Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Сюжетлы – рольле уеннар




 


Сатып алучы:

- Исәнмесез!

- Исәнме, Дима!

- Сездә банан бармы?

- Әйе, бар.

- Банан тәмлеме?

- Әйе, бик тәмле, баллы.

- Ничә сум?

- 40 сум.

- Миңа өч банан үлчәгез әле.

- Рәхим ит. 30 сум.

- Рәхмәт. Сау булыгыз!

- Сау бул! Тагын кил.

 

 


1нче сатып алучы:

- Исәнмесез!

- Исәнме, Полина!

- Кибеттә сок бармы?

- Бар.

- Ничә сум?

- Ун сум. Сиңа нинди сок кирәк?

- Миңа алма согы кирәк.

- Мә, ал.

- Рәхмәт. Вафли бармы?

- Бар.

- Ничә сум?

- 20 сум. Аласыңмы?

- Әйе. Рәхмәт. Барлыгы ничә сум?

- 30 сум. Тагын нәрсә аласың?

- Рәхмәт, кирәкми. Сау булыгыз!

- Сау бул!

 


2 нче сатып алучы:

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, Слава!

- Сездә катык бармы?

- Әйе, бар.

- Бәясе күпме?

- 17 сум.

- Миңа 2 пакет бирегез әле.

- 34 сум. Тагын нәрсә кирәк?

- Миңа 1кечкенә пакет көнбагыш бирегез әле.

- Рәхим ит. Печенье бик тәмле, баллы. Кирәкме?

- Бер пачка бирегез әле.

- Барлыгы 110 сум.

- Мәгез. Рәхмәт. Сау булыгыз!

- Сау бул!

 

 

 


Табиб кабинеты. 1 нче авыру.

- Керергә ярыймы?

- Ярый.

- Исәнмесез, Марина Юрьевна!

- Исәнме, Ангелина. Утыр. Башың авыртамы?

- Юк, башым авыртмый.

- Тамагың авыртамы?

- Юк, авыртмый.

- Эчең авыртамы?

- Юк, эчем авыртмый.

- Ә нәрсә булды?

- Миңа витамин бирегез әле.

- Мә, Ангелина.

- Рәхмәт. Сау булыгыз, Марина Юрьевна!

- Сау бул, Ангелина! Авырма.

 


2 нче авыру.

- Керергә ярыймы? Исәнмесез, Зинаида Ивановна!

- Исәнме, Марина! Утыр. Кай төшең авырта?

- Нигәдер башым авырта.

- Баш даруы биримме соң?

- Булса, бирегез әле.

- Мә, Марина. Сау бул, авырма!

- Сау булыгыз, Зинаида Ивановна!

 

 

 

 


3 нче авыру.

- Керергә мөмкинме? Исәнмесез, Ирина Владимировна!

- Мөмкин. Исәнме! Синең фамилияң ничек?

- Бевский Никита.

- Кай төшең авырта?

- Тамагым авырта.

- Менә градусник. Температураңны үлчә. Температураң 38 градус. Сиңа дару бирергә кирәк. Су белән эч әле.

- Рәхмәт. Сау булыгыз, Ирина Владимировна!

- Сау бул, Никита!

 

 

 


1 нче бала:

Нина: Исәнмесез! Хәерле көн, Татьяна Михайловна!

- Исәнме! Хәерле көн, Нина!

- Миңа пәрәмәч бирегез әле.

- Рәхим ит. Пәрәмәч бик тәмле. Чәй эчәсеңме, кесәлме?

- Миңа кесәл бирегезче.

- Ашың тәмле булсын, Нина!

- Рәхмәт, Татьяна Михайловна!

- Сәламәт бул, Нина.

Саша: Исәнмесез! Хәерле көн, Татьяна Михайловна!

- Исәнме! Хәерле көн, Саша!

- Миңа йомырка бирегез әле.

- Рәхим ит. Чәй эчәсеңме, кесәлме?

- Миңа чәй бирегезче.

- Ашың тәмле булсын, Саша!

- Рәхмәт, Татьяна Михайловна!

- Сәламәт бул, Саша.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных