби хәзрәтләредер. Ул җиденче гасыр башларында җитешкән галимнәрдер. Ул 560 нчы елда Андалус мәмләкәтендә Нурсия шәһәрендә дөньяга килеп, 638 нче елда Сурия мәмләкәтендә Димәшек шәһәрендә 77 яшендә вафат булган. Ул олуг галим булу өстенә олуг суфи вә шәехләреннәндер. Ул бигрәк тә тәсаувыф хакында язган әсәрләре белән шөһрәт чыгарган. Аның 400ләп әсәрләре булып, шулар эчендә мәшһүре «Әл-фүтүхәтү әл-мәккия» исемендәге китаптыр. «Әл-фүтүхәтү әл-мәккия» хәзерге көндә басылган.
4. Ибн Тәймия. Ислам галимнәренең иң олугларыннан берсе Ибн Тәймия хәзрәтләредер. Ул 661 нче елда әл-Җәзира мәмләкәтендә Хәрран исемендәге шәһәрдә дөньяга килгән. Димәшек шәһәрендә гыйлем тәхсыйль иткән. Ул гаять дәрәҗәдә зирәк вә башлы булып 17-20 яшьләрендә чагында ук зур галим булып, фәтвәләр бирә башлаган. 30 яшькә җиткәндә бөтен ислам дөньясында олуг галим булып танылган. Ул тәфсир вә хәдис гыйлемнәрендә бигрәк тә маһир булган. Ул үзе дөньядан бөтенләй ваз кичкән кеше булып, бик гади киенә вә бик гади киченә торган булган. Аның бөтен ләззәте китап уку вә китап язу булган. Үзе бик батыр йөрәкле кеше булып, тугры вә хак сүзне суйләүдән бер дә тартынмый вә берәүдән дә курыкмый торган булган. Шунлыктан ул падишаһ вә әмирләрдән күп авырлыклар да күргән. Аны әллә ничә мәртәбәләр зинданга да атканнар, чит җирләргә дә сөргәннәр. Соңгы көннәрендә зинданга салып кәгазь, каләм вә караларын алып язу язудан тыйганнар. Ул 768 нче елда Димәшек шәһәрендә зинданда вафат иткән.
Аның 300 ләп әсәрләре булып, шулар эчендә иң мәшһүрләре «Фәтәви ибн Тәймия» вә «Минһәҗү әс-сүннә» исемендәге китаплардыр. Ибн Тәймия хәзрәтләре олуг галим вә олуг мөфти булганлыктан «Шәйхүл-ислам»дия ләкыбләнгән.
5. Ибн Кайим, Ибн Тәймия хәзрәтләренең иң шәп вә иң галим шәкертләреннәндер. Ул да бик олуг галимдер. Ул бигрәк тә фикһ, хәдис вә сира гыйлемнәренә маһир булган. Ул күп вакытлар Ибн Тәймия хәзрәтләре белән бергә зинданда да яткан. Аның да байтак әсәрләре булып мәшһүрләре «Игъләмүль мүвәккыгин» вә «Зәдүль мигәд» бигрәк тә хөрмәтле, бигрәк тә кадерле китаптыр. Ибн Каййим хәзрәтләре 691 нче елда Димәшек шәһәрендә дөньяга килеп 751 нче елда Мисырда вафат иткән.
6. Әбү Наср әл-Курсави. Бу зат безнең болгар төрекләреннән җитешкән олуг галимнәрдәндер. Ул һиҗрәттән 1190 нчы елда Казанга якын Курса исемендәге авылда дөньяга килгән. Шунлыктан аны Курсави дип йөртәләр. Курсави хәзрәтләре Бохара шәһәренә барып, шунда гыйлем вә кимәләт хасыл иткән. Аннан соң Русиягә кайтып, зур мәдрәсә тәэсис иткән вә күп шәкертләр җыеп, дәрес әйткән. Курсави хәзрәтләре төгәл Русия мөселманнары эчендә, хәтта бөтен ислам дөньясында шул заманның олуг галимнәреннәндер. Болгар төрекләре исә ислам динен кабул иткән көненнән алып аның заманына кадәр аның кебек олуг галимне күрмәгәннәр. Олуг адәмнәргә хөсет итүчеләр һәрвакыт күп буладыр. Курсави хәзрәтләре үз заманасындагы галимнәрнең барсыннан да өстен чыгып, тиңдәшсез кеше булгач, аңа да хөсет итүчеләр күбәйгән. Бохарада чагында ук, аның өстеннән әмирләргә шикаять итеп, аны Бохараны ташлап китәргә мәҗбүр иткәннәр. Русиягә кайткач, өстеннән шикаять итүләре вә башка төрле аны күздән төшерергә тырышулар булган. Ләкин моңа карамыйча аның кимәләте вә шөһрәте арта гына барган. Курсави хәзрәтләре һиҗрәттән 1227 нче елда хаҗга сәфәр иткән вә юлда Истанбул шәһәрендә вафат иткән. Кабере шундадыр. Бу вакыт аңа бары 37 яшь кенә булган. Шулай була торып аның калдырган әсәрләре байтак кына бар.
7. Шиһабетдин әл-Мәрҗани. Мәрҗани хәзрәтләре бу көнгә кадәр Русия мөселманнары эчендә җитешкән галимнәрнең иң олугысыдыр. Ул үз заманында ислам дөньясының да иң олуг вә иң атаклы галимнәреннән булган. Ул бабалары торган Мәрҗән исемендәге авыл исеме белән Мәрҗани дип йөртәләр. Мәрҗани хәзрәтләре Казанга 50 чакрымнар чамасында Ябынчы исемендәге авылда 1233 нче (1818м) елда дөньяга килгән. Башта үзенең әткәсенең мәдрәсәсендә укыган. Бик үткен зиһенлелеге вә бик тырышлыгы аркасында бөтен шәкертләреннән өстен булып, шул чагында ук киләчәктә зур бер галим булачагы беленеп торган.
17 яшендә чакта дәрес укытырга да башлаган. 21 яшендә аңардан уку нияте белән Бохарага сәфәр иткән. Анда биш ел торып, шундагы олуг галимнәрдән дәрес алган. Бохарадагы шәкертләрнең иң алдынгы вә иң атаклыларыннан булып киткән. Аннан соң Сәмәркәнд шәһәренә сәфәр иткән. Анда Әбү Сәгыйд исемендәге казый вә олуг галим кеше бар икән. Ул шуңарга хәзрәтләренең иң яраткан вә иң күп истихара иткән, остазы ошбу казый Әбү Сәгыйд хәзрәтләре булмыштыр. Сәмәркәндта ике ел торгач, Мәрҗани хәзрәтләре яңадан Бохарага барып биш ел торган. Шул вакыт ул Бохараның иң зур галимнәреннән саналган. Аннан Русиягә кайтып Казан шәһәрендә имам булган. Күп шәкертләр җыеп дәрес әйткән. Тиз арада шөһрәте бөтен тирә-якка таралып һәр җирдән үзеннән дәрес алырга шәкертләр килә башлаганнар. Ләкин Курсави хәзрәтләренә булган кебек моның өстеннән дә шикаятьләр булган. Төрле юллар белән күздән төшерергә тырышканнар. Указы алынып дәрестән туктатып торган чаклары да булган. Ләкин ахырда гәепсез табылып тагы дәрес әйтүгә керешкән. Ул үлгәнгә кадәр дәрес әйтү вә китап язу белән шөгыльләнгән. Бөтен рәхәте, бөтен ләззәте китап карау, китап язу вә дәрес укыту булган. Аның бик күп мөһим әсәрләре бардыр. Ул тәэсис иткән вә ул дәрес әйткән мәдрәсә хәзерге көндә дә бар. Аны мәдрәсә Мәрҗания дип йөртәләр.
Мәрҗани хәзрәтләре һиҗрәттән 1297 нче елда хаҗ өчен сәфәр итеп Истанбул, Мисыр вә Хиҗаз җирләрендә бик олуг галимнәр белән мәҗлестәш булган. Шул вакыт аңа һәр җирдә хөрмәт күрсәткәннәр. Һәр җирдә олуглаганнар. 1298 нче елда хаҗдан кайтып, тагы да дәрес әйтергә тотынган. Һиҗрәттән 1306 нче елда (1889м) 74 яшендә Казан шәһәрендә вафат иткән. Кабере Казан каберлегендәдер.
8. Мөхәммәд Габдүһ хәзрәтләре 13 нче гасыр башларында җитешкән олуг галимдер. Аның гыйлеме шул дәрәҗәдәдер ки, ислам дөньясы берничә гасырлар аның кебек олуг дин галимен күрмәгән. Ул һиҗрәтнең 1265 нче елында дөньяга килгән. Кәһира шәһәрендәге искедән мәшһүр «Әл-Әзһәр» мәдрәсәсендә укып, мәдрәсәлек шаһәдатнәмәсе алып шунда ук дәрес әйтә башлаган. Аның дәресләре шул кадәр файдалы вә ләззәтле булган ки, аның тирәсенә шәкертләр балга җыелган чебен кебек сырыла торган булганнар.
Ул бер яктан төрле мәдрәсәләрдә дәрес әйткән кебек, язу белән дә ислам диненә бик зур хезмәтләр күрсәткән. Шулай итеп ул бер вакытлар ислам дөньясында иң олуг вә иң мәшһүр галимнәрдән булып киткән.
Ибн Тәймия хәзрәтләре кебек Мөхәммәд Гәбдүһ хәзрәтләре дә үзенең гасырдашларыннан бик күп авырлыклар күргән. Аның гыйлеменә көнләшеп төрле юллар белән аны күздән төшерергә тырышучылар күп булган. Ул өч елдан артыграк сөргендә дә йөргән. Ләкин моңа карамыйча аның шөһрәте вә аңа күңел баглаган кешеләр күбәя генә барган. Ахырда ул зур дәрәҗәләргә вә шул җөмләдән мөфтилек дәрәҗәсенә дә менгән. Мөхәммәд Габдүһ хәзрәтләренең байтак әсәрләре булып хәзерге көндә бөтен ислам дөньясында сөелеп вә иң файдалы күрелеп укыла торган әсәрләрдер. Мөхәммәд Гәбдүһ хәзрәтләре һиҗрәтнең 1323 нче елында Искәндәрия шәһәрендә вафат булган. Кабере Кәһирә шәһәрендәдер. Аның вафатына әле бары унбер генә елдыр.

Бөтен җир йөзендә мөселманнар
Хәзерге көндә җир йөзендәге инсаннарның саны бер миллиард ярымнан ашадыр. Болар бик төрле динлеләр. Болар эчендә мөселманнар, християннар вә яһүдиләр исемендә, тарихлары вә китергән китаплары билгеле олуг өч пәйгамбәрнең шәригатендә булганнары да бар. Ошбу өч динендә булган халыклардан соң иң аз яһүдиләр, иң күбе християннардыр. Мөселманнар исә 250-300 миллион чамасы хисап итәләр.
Ислам дине вә ислам шәригате белән гамәл кыла торган халыклар арасында бик төрле кавемнәр, төрле милләтләр бар. Ләкин болар эчендә саннары иң күп булганнары төрек вә гарәп кавемнәредер. Хәзерге көндә җир йөзендәге төрек вә гарәп кавемнәреннән һәркайсы иллешәр миллион чамасында булып, бик азын алып ташлаганда барсы да диярлек мөселманнардыр.
Төрек кавемнәре күбрәк Аурупа шәрык вә җәнүб тарафларында, Азиянең гарәби җәһәтләрендә мәгыйшәт итәләр. Гарәп халыклары исә Азиянең җәнүб вә җәнүб-гәрәби тарафларында, Африканың шимәл тарафларында мәгыйшәт итәләр.
Мөселманы иң күп булган кыйтгасы, Азия кыйтгасыдыр. Исламиятнең бишеге ошбу Азия кыйтгасындагы Гарәбстан мәмләкәте булып, иң башлап таралган урыннары да ошбу кыйтгадагы Иран, Әль-Җәзаир вә Сурия мәмләкәтләредер. Азия кыйтгасыннан кала мөселманга иң бай кыйтга Африка кыйтгасыдыр. Бу кыйтганың шимәл-шәркы вә шимәл җәһәтләрендә мәгыйшәт итүчеләр бөтенләй диярлек мөселманнар. Аурупа кыйтгасында ислам динендә булган халыкларның саны бик аз булып, бары егерме миллион чамасы хисап итәләр. Аурупаның бөтен халкына караганда бу сан егермедән бер өлеш генә туры киләдер. Аурупадагы мөселманнарның бик азын алганда, бөтенесе диярлек төрек кавемнәредер. Америка вә Австралия кыйтгаларында исә мөселманнар бөтенләй юкка хисап булып, сәүдә вә шуның кебек эшләр белән вакытлый барган берәм-сәрәм кешеләрдән генә гыйбарәттер.

Русия мөселманнарында ислам дине
Русия мәмләкәтендә барлыгы егерме миллионнан артык мөселман бар. Югарыда эйтелгәнчә боларның бөтенесе диярлек төрек кавемнәреннәндер. Русиядә мөселманнар төрле җирләргә таралган булып иң күп вә аның тыгыз җире Төркистан, Кавказ вә Кырым өлкәләредер. Шулай ук Семипалат, Тургай, Урал вә Астрахан кебек дәүләтләре дә мөселманга иң бай вилаятьләрдер. Эчке Русиядә исә мөселманы иң күп губернияләр Уфа, Казан, вә Ырынбург губернияләредер. Хәзерге көндә Уфа губерниясендә бер миллион ярым чамасында, Казан губерниясендә бер миллион чамасында, Ырынбург губерниясендә ярты миллион чамасында мөселман бар. Моннан кала Самара, Вятка, Пермь, Сембер, Саратов, Пенза, Нижний, Тамбов, Рязан вә Грозный губернияләрендә байтак мөселманнар бар.
Русия мәмләкәтенә ислам диненең керүе төрле җирдә төрле вакытларда булган. Төркистан өлкәсенә ислам дине беренче гасырда ук керә башлаган. Безнең Идел буе төрекләренә дә һиҗрәтнең беренче гасыр ахырларында ук керә башлаган. Ләкин ул җирләргә ислам диненең рәсми рәвештә кереп, таралып вә җәелеп китүе һиҗрәттән дүртенче гасыр башында гына булмышдыр.
Ул вакытларда Идел буе төрекләре «Болгар төрекләре» дип аталганнар. Алар аерым үзләренә бер зур халык булганнар. Диннәре мәҗүси дине булган. Һиҗрәттән беренче гасырда ук күп мәмләкәтләр фәтех итеп чит халыклар белән аралашырга өйрәнгән гарәпләр, безнең бабаларыбыз булган болгар төрекләренә дә килеп чыкканнар. Алар бу җирләргә берәм-сәрәмләп сәүдә өчен килә торган булганнар. Менә шул гарәпләрнең холкы вә табигатьләре дә, динләре дә безнең бабаларыбызга бик охшаган. Берәм-сәрәм булса да ислам динен кабул итүчеләр булган. Һиҗрәттән дүртенче гасырның башларында ислам дине безнең бабаларыбызга бик билгеле һәм дә аларның күңелләренә хак дин дип урынлашкан. Булырга кирәк, ул вакыт болгар падишаһысы булган Алмас Силки углы. Габбасия халифәләреннән булган Әл-Мүктәдир Билләһигә, Бәгъдәд шәһәренә илчеләр җибәреп үзе вә кул астындагы халыкларның ислам динен кабул итәчәкләрен белдергән. Һәм дә үзләренә ислам дине өйрәтергә, мәсҗид вә мәдрәсә салдырырга галимнәр вә һөнәр ияләре җибәрүен үтенгән. Хәлифә моның үтенечен бик шатланып кабул иткән. Шулай итеп ул Сәхсән әр-Расиби вә Бәдр әл-Хәрами исемендәге ике галим кул астында болгар шәһәренә бер илче һәйәте җибәргән. Болгар падишаһысына үз тарафыннан төрле һәдияләр дә күндергән. Илче һиҗрәттән 309 нчы елда (921м) Багдадтан чыгып, Бохара вә Харәзм шәһәрләре аркылы керүдән Болгарга сәфәр иткәннәр. Ул вакытларда тимер юллар булмаганлыктан сәфәр йөрү бик мәшәкатьле, һәм дә бик озак вә вакытлар тели торган булган. Шунлыктан ошбу илче һәйәте юлда елга якын вакыт үткәргәннәр. Болгар шәһәренә җитүгә бер тәүлек юл калганда, Болгар падишаһысының уллары вә кардәшләре, һәм дә кул астында дүрт кечкенә ханнар боларны икмәк-тоз белән каршы алганнар.
Шәһәргә унбиш чакрым чамасы юл калганда Алмас хәзрәтләре гаскәре белән үзе дә боларга каршы килеп җиткән. Илчеләрне күргәч падишаһ аттан төшеп үзләренең борынгы гадәтләренчә сәҗдә кылып аларга хөрмәт күрсәткән. Боларның алдына алтын вә көмеш акчалар чәчтергән. Шулай итеп илчеләр белән Болгар шәһәренә кереп, боларны махсус кунак өенә төшерткән. Һиҗрәттән 310 нчы ел мөхәррәм аеның 16 сында пәнҗешәмбе көн хан хәзрәтләре үзенең сараенда илчеләр хөрмәтенә зур мәҗлес ясаткан. Бу мәҗлескә кечек ханнар, вәзирләр вә олуг түрәләр, шәһәрнең мөгътәбәрләре барсы да хәзер булганнар. Шул вакыт илчеләр хәлифәнең җибәргән бүләкләрен Алмас хан хәзрәтләренә тәкъдим иткәннәр. Бүләкләр эчендә иярләнгән яхшы бер ат булган. Хан хәзрәтләренең үзенә һәм бикәсенә кием, хан хәзрәтләренә чалма да булган. Илчеләр хан хәзрәтләренә киемнәрне үз куллары белән кидергәннәр Һәм чалманы үз куллары белән чалганнар. Аннан соң илчеләр хәлифә вәзирләренең мәктүбләрен чыгарып укыганнар. Хан хәзрәтләре зур гәүдәле кеше булса да, мәктүбләр укылганда аяк үрә басып торган. Аннан соң Алмас ханның вәзирләре вә кечкенә ханнары илчеләр өстенә алтыннар чәчкәннәр. Падишаһ бикә дә илчеләр хозурында ошбу мәҗлестә хәзер булган. Менә моннан бабаларыбыз булган болгар төрекләренең башлап рәсми сурәттә ислам динен кабул итүләре ошбу вакыт булмыштыр. Шул көн Болгар падишаһысы үзенең исемен Габдуллага алмаштырып, моннан соң Җәгъфәр бин Габдулла дип аталып киткән. Ошбу көн болгар төрекләре өчен зур бәйрәм вә шатлык көне булган.

Идарә шәргыя
Идарә шәргыя дип дин вә шәригать эшләре карала торган мәхкәмәгә әйтәләр. Төп Русиядә мөселманнар өчен дүрт идарә шәргыя бар. Боларның икесе Кавказ, берсе Кырым, берсе Ырынбург идарә шәргыяседер. Болардан Ырынбург мәхкәмә шәргыясе иң зурысы вә мәхәлләсе иң күп булганыдыр. Эчке Русиядәге бөтен мөселман мәхәлләләре вә Сибириядәге бәгъзе мәхәлләләр ошбу Ырынбург мәхкәмә шәргыясе карамагындадыр. Ошбу мәхкәмә шәргыя «Ырынбург идарә шәргыясе» дип аталса да, үзе Уфа шәһәрендәдер. Ырынбург идарә шәргыясенең башлап тәэсис ителүе милади белән 1788 нче елда, императрица Икенче Екатерина заманында булган. Бу вакытка кадәр эчке Русия мөселманнарының дини эшләрен йөртә торган, аларга гәет, җомга вә җәмәгать намазларында имамлык итә торган кешеләр булса да, боларны карый торган рәсми ислам мәхкәмәсе булмаган. Менә императрица Икенче Екатерина хәзрәтләре, кул астындагы мөселманнарга мәрхәмәт кылып аларның дини эшләрен карый торган бер идарә шәргыя тәэсис иттергән.
Ырынбург идарә шәргыясе дүрт әгъзадан гыйбарәт булыр, боларның берсе мөфти, калган өчесе казый дип аталалар. Мөфти мәхкәмәнең рәисе саналадыр. Ошбу мәхкәмә Русия мөселманнарының дин вә шәригать эшләре карала торган бер мәхкәмә булганлыктан мөфти хәзрәтләре Русия мөселманнарының дин башлыклары буладыр.
Хәзерге көндә Ырынбург идарә шәргыясе кул астында алты мең ярым чамасы мәхәллә бар. Һәр мәхәлләнең бер мәсҗиде булып, шул мәсҗиттә имам тора торган вә шул мәхәлләнең дини эшләрен башкара торган бер яисә ике имамы бар. Имамнар, имам-хатыйп вә ахун дия өч дәрәҗәгә бүленәләр. Болар барысы да мәхәллә халкының дини эшләрен карый торган вә аларга намазларда имам тора торган кешеләр булсалар да, дәрәҗәләре дә бер береннән артыктыр. Ахундәлек имамлыкның иң зур дәрәҗәсе булып, хатыйп икенче дәрәҗәдә, имам өченче дәрәҗәдәдер. Болардан башка һәр мәхәллә саен бер мөәзин дә була. Аның төп вазыйфасы җомга вә җәмәгать намазларында азан әйтү вә камәт төшерүдер. Мәхәллә имамнары юк вакытларда, мөәзиннәр дә аларның эшләрен башкара алалар.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных