Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: Структурализмның барлыкка килүе һәм үсеше




 

Структурализм (лат. struktura - тәртип сүзен аңлата, фр. - structuralisme, ингл. - structuralism, нем. – structuralismus) – күп кенә фәннәрдәге уртак фәлсәфи-эпистемологик күзаллауларга, анализ үзенчәлегенә нигезләнгән фәнни юнәлеш. [1]

Структурализм – тел белеменең тел компонентларының эчке бәйләнешләрен һәм мөнәсәбәтләрен, аның структурасын ачып бирүне максат итеп куйган бер тармагы. Структурализмның төп юнәлешләре түбәндәгеләр:

1) Прага лингвистик мәктәбе;

2) Америка структурализмы;

3) Копенгаген мәктәбе;

4) Лондон лингвистик мәктәбе.

Тел белемендәге моңа кадәр яшәп килгән карашлардан үсеп, структурализм аның төрле юнәлешләре өчен уртак булган кайбер кагыйдәләрне эшли. Аерым индвидлар теле генә реаль яши дип раслаган младограмматистларга каршы килеп, структурализм телнең бөтен система буларак яшәвен таный. Һәм беренчеләренең бер-берсеннән аерылган аерым тел берәмлекләрен генә өйрәнүеннән аермалы буларак, телгә системалы якын килү алга куела. Бу принцип телне катлаулы структура буларак билгели һәм, алар карашынча, бу структурада һәр элементның роле аның башка элементларга карата мөнәсәбәте, урыны белән билгеләнә, бөтеннән бәйле була. Әгәр дә младограмматистлар бердәнбер фәнни юнәлеш дип телне тарихи өйрәнүне генә санап, телнең бүгенге торышын анализламасалар, структурализм, киресенчә, синхрония мәсьәләсенә өстенлек бирә. Структурализмның төрле юнәлешләре өчен уртак күренеш булып шулай ук тикшерүнең төгәл һәм объектив методларына мөрәҗәгать итү, аны субъектив моментлардан азат итү омтылышы тора. Болар белән беррәттән, структурализмның төп юнәлешләре арасында сизелерлек аермалыклар да бар.

Прага лингвистик мәктәбе яки функциональ лингвистика мәктәбе вәкилләре (В. Матезиус, Б. Гавранек, Б. Трнка, И. Вахек, Вл. Скаличка һ.б., чыгышы белән Россиядән булган Н. С. Трубецкой, С. О. Карцевский, Р. О. Якобсон) телнең функциональ система булуы турындагы караштан чыгып фикерлиләр, тел күренешен ул башкарган вазифа ягыннан бәялиләр һәм аның мәгънә ягын кире какмыйлар. Телне синхрон өйрәнүгә өстенлек биреп, Прага лингвистика мәктәбе вәкилләре аны диахроник өйрәнүдән дә баш тартмыйлар, тел күренешләренең эволюциясен исәпкә алалар. Бу яктан да алар башка структуралистлардан аерылып торалар. Һәм тагын Прага лингвистик мәктәбе вәкилләре экстралингвистик факторларның да әһәмиятен таный, телне халыкның гомуми тарихы һәм аның мәдәнияте белән бәйлелектә тикшерә. Бу мәктәп галимнәре гомуми фонетика һшм фонология, грамматика (җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше, грамматик оппозицияләр турындагы өйрәтмә), функциональ стилистика, тел нормалары теориясе һ.б. үсешенә дә бик зур өлеш кертә.

Америка структурализмы төрле агымнар белән билгеләнә: дескриптив лингвистика (Л.Блумфилд, Г.Глисон), трансформацион анализ (Н.Хомский, Р.Лиз) һ.б. Алар өчен уртак сыйфат булып лингвистик тикшеренүләрнең утилитар юнәлгәнлеге, аларның аерым өстәмә мәсьәләләр белән бәйләнеше тора. Лингвистик тикшеренүләрнең методикасын эшләүгә дә зур игътибар бирелә, аерым метод һәм алымнарның чикләре билгеләнә, һәр очракта көтелгән нәтиҗәнең ышанычлылыгы ни дәрәҗәдә булуы ачыклану да әһәмиятле мәсьәлә булып тора.

Копенгаген мәктәбе структурализмда үзгә юнәлеш – глоссематикага нигез сала. Дания структуралистлары (В. Брендаль, Л. Ельмслев) телне “чиста мөнәсәбәтләр” системасы буларак карыйлар һәм, материаль субстанцияләрне кире кагып, тел элементлары һәм бу системаны барлыкка китергән күренешләр арасындагы бәйлелекләрне генә тикшерәләр. Алар катгый формаль-лингвистик теория төзергә омтылалар, әмма бу теория телнең аерым аспектларын өйрәнү өчен генә яраклы булып чыга.

Лондон лингвистика мәктәбе структурализм үсешендә чагыштырмача азрак әһәмияткә ия. Бу юнәлеш вәкилләре лингвистик һәм ситуацион контекстны анализлауга аеруча зур игътибар бирәләр, шулай ук телнең социаль аспектлары да әһәмиятле санала. Шул нигездә, Лондон структурализмы вәкилләре формаль бирелеше булган күренешләрнең генә функциональ әһәмияткә ия булуын таныйлар

Структураль метод әдәби әсәрнең структура-төзелешен өйрәнүне күздә тота. Ул формаль методтан үсеп чыга, ягъни сәнгать әсәрен алым буларак анализлавын эчтәлек һәм форманың бердәмлегенә нигезләнгән структур принципларны ачыклау белән алыштыра.[2]

Әдәбият белемендә структурализмның беренче адымнары башында чех филологлары В. Матезиус һәм Я. Мукаржовский торган Прага лингвистик түгәрәгенең (1926 – 1950 еллар башы) эшчнлеге белән бәйле. Түгәрәктә, чех галимнәре белән беррәттән, рус галимнәре Н. С. Трубецкой, Р. О. Якобсон һәм С. О. Корцевский актив катнаша. Прага мәктәбе П. Г. Богатырев, Г.О. Винокур, Е. Д. Поливанов, Б. В. Томашевский, һәм Ю.Н. Тынянов белән фәнни бәйләнештә эшли. Прага лингвистик түгәрәге вәкилләре үз методларын функциональ структураль дип исемлиләр. Чынлап та, бу фәнни методиканың нигезенә структура 1әм функция төшенчәләре салына.

1931 елдан яңа этап башлана. Фәннең алга баруын, бигрәк тә Ю. Н. Тынянов хезмәтләрен исәпкә алып, Мукаржовский структур доминанта төшенчәсен формалаштыра. Структураны диалектик бердәмлек - сәнгатьне механистик алымнар суммасы – итеп карауга капма – каршы позиция пәйдә була. Структураль һәм семиотик анализны кушу – Мукаржовский һәм аның мәктәбе вәкилләре хезмәтләрендәге һәм чех структурализмындагы үзенчәлекле сыйфат. Шушы моменттан башлап формализм артта кала һәм бүген дә актуальлеген югалтмаган фәнни методология гамәлгә куела башлый. Прага лингвистик түгәрәге тәгъдим иткән сөйләм функцияләре хакындагы тәгълимат артыннан, Мукаржовский эстетик функцияләр концепциясен формалаштыра.

XX гасыр башыннан 1940 нчы елларга кадәр Женева лингвистик мәктәбе (Фердинанд де Соссюр һәм укучылары), рус формаль мәктәбе, Прага структурализм һәм Америка семиотика мәктәбе (Ч. Пирс, Я. Моррис), Копенгаген һәм Нью – Йорк лингвистика түгәрәкләре, К. Леви – Строссның структур антропологиясе, Ж. Лаканның структур психоанализы, М. Фуконың структур танып белү һәм Р. Якобсонның структур лингвопоэтика хакындагы өйрәтүләре катнашында формалаша дип санала. Ул гуманитар фәннәрдә эмпирик - сурәтләүче баскычтан абстракт - теоретик дәрәҗәгә күчүне күздә тота.Әдәбият белемендә структурализм “Париж семиология мәктәбе” (Р. Барт, А. Ж. Греймас, К. Бремон, Ц. Тодоров) һәм “Әдәбият социологиясенең Бельгия мәктәбе” эшчәнлегеннән юл ала. Франциядә 1950 – 1960 елларда бик популяр була, Америкада 1970 нче еллар дәвамында әһәмиятен югалтмый. 70 нче еллар ахырыннан күп кенә структуралистларның постструктурализм һәм деконструктивизм позицияләренә күчүе күзәтелә.

СССРда структурализмны өйрәнү 1962 нче елда, билге системаларын структур өйрәнү буенча симпозиум эшеннән башланып китә. Төп үзәкләр булып Тарту университетының рус әдәбияты кафедрасы (Ю. М. Лотман һ.б.) һәм СССР ФАсенең Мәскәүдәге Славян һәм балкан илләрен өйрәнү институтының телләрнең структур типологиясе секторы (В. В. Иванов, В. Н. Топоров, И. И. Ревзин һ.б.) аерылып чыга.

70-80 нче еллар чигендә структуралистлар нигездә нарратология мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый, күпчелек галимнәр постструктурализм һәм деконструктивизм позицияләренә күчә.

Структурализм, иң беренче чиратта, лингвистикага йөз тота, тел мәсьәләләрен үзәккә куя. Телне мәгънә белдерүче билгеләр җыелмасы итеп карау, аның коллектив характерда һәм коммуникатив функцияле булуы турындагы йөрәтүләр бу концепциядә әһәмияле роль уйный. Код төшенчәсе килеп керә, һәм ул билгеле бер мәгълүматны күп кешеләргә алдан килешенгән кагыйдәләргә нигезләнеп җиткерү мөмкинлекләрен барлый. Шул исәптән, әдәбиятта да код/билгенең коммуникатив вазифасы аерып чыгарыла.

Структурализмның төп өйрәнү предметы булып әдәби текст һәм әдәбият поэтикасы тора.

Телне алгы планга куюдан тыш, структура төшенчәсе активлаша. Ул лингвистикада, әдәбият белемендә, логикада,физикада, биологиядә өч шартка:

1) бөтенлек - элементларның бөтенгә буйсынуы һәм соңгысының мөстәкыйльлеге;

2) трансформация – бер структур төзелештән икенчесенә күчү мөмкинлеге;

3) үзкөйләнеш - кагыйдәләрнең система чикләрендә эшчәнлеге - җавап бирүче модель булып кузаллана.

Структураль метод ике төп принципка таяна: берсе системада элементлар түгел,ә аларның үзара мөнәсәбәте алда торудан гыйбарәт; бу элементларның кыйммәтен киметү түгел, бәлки система үзенчәлегенең аны төзүче элементлар үзенчәлеге суммачы белән аңлатылмавын күрсәтү; икенчесе - методологик планда синхронлыкның диахронлыктан өстенлеген тану.

Француз әдәбият белгечләре структураның элементларын функция дип саныйлар һәм мәгънә белдерүче, сюжет барлыкка китерүче функцияләрнең эчке структурасын табу ярдәмендә, жанрлар типологиясен башкарырга омтылалар.

Структурализмның төп үзенчәлеге шунда: аның яклылар барлык күренешләрне “эпифеноменнар”, ягъни эчке структураның тышкы күренеше итеп карыйлар. Анализ шушы структураны ачу, табу бурычын куя. Әдәби әсәрне структур анализлау дигәндә, аның төзелешендәге төр билгеләрен үзенә туплаган эчке закончалыкларны билгеләү күздә тотыла (әдәби әсәр кристалл кебегрәк күзаллана). Бу өйрәтү гуманитар фәннәрне төгәл фәннәр методлары белән коралландырырга тели, схемалар һәм таблицалар, статистик эзләнүләргә өстенлек бирә.

Әдәбиятны структура буларак өйрәнү “объектның төп сыйфатлары саклануны тәэмин итә торган тотрыклы мөнәсәбәтләр берлеген” тикшерү кебек аңлатыла. Структур метод мөнәсәбәт, элемент, дәрәҗә, оппозиция, хәл, вариант һәм инвариант төшенчәләренә таяна. Мөнәсәбәт – элементлар арасындагы берсен икенчесенә охшатып үзгәрергә мәҗбүр иткән бәйләнеш, ә элемент объектының сайлап алынган тикшеренү чикләрендә кечерәк кисәкләргә бүленә алмый торган өлеше була. Дәрәҗә бертөрле элементлар тупланмасын яки алар арасындагы мөнәсәбәтләр уртаклыгын белдерә. Дәрәҗәләр оппозиция - капма-каршы куелучы элементлар торышыннан чыгып билгеләнә. Структура объектның төп сыйфаты булса, вариант – аның конкрет, ә инвариант абстракт модификацияләрен аңлата. Әдәби текстта модификацияләр автор сайлаган синонимик элементларда яки элементларны аңа кадәр һәм аннан соң булган элементлар белән чагыштырып табыла.

Структурализм билгеле бер эзлеклелек таләп итә (В. Ю. Борев):

- Системаны элементларга бүлүнең нигезен табу (аксиоматизация);

- Бу бүленешне дәлилләү (диссоциация);

- Элементлар арасында бәйләнешләр урнаштыру (ассоциация);

- Элементлар арасындагы бәйләнешләр төреннән чыгып, аларны төркемләү (идентификация);

- Барлык элементларны бербөтеннең өлешләре итеп карау(интеграция).

Структурализм әдәбиятта аерым бер әсәрдә сурәтләнгән герой структурасыннан алып әдәби жанрлар яки юнәлешләр структурасына кадәрколачлап ала. Ләкин, төп өйрәнү объекты булып, әдәби текст, поэтика кала. Текст “традиция - текст – чынбарлык» чылбырында да, «автор - текст – укучы» бәйләнешендә дә күзәтелә.

Текст белән эшләү төрле дәрәҗәдәге синонимик/антонимик элементларны аерып чыгара. “Кире кайту”, “кабатлау” һәм”антитеза” принциплары ярдәмендә әлеге элементларның торышы вазифасы күрсәтелә. Шигъри әсәрне тикшергәндә, фоника (авазлар), метрика (шигырь үлчәүләре), строфика, лексика, грамматика, синтаксис, семантика (тексттагы гомуми мәгънә), элементлар буларак билгеләнә. Проза әсәрендә фоника, метрика строфика алып ташлана, фабула, сюжет, вакыт, урын өстәлә. Элементларның үзара туры һәм кире бәйләнешләре ярдәмендә тулы әдәби әсәргә бәя бирелә. Моннан башка, тексттан тыш элементлар да тикшеренү өлкәсе булып кала. Мәсәлән, Ю. М. Лотман тарихи, социаль һәм шәхси - субъектив бәйләнешләрне әһәмиятле саный.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных