Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: Дескриптив лингвистика




Дескриптив лингвистика – америка тел белемендә ХХ гасырның 30-50 нче елларында барлыкка килгән һәм актив үсеш алган агым. Ул структур лингвистика кысаларында глоссематик һәм прага лингвистик мәктәбе белән бергә оеша. Әмма дескритпив лингвистиканың башка мәктәпләрдән, телне өйрәнү юнәлешләреннән аерылып торган үз билгеләре бар: позитивизм, прагматизм һәм бихевиоризм теорияләрен тарату; АКШдагы төп халыкларның (индеецларның) телләрен өйрәнү традицияләре; дәүләттә яшәүче имигрантларны төрле төркемнәре белән бәйле гамәли проблемаларның актуальлеге һ.б.

Дескриптив лингвистика Л.Блумфилд идеяләренең турыдан-туры йогынтысында барлыкка килә. Ул индеецларның телләренә мөнәсәбәтле чагыштырма-тарихи тел белеменең катгый методларын куллана, бу методлар тугандаш теләрдәге фонетик үзгәрешләрнең һәм фонетик тәңгәллекләрнең даими, регулар булуын тануга нигезләнә. Шуның белән бергә, Л.Блумфилд күпчелек очракта үз язуы һәм грамматикалары булмаган бу телләр өчен бөтенләй яңа тикшерү методлары кирәклеген аңлый. Таныш булмаган телләрне өйрәнгәндә, тел формаларының мәгънәләре лингвистка билгесез очракта, тел берәмлекләрен бүлеп чыгару һәм аларны бер-берсеннән аеру өчен, формаль критерий кирәк була. Бу критерий берәмлекләрнең бер-берсе белән бәйләнеше, бергә кулланыла алуы, аларның сөйләмдә башка берәмлекләргә мөнәсәбәтле кулланылышын анализлауга кайтып кала һәм дистрибуция термины белән атала.

Телне синхрон сурәтләүнең теоретик алшартларын билгеләп (тел кешенең үз-үзен тотышының бер төре дип таныла), Блумфилд дескриптив методны тәкъдим итә. Бу метод, аның карашынча, тел формалары мәгънәләренең фәнни булмаган критерийларын чикли. Тел күренешләрен кеше психологиясе һәм фикерләве ярдәмендә аңлатуны Блумфилд ментализм дигән термин белән атый һәм лингвистиканың төгәл фәнгә әйләнүендә төп каршылык булып тора, дип билгели. Дескриптив лингвистика тел күренешләрен үзара бәйләнештә аңлаткан гомуми лингвистик теория эшләүне максат итеп куймый, ә телне синхрон сурәтләү һәм модельләштерү методларын эшли. Телне сурәтләп бирү тексттан индуктив рәвештә аерып алынган һәм үзләренең асылы белән берничә берәмлекнең берлеге һәм аларны урнаштыру кагыйдәләрен тәшкил иткән тел системасын тексттан аерып карау буларак аңлана. Дистрибутив анализ дәрәҗәләре, тел структурасы баскычлары һәм аларга караган төп берәмлекләр – фонема, морфема һәм конструкцияләргә караган проблемалар билгеләнә. Арадаш баскычлар – морфонематика һәм аның төп берәмлеге булган морфонема турында а өйрәтүләр тәкъдим ителә. Төп берәмлек буларак сүз җөмләдә башка шундый берәмлекләр белән бәйләнгән һәм үзара тыгыз береккән морфемалар тезмәсе дип карала. Җөмләдән зуррак берәмлекләр тикшерелми, чөнки алар тел структурасына кагылышсыз дип бәяләнә. Дескриптив лингвистиканың анализ методикасы изоморфизм белән характерлана, ягъни һәм фонологик, һәм морфологик дәрәҗәдә башкарыла. Фонема һәм морфемаларның үзенчәлекләренә карамастан, ул бер үк эзлеклелектә башкарыла:

1) текстны минималь сегментларга (фон, морф) таркату, аларның дистрибуциясен урнаштыру һәм шул нигездә аларны тел стуруктурасының аерым берәмлекләренә (фонема, морфема) аларның вариантлары буларак (аллофон, алломорф) тәңгәл китерү;

2) тел структурасы берәмлекләренең дистрибуцияләрен урнаштыру һәм аларны дистрибутив классларга берләштерү;

3) тел структурасының шушы дәрәҗәсе өчен билгеле бер тел моделен төзү.

Соңгы этап белән тел турындагы фәннең (макролингвистиканың) үзәген тәшкил иткән микролингвистика фәненең мәсьәләләре билгеләнә, дип карала. Ә фонетик тикшеренүләр предлингвистикга кертелә, сүз мәгънәләрен металингвистика өйрәнә дип билгеләнә.

Дескриптив лингвистика методлары хәзерге америка тел бел телгечләре хезмәтләрендә аеруча формальләштерелә. Л.Блумфильд фикерләрен дәвам итүче Блок, Трейджер, Хокитт, Хэррис кебек лингвистлар моңа кадәр дистрибутив лингвистика исеме белән аталган юнәлешне нәкъ менә дескриптив лингвистика дигән термин белән тамгалыйлар. Бу юнәлештә эшләүче галимнәр тел структурасының формаль элементларын тикшерәләр. Зеллиг Хэррис дескриптив лингвистиканың гомуми мәсьәләрен түбәндәгечә аңлата: “Дескриптив лингвистика – тикшеренүләрнең аерым, үзгә өлкәсе, ул гомуми сөйләм эшчәнлеге белән эш итмичә, сөйләмнең аерым берәмлекләренең кулланылыш регулярлыгын тикшерә”. Димәк, дескриптив лингвистика вәкилләре сөйләмне тел белән тәңгәл куя. Сөйләм гыйбарәсенең дистрибутив үзенчәлекләрендә төп игътибарларын туплап, алар психологик, философик, гомумән, лингвистикага карамаган элементларны үзендә чагылдырган, шул рәвешле, сөйләм сигналлары төзелешенең классификацион төгәллегенә зыян китерә торган мәгънәне кире кагалар. Блок һәм Трейджер күрсәтүенчә, алар, әлбәттә, грамматик һәм лексик мәгънәне аерып карыйлар, һәм телне системалы сурәтләүдә грамматик мәгънәгә игътибар итәргә туры килә, әмма аларның барлык классификацияләре бары тик формага гына нигезләнә, ягъни нигез һәм аффиксларның фонетик структурасындагы аермалыклар һәм охшашлыклар яки сүзләрнең сүз һәм җөмләләрнең конкрет типларында кулланылышы игътибарга алына. Классификация төзегәндә, мәгънәгә, абстракт логикага һәм фәлсәфәгә бернинди дә игътибар бирелергә тиеш түгел.

Шул нигездә, дескриптив методлар мәгънәсе төшенчәндә азат булган тел элементларына, ягъни фонетикага кагылышлы гына нәтиҗәле булып чыга. Ә морфология һәм синтаксиска караган тикшеренүләр һәм төзелеше ягыннан бөтенләй төрле булган бу өч өлкәне бер структурага салырга тырышу омтылышы үзенең дөрес булмавын исбатлый. Телнең мәгънә ягын лингвистик тикшеренүләрдә шулай ук исәпкә алырга кирәклеге билгеләнә, шулай ук телгә фәлсәфә, мәдәни-тарихи факторларның тәэсире белән дә исәпләшергә туры килә. Нәкъ менә шушы моментлар дескриптив лингвистика тәкъдим иткән методны тәнкыйтьләүгә китерә. Ахыр чиктә, бу юнәлешне яклаучы тел галимнәре үзләре дә сүзнең мәгънә ягын исәпкә алырга мәҗбүр булалар.

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных