Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тема: 1920-1950 нче елларда тел гыйлемендә Н.Я. Марр теориясе




 

XX гасыр башы фән өлкәсе башка тармакларга караганда зур үсеш кичерә. 20 нче елларда коммунистик идеология фәнне тормышның барлык сфераларына тәэсир итүче көчкә әйләндермәкче иде. Бу очракта фәнни белемнәр хакимияттә утыручыларның теләкләрен үти торган “ялган белемнәр”гә кайтып кала. СССРда бу елларда фәнни белемнең үсешенә нык тәэсир итүче көч булып идеология тора. Партия башлыклары нинди дә булса идеологик реформа уздырасы булганда, һәрвакыт кешеләргә ныграк тәэсир итү өчен фән белән бәйле рәвештә башкара башлыйлар. Чөнки кеше аңына фән аша күбрәк мәгълүмат бирергә һәм фәнни яктан “дөреслеген“ расларга җиңелерәк.

1920-30 нче еллар тарихка яңа тел тудыру белән генә түгел, ә шул ук вакытта марксистик методның төрле фәннәргә, шул ук вакытта тел белеменә дә киң масштабта таралу чоры булып та кереп калган. Марксистик – ленинчыл фәлсәфәсе – бу чорда төп фәлсәфә булып тора. Идеология белән фәннең үзара мөнәсәбәте һәм бер-берсенә тәэсире ике яклы була башлый, чөнки фән идеаллаштырылып кына калмый, ә идеология үзе фәннилекне таләп итә башлый. Фән белән идеологиянең бер-берсенә керешүе 1918 нче елдан башлана. 20 нче еллар ахырына таба фән “югарыдагылар” кушканча гына була башлый. Коммунистлар идеологиясе фәнгә таянып эш итүне яклый. Марксистик-ленинчыл фәлсәфәсе нигезендә төрле кануннар, категорияләрдән, төшенчәләрдән торган фәнни система ята.

1920 нче еллар ахыры 30 нчы еллар башында Н.Я. Маррның “К вопросу об едином языке” (1929), “Постановка учения о языке в мировом масштабе” (1929), “Яфетическая теория – орудие классовой борьбы” (1930), “Язык и мышление” (1931),”Язык и современность” (1932) кебек һәм башка шундый хезмәтләре басылып чыга. Марр яфет теориясен марксизм фәлсәфәсе эчендә карамаган чорында, диалектик материализм методын тел турындагы фәнгә кереп карауны таләп итә.

XX гасырның 20 нче елларында фәндә лингвистик фикерләрнең “кризисы” башлана. Әлеге кризис барлыкка килүенең нигезендә барлык лингвистик хезмәтләрне кабат марксистик-ленинчыл фәлсәфә күзлегеннән чыгып тикшерү ята. Шул ук вакытта фәнгә материалистик-диалект методның үтеп керүе әлеге кризис башлануының бер сәбәбе булып тора. Бу елларда лингвистиканың төп бурычларының берсе булып, марксистик-ленинчыл яклы классикларның лингвистик мирасларының популярлашуы, икенчедән, тел турында материалистик-диалект методының белем бирү системасы аша үтеп керүе санала. Идеология кысаларында фән үсешен күрсәтүче Николай Маррның “Тел турында яңа өйрәтмәләр” (“Новое учение о языке”) теориясе моңа ачык мисал.

1923 елда тарихчы, археолог, кавказ тел белемен өйрәнүче, Санкт-Петербург император фәннәр академиясенең академигы Николай Марр “Тел турында яңа өйрәтмәләр” (“Новое учение о языке”) теориясе белән чыгыш ясый. Лингвистик белеме булмауга карамастан, тел белеме һәм полиглот буларак ул үзенең теориясендә дәлилләрен киң кырлы һәм ышандырырлык итеп китерә. Шуның нәтиҗәсендә галим һәм югары катлам вәкилләре арасында әлеге программа бик тиз уңыш һәм ихтирам казана. Хәтта 1920 нче елда бу нәтиҗәләр аны даһилык дәрәҗәсенә кадәр күтәрә. Башка коллегаларыннан аермалы буларак, Марр кешеләр аралаша торган телләр барлыкка килгәнче булган аралашу чараларын ачыкларга, аларның килеп чыгышын, алар арасындагы кардәшлек – бәйләнешләрне өйрәнергә омтыла. Бу чорда әлеге өлкә белән кызыксынучы, аны өйрәнүчеләр булмаганлыктан, фән галимнәренә Маррның фикерләре, нәтиҗәләре белән килешергә генә кала.

Күп кенә галимнәр Н.Я. Маррның лингвистик теориясен дәлилләнмәгән фактлары өчен тәнкыйтьләп чыгыш ясыйлар. Ләкин шул ук вакытта аның теориясе нигезендә яткан күп кенә идеяләрне тарихи яктан дөрес, чынбарлыкка килә дип билгелиләр. Н.Я. Маррның теориясен шул елларда совет фәне һәм мәгарифен әйдәп баручы, күренекле белгечләрдән: А.В. Луначарский, М.Н. Покровский, П.И Лебедев-Полянский, В.М. Фриче, В.Я Брюсовлар яклап чыга. А.Я. Вышинский хәтта 1927 нче елдан башлап, марризмның белем бирү системасына үтеп керүен таләп итә. Алай гына да түгел, 1930 нчы елда Н.Я Марр ВКПның XVI съездында доклад белән чыгыш ясый, соңыннан аны Коммунистлар партиясенә кабул итәләр. Марр -Император академиясеннән партияга кабул ителүче беренче академик була. Бу вакыйгалардан соң әлеге теория аерым җитәкчеләрдән яклау табып кына калмый, ә СССРда бердән бер дөрес теория буларак санала башлый.

1931 нче елдан урта һәм югары белем бирү учрежденияләрендә марризм теориясенең идеяләрен һәм аның килеп чыгышын мәҗбүри тәртиптә өйрәтү кертелә.

Н.Я. Маррның телнең материалистик килеп чыгышын өйрәнә торган идеясе нигезендә төрле тавышлардан торучы тел-кешенең сәләте түгел, ә иҗат җимеше дигән фикер ята. Сөйләм барлыкка килү үзара бәйләнешле түбәндәге чылбырдан тора: кешелек үзенең аралашу чарасы – телне хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка китергән. Кул эше кул хезмәтен тудырган, ә кул хезмәте – ишарәләр, ишарәләрдән бию туган, бию үз чиратында ниндидер җырлауга ошаган тавышлар белән үрелеп бара. Җыр көйләү, җырлаудан кешеләрнең беренче сөйләме барлыкка килгән. Н.Я. Марр фикеренчә, барлык телләр дә тел буларак формалашканда кешеләр тарафыннан аерым стадияларда төрле үзгәрешләр кичергән. Диалектлар аерым классларга берегә, мәсәлән, крестьянчылыкта – аерым төбәккә хас диалект, аристократларда – әдәби тел йөртүчеләр санала. Шул рәвешле, нигезендә аерым классларга хас диалектлар булган телләр барлыкка килә. “Аерым класска караган тел булган кебек, аерым класска хас фикерләү дә яшәп килә. ”Нәкъ менә шушы фикер күп кенә галимнәрне үзенә җәлеп итә. Марр телнең хезмәт һәм иҗат процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән фикерне Ф. Энгельсның “Роль труда в процессе превращения обезьяны в человека” дигән хезмәтеннән үзләштерә. Н.Я. Маррның эшчәнлеген дәвам итүчеләр милли тел кысаларында “эксплуататорлар” һәм “эшчеләр” теле дигәнне аерым системалар итеп күрсәтмәкче булалар. Н.Я. Марр борынгы гасырларда гына түгел, безнең көннәрдә дә сөйләм стильләрендә аерымлыклар күзәтелә. Әлеге аерымлыклар гади кешеләр сөйләме белән югары катлам вәкилләре арасында аеруча нык сизелә. Н.Я. Марр үзенең Көнбатыш Европа, Кавказ халыкларының килеп чыгышына һәм телләре тарихына бәйле хезмәтләрендә лексиканың палеонтологик анализы ярдәмендә матди һәм рухый мәдәниятне раса буенча сайлап алынган аерым кешеләр түгел, ә төрле телле кабиләләрнең җәмгыяте барлыкка китергән ди. Төрле телле кабиләләрне ул күп кенә кабиләләрне үзара берләшүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр дип аңлата. Н.Я. Марр тарафыннан куелган әлеге тарихи проблемалар тел белеме өлкәсендәге галимнәр өчен генә түгел, ә археологлар, этнографлар өчен дә төп проблемаларның берсенә әверелә. Марр фикеренчә, тел онытылган тарихны сөйләүче мөһим тарихи чыганак булып торуын һәрвакыт ассызыклый. Шуңа күрә борынгы кабиләләр, халыклар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, аерымлык-охшашлыклары, аерым этапларда формалашкан үзенчәлекләре турындагы кызыклы мәгълүматларны һәм бай материалларны безнең көннәргә кадәр җиткергән тел мәгълүматлары бүгенге көндә бәяләп бетергесез мирас булып торалар ди, Н.Я. Марр. Лингвистик яктан үзара бәйләнгән берәмлекләр, икенче төрле әйткәндә, тел системалары формалашу Н.Я. Марр фикеренчә, төрле катлаулы тел проблемаларын тел белгечләренең һәм тарихчыларның күмәкләшеп хәл итүенә уңай нәтиҗәләр бирер иде ди. Тел системаларын, төрле телләр арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүгә зур мәгънә сала. Н.Я. Маррның индоевропа системасының барлыкка килүе турындагы фикерләре алга таба совет тел белгечләре өчен кирәкле мәгълүматларның берсе булып тора. Шул ук вакытта башка тел системаларының барлыкка килүләренә теоретик нигез санала. Ләкин кызганычка каршы бүгенге көндә галимнәр билгеләп үткәнчә, әлеге проблемаларны хәл итү өчен әллә-ни күп тикшеренүләр үткәрелмәгән, хезмәтләр бастырылмаган.

Н.Я. Марр чагыштырма методка да үзенең бәясен бирә. Аның фикеренчә, чагыштырма метод фактларның барлыгын гына раслый, ә аларның дөреслеккә туры килү-килмәүләрен, килеп чыгыш һәм үзгәрешләрен дәлилләми. Төрле телләрнең һәм тел бердәмлекләренең формалашуын һәм үсешен ачыклау өчен тел белгечләренең һәм тарихчылар, этнографлар, археологларның бергә эшләүләре бик мөһим. Чөнки тел мәгълүматлары тарихи тикшеренүләр белән тәңгәл килергә тиеш. Тел системалары оешуда тел берәмлекләренең тарихи яктан дәлилләнгән фактлар белән расланган лексик мәгънә һәм лексик бәйләнешләр үзәк урынны биләп торалар. Төрле катлаулы этно-лингвистик кушылулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән индоевропа телләре системасының күрсәткечләре Н.Я. Маррны индоевропа телләре төзелешенең морфологик структурасына бөтенләй икенче яктан карарга мәҗбүр итә.

Шунысын да билгеләп үтү мөһим: Н.Я. Марр телләрнең классларга бүленешен аерып чыгарганда, Ф. Энгельсның хезмәтләренә дә генә таянып калмыйча, ә К. Марксның хезмәтләренә дә киң тукталган. Бу елларда Маррның тарихи-лингвистик яктан кызыксыну уяткан күп кенә хезмәтләре басыла.

Н.Я. Маррның үлеменнән соң аның укучылары: И.И. Мещанинов, С.Д. Канцнельсон, М.М. Гухман үзләренең хезмәтләрендә Марр теориясенең идеяләрен алга таба үстерергә тырышалар. Ләкин әлеге периодта марризмга каршы зур көрәш башлана. 1950 нче елда һич көтмәгәндә “Марксизм һәм тел белеменең сораулары” дигән доклад белән Сталин чыгыш ясый. Үз вакытында Маррның “Тел турында яңа өйрәтмәләр” хезмәте яклы булган Сталин бу докладында әлеге теорияне тәнкыйтьли. Шул көннән башлап, Н.Я.Маррның теориясе күп кенә СССРның фән эшлеклеләре өчен мөһим теория булудан туктый. Ләкин кайбер галимнәр өчен аның идеяләре кызыклы булып кала бирә һәм аларны өйрәнергә теләүчеләр дә табыла. Мәсәлән, шундый галимнәрдән В.Колташев, Б.С. Илизаровларны билгеләп үтәргә кирәк. В.Колташев үзенең “Диалектик психология” хезмәтендә Маррның телнең классларга бүленеше идеяләрен нигез итеп алып, телнең чынбарлыгын психология фәне күзлегеннән чыгып анализлый. Б.С. Илизаров исә, үзенең ике мөһим мәкаләсендә Н.Я. Маррның “телне башка фәннәр белән бәйләп карарга” дигән фикере белән килешә һәм бу фикергә тагын да ачыклык кертеп, тарих һәм археология белән бәйләп карарга өнди.

М.М. Маковский үзенең хезмәтендә Н.Я. Маррның сөйләм турындагы фикерләре белән килешә һәм шуңа өстәп сөйләм барлыкка килүенең аерым символик ритуалының булуын әйтә.

Шушы елларда күренекле марксист В.М. Фриче Н.Я. Маррның уңышы турында ул теориясенең матди һәм диалектик төзелешкә ия булында ди. Беренче тапкыр 1923 нче елда формалашкан “Тел турында яңа өйрәтмәләр” (“Новое учение о языке”) теориясендә иң элек политик һәм идеологик карашлар юк иде, ләкин 1926 нчы елдан башлап, аеруча 1928 нче елларда үзенең теориясен шул чор идеологиясе кысаларына туры китереп эшли башлый ди. Мәсәлән, аның теориясе нигезендә илдә аралашу чарасы буларак бер тел яшәргә тиеш дигән фикерен ул соңрак, коммунизмга күчсәк кенә әлеге теләкне тормышка ашыру мөмкин дигән фикерен өстәп әйтә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Н.Я. Марр фикеренчә, һәр бер тел бер-берсенә бәйсез рәвештә барлыкка килгән. Шул ук урыс телен мисалга китереп, шундый нәтиҗәләрен җиткерә: украин теле белән урыс теле кардәш телләр булмаган кебек, урыс теленең сөйләшләре дә баштан ук аерым телләр булганнар. Телләр кушылу процессы нәтиҗәсенә дучар булган ике тел аша өченче ике тел өчен кардәш булган тел туа. Мәсәлән, француз теле латин һәм яфетик телләре кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән ди. Коммунизмга күчкәч, мондый кушылулар нәтиҗәсендә телләр саны азаячак һәм дөньяда аралашу өчен бердән-бер тел калачак дигән фикер җиткерә.

Марр теориясе нигезендә мөһим бер фикер ята, ул түбәндәгедән гыйбарәт: ”телләр бер-берсенә бәйсез рәвештә формалашсалар да, алар һәрвакыт үзгәреш кичерәләр; әлеге үзгәрешләр барысы да диярлек бер үк закончалыкларга буйсынып барачак, ләкин төрле тизлекләр белән.”

Н.Я. Маррның “Тел турында яңа өйрәтмәләр” (“Новое учение о языке”) теориясенең нигезендә яткан фикерләренең әһәмиятен төрлечә бәяләргә мөмкин. Чөнки аның фикерләре арасында чынбарлыкка туры килә торган һәм гомумән, каршылыкка керә торган фикерләр бар. Югарыда әлеге фикерләр санап үтелде, әмма кайберләрен аерым әйтеп үтәргә мөмкин. Мәсәлән, галимнең сөйләм, тел барлыкка килү турындагы фикерләре белән килешкән очракта да, телне, бигрәк тә фәнне илдә үткәрелгән идеология белән бәйләве белән килешеп булмый. Фән - ул белем, гыйлем дөньясы, аның нигезендә кешеләрне буйсындыру, ил белән идарә итү өчен генә кирәк булган “белемнәр” ятарга тиеш түгел.

 

 


[1] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, Ә.26 2007. – 231 б.

[2] Яңарыш юлыннан. / Зәкирҗанов Ә.М. – Казан: Мәгариф

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных